
Полная версия
Шигырьләр җыентыгы
Хатлар көтәм
Хатлар көтәм, көн дә хатлар язам,Хатлар алу шатлык түгелме?Дуслар белән шулай аралашу,Хәбәрләшеп яшәү күңелле.Хатлар көтәм кайчак янып-көеп,Ни булды икән, нигә килми? – дип.Хат алам да, тагын тынычланам,Төзәлгәндәй була күңел ярам.Хатлар көтәм ерак аралардан,Читтә калган онык, балалардан.Күрешкәндәй булам хат килгәндә,Тынычланып куя күңелләр дә.Бүген янә тагын хатлар алдым,Җавап язам инде бүген кич.Әкерен генә ачам… күңелемдә,Әйтеп бетергесез сөенеч.2003Мин синең улың
Мин синдә тудым, мин синдә үстем,Син минем илем – Татарстан.Син минем телем, син минем моңым,Мин синең улың – Татарстан.Урман-суларың, киң болыннарың,Яшел бишегем – Татарстан.Мәркәзем минем – Казанбаш калам,Читтә торсам да мин синдә калам.Идел, Чулманның ямле күңелдә,Икмәге, суы тәме ирнемдә.Яшлегем минем син – Татарстан,Аерыласым юк мин татарлыктан.Синдә туганмын, синдә үскәнмен,Илем син минем – Татарстан.Син минем телем, син минем моңым,Мин синең улың – Татарстан.Чирмешән буйлары
Чирмешән буйлары болын,Зифа буйлы таллары.Су буенда шау-гөр килеп,Үтә сабан туйлары.Чишмәләргә, суларга байЧирмешән үзәннәре.Чирмешән буенда үсә,Кызларның гүзәлләре.Чирмешәндә кер чайкыйлар,Безнең авыл кызлары.Кичләр булса су буенда,Чыңлый тальян моңнары.Чирмешән болыннарында,Печән чабу күңелле.Чишмәләре, болыннары,Тартып тора күңелне..Чирмешән болыннарында,Балан да бар, җиләк тә.Онытылмас җырлар булып,Керде лә ул йөрәккә.Мин татар улы
… Белегез, бу горур исем.
(Л. Гумилев)Нәсел очым Кандалыйдан килгән,Туган җире Габделҗәббарның.Атаманам татар милләтеннән,Мин дә чәчрәп торган татармын!Кай илләрдә генә йөресәм дә,Татарлыгым миннән калмады.Татар моңы, җыры иркәләде,Авыр кичерешләрдән саклады.Хурланмадым татар дигәннәрдән,Татарлыгым тырышып сакладым.Бик авырга килгән чаклар булды,Барыбер милләтемне сатмадым.Татар булуым белән горурланам,Татар улы, татар булып калам.Авылыма кайтсам
Авылыма кайтсам һәр ел шулай:Чыгып китәм урам йөрергә.Чишмә тавын, Чирмешән буйларын,Каенлык буйларын күрергә.Кайда карасам да, бар да таныш,Колачларын җәеп каршы ала.Күңелләрдә туган рәхәттән,Төрле хатирәләр уяна.Чишмә таудан каенлыкка карыйм,Каеннарым мине сагынган.Һәр каенны кочаклыйсым килеп,Йөгереп төшәм Чишмә тавыннан.… Бакчалар артында иген кыры,Таныйлардыр мине арышлар?Монда да мин бер ялгызым түгел.Кече яшьтән миңа танышлар.Шушы кырлар киңлегендә үстем,Һәр тараф та таныш манзара.Еллар үткән саен сагну арта,Кайткан саен сагну яңара.Август, 2002Бу минем туган ягым
Барып чыксаң Чирмешән буена —Калатаулы-Иске Камкада,Танырсың син минем туган якны,Күңелләрең итәр тантана.Хәтфә болыннары, тугайлары,Тургайлары каршы алырлар.Тал-тирәкләр чугын болгап сине,Каршы алып, озатып калырлар.Иртә таңнан кояшы елмаер,Зәңгәр күкле айлы кичләре.Каршы алыр челтер чишмәләре,Киң күңелле уңган кешеләре…Дулкынланыр иген басулары,Тук башаклар иелеп сәләмнәр.Боргаланып аккан Чирмешәндә,Су коенсаң мең-мең сихәт бар.Туган ягым Чирмешән буйларыКүз төшәрлек нурлы-ягымлы.Калатаулы-Иске Камкада мин,Үткәргәнмен бала чагымны.1996Биләр
