
Полная версия
Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Бу… Бу ниндидер тузга язмаган, исәпкә сыймый торган хәл иде. Әллә сөйләшүдән туктарга инде?.. Ирексездән, теләмичә генә, хәтер коесыннан көчкә суырып чыгарып, Рахманкулов бакча кооперативындагы өенең адресын әйтә башлады.
– Истра сусаклагычы янында…
– Чубайсныкы янындамыни? – Бу сорауда да ниндидер мәсхәрәле киная бар шикелле.
– Чубайсныкы плотинага якын. Безнең кооператив Алёхново исемле авылдан чакрым ярымда.
– Волоколамск юлындамы?
– Шунда. Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда. «Мәскәү язучылары» дип атала. Җиденче төньяк урам, өченче йорт.
– Сәгать уннар тирәсендә машинам килеп җитәр. Көтеп тор. Килештекме?
– Мәскәүдә торасыңмы?
– Юк. Минем алачыгым Барвихада. Сине шунда көтәбез.
«Алачык…» Барвиханың нинди урын икәнен Габдрахман яхшы белә иде. Совет чорында анда дача салу мөмкин түгел. Үзәк Комитетның профилакториясе иде. Микоянның биш метрлы таш койма эчендәге кальгасы. Партия золымы җимерелгәннән соң, димәк, Барвиха олигархлар кулына күчкән. Владлен «алачыгы»ның урынына карап кына да аның кулындагы акча күләмен җиңел чамаларга мөмкин иде.
7«Көтәбез…»
Димәк, алар Габдрахманны икәүләп көтәчәкләр. Ирле-хатынлы. Заманында Габдрахманның сөйгән кызы, халык җырларындагы «өзелеп сөйгән яры» Оксана Тарасовна Яременко, аның ире Владлен Семёнович Лебедев (бывший Арансон) Караяр авылының Әтәмби исемле урамында туып үскән Габдрахман Бәкер улы Рахманколыйны, урысчалаштырылганнан соң Рахманкуловка әверелдерелгән пенсионерны көтәчәкләр.
Яшәеш үзенең чын-чыннан бөек могҗиза икәнлеген туктаусыз исбатлап тора. Сабый чактан ук туган, үсмерлек елларында тамыр җәйгән зур хыял, картайган саен һаман ерагая торса да, һаман аның күңел түрендә яши ала икән… Халыкларның бөек күчеше (великое передвижение народов) авыл булып укмаша башлаган җир – Чишмә башы урамында урам якка чиста пыялалы биш зур тәрәзә һәм зәңгәргә буялган тәрәзә капкачлары карап торган алты почмаклы, калай түбәле йорт һәм ак яулыгын чөеп бәйләгән уңган, җитез хатын, ишегалды тулы балалар… Армиягә киткәндә, «көтәм» дип, Габдрахманны озатып калган кыз «җилдән» бала тапты… Сугышка китәргә әзерләнеп йөргәндә туган ашыгыч хис-тойгыларны «беренче мәхәббәт» дип атап буламы икән? Караярның ирләре ул елларда сугышка китеп кырыла, хәбәрсез-нисез билгесезлеккә чыгып югалып тора иде. Габдрахман ул кыз белән армиягә китәр алдыннан гына йөри башлады. Бәлки, ул ашыгыч очрашулар мәхәббәт булып җитлегә дә алмагандыр? Гасырларга сузылган мәхәббәт тарихларында, халык җырларында, бәет-мөнәҗәтләрдә, эчтән генә янып-көюләрдә, мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап, ышанырлык сыңар бер мәгълүмат та юк…
Тойгыларны кичереп була. Аның әрнеткеч һәм шифалы тәэсирен моңлы көйгә салып була. Әмма сүз белән аңлатуы чиктән тыш авыр, катлаулы. Бәлки, шуңадыр да егерме беренче гасырда инде мәхәббәтне секска алыштыруга каршы килми башладылар…
* * *Габдрахман ул кызга «Ак Санәм» дип дәшә иде.
– Мин бит Оксана. Нигә исемемне бозасың?
– Юк, бозмыйм. Киресенчә, төзәтәм. Бу исемне урысчалаштырганнар. Мин төзәтеп әйтәм.
