
Полная версия
Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Атна саен диярлек җыелышлар булып тора. Туймазыдан килеп, кәмит күрсәтеп китәләр. Яшьләр шул кәмитне «кино карау» дип атап йөртә. Кара халык көн саен кино, шуңа өстәп, спектакль карап торса да туймас иде. Рим диктаторы Юлий Цезарь коллар һәм мөлкәтсез колоннар катламы булган кара халыкны «ипи ашатып һәм тамаша күрсәтеп» торган чакта гына җиңеп булганлыгын хәбәр иткән.
Хәзрәтне төрмәгә озаттылар. Юк, аны авыл халкы озатмады. НКВД дигән сәер исемле бер оешма барлыгын тоеп беләләр иде юкәлеләр. Гади халык өстә, иң югарыда, революциягә кадәр патша утырган җирдә башта Владимир Ильич Ленин, ул үлгәч, Иосиф Виссарионович Сталин утырганлыгын яхшы белә иде. Андый биек урында утырган кеше, билгеле, һәр авылга килеп, тәртип урнаштырып йөри алмый. Юлбашчының вакыты тар. Вакыты тар, чөнки ул зур эшләр белән генә шөгыльләнә. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының бер тау сыртына урнашкан илле йортлык бәләкәй генә татар авылы Мәскәүдәге биек тәхеттә утыручыга күренми дә торгандыр… Аның бит эше муеннан, һәм ул иң зур, мәңгелеккә калачак эшләрне генә үз кулы белән башкара. Барлык калган эшләрне төрле зурлыктагы авыл, район, өлкә һәм край түрәләре үз куллары белән башкарып тора. Бөтен совет халкы шулай уйлый торган дәвер иде бу.
Лотфулла хәзрәт тә шулай уйлады. Әшәкелекне күсәк белән сугып сындырып булмый. Түзәргә кирәк… Аллаһы Тәгалә адәм балаларының күңелләренә игелек эшләү рәхәтлеген салган. Андыйлар, савап эшләүдән ләззәт табып, изгелектән башка гамәлдән тәм таба алмыйча, вөҗданнары ихтыярында яшиләр. Иблис, киресенчә, шул ук адәм баласының күңеленә әшәкелек оеткысы салган. Андыйлар ялганнан, кеше өлешенә керүдән, әшәкелек эшләүдән тәм табып яшиләр. Аллаһы Тәгалә безгә ирекле рәвештә шушы ике юлның берсен сайлау мөмкинлеге биргән. Юк, болай гына бирмәгән. Ходай алдан кисәтеп куйган: икенең берсен сайла. Дөньялыкта гөнаһ эшләп, мәңгелеккә күчкәннән соң, тәмугта яну якынмы сиңа, әллә, җирдә игелек эшләп, иман юлыннан барып, Бакыйлыкка күчкәч, Җәннәттә яшәүме? Мин сиңа, Адәм токымы, ирекле сайлау мөмкинлекләре һәм эшләгән гөнаһларыңнан тәүбә кылып котылу мөмкинлекләре биреп, кисәтеп тордым. Дөрес, Җәннәт белән Тәмуг юлларына килеп баскач, күпләр рәнҗеп сөрән салалар: «И Раббым, нигә гөнаһ юлыннан йөрүдән мине тыймадың? Нигә соң мине шушы мәңгелек газапларга юлыгудан коткарып калмадың?»
