
Полная версия
Адашкан кыз
Урман эченнән барганда башта аяк астына карарга кирәк икән. Анда чокыр, корыган агач төбе булып капланырга була. Аягыңны сындырып ятуың да бар. Агачлар арасыннан үткәндә, кулны алга сузып, ботакларны аерырга кирәк. Югыйсә, үтеп киткәндә ботаклар биткә бәрелә. Бите сыдырылап беткәндер инде Алсуның. Көзгесе юк, карый алмый. Итеге дә төртелеп, берничә җирдән тишелде.
Шактый баргач, куе үлән үскән аланлыкка килеп чыкты. Үлән шулчаклык биек үскән, атларга авыр. Алсу шунда утырып ял итәргә уйлады.
Менә, бик биек агачның башына менә алса! Бөтен тирә-якны күрер иде ул. Безнең якта мондый үләннәр булса, аны күптән чабып алган булырлар иде! Бу якларга кеше килми микән?
«Озак утырма, урман кырына чыгып, берәр авылны табыйм дисәң, кузгал!» Алсу үзенә үзе шундый әмер бирде.
Куе үләннәрне аера-аера барып, чикләвек куагына тап булды. Кесәләре тулганчы чикләвек җыйды. Таҗларын аерып, авызына капты. Әче генә тоелса да, чикләвек каты булып чыкмады. Берничәне ашагач, тамагы туйган кебек булды.
Күп җир үтте бу көнне Алсу. Беркая борылмыйча, агачларның мүк үскән ягына гына барды. Мүк үскән як- төньяк була. Аны да укытучы сөйләгән иде. Аларның диләнкәләре кайсы якта икән? Төньякны сайлагач, гел шул якка гына барырга кирәк. Югыйсә ул әйләнеп кенә йөрер дә, беркайчан да урман кырына килеп чыкмас.
Бу көнне ул бернинди сукмак очрамады. Монда төлкеләр дә, бүреләр дә юк микән? Алар булса сукмак булыр иде бит. Монда бер эз дә күренми. Беркем дә йөрмәгән нинди урман бу? Диләнкә кискән җирдә үлән тапалып беткән иде. Монда ачык җирдә, үлән билдән, агачлар арасын яфрак каплаган.
Караңгы төшә башлады.
Алсу коры чыбыклар җыеп алып килеп учак кабызды.
Тагын 2 шырпы бетте. Иртәгә дә кешеләр янына чыга алмаса?
Бу төнне йолдызлар баш очында гына кебек тоелды аңа. Эх, күрсәтсеннәр иде алар юлны! Алсу шул якка табан китәр иде. Яныңда кешеләр булмагач, никадәр күңелсез икән! Янында бер генә кеше булса да, сөйләшерләр иде, кайсы якка барырга бергә хәл итәрләр иде. Булсын иде янында Әнүзә дусты! Алсу, аның белән бик тиз юлны табар иде! Биек агач башына да күз ачып йомганчы менеп төшә ала ул! Шундый шул инде аның Африка дусты!» Утта янмый, суда батмый», -дип, нәкъ аның кебек кешеләрне атыйлардыр. «Африка» дигәнгә дә ачуланмый үзе. Тәне кара, чәчләре пружина төсле шул аның. Калын иренле авызын ерып, ак тешләрен күрсәтеп алса, янындагылар барысы да елмаеп куя. Алсу андый кыю түгел шул. Аның артыннан авыл малайлары «куркак» -дип, юкка кычкырмыйлар.
Алсу, агач төбенә утырып, Әнүзә дусты белән булган бер вакыйганы исенә төшерде.
Язгы ташкын вакыты иде. Мәктәптән, елга ярыннан кайтканда, Алсу, кар суы җыелган чокырга төшеп киткәч, Әнүзә аның артыннан керде. Дустының кермә дип кычкыруына карамастан, ул да кышкы пәлтәсе белән чокырга кереп басты. Шулай итеп ул үзенең дуслыгын исбат итте. Чокырда икәүләп көлеп тордылар да, үрмәләп чыгып, пәлтәләрен сыктылар.
Робинзон Крузо 27 ел буе утрауда ялгыз яшәгән. Ничек ул акылдан язмаган?
Тирә ягында океан булгач, кая барсын ул? Ул кирәкле әйберләрне, дулкын ярга аткан корабыннан ташыган. Алсуның шырпысы да бетсә?
