
Полная версия
Шигырьләр җыентыгы

Ахмет Рафиков
Шигырьләр җыентыгы
Шагыйрьның тормыш юлы
Әхмәт Рафиков Мәхмут улы элекке Казан губернасы Спасс өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә 1916 елның бишенче декаберендә туа.
Ул кече яштән үк крестиян тормышын татып, 1921 ачлык елларын, колхозлаштыру, кулаклар сөрү һәм авыр сугыш афәтләрен кичергән кеше. 1933 елда Алпар мәктәбен тәмамлагач ике ел колхозда эшли. Беренче шигырьләрен ул 1936–37 елларда, Урта Азия якларында зшләп йөргән чакларда, аннары Алабугада укыганда яза башлый.
1940 елда Алабуга мәдәният техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнаның сигез еллык мәктәбендә тарих, география фәннәрен укыта башлый. Шуннан сугышка китә.
323енче Кызыл Байраклы, Суворов орденлы Брянский укчы дивизиясендә, башта телефонист, аннан соң дивизия штабында атлы фельдъегере булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белорусия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальда ятып чыкканнан соң 60нчы укчы дивизия төркемендә Берлинны штурмлауда катнаша. Берлин урамнарының берсендә авыр яраланып җиде ай госпиталләрдә ятканнан соң инвалид булып кайта. Сугышка кадәр эшләгән Югары Майна мәктәбендә укытучы хезмәтен дәвам итә. 1952 елда аны Биләр райкомының пропаганда бүлегенә күчерәләр. Шулай ук ул районда чыга торган “Стахановчы тавышы” дигән газетаның редакциясендә дә эшли.
Әхмәт Рафиков: “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек була. 1973 елдан Чиләбедә яши.
Әхмәт Рафиков татар һәм башкорт язучыларының Акмолла исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче әгъзалары арасында була. Аның шигырьләре “Чиләбе чишмәләре”, “Сөенеч”, “Чиләбе моңнары”, “Дуслык тирмәсендә” дигән шигырь китапларында басылып чыкты. “Күңелдәге уйлар”, “Миләшләр”, “Тормыш дәрьясында”, “Шигырьләр” “Мәңгелеккә үтеп барышлый” дигән шигырь китаплары, “Калугадан Берлинга кадәр”, “Галия”, “Если можешь, прости!” исемле прозаик әсәрләрнең авторы.
Әхмәт Рафиков үзенең шигырьләрендә яшәү матурлыгын тормышта ничек булса, шулай чагылдыра. Бу аның эчке халәте, табигый хисләре. Ул бу хисләрне, тойгыларны, күренешләрне табигатьнең үзеннән алып яза. Аның шигырьләре оптимистик рух, һәр кемгә таныш, якын моң белән сугарылган.
Шагыйрьның туган авылы Иске Камка, үскән җире Уракчы кече Чирмешән буенда урнашкан. Ул күп кенә шигырьләрендә табигатьнең шул матур
почмагы турында яза. Ул юллар туган якны өзелеп ярату, сагыну хисләре белән тулганнар.
Әхмәт ага ветеран буларак та, сугыш әфәтләренә багышланган күп шигырьләр яза.
Беренче прозаик әсәре “Калугадан Берлинга кадәр” диеп атала. “Сугыш хикәяләре” аерым китап булып чыкса да, беренче язган повестьның дәвамы диеп кабул итәрлек. Чөнки икесе дә Әхмәт аганың сугыш еллары көндәлеге.
Әхмәт Рафиков табигать биргән талантлы, туган якның, табигатьнең матурлыгын зирәк тоючы. Үз халкын, аның тарихын яратучы буларак, уйларында, шигырьләрендә, прозаик әсәрләрендә шул хисләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алган.
Педагогия фәннәре кандидаты, доцентВасильков А. А. 10.01.1997.Зур тормыш шигърияте
Шагыйрьләрне: бусы әйбәт яза, ә бусы – начар, дип бүлү мөмкин түгел. Һәр шагыйрьнең бөеклеге – аның үзенчәлегендә. Мисал итеп танылган әдипләр иҗатын алсак, әйтик, Равил Фәйзуллин – парадокслы афорист, Харрас Әюп – җырчы, Рәшит Әхмәтҗан – якты сагыш… Кайчак иң зур шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә теге яки бу укучыга ошап бетмәгән җирләр була, ләкин нәкъ менә шул һәр талант иясенә хас үзенчәлек көче җитешсезлекләрдән куәтлерәк булып чыга, һәм чын шигъриятнең кыйммәте дә шунда.
