Адашкан кыз
Адашкан кыз

Полная версия

Адашкан кыз

Язык: Русский
Год издания: 2026
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
4 из 4

– Син кайчан мәктәпне тәмамлыйсың?

– Мин быел унынчы сыйныфны бетердем, документ кулда!

– Яхшы укыдыңмы?

Алсу сорауларны яудыра гына. Мескен Михайло җавап биреп тә өлгәшми кебек.

Шундый инде ул Алсу! Кызыксынучан кеше! Аның бар нәрсәне беләсе, күрәсе килә!

– Өчле юк, дүртле бишле. Беләсеңме, сигезенче сыйныфка күчкәнче мин гел бишлегә укыдым.

– Шушы озын чәчең белән йөрдеңме мәктәпкә?

– Әйе, -дип елмайды Михайло, -укытучылар минем кем икәнемне белделәр бит.

– Утсыз да ничек яшәмәк кирәк, -диде Алсу. Авырдыр сезгә.

– Электр баганаларын без үзебез генә калгач сүттеләр. Әбинең моннан китәсе килми. Ияләшкән ул монда, көне буе урман эчендә чәчкә, яфраклар җыеп көне үтә.

– Михайло, мине кем юлга озатыр икән?

– Әти кайтуын көтәргә кирәк, -диде Михайло. -Анда, базар көн, ат җигеп чыгарга кирәк. Ат әтидә. Аннан, әбием сине дәвалап бетмичә җибәрмәс.


Алсу белән Михайло кайтып кергәч, әби шешәләрен күтәреп килеп чыкты.

– Кайда шулчаклы озак йөрисез? Кил әле утыр, битеңне карыйм.

Әби, чүпрәкне сүтеп, бармагы белән баскалады да, шешәдәге сыечага манып, яңа чүпрәкләр белән бәйләп куйды.

Михайло Алсуның чәчен тарый башлады. Башта, «өем»нән бармаклары белән аера, тарый, аннан тагын аера, тагын тарый.

Яртысын тарагач, караңгы төште.

– Калганын иртәгә тарарбыз, -диде Михайло.-Хәзер караңгы.

Кичке ашны ашарга җыеналар иде, ярсып чабып килгән ат күренде.

– Тятя кайта! -дип кычкырды кечкенә Анна.

Барысы да капка кырына чыгып бастылар. Әтине болар»тятя» диләр икән. Михайлоныкы төсле озын чәчле, озын сакаллы агай, улының кулбашына таянып, аттан төште.

«Мондый озын сакал белән ничек агачлар арасында йөри икән бу агай?» -дип уйлады Алсу. Тятя барысын да кочаклап упте, Алсуга карап алды, бер сүздә әйтмәде.

– Атка әлегә су бирмә, күп чапты ул, -диде, улына карап.

– Беләм, тятя, -диде егет.

Ярсып чапкан атка су бирергә ярамаганны белә Михайло.

Өстәл тирәли утырдылар. Барысы да торып басып, өстәлдәге ризык өчен Аллаһка дога кылып, рәхмәтләрен әйттеләр. Алсу да алар белән торып басты. Башын иеп, маңгай аша сөзеп, башкаларга карады да, барысы да утыргач, ул да утырды. Доганы өстәл артында Варвара, Михайлоның әбисе укый.

Алсу, тарелкасындагы гөмбә белән кәбестәне тиз генә ашады да, рәхмәт әйтеп чыгып китү ягын карады. Үзенең чит кеше икәнен белә бит ул. Аларның сөйләшәсе сүзләре бардыр. Әтиләре урманда шулай озак йөреп кайта микән?

– Кызыкай, син дә утыр, -диде Карп агай. -Яңалык әйтәм: Уфадан, этап белән китүче поездан, тоткын качкан. Тумышы белән шушы яктан. Авылында юк. Урманда яшеренеп ятуы ихтимал. Бәлки ялгыз да түгелдер. Милиция урманнан эзли. Аны тотып япканчы, урманда йөрмәгез.

Михайло, Алсуга карап куйды. Карп агай кесәсеннән газета чыгарды.

«Менә сүрәте, бөтен җиргә дә ябыштырылган».

Газетаны кулдан кулга күчерделәр. Акаеп чыккан күзле кешене Алсу шундук таныды. Су кырында аңа һөҗүм иткән ир иде бу.

Михайло, ымлап, Алсуга ихатага чыгарга кушты.

– Беркемгә дә әйтмә, иштәсеңме Алсу! Бу бит теге кеше. Димәк ул моннан ерак түгел. Әтигә мин дә әйтмим. Иртәгә аның белән капканнарны тикшерергә барабыз, шунда мин карармын, кайда ятканын беләм бит мин аның.

