
Полная версия
Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
– Европа круизы кыска, диләр. Минем озаграк йөзәсем килә. Бәлки, Көньяк Америка портларына бара торганын сайлармын әле. Диңгез авыруын баса торган даруны табып, нинди кием сайларга кирәклеген генә беләсем килә.
– Диңгез авыруын баса торган дару юк. Кайбер бәндәләр «Аэрон» таблеткасын йотып карыйлар. Тик файдасы тими. Дөрес, бар ул аннан коткара торган чара. Кораб бата башласа, диңгез авыруы шундук юкка чыга. Үләр хәлгә җитеп ятучылар сикереп торып йөгерә башлыйлар. Аның даруы шул – бирешмәү, үзеңне кулга алып, эшләп йөрү. Авыр, җаваплы эштә хасталыгың онытыла. Капитаннарга кагылмавының сәбәбе – җаваплылык чирдән көчлерәк булу аркасында. Ә кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, әйтик, Одессадан кузгалып китеп, Антарктидага барганда, бер-бер артлы эссе җәй, юеш, яңгырлы көз, суык кыш климатлары аша үтәргә туры килә. Без, диңгезгә чыкканда, эчлеге алына торган куртка һәм берничә свитер ала идек. Тропикларда җитен тукымадан тегелгән кыска җиңле күлмәк һәм кыска чалбар. Син бит пассажир лайнерында йөзәргә тиеш. Андый корабта комсостав салонына, кают-компаниягә галстуксыз кермиләр. Банкетка, мәсәлән, смокинг яки фрак киеп кенә керәләр.
Швед капкага таба юнәлде:
– Рәхмәт сиңа, күрше. Йөзүдән мин сиңа бер шешә виски алып кайтырмын. Иң затлысын. Кулъязманы төзәтсәң, өстәргә дә була.
– Син шул шешә белән миннән котылырмын дип уйлыйсыңмы? Арзанга куясың син минем тәҗрибәмне. Һич югы, син миңа кораб хуҗасының (испаннар аны «арматор» дип атыйлар) телефонын бирергә тиешсең. Менә шул.
Евгений Моисеевич тукталып калды.
– Әйтергә ярамаганны белеп сорыйсың бит син! Мин бит аның телефонын беркемгә дә бирмәм дип ант иттем. Син мине, күрше, җинаять эшләргә мәҗбүр итмә. Бер шешә виски, шуңа өстәп бер шешә затлы коньяк алып кайтырмын. Сувенирлар. Килештекме? Коньякның ниндиен яратасың?
– Мин испаннарның кырыс «фундодор»ын французларның тәме бер атна авызыңнан китми торган мең долларлык «крук»ларыннан өстен күрәм. Эш анда түгел. Эчәргә ярамый миңа. Син миңа кораб хуҗасының телефонын бир… Син менә диңгезче булырга җыенасың. Чын диңгезчеләрдә сер яшерү булмый. Әйтергә теләмәсәң, мин кораб хуҗасын барыбер эзләп табачакмын. Вакыт кына әрәм булачак. – Евгений Моисеевич уйга калды. Рахманкулов дәвам итте: – Советлар Союзы таркалганда, сәүдә флоты кораблары кинәт юкка чыкты. Алар бит батмадылар. Чит илләргә дә сатмадылар өч меңгә якын морфлот корабын. Аларны кемнәрдер үзара бүлештеләр. Бүлештеләр дә Кипр, Сингапур, Либерия дәүләтләренең флаглары астында йөзәргә теркәделәр. Аларның берничәсе Иосиф Кобзонга эләккән икән дип ишеткәнем булды. Данлыклы Мәскәү дизайнеры Альбина Назимованың ире Влад Листьевны үтерү фаҗигасе дә кораблар бүлешүгә бәйле дип сөйләп йөрделәр.
– Мин боларны белмим. Имеш-мимеш юктан тумый, билгеле. Бәлки, ул сүзләрдә дөреслек тә юк түгелдер… Чыннан да, бүгенге эшмәкәрләр тапкан миллионнарын чүлмәктә саклап тотмыйлар. Хәзер, күршекәем, иң отышлы бизнес – теләсә нәрсәдән акча ясау.
– Мин шуннан куркам, Рәсәйнең бүгенге хәле узган гасырның утызынчы елларында Германиядә булган хәлләрне хәтерләтә…
– Мин, хөрмәтле күршем, сәясәткә кагылмаска тырышам.