Кызның кыяфәте җитдиләнә. Аның күзләрендә чагылган кара тылсым тагын да тирәнәя төшә.
– Минем исемемнең «Ак Санә» булуын син каян беләсең?
– «Санә» – сан дигән сүз. «Санәм»нең мәгънәсе башка. Бу сүз «кумир»га тәңгәл. Синең тамырларыңда кыпчак каны акканы күренеп тора. Украина телендә кыпчак сүзләре тулып ята: «мәйдан», «яр», «келәм», «тютюн». Алар санап бетергесез. Кырпу бүрекнең милли баш киеме булып йөрүе, чәчне кырып алып, баш түбәсендә «осиливец» дип аталган бер чеметем чәч калдыру. Украина хатыннары чиккән сөлгеләрдәге сурәтләрнең безнекенә охшашлы булуы – боларның барысы да кыпчаклардан калган традицияләр.
Кыз аңлатманы дикъкать белән тыңлый да матур итеп елмая:
– Ялганнарга оста да инде син, Габдрахман! Монда тулысынча синең үз фантазияң булуы күренеп торса да – тыңларга рәхәт. Без бит туган телебезне онытып барабыз. Украинлыларның күбесе үзен урыс дип яздырта. Мин урыс түгел, украинлы дисәң, милләтчегә саныйлар.
– Әйдә, украинча гына сөйләшик.
Оксана бер тын уйланып тора.
– Юк, кирәкми. Син бит украинчага Запорожьеда өйрәнгәнсең. Аларның теле яртылаш казакча…
– Татарларны буйсындырырга җиңел булсын өчен, аларны бүлгәләп бетергәннәр. Юк, бүлгәләү белән генә чикләнмичә, безне тураклап ташлаганнар һәм бер-беребезгә каршы көрәштерүгә ирешә алганнар. Украинада да шул ук хәл башланды. Сез шуны аңлыйсызмы икән?
– Бу турыда сөйләшәсем килми. Әйдә, синең белән гел татарча сөйләшик.
– Син бит татарча белмисең.
– Беләм. «Мин синэ йаратам…» Бу татарча түгелмени?
– Түгел шул. Эш менә нәрсәдә. Безнең ерак бабаларыбыз әйткән сүзгә бик үк ышанып бетмәгәннәр. Алар кешене кылган гамәлләренә, биргән вәгъдәсен тотуына карап бәяләгәннәр. Шуннан чыгып, кыз да, егет тә яратуларын, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер булуларын исбатларга тиеш булганнар. «Мин сине яратам» дигән сүз – урыслар уйлап чыгарган күзбугыч нәрсә.
– Элегрәк бездә дә шулайрак булган. Ярәшкәнчегә кадәр бабай белән җитәкләшеп йөрергә дә рөхсәт ителмәве турында әбием Мария сөйли иде.
* * *Лебедев белән сөйләшкәннән соң, ялгыз калган чакларда, Рахманкулов күбрәк Оксана турында уйлап йөри башлады. Андый очрашулар, озатышулар, аерылышканда, буыннар йомшарганчы үбешүләр аз түгел иде бит. Оксананы югалту хисләре нигә болай авыр кичерелә икән? Юньләп аңлатып та булмый торган йөрәк гаме Габдрахманның бәгыренә чытырдатып ябышкан да, дачасындагы саф урман һавасын, кошлар сайравына моңаюның әрнеткеч рәхәтлеген агулап, астыртын гына суырып тора…
8Оксана белән ул ничек танышып китте соң әле?..
Әйе, яхшы хәтерли… чираттагы ялдан соң Рахманкулов туган авылыннан Одессага кайтты. Аның корабы әле йөзүдә иде. Кадрлар бүлеге, эш хакының җитмеш биш процентын түләү шарты белән, аны резервка куйды. Корабны көткәндә, өлкән комсоставны эшкә кумыйлар иде. Пароходчылыкның үз кунакханәсе бар. Арзан гына хакка, хәтта аерым бүлмәдә ялгыз яшәргә мөмкин. Корабның кайтканын көтеп, тыныч кына яши бир. Дөрес, адым саен дусларың очрап торганда, тынычлыкны саклау чиктән тыш катлаулы иде.