Әхмәт ага Рафиков шигырьләренең асылы нәрсәдә? Зур тормышның ачы һәм татлы тәҗрибәсе, дияр идем мин. Әйе, ул профессиональ шагыйрь түгел, шуңа күрә, әдәбият белгечләре күзлегеннән караганда, шигъри юлларның камил булып җитмәгәннәре дә очрап куядыр. Ләкин:
Әллә инде олыгайган саенЯшәү көче арта барамы?Шигырь язу тик утыру түгел,Яшәү өчен көрәш – чарамы?Шул юлларны укыгач, бу авторның озын һәм катлаулы тормыш юлын узган кеше генә түгел, тирән акыл иясе дә икәнлеген аңлый башлыйсың, һәр акыл иясенә хас җан тынычлыгы белән фикер йөртә ул тормыш чынбарлыгы турында:
Гомер буе уйда кеше,Гомер буе чагыштыра.Бер уйласаң, үткән гомер —Күңелле бер сагыш кына.Яки:
Мәңгелеккә килми бер кеше дә,Мәңгелеккә ул китә генә.Шул ук вакытта «күңелле бер сагыш кына» булып үткән гомернең бөек мәгънәсе, дәвамы бар:
Мәңгелегем шулдыр минем:Оныкларым бер төркем.Әхмәт Рафиков шигырьләрендә туган як, табигать күренешләре, ел фасыллары да байтак урын алып тора. Шагыйрь бит ул шул ук рәссам, художник, бары тик буяулар, пумала урынына шагыйрь кулында каләм hәм туган телебезнең сүз байлыгы.
Тагын җырлыйм тургайлар турында,Әллә тургай җене кагылган.Сары чәчәк баскан пар кырында,Бармы икән,Тургай җырын миндәй сагынган.Зәңгәр күктә акчарлаклар оча,Тияр-тимәс ак болытларга.Чиксез иркен анда, чиксез бушлык,Теләгәнчe кыелып очарга.Күкне каплап болыт йөзә,Текә ярга дулкын кага.Күктә янган йолдызларданСерлерәк ни бар дөньяда?Яшенле болытлар килә,Җилли, җилли үкереп.Ялкынлы аргамак булып,Өcкә сикерер кебек.Сиреньнәр чәчәк аткандаКояш нурланып уйный.Чәчәк өзеп иснәмичә?Яныннан китеп булмый.Менә шагыйрьның туган ягы турында хәтирәләр:
Чишмәләргә, суларга байЧирмешән үзәннәре,Чирмешән буенда үсә,Кызларның гүзәлләре.Атлар саклаган болыннарМине танырлар микән?Болыннарым, баланнарымКаршы алырлар микән?Шул вакытта туган як шагырь өчен туган телдән, милләттән, татарлыктан аерылгысыз:
Туган илем минем Татарстан,Тоеп үстем синең кадерне.Мине татар иткән татар телем,Туган илем җандай кадерле.Яки:
Нәсел очым Кандалыйдан килгән,Туган җире Габделҗаббарның.Атаманам татар милләтеннән,Мин дә чәчрәп торган татармын.Гомумән, шагыйрьнең бәясе, авторитеты аның күп кырлыгы, тематикасының байлыгы аркылы билгеләнә. Әхмәт Рафиков күп кырлы шагыйрь, аның шигриятендә тетрәндергеч трагедияле дә, елмайдырырлык кызык шигырьләр дә байтак.
Мәсәлән, аның сатирасыннан бер мисал – сәяси убырлар образы:
Элек түрә иде обком, партком,Хәзер дә бар андый түрәләр:Кызыл кабыкларын салдылар да,Чиркәүләрдә тәре үбәләр.Ләкин Әхмәт ага шигырьләренең укучыга иң нык тәэсир итә торганнары – сугыш шигърияте. Монда автор сугыш турында ишетеп белгән яки хәтта күреп белгән түгел, ә хәрби хәрәкәттә үзе катнашкан, кан түккән, күп тапкыр тормышы кыл өстендә калган, ләкин үлемне җиңеп чыгарга көч таба алган кеше.
