Адашкан кыз
Адашкан кыз

Полная версия

Адашкан кыз

Язык: Русский
Год издания: 2026
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
3 из 4

Тиеннәрнең нигә йөгергәннәрен дә ачыклады Алсу: алар, каберлек кырыенда төзелгән, кечкенә утыргычта яткан, ялтырап торган кәгазьгә төрелгән кәнфитләрне ташыйлар. Багана төбендә, пряниклар, ипи кисәкләре, буш стакан тора. Башка чакта булса, Алсу куркып йөгерер иде. Ул беркайчан да зиратка кермәде. Авылда, берәр карт кешенең үлгәнен ишетсә, куркып, елый иде. Зират та, Алсуларның бәрәңге бакчасы артында гына. Бу юлы аны гүя нәрсәдер җибәрмәде. Колчак вакытында үлгән кеше бит бу!

Алсуга әбисе ул еллардагы сугышны күп сөйләгәне булды. «Төшкә чаклы кызыллар, төштән соң аклар керә иде авылга. Барысы да безне талады, бөтен тавык-чебешне суеп ашадылар, кәһар суккырлары» -диде. Моннан ерак түгел җирдә, Михайловка дигән авыл бар, димәк, җирән баш, бәлки, нефтьчеләр каккан багана дип, шушы җирне әйткән? Алсу курыкмасын өчен генә әйтеп бетермәгән. Бәлки…

Красноармеец Кузнецов янына килүче авылдашлары шушында утырып, ашап-эчеп, кошларга да, тиеннәргә дә ашарга калдырып киткәннәр дип уйлады Алсу.

«Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына!» Җирдә купме тәмле ризыклар ята, Алсу үлем турында уйлый!

Кыз, багана төбендә яткан печенье пряникларны җыеп кесәсенә тутырды, кулы белән сөрткәндәй итте дә, ашый башлады. Тамагы туйды да кебек, стаканда да су булса!

Хәзер ашыгырга кирәк! Бәлки Алсу бүген үк Михайловкага барып җитәр! Рәхмәт, красноармеец Кузнецов! Алсуның тамагын туйдырды!

Үлән чабылган җирне әйләнеп чыккач, Алсу сукмак күреп, шул юлдан китте. Менә бу сукмак аны авылга алып чыгачак!

Агачлар арасына килеп керү белән, сукмак юкка чыкты. Җирән баш Алсуга, уңга да, сулга да борылмаска, анда ике якта да сазлык диде, шуңа Алсу, алга гына барды. Кесәсенә җыеп алган печенье белән пряникны ашап бетергәч, эчәсе килә башлады. Тиз генә су эзләргә кирәк иде.

Кояшка караганда, сәгать дүртләр булгандыр, Алсу алдында чокырлы яр күреп туктап калды. Анда агачлар яшелрәк күренә түгелме? Таллар да бар кебек. Тал үскән җирдә су булырга тиеш. Алар авылында бит шулай. Анда су буенда таллар үсә. Кечкенә су, инешкә, елгага кушыла. Су булган җирдә авыллар була. Шул су юлы белән китсәң, кешеләр янына килеп чыгарга була.

Алсу, таякка таянып, әкрен генә аска төшә башлады.

Ялгышмаган, зур тал төбеннән саркып кына су агып ята.

«Су! Монда су бар, таптым бит!»

Тарелкасы белән казып, юеш балчыкларны алып, суның бераз чистарганын көтеп тә тормастан, эчте дә эчте. Битен, кулларын юып алды.

Баклажкасына суны тутырып алып, төшкән җиреннән күтәрелергә генә җыенган иде, куе куаклар арасыннан ир кеше күренде.

Алсу шатлыгыннан кычкырып җибәрде.

«Кеше бар!»

Әбисенең догасы ярдәм иттеме? Су да тапты, әнә кеше дә басып тора!

Алсу шул кеше ягына атлады.

– Абый, мин адаштым, миңа юлны күрсәтмәссезме?

– Кил монда!, -диде ул, русча.

Алсу барыр юлында туктап калды. Каршысында бөтен битен җөн баскан, шашкан күзле, ыржаеп торган кешене күреп, куркып китте.

Ир кеше ике генә сикереп, кызны эләктереп алды да, иңендә генә асылынып торган плащны җиргә атты. Якасыннан тотып күлмәген ике якка ертып төшерде.

