
Полная версия
Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Бохарада укып йөргәндә, Лотфулла хәзрәт Багдад хәлифәлегендә яшәгән Ибн Бутлан исемле галимнең язмасына юлыккан. Анда төрле кавемнәрнең хатыннарында нинди сыйфатлар булуы турында язылган булган. «Төркиләрнең хатын-кызлары аш-суга оста, ирләренә тугрылыклы, тудырган-тапкан балалары һәрвакыт таза, зирәк була. Гаиләдә җылылык, тынычлык саклауда алар белән ярышырлык башка кавем хатыннарын белмим мин», – дип язып калдырган иде гарәп галиме. Лотфулла хәзрәт, Хәсәнә белән яши башлагач, Ибн Бутланның сүзләре хак икәнлегенә төшенде.
Утызынчы еллар башында Таиповлар гаиләсендә биш бала уйнап йөри иде. Шул балалар белән бергә бу йортта җылы куанычлар, алдагы тормышка канатлы өметләр яши иде. 1937 елны хәзрәтне алып киткәч, аларның барысы да бер көн эчендә җимерелеп юкка чыкты. Хәсәнәгә куанычлар, өметләр Лотфулла хәзрәткә ияреп киткән шикелле тоелды…
Беренче тапкыр кулга алынгач, Хәсәнәнең ире өч елдан кире әйләнеп кайтты. Сөргендә Лотфулла хәзрәт урман кискән. Башта ул урман кисүчеләрнең балта-пычкыларын үткенләп торган. Шул чакта ул куак артында яшеренеп намаз укырга да җаен тапкан. Тоткыннар арасындагы шымчылар Таиповның бу «җинаятен» башлыкларына җиткергәннәр. Хәзрәтне, авыр бүрәнәләрне күтәреп, урман эченнән юл буена чыгаручылар төркеменә билгеләгәннәр. Бер тапкыр авыр бүрәнәне алты кеше куелыктан юл буена күтәреп чыгарган. Җиргә ташлаганда, башкалар бүрәнә астыннан чыгып өлгергән, Лотфулла хәзрәт чыга алмый калган, басылып имгәнгән. Сөргеннән имгәнеп кайтканнан соң, Лотфулла хәзрәт өч ел гаиләсендә яшәп алган. Мең тугыз йөз утыз җиденче елны аны кабат кулга алганнар. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем белми.
Әтиләре сугышта үлгәннәрнең балалары ятим кала. Рәсәй гомер-гомергә сугышып яшәгәнлектән, ятим балалар саны беркайчан да кимеми. Андыйларның ятимлеге әтиләренең сугышта үлүенә бәйле. Лотфулла хәзрәтнең биш баласы әтисез үскәнен бөтен авыл белә. Ятимме алар, әллә әтиләре исәнме? Бәлки, алар әтисез дә түгелләрдер?
Билгесезлек… Нигә соң газиз әткиләре, хат җибәреп, үзенең исән икәнлеген белгертми? Гаилә башлыгының язмышын белә алмаганлык аларны үлем хәбәреннән дә аяусызрак газаплый.
Ирләрен сугыш үтергән хатыннар, улларын сугыш йоткан аналар башта күз яшенә юынып үксиләр, чәчләрен йолка-йолка елыйлар. Бу илдә халык күз яшенә күнегеп беткән дисәк тә, һич ялгыш булмас. Акрынлап вакыт әрнүне баса төшә. Әмма сугыш калдырган йөрәк җәрәхәте бөтенләйгә төзәлми. Ул адәм баласын гүргә кергәнче эзәрлекли. Ә менә игълан ителмәгән астыртын сугышны, бер гөнаһсыз кешене алып китеп олактыруны ничек аңларга? Җавап табып булмый торган билгесезлектән дә аяусыз, аннан да рәхимсез нәрсә бармы бу дөньяда?!
Хәсәнә хәлендәгеләр авылда берничә иде. Андыйларны абыстай җаны-тәне белән кызгана, һәр намазында Аллаһы Тәгаләдән хәлләрен җиңеләйтүне сорый иде. Кайчакларда ул күңелендә көферлеккә илтә торган фикерләр туа башлаганын тоеп тәүбә итә. «Раббым, бу газаплардан нигә коткармадың?» – дип сорыйсы килгән чакларда ул, тыелып, дога укый, тәкбир әйтә. Бераздан, тулы тынычлану килмәсә дә, рәнҗү басыла төшә. Адәм баласы үз гөнаһларының җәзасын күргәнен сизми. Чөнки безнең тәкъдиребез Аллаһы Тәгалә кулында. Ул – бөек, Ул – мәрхәмәтле, Ул – гадел. Шуңа күрә Ул бәндәләрен, соңгы чиктә, үзе дөрес юлга чыгарып тора. Аның тарафыннан гаделсезлек булуы мөмкин түгел. Түзеп булмас авырлыкларга юлыккан чакларында менә шулай юана иде Хәсәнә абыстай.
