bannerbanner
Шигырьләр җыентыгы
Шигырьләр җыентыгы

Полная версия

Шигырьләр җыентыгы

Язык: Русский
Год издания: 2025
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
3 из 3

Дюрмин

Дюрмин тавы озынЧакырым булыр…Арый идек, мәгәр, менгәндә.Ничә менеп, ничә төштек икән?«Новый Мир» дә укып йергәндә.Хәтеремдә; бер ялга кайтканда,Төшкән чакта дюрмин үреннән,Тормызы юк самокаты белән,Әүхәт очып төште, күпердән.Бик күптәннән беләм Дюрмин тавын,Дюрмин – мәтрүшкәнең оясы.Бер җирдә юк андый мәтрүшкәләр,Мәгәр, кочак-кочак жыясың.Ничә еллар күз алдымда тора,И син мәтрүшкәле тау гынам.Һәр җәй шулай Мәтрүшкә тапмасам,Дюрмин тау битләрен сагынам. Сентябрь, 1995.

«Тагын язлар килде…»

Тагын язлар килде,Дәрт, өметләр өстәпКояш көлә, шаян уйнашыпКаен мескен,Зур хәсрәткә тарган;Күз яшьләре тама тып та-тып.

Арышларым

Диңгез кебек дулкынланыпЧайкалалар арышлар,Шул арышларга карасам,Бетә барлык сагышлар. Арыш серкә чәчкән чакта,Рәшәләнә кырларым.Иң бәхетле чаклар булган,Арыш чәчкән елларым. Арыш серкә очырамы?Җәеләме рәшәләр?Серкә очырган вакытларЯшьлегемә дәшәләр… Арыш чәчкән елларымны,Оныта алмыйм – исемдә.Мең чәчәкнең хуш иседер,Арыш икмәге синдә! И газизем, И баш өстем,Ипием көнем минем,Син булганда ил дә көчле,Мин дә җимертеп йөрим…

Балкып торсын казан утлары

Хәтер көне алдыннан…

Дамба өсте.Су буенда торам.Казансуда айның нурлары.Бөтен күкне нурландарып балкыпҖем-җем итә Казан утлары. Күңелләргә йөри хәтер булып,Йерәкләргә кагыла, нечкәреп.Таш диварлар, Казан Кремле —Бабамнардан калган истәлек. Зур яу булып күрше патша килгән,Хансарайлар янган, мәчетләр.Элек гөрләп торган башкалада,Өелеп яткан канлы мәетләр. Таш диварлар, Кремль стенасы,Күпне күргән, күпне кичергән.Теле булса әйтер иде безгә?Күпме татар башы киселгән? Кабер ташларына нигезләнгән,Гөмбәзләрдән хәтер яңара.Исән калган олы бер хатирә —Балкып тора айлы манара. Тау өстендә Сөембикә балкый,Казансуда айның нурлары.Без ирекле татар иле! диеп,Балкып торсын Казан утлары.

Сезгә сәлам

И кадерле Татарстан,Болыннарың, кырларың,Иделем, Чулманым минем,Чишмәләрең, тауларың,Сезгә сәлам, сезгә сәлам!И син Бүләр якларым. Олыларың, кечеләрең,Яшьләрең һәм картларың,Мәтрүшкәле аланнарым,Алмалы тау битләрем,Сезгә сәлам, сезгә сәлам!Иртәләрен, кичләрен. 1974, Чиләбе.

Тургайларны сагыну

Тургай жырын тыңлап үстем,Алар һәрчак булды түбәдә.Сары чәчәк баскан пар кырында,Без – малайлар сабан сөргәндә.Кайда барсам, кайда йөрсәм дәЮлдаш иде минем юлымның.Күңелләрдә тирән урын алган,Серле моңы тургай җырының.Юлда жыр сузарга яраттым мин,Җырлаганда кошчык түбәдә.Тургай мине озатып йөргәндә.Юлга хәзер җәяүләп чыккан юк.Олыгайгач йөретә машина.Тургайлар да сирәк күренәләр,“Химия” җитте тургай башына.Агулар күп заман килде хәзер,Тургайлар да сирәк күкләрдә.Айсыз кичләр нурсыз булган кебек,Моңсызлана бара күкләр дә.