Лотфулла хәзрәт җомга намазыннан соң сөйләгән вәгазьләрендә бик еш Аллаһы Тәгалә биргән сайлау мөмкинлеген искә ала иде. «Менә шушындый сайлау, җәмәгать, сезнең алдыгызга бер тапкыр гына килми. Без, мөселманнар, көн саен, мизгел саен менә шушындый сайлау каршында торып яшибез…»
Мулланы алып киткәч тә, Юкәле авылында тормыш дәвам итте. Район үзәгеннән сугышчан алласызлар оешмасы әгъзалары килеп, мәчетнең манарасын сүтеп киттеләр. Башта мәчетне клуб итеп кулланмакчылар иде… Кайбер авылларда сүтелгән мәчет бүрәнәләрен кышкы зәмһәрир суыкларда утынга турап ягу да булгалады. Юкәлеләр туңып үлгән очракта да мәчет малына кул тидермәсләр иде. Бу авылның кешеләре гыйбадәтханә йортын иң беренче чиратта Лотфулла хәзрәттән калган, изгелекләр эшләнә торган савап урыны итеп күз алдына китерәләр иде. Күңелләрне сафландырырлык итеп вәгазь сөйләү, яисә азанны матур итеп әйтү, яисә авылдашларына гел изге мөнәсәбәт күрсәтү белән генә чикләнмәгәндер хәзрәттән калган якты хатирәләр. Аның мәхәллә кешеләренә булган игелекле мөнәсәбәте, хәләл җефете Хәсәнә абыстай белән бергә, гаилә коруда күрсәткән үрнәкләре – барысы бергә хәзрәткә булган җылы мөнәсәбәтне суытмыйча һәм югалырга ирек бирмичә яшәтә иде.
10Юкәлегә Хәсәнә абыстай дүрт бала ияртеп алып килде. Бишенчесен килгәч тапты. Читтән караганда, аңа бер генә кеше дә шул бер көтү баланың әнисе дип әйтмәс иде. Егерме алты яшьлек остабикә. Абыстай. Ул әле ел саны белән санап үлчәнгән яшеннән шактый яшьрәк күренә. Кайбер кешеләрдә картайганчы сабыйлык сыйфатлары сакланган була. Хәсәнә абыстай шундыйлардан. Гомерендә бер генә ялган сүз сөйләгәне булмаганлыктан, ул үзе дә кеше әйткән сүзгә ышана. Беркатлылык тудырган ышану түгел иде бу. Киресенчә, адәм баласы, акыл һәм әдәп ярдәмендә, әңгәмәченең күз буявын да, хәтта ялган сөйләвен дә тотмыйча, кичереп җибәрә ала. Хәсәнә абыстай адәм балаларын яхшыга-начарга, дуска-дошманга бүлми иде. Дөрес, ул аларны үзара тигезләми дә иде. Кешедәге күркәм сыйфатларны да, әшәкелекләрне дә ул башкалардан яхшырак күрә, тирәнрәк аңлый, яхшылык белән начарлык арасын сизгеррәк чамалый, ләкин моны башкаларга сиздерми. Аңарда гаилә тәрбиясе шундый. Казан ханлыгы дошман кулына эләгеп, мөселманнар белән кансыз миссионерлар идарә итә башлагач, Казан тирәсендәге авылдан күчеп килгән ыру бабасыннан башлап Хәсәнә абыстайның кырык буынга сузылган нәсел шәҗәрәсен руханилар тәшкил итә.
Лотфулла хәзрәтне алып киткәч кенә аңлый башладылар. Кайчакларда бер тынгысыз фикер, нишләптер, синең йөрәгеңне тырный башлый. Гел шул хакта гына уйлап йөрисең. Тынгысызлык һаман көчәя, бимазасы арта бара. Хәзрәт авылда яшәгәндә, тынычлану өчен, мәхәллә кешеләре мулла янына баралар иде. Аңлата ала, юаныч бирә белә иде Лотфулла хәзрәт. Хатын-кызлар исә элеккечә Хәсәнә абыстайга барып гозерләрен сөйлиләр, юаныч табалар. Ирләр дә, үзләре дә сизмәстән, башта яшеренеп кенә, аннан соң ачыктан-ачык киңәш сорарга, кайгы-хәсрәтләрен, килгән бәлаләрне сөйләргә остабикәгә йөри башладылар. Дөрес, хәзрәтнең авылдашлары арасында хәзрәтсез яшәүне уңай күрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, кеше өлешенә кул тидерергә яратучылар, зимагурлыкта йөргәндә урыс аракысы белән шаярырга яратучылар – әнә шундыйлар. Андыйлар аз булса да бар. Шуңа күрә хәзрәтнең юклыгына ачыктан-ачык шатланасы урынга, алар астыртын гына гөнаһ эшләп куаналар. «Мулласыз да яшәп була икән, җәмәгать, – дип сөенешә андыйлар. – Нәрсә теләсәң, шуны эшлисең. Бары тик коммунистлар юлына аркылы төшә күрмә һәм аларга тел тидермә». Андыйларны бармак белән генә санап була, әмма алар бар һәм булачак…
Тормыш барыбер дәвам итте. Ничек яши алдылар икән алар ул чакта? Егерменче елларда, Рәсәйдә гражданнар сугышы барганда, крестьянның ашлыгын, мал-туарын кырып-себереп ала тордылар. Егерме беренче елдагы ачлыкка кадәр дә Идел белән Урал арасына урнашкан шәһәрләрдә һәм авылларда кытлык еллар да, чын-чыннан кешене кырып китә торган ачлыклар, авырулар бер-бер артлы килеп кенә торды. Шуларның берсе дә адәм балаларын тоташтан кырып, бетереп ташлый алмады. Исән калганнар тормыш-көнкүрешне дәвам итә, үрчи, авыр еллар акрынлап онытыла, узгандагы мул һәм имин яшәгән чорлар исә гыйбрәт булып кала бирә. Кешелек дөньясын юкка чыгарырлык ачлык килер дип куркып яшәсәләр дә, шушы көнгә чаклы андый афәтнең булганы юк.