– Сез безнең шикелле бушка ләчтит сатып йөрмисез. Сез, яһүдләр, сәясәтне астан хәрәкәткә китереп торасыз, – диде Габдрахман һәм шунда ук «яһүд» сүзенең ычкынып китүенә үкенеп куйды.
– Без эшлибез. Ялкау яһүдне күргәнең бармы синең?.. Яисә эшнең рәтен белмәгәнне?.. Без, эшкә урнашу белән, иң башта вазифаның файдалы һәм файдасыз якларын җентекләп тикшереп чыгабыз. Иң кирәкле сотрудник булуга ирешкәннән соң, җитәкчене үзеңнеке итү ягын карыйбыз. Туры әйткәнгә хәтерең калмасын, күзәткәнем бар: сез, татарлар, куштанланып, урыс файдасына бил бөгәсез, ялагайланасыз, шовинистлар җырын җырлап ярашырга тырышасыз. Ә без, җаен табып, аларны үз файдабызга эшләтәбез. Безнең берничә меңьеллык гыйбрәтле тәҗрибәбез бар бу өлкәдә… Шул ярдәм итә.
«Бу нигә болай чишелеп сөйләшә башлады әле?..» – дип, Рахманкулов бераз шикләнеп тә куйды. Шуннан соң, «Бәйрәм ашы кара-каршы» дигәндәй, ул да серен ачты:
– Мин дүрт елга якын фәнни институтта диңгез флотын оештыру һәм аның белән идарә итү бүлегендә баш белгеч булып эшләдем. Бүлектәге биш кешенең икесе вафат. Без өчәү калдык. Сер итеп әйтәм, алар икесе дә синең милләтеңнән иде. Шулар, эшне астыртын гына, капиталистларча оештырырга димләп, мине дә, үгетләп, үз компанияләренә чакырдылар. Сәламәтлегем начар булу аркасында, корабларны приватизацияләүгә катнаша алмадым. Хәзер шулар кулында илледән артык иң яңа, иң кыйммәтле океан лайнеры. Тораклары «Никулин тавы»нда. Монте-Карлода – виллалары. Шул чакта йөрәгемә операция ясатырга ятмаган булсам, мин дә бүген кишер утыртырга түтәл казып йөрмәс идем. Мин, күршекәем, сине круизга кем җибәргәнлеген барыбер беләчәкмен. Мин инде аны чамалыйм да… Вакыт кына әрәм. Курыкма, бир син аның телефонын. Кемнән алганымны беркем белмәячәк! Татарда «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән изге канун бар. Бу – тәңречелек чорыннан калган закон. Без аны нык хәтерлибез… Турысын әйт: Америкада, яисә Израильдә яшәүче туган-тумачаң оештырдымы синең диңгезгә чыгуыңны?
Евгений Моисеевичның хәтере кырылды:
– Син, дустым, урысларга ияреп, болар эшне гел Израиль аша гына эшлиләр дип гаеплисең. Дөрес, дусларым минем Америкада да, Израильнең үзендә дә бар. Әмма аларның бу эшкә бернинди катнашы юк. Тынычлан. Мине круизга «Коммерсантъ» нәшриятының спонсоры Лебедев җибәрә. Аңа реклама кирәк. Шул максат белән җибәрә ул мине…
– Владлен Семёновичмы? Ул җибәрәмени?! Аның телефонын ачыклау берни тормый.
– Син аны беләсеңмени?
– Белмәскә. Без аның белән ун елдан артык бер пароходчылыкта эшләдек. Ул кораб төзү факультетын тәмамлаган иде. Шунлыктан башта йөзү эшенә эләгә алмады, пароходчылыкта комсомол оешмасын җитәкләде. Аннан соң партком секретареның урынбасары булып утырды. Мисыр белән Израиль сугышы вакытында Лебедев пассажир флоты белән идарә итә иде. Сер саклау максаты белән яһүдләрне җитәкчелектән алып ташлагач, ул эшсез калды. Минем фәнни институтта эшләгән чак иде, Владленга Союзморниипроектка7 урнашырга ярдәм иттем.
– Үзен белгәч, телефоны да бардыр бит синдә? Нигә юкка башымны катырасың?