Күпләр өчен барда газиз монда:Биләр җире, Хуҗалар тавы.Чирмешәне ага боргаланып,Бабамнарның озын билбавы.Басып торам Хуҗалар тавының,Иң биек бер калку ягында.«Нинди матур шәһәр булгансың, – дип,Шәһри Биләр исән чагыңда».Кадерле як…Тарихи бу җирләр,Бабамнарның изге туфырагы.Болгар бабамнарның каны аккан,Чишмәләре, инеш сулары.Биләр элек зур бер кала булган,Башка бик күпләрдән зурырак.«Эчке башкала» – дип йөреткәннәр,Кол Галиләр аны олылап.Хан сарае булган зур калада,Ханнар белән ханнар очырашкан.Караваннар килгән товар белән,Дөяләргә төяп ерактан.Галимнәре, шәгыйрьләре булган,Һөнәрчеләр, «Болгар тарихы»Җимерелгән, халкы кол ителгән,Күптән юктарылган – барысы.Хуҗалар тавыннан карап торам:Җәелеп яткан яңа Биләргә…Ни аяныч!Сакланмаган кала,Җитә алмаган безнең көннәргә.… Ятлар килеп хуҗа булган әнә,Бабам нигез салган җирләргә.Йөрәк әрнеп уйларыма батам,(Очына чыгарлык түгелдә…)Калалар бар, ничә гасырдан соң,Исән торалар бүген дә.2000«Авылым, сагышым…»
Авылым, сагышым,Син минем мәркәземТаулар аша мине күрәсең күк,Арыш басуыннан карыйсың.Басу читләрендә зәңгәр чәчәк,Елга буйларыңда кавырсын.Сине сагнып ничә еллар үтте,Ничә язлар үтте, кыш чыктым.Яшел чирәмеңдә аунап үскән,Үсмер чакларымны онытмыйм.Урам өстендәге тупылларың,Күңелемдә әлдә шаулыйлар.Авыл каршындагы каенлыкта,Сандугачлар чут-чут сайрыйлар.Чирмешәнең әлдә күңелемдә,Ярларыннан тулып тора күк.Тәре сазы, Латра болынында,Әледәме шулай печән күп?Чирмешәнең ике як ярында,Сөйләшәләр бөдрә талларың.Еллар аша күренә кебек миңа,Киләчәгең, якты таңнарың.Тук башаклы арыш бодайларың,Болындагы колын-тайларың.Авылым,Язмыш мине синнән алып китте,Күңелем түрендә бит син һаман,Синең хакта матур сүзләр эзлим,Гәзит битендәге юллардан.Май, 1998Ятим калган өебез каршында
Ничә кайттым инде авылыма,Һаман шулай тып-тын бу урам.Әнкәйләрсез калган өй каршында,Басамын да уйланып торам.Күккә карыйм, күкләр аяз, зәңгәр,Тупыллар да кичке эңгердә.Икәүләшеп йөгереп чыгарсыз да,Керербез күк өчәүләп өйгә.Әнкәй йөгереп каршы чыга иде,(Мин кайтканга чиксез шатланып).Туып үскән бу кадерле йортта,Сансыз хатирәләр саклана.Кичләрен дә авылым шундый ямле,Җилләре дә шундый ягымлы.Ятим өйгә карап уйга калам,Сагынып та үсмер чагымны.Ятим калган йортта үле тынлык,Тик шулай да нидер сөйкемле.Бер куаныч – балкып кояш карый,Күңеле булсын дигән шикелле.«Поезд чаба…»
Поезд чаба…Казаныма кайту,Ак каеннар озатып калалар.Сагындыра сирәк кайткангадыр,Ераграк шул, ерак аралар.Поезд чаба,Ә күңелдә шатлык,«Тагын кайтамын бит Казанга!»Язмышыма үпкәм дә бар кебек,Шатланам да кайта алганга.Казан, Казан!Чиләбе түгел шул,Магнит кебек тарта ерактан.Шулай инде, кемнең туйганы бар,Җандай якын туган төбәктән.Туган җирдән мин еракта яшим,Зарланырлык түгел тормыш та.Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,Безне читкә илткән язмышка.Ноябрь, 1994«Әтием утырткан тирәкләр…»