Иген игү тулысынча колхоз өстенә күчте. Колхозчылар исә – рәис кулы астында күмәк эшкә йөрүчеләр. Тик шунысы гына: аерым хуҗалык булып яшәгәндә ишеп уңыш биргән кыр-яланнарда икмәк үсми башлады. Сирәк кенә ишелеп ашлык уңган еллар да булгалады булуын. Андый чакларда колхозчылар икмәкне җыярга да, сугарга да өлгерә алмый калалар иде. Кырда калган икмәккә кул тидерергә, хәтта колхоз кырыннан башак җыеп алып кайтырга да ярамый. Дөрес, яз җиткәч, кардан арынган яланнан башак яисә туңган бәрәңге җыеп алып кайту рөхсәт ителмәсә дә, бу эш урлашуга саналмады. Шуңа күрә күпме кеше, черек бәрәңгедән, күгәргән бодайдан агуланып, якты дөнья белән саубуллашырга мәҗбүр булды.
Адәм баласы дигән җан иясе колхозга да күнекте, чәчкәнен-урганын тулысынча дәүләткә тапшырып, үзе барыбер исән калу әмәлен уйлап тапты. Колхозчылар көзен алып бетермичә калдырган бәрәңгеләр аларның төп азыгына әверелде.
Эшкә йөргәндә учлап өләшенә торган он кыр эшләре бетү белән туктала да, колхозчылар кенәгәдәге «трудодень» дип аталган билгене тотып калалар. Бәрәңгедән тыш яшелчә үстерү дә күмәк хуҗалыклы авылларда акрынлап гамәлгә керде.
Колхоз шартларында да кызлар, вакыты җиткәч, кияүгә чыга тордылар. Үсмер малайлар, егетлеккә ирешкәч, үз тиңнәрен сайлап өйләнделәр. Туй вакытында колхоз шартларында ярым ач, ярым ялангач йөрүчеләрнең исләренә борынгылардан калган кунак ашлары төшә. Дөрес, ул зиннәтле ризыклар элекке шикелле үк әзерләнми иде. Татарның йола ашы булган олы бәлеш урынына халык телендә «колхоз бәлеше» дип атала башлаган, җор теллеләр «ыштансыз бәлеш» дип йөрткән, он чиктән тыш кадерле булганлыктан, табаның өстен генә камыр белән ябып пешергән бәлешләр барлыкка килде. «Ыштансыз» бәлеш тә, әгәр син табигатең буенча кунакчыл юмарт кеше булсаң, шундый татлы тоела иде…
Әлмәт – Мәскәү, 2002Кыпчак кызы5
Өзелеп сөйгән ярлар барыбер ятка кала…
Татар халык җырыБеренче бүлек
1Сиксәненче еллар азагында Габдрахман Рахманкулов җир алу бәхетенә иреште.