Беркемгә зарланмады тол остабикә, беркемгә серен сөйләп сыкранмады. Күрәләр бит аның нинди хәлдә икәнлеген. Аңлаучылар сөйләмәсәң дә тоемлыйлар. Кеше синең хәлеңә керә алмый, шуңа күрә зарланып сөйләнеп йөрүдән ни файда.
14Югары Бишендедә укый башлавының беренче көнендә төпчек улының авыр хәлгә юлыгуы Хәсәнә абыстайны хафага салды. Ана һәр баласының холкын белә, теләк-омтылышларын сизенә иде шикелле. Кайвакытта баласының үз табигатенә бөтенләй хас булмаган гамәлләр эшләгәнен күреп, югалып кала иде. Явыз кешенең көтмәгәндә яхшылык эшләп ташлавы, юмартның саранланып куюы. – Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына ясаган тәэсире шушы түгелме икән? Аның тыйнак Шәһите – искиткеч күндәм бала – көтмәгәндә, яшен утыдай тәвәккәл, үҗәт булып китә…
Балаларны укытып, белемле итеп үстерү – телдән әйтелмәгән, кәгазьгә язылмаган булса да, әткиләре ягыннан да, Хәсәнә абыстай ягыннан да буыннан-буынга тапшырылып килгән васыятькә тиң. Бәлки, васыять кенә дә түгелдер? Әнә бишенче класста укый башлавының беренче көнендә Хәсәнәнең төпчеген рәнҗеткән малайның әтисе, колхозлашкан елларны Юкәлегә килеп, Таиповларның малын талап алып киткән кеше булып чыкты. Шул Ринат исемле малай, алтынчыда һәм җиденчедә икешәр ел утырып калганнан соң, мәктәпне ташлаган да авыл Советына салым җыеп йөрүче булып эшкә кергән. Унсигез яшьлек Ринат, әтисе шикелле, салым түләргә мөмкинлекләре булмаган кешеләрне куркытып, ришвәт алып йөри, дип зарланалар хәзер.
Хәсәнә абыстай беркайчан да, мәктәпкә барып, минем улым ничек укый, сез канәгатьме, дип сорашып йөрмәде. Авыл җирендә кеше бер-берсе турында белеп тора. Абыстайның төпчегенең мәктәптә үзен ничек тотуы турында да аңа даими җиткереп тордылар.
Большевиклар халык тәкъдирен, балалар язмышын зыялыларны атып йөргән бәндәләр кулына тапшырды. Алар бит турыдан-туры «мировая революция»гә дәгъва итәләр. Шуңа күрә нишләп бала-чага дигән вак нәрсә белән исәпләшеп торырга! Ячейка кешеләренең кайберләре менә шулай фикерлиләр иде. Тәрбияле баланың һәр эше, һәр кылган гамәле Аллаһы Тәгалә тарафыннан хуплана. Андыйлар ярашырга, ялагайлыкка, файда өчен яшәргә өйрәнмәгән. Ә бит адәм баласының акылына да сыя алмаслык эшләр эшләнә башлады хәзер. Җитәкчеләр балаларына урысныкына тартым исем куярга тотындылар. Лотфулла хәзрәт үз балаларына, ата-бабалардан калган гадәт буенча, Коръән-Шәрифтә очрый торган һәм борынгы төркиләрдән килгән исемнәр кушты. Киләчәктә шушы совет чоры тудырган исемнәр белән борынгы исемнәр арасында гаугалар чыгып китмәсме икән? Уйларның катлаулыгыннан зиһене чуалып киткән чакларда Хәсәнә абыстайның күңелендә шушындый тузга язмаган сораулар да туа иде.
Өлкәннәре, Аллага шөкер, аякка баса башладылар. Абыстай үзенең кече улы турында ут йотып баш вата иде. Баланы күңеле сынудан ничек кенә булса да саклап калырга кирәк. Әнә мыскыллау баланы ничек рәнҗеткән. Рәнҗетергә тырышучыларга карата Шәһитнең күңелендә дошманлык хисе уяна күрмәсен бер үк. Дошманлык хисе бит ул беренче чиратта адәм баласының үз күңелен агулый. Нинди чара күрергә, нинди юл белән баланы бозылудан сакларга соң?