Төшенкелеккә бирелү- ярты җиңелү! Төшенкелеккә бирелмәскә… Бирелмәскә! Алсу утрауда түгел, бары тик урманда. Урманның чите була. Ул барыбер урман кырына чыгып, бер авылны табыр.
Ярый әле Алсуның плащы бар. Ул аны салмый да, шуңа муенын да кырып бетерде. Башлыгын яңгыр яуганда кияргә була. Төнлә учакка карап утырганда да салмый, башыннан бөркәнеп, тирә-якка каранмый, ут ялкынына карап утыра. «Куркак! Әнисенең кулына ябышып йөри!» -дип кычкырган малайлар, күрсен иде Алсуның ялгыз гына урманда төн чыгуын! Әз генә яктыра башласа, Алсу йоклап алыр.
Йокы баса, күзләр йомыла…
Яңгыр уятты иртән Алсуны. Вак кына сибәләп яүган яңгырны кулына җыеп, иреннәрен чылатты. Су тапса иде бүген! Тирән тарелкасын тутырып эчәр иде!
Телен чылатырлык кына су, сусавын баса алмый шул! Бу урманда бәләкәй генә чишмә дә юк микән? Алсулар җиләккә йөргәндә, әллә ничә җирдән чишмә табалар иде. Бераз ярлы җирдә иде алар. Ул суны яулык аша сөзеп эчәләр иде.
Беркайда да тукталып тормыйча, Алсу атлады да атлады. Урманда сәер тынлык, бер яфрак та селкенми кебек. Әйтерсең дә, бөтен агачлар берьюлы Алсуның адашып йөрүен күзәтәләр дә, җил искәндә, пышылдашып, көлешеп алалар.
Тагын караңгылана түгелме? Учак кабызырга кирәк. Ул бүген дә урман читенә чыга алмады. Эчкә генә керә микән? Бәлки башка якка борылырга? Җәнлекләр эзе дә булмаган нинди урман бу? Нигә килде икән бу якка? Бер белмәгән, бер күрмәгән якка. Диләнкә кисәләр имеш. Яшәрләр иде әле шул иске йортларында. Түбәсеннән су үтми. Әтисе былтыр түбәне әйбәтләп түл җәеп какты. Салам түбәле йортлар калмады да. Хәтта шифер белән ябучылар да бар. Күлмәге дә пычрап беткән. Чәчен дә тарый алмый. Көне буе итек киеп йөреп, бармаклары да шеште. Кайчан булса да берәр кеше очрармы? Кем аңа юл күрсәтер?
Алдагы көн, бернәрсәсе белән дә аерылмады. Алсу юлын дәвам итте. Бөрлегән күреп, җыеп ашагач, сусавы да басылган кебек булды.
Кичкә табан чыршылар арасына килеп керде. Бу җирдән тизрәк чыгарга кирәк, чыршы арасында ул учак кабызмас, янгын чыгуы бар. Төз чыршылар, алар биек түгел. Алты-җиде ел элек кенә утыртканнардыр. Алсу әнисе белән урманда чыршыларны күп утыртты. Урманнан җир бүлеп биргәннәр иде ул елны. Апрель айларында ук вак чыршыларны карлы суга тыгып китәләр. Утырткач, җәй кәтмәнләп кайталар иде.
Чыршылар арасында үлән биек түгел, тизрәк барып була.
Чыршылар арасыннан чыккач, наратлык башланды. Алар шулчаклык биек, көн яктысы төшми дә кебек. Алсуның бу җирдән тизрәк чыгасы килде, ул тизрәк атларга тырышты. Кинәт, аның каршысына ук, агачтан кемдер сикереп төште. Алсу куркуыннан кыймылдый алмый катып калды, тез буыннары калтырый башлады.«Кемдер» ырылдап, тавыш чыгарып, казык тешләрен күрсәтеп алды да, күзләрен кыса төшеп, Алсуның каршысына сузылып ятты.
– Кит, -диде Алсу, әкрен генә.-Миңа кагылма.