– Бар барын, ләкин искерде… Союзморны күптән яптылар. Ул, белүемчә, өч бүлмәле кетәген дә күптән ташлап киткән. Димәк, хәзер аның телефоны да башка булырга тиеш.
– Әйттем бит, аның бу телефонын бирергә ярамый дип… Син минем бугазыма пычак терисең… – Бераз икеләнеп торганнан соң, Швед блокнотына лайнер хуҗасының телефонын язды да, ертып алып, Габдрахманга сузды. – Белсә, җанымны алачак… Син Мәскәүгә кайтырга җыенмыйсыңмы? Әйдә, мин берүзем, сөйләшеп кайтырбыз.
– Рәхмәт, әлегә юк. Гаилә килгәнче, азрак кыймылдап калырга кирәк…
Бүген җомга көн. Шимбәдә дачага кызы Кәримә киләчәк. Соңгы атнада җирнең ашламасын аяусыз суырып торган каеннарны кисү турында каты бәхәс бара иде. Килү белән, Кәримә каеннарын барлап чыгачак. Шушы көннәрдә Мәрьямне дә хастаханәдән чыгарырлар, шәт?.. Ул килсә, иртәнге сәгать унбергә кадәр кадак кагу, юнышу катгый тыелачак. Алар килгәч, җир казу да туктатылачак. «Йөрәге авыру кешегә авыр эш башкарырга ярамый…» – диеләчәк. «Күршеләрне көлдерү»дән куркып, тирес ташу да бетәчәк…
Хезмәтне ак һәм кара эшкә бүлү гадәткә кергән. Томаналык түгелмени инде бу, йә? Ләззәт биргән эш һәр очракта ак һәм изге. Шунлыктан Габдрахман җир эшләрен хатыны юк чакта, ялгызы калганда башкарырга тырыша иде.
Менә бүген дә ул бакчасына, сыер фермасы тиреслегеннән бер «уфалла» ашлама алып кайтып, казыйсы җиренә таратты… Аннан, көрәген үткенләп, эшкә кереште.
4Евгений Моисеевичны озаткач, Рахманкулов кабат түтәлен эшкәртергә тотынды, әмма, ни хикмәт, эшенең бөтен тәме югалып өлгергән иде инде. Күршесенең диңгезгә чыгарга әзерләнүе аны тәмам әсәрләндереп, алгысытып ташлады. Аяк-куллары – җир казуда, ә күңеле белән ул күптән Одесса ярлары буенда, диңгездә, ерак яшьлек елларында йөри иде инде…
Өмет. Шул өметнең яшерен бер эчке мәгънәсе, тынгысызлыгы. Менә нәрсә иде аның күңелендә. Әле бүген иртән, түтәлне казый башлаганда, җир казу яшәешкә мәгънә, тәм биреп тора иде. Дин Адәмне: «Балчыктан яратылган», – дип аңлата. Шулай булмаганда, җир сине шушындый тылсымлы көч белән чокынырга тартыр идеме икән?.. Мәңгелеккә омтылу – шул ук кара туфракка ашкыну түгелме? Бу тартылу җир-туфракның куенына кереп тынычлану белән генә тәмамланмыймыни? Томанлы зәңгәр чиксезлектә дә тынгы юк бит. Диңгездә дә шул ук кара туфракка басып йөрүне сагынып җирсү… Ә алай булгач, диңгез-океаннар киңлегенә омтылу кайдан килә? Диңгез чакыруы җир тартуыннан да көчлерәк микән әллә? Моны аңлавы чиктән тыш читен. Габдрахман көрәген баскыч астына илтеп яшерде дә каен төбендәге утыргычка аркасын терәде…
Лебедев диген… Лебедев Габдрахманга, чынлап та, бик яхшы таныш, хәтта, кем әйтмешли, кирәгеннән артык дәрәҗәдә таныш иде. Әлеге фамилия аңа әле үзе дә чын-чынлап төшенеп җитмәгән ымсындыргыч серләр яшереп тора кебек иде…
Бераз уйланып торгач, ул, куен дәфтәрен алып чыгып, күршесе биргән телефон номерын җентекләп барларга кереште. Блокнотта язар урын калмагач, Габдрахманның иң кирәклеләрен яңадан күчереп яза торган гадәте бар иде. Шулар арасында Лебедевның фәнни институттагы номеры да теркәлгән булып чыкты. Тәкъдир шушы түгелме икән? Блокнотта да аның зәгыйфь эзләре сакланган ич әнә…