Диңгезчелек эшендә, бер корабтан икенчесенә күчеп эшләгәндә, ерак юллар кичергән таныш-белешләрең, дусларың, әшнәләрең елдан-ел ишәя бара. Кемдер, синең шикелле, корабын көтә. Икенче берәү эшендә өскәрәк күтәрелә алган. Аны башка корабка билгеләгәннәр. Өченчесенең үзе югында хатыны юлдан язган – гаилә фаҗигасен хәл итәргә кирәк… Кунакханәдә, телисеңме-юкмы, син шулар белән очрашасың. Рәсәй традициясе очрашу шатлыгын аракы белән юарга куша. «Юарга» теләмәсәң, син, дошман ук булмасаң да, «безнеке түгел, әллә сырхау, әллә сволочь, кыскасы, ят кеше». Менә шул «юу» ритуалы сине акрынлап сәрхушлыкка сөйрәп кертә. Бу юлы Рахманкулов кунакханәдән баш тартты. Бәхетенә каршы, якын дусты, кораб врачы Юрий Владиславович Дадонов та ялда иде. Аның җәмәгате, Нина Ивановна, кырыкка якынлашып килгән «карт» хатын, чын-чыннан кунакчыл зат иде. Рахманкулов Нина Ивановнаның: «Корабың кайтканчы бездә генә яшә», – дип, якты йөз күрсәтүеннән баш тартмады.
– Бүген иртәрәк кайтырга тырыш, пилмән ясарга булышырсың, – диде Юраның җәмәгате. Пилмән ясавы аны ашаудан да татлырак. «Чолман»да эшләгәндә, Юра Дадонов, чыннан да, корабның кокларын ашны тәмлерәк пешерергә өйрәтә иде. Аның аш-суга оста булуын Габдрахман бу юлы да үз күзе белән күрде.
Рахманкулов кайтканда, пилмәнне әзерли башлаганнар иде. Бүлмә уртасына куелган өстәлнең түр ягында – Юраның тугызынчы класста укый торган кызы Евгения, сулда Юра үзе. Уң якта тагын бер кыз утыра. «Минем белән таныштырырга чакырмаганнардыр бит…» – дип уйлап куйды Габдрахман. Махсус таныштыру гадәтен яратмый иде ул. Әйе, сыерны үгезгә илтү табигый. Ат караучыларның бияләргә айгыр табуына да тел тидереп булмый. Адәм баласы мәхәббәтен үзе, бары тик үзе генә эзләп табарга тиеш… Дөрес, ул ялгыша, алдана, алдарга, күз буярга өйрәнә. Менә шуларны җиңеп чыгучылар гына бәхеткә ирешә ала. Ул чорда Рахманкулов шулай уйлый иде. Өлкәнәйгәч, татарның улына – килен, кызына кияү сайлау, димләү кебек, таза, зирәк оныклар тудырып, нәсел сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән йола барлыгын аңлап хәйран калды.
Аяк киемен салган арада, өстәлнең уң ягындагы урын бушады. Габдрахман шунда барып утырды.
– Оксана, бу якка чык әле, – диде Дадонов. – Сине дустым белән таныштырасым килә.
– Вакыт юк, дядя Юра. Пилмәнне болгатып торырга кирәк.
Кухняга кереп качкан кызның Оксана Яременко – нәфис гимнастика буенча Одесса чемпионы, Бөтенукраина ярышында икенче урынны алган кыз икәнлеген чамалап алды Габдрахман. Одесситлар – бик патриот халык. Ул чакта, Бөтенукраина ярышында хәрәмләшеп, беренче урынны комсомолның Үзәк Комитеты секретаре хатынына бирүне тәнкыйтьләп, бөтен Одесса шау-гөр килеп алды.
Дадоновның кызы Евгения, пилмәннән калган итне, савыт-сабаны җыеп, кухняга алып китте. Аннары, чыгып, юеш чүпрәк белән өстәлне сөртеп алды да ак эскәтер җәйде. Оксана, зур чынаяк табак белән, суганлы ит исе таратып торган пилмәнне китереп утыртты.