«Кемдер», аңлаган кебек, башын борып Алсуга карады. Бик зур мәче кебек, ала төстәге җәнлекнең аякларында кара тамгалар бар. Койрыгы тиеннеке кебек йомшак түгел. Кем булыр бу? -дип уйлады кыз. Буре түгел, аю түгел, Алсуның аларны рәсемнән күргәне бар. Тиен дә түгел, куян да. Озынлыгы бер метрдан артык булыр, зур мәчегә охшаган кебек. Үзе матур, колаклары кечкенә, күзләре дә мәченеке кебек Кем булыр? Алсу кузгалса, артыннан ташланмасмы? Кесәсеннән шырпыны алып, коры таякка ут яндырып караса? Ул кыймылдаган арада, аңа ташланса?
Алсу нишләргә белми, кыймылдарга куркып торганда, нарат агачы төбендә шундый ук, кечкенә җәнлек балалары күрде. Аларның чыелдаган тавышын ишетеп, җәнлек шулар ягына сикерде.
Бер агач ботагына сикереп, бер балалары артыннан йөгереп уйный торгач, болар күздән югалды.
Алсуның аягы әйтерсең җиргә береккән иде. Бер урында тораташ кебек озак кына басып торгач, җиргә чүгәләде.
«Җәнлек эзләре дә булмаган нинди урман бу?» -дип гаҗәпләнгән идеңме Алсу? Менә, күр, каршыңа чыга башладылар.
Көч хәл белән торып, Алсу алга атлады. Шактый җир үткәч, ике кесәсе тулганчы коры яфраклар җыйды. Тагын бер җәнлек каршысына чыкса, тиз генә яфракларга ут төртеп, куркытып булыр дип уйлады ул.
Алсу, учак кабызып, итеген салып, учак ягына куйган иде, куакларны ерып нәрсәдер йөгереп үтте. Бу җәнлек аны эзәрлеклиме, башкалары йөгерәме? Кемне күрде соң Алсу? Авылга тавык сараена кереп, аларны буып чыккан нәрсә шул түгелме?
Кем булыр бу? Аллаһым, шырпылары бетсә нишләр ул?
Ничә көн ул урманда ялгызы йөри? Хәзер санын да белми бугай. Иртәгә дә юлны тапмаса?
Алсу җиргә капланып үкси-үкси елады. Ул бервакыт кешеләр янына чыгуга өметен җуйды. Көче бетеп, бервакыт аңын югалтып егылса! Аның гәүдәсен шушыннан табып алырлар. Бәлки тапмаслар да.
Эй, Аллаһым! Шундый кыска гомер бирелгәнмени Алсуга! Ни өчен ул тырышып укыды? Нигә аңа мактау таныклыгы бирделәр? Гел бишкә генә укыган имеш. Нигә аңа бишлеләр? Озын гомер бирсен иде Аллаһ! Алсуга бу урманнан чыгарга юлны күрсәтсен иде! Шул иске өйләрендә дә яшәргә риза Алсу, бәрәннәр дә кереп тулып, калай мичкә сөялеп, йоннарын көйдерсеннәр! Әбисен дә һәрвакыт тыңлар Алсу! Хәмдия әбисенең дә помидорларын урламас! Бер кемгә дә авыр сүз әйтмәс! Сеңелләрен дә орышмас! Берәр авылга килеп чыксын иде! Ул аннан үзләренең ягына җәяү китергә дә әзер! Урман читенә генә чыксын!
Мәктәптә укыганда, аңа, күбрәк адашканда ничек юлны табу турында укыйсы калган. Шырпылары бетсә, ничек ут табарга? Укытучы ташны ташка бәрсәң, ут табып була дигән иде дә, монда таш юк. Һәрвакыт су эчәсе килә. Яңгыр яуганын көтеп утырыргамы? Яумаса? Ярый, ашарга табып була. Чикләвек тә, шомырт та бар. Аларны ашагач су эчәсе килә. Бер җирдән үткәндә, кузгалак та, какы да очрады. Аларның сабагы катып беткән, яз көне генә йомшак була шул алар. Какының иң өске өлешен чистартып ашап караган иде, иренне чеметтереп, әче тәме әллә күпме интектерде.
Нинди сынау булды бу Алсуга! Җиләк җыярга кереп, урманнан чыга алмый! Әбисе ничек әйтә иде әле?
«Аллаһ сынауны, кеше күтәрә алганын гына бирә!»
Димәк Алсуга Аллаһ шундый сынау җибәргән! Сынау беткәч, ул үзе аңа юлны күрсәтер! Түзәргә… Түзәргә дә, төшенкелеккә бирелми, алга атларга!
Аягы йөри, күзе күрә. Эчәсе килә билгеле, әмма түзәргә кирәк! Ул үлем турында уйлап утыра!