Алсу йөрәк тавышы белән кычкырып җибәрде.

– Җибәрегез! Ярдәм итегез! Ярдәм итегез!

Ир кеше аның авызын капламакчы булган иде, кыз, бар көченә, бармагын тешләп алды.

– Ах, син, кечкенә елан! -диде ир, ысылдап.

Ир кеше, кызның чәченнән эләктереп алды. Алсу авыртудан, башын куллары белән тотып, җиргә егылды, тегесе, табышын тоткан ерткыч кебек, аның өстенә ташланды.

– Эләктеңме? -диде ул, тантана итеп.

Көчләр тигез түгел иде. Кызга каян көч килгәндер, тырнакларын җиргә батырып, җирне чокып алып, тантана иткән ирнең күзенә сипте.

Ир кеше каты сүгенеп, күзләрен уарга тотынды.

Алсу, ирнең кулыннан ычкынып, йөгереп китмәкче булды, сынып төшкән коры агачка абынып, йөзтүбән капланды. Күз кырына килеп казалган очлы ботакны көч-хәл белән тартып чыгарды. Бөтен битенә чаптырып, җылы кан акты.

Шулчак, урманны ярып, шартлау тавышы ишетелде.

Озын буйлы егет, мылтык приклады белән ир кешене аягыннан екты. Күзләрен ача алмый торган ир, Алсуның плащы өстенә егылды.

Берни аңламаган кыз, шәрә килеш егет каршында басып торуын аңлап, куаклар арасына посты. Ике кулы белән күкрәген каплады.

– Битегез җәрәхәтләнгән, кан ага! -дип кычкырды егет.

Алсу бер кулы белән башыннан яулыгын тартып төшерде дә, кан аккан җирне каплады.

«Монысы каян килеп чыкты? Бу да русча сөйләшә. Кемнәр болар?

– Якын килмә! -дип кычкырды Алсу егеткә.

– Сез яралангансыз, канны туктатырга кирәк, мин сезгә ярдәм итәргә телим. Миннән курыкмагыз, менә кемнән куркырга кирәк, -диде ул, һушсыз яткан ирнең аягына тибеп.

Алсу ертык күлмәген бил турыннан бәйләп куйды. Итәк булды, өсне ни белән капларга дип уйлаганда, егет аның фикерен сизгәндәй, өстендәге күлмәген салып, Алсу ягына атты.

– Бу ир минем плащ өстендә ята, -диде Алсу, егетнең күлмәген кигәч.

Егет плащны ир астыннан тартып чыгарды.

Яулыгы белән ничек кенә кысып тотмасын, тиздән яулык кан белән юешләнеп, файдасыз чупрәккә әйләнде.

– Кулыңны бир, өскә күтәрелергә кирәк, бәлки бу кеше ялгыз түгел, китәргә кирәк моннан, -диде егет.

Алсуның башка чарасы юк иде. Ул егет артыннан атлады.

Бер сәгать чамасы баргач, егет сулга таба борылды.

Алда, улән, яфраклар түшәп ясалган куыш күренде.

«Мине тагын нинди сынаулар көтә?»

Уйларын кычкырып әйткән икән. Күн савытка салынган пычагы белән мылтыгын куыш кырына куйгач, егет, Алсуның каршысына килеп басты.

– Минем исемем Михайло. Урманчы. Урманчы улы, -диде, шундук төзәтеп. – Капканнарны тикшерергә килдем. Бүген синең артыңнан күзәтеп килдем. Күренмәдем генә, су эзләп йөргәнеңне аңладым.

– Кем бу кеше? Әкияттәге батыр егет кебек, кызны коткаручымы, әллә инде коткаручы булып кыйланагынамы? Моңа ышанырга буламы? Бу да бер мәкерле уйда түгелме?

Алсу, егет килеп туктаган куыш кырына җиткәч, туктап калды. Бу кеше янында калыргамы? Китергәме? Китсә яралы йөзе белән кая бара? Кан чаптырып агып, егетнең күлмәгенә дә агып төште. Су буендагы, ерткычка охшаган кеше юлында очраса?