Әтием утырткан тирәкләр…Китмә! – дип яфраклар шаулыйлар.Мин үзем үстергән талларда:Китмә! – дип былбыллар сайрыйлар.Соңгы кат әйләнәм бакчаны,Баланнар, карлыган, чияләр…Китмә! – ди, китмә! – ди баланнар,Китмә! – ди, китмә! – ди чияләр.Болында җиләкләр чакыра,Китмә! – дип челтери чишмәләр.Китмә! – ди, әтидән калган өй,Ялгызы калганга моңлана.Күңелдә тик бер уй тирбәлә:Түз инде, әрнемә, җылама…Туган йорт калсаң да еракта,Күңелдә булырсың, күңелдә!Төшләргә кергәләп торырсың,Сагындырып шулай гомергә.Рәнҗемә, туган йорт, улыңа,Хакың бар, үпкәлә заманга.Елына бер кайтып күрергә,Юллары әйләнде яманга.Июлъ, 1985Уракчыга кайтсаң
Уракчыга кайсаң, майда кайт син,Сирень чәчәк аткан көннәрне.Хуш исләрен иснәп туялмыйча,Үткәрерсең айлы кичләрне.Хәтфә кебек яшел чирәмендә,Ятып ял итәрсең арыгач.Чирмешән тауларын тирбәндереп,Чүт-чүт итеп сайрар сандугач.Һәр кешегә якын үз төбәге,Үзе туып үскән, үз ягы.Тик шулай да, сирәк бит ул, сирәк,Тәбигатьнең шундый почмагы.Чирмешәне, яшел болыннары,Чишмәләре, каен урманы…Син дә сокланырсың, һич шигем юк,Сиреннәрдән тора урамы.Тормыш безне шуннан аерды да,Алып китте башка якларга.Сабанчыга әй кайтасы килә,Сирень чәчәк аткан чакларда.1980Туган як хатирәләре
Сагынаммы туган якны?Сагынмыйча гына буламы?Уйларымда гел чакыра,Шул Сабанчы урамы.Яшьлектәге хатирәләр,Искә төшми каламы?Чакыра әнә, чакыра,Кәкере күлнең баланы.Хәтердә әле онытылмый,Латыра болыннары.Без тышаулаган атларның,Кешнидер колыннары.Малайлар-ирләр бергәләп,Атлар саклаган чаклар.Хәзер дә яналар кебек,Без кабызган учаклар.2001Күңелемдә бетмәс сагыш бар
Үткәннәрем авыр булды минем,Сөйләп бетерәлмим барын да.Малай чактан арыш чәчеп үстем,Канатландым арыш кырында.Кайларга барсам да,Исләремнән чыкмый,Дулкыннанып торган арышлар.Күпме сагынсам да кире кайтмас инде,Арыш чәчеп йөргән вакытлар.Арыш басулары дулкын-дулкын,Өсләрендә сөттәй ак томан,Бергә үскән дуслар шул кырларда кебек,Күңелемдә шунда ашкынам.Тәүге яшьлек дустым,Җәйге айлы кичләр,Сызылып аткан таңнар күңелдә.Саргылт диңгез кебекАрыш басулары,Онытылмаслар инде гомергә;Кайларга барсам да,Туктап карап торам,Арыш басуына юлыксам.Күп нәрсәләр инде онытылгандыр,Тик арышлар җырын,Тик арышлар җырын онытмам.Хәтеремдә, һаман хәтеремдә,И, ул арыш чәчкән вакытлар…Уйларымда арыш…Бетмәс сагыш…Гомеркәйләр үтеп барышлар.Арыш басуларын томан баса,Серкә очырганда арышлар.Авылым басуларын мин һаман сагынам,Күңелемдә,Күңелемдә бетмәс сагыш бар!Июль, 2000Юл буенда яңа чишмә
Тау астында чишмә күрдем,Яңа казылган.«Талип чишмәсе бу» – диләр,Талип казыган.Ул урынны күптән беләм,Су чыгып торды.Үтә салкын кышларда даБелмәде туңны.«Бу урында чишмә бар» – дипКүпләр сөйләде.Тик шулай да берәүнең дә,Кулы тимәде.Быел кайткач, бу тарафкаКараган идем.Көмеш суы тулып торган,Чишмәне күрдем.Тактадан оя ясаган, (Шартына килгән).Казык кагып чиләк куйган,Чүмечен элгән.Эчәсем килми димәдем,Бер чүмеч эчтем.Зәм-зәм суы эчкән кебек,Хәлләнеп киттем.Бер чишмә бар юл буенда,Яңа казылган.Талип чишмәсе бу диләр,Талип казыган.Үсмер чакка кайту