– Тор! Алсу, кыймылда! Тик утырма!
Алсу саташа башладымы? Үзе белән үзе сөйләшәме?
Авылда халык Алсуның югалганын оныткандыр да. Сөйләгәннәрдер дә: берәр җанвар ашагандыр дип, туктаганнардыр. Кемнәр Алсуны уйлап, елап утырыр? Алсуның гаиләсе, Әнүзә еласа гына. Кыш көне кызлар җыелып, кардан өй төзегәндә, тибеп, өйләрен җимереп киткән малайлар елап утырырмы?»
Авылын бик сагынды Алсу. Аларның»Биш чишмә» авылы суга иң бай авыл. Җәй эссе килгәндә, тирә як авыллардан флягалар төяп, су ташыйлар. Тирә якта чишмәләр корыганда да, Алсу авылында чишмәләр кипми. Авыл мулласы:» Биш чишмә» авылы беркайчан да таралмаячак»ди. «Бу авылда гел туганнар яши», дип тә сөйләгәне бар. Чынлап та, чит якка кияүгә китүчеләр юк алар авылында. Бөтен авыл халкы бер-беренә кода, кодагый, җиңги, кияү.
Каеннар арасында яктылык күреп, Алсу шул якка борылды. Агачларның мүк үскән ягын тикшереп барып, ул башка якка карамый иде. Бу нинди яктылык? Бу агачлар үсмәгән җирме? Озын каенны әйләнеп чыкмакчы иде, аягы чокырга төшкән кебек булды. Каен ботагына тотынып караса, телсез калды.
Алсу тотынган каенның бер ягында, казан кебек зур чокыр. Чокыр шундый тирән, аның тирәсендә үскән агачлар авып, тамырлары өстә ята. Андый агачлар күп. Кар сулары юып бу чокыр тирәнәйгәнме, әллә моннан җир ташыганнармы? Бу җиргә кайчан да булса метеорит төшеп, шундый казан барлыкка килгәнме?
Алсу, бераз карап торгач, аска төшеп карарга булды. Төшәр юлын билгеләде. Кире күтәрелгәндә, барган якны югалтмаска кирәк аңа. Авып төшкән каенның ботагына тотынып утырып, аска табан шуып төшеп китте.
Аста сасы ис килә. Нигә төшкәненә укенеп алды. Бу бәлки үләт базыдыр, шуңа сасы ис киләдер. Аска ук төшеп беткәч, казанның кырыннан түгәрәк буйлап китте. Менә каян килгән бу ис! Ниндидер зур хайванны кортлар ашап ята. Бу зур хайван, сыер, я, пошидыр. Егылып төште микән мескен хайван?
Алсу, борынын кулы белән тотып, үләксә яныннан үткәндә, чүп өеменә тап булды. Монда сыңар кирза итеге, тутыгып беткән чиләк, ватык стаканнар ята. Бу җирдә, бәлки, кайчандыр, кыйммәтле ташлар чыгарганнардыр? Аста үлән дә күренми, җир тапталган кебек. Алсу казан уртасында таш багана күреп алды да шул якка борылды. Әйе, чынлап та бу агач түгел, бетон багана булып чыкты. Чынлап та монда элек кемнәрдер эшләгән.
Шулай уйланып, төшкән юлыннан кире менәргә генә җыенган иде, кеше тавышлары ишетеп, авып төшкән каен артына качты.
Алсу, кычкырып җибәрмәс өчен авызын каплады.
Өстә өч кеше күренде. Берсе артына берсе басып, алар аска табан төштеләр. Уртада барганының кулларын бәйләгәннәр. Аска төшеп җиткәч, уртадагы кешене өстерәп, бетон багана янына алып килделәр дә, юан аркан белән баганага бәйләп куйдылар. Күзләрен бәйләделәр, авызына да чүпрәк тыктылар.
– Күзне ачыгыз! -дип кычкырды теге мескен.-Минем гаебем юк, җибәрегез мине!
– Исеңә төшер, кем белән минем сарыкларны суеп ашадың? Карак! -диде, юан егет. Тәүбәңне әйтерәм мин синең! Менә, баклажка белән су, эмма, син аны эчә алмыячаксың!
Юан егет баклажканы багана төбенә куйды.
– Исеңә төшер! Кайсы көнне, безнең сарыкларны суеп ашадың? Кемнәр белән, барын да хәтерләрсең!