Алсу, егетне баштан аяк карап чыкты. Күлмәген салып, Алсуга биргәч, ул эчке күлмәктән калды. Кулбашына кадәр төшкән коңгырт чәчләр. Түбәсендә генә шакмаклы косынка. Шомырт кара күзләр. Иягендә кара миң. Бердә усал кешегә охшамаган, ярдәм итергә тора кебек үзе.

Егетнең лагерында бар нәрсә дә бар. Бу монда бер генә төн кунмагандыр. Егет казаннан чүпрәккә су агызды да, Алсу янына килде.

«Яраны сөртергә кирәк, канны туктатмасак, эшләр харап», -диде ул.

Ипләп кенә канлы чүпрәкне алып, яраны сөртә башлады. Чүпрәкнең бер башын ертып алып, йодка охшаган кара сыекчага батырып, яра өстенә басты. Ут ялкынында янган кебек, Алсу кычкырып җибәрде.

– Хәзер кан агуыннан туктар, -диде Михайло.– Аннан чәй эчәрбез.

Янып беткән чәйникне көл өстенә куеп, капчыктан түгәрәк кара ипи, пешкән йомыркалар алды. Ипине берничә кисәккә сындырып, Алсу алдына куйды. Ипинең исе башны әйләндерерлек иде! Ничек Алсу элек ипинең исен сизмәгән?

Алсу, битен кысып торган чүпрәкне читкә куйды, комсызланып, ипине ике куллап ашый башлады. Аннан икенче кисәккә үрелде. Өченчесен алгач, Михайлодан оялып, читкә карап утырды.

Бите сулкылдап авыртса да, Алсу беренче тапкыр җиңеллек тойды. Аның янында ышанычлы кеше, мәрхәмәтле кеше бар иде.

Учак ялкыны тирә-якны яктыртты. Үләннәр салып пешергән чәйне Алсу каршысына ук китереп куйгач, егет тирә-якны әйләнеп килде. Үзенә дә чәй салып эчте. Алсуга карап ала да елмая.

«Көлә, минем шушы кыяфәтемнән көлә», -дип уйлады кыз. -Ул мине кыргый кеше кебек кабул итә. Көлмәслекмени? Чәчләре тузган, битләре сыдырылып беткән, ә өстендә… Михайлоның күлмәге.

Бераз сүзсез утырдылар.

– Нишләп урманда ялгызың йөрисең? -диде егет сүз башлап.

– Мин… әти-әни белән урман кисәргә килгән идем, адаштым, -диде кыз.

– Ничә көн урманда?

– Белмим. Алты, җиде.

Михайло сызгырып җибәрде.

– Нәрсә ашап йөрдең?

– Җиләк, шомырт, чикләвек. Су гына таба алмадым. Чык суын җыйдым.

Михайло кызга текәлеп карады.

– Кайда бүрәнә кистегез? Кайсы булса да авылның исемен әйтә аласыңмы?

– Акбарыс дип сөйләделәр.

– Акбарыс моннан бик ерак. Бу урман бөтен горизонт буенча сузылган. Ул биш өлешкә бүленгән. Бу квадрат безнеке. Монда минем әти урманчы.

Кояш чыгу белән кузгалырбыз. Куышка кереп ят. Мин учак янында ятам.

Михайло, учак кырыннан үзенә урын хәстәрләде. Баш астына үлән салды.

– Мин йокламыйм, – диде Алсу.

– Миннән куркасыңмы? Мылтыктан ата беләсеңме?

«Нигә сорый икән» -дип уйлады Алсу.

– Мылтыктан ата беләм. Әтиемнең мылтыгы бар. Кыш көнендә ул да ауга чыга. Әти мине атырга өйрәтте.

– Мә, мылтыкны үзеңә ал, алайса, – дип, Михайло куыш эченә мылтыкны куйды.– Качып китәргә уйлама, бу җәрәхәтне докторга күрсәтергә кирәк. Исемең ничек синең адашкан кыз?

– Алсу.

Биттәге яра сулкылдап авырта. Шуңа карамастан, Алсу, кырына гына мылтыкны куеп, куышка кереп яту белән, йоклап китте.

Таң атмаган иде әле, Алсуның ыңгырашкан тавышына уянып, Михайло куыш янына килеп басты. Алсу саташып, боргаланып ятты да, торып утырды.

– Бик авыртамы?

– Бик авырта. Башым да авырта.

Михайло казанны, башка вак-төяк әйберләрне капчыкка җыйды, куаклар арасына кертеп, өстен кәс белән бастырып куйды.