Брян урманнары гел баткаклык,Кошлар гына очып үтәрлек.Ә без үттек.Үттек агач түшәп,Машиналар, туплар үткәрдек.Бу шигырьләрдә сугыш чынбарлыгының иң тетрәндергеч мизгелләре:
Үз тормышың кыл өстендә булган,Фашист безне утка тотканда.Ут эченнән читкә сөйрәгәнсең,Ташлап калдырмыйча дошманга…– Мә, эч… – дидең,Бер йотым су бирдең.– Тагын… – дидем.Авыр суладың.Янә өстерәдең ут эченнән.Мин: «Су…» – дидем.Син ник еладың?Яки менә мондый шигырьне үзе шуны кичермәгән кеше яза аламы:
Минскиның Партизан урамы,Урам тулы гаскәр агыла.Ат өстендә барам.МинчанкаларАягыма килеп сарыла.Сугыш эпопеясенең тагын бер мизгеле:
Яу кырында ярсып атлар чапты,Гөрес-гөрес килеп туплар атты,Кешнәделәр атлар, ыңгырашты,Яраланып ауды, сыкрап ятты.Гөмүмән, Әхмәт Рафиков иҗатында ат образы бик җылы hисләр белeн тәсвирлана. Ат Әхмәт ага өчен якын дус та, союздаш та, көрәштәш тә. Чөнки бу – тормыш тәҗрибәсе, фронтовик – шагыйрь язмышының бер өлеше.
Ат өстендә үттем сугыш юлын,Һәрчак булды минем юлдашым.Аз сөртмәдем яраланган атныңКаны белән аккан күз яшен.Атлар еламый дип кемнәр әйтә?…Сугыш аркылы үтәргә туры килгән һәр ватандашыбыз кебек үк, Әхмәт абый да гомер буе фронт хатирәләренең эзерлекләвенә чыдап яшәргә мәҗбүр:
Илле ел бит,Төшләремә кереп,Фашист белән сугышып уянам.Шул ук вакытта бөтен каһарманнарыбызга хас горурлык хисе кайнап тора бу шигырьләрдә:
Яшьлегебез утта янды, диепЯманламыйм узган гомерне:Мин – җиңүче, диеп горурланам,Штурмлап алдым Берлинне!Әхмәт Рафиковның шигырьләрен укый-укый шундый нәтиҗәгә киләсең: бу аерым шигырьләрдән тупланган җыентык түгел, ә зур бер поэма. Гаять зур, бер гасырны үз эченә алган тормыш турында. Ватан турында. Табышлар һәм югалтулар турында, мәхәббәт һәм яшәү тәме турында.
Ирек Сабиров,Русия Федерациясе һәм Татарстан РеспубликасыЯзучылар берлекләренең әгъзасы2004, 2010гТуган як
Белмим
Миндә нинди кан агадыр,Мишәр микән, әлләме нугай,Әллә микән болгар бабамныкы?Алар да бит бу җирдә торган.Нәсел башым минем Кандалыйдан,Туган җире Габделҗаббарның.Сабырлыгым Чирмешән буеннан,Моңым-зарым атам, анамнан.Буыннардан-буыннарга килә,Татарлыгым минем – зур мирас.Татар илем булса – халкым булыр.Халкым булса – тел дә югалмас.Шәһри Болгар, Суар, Биләрем дә,Казаным да ерак тарихтан.Бәхетле дип саныйм мин үземне,Мин бит зур тарихлы халыктан.2004Туган як
Яз килде, сиреннәр чәчәктә,Талларда былбыллар сайрар чак,Исемдә, хәтердә, күңелдә,Онытылмый-онытылмый туган як.Хәтердә «сабанда сайрашкан»,Түбәдә тургайлар сайрар чак.Гел генә үзеңә тартасың,Туган җир, үскән җир – туган як.Хәтердә алтындай көзләрең,Былбыллар көн якка киткән чак.Мин синнән еракта торсам да,Син миңа кадерле – туган як.Хәтердә шул айлы кичләрен,Урамда гармуннар чыңлар чак,Бар микән синнән дә кадерле,Синнән дә якын җир – туган як.* * *И гүзәл туган якларның,Сулары, чишмәләре.Кече яшьтән якын итте,Назлады иркәләде.Авылым