Ике егет, төшкән юлларыннан кире күтәрелеп, күздән югалдылар.
Алсу тын алырга да куркып, җиргә сеңде. Бераздан, тавышлар тынгач, өскә күтәрелмәкче булган иде, ул уеннан баш тартты. Тегеләр яхшы кешеләр түгел, аларга күренмәвең хәерлерәктер дип уйлады ул. Бу кешеләр каяндыр килгәннәр бит, димәк, якын тирәдә авыл бар.
Күпмедер утырып, кеше тавышлары тынгач, шуышып кына багана янына килде.
– Әй, әй, ишетәсеңме? -диде ул әкрен генә.
– Кем бар?
Гыжылдап чыккан тавышны шулай аңлады Алсу. Күтәрелеп, ир кешенең авызыннан чүпрәкне тартып чыгарды.
– Кем бар?
Ир кеше кычкырып җибәрде.
Алсу, ирнең күзен бәйләп куйган чүпрәкне дә, тешләре белән чишеп алып, җиргә атты.
Каршысында, егерме яшьләр чамасы, җирән чәчле, сипкелле егет пәйда булды.
– Син кем? -диде җирән баш.
– Минем исемем Алсу. Урманда, җиләк җыйганда адаштым, миңа якындарак урнашкан авылга юлны өйрәтмәссезме?
– Колакка токмач элмә яме, -диде җирән баш. -Алдашырга яратасыңмы?
Ялгызы гына юньле кеше урманда йөрми.
– Ә кем йөри урманда? Алсу, ачуыннан кычкырып ук җибәрде.
– Өеннән чыгып качканнар… Бандитлар… Алар урманда качып яталар.
Алсу башка дәшмәде. Бу да яхшы кеше түгел… Тегеләре бөтенләй куркыныч.
Кем Алсуга ярдәм итер? Кем юлны күрсәтер?
Алсуның күзенә яшьләр тыгылды. Кешеләрне күргәч, шатлыктан йөрәге дөп-дөп типсә, ул шатлык юкка чыкты. Болар ярдәм итә торган кешеләр түгел, усаллар. Шушы кояш астында, кешене баганага бәйләп куймаслар иде. Алсуның бу егеткә ярдәм итәсе килде.
«Хәзер мин сине чишәм» – дип, кыз, арканның башын эзли башлады.
– Кагылма! -дип кычкырды егет.-Чишмә! Алар мине каракка саныйлар. Качып китсәм, мине авылга кайткач, тапмыйлар диеп уйлыйсыңмы?
– Миңа, чалбарның кесәсенән шырпы белән папиросны алып, авызга каптыра аласыңмы?
Җирән баш, Алсуга карады.
– Елыйсыңмы? Кызлар шундый инде алар, селәгәй агызып тик йөриләр.
– Мин чынлап та адаштым. Бу яктан түгел мин.
– Ярый, ярый, ышандым. Папиросны каптырасыңмы?
Алсу, арканны шудырып, егетнең кесәсеннән шырпы белән папиросны алып, кабызып, җирән башның авызына каптыргач, теге берничә тапкыр суырды да, җиргә төкерде.
– Каян бу казанга килеп төштең син? Сине дә бу» хөкем баганасы»на бәйләделәрме?
Алсуга, үзенең бу якларга ничек килеп чыгуын сөйләргә туры килде. Юлында беркемне дә очрамавын, хәтта сукмак та күрмәвен әйтте.
– Син, өстән, биеклектән баргансың. Анда кем йөрсен? Аста сазлык, анда су. Пошилар, дүрт аяклылар аста йөри. Нәрсә ашап, эчеп йөрдең инде? Ит ашадыңмы? Урманда ит җитәрлек!
– Кайда ул ит?
Алсу егетне шаярта дип уйлады.
– Сазлыкка табан бар. Анда нинди генә кош юк!
– Мин аларны ничек тотыйм?
– Бу кызлар берни белми… Плащыңны өстенә ат. Алар очып китми. Утка ат та, кыздыр, йоны янып бетә. Тиресен, күмерләре белән сыдырып төшер. Эчендә ит тәмле!
– Сине нигә бәйләделәр болар?
– Бер гаепсезгә, -диде җирән баш. Сөйләргәме сиңа юкмы дигән кебек карап торгач, сүзен дәвам итте.