«Сирень исләренә күмелгәнсең…»

Сирень исләренә күмелгәнсең,Сандугачлы кичең хәтердә.Сагынасыңмы диләр,Серне бирмим,Тел әйләнми «юк» дип әйтергә.Кем сагынмыйТуган үскән җирен?Ялан аяк чапкан тугаен,Чишмә тавын, йөргән сукмакларын,Өй каршында үскән ак каен…Тургайлы кырларың, болыннарың,Тәкәрлекле күлләр онтылмый.Тагын бер булса да кайт әле дипНичәнче җәй йөрәк сулкылдый.

Мин җир улы

Мин җир улы. Җирем минем,Назлы бишегем дә, анам да.Ул тудырган мине улы итеп,Хезмәт итсен өчен анарга.Хезмәт ялкынында янарга. Мин җир улы,Сабый чаклардан ук,Чирәмендә аунап үскәнмен.Шуңа бугай яраттым мин җирнең,Җимешләрен, суын, икмәген.Матурда соң җирем, гүзәлем. Мин җир улы,Җирдә туып үстем,Җирдә бөреләнде гөлләрем.Малай чактан җиргә хезмәт иттем,Жир эшкәрттем, чәчтем икмәген.Хезмәт белән җирне бизәдем. Мин җир улы,Бөтен гомерем буе,Килде җирне гүзәл итәсем.Чын йөрәктән, һәр көн шатланамын,Күреп җирнең матур иртәсен.Күреп илнең тыныч иртәсен.

«Кояш чыга күкне алландырып…»

Кояш чыга күкне алландырып,Парландырып, иген кырларын.Ямьләндереп, Чирмешән буйларын,Нурга күмеп җирен дөньяның. Иртә, тынлык,Бодай кыры – диңгез,Күккә карый тулы башаклар.Бытбылдыклар җырын тыңлый, тыңлый,Шау кузакта утыра борчаклар.Көнбагышлар сары тәкыя кигән,Баш күтәреп көнгә карыйлар.Кояш әле чыгып кына килә,Ә тургайлар,Ә тургайлар инде сайрыйлар.

«Кичке эңгер… Көтмәгәндә…»

Кичке эңгер… Көтмәгәндә,Яңгыр тавышы килде колакка. Исем китеп шул тавышны тыңлап,Таныш тавыш, карыйм, шул якка.Ниндидер бер сер сөйләгән төсле,Җылы яңгыр ява, якында.Әкрен генә,Куна килә яңгыр,Нинди олы мәгънә бар монда.

«Урак өсте, игенчеләр кырда…»

Урак өсте, игенчеләр кырда,Машиналар шауы кырларда.«Яхшы сыйфат, югары темп” өчен!Өндәмәләр тора юлларда.Урак есте,Җитди сынау бара,Кемгә бирә яхшы билгесе?Сынау бирә ашлык агрегаты,Сынау бирә, һәрбер игенче.Бригадалар, звенолар булып,Агрегатлар чыкты сафларга.Тик бер теләк,Тик бер олы максат:«Бөтен үстергәнне сакларга!»Кемнәр җиңеп чыгар?Кемнәр өлгер, кемнәр тизрәк?!Икмәк ил байлыгы!Ул күп булса,Илебездә булыр көчлерәк.Урак өсте, игенчеләр кырда,

Мин кырларга гашыйк

(Карт игенче сүзе)

Малай чактан жирдә аунап үстем,Тузанында парна кырының.Безнең башка төште авырлыгы,Юклыклары сугыш елының. Без чәчкән җир… Сукалаган кырлар…Исәбе юк әгәр санасаң.Маңгай тирләремне күп агыздым,Тик шулай да кырны яратам. Назлап чәчәм.Аннан үстерәмен,Биреп кенә йөрәк жылысын.Шатлыкларым арта,Югалтмыйча,Җыя алсам иген уңышын. Мин кырларга гашыйк,Моңланамын,Чыкмый калсам әгәр кырларга.(Теге дөньяда да чыгармын күк),Кырга башак җырын тыңларга. Кояш белән бергә торамын даКырларыма салам күземне.Кырлар киңлегендә эштә генәМин бәхетле саныйм үземне. Кырлар минем тормыш хыялларым,Чыкмый калу,Бармый калу анда мөмкинме?Әйләнем дә чыгам кырларыма,Яшьлегемә кайткан шикелле.