– Барасы юл ерак, кузгалырга кирәк, -диде ул.-Көн аяз булачак, яңгыр яумаячак.


Әле кояш чыкмаган иде. Михайло юлны белә, тиз атлый. Алсу артыннан калышмаска тырышып барса да, артта кала. Кайбер чакта башы әйләнеп, үлән өстенә ава.

Михайло Алсуны югалтып, берничә тапкыр әйләнеп килгәч:

– Болай без бүген кайтып җитмибез, -диде.-Нык итеп тотын- дип, кызны күтәреп алды.

Шулай бик озак атлагач, арып, җиргә утыра. Аннан, тагын Алсуны күтәреп ала. Бераз баргач, тагын утыра, маңгаендагы тирен сөртеп ала.

«Нинди яхшы кеше Михайло», -дип уйлады Алсу. Ул очрамаган булса, теге кеше аны нишләтер иде?


Бер утырып, бер торып, кайта торгач, ачыклыкка килеп чыктылар.

Монда берничә йорт күренде. Михайло иң кырыйда торган йортка кереп китте.

– Өйдәгеләргә кереп әйтим башта, шушында көтеп тор, -диде ул як-ягына каранып.

Бераздан өч хатын кыз белән килеп чыкты. Берсе олы яшьтәге карчык, берсе урта яшьләрдә, кечкенә кызга дүрт-биш яшь чамасы булыр.

– Михайло Алсуның кем икәнен сөйләгән булса кирәк, карчык биттән чүпрәкне алып карады да:

«Бик тиз җылы су әзерләгез!» -дип боерды. Михайло әйткән доктор шушы карчык микән?

Кечкенә кыз Алсуның кулыннан тотты.

«Курыкма, -диде ул елмаеп.-Безнең әби барсын да аякка бастыра. Син курыкма гына».

Шушы кечкенә кызның сүзләре тәэсир иттеме, Алсу бу кешеләрнең аңа ярдәм итәчәкләренә ышанды.

Аны ихатадагы озын эскәмиягә утырттылар.

Михайло җылы су, коры чүпрәкләр алып чыкканчы, карчык өйгә кереп төрле зурлыкта шешәләр күтәреп чыкты.

– Күзеңне йомарсың, каты кычкырма! -диде карчык.

Урта яшьләрдәге хатын Алсуның башын, Михайло кулларын тотты. «Операция» башланды.

Карчык болай да авыртып торган яраны ярып җибәрде. Аннан эренле кан ага башлады. Яраны карчык кыса да кыса. Алсу, авыртуга чыдамыйча, аяклары белән тыпырдарга тотынды.

– Молодец! -диде кечкенә кыз.-Еламадың.

Яра өстен, шешәдәге сыекча белән сөртеп алгач, Алсуның бер күзен генә ачык калдырып, чүпрәк белән бәйләп куйдылар. Карчык эшен бетереп кереп китте.

Ишеккә якын гына бүлмәгә керергә куштылар Алсуга. Михайло алып кергән әремле суны эчкәч, сәкегә ятты да, төпсез бушлыкка чумды.


– Әллә тормыйсыңмы? Уналты сәгать йокладың!

Михайло авызын ерып, Алсу яткан карават янында тора.

– Әни сиңа киемнәр бирде. Әйдә минем арттан. Монда мунча, юынып, бу киемнәрне киеп чык. Аягыңа шушы сай галушны киярсең.

Алсу, битенә бик су тидерми юынырга тырышса да, чәчен юганда, әби бәйләгән чүпрәкләр юешләнеп бетте. Чәчне тарарлык түгел иде. Эре тешле тарак та керерлек түгел. Печән өеме кебек бер җиргә җыелган.

Мунчадан чыгып, Алсу ихатадагы эскәмиягә утырды.

– Абау чәчең! Нигә тарамадың? -диде, уйнап йөргән кечкенә кыз.

– Тарап булмый бит.

Кыз, агач таракны алып, чәчне тарамакчы булды.

– Юк булмый, -диде ул бераз маташкач. -Әбине чакырырга кирәк.

Әби исә, чәчкә, бармагы белән баскалап чыкты да, өйдән зур кайчы алып чыкты.

– Кулбашка кадәр калдырып кисмичә булмас, аннан ничек тә язырбыз, -диде ул.

