
Полная версия
Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Чулпанның мондый бию күргәне юк иде әле. Шаккатып, таң калып карап торды ул йолдызларның әйлән-бәйләненә. Аларга кушылып биисе, сикерәсе, очынасы килеп китте.
Кызның уен, теләген иң беренче булып Чулпан йолдыз сизде, биюеннән туктады. Бүтән йолдызлар да туктадылар. Чулпан йолдыз, Айның каршына очып төшеп, Айга болай диде: «Аебыз – кадерлебез, мин беләм, син мине өзелеп яратасың, шуңа күрә үз яныңнан еракка җибәрмисең, миңа да синнән якынрак җисем юк. Күк шаһит, һәр җемелдәвем синең өчен. Бу юлы миңа синең тирәли биемәскә рөхсәт ит. Юк, биисе килмәүдән түгел. Сәбәбе башка. Әнә, күрәсеңме, җирдә – нурларың астында – Чулпан исемле кыз сиңа һәм безгә сокланып карап тора. Ул да Чулпан, мин дә Чулпан. Урыннарыбызны алышып торыйк аның белән. Биесен күңеле булганчы».
Ай рөхсәт бирде. Чулпан йолдыз җиргә төште, Чулпан исемле кыз күккә ашты. Йолдызлар аңа кулларын суздылар, ай кызның чәченнән сыйпады. Бию дәвам итте.
Биеде дә соң Чулпан! Биюе шундый рәхәт, шундый җиңел. Аяклар үзләреннән-үзләре галәм көенең ритмына баса, куллар – канат.
Бию кызулыгыннан Чулпан, түгәрәкнең уртасына килеп чыгып, бер урында бөтерелгәнен дә сизмәде. «Чулпан! Чак кына сабыр ит!» дигән тавыш ишетелде. Кыз, туктап, як-ягына карады: Ай да, йолдызлар да аның тирәсендә әйләнә иде. Чулпанга сабыр итәргә кушучы Ай үзе икән, әнә ул тагын кызга эндәште: «Җиргә күз сал», – диде.
Җирдә, ике кулын кесәсенә тыгып, Иршат басып тора. Башын артка ташлап күккә карый, авызы ачылган, сул күзе кысылган. Бит урталарында, борыны очында һавадагы йолдызлар санынча сипкел.
Кинәт кенә әллә ни булды Чулпанга. Йөзе җитдиләнде, күзләре моңсуланды, шашып биюен онытты – хәрәкәтсез калды. «Ни булды аңа?» – дип сорадылар йолдызлар. «Кызның йөрәгендә мәхәббәт дигән олы хис кабынды, Чулпан олыгайды, ул үз гомерендә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булды», – дип җавап бирде Ай.
Чулпан уянып китте. Ни эшләгәнен белештермичә, урыныннан сикереп торды, тәрәзә янына барды. Тышта таң атып килә. Ә Иршат кайда? Әле генә шунда басып тора иде ич. Нигә качты? Тәрәзәне ачып, бакчага карады Чулпан. Иршат алмагачлар арасында да юк иде. Тукта, нигә эзли соң әле Чулпан шул Иршатны? Кем соң әле ул Иршат? Нигә кирәк ул? Мәктәптә күреп тә җан бизгән. Каршыга килеп баса да, сул күзен кысып, мыскыллаган сыман карап тик тора. Кит дисәң дә китми, әйткәнеңне ишетми дә. Этеп җибәргәч кенә, ике кулын кесәсенә тыгып, ашыкмыйча, сызгырынып китеп бара. Бит урталары, борын очы тулы сипкел.
Чулпан урынына барып ятмакчы иде. Еракта-еракта, таң сызылып килгән офыкта Иршатны күреп туктап калды. Сул күзе кысылган, ике кулы кесәдә, бит урталары, борын очы тулы сипкел. Үзе: «Мин дә сине бик яратам, Чулпан», – дип кычкыра.
Офыкта, әлбәттә, кысылган күзле, сипкелле Иршат юк иде. «Яратам!» дип тә кычкырмый иде. Чулпанга гына күренде ул. «Яратам» дигән сүз Чулпанга гына ишетелде. Аңа бу иртәдә уналты яшь тулган иде.