Бер хатирә

Авыл киче, эңгер,Урак өсте.Гармун тотып чыктым урамга.Бармакларым тальян телләрендә,Күңел курка тынлык бозарга.Бөтен авыл яшеллеккә чумган,Һәр йорт каршы чия, алмагач.Агачларга кунып иртәләрен,Бакчаларда сайрый сандугач.Бакчаларда тәмле алма исеТирә якка хуш ис таралган.Алма исе, алма кебек матур,Сылу кызлар килә урамнан.Чү… Кемдер җырлый?Кызлар бит бу.Кыркапкага таба киләләр.Тальянымны тартып каршы алдым,Кызларга ни шатлык,Көләләр…– Кайда болай?! – димен, мин аларга– Ындыр табагына!– Чакырабыз! – диләр сине дә– Әйдә!? – диләр, – киттек бергә,Ындыр табагына, төнгегә! – Була ул! – дип,Бардым да кушылдым.Иярттеләр шулай мине дә. – Уйна! – диләр, гармуныңны тартып,– Безнең кайдалыкны белсеннәр!Тальян тавышына,Белми калган яшьләр,Ындыр табагына килсеннәр.Гармун тартам, Кичке тында ерак тарала.Әйдә, ишетсеннәр!Тальяным да,Мин дә төнге әшкә барам ла.Киттек шулай…Ындыр табагында,Төне буе хезмәт кайнадыТаңга кадәр ындыр гүләп торды.Чистартмаган ашлык калмады.Яктырганда тагын җырлап кайттык,Кыз-егетләр, гармун уйнатып.Көтү китә, торыгыз! – дигәндәй,Бөтен авыл халкын уятып.

«Тулган ай күктән караса…»

Тулган ай күктән караса,Кичләр була көн кебек.Колмаклар кыңгырау кебек.Саргайганнар көз кебек. Кыйгак-кыйгак киек казлар,Киткән кошлар бер кайта.Үткән яшьлек кенә кайтмый,Картаю гына арта. Хәлләрең ничек? дисең син,Хәлләр, малай, ничава.Тик менә гомерләр генә,Юрга атка утыргандай,Тукталмый алга чаба.

«И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең…»

И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең:Көнгә унар кабат су кердек.Чумып аргы якка чыгар өчен,Бәхәсләшеп ярдан сикердек. Язын-көзен яланаяк чабтык,Аякларыбыз ярылып бетә иде.«Аякларыңа чебеш чыккан»-дип,Әнкәй тозлы катык сөртә иде. Сулар туңгач Чирмешән бозыннан,Күрше авылга кадәр йөгердек.Кыш көннәрен интернаттан чыгып,Ярышып яланаяк йөгердек. Әсир итте Карлыган сазында,Шомырт, балан, кызыл тәлгәшләр.Кырау төшкәч тәмле әче алмалар,Кыраудан соң тәмле миләшләр.

Сиңа тартыла

Кышлар буе җәйне көтеп алам,Юк, кыш начар диеп зарланмыйм,Һәр яз кайткан очар кошлар кебек,Туган ягым сиңа кайтам мин.Торган жиремдә дә тормыш яхшы,Азмы дуслар, азмы танышым.Тик шулай да колагымнан китми,Иген шавы, Чишмәң тавышы.Юк шул…Булдыра алмыйм сиңа кайтмый,Булсаң да син таулар артында.Бар барлыгым, һәр бер кузәнәгем,Туган ягым сиңа тартыла!

«Китсәм дә мин синнән Майна…»

И туган як синдә үтте

Иң бәхетле елларым.

Китсәмдә синнән еракка,

Синдә минем уйларым.

Китсәм дә мин синнән Майна,Гел минем уйларымда.Төшләремдә кайтып йөрим,Аккош күл буйларында. Синдә утте гомеремнең,Ин бәхетле еллары.Хөрмәт итте кешеләрең,Олыларың, улларың. Рәхмәт сезгә Майнадашлар,Чын якын күргән өчен.Олыларың кечеләреңАбый дип йөргән өчен.

«Үрләр аша күренәсең, авылым…»

Үрләр аша күренәсең, авылым,Биек таулар аша карыйсың.Урамында йөрим уйларымда,Ишетәм күк тальян тавышын. Уңган игеннәрең арасында,Җигүле ат кузгә куренә.Таулар гына кечерәйгән кебек,Тупылларың куккә үрелә. Авыл каршындагы үзәнлектә,Каеннарың шаулый куңелдә,Бөтен авыл эчкән көмеш чишмәң,Чылтыравы колак төбендә. Билдән печән ускән болыннарың,Күз алдымнан китми һич кенә;Агайларның чалгы кайраулары,Еллар аша миңа ишетелә…

Әнкәй

Моңсуланып куя кай чак,Аксыл чәчләрен тарап,Яшьлеген сагнып сөйли,Фото рәсемгә карап. Тәрәздән-тәрәзгә йөри,Безнең кайтканны карап,Көнгә ун кат яңарта,Самавар сүнгән санап. Киткәндә киңәш бирә ул:Яхшы гына йөр балам,Озатып кала ул безне,Чыгып урам капкадан.