* * *Лебедев белән сөйләшү уе, баш миенә каккан кадактай, бер генә минутка да онытылып тормады. Габдрахман әле йокының караңгы билгесезлегенә чумды, әле, уянып китеп, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы төнге рәхәтлек кочагына кайтырга теләп, көн яктырганчы бимазалануын дәвам итте. Ниндидер яңалыкны көтү, бәлки, аның канына сеңгәндер. Ни дисәң дә, Рахманкулов нәтиҗәсез көтүчеләр җәмгыятендә яши. Юк, аның көтүе, ерак бабалары яшәгән дәверләрдәге кебек, меңләгән баш мал көтүен карау мәшәкатендә түгел. Шушы көнгә кадәр ул, көтүдәге сарык хәлендә, совет халкына коммунизм килгәнен көтте. Тик менә аны якынлаштыру нияте белән миллионнарча гомерләр корбан ителсә дә килергә теләмәде коммунизм дигәннәре. Ә хәзер ул хакимият вәгъдә итеп торган пенсия артуын көтә. Билгеле, көтүнең бусы да юкка булачак. Әмма, гавамнан күрмәк, күмәк көтүгә иярми чараң юк…
Йокысыз төн озакка сузыла. Ниһаять, таң атты. Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортындагы бердәнбер телефонга юл тотты. Ятып калганчы атып калырга кирәк.
Үзәк урам, дача биләүчеләр телендәге Бродвейның асфальты, кооперативны урталай бүлеп, урман читенә килеп терәлә дә, сулга борылып, Мәскәү ягына китеп югала. Буйга бер генә урам булуы шактый уңайлы. Кичке якта хатын-кыз күлмәк күрсәтергә, аларның язучы ирләре исә, кыяфәтләренә даһилыкларын элеп, Бродвейга чыгалар. Мыштым, астыртын ярыш башлана – кем бөегрәк? Кемнең үлемсез исеме Толстойлар, Достоевскийлар янына язылып куелачак?!
Мәскәүдән килгәндә, иң беренче җир – каравыл йорты. Шобага тотканда, бу урын Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтовка чыккан иде. Җир алган елны Робертның хатыны, гарәп миллионеры белән никахлашып, Алжирга китеп барды. Шул ук елны күз нурына тиң кызын Антон Табаков алды да балага узгач аерып җибәрде. Фатирын атлап кергәндә, Робертны инсульт бәреп екты. Бикмөхәммәтовлардан ятим калган йортның түбәсен ябып каравыл йорты иттеләр.
Бродвейны унбер урамчык кисеп уза. Килгәндә, уң якта – «көньяк», сулда «төньяк» сүзе өстәлгән. Рахманкуловларның йортлары Җиденче төньяк урамчыкта иде. Урамчыкларның барысы да урман читенә барып төртелә. Кооператив төзелгән елларны Габдрахман өеннән сиксән адым ераклыктагы урманнан ярты сәгать эчендә ярты чиләк гөмбә, чиләкләп кара җиләк җыеп кайта иде. Дүрт-биш елдан урман эче тапталды, гөмбәлекләрне, куак төпләрен юештә лайлаланып беткән целлофан капчыклар, аракы-сыра шешәләре каплап китте. Гөмбә үсми башлады, җиләк куаклары корып бетте. Иртәнге якта яңгыраган кош сайраулары, кәккүк тавышлары да елдан-ел тоныграк ишетелә иде.
Телефон-автомат куелган алачык-будка янына Рәсәйнең кара язмышы белән янәшә яшәп килгән чират торучылар инде җыелырга өлгергән…
– Кайсыгыз иң соңгы кеше?
– Мин, ләкин «соңгы» түгел, «крайний», – диде кырыклар тирәсендәге симез ханым.
Габдрахман чират шартына буйсынып көтәргә кереште. Сөйләшү бәхетенә ирешкәннәрне арттагылар ашыктыралар. Рәсәй чынбарлыгының бер төп кануны бу – чиратлары җитеп, телефон трубкасын эләктергәннәр көтеп торучылар хакында шундук оныталар иде.