Икенче бүлек
1Юкәле. Кемдер биргән бу исемне Шәһитнең туган авылына. Ул чакта, җыелыш җыеп, авыл җәмгыятенә кагылышлы мәсьәләләр турында җитди сөйләшүләр булдымы икән? Җыелышны беркайчан да уртак фикер туплау, катнашучыларның теләкләрен эшкә ашыру өчен җыймыйлар. Районнан, җыелыш җыеп, фәлән мәсьәләне хәл итегез, дигән фәрман килә. Колхоз рәисе җыелыш җыя, идарә йортын саклаучы сыңар куллы Асылгәрәйне, йорт саен кереп чакырырга җибәрә. Юкәлеләр, клуб итеп үзгәртелгән әүвәлге мәчет бинасына җыелып, районнан килгән вәкилне тыңлыйлар. Тыңлау гына җитми. Җыелыш күмәк фикер алышуга охшашлы булсын өчен, кемнәрнедер мәҗбүри рәвештә чыгып сөйләргә күндерәләр. Шуннан соң алдан әзерләп куйган карарны укыйлар һәм шундагы сүзләрне кул күтәртеп раслыйлар. Әгәр авылга исемне шушы юл белән кушкан булсалар, «Юкәле» урынына йә «Карл Маркс», яисә «Алга» исемле авыл барлыкка килгән булыр иде. «Юкәле» сүзен иң башта шушы җиргә килеп төпләнгән зирәк, күзәтүчән кеше әйткән булса кирәк. Авыл корасы җирне дөрес сурәтләве, яңгырашы матур булуы Юкәлене мәңгеләштергәндер дип тә фаразлыйк.
Урыслар яулап алгач, Казан ханлыгы чорындагы авылларның күбесе яндырылган, юкка чыгарылган. Бүгенге көндәге авыллар каршылык күрсәтү басылганнан соң барлыкка килгән. Берәүләрне – аяусыз җәберләү, мәсхәрәләү, икенчеләрне җирсез калдыру сәясәте туган туфракларыннан куган, өченчеләр, яулап алуда катнашучыларга өстенлек бирелгәч, ата-бабаларның сөякләрен таптаучы килмешәкләрнең колы булудан, чукындырудан качып, колонизаторлар золымы эләктерә алмаслык җирләргә качып китеп, үзләренең кешелек сыйфатларын саклап кала алганнар. Күпмедер вакыт үткәч, Мәскәүнең канлы кулы күченеп киткән җиргә дә җитә башлагач, кайбер авыллар кабат күчеп киткәннәр, икенчеләр, урыс золымы – татарның үткәндәге гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән җәзасыдыр, дип, ышанып, урыс дәүләте астында калырга мәҗбүр булганнар.
Юкәле авылының урынын сугыш гыйльмен, хәрби ныгытмалар төзүнең серен белгән кеше сайлаганга охшый. Авыл калкулык өстендә урнашкан. Төньяк-көнбатышта калкулыкның җәяүле дә, атлы да җиңел генә менә алмаслык текә үре. Үрнең аскы ягында тирән чокыр. Телисеңме-юкмы, бу авылны күрү белән, бүгенге Казан Кремле, Иске Казанның яулап алучыларга шактый озак каршылык күрсәткән Япанча гаскәре ныгытмасы хәтергә килә. Бу урынга килеп йорт салучы беренче татар яулап алучылардан саклануны, бәлки, күз алдында да тотмагандыр… Бәлки, ул табигатьнең матурлыгы белән генә хозурланган булгандыр? Чынлап та, Юкәленең сугышчан алласызлар җимергән мәчете урыныннан караганда, күз алдына сокландыргыч күренеш килеп баса.
Көньякта, күпереп-дулкынланып, югарырак күтәрелә барган урманлы калкулык сыртлары офыкка китеп югала. Җете яшькелт урман ераклашкан саен күкшелләнә, аксыл-соры төскә күчеп эри.
Көнбатышта – Самсык елгасының киң, иркен үзәне. Елга үзе текә ярлы чокыр эченнән күренер-күренмәс кенә саркып ята. Үзәнлек Бөгелмә ягына таба салмак кына күтәрелә дә якындагы калкулыкка барып терәлә. Аның артында – сыртын кабартып торган яңа калкулык, аның артында – тагын яңасы… Бөгелмә тирәләренә җиткәнче, Татарстанны кыйгачлап бүлеп агучы моңсу Чулманның ярларына кадәр давылсыз дулкынланып, мәһабәт диңгезне хәтерләткән калкулыклар, иркен үзәннәр белән аралашып, күз күреме җир өстенә җәелгән…
Атнагол мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Бохарада укып белемен киңәйткән Лотфулла Ишемгол улы Таиповны Диния нәзарәте Туймазы районы Бишкурай авылына имам итеп билгели. Тынгысыз революция еллары. Җәдитчелек ягындагы муллаларның бер өлеше, мәдрәсә шәкертләренең кайберләре инкыйлабка кушылалар. Галимҗан Ибраһимов шикеллеләре, большевиклар боерганча, җәмгыятьне баштанаяк яңартып кору эше белән янып-көеп йөриләр.