«Киндер күлмәк, киндер штан…»

Киндер күлмәк, киндер штан,Киндер букча кулымда.Булды заман укып йөрдек,Без дә мәктәп юлында. Тула оек ак чабата,Киндерәсе мунчала.Бер телем ипи кисәге,Була иде букчада.

Юк кайтарып булмый

Кайда калган икән малай чаклар,Уйнап үскән урамнардамы?Балык тоткан Чирмешән буенда,Ат саклаган болыннардамы? Язгы ташуларда бозга утырып,Көньякларга агып киткәнме?Кышкы бураннарда юл табалмый,Кайта алмый адашып беткәнме? Тормыш киртәләрен үтәлмичә,Күпме хыял адашып калган.Күпме уйлар тормышка ашалмый,Язгы кардай эреп югалган. Кайда калды икән егет чаклар?Айлы кичләр, алсу иртәләр?Кайдан килеп чыга икән һәр чак,Тормыш юлларында киртәләр? Яшьлегемнең иң матур еллары,Гаяр чаклар, көчле, дәһшәтле,Күпме сагынсамда,Юк кайтарып булмый,Яу кырында калган яшьлекне!

Кайту

(Бер хәтирә)

Өчәү юлга чыктык…ҖәяүләтепСабанчыга кайтып барабыз.Биләр артта калды,Гаголь беләнЯкыная бара арабыз. Кара болыт чыкты,Көтмәгәндә.Җил-давыллап килә каршыга.Күк күкери, чарт-чорт яшен суга,Асты өскә килә-барысыда.Арыш кыры.Ышыкланыр урын:Көлтәләрдән куйган марҗалар. Марҗа ышыгына керәлмәдек,Яшен сукты,Башланды пожар.Койды гына яңгыр.Ишеп салды.Яуды иләкләп тә-чиләкләп.Күпер астына йөгердем,Хатын, улны җитәкләп… …Күпер астында торабыз,Яңгыр уткәнне көтеп.«Яшен безне күрмәс» – диеп,Иминлек өмет итеп.Яшен үтте.И шатландык!Авызлар, күзләр көлә. Шунда курыккан мәлемне,Онытасым юк мәңгегә.… Яңгыр шундый көчле яуган,Тоташтан су тирә як.Туфлиләрне кулга алып,Кайттык без яланаяк.

Туган җир ул шундый

Бар шундыйлар, хыянәт итәләр…Илен сата, малга алданып.Кайберәүләр «Ватанны җуялар»,Таудай вәгъдәләргә ышанып. «Илен җуйган ул», дип сөйләмәгез,«Илен саткан» булыр дөрес сүз.Илен җуйган кеше кешемени?Этләр гена була ватансыз. Еллар үткәч алар интегәлар,Сагынуларга табалмый чара.Туган җир ул шундый,Кошларны да,Кошларны да кире кайтара. – Ә соңыннан алар: кичерегез,Зинһар кичерегез – диеп,Ялыналар, ятып ауныйлар.Андыйларны кире кайткачтан да,Хыянәтче ул! – дип атыйлар.

Хуҗалар тавы

Бөек болгар иле-Биләр жире,Изге Чишмә, Хуҗалар тавы.Боргаланып Чирмешәне ага —Бабамнарның озын билбавы. Үлән баскан иске буразналар,Тау өстеннән төшә, бик күп ул.Буразналар-тәгәрмәч әзләре —Бабамнардан калган иске юл. Бу юллардан болгар бабаларым,Монголларга каршы яу чыккан.Ничә буын аяз күкне саклап,Орда белән авыр сугышкан. Яуга чыккан Биләр мәргәннәре,Ятып шул чишмәнең суын эчкән.Яу кырында армаганнар алар,Изге Чишмә суы биргән көчтән. Изге тауның изге туфырагына,Бабамнарның күз яшьләре тамган.Биләр суы алсу төскә кергән,Болгар бабамнар агызган каннан. Шәһри Биләр чорында ук монда,Булган диләр хатта бөек ханнан.Кол Галиләр, Әхмат Ясәвиләр,Таһрәт алып намаз укыганнар. Ничә гасыр инде Чишмә яны,Һәр көн халык белән тула.Кемдер корбан чала, хәер бирә,Кемдер ясыйн укый, дога кыла. Ничә гасыр инде Изге Чишмә,Тынмый ага, ага әле дә көчле.Болгар бабамнарның кайнар каны,Мәңге кипмәс күз яшьләре төсле.