Бу заманның бөтен авырлыгын,Дөнья мәшәкатен онытып,Бер кайгысыз үсмер малай чакка,Уйларымда кайтам «йөгертеп».Үсмер чагым мине таный микән?Ул чалымнар миндә калганмы?Авыр тормыш чәчләрне агарткан,Маңгаема сырлар салганмы?Исәнмесез Латра болыннары,Атлар саклап төн чыккан чаклар.Болындагы учаклар янында,Әкият тыңлап утырган чаклар.Сары чәчәк баскан пар кырында,Сабан сөреп йөрегән чаклар.Су коенып Чирмешән буендаБалык тотып утырган чаклар.Күксел томан артларында калган,Искә төшсә үсмер елларым,Сагынганда басуларга чыгам,Тыңлар өчен тургай җырларын.1999«Кышкы юлдан атлыйм…»
Кышкы юлдан атлыйм,Ап-ак карда,Киез итек эзләре калдырып.Күрше авылдан мин кайтып киләм,Йөремәгән юлдан кар ерып.Иртә тынлык билиУрман буен —Кояш чыгар вакыт җитмәгән.Аяк тавышлары Шыгыр-шыгыр,Әле юлдан бер кем үтмәгән.Үле тынлык ятаКышкы юлда,Таң атканны көтә назланып.Ак каеннар сөйләшәләр төсле…Туңган каерыдан, сызланып.… Кайтып җиттем,Авылым урамында,Атлы үткән. Чана эзе бар.Әтәчләр кычкыра… һәр тәрәздә,Мичтән төшкән якты нуры бар.Авыл күптән торганМорҗаларныңТөтеннәре күккә үрелә.Ап-ак кардан атлыймУрам буйлап,Әнә алда таныш,Якты тәрәзәләр күренә.1999Әтием белән сөйләшү
Әткәй, үзең уңган, булган идең,Эшчән кеше булдың гомергә.Безне дә үстердең эшчән итеп,Өйрәттең: күп һөнәр белергә.Син үзең дә алтын куллы идең,Булдымы белмәгән бер эшең?Мөгәллим дә, балта остасы да,Җаен белә идең һәр эшнең.Җимеш бакчаң авылда бер иде,Белмим, ничә бура бурадың?Тимерче дә, хисапчы да булдың,Һич бер вакыт эштән туймадын.Мин дә, әткәй, синнән күреп үстем,Тәмен белеп иген игүнең.Укытучы булсам да, соңынан,Һәр чак ачык булды изүем.Алты бала бер ояда үстек,Өйрәттегез эшләп яшәргә.Әнкәй, мәрхүм, безгә әйтә иде:Әтиегездәй кирәк яшәргә.Ни үкенеч,Гомерең кыска булды,Алтмыш өчтә киттең калдырып.Без – балалар бик еш искә алабыз,Уйга калып, сезне сагынып.1996Ябык гәүдәң
Үгет-нәсихәтләр бирдең, әнкәй,Киткән чакта мин табып сәбәп.Изге догаларың саклагандыр,Әлегәчә мин сау-сәләмәт.Теләкләрең кабул булды, әнкәй,Исән-сау булуым гел синнән.Унөч кабат тотса да якамнан.Исән-имин калдым үлемнән.Алты бала синең бәгырьләрең,Гөрләп үстек без бер ояда.Әтиебез дә уңган кеше иде,Җинел булмагандыр сиңа да.Югары өй тәрәзеннән карап,Көтә идең безне, киткәндә.Күпме генә сагынсам да, әнкәй,Син юк инде безне көтәргә.Күз алдымда тора ябык гәүдәң,Көн дә кирәк синең киңәшең.Бурычларым кемгә түлим инде,Кемгә: «Әнкәй!» – диеп өндәшим?1999«…Үгет-нәсихәтләр биреп әнкәй…»
…Үгет-нәсихәтләр биреп әнкәй,Озатканда мине юлыма;«И Ходаем, үзең сакла!» – диепСаулык тели идең улыңа.Кеше итәр өчен,Мине олы юлга…Озатканда, чыгып капкадан,Әйтә идең: «Яхшы йөре улым,Исән-имин йөреп кайт балам».Уракчы