Рахманкулов шуңа игътибар итте. Үз заманында Әдәбият фонды ярдәмендә кооперативка эләгүчеләр саны елдан-ел кими, сыегая бара. Аның күршесе Швед шикеллерәкләр, гламур журналларда катнашып, бизнес рухлы берничә китап чыгарганнан соң, Рәсәйнең эстрада мадоннасы Алла Пугачёва салдырткан коттедж тирәсеннәнрәк яхшы җир алып, шунда төпләнергә тырышалар. Бакча кооперативы акрынлап вак-төяк эшкуарлар, вак чиновниклар кулына күчеп килә. Боларының кесә телефонына ирешү бәхете алдарак иде әле.
* * *Ниһаять, чираты җитте. «Пип-пип-пип…» Шушы кыска сигналлар гомернең кыска булуын, очрашмыйча гына сөйләшергә теләүчеләрнең ишле булуын, яшәүдә сабырлык кирәклеген, җәмгыятьнең тагын әллә нинди шартлары барлыгын искә төшереп кисәтә иде. Телефон трубкасында хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Сезгә кем кирәк?
– Владлен Семёнович! – диде Рахманкулов.
– Ул Англиядә.
– Кайчан кайта?..
– Билгеле түгел…
– «Беләсең син, стерва!» – дип кычкырудан көчкә тыелып, Рахманкулов сүзен дәвам итте: – Мин Владленның бизнесы белән кызыксынам. Диңгезче мин. Аңа кирәкле бер киңәшем бар иде. – Сөйләшүнең өзелүеннән куркып, Габдрахман кабаланып дәвам итте: – Без Владлен Семёнович белән Одессада, аннан соң Мәскәүдә бергә эшләдек. Ул мине яхшы белә. Аңа минем бик мөһим бер гозерем бар иде.
– Әйтегез, тапшырырмын, – диде трубкадагы тавыш.
– Әйтә алмыйм. Аңа үз телем белән җиткерәсем килә.
– Үзегез һәм йомышыгыз турында бер генә җөмлә белән әйтегез.
– Рахманкулов Габдрахман Бәкерович мин. Диңгезче… Диңгезчелек буенча фәнни хезмәткәр. Морфлотта бүлек начальнигы… Без… Техника…
Шулвакыт хатын-кыз тавышы Габдрахманның сүзен кырт итеп кисте:
– Киләсе чәршәмбедә, төгәл унбиш сәгатьтә шалтыратырсыз. Кабат кисәтәм: шефның вакыты чиктән тыш тар. Сүзегезне кыска гына итеп алдан әзерләп куегыз. – Трубкада металл тавышлы «пи-пи-пи…» яңгырады.
* * *Әйе, «диңгез чакыруы», аның татлы сыкрандыруы еллар үткәч тә җанында аз гына да югалмаган икән. Әлеге ымсыну аның канына гомерлеккә кереп сеңгән, күрәсең… Шул ук вакытта күңелендә ул кисәк кенә икенче бер татлы тойгының тирбәлеп куюын да ап-ачык итеп сизде. Куллары, аяклары җир казуда… уйлары Одессада яшәгән диңгезчелек елларына – кораб врачы Юрий Владиславович Дадоновның Ланжерон паркы белән янәшә йорттагы фатирында пилмән ясаган көнгә илтеп куйды. Ник югалмый, нигә шулай чат ябышкан аның хәтеренә бу үткән көннәр? Ул гына да түгел, нигә алар шулай аяусыз әрнетә?! Габдрахман, ниһаять, аңлады: Лебедев белән очрашасы килүенең нигезендә дә, барыннан да бигрәк, Владленның хатыны Оксана турында нидер ишетәсе килү теләге посып ята иде шикелле…
5Көнкүрешнең әрсез мәшәкатьләре теңкәсен тәмам әрнетеп, күз алдында үз кулы белән әтмәлләгән дарның элмәге чекерәеп тора башлаган мизгелләрдә Рахманкулов хыял дөньясының зәңгәрсу томаннарына яшеренеп котылырга тырыша иде. Ашарына сөте беткән, бакчасыннан чакрым ярымга урнашкан, ГУЛАГ тоткыннары Истра сусаклагычын казыганда барлыкка килгән Алёхново авылыннан ипи алып кайту көн тәртибенә килеп баскан. Кесә тәмам такыраеп калган.