Җиргә кайту балачактан канына сеңгән күптәнге хыялы булып, игенче гаиләсендә туып үскәнгә, җир эше аның күзәнәкләрендә иде. Ерак бабаларының туган туфракларыннан куылуы, гасырларга сузылган җирсезлек михнәте, тамыр җибәреп, тынычлыкта тормыш алып бару теләге аның яшәү рәвешенә үтеп кергән табигый бер ихтыяҗы иде. «Мәскәү язучылары бакча кооперативы оештыралар икән» дигән хәбәр ишетүгә, ул шунда ук гариза язып илтте. Иркутск оешмасында мәшһүр Агишев җитәкчелегендә тәрбия алган оешма секретаре берсүзсез Рахманкуловны исемлеккә кертте. Ләкин кооперативның рәисе, аны ике тапкыр сызып ташлап, әшнәсен теркәде. Өченче баруында Агишевның шәкерте: «Әгәр Рахманкуловны тагын бер төшереп калдырсаң, мин аны синең үз урыныңа кертәм…» – дип кисәткәннән соң гына, Габдрахман морадына ирешә алды.
Бакча кооперативы Мәскәү – Волоколамск арасындагы тимер юл буенда, урыс әдәбияты классигы Антон Павлович Чехов берничә җәйге ялын уздырган урында, патша заманында Воскресенск, бүген Истра дип аталган шәһәрдән һәм, Кырым ханы Дәүләтгәрәй, Казан ханлыгы канга батырылганнан соң, Мәскәүне алгач, Явыз Иван посып яткан Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда, Истра сусаклагычы янына урнашкан иде. Мәскәү белән Волоколамск арасында генерал Панфилов кулы астында батырлык күрсәткән 28 геройның каны коелган җирнең – Дубосековоның да кооператив юнәлешендә икәнлеген искә алсак, бакча урыны турындагы мәгълүмат тагын да тулылана төшәр.
Колхоз җире мул, аны эшкәртүче машиналар никадәр көчле булса да, совет халкының тамагын туйдыра алмады. Ит алырга Габдрахманның туган авылыннан Мәскәүгә килеп йөрделәр, ипекәйне исә район үзәгеннән яисә нефть чыгаручылар яшәгән торак пунктлардан барып алалар иде. Сугыш елларында бирелгән хәерче сыныгына тиң алты сутыйлык ияле җир дә шәһәр базарының шактый гына өлешен тәэмин итеп тора алды. Шушы чынбарлыкны истә тотып, Рахманкулов үз өлешенә тигән җәймә зурлыгы җирдән, андагы каеннарны төпләп, җимеш һәм яшелчә бакчасы ясарга ниятләде.
Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп керде:
– Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, – диде кызы Кәримә. – Яшелчә-җимешне үзем сатып алам, каеннарыма ягылма, яме!
Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты:
– Кәримәнең йолдызнамә символы – каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасыңмы? – Сөйләшү урысча иде. – Руки прочь от берёз!
Рәсәй шартларында беркем, беркайчан һәм бернәрсәгә тулы хокуклы хуҗа була алмаган. Озакламый ачыкланды: Рахманкулов җиренә дә ул үзе түгел, кооператив хуҗа иде… Крепостной коллык бетерелгәннән соң да, крестьян үзе түгел, аның җиренә община хуҗа булган. «Община» – азмы-күпме дәүләтчелеге барлыкка килгәннән бирле, урыс табигатенең ярымсолдат, ярымкол, ярымушкуйник булып яшәргә дучар ителүе. Рахманкулов, «Россию умом не понять, её аршином не измерить…» дигән гыйбарәгә килеп төртелгәннән соң, бу турыда баш ватмаска тырышып, башкалар ничек уйласалар – шулай фикерләп, башкалар ничек яшәсәләр, шулай яшәргә тырышып карады. Әлеге илдә көтү сыман яшәү психологиясе бик тирәнгә киткән, күрәсең. Габдрахманга бирелгән бу кооператив җир кишәрлеге дә барча законнар белән шул гомуми буйсыну законына барып тоташа иде. Аерма тик шунда: әгәр «всё кругом колхозное, всё кругом моё» дигән фәлсәфә бу милекне урларга ишекне киереп ачса, кооперативныкы саналган җирдә үскән бармак очы зурлыгы кыярны, үтеңне сытарлык ачы корт төшкән алманы рөхсәтсез алганда тотсалар, бәреп үтерелү мөмкинлеге дә бар иде.