– Танышыгыз, – диде Дадонов, кызның беләгеннән тотып. – Минем дустым Рахманкулов – капитанның беренче ярдәмчесе.
– Оксана, – диде кыз, кулын бирмичә генә. – Учыгызны юешлисем килми.
Башта кызның күкрәк тирәнлегеннән чыккан калынчарак тавышы, аннан соң җиңел атлап кире кухняга кереп китүе Габдрахманның күңеленә хуш килде. Сугышка кадәр Караяр кызлары нәкъ шулай атлап чишмәгә баралар иде.
Соңгы вакытта ул хатын-кызның атлап йөрүен мавыгып күзәтә иде. Шуңа карап, аларның ниндирәк икәнлекләрен аңларга тели, бигрәк тә кораб йөзүдән кайткан чакларда, ирләрен каршыларга килгән хатыннарның уңганмы, ялкаумы, иренә хыянәт итәме, юкмы – шуны аңларга тырыша иде. Шунысы кызык: ире диңгездә чакта, сөяркә табып, никахына хыянәт иткән хатыннарның гөнаһлары турында, иренең үзеннән тыш, диңгезчеләрнең хатыннары хәбәрдар була. Күзәтә торгач, шул хыянәтчел хатыннарның атлап йөрүләрендә Габдрахман җентекләп күзәткәндә генә күренә торган үзара уртаклык тапты. Аларның гөнаһлары атлап йөрүләренә дә языла сыман иде. Хәер, бу тикшеренү кемгә генә файда китерә ала соң?..
* * *Габдрахман кухня белән өстәл арасында йөргән кызга дикъкать белән карап утырды. Тән авырлыгы бөтенләй дә сизелми… атлап йөргәндә, бөтенләй дә көч түгелми. Тән уйнату да юк Оксананың аяк атлавында. Аның киенүе дә гап-гади. Кызларның киенүендәге: «Күрегез, минем билем нинди нечкә, арт саным матур, күкрәкләрем ымсындыргыч – мин бит гүзәлнең гүзәле», – дип, ерактан сөрән салып торган гадәти нәүмизлек тә юк иде. Габдрахманны тагын Оксананың татар кызына охшаш булуы дулкынландырды.
«Бу бит инде – табигый хәл», – дип уйлады Габдрахман. – Украинлыларның тамырларында кыпчак каны да ага. Оксананың татар кызына охшашлыгы табигый… Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета битләрендәге фотоларына охшашлы булмавы да сәер иде.
Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә янына чәнечкеләр куелган.
– Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнең урын да монда, – дип, Юрий Владиславович түр яктагы урындыкларга күрсәтте.
– Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, – диде кунак кызы һәм ян тәрәзә ягындагы урындыкка барып урнашты.
Дадонов, савыт-саба шкафын ачып, башта этикеткасына Бахус сурәте төшкән, Италиядә эшләнә торган затлы коньяк һәм кызыл шампан шәрабы чыгарып өстәлгә куйды.
– Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, – диде Дадоновның кызы.
– Минем дә, алкоголь кушып, пилмән тәмен югалтасым килми, – диде Рахманкулов.
– Нина да баш тартса, берүземә эчәргә туры килә инде, – диде Дадонов.
– Кызларга ярамаганны син белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш тартасыз? – Нинаның сүзләрендә кыстау юк иде.
– Минем әнием дә пилмән пешерә иде, – диде Габдрахман. – Мин милли гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел, чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш, ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә, бавырсак, бал куялар. Табын тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем, кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. Әти аны тышкы якта саклап калды. Алар өйгә кереп киткәч, мыштым гына мунчага кердем. Кунак хөрмәтенә мунча эчен кырып юганнар, утыргычка кулдан суккан палас җәйгәннәр. Паласның бүртенеп торган җирен ачкан идем, эченнән аракы шешәсе килеп чыкты. Димәк, ул чакта хәмер эчү гөнаһ саналган булган… – Габдрахман туктап калды. Аның сөйләвен күңел биреп тыңламыйлар иде.
Пилмәннән соң баллап чәй эчтеләр. Оксана саубуллаша башлады.
– Мин сезне озатып куям, – диде Рахманкулов.