(Ризван Маликовның хикәясеннән өзек)
2Мәхәббәт ул саф була,Мәхәббәт ул бер генә була.Ризван балакаем, күктәге йолдызлар, судагы балыклар санынча күптән-күп, чуктин-чук сәламнәр җибәреп калам. Исемеңнең Ризван икәнен беләм. Фамилияң хәтердән чыккан инде, Чулпаннан сорадым да, ул әйтеп бирде. Чулпан ул – безнең бик акыллы кызыбыз. Мин инде үзем Сөембикә атлы булам. «Атлы» дигән сүз «исемле» дигән сүз була инде, Ризван балакаем. Мин инде бик олы карчык, тешләрем дә юк инде хәзер, ипинең дә йомшагын гына ашыйм. Катысын Чулпанга бирәм. Чулпан ашамаса, суга салып җебетәбез дә казларга-тавыкларга чыгарып салабыз. Үзем салам инде. Чулпанга әйтәм дә, чыгарып сал шул җебегән ипине казларга-тавыкларга, дип, дәрес әзерлисем бар, ди. Тыңлаусыз бала безнең Чулпаныбыз. Мине түгел, әтисен, әнисен дә бик үк тыңламый. Ә мин аның әбисе булам инде. Әтисенең әнисе. Синең хәлләрең ничек соң, балакаем? Чирләмисеңме? Эчең-башың авыртмыймы? Дус-ишләрең исән-саулармы? Үзләренә күп иттереп сәлам әйт инде. Мөслим районыннан Ишем авылындагы Сөембикә әбидән сәлам, диген. Мин сиңа әби тиештер инде. Бик алай карт күренмәгән идең сәхнәдән. Чулпан да әйтеп торды, син Ризван абыйга әби тиеш буласың, диде. Ул әйткәч дөрестер. Минем үземнең, балакаем, күзләрем дә бик әйбәт күрмиләр шул. Энәгә җепне дә Чулпан кызым саплап бирә. Бик тә, бик тә игелекле бала үзе ул яктан. Сиңа хат язарга да күзем күрми, Ризван балакаем. Күршедәге Алсу атлы кызга әйтеп торып яздырам. Чулпанга әйткән идем дә, Ризван абыеңа хат язып бир минем өчен, дип, тыңламады, хәерсез.
Әйтергә дә онытканмын, хәтерем начарланган. Син мине белмисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Язучылар җыелышып килдегез бит күптән түгел генә Мөслимгә? Шунда мине дә алып барган иде Чулпан. Мөслимнең үзенә түгел инде. Безнең авыл бәләкәй. Бәләкәй булганга, аңа артистлар килми. Артистлар карарга колхоз үзәгенә – Балтач авылына барабыз. Шунда алып барды Чулпан. Анда син дә бар идең, балакаем. Бөтен язучыларның уртасында утырдың. Язганыңны укыдың безгә. Бүтәннәр шигырь укыды, син хикәя укыдың. Укыганың миңа бикләр дә ошады инде. Чулпанга да ошады. Әйттем әле шунда Чулпанга, менә алар кебек бул, дидем.
Бу хатны язганым шуның өчен, Ризван балакаем, Чулпанга матур итеп хат язмассыңмы икән, акыл өйрәтеп яз әле шуңа. Менә әле гәҗиттән синең язганыңны укыды Чулпан. Аның исемен әйтеп язгансың. «Чулпан таңны уята» дигәнсең. Әбиләр өчен язылган хикәя инде менә, каплаган да куйган. Укып еладым. Яшь чакларым искә төшеп китте. Шул инде, безнең заман инде, безнең заман. Хәзерге яшьләрнең бүтәнрәк шул. Алар икенче төрлерәк. Чулпан да шулай ди, хәзер алай түгел, ди. Ничек икәнен үзе дә белми, балакаем. Бигрәкләр дә яшь шул әле, балакаем, унбише тулып, уналтынчыга гына чыкты. Быел, Алла боерса, сигезенчене бетерә. Укуы әллә ни куандырырлык түгел түгеллеккә. Тик зиһенле бала. Бер дә генә белмәгәне юк. Унны укып бетерәм шул, дип йөри үзе, институтка керәм, ди, синең сыман язучы булам, ди. Кем белә инде анысын. Үзе болай шигырьләрне бик оста яза. Кайсыберләрен миңа кычкырып та укып җибәрә. Әтисенә, әнисенә укымый, миңа гына укый. Әтиләре, әниләре өйдә юк чакта. Яныма килә дә: «Әби, шигырь укыйммы?» – ди. «Укы, балакаем, укы», – дим. Шуннан укый. Болай үзләре ярыйсы кебек. Гәҗиткә басырлыклары да бар сыман. Язучы абыеңнарга күрсәт, дим. Мин аларны белмим бит, ди. Ризван абыеңа җибәр, дим. Ул мине белми, ди. Соң, мин әйтәм, кулыңда китабы бар Ризван абыеңның, «Чулпанга! Бәхетле бул. Ризван Маликов» дип язылган китабы, дим. Белмәгән кешегә шундый сүзләр язалармы, дим. Ул миңа гына түгел, бөтенебезгә дә шулай язды, ди. Ничек инде барыбызны да хәтерләсен, ди. Хәтерлисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз инде. Класстагы малайлары аңа чибәр дип әйтәләр, ди, иптәш кызлары көнләшәләр, ди.