Чиләкләрен күтәреп, Михайло ихатага кергәндә, әби кайчысын әле бер, әле икенче яктан тыгып карап, кайдан кисәргә белми ята иде.

– Нишлисез? Әллә Алсуның чәчен кисмәкче буласызмы?

Михайло әбинең кулыннан кайчыны алды.

– Кулбашка кадәр калдырып кисәбез, анда тарак тыгып булмый, -диде әби.

– Әбием кисмә! Мин үзем тарыйм эш беткәч, тотынмагыз!

Алсу Михайлога карады. Булдырырмы икән? Бу чуалган чәчне ничек тарар?

Җиргә тиеп торган итәк белән чәчкәле блузканы кигәч, Алсу үзен әкияттәге кызга ошатты. Ярый әле авылдашлары күрми, көлерләр иде!

Михайлоның әнисе ашарга чакырды.

Ике кечкенә тәрәзәсе урамга караган иркен генә бүлмәгә кергәч, Алсу туктап калды. Өй эче, Алсу яшәгән авыл өеннән аерыла. Бердән ул зур тоелды Алсуга. Ишектән керү белән зур ак мич күзгә чалына. Кырыенда балон белән куелган газ плитәсе. Ике башы да түбәгә беркетелгән озын тактага төрле киемнәр эленгән. Андый такта Алсулар өендә дә бар, аны «киштә» диләр. Анда челтәрле чигелгән ак ситса элгәч, өй матурланып китә. Идән дә, түбә дә урталай ярып ясалган бүрәнәдән кебек. Ишеккә якында гына кул юарга куелган, бидрәгә охшаган нәрсә эленгән. Ишекнең икенче ягында ике шкаф. Берсендә табак савыты бик күп. Икенче шкаф кечерәк. Ике шкаф та чәчәкле тукыма белән капланган.

Бүлмәдә ак япма белән капланган озын өстәл, ике ягында да эскәмия. Кечерәк эскәмияләр стена кырыенда да күп. Алар утыргыч урынына ясалган дип уйлады кыз. Бу аш-су бүлмәсе генә булып чыгадыр, чөнки бу бүлмәдә сәке дә, карават та күренми. Димәк, йоклый торган бүлмәләре аерым бар. Никадәр зур йорт! Урманчы булгач, болар өйне зур итеп салганнар.

Өстәл тирәли утыргач, Акулина зур шкафтан тарелкалар алып, ашарга салды. Кечкенә шкафтан тагын тарелка, кашык, стакан алып, Алсу алдына куйды.

– Менә бу зәңгәр тәрлинкә, бу стакан, кашык, синеке була. Үзеңнең савыттан гына ашарсың, яме, -диде ул елмаерга тырышып.

– Мин- Акулина, кечкенә кыз -Анна. Әби- Варвара, минем ирем Карп исемле. Ул әле эштән кайтмады. Михайлоны беләсең. Хәзер өстәлдәге Аллаһ биргән ризыкны ашарбыз.

Аяк үрә басып, дога укып, чукынып алгач, ашарга керештеләр. Бер баш пешкән кәбестәне аерып, каймак сөртеп, Алсуның тәрлинкәсенә салдылар.

Болар кемнәр? Рус гаиләләрен күргәне булды бит Алсуның. Болар үзара икенче төрле сөйләшәләр кебек. Киемнәре дә башка. Киң җиңле блузка, җиргә кадәр тиеп торган сарафан кигәннәр. Башларында кара яулык. Михайло да рус малайлары кебек киенмәгән икән бит! Алсу аны хәзер генә искә алды. Аның да күлмәге киң, билбавы да бар. Чәчләре иңбашына кадәр төшкән.

Барысы да ашап беткәч, Алсу табак савытларын юмакчы булып, Акулинадан кайсы табакка су салып юарга сораган иде, хатын шундук кырт кисте:

– Юк, юк-диде ул. -Үзеңнекен генә юа аласың.

Алсу, тарелкасы белән стаканны югач, зур шкафка куймакчы иде, Акулина тагын каршы төште.

– Менә кара, -диде ул, -үзеңнең тарелканы, кашыкны, стаканны шушы кечкенә шкафка куй. Безнекеләр зур шкафта, анда кагылма!