Үпкә

Поезд чаба…Казаныма кайту,Ак каеннар озатып калалар.Сагындыра, сирәк кайткангадыр,Ерагырак шул, ерак аралар… Поезд чаба,Ә күңелдә шатлык,«Тагын кайтамын бит Казанга!»Язмышыма үпкәм дә бар кебек,Шатлансам да кайта алганга. Казан, Казан!Чиләбе тугел шул,Магнит кебек тарта ерактан.Шулай инде, кемнең туйганы бар,Җандай якын туган төбәктән? Туган жирдән мин еракта яшим,Зарланырлык түгел тормыш та.Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,Безне читкә илткән язмышка.

Газиз әнкәй

Бөтенесе синнән күчкән миңа,Күкерәк сөтең белән биргәнсең.Кешелекле бул, озын-озак яшә,Бәхетле бул, улым, дигәнсең. Моңлы тавышың әлдә күңелемдә,Йөрәгемдә аннан моң туа.Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,Бәхет алып килде улыңа.

Чирмешән

Елгалар күп,Без белгәне генә,Чиксез инде әгәр санасаң.Иделләр бар, Дәрья сулары бар,Тик нигәдер,Мин Чирмешәнемне яратам. Чирмешәннәр өчәү генә микән?Бәлки әле артык аннан да?Тик Чирмешән сиңа әндәшәм мин,Туган якны искә алганда. Малай чактан балыкларын тотып,Инләп-буйлап йөзеп үскәнгә.Сайрап торган былбыллы талларың,Әле дә керә әле төшләргә. Атлар коендыру… Аргы якка,Чумып чыккан чаклар бар иде.Ярларыннан тулган Чирмешән дә,Ул чакларда безгә тар иде. Кем онытыр аның болыннарын,Уңдырышлы иген кырларын.Карлыганлы сазны, Кәкере күлнең,Баланнарын, шомырт, колмагын. Кемнәргәдер Кече Чирмешән ул,Минем өчен иң якыны-ул.Шунда иген игеп, су коенып,Олы тормышка бит алдык юл. Насыйп булды әле,Тагын кайттым,Яшьлек эзләреннән йөрергә.Суы төпкә төшкән Чирмешәннең,Тал баскан ярларын күрергә

Хушлашу

Һич китәсе килми синнән Казан,Нишлим,Җитте китәр сәгатьләр,Килүемә сәбәп булган кебек,Китәргә дә җитди сәбәп бар. Нишлим… китәм инде,Язмыш мине шулай аерган.Урал тавы артларына илтеп,Сынар канатымны каерган. Булмас инде тагын килә алмам,Юллары да хәзер катлаулы. Азатлык һәм хорлек телим сиңа,Кайнап тор син Казан,Бул син Казан,Бул син мактаулы!

Саескан тавында

Камада җил…Саескан тавының,Ярларына кага ак дулкын.Жиңел генә кичәрмен дип килдем,Ыгы-зыгы чакка юлыктым. Кама ага…Саескан тавындаМеңәрләгән кеше, машина.Тау өстеннән түбәнгә агыла,Менеп китәр төсле башыма. Камада җил…Яр буенда шау-шу…Кеше белән кеше талаша.Паром көткәннәрнең бик күбесе.Чиратсыз керергә маташа. «Таш астыннан чыккан» әрсезләр күпСанашмыйлар тәртип белән дә.Имеш: «алар имеет право?!»Нәчәльник йөретүче булганда… Камада җил…Көзге салкыннарда,Бәгерләрне кисеп җил исә…Чират көтәм…Паромга керергә.Өстемдә кием дә жиңелчә.

«Кыш көнендә туганмын мин…»

Кыш көнендә туганмын мин,Кичен кояш байганда.Урамнарны акка кумәр,Тәүге карлар яуганда. Каз өмәләре кызган чак,Кызлар ни җырлагандыр?Кызлар жырына кушылып,Күңелем моңлангандыр. Кышкы озын төннәрдә,Жилләр ни сөйләгәндер?Әнкәем бишек янында,Моңлы көй көйләгәндер. Ап ак кардай пакъ хисләрен,Чиккәндер куңелемә.Әнием моңнары белән,Яшимен гомеремә. Кыш көнендә туганмын мин,Ак буранга уралып.Моңлы булган, хисле булган.Яшим шуңа куанып.