Шул буйга утыз, аркылыга егерме метр җирне койма белән уратканда купкан гаугаларны сурәтли башласаң, язылачак романның күләме күп мәртәбәләргә артып китәр иде. Әйтерсең бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.
* * *Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән бер өлешен каеннардан чистартып, шул барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге, суган, карлыган, кура җиләк, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче ел уңышы бик мул булды.
Әмма ике-өч ел уздымы икән, шул ашлама кертелгән җирләргә мыштым гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән карлыган куакларының җимешен генә түгел, ботак-чатакларын да каен ашап юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны уйга калдырды: «Бәлки, бу моңсу агачны «урыс каены» дип атауда дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит, нәкъ шушы агач ысулында тамырларын күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши… тегеләре шуңа һич мантый алмый?»
Шулай итеп, эшләгән саен ишәя, арта килгән җир эшкәртү эшенә каеннарның әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.
Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрен черетеп ашлама әзерләр өчен, Рахманкулов тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны ясады. Язын шул ашламага әверелгән тиресне, түтәлләргә тарату өчен, тимер сәнәк белән казый башлаган иде – хәйран калырлык вакыйгага юлыкты: каен тамырлары, тиреслекне эзләп табып, андагы ашламаны тәмам үзләштереп бетергәннәр иде… Инде моннан соң да бу агачларның «урыс каены» булуына ышанмый кара син.
* * *Фридрих Энгельс: «Адәм баласын хезмәт кеше иткән», – дигән. Дөреслек тә юк түгелдер коммунистик идеягә нигез салышучының бу күрәзәлегендә. Әмма шул сакалбайның сүзләрен тормышка ашыру өчен, Рәсәй җирен тоташтан диярлек ГУЛАГ лагерьларына әверелдереп, адәм баласының хезмәттән башка гамәлләрен юкка чыгарып, бил бөгүне генә калдырганнан соң, кеше, кеше булуын югалтып, акрынлап йөк атына әверелә башлады. Кешене атка әверелдерү белән генә чикләнмәде шул коммунистик идеология тәгълиматы. Дини инану урынына мәҗүсилек чорының хорафаты тамыр җәйде. «Октябрь баласы буларак, пионер, комсомол сабакларын «Бисмилла»дан тирәнрәк үзләштергән Мәрьям коммунизмның җәннәт алып килүенә җаны-тәне белән ышанып кына түгел, инанып яши иде. Революциягә кадәр, исламның иман шартлары, шәригать кануннары көчле чакта, ырымнарга, сихергә буйсыну халыкның аңына тамыр җәя алмаган булса кирәк. Коммунистик идеяне дин урынына куркытып, халыкка тагучылар ислам (шулай ук носарилык) дине тәэсирен юкка чыгарырга мәҗбүр булганнар. Идарә дилбегәсе коммунистлар кулыннан ычкынып, демократик идарә итүгә күчкәч, кармаланып яшәгән егерме беренче гасырның тәүге елларында халыкка, бигрәк тә ярым-йорты зыялылар аңына, мәҗүсилек кануннары бәреп керде. Күрәзәчелек, гороскоп, сихер, мең төрле ырым-ышанулар – барысы да шуңа барып тоташа түгелме соң?!
«Шәрык – Шәрык ул, – ди инглизнең күренекле шагыйре, Нобель бүләге лауреаты Ридьярд Киплинг. – Көнбатыш – Көнбатыш. Алар үзара беркайчан да кушыла алмаячаклар…» Түтәл казыганда Габдрахманның исенә шушындый гыйбрәтле фикерләр килеп төшә иде.