– Мин ферма көтүен көтәм. Күргәнсеңдер, теге юаны, председатель улы. Аларның илле баш сарыклары ферма көтүе белән йөри. Аларга кызыл буяу белән тамга салынган. Председатель колхозга түрәләр килгәндә, сарык алып китеп суйдыра. Улы кичә килеп, үзләренең сарыкларын санады, икәү җитми. «Кая куйдың? Суеп ашадыңмы?» -дип җанга тиде. Тегесе бер бандит-наркоман. Икесе дус алар, мине «хөкем баганасы»на бәйләп, әйттермәкче булалар.
– Әйдә, мин сине чишәм, -диде Алсу. Бу җирән башка ияреп китеп, кешеләр янына чыгарга хыялланды ул.
– Юк. Әгәр, мин, бу баганадан качып китсәм, алар мине каракка саныячаклар. Аннан миңа көн бетәчәк! Кичкә кадәр тотарлар да, көтү кайтканчы, кайтарып куярлар. Син аларга күренмә. Башыңны харап итерләр.
Алсуның елап торуын күреп: «Юлны өйрәтәм, тыңла, -диде.
– Өстән баргансың, бер караганда яхшы ул. Анда кеше юк. Урманда җанварлардан түгел, кешедән куркырга кирәк. Мүк үскән якка карап барасың икән, шулай дәвам ит. Тагын бер көннән, нефтьчеләр кагып киткән баганага барып җитәрсең. Бу яклардан нефть тапкач, кагып киттеләр. Шунда барып җиткәч, сулга борыл. Анда, «Борын»дигән җир бар. Кеше борынына охшаган җир ул. Шуннан гына аска табан төш. Төшеп җиткәч, күрерсең, анда кечкенә авыл бар.
– Тагын ике көннән кешеләр янына чыгачаксың. Төнлә йөрмә. Куышны яшь имән төбенә яса, имән яфраклары астында утырсаң, анда яңгыр бик үтми.
Җирән баш һавага карап алды. «Бүген яңгыр явачак, су җыя аласың. Шырпың бармы?»
Алсу шырпысын санап чыкты.
– Биш данә калган.
– Менә, минекен ал, анда күбрәк. Үзеңнекен минем кесәгә сал. Хәзер, тегеләр күренгәнче, өскә күтәрел! Килеп чыксалар, икебезне дә сазлыкка илтеп батырырлар! Минем күзләрне яңадан бәйлә, авызга да теге чүпрәкне тыгырга онытма!
– Тегеләр сиңа су калдырдылармы?
– Әйе. Шулай мыскыл итәләр. Су якында гына, эчеп булмый.
Алсуның бик эчәсе килә иде.
– Миңа… Бер-ике йотым гына су эчәргә ярыймы?
– Бер-ике йотым гына эч. Алар килгәч тикшерерләр бит.
Алсу ялтырап торган ак баклажканы алып, берничә йотты да, егеткә борылды. Ул да берничә йоткач, баклажканы багана төбенә куярга кушты.
– Исемә төште! Исемә төште!
Җирән баш кычкырып җибәрде.
– Беләм мин ул ике сарыкның кайда икәнен! Егет көлеп җибәрде.
– Беркөн җәйләүдә энемне калдырып, мунча керергә авылга кайттым. Шунда энем, каравылчы бабай килеп, ике сарыкны суярга алып китүен әйтте. Председатель кушкан. Ул бит кызыл белән тамга салынганнарын карап тормагандыр, кайсысын эләктергән, шуларны алып киткән. Тиреләрен өендә калдыргандыр әле. Бу бүкән башлар мине гаепли. Килсеннәр генә… Каравылчы өенә барып, тиреләрне күрсәтәм мин аларга!
Ниһаять, кешеләр очратуына шатланса да, алардан ярдәм көтәрлек түгелен дә аңлады кыз. Кояш астында, баганага бәйләнгән егетне кызганды да, берничек тә ярдәм итә алмаганына көенде дә. Шундый шул авыл кешесе, карак исемен алмас өчен, шундый газапка да чыдарга әзер. Җирән баш Алсуга китәргә кушты.
Алсу, егет әйткәнчә, күзләрен бәйләп, авызына чүпрәкне каптырып, өскә күтәрелде.
Бик вакытлы менгән булып чыкты ул. Каен төбенә утыруы булды, тавыш ишетелде. Ике кеше аска, багана ягына төшеп киттеләр. Аста кычкырышкан тавышлар ишетелде.