Тамак кайгысының аяусызлыгыннан Габдрахман философия чытырманына кереп качарга тырыша иде. Мантыйк кануннары аяусыз. Алардагы хакыйкать юнәлеше үз-үзеңне аңларга да ирек бирми. Әнә безнең ерак бабаларыбыз… Без нигә дип ваз кичкәнбез соң аларның әхлак тоту тәҗрибәләреннән? Юк, без ваз кичмәгәнбез… Безне мәҗбүр иткәннәр. Ә нишләп каршы тора алмаганбыз? Без аларга караганда баерак та яшәгәнбез, культурабыз да аларныкыннан югарырак булган… Ярлылык берләшергә мәҗбүр иткәч… Алтын Урда татарлары кайчандыр Мәскәү кенәзлеген Ливон рыцарьларыннан саклап калган…
Пенсиянең кыска койрыклы акчасы искиткеч бәрәкәтсез… Өстәвенә, Чечняда елга булып аккан каннарны күрсәтеп, телевизор җанны ала. Телевизорның төнге күрсәтүләре Чечня хәбәрләреннән дә аяусызрак. Төннәрен телеэкраннан олигархларның шәрә кәнизәкләре түшәк уены уйнап күрсәтә…
Өч дистә океан лайнерының хуҗасы белән телефоннан сөйләшергә чират көткәндә, Габдрахманны шушы уйлар бимазалый иде. Бакча кооперативы йортларына килеп терәлгән урманда кәккүк кемнеңдер газиз гомерен саный… Кәккүк тавышын тыңлап хозурланырга гына иде югыйсә. Габдрахманнан алдарак килеп чиратка баскан ике хатын телефоннан сөйләшүчене ашыктырып чәрелдәпме-чәрелдиләр.
«Тукта әле, – дип уйлап куйды Рахманкулов, – диңгез дип аталган шул зәңгәр чиксезлек яшьлегемне чәйнәмичә генә йотып җибәрде… Өч дистә ел буе гаиләмнән аерып иза чиктерде. Ә мин, карт томана, кабат шуңа ашкынам…»
Аллага шөкер, алдагы хатыннар бүселеп будкадан чыкты. Габдрахман, ашыгып, шул кысанлыкка чумды.
Рахманкулов телефон номерын җыйды. Шунда ук ирләр тавышы:
– «Океан юллары»ның үзәк офисы. Лебедев тыңлый.
– Владлен Семёнович, сезне Рахманкулов борчый, Габдрахман Бәкерович. Без Одессада, аннан соң Союзморниипроектта бергә эшләдек.
– Аңлатып тору кирәкми, старик. Минем компьютерда синең тулы биографияң. Хәлләрең ничек?
– Пенсия белән тукланып ятам. Ишеп түлиләр. Кесәгә сыймаган чаклары да була. Кая куярга белгән юк.
Трубкада кеткелдәп көлгән тавыш ишетелеп сүнде. «Соң бит, фиргавен-олигарх синең күпме пенсия алганыңны яхшы белә!»
– Мин синең, китаплар язып, акча каеруыңны ишеткән идем. Шул эшне дәвам итәсеңме? – Кабат кеткелдәп көлү тавышы ишетелеп югалды. Мыскыллап әйтә, маланский8!
– Влад, мин синең дистәләгән океан лайнерларының хуҗасы булуыңны ишеттем. Шуларның берсенә мине утыртып җибәр әле – тозлы һава сулыйсым килә.
– Люкс алырга уйлыйсыңмы? Язучының сармагы юк түгелдер?..
«Сармак…» Диңгезчеләр акчаны шулай атыйлар иде. Олигарх Рахманкуловка үзенең әле һаман диңгезче икәнлеген күрсәтеп мактанмакчы була.
– Сармакның монда катнашы юк. «Море зовёт», – диде Габдрахман да, диңгезчелеген югалтмавына ишарәләп. – Море зовёт, а Лебедев не пускает. Диңгезләргә чыгуның ачкычы Владлен Семёнович кулында бит.
– Хәтеремнән чыккан. Синең диңгезчелек дипломың ШДП9мы, әллә КДП10мы?
– КДП, – диде Рахманкулов. – Шунысы бар: мин капитан булып эшләмәдем. Капитанлыкка – күзләр минус өч, йөрәкнең сул як карынчыгы иске оекбаш хәленә җитеп таушалып беткән булмаска тиеш. Юк, мин штурман рубкасына дәгъва кылмыйм. Нишлисең бит! Диңгез кочагына керер өчен, мин саклау камерасында чемодан алып торырга, хәтта киоскта газета сатарга да риза. Люкс хуҗалары да, палубада баручы урынсыз пассажирлар да шул ук диңгез һавасын сулыйлар бит.