Яшьлек елларын, айлы кичләрен,Тальян моңнарын саклыйсың, авылым,Синән китсәм дә, һәрвакыт истә,Күңел түрендә и туган авылым.Язлар килде исә – сиңа тартылам,Канатлы коштай очардай булам.Кайталмый калган еллар да була,Тормыш-мәшәкать тартса чабудан.Ак каеннарың, зифа талларың,Яшьлек дусларым керә төшемә.Күңелем тулып, күзләр яшьләнә,Ятим калган өй төшсә исемә.Көтә туган йорт. Кайчан кайтыр дип,Алар кайтсалар, утлар балкыр дип.Кайтып булмый шул бик сагынсам да,Яшем дә инде, җитә туксанга.2006Калатауга кайтсам
Язлар килде, сулар акты,Яшелләнде болыннар.Калатауга кайтам диепҮтеп бара гомерләр.Калатау болыннарында,Әрәмәлек, киң алан.Калатауга кайталган юк,Әллә шуңа моңланам?Үтте язлар, үтә җәйләр,Көзләрем җитеп бара.Кыш кермәс борын ничек тә,Күрергә кирәк чара.Сабыр ит! – дип юаталар,Сабыр канатым сынган.Яшьлек калган Калатауга,Кайтсам тынармын сыман.…Кала таулы Иске КамкаУл минем туган җирем.Алты ел шунда торганмын,Шул хакта минем җырым.1997Ялгыз гармун
Кичке тынлык басты авыл өстен,Хуш исе таралды гөлләрнең.Аргы якта Чирмешән буенда,Моңланып уйнады бер гармун.Моң таралды авыл өсләренә,Ябык тәрәзләргә кагылды.Ачык тәрәзләрдән өйгә керде,Чирмешән буенда агылды.Кичке авыл тыңлый гармун тавышынТирәкләр тыңлыйлар, тын калып.Җыр тарала каенлык буена,Болыннарны кайта әйләнеп.Таңга кадәр җыр сузды гармунчыАннан бераз үзе җырлады.Юк, килмәде, сөйгәне чыкмады,Гөлләр генә аны тыңлады.Каенлыктан талгын җилләр исте,Сайрар кошлар төнге йокыда.Ә яшь егет бик озак уйнады,Таңгача ятмады йокыга.апрель 2005Кичләрендә пароходлар озатам
Ак пароход Идел өсләрендә.Акчарлаклар оча өсләрендә.Пароходлар гудок биргән чакта,Моңсу булып китә кичләрен дә.Идел-ярда еракларга карап,Кичен пароходлар озатам.Пароходлар китә дә югала,Моңсу булып кала азактан.Акчарлаклар Идел өсләрендәЯрларына кага дулкыннар.Дулкын ярып пароходлар үтә,Дулкын асларында упкыннар.Ак пароход Идел өсләрендә,Чал дулкыннар ярларга кага.Утырып ла китәселәр килә,Туган-үскән якларга таба.Идел суы өсләренә карап,Кичен пароходлар озатам.Уй-сагышларымны алып китсә,Моңсу булып китә азактан.2005Чирмешән таллары
Яр буйларын таллар баскан,Читләрен дулкын кага.Гасырдан-гасырга күчеп,Кече Чирмешән ага.Ярларында исәпсездерКарлыгач оялары.Талларында һич өзелми,Сандугачлар сайравы.Каз оялары үрәләрЧирмешән талларыннан.Җим эзлиләр тәкәрлекләр,Чирмешән буйларыннан.Зифа талларны тибрәтеп,Былбыллар канат кага.Сандугачлар сайравыннанКүңелләр ләззәт таба.октябрь 2004* * *Беркайда юк бездәгедәйКызыл, матур баланнар.Әтием истәлеге ул,Әтиемнән калганнар.Бакчадагы баланнарымЧәчәк атты.Язны сагынып, көньяклардан.Кошлар кайтты.Ап-ак яулык бөркәнгәннәрБаланнарым.Инде көтәм кызыл баланЯралганын.Июнь ае баланнарымҖимешләнә.Кызыл-кызыл тәлгәшләреГел ишләнә.Көзләр җиткәч, чиләк-чиләкБалан җыям.Чоландагы киштәләргә,Тезеп куям.Авыр-авыр тәлгәшләрнеӘләм тезеп.Мондый балан табалмассың,Илне гизеп.2004Күңелдә калган моң
Төн уртасы…йоклый алмыйТорып чыктым урамга.Моңлы гармун тавышы барАргы очта, урамда.И моңая ялгыз гармун,Кемдер җырлый да тагын.Әллe Биккинин кайтканмы,Сагынып туган ягын?Шул төннән соң ялгыз гармунКөн дә турыдан узды.Гармун җене кагылдымы,Тынычлыгымны бозды.Ачык тәрәзләрдән кердеГармун моңы өйләргә.Шул моң әле дә хәтердә,Калды сагынып сөйләргә.…Аннан үзем гармун алдым,Уйнап йөрдем кичләрне,Уйнаттым да, җырлаттым да,Биеттем дә яшләрне.2006Былбыл моңы