Лотфулла хәзрәттә шулай куелган: аның мәхәлләсендәге мөселман өммәтләре мәчеткә йөрергә, намазларын калдырмаска тиеш, халык арасында шәригать кануннары сакланырга тиеш. Әгәр хәзрәт шушы юлда үзен авылдашларына үрнәк итеп куя алса, аңа имамлык вазифасын башкару җиңел булачак. Үзенең җәмгыятьтәге урыны белән дә, карашлары ягыннан да Лотфулла хәзрәт революциягә катнашмаган, әмма аңа каршы да тормаган. Ул үзенең руханилыгын ихлас күңелдән, зур гаделлек белән башкарып килгән. Бусы аның рухи бурычы булса, үз йортындагы хуҗалыкны алып баруны ул авылдашларына үрнәк булырлык итеп оештыра алган. Хәзрәтнең нинди әзерлекле һәм уңган шәхес булуын исән чагында аның хәләл җефете Хәсәнә абыстай матур, тормышчан мисаллар белән дәлилли.
2Егерменче еллар барышында, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, хакимият дилбегәсе тулысынча Сталин кулына күчкәч, идарә итүчеләр урта хәлле крестьяннарны һәм шуларга тиңләштерелгән руханиларны кинәт кенә кыса башлыйлар. Авыл өчен иң авыр, иң куркыныч чор иде бу. Мәскәүдән туктаусыз күрсәтмәләр килеп тора. Ярлылар комитетына оялаган ярлы-ябага, ялкаулар, зимагурлар, хуҗалык кора алмаган, гомумән, игенчелеккә сәләтләре булмаган бәндәләр, большевиклар биргән боерыкларга таянып, авылдагы һәр хуҗалык үзләрен ярлыларча тотарга, ярлыларча фикер йөртергә тиеш, дип инана башлаган иде.
Лотфулла хәзрәт мондый сәясәтнең озак саклануына шикләнә. Гыйлем иясе буларак, ул, адәм баласы һәр очракта тормышны һәм яшәешне камилләштерү юлыннан барырга тиеш, дип ышана иде. Сәясәт белән шөгыльләнмәгәнлектән, ул Ленинның «Тук крестьян большевикларга иярмәячәк» дигән шик-шөбһәсе хакында, әлбәттә, белми иде.
Милекле кеше – үзенә үзе хуҗа. Аны буйсындыру шактый авыр. Большевиклар моны яхшы белгәннәр. Утызынчы елларда, игенчеләрне берләштереп, күмәк хуҗалык төзү башлана. Җитәкчеләр таланган, милексез калган крестьяннарны турыдан-туры колхозга куып кертү эшенә керешәләр. Башта хәзрәтнең үзенә тиюче булмый. Колхоз шартларында иген игеп, мал асрап булмаячагын аңлаганга күрә, Лотфулла хәзрәт милкен, малларын, җирен колхоз кулына илтеп тапшырырга ашыкмый. Район үзәгеннән ераграк торган берәр аулак авылга күчеп, колхозларның таралганын шунда көтеп утырырга кирәк, дип уйлый. Якын-тирә авыллар хәзрәткә таныш. Авыл мулласы, телиме-юкмы, мәхәллә халкы белән генә түгел, күрше авыл кешеләре белән дә кирәк кадәр фикер алышып, тәҗрибә бүлешеп яши. Муллаларның үзара аралашып торуы да төбәк күләме белән генә чикләнми. Алар шактый ерактагы хәзрәтләрнең гаиләләре, туган-тумачалары, аларның халык арасында башкарган эш-гамәлләре, тоткан абруйлары хакында хәбәрдар була.
Бишкурайдан җитмеш чакрымдагы Юкәле авылының мулласыз калуын ишеткәч, Лотфулла хәзрәт, үзенең яраткан туры биясен җигеп, шул авылга юнәлде. Туймазы стансасыннан унбиш кенә чакрымда булса да, Юкәле шактый аулак авыл икән. Бу авылның халкы да ошады хәзрәткә, мәчете турында сөйләп тә торасы юк. Илле хуҗалыктан торган бәләкәй генә авылның мәчете иркен, аның манарасын да биек итеп салганнар. Манарага менеп, тирә-якка күз ташлап алганнан соң, Лотфулла хәзрәт киләчәктә язмышының шушы авыл белән бәйләнәчәгенә тәмам ышанып җитте.