Әнисе белән Алсуның сөйләшүен күзәтеп торган Михайло, баш кагып, Алсуга ихатага чыгарга кушты.

– Алсу! Син әнигә үпкәләмә. Бездә шунлый йола бар. Үзебезнең тамырдан булмаган кешегә аерым тарелка, кашык, стакан куялар. Борынгыдан калган йола ул. Табак савытын да чит кешеләрдән юдырмыйлар. Син үпкәләмә, минем әни яхшы кеше ул.

– Мин белмәдем, бездә болай түгел. Үпкәләмим билгеле.

Үпкәләп кая барсын соң Алсу? Ул үз өендә түгел бит. Артык кашык булып кына ятмас өчен генә әйтте ул. Менә ярасы төзәлеп, тизрәк кайтып китәсе дә, әмма кайсы якка китергә дә белми.

Уйларын Михайло бүлдерде.

– Бүген ничек? Авыртмыймы битең?

Алсу баш какты. Чынлап та авырту басылган иде.

– Әйдә, минем белән, малларга су эчерәбез, -диде егет.-Ерак түгел.

Алсу Михайло артыннан иярде.

Өй каршысыдагы буш урынны узгач, агачлар арасында сыерлар мөгерәгәне ишетелде. Анда өч сыер, ике бозау. Михайло тирән савыттан суны улакка салган арада, эчтәнрәк тагын бер хайван чыкты.

– Монысы кем була инде? -диде Алсу.

– Монысы поши. Урманда яраланып ята иде. Мин аның яраларын дәвалаган идем. Шуннан миңа ияреп килде дә, сыерлар янында калды. Беркая да китәргә җыенмый. Китсә дә, кире кайта.

– Поши? Пошиларның чатланып үскән мөгезе була бит. Моның мөгезе юк.

– Бу- ана поши. Ана пошида мөгез булмый. Ата пошиларда гына үсә ул. Алар да кышка керер алдыннан мөгезләрен ташлыйлар.

Михайло яратып пошиның муеныннан кочты.

Сокланып, көнләшеп карап торды Алсу егеткә. Аны хайваннар да ярата! Урманда үскән егет, аларның телен аңлыйдыр шул!

– Мин бер поши да күрмәдем, -диде Алсу.

– Пошилар йөргән җир ул күренеп тора. Алар агачларның кабыгын каералар. Үлән тапалган була, тирә-якта тизәк күп була.

– Кешеләргә һөҗүм итәләрме?

– Юк. Балаларына якын килсәң генә ташланырга мөмкин.

– Ничек алардан качып котылырга була?

– Ераккарак китеп, агач артына качырга була. Алар ерактан яхшы күрмиләр.

Михайлоның белмәгәне юк! Алсуның бүреләр турында да сорыйсы килде.

– Бүреләр кайчан йөри?

– Алар, төнлә дә, көндез дә йөри. Каршыңа килеп чыкса, йөгерергә ярамый, ул сине барыбер куып тота. Күзенә дә карарга ярамый. Курыкканны тиз сизәләр алар.

– Очратсаң, нишләргә соң?

– Кулыңа таяк алырга. Кычкырырга була. Җитез булсаң, агач башына менеп китәргә була. Аста бераз әйләнеп йөри дә, китә ул.

– Михайло, син бүреләрне очратканың булдымы?

– Мең тапкыр! -диде Михайло.-Урман эчендә яшәп, ничек күрмисең инде!

– Бүреләр бик зирәк була. Аларның «котырган», чирлеләре була. Шуларыннан куркырга кирәк.. Алары, кешене күрү белән ташлана.

– Сөйлә, зинһар, чирлеләрне ничек аерып була? -диде Алсу.-Мин бернәрсә дә белмим.

«Котыру чире», аларга чирле төлкедән күчә. Чирле бүре аерылып тора ул: аның күзе тонган була, башы аска карап тора. Авызында күбек була, селәгәе ага.

– Уф! -диде Алсу.-Бигрәк ямьсез икән. Синең»котырган» бүрене күргәнең булдымы?

– Билгеле, булды. Мин укыган Михайловка авылы кырында,«Бүре чокыры» дигән җир бар. Соңгы кыңгырау булган көн иде. Әти миңа Уфадан яңа костюм алып кайткан иде. Шуны беренче тапкыр киеп, мәктәпкә килдем.