Алсу, егетләр артыннан күзәтеп бармакчы булып, алар күтәрелгән якка чыкты, тик алар күренмәде. Шундый шул ул урман, әз генә керсәң дә югаласың.
Алсу, караңгы төшкәнче, сазлыкны да барып карамакчы булды. «Анда су бар, түлке кайнатып эчәргә кирәк, югыйсә, судагы бөҗәкләр эчәкләреңне ашап бетерәчәк», -диде җирән баш.
Егет күрсәткән якка озак барырга туры килмәде Алсуга. Мүк исе борынга керү белән, ялтырап су да күренде. Алсу иреннәрен ялап алды. Менә кайда туйганчы су эчәчәк ул!
Ялтырап күренгән су, сазлыкның уртасында икән. Читтә тояк эзләре, кигәвеннәр, чебеннэр, күз ачарлык та түгел. Кабарып калкып торган түмгәкләргә басып, Алсу эчкә кермәкче иде, түмгәк әйләнеп китеп, сазлыкка егылды. Эчкә кереп булмаячак, сазлык Алсуны суыра башлаячак.
Су якында гына, эчеп булмый. Нишләргә?
Алсу түмгәк араларындагы суны җыярга булды. Тарелкасын яулыгы белән каплады да, учына су алып, яулыкка койды. Бик озак маташты Алсу. Суга охшаган, үләннәр, ләм белән катыш сыекчаны яулык белән дә сөзэрлек түгел. Бер стакан чамасы җыелгач, коры чыбык-чабык җыеп, ут кабызды. Тарелкадагы су бик тиз кайнап чыкты. Чыбык белән болгатып суны бераз болгатты да, телен тидереп карады. Борынына тәмсез ис керде.
«Күзне йомырга да, иснәнеп тормый гына суны эчеп бетерергә!» Алсу үзенә шундый әмер бирде. Башка чара юк, җирән баш баклажкасыннан ике йотым су, сусавын басмады бит.
Алсу күзләрен йомып, суны эчеп бетерде. Әче су, күңелләрне болгатып, кире чыга башлады. Косып, күз аллары караңгыланып, озак утырды Алсу.
Тирә як караңгылана башлады. Авызындагы әче тәмне бетерер өчен, яфраклар җыеп чәйнәде.
Барган юлына чыгар өчен, яңадан таш багана ягыннан үтәргә кирәк. Шул җирне үткәндә, Алсу, читтәрәк яткан баклажканы күреп алды. Егетләр аны алырга онытып киткәннәрме, җирән баш, Алсу эчсен өчен калдырып киткәнме?
Алсу баклажканы ачып, калган суны эчте.
«Рәхмәт җирән баш! Су калдырган Алсуга! Юлны да өйрәтте! Яктыра башлау белән ул «Борын» дигән якка китәчәк. Тизрәк атласа, бәлки авылга да барып җитәр!
Алсуның бу төн куыш төзергә хәле калмады. Өскә күтәрелгәч, ауган каенның ботакларын аерып, кереп ятты. Шунда гына өздереп ашыйсы килгәнен сизде Алсу. Бүген ул бернәрсә дә авызына капмаган иде.
Төнлә яңгыр яумады, Алсу чык суы да җыймады, юлга кузгалды. Ашыгырга кирәк. Җирән чәчле егет сөйләгән юл белән барып, Алсу бер авылга барып чыгасын күз алдына китереп, тиз-тиз атлады. Аны анда бер мәрхәмәтлесе туйганчы ашатыр, эчертер. Шунда ул битен юар, ертык күлмәген ямар.
Көне буе, уңга, сулга карап барса да, нефтьчеләр каккан багана күренмәде. Узып киттеме? Бәлки барып җитмәгәндер?
Алсуның бу төнне дә куыш төзисе килмәде. Ботаклары җиргә тиеп торган агачка, бер кочак агач ботаклары сындырып салды да, чыбык, коры агачларны җыеп, учак кабызды. Бу көнне дә авызына берни капмады. Чикләвек агачы да очратты югыйсә, туктап, вакытын үткәрмәскә булды шул. Кайда соң ул борылыш? Кайда ул «Борын» дигән җир? Алдап кына әйтте микән җирән баш? Алсу китсен өчен генә алдап әйтте микән?