Бишкурайга кайткач, хәзрәт милекнең күчерү мөмкин булмаган өлешен сатарга кереште. Җепкә таккан үткен кылычтай, йөрәккә шом салып торган күмәкләшү сәясәте малларның һәм мөлкәтнең бәясен тәмам төшереп бетергән булган. Сату дигәне бушлай өләшүдән бик аз аерыла иде. Юкәлегә күчереп булмаслык мөлкәтен – абзар-кураларны, йортын сатып, вак малларын туган-тумачасына, күршеләргә өләшеп бетергәннән соң, яңа урынга алып барырга дигән мөлкәте үрәчәле арбага сыеп бетте. Руханиның төп малы аның баш миендә, кылган гамәлләрендә саклана бит. Хәзрәтнең иң кыйммәтле малы – бер көтү бала. Олысы Зөфәргә 11 яшь, Рәшиткә – сигез. Лотфулла аларны укырга-язарга өйрәтте. Зирәкләр. Әгәр Юкәледә мәктәп ачып җибәрә алса, Алла боерса, укуларын дәвам итәчәкләр. Әфләхка алты яшь, Әхсәнингә бер дә тулмаган һәм әле дөньяга килмәгән тагын бер җан иясе Хәсәнә абыстайның карынында күченә.
Нәрсә көтә икән аларны яңа урында? Лотфулла хәзрәтнең үзе турында кайгыртырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Балалар. Аның киләчәге шуларда. Бер аның киләчәге генә дә түгел, татар милләтенең, мөселман өммәтенең саклануы, ислам диненең исәнлеге шушы балаларда, аларга биргән тәрбиядә. Аеруча нәсел-ыруның киләчәге, үлемсезлеге балаларның иминлегендә, аларның милләткә хезмәт итеп яшәүләрендә. Андый мөмкинлек көннән-көн тарая, саега, сүлпәнләнә. Кешеләр курка башладылар. Ниндидер, моңа кадәр «инкыйлаб» дип аталган түнтәрешләрдән калган, хәзрәт өчен күрелмәгән шомлы, адәм баласының зиһенен җимерә торган авыр курку бу. Кешелек җәмгыяте каршында да, Алла каршында да аның бернинди гаебе һәм гөнаһы юк лабаса. Күршеләре, туганнары белән тату, ярдәмләшеп яши. Мал-мөлкәте хәләл. Гаиләсендә татулык. Югыйсә куркып яшәргә бернинди сәбәп тә юк кебек. Ә кеше бүгенге көндә сәбәпсез курка башлый. Бер сәбәпсез. Куркыту – большевикларның идарә итү ысулы. Коръән-Шәрифтә ачык тасвирлана бәндәләрнең куркып-өркеп яшәгән чорлары. Анда язылган: «Курыккан кеше игелек эшли алмый». Күмәк бәхетсезлек – куркыныч хәл бит. Курыккан кеше үз бәхетен тоймый. Большевиклар шуны аңламый. Үзләре халыкны бәхетле итү турында туктаусыз гәп куерталар… Әгәр алар куркытудан туктасалар, халык үзеннән-үзе бәхетле булыр иде.
Хәзрәт җитмеш чакрым юлны бер көндә үтә алмады. Аты арый башлаганын күргәч, Атнагол авылына тукталып, төн кунарга исәпләде. Мөселманлыкта рухани булуның бер күркәм ягы бар. Ул, телиме-юкмы, халык арасында кеше рәвешендә яшәргә тиеш. Телендә иман сүзе булырга тиеш. Хәзрәтнең иң матур вәгазьләре кул эшен башкарган чакта туа иде. Лотфулла мулланың мәчеттә сөйләгән вәгазьләре турындагы хәбәрләр якын-тирә авылларга таралган иде инде. Вәгазьне йотлыгып тыңласыннар өчен, матур сөйләү генә җитми. Сөйлисе сүзеңнең һәр җөмләсендә тыңлаучылар ишетәсе килгән фикер булырга тиеш. Лотфулла хәзрәт, Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләрнең нәрсә ишетергә теләгәнен яхшы белә иде.
Авыл мулласы үзе иген игә, үзе мал асрый. Хәзрәт җилкәсендә – мәхәлләдә яшәүчеләрнең рухи мохтаҗлыкларын кайгырту. Күләм, сан белән генә чикләп-барлап булмаслык илаһи чиксезлек ул – адәм баласының рухи мохтаҗлыгы. Большевиклар туктаусыз коткы таратып торалар. «Алла юк, дин кешенең зиһенен томалый торган тилебәрән орлыгына, әфьюнга тиң», – диләр. Яңа хакимиятнең халыкны ничек тә диннән биздерү максаты куюын хәзрәт яхшы аңлый иде. Беренчедән, дини кешене тулысынча кол итеп булмый, чөнки аның җаны Алла карамагында. Икенчедән, Аллага инанган кешене юлбашчының Ходай икәнлегенә ышандырып булмый. Шуңа күрә дә большевиклар Алланы, динне һәм дин тоткан инсаннарны юк итәргә тырышачаклар. Аларның шулай эшләячәгенә хәзрәт шундук төшенде.