Рәсәйнең башкаласында туып үскән хатыны белән Рахманкулов өч дистә ел тату яшәде. Шуңа карамастан аларның җиргә булган карашлары Киплинг фикерендәгечәрәк иде. Габдрахман, инде алтмыш елдан артык шәһәрдә яшәсә дә, авыл кешесе булуыннан һич арына алмый. Бу сыйфат бигрәк тә җиргә мөнәсәбәттә көчле иде. Мәрьямнең табигатендә һәм күзаллавында исә шәһәрчәлек өстенлек итә. Ул бакчаны ишегалды, ял итә торган урын – дача буларак тоя, ә Бәкер малае аны бәрәңге бакчасы, җиләк-җимеш үстерә торган ризык чыганагы итеп күрә иде. Никадәр тырышсалар да, бу өлкәдә алар, үзара уртак тел таба алмыйча, интегә бирделәр. Никита Хрущёвның, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү өчен, агрокала төзү планы да нәкъ әнә шулай, сабын куыгы шикелле шартлап, җилгә очты бит…
Урман ягыннан килгән күке тавышы, Габдрахманның балачак хатирәләрен уятып, бөтен тирә-якны җанландыра. Сагындырып, Караяр искә төшә. Моңсу гомер үтеп бара. Ул бит, армия хезмәтеннән арынгач, туган авылына кайтып, тәрәзәләре урам ягына карап торган зур йорт салу, ат асрау, җиде бала тәрбияләү белән хыялланып яшәде. Кайда ул зур, иркен йорт? Юыртканда йөрәк кага торган җирән кашка аты кайда? Ишегалды тулы таза, матур балалар кайда?!
Мәрьям иртән йоклый. Шәһәр кешеләре иртә торырга яратмыйлар. Кәримә эштә. Ул бакчага ял көннәрендә генә килеп йөри ала…
Акрынлап Габдрахманның татлы хыяллары сүнеп югалды. Ул чынбарлыкка кайтты. Ул инде – шәһәр кешесе… Хәтта күпләргә борын чөяргә, шапырынырга мөмкинлек биргән башкала кешесе. Москвич! Әнә ул – хәтта Мәскәү язучылары кооперативындагы дачаның хуҗасы! Тик менә шушы дәрәҗәгә ирешкәч кенә, аның күңел дөньясындагы чынбарлыкның асты өскә килде…
2Әнә яз кояшының тансык нурлары агач ботаклары арасыннан Рахманкуловның яңа бакчасына коела. Каен бөреләреннән бөркелгән исерткеч татлы ис, сулыш юлына кереп, канга тарала. Җылына башлаган җирдән берән-сәрән үлән сабаклары төртеп чыккан. Яз һавасы балачак хатирәләрен җанландырып җибәрә. Ботинкаларны салып ыргытып, бәләкәй чактагыча, йомшак чирәм өстеннән ымсындыргыч киләчәккә таба күзне йомып йөгерәсе килә…
Габдрахман кишер утыртырга түтәл казыган җиреннән кырмыска оясына юлыгып туктап калды. Кара кырмыскалар, үзләреннән зуррак ак, озынча йомыркаларын күтәреп, көрәк астыннан качып читкә йөгерәләр. Менә бит туачак бала кадере! Җан кадере!
– Күрше, чык әле, әйтәсе сүзем бар…
Габдрахман коймага таба борылып карады. Урам ягында, ике кулы белән җилкапканың тактасына тотынып, аның уң як күршесе Евгений Моисеевич Швед тора иде.
– Хәерле иртә, – диде Габдрахман. – Нигә кермисең? Әйдә, уз.
– Юк инде, кереп тормыйм. Үзең чык. Көрәгең кулыңда чакта синең белән сөйләшеп булмый. Сукыр тычканга әверелеп беттең инде. Көне-төне чокынасың. Җире юньле булса бер хәл. Сабын шикелле, сыланып торган яшькелт балчык… Монда бит бернәрсә дә үсми. Иван Пересветовның язмаларын укыгансыңдыр?! Мәскәү җире уңдырышлы булса, урыслар Казан ханлыгының «подрайские землицы» дигән җирләрен басып алмаган булырлар иде.
– Күрше урамдагы Вадим Каргаловның, «разбойничьё гнездо» дип, Казан ханлыгына пычрак аткан яласын да укыганым бар. Без инде тарихны шакшыландырып күрсәтүгә күнеккәнбез, бу хәлгә әһәмият бирмәскә тырышабыз…
Сатулашуның озакка китүе бар иде. Рахманкулов, бияләен салып, җиргә кадаган көрәк сабына кигезде дә урамга чыкты.
Алар кул биреп күрештеләр дә кооператив бакчаларын бүлеп буйдан-буйга сузылган үзәк урамга – Бродвейга чыгып, урманга таба атладылар.