Алсуның бөтенләй кәефе төште. Иртәгә базар көн, Карп агай базарга барырга җыенмый. Тагын бер атна шушында калырмени ул? Михайло бит әти һәр атнаны базарга бара, кипкән тиреләрне, акмай алып бара дигән иде. Анда автобус йөри. Автобус белән үз районнарына кайтып китәр иде Алсу. Аннан авылга да ерак калмый.

– Елама инде Алсу, -диде Михайло. -Киләсе базар көн, һичшиксез, барачак ул. Вакыт тиз үтә ул. Телисеңме, сиңа башняны күрсәтәм. Парижның «Эйфелева» башнясыннан ким түгел.

– Монда нинди башня булсын? -диде Алсу яшьләрен сөртеп.

– Әйдә, -дип, Михайло кызның кулын эләктереп алды.

Урамны чыгып, урман эченә кереп киттеләр. Үсмер чак. Шулвакытта гына балаларда кызыксыну, барсында белергә, күрергә теләү хисе көчледер. Карп агайның: «Урманга чыкмагыз, качкын йөри», -дигән сүзләрен онытып, җитәкләшеп, алар башня күрергә йөгерделәр.

Башня дигәне калкулыкта урнашкан чатлы багана иде. Андый багана Алсу яшәгән җирдә дә бар. Аны борынгылар:» Колчак сугыш вакытында күзәтү урыны итеп төзегән» -дип сөйлиләр иде. Бу баганалар бик иске, барып карасалар да, баскычыннан өскә күтәрелергә куркалар иде кызлар. Әнисе дә һәрвакыт: «Чатлы багана янына бармагыз, өстегезгә авып төшәр», -дия торган иде.

Менә чатлы багана! Ул җилдә селкенеп тора, менә-менә авып төшәр төсле. Уртасыннан баскыч өскә кадәр күтәрелә. Нәкъ Алсуларныкы кебек. Беренче ярусны күтәрелсәң, утыргыч бар. Аннан да күтәрелсәң- икенче ярус. Иң өстә-өченчесе.

– Беренче-куркакларныкы, икенче-кыюларныкы, өченче-батырларныкы. Мин бөтенесендә дә булдым, пәке белән уеп исемемне яздым, -дип, Михайло күтәрелә башлады.

– Менмә, Михайло! Күрәсең бит, ул селкенеп тора!

– Мин белгәннән бирле селкенә ул, курыкма, әйдә минем арттан, синең дә исемеңне язырбыз!

Бик курыкса да, Алсу да күтәрелә башлады. Бик исемен яздырасы килде аның. Алсу беренче яруска күтәрелгәндә, Михайло өстән үк төшеп килә иде. Пәкесен чыгарып, «Алсу» дип язып куйды.

– Элек, иң өстә кош оясы бар иде, хәзер күрмәдем, -диде Михайло.

Иң кызыгы алар өйгә кайтып барганда булды. Биеклектән төшеп кенә беткәннәр иде, дөбердәгән тавыш ишетеп, борылып карадылар. Чатлы багана юк иде. Ул җимерелеп төште.

– Әлдә исемеңне язып өлгердек» -диде, Михайло.

Кайткач, Михайло Алсуның чәчен юешләтеп, чуалган чәчләрне тарарга кереште. Бу юлы эш тизрәк барды. Ниһаять, Алсу чәчен толымга үреп куйды.

Михайло әтисе белән капканнарны тикшерергә киткәч, Алсу Аннага тавык йомыркаларын җыеп алып керергә булышты. Тавыклар йомыркаларын буш өйләрнең ихатасында, салам булган җирдә салалар. Монда кар базы, чын мәгънәсендә кар базы! Ул тирән дә, зур да. Күп өлешен боз каплаган. Ул боз җәйдә дә эреми. Анда сөт, май, ит саклыйлар.

Өйдә «серле бүлмә» -ул Аллаһка табыну бүлмәсе. Анда калын, зур китаплар. Алар бик күп. Шәм яна, әби анда төтен чыгарып ниндидер үлән яндырып ала. Андый янган үлән исе бөтен бүлмәдә дә. Шулай итеп ул чебен, кигәвеннәр куамы, аны аңламады Алсу. Аллаһка табыну бүлмәсе пөхтә итеп җыелган. Анда бер артык әйбер дә юк. Идәндә палас. Варвара әби ул бүлмәгә кергәндә, өс киемнәрен алыштырып керә. Ул да Алсуның әбисе кебек, башын идәнгә тидергәнче иелә.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
4 из 4