Дин дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган зәгыйфь күңелле бәндәләрне большевиклар, рухият дөньясыннан аерып, мәҗүсилектән дә элегрәк булган чорлардагыча яшәргә мәҗбүр итә алачаклар. Бусы мөмкин. Лотфулла хәзрәтнең бу турыда күп тапкырлар уйланганы, андый яшәүнең ничек булачагын күз алдына китерергә тырышып караганы булды. Муллалар арасында да динне бары тик исламият йолалары һәм шәригать кануннары дип аңлаучылар бар. Дөрес, Коръән-Шәрифнең, шәригать кануннарының, хәдисләрнең, дини йолаларның тәэсире Мөхәммәд пәйгамбәр чорында гына барлыкка килгән, көчәйгән дип йөрүчеләр бар. Андыйлар, хак дингә кадәр дөньяда мәҗүсилек хөкем иткән, дип уйлыйлар. Лотфулла хәзрәт ислам диненең галәм белән бергә барлыкка килүенә ышана иде.
Дин тотмаган, Аллага ышанмаган кеше дә яши ала, әмма андый яшәеш бөтенләй башкача. Ул күбрәк тәне, бигрәк тә корсагы белән яши. Аның йөрәге – ялгызлыкта, җаны – мәрттә. Бу турыда партиялеләр дә белергә тиеш иде. Нишләп шуны большевиклар аңлый алмый икән? Әллә аңлап та, үз кирәкләренә Алласыз, димәк, хайванча яшәүчеләрне үрчетмәкче булалармы? Бу очракта, билгеле, аларга идарә итү җиңел булачак. Әйе, җиңелрәк булачак, әмма үз куллары белән әзерләгән вөҗдансыз җан ияләре белән алар нәрсә майтара алыр икән соң? Үз карашы, үз фикере, инануы булмаган бәндәне теләсә кайсы якка борып була. Андыйны җиңел генә дә күндереп була. Ул кемгә каршы баруын анык белми, гамәленең максатын һәм мәгънәсен, ахыр килеп, киләчәкне күз алдына китерергә өйрәнмәгән.
Шул большевиклар дигәннәре ничә ел яши алыр икән? Идарә итүләре озакка китсә… Йа Хода! Хәзрәт бу турыда уйламаска тырыша иде.
3Лотфулла хәзрәт Юкәледә бура бурый. Әнә ул күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган, биленә Хәсәнәсе үзе җебен эрләп, үзе суккан, үзе кисеп-теккән киндер алъяпкыч бәйләгән. Кулында үткен балта.
Абзар-кура әле төзелмәгән. Ул озак еллар өен орчыктай төз нараттан, яисә бал исе аңкып торган йомшак тәнле сөяннән салырга хыялланып йөрде. Патша заманында агач урыс кулында булды. Патшаны бәреп төшерделәр, агач барыбер басып алучылар кулында калды. Үзе теләгән агачны таба алмагач, хәзрәт усакка риза булды.
Апрель азагында ук Лотфулла бүрәнәләрне кабыгыннан әрчергә керешкән иде. Тимер көрәкне әйбәтләп үткенләде дә шуның белән усак кайрыларын кубарып ала башлады. Шунда ук ул, бүрәнәләрнең аскы ягын балта белән юнып, ниргә әзерли. Борынга хушбуйны хәтерләткән ис килә.
– Хәмидулла, – ди хәзрәт кулдашына. – Салып карыйк әле юнылган бүрәнәне, утырамы икән?
Юнылган бүрәнә күтәрер өчен авыр. Бура бураучылар җирдән кыйгачлап бастырык юанлыгында ике агач куялар да ниргә булып өйнең бурасына ятасы бүрәнәне тәгәрәтеп мендерәләр.
– Тап-таман ятты, – дип шатлана Хәмидулла.
– Нужа калач ашата, дип әйтәләр бит. Таип хәзрәт мине эшләтеп үстерде. Ялкау булып үсүеңнән куркам, ди иде ул.
– Өмә ясаган булсаң, авылның бөтен ирләре килер иде. Нигә ул турыда уйламадың, хәзрәт?
– Уйладым мин. Уйлаудан гына ни файда, акча кирәк, Хәмидулла. Балта осталары акчасыз эшне өнәмиләр.