Минем синнән киткәнгә УракчыАлтмыш ел үткәндер, ни бары.Хәтеремнән һич чыкмый, онтылмыйЯшьлекнең бәхетле еллары.Еш кына төшләргә керәсең,Бер рәтле Уракчы урамы.Киткән идек, бәхет эзләп түгел,Көн күрергә манер булмады.Гомер бакый авыл,Савым сыер булды.Икмәккә дә юньләп туймады.Сагынмабыз диеп киткән идек,Тик сүзләрдә торып булмады.Истән чыкмый чишмә тау буйлары,Латра болыннары, урманы.Карлыган сазлары, Чирмешәне,Кәкре күлнең балан, колмагы.1996«…Чирмешәндә, су коенган чакта…»
…Чирмешәндә, су коенган чакта,Аргы якта яшел тугайда,Таллар арасында күрдем аны,Толымнарын тарап торганда.Без күрмәгән су кызымы әллә?Коеп куйган нәфис, саф гәүдә.Табигатьнең гүзәл җимешеме?Фәрештәләр иңдергән мәллә?Гүзәллекнең бер үрнәге итеп,Иҗат иткән микән табигать?Нинди ана тудырдымы икән,Үстердеме икән кадерләп?Март, 2003Майна истәлекләре
«Иске» авыл…
Табигатьнең матур бер җирендә,Бабаларым авыл корганнар.Авыл уртасыннан елга ага,Тирә-якта кырлар, урманнар. Уйламаган татар бу урыннан,Кем дә булса килеп куар дип.Ата-баба зиярәтләренә,Урыс килеп тәре куяр дип. Юл өстендә татар авылы булган,Ничә гасыр шунда торганнар.«Олы агайга» яхшы җир кирәккәч,Татар халкын моннан куганнар. Каршы торалмаган авыл халкы,Гаскәр килгәч «явыз Иваннан».Ата-баба җирен ташлап китеп,Күченергә мәҗбүр булганнар. Хәтерләрдә ата-баба җире,Өч-дүрт гасыр үткән булса да,«Иске авыл» дип атап йөри татар,Исеме «урыс Майна» булса да. «Иске авыл» ның хәзер урны гына,Аянычлы булды язмышы.Баскынчак халыкка төште бугайКуылган татарлар каргышы!Китеп барышлый
Олы юл өстендә «Иске авыл»,Зур юл үтә кисеп урталай,Үр өстендә ятим бер өй тора,Машиналар гына узгалый. Элеккеге йорт урыннарында,Ятим таллар, каен, алмагач.Моңсуланып озатып калалар,Нигез хуҗалары булмагач. Агачлардан ничек сер аласың?Күпне күргән калын карт таллар.Беләләрме икән элек бу авылга,Башлап нигез салган татарлар. «Иске авыл» җанга шундый якын,Авылы юк, урны, суы бар.Авылы гына түгел каберләр дә,Бабамнар да күргән язмышлар. Хуш… инде хуш Майна – «Иске авыл»,Кулым болгап китеп барамын.Хат язсам да укырга кешең юк,Хәтеремдә генә каласың. Июнь, 1993Каен юлы
Күптән инде шушы юл буенда,Үсеп торган ялгыз бер каен.Ак каенга сәлам биргән һәрчак,Үтеп йөргән кеше көн саен. Җәйнең җылы матур көннәрендә,Сандугачлар кунып сайраган.Уракчылар, ял иткән мәлләрдә,Ялгыз каен төбен сайлаган. Каен юлы диләр бу тар юлны,Ак каен читеннән үткәнгә.Ак каенны юксына кешеләр,Хәтерләр кайтканда үткәнгә. Юл буенда ак каен юк инде,Урны сукаланган, кап-кара.Тик шулай да исеме «каен юлы»Телдән телгә күчеп саклана. Июнь, 1996Ак кош күле
Ак кош күле…АКЫШка әйләнгән.Ак кошлары күлдән киткәннәр.Исеме генә калган Ак кош булып,Камышлары гына үскәннәр. Камышлы күл ак кошларсыз калган,Кәрәкәләр генә тирәндә.Камышлар тирбәлеп сәламлиләр,Киек казлар очып үткәндә. Канатларын кагып яфраклар коела,Киек казлар китә, көз җиткән.Киткән казлар бер кайтырлар диеп,Камышлы күл көтә бик күптән.Алпар истәлекләре