Язлар килсә талларыма,Былбыллар кайтыр әле.Сайрый-сайрый туган якка,Саумы дип әйтер әле.Кайтыр да канатлар кагып,Күкләрдә очар әле.Сагындым туган якны дип,Талларда җырлар әле.Җырлы, моңлы туган ягымШатланып тыңлар әле.Җырлар да җырлар былбылларКүңелләргә моң биреп.Шатланып тыңларбыз әле,Былбыл моңы мәңгелек.Төшләремдә очам
Әле тагын очтым…Тик хыялда түгелТагын очтым әле төшемдә.Кайткан идем утыз ел укыткан,Майна дигән авыл өстенә.Очтым аргы яктан бирге якка,Урамнарын карап әйләндем.Урамнары яшел чирәм имеш,Кешеләрен генә күрмәдем.Күрегез күр, менә,Мин кайттым янәсе,Телим икән йолдызларга очам!Энергиям бик зур зарядле.Төшләремдә бик еш кабатлана,Гомер буе шулай очам мин,Тик, нигәдер, күпме теләсәм дә,Җирне ташлап ерак китәлмим.…Шулай инде, җирдә туганбыз бит,Без мәңгегә җирдә каласы.Җир анабыз безгә бик кадерле,Кем соң ташлап китсен анасын.«Әллә шул якларда үскәнгәме…»Әллә шул якларда үскәнгәме,Истән чыкмый Биләр якларым.Һич хәтердән чыкмый авырлыгы,Без яшәгән чорда юлларның.Уйларымда кайтам әле,Олы шәhри Биләргә.Җырлы, моңлы туган ягым,Калды сагынып сөйләргә.1947 нче ел
Хәтеремдә, унынчы январда,Җәяүләтеп киттем Биләргә.Төне буе яңгыр койган идеСулар тора күлләвекләрдә.Ашыкмыйча кышкы юлдан атлыйм,Чана эзләрендә су тора.Шул эзләрдән, сулы җирдән атлыйм,Кыска итек аякны кыра.Өстә озын бишмәт, чабуыннан,Тып та тып яңгыр тама.Ачуланып куям кыш бабайга:Саташтыңмы әллә, дивана?Әллә димен июнь белән,Ярышырга телиме,Дөбер-шатыр яшьнәүeнең,Серен генә белмиме?Сулы юлдан атлыйм чаптыр-чоптыр,Авырая бара адымнар.Тик шулай да юлны дәвам итәм?Ярты юлда туктап калмыйлар.2003«Көнне каплап тоташ болыт ага…»
Көнне каплап тоташ болыт ага,Елап тора көннәр, яуымлы.Оныта алмыйм һич тә яшьлегемдәКөньякларга китеп,Тилмереп лә йөргән чагымны.Көзләр килде исәОчар кошлар китә,Калдырып ла туган якларын.Заманында минем дә бар идеКөньякларда булган чакларым.Кошлар китә… Ә мин китмим.Нәсел тамырым монда береккән.Туган җирен сөйгән кеше өченАнда китү кирәкме икән?Китәр идем – юкәләрем кала,Каеннарым кала, талларым.Болыннарым, урманнарым кала,Матурлыгы туган якларның.Елак көзләр үтәр,Кыш артыннанЯмьле язлар килер елмаеп.Чәчәк атар алмагач, чияләр,Сандугачлар кайтыр әйләнеп.апрель 2004Бер күренеш
Каенлыкны куе томан баскан,Яшь каеннар томан эчендә.Әтием тау өстендә басып тора,Ике кулы маңгай өстендә.Тау астында чишмә. УлаклардаЧишмә суы тутырып куелган.Тупыр-тупыр тояк тавышлары,– Атлар кайта каен юлыннан.Атлар кайта, каршы алыйм, – диеп,Ул ашыгып түбәнгә төшә,Чишмә янындагы зур улактан,Пошкырышып атлар су эчә.«Тәрәзәмне ачып куйдым…»
Тәрәзәмне ачып куйдым,Җиләс һава керсенгә.Бохар мәчем йоклап ята,Мендәрләрем өстендә.Бөгәрләнеп, төшләр күреп,Көн буе йоклап ята.Төне буе ауда йөри,Көндөз мендәр ярата.«Пар ат җигеп Лушнов сабанына…»
Пар ат җигеп Лушнов сабанына,Кигәвенле эссе челләдә,И күрдек тә инде кыенлыкны,Пар кырында сабан сөргәндә.Елар хәлгә килә идек, мәгәр,Атлар чәбәләнгән мәлләрдә.Өстә бер кат күлмәк,Киндер штан,Яланаяк сабан сөрәбез.Эштән арып кайткач, Чирмешәндә,Чумып-чумып бер су керәбез.Иң авыры иртән торулары:Кояш белән Әнкәй уята.И авыр да була:– Эшкә китәр вакыт,Тор балам! – дип,Әнкәй иртән уяткан чакта.Тик, нигәдер, без ул чакларда,Эшкә сыкыранып йөрмәдек.Шулай кирәк саный идек,Малай-кызлар ярышып эшләдек.февраль 2003«Ат яратып үстем…»