Куанычы эченә сыймый хәзрәтнең: «Алла боерса, балаларым үз йортларында яшәр…» – дип, күңелен җылыта ул.
Яңа йортта тора башлагач, хәзрәт кинәт кенә баеп китте; өч сыеры, дүрт аты, ике дистәдән артык сарыгы бар хәзер… Барысын да ул үзе карый, кайчакта Хәсәнәсе яисә күрше-күлән булыша.
Аякка басып, яшәү шартларын ишле балаларының киләчәген кайгыртырга җитәрлек итеп оештырып бетергәндә генә, күмәк хуҗалык төзү чоры башланды. Крестьяннарның иген игү коралларын җыеп, авылның иң хәлле игенчесе саналган Гаскәрдән тартып алынган хуҗалыкның ишегалдына җыя башладылар. Атларны да шунда илтергә боерык бирелде. Әлегә сыер, сарыкларга тимиләр иде. Бәләбәйгә якынрак урнашкан авыллардан: «Сыерларны һәм вак малларны да күмәкләштерәләр икән», – дигән хәбәр килде. Яңа хәбәрләрнең эчтәлеге берсеннән-берсе куркынычрак иде. Барлык малларны бергә җыеп күмәкләштергәннән соң, ашату да күмәк табыннан булачак, шуннан соң, акрынлап, барлык хуҗалыкларны берләштереп, ирләрдән хатыннарын, балаларын күмәкләштереп, бер йортка япканнан соң, йоклау да күмәк рәвештә бер юрган астында булачак, дигән шомлы сүзләр ишетелә башлады. Бу инде чын-чыннан мәҗүсилектән дә элгәрерәк заманнарга, адәм балалары мәгарәдә яшәгән чордагы кыргыйлыкка кире кайту дигән сүз иде.
Лотфулла хәзрәт моңа ышанмады. Ни дисәң дә, мөселманнарда күп гасырлар шәригать кануннарына таянып яшәү тәҗрибәсе генә түгел, шул тәҗрибәнең канга, гореф-гадәтнең асылына сеңгән рухи көче барлыгын белә иде ул. Шул гадәтнең үҗәтлеге, акыл һәм иман дигән нәрсә һәр очракта большевикларның юлына аркылы төшәчәк. Ачыктан-ачык каршы чыгуның булмавы да мөмкин. Әмма адәм баласы дәрәҗәсенә күтәрелә алган бәндәне тиз генә хайван дәрәҗәсенә төшерү мөмкин түгеллегенә ул ихлас инана иде. Мал-мөлкәтен, иген игү коралларын, атларын күмәк хуҗалыкка илтеп тапшыру кирәклекне Бишендедә оештырылган партия ячейкасы бинасына чакыртып боерык бирелгәч, ул йомшак кына яңа җитәкчеләрнең хәтерләрен калдырмаска тырышып аңлатты:
– Мин әле мөмкин булган кадәр искечә яшәп карыйм. Сезгә каршы чыгарга уйлаганым да юк, мәхәлләмдәге мөселманнарны да күмәкләшүгә каршы котыртмаячакмын. Һәркемнең үз ирке. Һәркем үз гамәленә үзе җавап бирергә тиеш. Мин әле шушы елны гына аякка басып киләм. Бераз шушы килеш яшәп карамакчы булам. Әгәр минем җавабым сезгә ошамаса, гафу үтенәм.
Шул сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме икән, Туймазыдан килгән ике кораллы кеше Лотфулла хәзрәтне иртә таңда үрәчәле арбага утыртып алып китте. Хуҗасыз калган йорт айдан артык остабикә карамагында хәзрәт өйдә чактагы тәртипне саклап яшәргә тырышып карады. Берсеннән-берсе яшь, әле эшкә ярарлык дәрәҗәгә җитмәгән балалар белән хуҗалыкны алып бару Хәсәнә абыстайга чиктән тыш авыр иде. Бусы әле – хуҗалык эшенә җитешүгә бәйләнгән авырлык кына. Иң зур, чыдап булмаслык газабы бер гөнаһсыз, гомере буе гел игелек эшләргә, бер-береңә мәрхәмәтле булып, иман белән гомер кичерүгә өндәп яшәгән рух белгечен, мәхәлләнең дөреслектә яшәвенә җаваплы кешене угрыларны тоткан кебек кулга алулары әле утызын гына тутырып килгән яшь абыстайны тетрәндереп кенә калмыйча, миңгерәүләтеп үк ташлаган иде. Хәсәнәнең төн йокысы качты. Аңа кеше күзенә күренүе аеруча газаплы иде. Йә, ничек инде бер гөнаһсыз кешене күрәләтә кулга алсыннар, ди?! Моңа кадәр ул үзе дә, аның авылдашлары да, күрше авылларга таралган туган-тумачалары, танышлары да, гомумән, татар милләте дип аталган кавем үзе дә адәм баласын рәнҗетүнең язык икәнлегенә ышана иде ләбаса. Риваятьләрдә «хан заманы» дип йөртелгән тарихи дәверләрдә мондый хәлләр турында еш ишетергә туры килсә дә, татарлар мондый әшәкелекнең кабатлануын һич көтмиләр иде. Кыямәт көненең якынлашуын белдермиме икән бу куркыныч хәл?