Кайтканда, урман ягыннан бүре килеп чыкты. Йөгереп килә, авызында күбек. Тиз генә сумкадан пычакны алдым, шарфны кулга чорнап өлгердем.

– Нигә? -диде Алсу.

– Ул бит богазга ташлана. Сул кулга шарфны урап, кулны муенга кадәр күтәрдем. Кулга ябышты бу. Уң кулда пычак. Башта борынына суктым.

– Үтердеңме? —

– «Котырган» чирлеләрне, үтерергә кирәк. Кешене тешләсә, кеше шундук үлә. Шуңа бит, кешеләргә прививка ясыйлар.

Алсу, бүре күргәндәй агарып чыкты.

– Мин урманда бер генә җәнлекне очраттым, әмма кем икәнен аңламадым.

– Ничек иде ул? Сөйлә әле, кем икәнен әйтеп бирәм!

Алсу, мәчегә охшаган җәнлекне сөйли башлау белән, бүлдерде.

– Озынлыгы бер метр чамасы дисең инде… Сөйләвең буенча, бу- селәүсен! Тик бездәге кебек катнаш урманнарда ул бик сирәк очрый. Очрамый дип әйтергә дә була. Бәлки ул кечерәк булгандыр? Бу якта урман мәчеләре күп. Алар охшашлар. Тегеләре күбесенчә тайгада яшиләр.

– Нәрсә белән тукланалар?

– Куян, тычкан, вак төяк белән тукланалар. Кош ояларын туздыралар. Аларның да «котыру» чире белән чирләүчеләре була. Менә алары кешегә дә ташлана. Тагын кемнәрне күрдең?

Алсу, ташка бәйләп куелган җирән чәчле егет турында сөйләмәкче иде, ышанмас дип, ул уеннан баш тартты. Красноармеец Кузнецов кабере турында сөйләде, тиеннәрнең кәнфит ташыганнарын, үзенең багана төбендә өелеп яткан пряникларны җыеп ашаганын әйтте.

– Беләм ул каберне, -диде ул, Алсуга текәлеп карап.– Михайловка авылы кешесе. Хәтер көнендә анда халык күп килә. Мәктәп балалары да, авыл кешеләренең дә сукмагы өзелми. Ул бит герой! Колчак вәхшиләре аны тереләй җиргә күмеп киткәннәр. Русларның шундый йоласы бар. Алар кабергә чәчәкләр салалар, печенье, пряниклар, ипи калдыралар. Тагын

…стаканга аракы салып китәләр. Стакан бар идеме?

– Бар иде. Ул буш иде.

– Димәк… аракысын тиеннәр эчеп бетергән!

Икесе дә урманны яңгыратып көлә башладылар.

«Кызык бу Михайло, бөтен нәрсәдән көләргә тора. Белсә иде Алсуның урманда куркып йөргәнен».

Алсуның бу турыда башка сөйләшәсе килмәде, Михайло турында сораша башлады.

– Син мәктәпкә пычак алып йөрдеңме? Укытучылар күрсә?

– Күрмәде. Сумка ике төпле иде. Пычак та, шырпы да бар иде. Ансыз йөреп булмый. Мин бит һәр көн урман аша мәктәпкә йөрдем.

Алсу көлә башлады.

– Нигә көләсең? -диде егет.

– Ярый әле мылтык алып йөрмәгәнсең! Мылтык асып, мәктәпкә килеп кергән укучыны күз алдына китер әле!

Икесе дә көлә башладылар.

Буш чиләкләрне алып, алар кайтыр якка борылдылар.

– Яңа костюмыңа ни булды инде? -диде Алсу.-Аны бүре тешләп бетердеме?

– Сул җиңен йолкып, тишекләп бетергән иде. Әни минем тегүче бит. Әти күргәнче, тиз генә тегеп куйды. Урманга чыккан саен, бер киемне ертып кайтам.

– Әниең орышмыймы?

– Юк. Әни мине беркайчан да орышмый. Әти орышканда да яклый. Әти аңа: «Мин улымны чын ир итеп үстерергә тырышам, син иркәлисең», -ди.

Әнием, кечерәк сыйныфта укыганда, урман эченнән, ярты юлга кадәр каршы килә иде. Аны күрсәм, шатлана идем. Әни гел бер сүзне кабатлады: «Улым, миңа дөресен генә сөйлә. Ялган сөйләсәң, мин сиңа киңәш тә бирә алмыйм, яклый да алмыйм», -диде.