Ат яратып үстем,Эштә дә мин,Һәрчак атлы эшкә йөредем.Башка берәү миндәй белә микәнРәхәтлеген атта йөрүнен?Болыннарга чыктым, төннәрендә,Күздә йоммый атлар сакладым.Әле дә колагымда чыңлый кебек,Кешнәүләре тайлы атларныңКөзге ачы суыкларга кадәр,Ат ашаттым һәртөн болында.Күмәкләшеп колхоз төзелгәч кенәТуктадым мин болын юлыннан.Болыннан ат алып кайтып киләм,Чишмә тау буеннан юл үтә.Юл буе талларын иркәләп,Әкерен генә җылы җил исә.Алсу нурга чумган тау битләре,Болын чәчәкләре күп монда.Утыралар көнчыгышка карап,Иркәләнеп кояш нурында.Каенлыктан килгән таң җилләре,Чишмә дулкыннарын үбә дә,Тау битендә үскән чәчәкләрнең,Кагылып китә дымсу битенә.Тарихи, кадерле як
Урманга бай, суларга байТуган ягыбыз Биләр…(Биләр яшьләре җыры)Күпләр өчен бар да якын монда,Бар да газиз, бар да танышлар.Чирмешәне ага боргаланып,Җанга якын «Изге Тавы» бар.Тарихи һәм данлыклы бу төбәкЕлгалары, урман-күлләре…Күпләр йөргән «Изге Чишмә»се бар,Тарих белгән Шәһри Биләре.Катнаш урманнары гөмбәгә бай,Чикләвекле, кура җиләкле.Кырларында игеннәр мул үсә,Болыннары печән, җиләкле.Кешеләре күркәм, эшлеклеләр,Ачык йөзле, батыр йөрәкле.Минем өчен бар да якын монда,Авыллары таллы-тирәкле.2001Авылым урамнары
Бөтен нәрсә миңа таныш монда,Үзгәрешләр икән җитәрлек.Урам уртасында сукмак та юк,Аска карамыйча үтәрлек.Урамнарның, ындыр табагыдай,Тигез, такыр чагы бар иде.Караңгыда самоходка утырып,Гармун уйнап йөргән бар иде.Кайда карасан да гел яңалык:Яңа өйләр… Яшләр үскәннәр.Машиналар изгән буразналы урам,Кордәшлар дә,Мәңгелеккә китеп беткәннәр.Уйлап киләм күңелемдә сагышЭңгер җиткән кичке урамда.Ялгыш та бер гармун тавышы юк,Мәет чыккан өйдәй урамнар.Кайда киткән авыл күрке – гармун?Яши алмый авыл гармунсыз.Транзистор үкертүдән ни бар,Чит авазлар… Көйсез дә моңсыз.Болында
Ат саклыйбызБолын читендәге,Калкулыкта ятар урын – җир.Өшеп, калтыранып уяндым да,Уйга калдым: «Бу соң нинди җир?»Таң алды икән…Эңгер-меңгер мәлдә,Йоклаганда кырлар, болыннар,Иртәнге томанда сөендереп,Аваз салып куйды колыннар.Аннан тыңлык…Янә бераздан соң,Ат кешнәгән тавышлар килде.Күп тә үтми томан арасыннан,Ал кояш нурлары күренде.Кемдер аваз салды:Торыгыз, малайлар!!!Соңга калганбыз ич, торыгыз!Кемдер уяналмый…Берәү сүгенеп куя:Йөгерегез, тизерәк булыгыз!Томан. Колыннар, атлар кешнәве,Ишетелеп куя болында.Йөгерештек… Атларны тотарга…Ипи белән йөгән кулымда…Җәйге хәтирә
Караңгы төнМин бакчада кунам.Сулап туйгысыз һава,Уйланып ятам, уемда:Уяу бул, дип, йоклама.Таң алды. Әтәчләр кычкыра,Торырга вакыт дип, уятып.Сискәнеп куядыр ак тыңлык:Алмалар төшәләр тып та, тып.Төн буе бакчада сакта мин,(Малайлар алмага кермәсен)Сорап алсалар сүз дә юк,Алмагач ботарлап йөрмәсен!… Таң атты.Йөрим бакчада,Су сибеп, гөлләрем уятып.Колактан һич китми төнге өн:Алмалар коела тып та, тыпТып та тып, тып та тып, тып та тып.Ак тирәк
Ак тирәк, күк тирәк,
Сиңа миннән ни кирәк?