– Рәхмәт, – диде кунак кыз. – Мин юлымны яхшы беләм, адашмаячакмын.
– Баш тартма инде, – диде Нина Ивановна. – Кичке якта урам тулы исерекләр. Күзәткәнем бар, синең яныңнан ирләрнең берсе дә тыныч кына үтеп китми. Исерекләргә, хулиганнарга юлыгуың бар.
Алар бергәләп урамга чыктылар.
– Сез култыклашып баруга каршы килмисезме?
– Гафу итегез. Мин җитәкләп йөртүне яратмыйм.
Рахманкулов кызның читкәрәк тайпылуын көткән иде. Оксана янәшәгә килде. Аларның аяк атлаулары җайга салынды. Арада җан гына сизә алырлык уртаклык барлыкка килгәндәй булды.
Алар «Канава» дип аталган киң, тирән чокыр өстенә салынган күперне үттеләр. Аста революциягә кадәр мадам Роза тоткан «яратышу» йорты, одесситлар телендә «Ирод патша сарае» калды. Алар Кангун урамы буйлап ике квартал өскә күтәрелделәр дә, сулга борылып, шәһәрнең иң матур җиренә – Пушкин урамына чыктылар. Як-якта үскән мәһабәт агачларның ботаклары, урамны каплап, кичке утлар яктылыгында яшел яфраклар ябылган түбәне хәтерләтә иде. Габдрахманның яраткан урамында заманында Пушкин яшәгән.
Ул йортта хәзер «Моряк» газетасының редакциясе урнашкан иде. Шушы өйгә якынлашкач, егет, ике ай элек кенә газетаның беренче редакторы Константин Паустовский юбилеена багышланган конкурста катнашып, җиңеп чыгуы турында Оксанага әйтергә уйлады. «Юк, әйтмәскә кирәк, – дип, бу уеннан кире кайтты Габдрахман, – минем горурлануымны Оксана мактану дип кабул итәчәк».
Алар Одессаның Монпарнасы булган Дерибас урамына килеп җиттеләр.
– Дерибасны урап чыгабызмы? – диде Габдрахман. – Танышканнан соң, култыклашып шушы урамны әйләнеп чыгу мәҗбүридер бит?
– Мин ашыгам, – диде Оксана. – Иртә торасым бар.
– Күнегүләргә шулай иртә йөрисезмени?
– Иртәнге поезд белән без Киевка китәбез. Анда Мельбурн олимпиадасына баручыларны сайларга тиешләр. Мине шунда чакыралар.
– Сез үтәргә тиеш, дип уйлыйм, – диде Рахманкулов.
Оксана сәер итеп елмайды:
– Осталыгыңа карап кына сайласалар, бәлки… Сайлану өчен сайлаучыларның күңелләрен күрә белергә дә кирәк шул…
– Ничек итеп?
– Ничек? Азгын ирләргә нәрсә кирәклеген белмисезмени?
Белә иде Рахманкулов. Җәмгыятьтә ришвәт алу елдан-ел көчәя бара. Яшь, чибәр кызларны түшәккә яткыру бу җинаятьнең иң таралган төре иде. Украина кызларының урыс кызларыннан гыйффәтлерәк булуын да белә иде ул…
Алар Сабанеев күпере аша үттеләр. Уң якта скульптор-медальер Толстойның искиткеч гүзәл сарае күренде. Бу сарайда хәзер Галимнәр йорты урнашкан иде. Галимнәр йортыннан соң ярты квартал чамасы баргач, Оксана туктады.
– Мин менә шушында торам, – диде ул, классик ысулда салынган өч катлы матур йортка күрсәтеп. – Сау булыгыз.
Габдрахман кызның биленнән тоткан иде, кызның каршы булуын аңлап, аның кулын гына кысып, бер мизгел җибәрми торды.
– Сез Киевтан кайткач, кайда очрашабыз?
– Белмим… – Арада киеренкелек туды. «Бу инде минем белән очрашырга теләми дигән сүз…» Шушы киеренкелекнең мәгънәсен аңлаган шикелле, Оксана егетнең кулын кысып алды да: – Сезгә Женя әйтер. Сау булыгыз, – диде.