Ни өчен? Ни өчен болай килеп чыкты? Ничә көн йөреп тә урман читенә чыга алмый. Әбисе кечкенә чагында өйрәткән доганы укып караса… Бәлки дога ярдәм итер аңа! Әбисе бит һәрчак:
«Аллаһтан сорагыз, ул гына ярдәм итә!«диде.
Алсу көлде генә:
«Күрсәт, кайда Аллаһ, ул юк», дия иде. Мәктәптә шулай өйрәттеләр. Ураза вакытында укытучы апа, балалар ураза тотмасын өчен, стакан белән су эчертте.
Алсу бертуктаусыз әбисе өйрәткән доганы кабатлады:
«Бисмиллаһи рахман рахим. Әгезү билләһи минәш шайтан раҗим».
Күзләрен йомып, доганы кабатлап, йоклап киткәнен сизмәде.
Авылдан якын гына, каенлыклар арасындагы үзәндә, кар күп булган кышны, кар суы җыела. Майның башларында, Алсу иптәшләре белән шунда кер юарга барды. Кечкенә, чиста сулы күл барлыкка килә иде анда. Читтәрәк, җылы суда керләрен югач, юган әйберләрен үлән өстенә кибәргә җәеп салалар да, үзләре эчтәрәк су коеналар. Шул йомшак суны, әниләренең кисәтүенә карамый эчәләр дә.
Алсу төшендә шул күлне күрде. Учлап суны авызына китерә, су, бармак араларыннан ага да бетә. Тагын учына ала, су тагын агып бетә. Иренен дә чылата алмый, Алсуның ачуы килә, йөрәге дөп-дөп тибә.
Уянганда ул теле белән иренен ялап ята иде.
Оегын аягыннан салып, кибәргә куйса да, оегы юеш. Көне буе юеш итек эчендә, аяк бармаклары агарып, шешә башлаган. Нишләргә? Ялан аяк урман эченнән барып булмый.
Алсу, йомшаграк үләннәрне җыеп, итеге эченә тутырды. Оегы кипсен өчен, аларны күлмәк билбавына кыстырды.
Кичтән үләннәрне ерып килгән эзләре ярылып ята. Агачларның мүк үскән ягына карап баруның да файдасы күренми. Ул хәтта кечкенә сукмак та очрамады. Аны беркем дә эзләми, эзләсәләр тавышлары ишетелер иде. Ул беркемгә кирәкми.
Башка атлыйсы килмәде.
Пычрак кулы белән яшьләрен сөртеп ничә сәгать утыргандыр, чатнап башы авырта башлады. Бик әз йоклады шул ул, шуңа башы авыртадыр, тамагы да ач, эчәсе дә килә.
Алсу җирдә озак ятты. Әнә болытлар, алар агылалар да агылалар. Аларның да юлы бар. Алар каядыр ашыгалар, каядыр барып җиткәч, яңгыр булып явалар. Алсуның барыр юлы юк. Аны беркем эзләми, ул беркемгә кирәк түгел. Ул тормыйча, ашамыйча, эчмичә ятса, аңын югалтачак… Аннан соң ул берни дә сизмиячәк. Аннан…
Алсу сикереп торды. «Юк! Юк! Аның яшисе килә! Ул бит әле атлый ала!
Алсу утырган җирдән ерак түгел, биек нарат агачы үскән. Шул агач башыннан, тиеннәр, берсе артыннан берсе төшеп, үләннәр арасында югалалар. Болар шулчаклы күп, Алсу шулар йөгергән якка чыкты.
Чыкты да, шатланып кычкырып җибәрде: «Багана!»
Багана кырын яңа такталар белән әйләндереп алганнар. Тирә якта үлән төптән үк чабылган, күбәгә өелгән. Ничә көн урманда йөреп, Алсу, чабылган үләнне күрмәде. Үлән чабылган, димәк якын-тирәдә авыл бар. Җирән баш сөйләгән багана шушы буламы? Анда барып җиткәч, сулга борылып төшәргә! Анда авыл!
Алсу багана янына килде. Кагылган тактада шундый сүзләр язылган:
«Бу җирдә, 1919нчы елны, Колчак гаскәрләре тарафыннан, вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән красноармеец, Михайловка авылы кешесе, Кузнецов. А. И күмелгән.»
Димәк, Алсу, бүгенге төнне, красноармеец Кузнецов кабере янында ятып чыккан?