Яшьлегемдә Алпар урамнарын,Аркылыга-буйга таптадым.Укып йөрдекКүрше авылдан килеп,Мәктәбендә Иске Алпарның. Зур авыл ул:Өч өлештән тора,Иске авыл, аннан Яңасы, Янә Чирмешәннең аргы ягы,Өч кибете, базары бар иде,Әле биш мәчете бар чагы. Хәтеремдә утызынчы еллар…Кышның зәһәр салкын төнендә,Ачлыктан соң салган,Иң зиннәтле мәчет,Янып бетте, калды кумергә. Мәчет каршы,Йоклап ята идек:Янгын! – дигән тавыш ишеттем.Өйгә якты төшкән…Сикереп тордык.Манарасы яна мәчетнең. Ни кызганыч…Карап торды халык,Манарасы янып төшкәннеДөрләп янган ут түбәнгә күчеп,Нигезе дә янып беткәнне.Янып бетте
Карап яндырдылар,Кул кушырып торды һәммәсе.«Янса-янсын, әйдә, шулай кирәк,Сәвиткә булмасын!» – янәсе. Сүз йөреде: колактан-колакка,Имеш, картлар шулай иткәннәр.«Клубка да, безгә дә булмасын»,Диеп мәчеткә ут төрткәннәр. Июнь, 1995Илле елдан соң
Иңләп йөрдем,Алпар болыннарын,Аркылыга буйга таптадым.Болын кипкән, күлләвекләр сусыз,Ни дияргә җавап тапмадым. «Пи бип-пи бип» килгән тәкәрлекләр,Бу җирләрне ташлап киткәннәр.Чишмәләр бар иде,Аларыда,Коргаксыган, ишелеп беткәннәр. Чирмешәнгә карыйм, исем китеп,«Бу димен, Чирмешән яшәргән».Ул икән талларга төренеп,Саегып калуын яшергән… Бар иде вакытлар, Чирмешән,Мөлдерәп тора иде сулары.Хәтерлим Уракчы янында,Өчташлы тегермән булганын. Бар иде берничә – Җилнеке,(Белмимен алары кемнеке?)Юк хәзер аларның берсе дә,Кирәксә йөриләр күршегә. Кайда ул мул сулы ЧирмешәнНигә соң буалар бумыйлар?Шуңа бит коргаксый болыннар.Азыкка, печәнгә туймыйлар. Бабамнар эшлекле булганнар:Ни авыр, ни газап булса да,Һәр язны буалар буганнар.Көрән тауы
Алпар белән Сабанчы арасы…Ике араның урта җирендә,Чирмешәнгә тиеп бер тау тора,Көрән тавы диләр үзенә. Үтеп-сүтеп күпме йөредек шуннан,Без Алпарда укып йөргәндә.Яр астына төшеп балык тоттык,Дәресләр булмаган көннәрдә. Көрән тавы текә ярларының,Бик күп күрдек ишелеп төшкәнен.Көтмәгәндә шулай ишелеп төшепАча шулай тарих серләрен. Элек монда авыл булган диләр,Ярылып ята тузан көлләре.Су буе, тау шундый матур урын,Җәлеп иткәндер шул күпләрне. Аргы якта уч төбендә кебек,Ямьле әрәмәлек, болыннар.Гөлҗимешләр, балан колмаклары,Кызыксынып карап торган бар. Яр астына төшәр урыны да бар,Төшеп-менеп йөргән атлылар.Шул урында ак таш чыгарганда,Алтын акчалар да таптылар. Табылдыклар сөйли:Бу җирдә бабамнар,Матур гына гомер иткәннәр.Илбасарлар килеп авыл-кальгаларны,Җир белән тигезләп киткәннәр.Азан тавышы
Малай чакның кызык вакытлары,Тарих булып арта калдылар.Тик шулай да әле онытылмый:Акшамга азан әйтте! – дипКычкырып,Ялан аяк өйгә чабулар.Азан тавышы…Ишетү белән, тиз генә,Шатланышып таралыша идек,Һәр кайсыбыз үзенең өенә.Күп үтмәде,Үсеп тә җитмәдек,Азан тавышлары өзелде.Манаралар ауды, манаралар,Татар халкы,Иманыннан мәхрүм ителде.Мулласыз да, мәчетсез дә калыпЯшәп бакты безнең күбебез.Әхлаксызлык кына арта барды,Имансыз булып үсте күбебез.Инде менә күңелләрдә өмет:Кире калка айлы манара.Авылларыбызга иман кайта,Килде иман кайтыр замана.Авыл күрке булып күктә балкып,Күтәрелә айлы манара.Азан тавышы, моңлы азан тавышы,Авыл өсләренә тарала. Июлъ, 1995Өммегөлсем апа истәлегенә
Бергә үстек,
Бергә укып йөрдек,
Бергә Алпар юлын таптадык.
Мичтә пешкән вак бәрәңгене дә
Бергә әрчеп, бергә ашадык.