4Укуның мондый булуын Шәһитнең күп тапкырлар ишеткәне бар иде. Бер бүлмәдә бөтен класс укучысы җыелып белем ала. Сәгать алмашынган саен, класска яңа укытучы кереп тора. Берсенә күнегә генә башлыйсың, шул чакта кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмамлана. Аннары кыска булып тоелган, күнегә башлау белән бетә торган тәнәфес. Кереп парта артына утырасың, култык астына класс журналын кыстырып, яңа укытучы килеп керә, өр-яңа фәннән өр-яңа дәрес башлана…
Моңа кадәр Шәһит үз авылларында укыды. Бер бүлмәдә беренче, икенче, өченче һәм дүртенче класс балалары. Шул дүрт класска бер укытучы. Укытучы апа. «Апа» сүзе үзе «укытучы» дигәнне аңлата. Юкәледә үзеңнән өлкәнрәк булган кыз-хатынга, гадәттә, «түтәй» дип дәшәләр. Апа да түтәй дигәнне аңлата, һәм бу төшенчәдә укытучы мәгънәсе дә бар. Шунлыктан, өйгә кайткач та, үзара аралашканда да балалар «укытучы» сүзе урынына «апа» сүзен әйтеп сөйләшәләр иде. Тагын шунысын да онытмаска кирәк: Шәһит беренче класста укыганда, аның «апа» дигәне чит-ят кеше түгел иде, ә Әфләх абыйсының хәләл җефете, җиңгәчәсе Җиһан апа иде.
Бишенче класста укый башлагач, бер куркыныч нәрсә булып алды. Туган тел дәресеннән соң килә торган озын тәнәфес вакытында, хәллерәк яшәгән укучылар өйләреннән алып килгән май яккан ипиләрен, ярлыраклар – майсыз телемнәрен, бер дә булмаса, алабута яисә киптереп онга әвәләндерелгән туңган бәрәңге кәлҗемәсе кимергәндә, Шәһит каршына класстагы иң зур, инде өске ирененә аксыл сары төк чыга башлаган, куш иякле малай килеп басты да Шәһит кулындагы ипи телемен идәнгә сугып төшерде. Башта Шәһиткә, шушы карасу-зәңгәр габардин пиджак кигән Альберт исемле классташы үтеп киткәндә ялгыш терсәге белән кагылганга күрә генә, «кибән башы» кулыннан төшеп киткән кебек тоелган иде. Шуңа күрә ул ачуланмады да. Ипине иелеп идәннән алды, әнисе яшькелт сатиннан теккән күлмәкнең җиңе белән ышкып, тузаннан арындыргач, икмәген ашый гына башлаган иде, Альберт ипине кабат бәреп төшерде. Тирә-яктагы укучылар, ашауларыннан туктап, бу хәлдән кызык көтеп тора башладылар. Нәкъ менә шушындый чакларда җәберләүче белән җәбергә юлыккан малай арасында сугыш башланып китәргә тиеш иде. Бу юлы да класс бүлмәсендәге четерекле хәл үзара якалашу, бер-береңне дөмбәсләү белән тәмамланырга тиеш иде. Ләкин сугышырга күнекмәгән Шәһит аптырабрак калды. Башка укучылар карап торганда сине мәсхәрәләгән малайны ничек акылга утыртып була? Бары тик егып салып, йодрыклап, яисә аяк белән тибеп дөмбәсләгән очракта гына, ул сиңа башкача ягылмаячак. Дөрес, ул үчен башка юл белән алырга мөмкин. Яисә, синнән көчлерәк малайлар белән күмәкләшеп, бер җайлы мәлдә синең арт сабагыңны укытуы, йә булмаса өлкәннәрдән кыйнатуны оештыруы бар. Ә болай Альбертның Шәһиттән күпкә көчлерәк булуы күренеп тора иде. Икенче тапкыр ипине бәреп төшергән чакта, кыңгырау шалтырап, коридор ишегеннән укытучылар килеп кергәнне күрү генә класста сугыш уты кабынуны тоткарлап калды.