Ишек ачылды. Коридорда янган электр уты яктылыгында кызның гәүдәсе бер генә мизгелгә рамга куелган фотосурәт булып күренеп алды да юкка чыкты. Тирә-юньне кара бушлык каплады. Ялгыз калуның әрнеткеч җансызлыгы. Әле яңа гына бушлыкны җанландырып торган җылы, шат рәхәтлек шул эчтән бикләнгән ишек артына кереп юкка чыкты. Шул чакта өченче катта караңгылык каплаган тәрәзәләрнең берсе кинәт яктырып китте. Бу яктылык егетнең күңелен җылытып җибәргәндәй булды.
9Башта Рахманкулов, диспетчерга кереп, корабының кайда икәнлеген белеште. «Чолман» кичә кич, Венециядә кайтарасы йөген төяп бетереп, кайтырга чыккан иде.
– Кайсы портка кайтачак? – дип сорады Габдрахман.
Тәненә сыланып торган юка ак водолазка кигән яшь, чибәр кыз, үзенең мөлаем елмаюын битенә элеп куйгач, тәмле тавыш белән:
– Әлегә туры Одессага. Позициянең үзгәрүе мөмкин. Белешкәләп торыгыз, – диде.
Бу кыз, институт тәмамлаганнан соң, пароходчылыкка урнаша алган бәхетлеләрдән иде. Тәрәзәчек аша әнә ничек матурлыгын балкытып утыра. «Нинди чибәр, үзен ничек ягымлы тота», – дип уйлады Рахманкулов. Диңгезчеләрнең хатыннары бу кызның тупаслыгына зарланалар иде. «Кызык та инде кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, – дип уйлады ул. – Бәлки, бу чибәргә диңгезчеләрнең хатыннары аңа дигән кияүне тартып алган көндәш булып тоела торганнардыр?..»
Габдрахман туры кадрлар бүлегенә юл тотты. Дүрт-биш көннән «Чолман» кайтып җитәргә тиеш иде. Кораб диңгездә чакта, иркенләп, сынауларны тапшырып бетерергә кирәк. Ялдан кайткач имтихан тапшыруны әле күптән түгел генә уйлап чыгардылар. Диңгез инспекциясенә – кораб йөртү гыйлемен, пароходчылыктагы тәрҗемәчегә – инглиз телен, пожарникка – ут сүндерү гыйлемен, таможенникка, хәтта партия, профсоюз оешмаларына кадәр шушы өлкәләрдә хәбәрдарлыгыңны күрсәтеп, диңгезчеләр телендә «побегушка» дип аталган кәгазьгә имза җыярга кирәк иде. Ялдан соң имтихан тапшыруны уйлап чыгаручыларның төп максаты, белемеңне тикшерүдән бигрәк, бу гамәлнең асылында чиновникларга ришвәт алу мөмкинлеге ятканын һәркем аңлый иде. Өстән төшерелгән боерык – закон, телисеңме-юкмы, син аны үтәргә тиешсең.
– На ловца и зверь бежит, – инспекторның шатлыгы йөзенә бәреп чыккан иде.
– Дүрт тәүлек көтәргә калды. Корабым Одессага кайта. Приказны бүген язсагыз, дүрт көндә сынауларымны ашыкмыйча гына тапшырып бетерер идем…
Гадәттә, буш кул белән килгәндә, инспектор озак кына сатулаша иде. Бу юлы ул Рахманкуловның үз корабына кайтару кәгазен үз кулы белән машинкада суктырды да кул куйдырырга бүлек начальнигы кабинетына кереп китте. Озаграк торды инспектор начальник янында.
– Начальник сезне башка корабка җибәрергә кушты, – диде инспектор. Кораб ике сәгатьтән кузгалачак. Сигезенче причалда тора.