Туган өйне, сине сагнып кайттымКарашларың чиксез шат иде.Ябыксаң да матур идең әле,Бөтен җирең чиста, пак иде. Умарталар карап йөргән идең,Сиздермәдең эчең янганын.Эшләп йөрдең…Уйга да килмәде,Бары ике ай гомерең калганын. Кырык биш ел йортны карап тордың,Саклап әткәй-әнкәй җылысын,Һәр җәй кайтып айлап тора идек,Туганнарны хөрмәт иттең син. Күз алдымда тора: йөгереп чыгып,Тыкырыкта каршы алганың.Киткән чакта машиналар табып,Куллар изәп озатып калганың. Син бер шундый изге җан идең шул,Күберәк кеше өчен яшәдең.Мәрхамәтле, ярдәмчел дә булдың,Абруйлы да булып яшәдең. Чәчәкләргә күмелеп торды синең,Өй каршында марта бакчасы.Туган апа идең күпләр өчен,Ихтирам иттеләр барысы. Күңелемдә, әллә хәтеремдә,Көйләрең, моң тулы җырларың,Үзәкләрне өзердәй моң белән,«Көтүче» көенә җырлавың.. Шомлы хәбәр килде.Тагын кайттымСин Казанда идең, больниста.Ике атна сине карап тордым,Больницадан алып кайттык та. Күз алдымда тора ябык гәүдәң,Саубуллаштың – чыгып подъезга.Терелерсең дигән ялган өмет,Юлга тартты мине, кайтырга. Умарталар карап йөргән идең,Сиздермичә эчең янганын.Кайтып киттем, уйга да килмәде,Бары өч көн гомерең калганын. Сентябрь, 1989«Шау-шу килә кошлар…»
Шау-шу килә кошлар,Ыгы-зыгы – кошлар базары. Камышлары биек…Арасына керсәңБары күкне генә күрәсең…Кемдер очып килеп суга төшә,Кинәт очып үтә силәзин,Күңелең белән бөтен күл өстендәТормыш кайнаганын сизәсең. Сентябрь, 2001Авылым чишмәсе
Тау астында челтер-челтер чишмә ага,Тар сукмаклар сузылганнар монда таба.Аваз салып куя чиләк – көянтәләр,Чың-чың итеп чулпыйларда сөйләшәләр. Күз алдымда Чишмә, каршы яшел урман,Еллар аша Чишмә таушын ишетеп торам.Йөгереп кайтып бер йотлыгып эчмәк буламКөмеш кебек салкын суның тәмен тоям. Чишмә буйлап юллар үтә күп якларга,Коштай очып күпме уздык ат сакларга.Жиләк җыю, печән чабу, печән ташу,Күрше авылда укыганда бару-кайту… Яңгыратып җырлап үттек Чишмә буен,Үсеп житеп киткән чакта ил сакларга.Хәерле юл теләсә дә Чишмә ул чак,Күпләребез ятып калды чит якларда. Хәзер инде заман башка, су күп кирәк,Су ташыйлар флягалап, атка төяп.Гомер буе ташыса да авыл халкы.Бетми суы, тулып тора, йөзе якты. Җырлый Чишмә киткәннәрнең дәртле җырын,Тыңлап яши үсеп җиткән яңа буын.Туган як
И гүзәл туган якларымСуларың, чишмәләрең.Сабый чактан якын иттеңНазладың, иркәләдең. И гүзәл туган якларның,Иртәлере, кичләре.Шунда аткан тормышымның,Чәчәкләре, гөлләре. Кайда барсам да сагынам,Син тормышымның яме.Күңелемнән һич тә китми,Икмәгең, суың тәме. Кайткан чакта «исәнме», – дипЕрактан сәлам бирәм.Кайта алмый торып калсам,Көндә төшемдә күрәм.Туган якка кайтасы бар әле
Туган якка кайтасы бар әле,Хатлар килми белмим нилектән.Болыннарым, йөргән сукмакларым,Торган йортым сагына, бик күптән. Туган якка кайтасы бар әле,Туган йортның хәлен белергә.Әткәй, әнкәй каберләрен барлап,Чардуганын буяп килергә. Туган якка кайтасы бар әле,Чишмә тауларында йөрергә.Авылдашлар белән бер сөйләшеп,Йорттан-йортка кереп йөрергә. Туган якка кайтасы бар әле,Сабан туйларында йөрергә.Туган якның матур горурлыгы,«Изге Чишмә» суын эчәргә. Туган якка кайтасы бар әле,Хатлар килми, белмим нилектән?Тугайларым, йөргән сукмакларым,Туган нигез тарта, бик күптән.Мәтрүшкә җыям