– Без болай килешик, – диде Лебедев. – Син иртәгә нәкъ шушы вакытта минем мобильникка шалтырат. Мин сиңа кайсы лайнерда, кайчан, нинди статуста диңгезгә чыгуыңны конкрет әйтермен. Каләмең бармы – яз! – Шунда океан лайнерларының хуҗасы унбер саннан торган телефон номерын әйтеп яздырды.
6Сөйләшүнең нәтиҗәсе белән канәгать калса да, Габдрахманның җаны тыныч түгел иде. Ул язмышын миллионнар, хәтта миллиардларга җиткән доллар белән эш итүче хәйләкәр, барлык мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәргә күнеккән кеше кулына тапшырып азаплана. Аңа дөнья гизү, яңа портлар, яңа кешеләр белән очрашу турында кыбырсып йөрмәскә, күргәннәренә шөкрана кылып, урман һавасы белән ләззәтләнеп, дачасында тыныч кына ятарга иде дә…
Сөйләшкәндә, ул ычкынып китә язган ике ялгышлыктан тыела алды. Ялынмады, мескенлеккә бирелмәде һәм «Нәрсә ул мобильник?» дигән сорауны читләтеп үтте.
Японнарның кесәдә йөртерлек бәләкәй, теләсә кайсы шәһәр һәм ил белән сөйләшеп булырлык телефон уйлап чыгарулары турында Рахманкулов «Наука и жизнь» журналыннан укып белә иде. Иртәгә ул шундый аппараты булган кеше белән сөйләшәчәк. Димәк, адәм балаларының шундый телефон уйлап табулары чынлыкка ашкан дигән сүз. Җәмгыятькә нинди үзгәрешләр кертә алыр икән ул кесә телефоны? Гади телефон ярдәмендә сөйләшкәндә үк, абонентның йөзен, аның күз карашын, ишарәләрен күреп булмый иде. Телефон трубкасыннан ишетелгән шәрә сүз… Без бит ничә мең еллар әңгәмәдәшеңнең әйткән сүзеннән тыш, аның ишарәләрен, хәтта утырыпмы, басыпмы сөйләшүенә карап, ул әйткән фикерләрнең ихласлыгын, аның сиңа карата нинди мөнәсәбәттә икәнлегенә карап билгеләргә күнеккәнбез. Кешенең сөйләшкән чактагы күз карашы? Аның битенә бәреп чыккан кызарыну?! Телефоннан сөйләшү – ялганлау, күз буяу, итәк астыннан ут уйнату. Телефон ярдәмендә бу кабахәтлекләрнең мөмкинлеге бермә-бер артачак. Ә кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлау мөмкинлеге?..
Рахманкулов иртәнге якта сторожкага чират җыелганчы барырга уйлап йокларга ятты. Яту белән йокыга китте дә, төн урталарында уянып, сөйләшер вакыт җиткәнче йоклый алмыйча газапланды. Яшь чакта да йоклый алмыйча интеккән чаклары була иде. Ул вакытта аның йокысызлыгы кичтән йокыга китә алмыйча яту белән чикләнә иде. Хәзер ул йокының караңгы базына чума да төн урталарында уяна, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы онытылу кочагына чумарга теләп, төш вакытлары җиткәнче диярлек бимаза кичерә.
Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортына ашыкты. Чиратта бары тик ике генә хатын иде. Алар телефон будкасыннан тиз чыктылар. Габдрахман номер җыйды:
– «Океан юллары» офисы. Лебедев тыңлый.
– Сез миңа шалтыратырга кушкан идегез, Владлен Семёнович. Рахманкулов борчый сезне.
– Саумы, старина. Хәтерлим. Шушы көннәрдә Одессага ике тагарагым круиздан кайта. Шуларның берсе Австралиягә йөри. Барышлый һәм кайтышлый күп кенә портларга кереп чыга. Икенчесе Рио-де-Жанейро белән Петербург арасында эшли. Билгеле, маршруттагы һәр әһәмияткә лаек портка кереп чыга. Шуларның кайсысын сайлыйсың?