Башта язылган приказны йомарлап чүп савытына ыргыткач, инспектор яңаны әмәлләде. «Рахманкулов Г. Б. «Академик Крупчатов» теплоход фәлән елның төгән аеның төгәненче көнендә теплоход капитанының икенче ярдәмчесе итеп билгеләнә. Инспектор Фәлән Фәләнович. Кадрлар бүлеге начальнигы Төгән Төгәнович» дип, ярты бит кәгазь тутырган арада, егетнең баш миендә ун битлек дәфтәргә дә сыя алмаслык уйлар кабынып сүнде: «Чолман» Генуя портына барырга билгеләнгәч, алар корабына бер ришвәтчене утыртып, Габдрахманның үзен штурманнарның белемен күтәрә торган курска илтеп тыктылар. Корабында калып, иң арзан барахло сатылган Генуяга бару өчен, ул инспекторга ришвәт бирергә яисә, парткомга кереп, кадрлар бүлегенең гадәтенә кергән ришвәтчелекне фаш итәргә тиеш иде. Инспекторның «кулын майларга» вөҗданы каршы төште, парткомга кереп, ришвәтчелекне фаш итү бернинди нәтиҗә бирмәячәген белгәнлектән алай эшләмәде. Менә хәзер тагын бер гаделсезлек эшләнә…
«Крупчатов»ның штурманы юкка гына «авырып» китмәгән. Рейс йә бик авыр булачак, яисә диңгезчеләр телендә «пустой» рейс. Бу юлы да тавыш чыгармаска булды Габдрахман. Түләгән акчалары ресторанга йөрергә дә, әнисенә җибәрергә дә җитеп тора, кадрлар бүлеге белән араны бозу дөрес булмаячак…
Бүлек начальнигына керергә чират торырга да туры килмәде, хәтта, пароходчылыкның бүлекләренә кереп, имтихан тапшырып йөрергә дә кирәк булмады. Бу мәшәкатьләрнең барысы да телефон аша эшләнде.
– Тизрәк барып җитәргә тырышыгыз. Кораб кузгалырга тора. Семь футов под килем, – диде инспектор, приказ кәгазен Рахманкуловка тапшырганда.
Габдрахман исә, күңелен ачыттырып, кабынып киткән ярсуын чак-чак басып:
– Сау булыгыз, – диде дә, кием-салымын, диңгездә йөзгәндә кирәкле әйберләрен алыр өчен, туры Дадоновларга юнәлде.
– Әллә приказ кәгазен алырга да өлгердеңме? – диде Юрий Владиславович.
– Алдым шул.
– Дөрес эшләгәнсең. Имтиханнарыңны иркенләп тапшыра алырсың.
– Мине ул мәшәкатьләрдән коткардылар.
– Зур начальство белән уртак тел таптыңмыни?
– Таптым шул. Мине «Академик Крупчатов»ка билгеләделәр.
Дадоновның йөзендә киеренкелек күренде:
– Аның кайларга йөргәнен әйттеләрме соң?
– Әйтмәсәләр дә аңладым. Валютага бер кап шырпы да алып булмый торган портларга керәсе бугай…
– «Академик Крупчатов», кадерле дустым, Кубага ракеталар ташый. Синең урыныңда булсам, мин, парткомга кереп, кадрлар бүлегендәге ришвәтчелекне аңлатыр идем.
– Карга күзен карга чукымый, дигән картлар. «Чолман»да эшли башлаганнан бирле, океан киңлеген күргәнем юк. Мин инде карышмадым…
– Ара-тирә аларны тешләп алу да зыян итми. Сорарга оныта язганмын, бездән озата барганнан соң, Оксана белән очраша алдыңмы соң?
– Бер генә тапкыр, – диде Габдрахман. – Ул бит Киевтагы ярышка китте. Кайда урнашуларын Женя әйттеме? Оксанага телеграмма сугасым килә. «Саблин»нан радиограмма җибәрергә рөхсәт булмаячак.
– Аларны «Днепр» кунакханәсенә урнаштырганнар. Яз телефоннарын. Бәлки, диңгезгә чыкканчы сөйләшә дә алырсың.
Габдрахман Оксананың телефон номерын язып куйды.
– Семь футов под килем, – диде Юрий Владиславович.
– «Чолман»ның капитанына әйт. Үз иркемнән утырмадым мин чит корабка. Капитан, бәлки, кадрлар бүлеге белән мине үз корабыма кайтару турында сөйләшә алыр?..
Алар кочаклашып саубуллаштылар. Габдрахман, чемоданын күтәреп, ишектән чыгып китте.