Тормыш дәръясында

«И бу тормыш…»

И бу тормыш…Һичбер аямыйча,Безне хыяллардан аера.Давылдагы акчарлактай итеп,Безнең канатларны каера.

«Идел ярда торам…»

Идел ярда торам,Аста Идел шаулый,Күңелләргә авыр шом салып.Аккан сулар кебек безнең гомерләр дәАга бирә, тормый тукталып. Елга шаулый, дулкын ярга кага,Елганың бу йөрәк кагышы.Дулкыннар җырында нидер көйли,Көе шомлы, никтер сагышлы. Язгы ташкыннарга ярдан чыгып,Ярсып аккан сулар шикелле.Сулар гына түгел вакыт ага,Судай ага гомер, сизелми.

«Урал түбәсендә басып торам…»

Урал түбәсендә басып торам,Тирә-якта кошлар гимны.Кабатланмас матурлыгың белән,Әсир иттең Урал син мине. Көн дә карыйм синең тауларыңаТаңнарыңны торып каршы алам.Урал, Урал башкорт җире сиңа,Торган саен күбрәк таң калам. Упкын читләрендә соры ташларӨскә төшәр төсле, карасаң.Күңелләргә шом салып торса да,Урал кыяларын яратам.

Увилди

Кояш әле чыгып кына килә,Йөрим Увильди күл буенда.Көзге кебек су өсләрен бозып,Чуртан балыклары коена.Текә яр өстеннән карап торам.Увильдинең көмеш суына.Нарат урманнары, күл тирәли,Яшел алка булып сызыла.Гаҗәп рәхәт кояш белән торып,Күл буенда һава сулавы.Бер якта күл, балыклар коена,Ә бер якта кошлар сайравы…Әнә, чишмә, (родонлы ул диләр)Тере көмеш кебек йөгерә.Стаканы шунда, эчеп жибәр!Эчсәң исә сиңа хәл керә.Монда курорт,Йөрәк, нерваларың,Какшап китсә, тот та шунда кил!Кырым, Кавказ диеп йөрисе юк,Күле, әйтерсең лә Байкал күл.Кояш белән торып күл буена төшәм,Эчәм тәмле чишмә суларын.Карап йөрим Увильди буйларын,Уралның бер матур почмагын.

Онытмыйк

Бирелмик төшенке хисләргә,Һәр вакыт булыйк көр, булыйк нык.Беләктә, йөрәктә көч барда,Яхшылык эшләргә тырышыйк! Танышмы, түгелме ул сиңа,Ярдәмгә мохтаҗга булышыйк!Авырга килсә дә үзеңә,Яхшылык эшләргә тырышыйк! Шатлыкны, кайгыны бүлешеп,Бер туган кешедәй яшик без!Арада яманлык булмасын,Һәр вакыт яхшылык кылыйк без. Гомерләр көзенә килгәндә,Намуска авырлык килмәсен.Ачынып үкенмәс өчендә,Кешегә яхшылык эшлә син! Ихтыяр көчебез булсын нык,Һәр вакыт кешегә булышыйк.Бу дөнья фани бит, онытмыйк,Лаеклы яшәргә тырышыйк!

Көзне ямьсез диләр

Көзне ямьсез диләр,Ялгышалар.Азмы көзнең матур яклары:Көз көне була бит өсәкләрнең,Келәтләрнең тулы чаклары. Бакчаларга керсәң күз камаша,Яшел, сары, кызыл алмалар.Урман алларында, аланнарда,Миләш учаклары яналар. Алтын сары: кызыл төстә урманГөмбәләрнең гаҗәеп күп чагы.Балан тәлгәшләре, гөлҗимешләр,Кызыктырып тора колмагы. Кыр байлыгы хәзер амбарларда,Һәр йорт саен кош-корт шаулаша.Язларның да яме булмас иде,Мул унышлы көзләр булмаса. Көзне ямьсез диләр,Ялгышалар.Азмы көзнең матур яклары:Көз көне була бит киштәләрнең,Өстәлләрнең тулы чаклары.

Өстәлемдә ак самавар

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
3 из 3