– Ниләр эшләргә тиеш мин корабта? Круиздагы туристлар шикелле күңел ачып йөри алмам шикелле. Мин бит диңгезче. Пенсионер статусында йөрүгә риза түгел мин. Минем хәләл аш ашап йөрисем килә.
Бераз җавап бирми торды Лебедев. Ул хәзер нәрсәдер әйтергә тиеш иде.
– Туристларның чемоданнары зурайды соңгы елларда… Алар хәзер пенсионер гына күтәрерлек түгел. Киоскта газета-журнал сатуның проблемасына килгәндә, аның эше авыр түгел. Тик шунысы бар: киоскёрны мин кают-компаниядә ашата алмыйм. Комсостав каршы киләчәк. Люкс пассажирларының кайберләре кают-компаниядә ашыйлар. Мин сиңа люкс бирергә мәҗбүрмен. Син, старина, офицерларның әңгәмәләрен дикъкать белән тыңларга тиешсең.
– Шымчы итәсеңмени син мине?
– Ашыкма. Шымчы түгел, аналитик итәм. Син бит Союзморда диңгез транспорты белән идарә итүне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләрне җитәкләдең, морфлотның үзәк аппаратында да эшләдең. Корабларда йөзүең турында әйтеп тә тормыйм. Син ничә ел йөздең әле?
– Утыз елга якын, – диде Рахманкулов.
– Диңгезчелек тәҗрибәсе дә, теория дә, безнеңчә әйткәндә, выше ватерлинии. Круиздан кайту белән, син минем өстәлемә тулы анализыңны китереп салырга тиешсең. Сервис өлкәсендә нинди кимчелекләр бар? Эшкә зыян китермичә, кемнәрне кыскартырга була? Круизны оештыруга нинди яңалыклар кертергә мөмкин? Синең анализың дәлилләнгән булырга тиеш. Эш менә нәрсәдә: минем лайнерым зурлыгындагы корабта японнар сиксән-туксан кеше тоталар, ә минекендә ике йөздән артык. Аңладыңмы?
– Таныш мәсьәлә. Әмма кисәтеп куям, фән ягыннан мин артта калган кеше. Реклама хәйләсе белән таныш түгел. Пассажир флотындагы яңалыкларны да белмим һәм иң зур кимчелегем – компьютерны өнәмәвем.
– Старый конь борозды не портит, – ди рус әйтеме. Экипаж эшендәге объектив, субъектив, ситуацион кимчелекләр. Менә нәрсә энәсеннән җебенә кадәр ачыкланырга тиеш. Шул.
– Рәхмәт, – диде Рахманкулов, ихлас күренергә тырышып. – Дөресен әйткәндә, мин синнән мондый бүләк көтмәгән идем. Сочтёмся. Алай булгач, миңа әзерләнә дә башларга кирәктер… Лайнерның исемен сорарга онытканмын…
– «Оксана», – диде Лебедев. – Хатынымның исеме. Аны син дә беләсең бит. Трубкаңны куйма, мин икенче телефонга күчәм…
«Оксана!..» Бу исем, Габдрахманның күкрәк эчен көйдереп, тәненә таралды, баш миенә бәрде.
Будканың ишеген шакыдылар. Кашлары җимерелгән симез хатын йодрыклап ишек пыяласын төя иде:
– Бер сәгать лыгырдыйсың! – дип чәрелдәде ул. – Ир кеше, имеш… Болтун! Ач ишекне! Чык!
Трубкадан Лебедевның тонык тавышы килеп җитте:
– Оныта язганмын, – дип дәвам итте ул. – Оксананың сине күрәсе килә. Чакырырга кушты. Бу атна азагында Мәскәүгә кайта. Монте-Карло туйдырган. Хатын-кыз бит…
Рахманкуловның күз аллары караңгылангандай булып китте. Йөзе кызарды. Ул өнсез калды. Оксана!..
Тукта әле! Нишләп Владлен Габдрахманны үз хатыны белән очрашырга чакыра? Моны ничек аңларга?.. Үч алу, мыскыллау теләгеме бу?.. Монда ниндидер аңлашылмас нәрсә, берәр хәйлә бар кебек иде…
– Нигә җавап бирмисең? Оксана шимбә көн кайта. Якшәмбедә мин сине алып килергә машина җибәрәм. Әйт әле дачаңның адресын…