(Уен җыры)Су буенда ак тирәк бар идеИстәлеге җәйге кичләрнең.Эштән кайткач шунда килә идек,Җыелу урны иде яшьләрнең.Тальян моңы сузып су буенда,Ак тирәккә терәп арканы…Моңлы бер төш кебек истә әле,Сызылып кына таңнар атканы.Таңга кадәр ак тирәк янында,Егет-кызлар барыбыз бергә,Әтәчләр кычкыргач таралышып,Башны куя идек мендәргә.Еллар үткәч, яудан кайткач килдем,Исән торамы? – дип, ак тирәк.Җирдән төпчек кенә калкып тора,Әрнеп куйды, сулкылдап йөрәк.Сугыш елларындаХалык санашмаган,Бик күп тирәкләрне кискәннәр.Тау астында каенлык та беткән,Яшь каеннар гына үскәннәр.Җомга көнне кайттым
Җомга көнне кайттым,Бүген димәк,Оныклар да, бар да җыелыр.Бер күрүең үзе бер гомер ич,Бергә-бергә күңелле булыр.Юл җае да туры килде шунда,Руслан илтеп куйды Чулпанга.Көне буе ишеп яңгыр яуды,«Оныклар кайтыр» дип торганда.Бик сагынып кайттым, күрергә дип,И, шатланып каршы алдылар.Күрешү шатлыклары, сөйләшүләр,Гомерлеккә истә калдылар.Олы кызым, Ләмига ул минем,Дүрт бала үстерде тәүфыйкле.Оныкларны күрермен дигән идем,Күрәлмәдем шушы шатлыкны.… Мине катык белән сыйлый кызым,Йөзе якты кояш шикелле.«Әти килде диеп шатланадыр»,Карашлары җылы, сөйкемле.Кыстый-кыстый сыйлый кызым мине,Кияү дә кушыла аңарга:– Чәеңне суытма, балы белән эч, – ди,Рәхмәт кенә инде аларга.Алда катык, сыйпарат каймагы,Әле яңа гына аерткан.Бура кебек ике сыерлары,Һич аерылмый катык, каймактан.Газ керткәннәр. Тормышлары яхшы,Терлек-туар, кош-корт бар да бар.Җиләк-җимеш, яшелчә дисеңме,Гөрләп үсеп тора бакчалар.Өе җылы, газ-мич янып тора,Суны өйдән генә алырга.Ягыйм дисәң ак мунчасы да бар,Матайлары да бар, чабырга.Күңелем тулып, бик шат булып киттем,Үкенмичә сагынып кайтканга.Ул көн кызым мине озатып калды,Чистайга ук барып вокзалда.Тальян гармун
Талъян тавышлары матур,Авыл урамнарында.Күңелләр шат, җаннар тыныч,Ул булса яннарымда.Авыл урамнары буйлап,Талъян яңгыраулары.Талъян моңына кушылып,Дәртләнеп җырлаулары.Талъяны булган авылның,Ямьледер урамнары.Казанский талъян гармун,Кулга аласым килә.Көмеш тавышларын сайлап,Көйгә саласым килә.Бер үзәкләрне өздереп,Уйнап аласым килә.Талъян гармун кулга алып,Эх, бер сайратыйм әле.Сүнеп китмәсен йөрәкләр,Утын яңартыйм әле.Авылым урамнарында,Гармун уйнатыйм әле.Әминә апам истәлегенә
Үз итеп әткәй шомыртын,Һәркөн сары сандугач,Килә дә кунып шомыртка,Сайрый иде, кич булгач.Син дә, апам, тыңлый идең,Сандугач сайрауларын.Күзләргә яшь төшерердәй,Моңлы иде җырлауларын.«Яшь наратлар» көен җырлап,Аны көткән көннәрең.Хәсрәтең зур, күзләрдә яшь,Моңсу иде йөзләрең.Ун ел үтте… егерме ел,Җитмеш алтыга җиттең.Кара гүрләргә кергәнче,Исмәгыйлеңне көттең!Әнием җырлары