– Минем әнием дә, әтием дә мине орышмый, -диде Алсу.-Әби генә орыша.

– Нигә орыша?

– Намаз укырга комачаулыйбыз. Ул да синең әбиең кебек Аллаһка табына.

– Алай, -диде Михайло.

Бер якка гына тезелеп торган җиде өй бу авылда. Өйләрнең стеналары кара, өй кыегы биек, түбәләре такта белән ябылган, барлык өйләр дә бер-беренә охшаганнар. Өй белән бергә сарайлары да, мунча да терәлеп салынган. Бакча ягында келәткә охшаган зур корылма. Шунысы кызык тоелды Алсуга: өй белән сарайлар арасында түбә бар. Әйе түбә! Ихатаның да түбәсе бар! Ихатаның бер ягында бакча, анда биек алмагачлар, карлыган куаклары. Урам коймасы ягында кое. Андый коеларны Алсу авылында «Сиртмәле кое» диләр. Бер башына авыр таш беркетелгән. Михайлоның өеннән башкаларының тәрзәләре, такта белән капланган, димәк, анда кеше яшәми.

Урам очындагы өйнең башына барып җиткәч, борынга сасы ис килеп бәрелде. Анда өй стеналарына, башка корылмаларның стеналарына да хайваннар тиресе ябыштырылган. Аларны кибәргә кадаклап элгәннәр.

Бу авылда клуб та, мәктәп тә, ут та юк. Кич керосин лампасын кабызалар. Хәзерге вакытта шулай яшәүчеләр бар микәнни?

Алсу бераз баргач, Михайлодан сорамакчы булды.

– Михайло, бу авылның исеме ничек? Нигә монда сездән башка беркем дә яшәми? Кибет тә, клуб та, мәктәп тә юк.

– Элек кеше күп яшәде монда, -дип башлады Михайло сүзен, Алсуның соравын көтеп торган кебек. Ике яктан да өйләр тезелеп киткән иде. Һәр өйдә, сигез-тугыз бала иде. Клуб беркайчан да булмады. Алар нигә кирәк? Синең, «Иске динлеләр» турында ишеткәнең булдымы? «Староверы» диләр русча. Патриарх Никон христианнар динендә реформа ясаган. Шул үзгәртүләрне кертүгә килешмәүчеләрне «Староверы»диләр. Дуңгыз ите ашау тыелган, тояклары икегә аерылган хайваннарны гына ашарга ярый. Аракы эчү, тәмәке тарту зур гонаһ. Аларны күп еллар эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр. Безнекеләр бу җиргә 1934 нче елларны колхозга көчләп кертә башлагач, Себер ягыннан күчеп килгәннәр. Монда да колхозга керергә өндәүчеләр күп булган. Минем әти генә колхозга кергән. Беләсеңме ни өчен? Мине мәктәптә укытыр өчен. Урманчы эше, хөкемәткә хайваннар тиресе җыеп тапшыру -аның җилкәсендә.

Авылны төрлечә атадылар. Халык «Почмак» дип йөртте. Безнең районда төрле халык яши бит. Марилар, чувашлар, руслар. Ерактарак Акбарыс дигән зур авыл бар. Ул татар авылы.

– Син кайда укыдың соң?

– Моннан 12 километр ераклыкта Михайловка дигән рус авылы бар. Шунда укыдым. Урманнан турыга чыксаң, 7 километр гына. Кыш көнендә чаңгы белән йөрдем.

– Башка балалар укымадымы?

– Алар бер апаның өендә җыелып, укырга, язарга өйрәнделәр. Барысы бер сыйныфта. Анда җиде яшьтәгеләр дә, унөч яшьтәгеләр дә бар иде.

– Монда яшәүчеләр кайчан күчеп китте?

– Әкренләп таралдылар. Алар барысы да бер тамырдан. Соңгыларының китүенә биш кенә ел. Хәзер алар Тубыл дигән елга буенда, тайгада яшиләр. Анда зур авыл, бөтен шартлар да бар диләр. Безнең күчеп килгәнне көтәләр. Әтинең китәргә исәбе бар иде, минем мәктәпне тәмамлаганымны көтте.

На страницу:
3 из 4