Мәтрүшкә җыям зур аланда,Күп итеп, кочагым тулганчы.Сөенәм, шатланам хуш истән,Исним дә, күңелем булганчы.Мәтрүшкә, мәтрүшкә шундый күп,Искиткеч эреләр, “симезләр”.Хуш исле сөтле чәй эчәрбез,Туйганчы, булганчы күңелләр.Шифалы, файдалы мәтрүшкә,Ул минем яраткан үләнем.Суыкта өшесәм, авырсам,Тенәтәм мәтрүшкә үләнен.Мәтрүшкә каен минегендә,Кемнәр генә кулланмый икән.Парлы мунча, мәтрүшкәле минек,Моннан рәхәт гамәл бар микән?!Зур алан. Мәтрүшкә җыямын,Туйганчы, кочагым тулганчы.Шатланам, сөенәм хуш истән,Исним дә, күңелем булганчы.«Ничә киттем синнән, ничә кайттым…»
Ничә киттем синнән, ничә кайттым,Күпме чит жирләрне таптадым.Кайда барсам да тик туган ягым,Синнән якын урын тапмадым.Синдә безнең бабайлар яшәгән,Синдә дуслар, әткәй, әниләр.Яшел болыннарың,Йөргән сумакларым,Тын урамнар чакыра «Кайт!» диләр.Жанга рәхәт, тәнгә сихәт алып,Китсәм дә мин торган якларга,Күңелемнән уйлыйм:Озак тормам,Тагын кайтам әле,Кайтам, – диеп туган якларга!Этюд
Ике учын битләренә куйган,Ак сакалы тора салынып.Гомер иткән карчыгыннан калган,Утыра ул ялгыз, кайгырып.Кайтулары булсын
Кышлар буе җәйне көтеп алам,Юк, кыш начар диеп зарланмыйм,Һәр яз кайткан очар кошлар кебек,Туган ягым сиңа кайтам мин. Торган җиремдә дә тормыш яхшы,Азмы дуслар, азмы танышы.Тик шулай даКитми колагымнан,Игеннәрнең шауы,Чишмәң тавышы.Атларыңның йөрәк кагышы. Юк шул…Будыралмыйм сиңа кайтмый,Булсаңда син таулар артында.Бар барлыгым, һәрбер күзәнәгемТуган ягым сиңа тартыла. Кайтамында…Көннәр кыскаралар,(Эх көннәрне айдай итәсе!)Кайтулары булсын!Китүләре нигә?Юк, китәсе килми, китәсе.«Сабанчы өстендә өянкеләр…»
Сабанчы өстендә өянкеләрТуган йортның өянкеләре.Истәлекле, кадерлеләр миңа,Өянкеләр-әтием ядъкәре.Топелләр астыннан биш тәрәзә карыйБиш тәрәзә – бар да моңсулар.Берәү дә юкГөрләп торган өйдә,Кемне искә алма, юк шулар.Алтау гөрләп үстек шул ояда,Бәгырьләре әти, әнинең.Таралыштык, кош балаларыдай,Ятим итеп йортын әтинең.Әлдә күз алдымдаАбый һәм апаларБишәү чана шуган вакытлар.Каенлыкка кадәр бара иде чана,И шунда кичергән шатлыклар.Каплы чана – мәрхүм әти кулы,Утырабыз да шуның эченә,Чишмә таудан төшеп китә чана,Тик каушамый утыр, түз генә.Алтау гөрләп үстек бер ояда,Тоеп әти, әни җылысын.Ул вакытта искә дә килмәдеӨйнең шулай ятим каласын.Чишмә тау буйлары яшел чирәм,Әллә анда бетнек үсәме?Сагынуларым инде чиктән ашты,Сабырлыгым белмим күпкәме? Ноябрь 1994, Чиләбе.Үзгәргәнсең авылым
Авылым,Үрләр аша миңа күренәсең,Биек таулар аша карыйсың,Төшләремдә урамында йөрим,Ничек синнән читтә калыйм соң? Арышларың шундый-шундый уңган,Дугалы ат көчкә күренә.Таулар гына кечерәеп калган,Тупылларың күккә үрелә. Авыл каршындагы үзәнлектә,Каеннарың шаулый күңелдә.Бөтен авыл әчкән көмеш чишмәң,Чылтыравы колак төбендә. Болыннарың, хатфә үләннәрең,(Печәне күп, кадерен бел генә.)Агайларның чалгы кайраулары,Еллар аша миңа ишетелә. Беләм авылым, Инешләрең шул ук,Күгендә дә шул ук болытлар.Урамнарың шул ук,Ләкин төзек.Матур өйләр, курчак кебекләр. Балаларың киндер букча тотып,Күрше авылга җәяү йөрмиләр.Малайларың кояш белән торып,Ялан аяк сабан сөрмиләр. Тегермән ташларын тарта алган,Томас ларың юктыр, югында.Йөз тегермән ташын тарта торган,Тракторлар гүли кырында. Өй каршында,Тупылдардай узып,Антенналар күккә урелә.Атлар гына сирәк,Урамнарда,Машиналар, «иж» лар йөгерә. Үзгәргәнсең, авылым,Үзгәргәнсең,Яшьләреңне танып белмәслек.Машиналар изгән урамыңнан,Каршы якка чыгып йермәслек…