Ишегалдындагы ачык тәрәзәдән Дадоновның башы күренде:
– Бу рейстан соң «Чолман»ыңа кайт инде син. Нишләп кая җибәрсәләр, шунда йөрисең? Күрерсең, сине экипажыңнан баш кактырачаклар.
– Кабат сау бул, – диде Габдрахман, йөгерә-атлап капкадан чыгып киткәндә. Кангун үреннән төшеп, порт капкасына таба атлаганда, ачынып уйлап барды. «Чолман» арзанлы товарлар сатыла торган портларга кереп йөри башлаганлыктан, аны матди яктан иң файдасыз рейсларга җибәрә торган булдылар. Аның нәфесе шундый бит, – яңа илләр, яңа диңгезләр күрәсе килү теләге бимазалый. Әмма «Чолман» океан чиксезлегенә сирәк чыга. Ара-тирә Һиндстанга, Фарсы култыгына, сирәк-мирәк, Гибралтар бугазыннан чыгып, Көнбатыш Европа илләренә барып кайткалый. Бабаларының канында сакланып, аңа кадәр килеп җиткән дөнья гизү һәвәслеге, берьюлы дүрт океанны аркылыга-буйга ургылып узу өянәге Габдрахманны һаман алга, зәңгәрсу офыклар артына камчылап куып тора иде.
Икенче бүлек
1Рахманкулов ашыга иде. Кадрлар бүлегендә кисәттеләр. Кораб ике-өч сәгатьтән диңгезгә чыгачак. Ашыгуына карамастан, Габдрахман, порт капкасы каршындагы Таможня мәйданына төшмичә, Башкарма комитет бинасы яныннан причалларга сырышкан дистәләгән корабларның урман агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары, аларның паспорты – торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде. Кангун үреннән төшкәндә, үзенең буласы «торагын», эш урынын, хезмәттәшләрен, ниһаять, язмышын биләп алырга тиешле патша сарае зурлыгындагы тимер көймә-йөзгечне күз алдыннан уздырды.
Рахманкулов эшлисе теплоходка охшашлы корабларны Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Союзы белән Америка Кушма Штатлары арасында кабынып киткән, әхлаксызлыкка, пычрак мәкергә, дәүләт күләмендәге ялганга төрелгән «салкын сугыш» тудырды. Икенче бөтендөнья сугышы башында социализм шартларында яшәүче ил бер генә иде. Сугышның азагында Алманиянең яртысы, Көнчыгыш Европа илләре, Кытай, Куба, Кореяның төньягы – болар барысы да социализм төзергә кереште. Дөрес, һәркемнең бәхеткә омтылуы башкаларныкына охшамаган шикелле, башка бер генә илнең социализмы да СССРныкына охшамаган иде. Салкын сугыш, кайнарга әверелеп, Җир йөзендәге иң гадел, иң изге совет системасы буржуаз системаның көлен күккә очыртып, бөтен илләрне яулап алганнан соң, социализм төзү СССР кулына күчәргә тиеш иде. Габдрахман эшлисе корабны шул соңгы сугышка әзерләнү барлыкка китергән иде.
Корабы портта торганда, Рахманкулов андагы корабларның эченә кереп карап йөрергә ярата иде. «Кодекс торгового мореплавания» корабны ватанның бер кыйпылчыгы итеп саный һәм капитанны дәүләт йөкләгән вазифаны тормышка ашыручы дип саный. Башка илнең кораблары да шушы канунда эш итәләр. Аерма шунда: аларда, бигрәк тә инглиз корабларында, «закон – дышло» түгел, ә бөтенләй башка мәгънәдә гамәлгә ашырыла.
Ниһаять, Габдрахман «Академик Крупчатов» янына килеп җитте. Алагаем зур иде бу судно. Йөге бушатылып беткәч, кораб ике, хәтта өч тапкырга биегәя. Корабның корылмасын күрер өчен сиксән-туксан адымга читкәрәк китеп карарга кирәк иде. Вакыт тар булганлыктан, ул турыдан-туры трапка юнәлде. Трапның һәр басмасы, атлаган саен шакылдап тавыш биреп тора. Ниһаять, Габдрахман төп палубада вахтада торучы матрос янына менеп җитте.