– Хәтерлисеңме икән, бер тапкыр син миңа, басып алучылар оккупацияләнгән җир белән уртак тел таба алмыйлар, дип исбатлаган идең. Күзәтеп йөри торгач, синең бу фикереңдә дөреслек барлыгына төшендем.
– Син мине философия куертырга чакырдыңмыни? – дип, Рахманкулов баруыннан туктады.
– Юк, миңа синең киңәшең кирәк. Аны син генә бирә аласың.
– Әллә син дә, чирәмеңне казып, бәрәңге утыртырга ниятләдеңме?
– Юк инде. Әнә син өч аршын җиреңдә күпме чокындың, күпме тирес ташыдың. Берәр нәрсә үстерә аласыңмы соң?..
– Җирнең ашын каен тамырлары суырып бетереп тора. Каен кайгы китерә дип, картлар дөрес әйткәннәр икән…
– Ә нигә кисеп ташламыйсың?
– Кызым кистерми. Якын да җибәрми.
– Бакчаңа ул хуҗамыни?..
– Узган ел мин аңа яздырттым. Картаела бит… Гомер үтеп бара.
– Мин барыбер аңламыйм, бакча аныкы булгач, нигә син шулай интегәсең?..
– Тәнемдә крестьян каны акканга. Җир миннән көчлерәк булып чыкты. Ул исә үзен, сабый бала шикелле, назландырып торганны ярата… Син бит миңа… сүзем бар дигән идең.
– Күрше, әйт әле, диңгездә, шторм вакытында, күңел болганудан нинди дару эчәләр?
– Утыз елга якын эшләп дару эчкән диңгезчене очратканым булмады минем. Салагаларга диңгез бүреләре төптән якорьга ябышып чыккан ләмне ашаталар. Мыскыллап инде, билгеле.
– Хәзер бит медицина бик тә алга китте. Андый дару булмый калмас. Син аны белергә тиеш.
Күршесенең җәмгыятьтәге прогресска шулай мөкиббән булуы табигый иде. Чыннан да, фән һаман алга бара. Ә менә җәмгыятьтә яшәүче адәм балалары… Мәскәүдә өч миллион тиражлы «Комсомольская правда», «Московский комсомолец» газеталарының, йөзләгән гламур журналларның эчтәлекләре иң примитив хорафатка – җенесне кытыклап, аздырып торуга көйләнгән. Фәнни яктан дәлилләп булмаган гороскоплар, авантюрист кыяфәтле күрәзәләр, ырымчы шарлатаннар! Ә аздыргыч китаплар? Медицина, чыннан да, туктаусыз алга бара. Йөрәккә операция ясау, хәтта, тузып гарипләнгән йөрәген кисеп ташлап, адәм баласына яңа йөрәк тегеп кую да хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара… Тагын әллә нинди катлаулы операцияләр инде күптән көн тәртибендә. Операция ясатып, корсакларындагы майларын алдырту, җенес әгъзаларын зурайтулар табигый тоела башлады… Адым саен очрап торган аптекаларда ялган дару сату! Тик, нигәдер, дәва акчалы кешеләрне генә сайлый, акчасызларга Газраил килгәнен генә көтәргә кала…
Бродвей урамы урман читенә килеп төртелде. Алар кире якка борылдылар.
3Данлыклы Трафальгар герое адмирал Нельсон да диңгез авыруы белән газапланган, дип сөйлиләр. Имеш, шторм вакытында, бөек адмиралның денщигы, көмеш чиләк тотып, янында йөри торган булган. Сугыша башлау белән, Гораций Нельсонның диңгез авыруы шундук юкка чыга икән. Габдрахманның күп тапкыр сынаганы булды: өлкән штурман чагында үләр хәлгә җитеп, диңгез хастасыннан интегүчеләр, капитан булып эшли башлау белән, авыруларыннан шундук арыналар.
– Әйдә, безгә кереп чыгыйк әле, – диде Евгений Моисеевич. – Миндә син ярата торган виски бар.
– Сантори түгелме?
– Нәкъ шул. Син аны кайдан белдең?
– ЦДЛның6 буфетында саталар иде. Барахло, – диде Рахманкулов. – Японнар иң затлы, иң алдынгы автомашиналар, электроник приборлар ясап дөньяны шаккатырып торалар. Искиткеч тырыш, талантлы халык. Ә менә чын вискины Шотландиядә генә ясый алалар.