Намазлыгы күз алдымда тора,Һәр көн укый иде биш намаз.Тәрәзәдән карап җырлый иде,Балалары озак кайтмагач:… И Илаһым сорыйм синнәнӨч нәрсә, ни кыласын:Бере иман, бере дәүләт,Бере җәннәт.Каләм алдым язып булмый,Мокатләрдин узып булмый,Балаларым исемә төшсә,Җыламыйча түзеп булмый.Намазлыгын җәеп укыганда,Теләк тели иде ул сезгә:Онытмагыз диеп туган җирне.Кайтыгыз дип туган нигезгә.Моңлы тавышың әл дә күңелемдә,Йөрәгемдә аннан моң туа.Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,Бәхет алып килде улыңа.Кем йокласын икән
Чирмешәннең яшел болынында,Тынга калган Кәкере күл буе.Баланнар, миләшләр баш игәннәр,Иртәнге саф һава. Көн җылы.Су өстендә балыклар чиртәләр,Күл буйлары сөттәй ак томан.Үле тынлык баскан болын өстен,Бер җан иясе дә юк сыман.… Авыл әле торып кына килә,Әтәчләр кычкыра таң аткан.Авыл хатыннары көтү куа,Кояш чыгар вакыт офыктан.Авыл көтүчесе ашыктыра:Чыбыркы шартлатып шар та шорт!Печән өсте. Ирләр чалгы суга,Кем йокласын икән бу вакыт?июль 2005«Туган җирең кайда?..»
Туган җирең кайда? – дип сорыйлар,Әйтәм: Татар иле үзәге —Кандалый якташы, Суар ягы,Биләр, Чулман, Идел төбәге.Татарстан минем туган җирем,Нәсел тамырым шунда береккән.И кадерле, якын туган ягым,Туган телем мине кеше иткән.Туган илем минем Татарстан,Тоеп үстем синең кадерне.Мине татар иткән туган телем,Туган илем җандай кадерле.И кайтасы килә
Ни булды икән уйларыма,Бер утырып уйлансам —Әйләнәм дә ерактагыТуган ягыма кайтам.И булсын иде акбуз ат,Очып алып китәрлек.Хыялымны – барлы итеп,Туган якка илтәрлек.Очар идем акбуз атта,Ябышып ялларына.Яшьлек сукмаклары калган,Болыным-кырларыма.Атлар саклаган болыннар,Мине танырлар микән?Каеннарым, баланнарым,Каршы алырлар микән?«Басуларда салам эскертләре…»
Басуларда салам эскертләре,Сукаланган кырлар кап-кара.Тик бер кырда – уҗым басуында,Җәйге яшел төсләр саклана.Әллә инде учак кабынганмы,Ут шикелле яна миләшләр.Сыгылганнар балан тәлгәшләре,Гүя миләшләргә көндәшләр.Яфрак арасыннан баш күтәреп,Кырын салып эшләпәләрен,Шатланышып гөмбәләр «елмая»,Килүенә ямьле көзләрнең.Талларымнан сандугачлар китте,Тургай җыры да юк күкләрдә.Яфракларын койган юкәләрнең,Кереп барулары көзләргә.Һаваларда торна тавышлары,Кошлар җылы якка киткәндә.Белмим күңел нигә моңсулана,Әллә микән көзләр җиткәнгә?Гомергә синдә калам
И кадерле туган ягым,Болыннарым, кырларым.Иделем, Чулманым минем,И Чирмешән буйларым:Сезгә сәлам, сезгә сәлам,И син Биләр якларым!Олыларың, кечеләрең,Яшьләрең һәм картларың.Мәтрүшкәле аланнарым,Алмалы тау битләрем:Сезгә сәлам, сезгә сәлам,Иртәләрен, кичләрен.Кайларда гына булсам да,Сагынып кайтам hаман.Ничә генә карасамда,Гел яңалыклар табам.Гел яңарып торган ягым,Гомергә синдә калам.