– Дөрес, син күпне күргәнсең. Нигә вискины шотландлар гына ясый ала? Шуны аңлата аласыңмы?
Габдрахман бер тын уйланып торды:
– Шотландиянең туфрагы акбурлы. Вискины чистартканда кулланыла торган вереск куаклары анда гына үсә. Шуңа өстәп, гасырлар буе камилләшә, байый килгән халык тәҗрибәсе. Алар бит вискины, коньяк шикелле, имән мичкәләрдә саклыйлар. Бер тапкыр виски сакланган мичкәне кабат кулланмыйлар. Шотландиядәге коймалар шул имән мичкәләрне утыртып ясалган. Гаҗәеп матур, искиткеч үзенчәлекле шул имән кисмәкләр белән уратып алынган андагы ихаталар.
– Санторины эчеп караганың бармы соң?
– Карамаган булсам, сөйләп торыр идеммени? Тукта әле, син бит, сафсата саттырып, минем эшемне бүлдерәсең!
– Нигә диңгез авыруыннан котылу чарасын яшерәсең?
– Ул сиңа нигә кирәк? Син бит мәкаләләр бастырып тамак туйдырасың. Редакцияләрдә шторм башланмагандыр бит?.. Көймәң Истра сусаклагычында. Анда давыл буламыни?
– Мин, күршекәем, диңгезгә чыгарга әзерләнәм.
– Ялланыпмы? Кайсы пароходчылыктан? Нинди кораб белән?
Күршесен кызыктыра алуына Швед канәгать иде. Ул бер тын, юри җавап бирмичә, серле итеп елмаеп торды.
– Корабы әле билгеле түгел, – диде ул бераздан. – Босс миңа өч вариант тәкъдим итә. Берсе Санкт-Петербургтан Көньяк Америкага. Кайтышлый кораб Кызыл диңгездәге, Урта һәм Кара диңгезләрдәге портларга кереп чыгарга тиеш.
– Калган икесе кайсы якларга?
– Берсе Сүәеш каналы аша Һиндстан, Шри-Ланка, Гонконг, Сингапур, Япония портларына. Владивостокта безне төшерә дә, яңа пассажирлар утыртып, Одессага кайта. Өченчесе – Одессадан, Европа континентын урап, Санкт-Петербургка кадәр. Дистәдән артык Европа портларын күреп була, диләр. Мин, бәлки, шунысын сайлармын. Артык еракка китәсем килми. Бераз шөллим. Шторм вакытында язып булмый торгандыр бит?
– Тукта әле, Женя күршекәем, син бу турыда мине ымсындырыр өчен генә сөйләми торгансыңдыр бит? Мактаныр өчен?..
– Күршеңне диңгез сәяхәте турында очерк язарга круизга җибәрәләр… Аңлашыламы?
– Кем җибәрә?
– Гафу ит. Әйтә алмыйм. Эксклюзив. Күңел болгану хастасыннан ничек котылалар, син миңа шуны аңлат. Белмәсәң, кооперативта синнән башка да диңгезчеләр бар. Әнә каршы як бакчада гына беренче ранглы капитан Животрупов яши. Ул ярдәм итәчәк.
– Диңгезчелек аның һөнәре түгел. Погоны гына хәрби диңгезчеләрнеке. Животрупов – маршал Будённыйның денщигы. Диңгезне ярдан гына күреп яшәгән…
– Әйтмәсәң, башка берәр диңгезчедән барыбер белермен әле…
– Син бит моңа кадәр шоу-бизнес, ачык күкрәкләр, шәрә ботлар, тамашачыларның азгын тойгыларын кайнарлаучы эстрада стервалары турында яздың. Диңгез хакында язар өчен, кимендә, биш-алты ел диңгездә тозланырга кирәк. Белмим, бәлки, диңгезчелек эше хәзер җиңеләйгәндер? Без, күршекәем, ул эштәге авырлыктан кан сидек, сеңерләр өзелер дәрәҗәгә җиткәнче көчәндек. Диңгезне бары шулай гына аңлап һәм яратып була…