Ризван балакаем, сиңа хат язуым шуның өчен, син Чулпанга, шигырьләреңне миңа җибәр, дип хат яз. Оялма, диген. Син, диген, мин язганнарны яратып укыйсың икән, диген, үзең язганнарны да мин укып карыйм әле, диген. Минем шигырь язганымны кайдан беләсең, дип хат язса, әбиең әйтте, диген, ярыймы? Чулпан үзе җибәрәсе шигырьләрне көтәргә бик озак дисәң, мин сиңа аның бер шигырен дәфтәреннән күчереп алып җибәрәм.
Сорау бирдем бу дөньяга —Ике генә сорау бары:Нигә кара кара карга?Сандугачкай нигә сары?Дөнья миңа җавап бирде:Сандугачкай шуңа сары —Тавышыннан төскә күчкәнСагышлары, моңы, зары.Дөнья миңа җавап бирде:Шуңа кара кара карга —Көнләшүдән кара көйгәнСандугачның моңы барга.Ярый, Ризван балакаем, сау булып тор. Саулык сиңа да кирәктер. Ничә яшьтә инде үзең? Кирәк инде, яшьләргә дә, картларга да кирәк саулык. Хат яз, яме. Миңа атап та яз, Чулпанга да яз. Хатны язучы Ишем авылыннан Сөембикә карчык дип белерсең.
20 сентябрь, 1970
3Сөембикә әби, саумысыз! Хатыгызны алдым, рәхмәт. Рәхмәтем шуның өчен, Сөембикә әби, мине хәтерләп калгансыз. Янә дә тагын шуның өчен, оныгың Чулпанга акыл өйрәтеп хат язу эшен ышанып тапшыргансыз. Белмим шул, ничек итеп мин ул кара күзле, кара кашлы кызга акыл өйрәтә алырмын икән. Бигрәк тә читен эш бит ул читтән торып акыл өйрәтү. Кем белә, бәлки, ул миннән дә акыллырактыр. Үзегез үк язгансыз, Чулпан безнең бик акыллы кызыбыз, дигәнсез. Әнә мин язган этюдны да тәнкыйтьләп ташлаган. Бәлки, ул хаклыдыр да: хәзерге унбиш яшьлекләр икенче төрлерәктер, бездән аерылып торалардыр. Мин үзем дә, әлбәттә, хәзерге яшьләр дип сөйләрлек дәрәҗәдә үк өлкән түгел, шулай да егерме яшь аерма бүгенге заман өчен шактый. Күп нәрсәләрне аңлап бетермәвем табигый. Сезнең турыда әйтеп тә тормыйм, безнең балачак авыррак елларга туры килде – сугыш вакыты. Әниләрнең безне кочакларына алып иркәләргә вакытлары юк иде, азып-тузып китсәк, тузаннарыбызны каккаларга әтиләрнең каешлары да үзләре белән фронтка киткән иде.
Чулпаныгыз – икенче заман кешесе. Шуңа күрә мин язганны ошатмавына аңа үпкәләмим. Мин бер нәрсәгә сөенәм, Сөембикә әби, шигырьләрен Чулпан сезгә укый икән, димәк, ул Сезгә ышана. Минемчә, бу – зур бәхет. Сезнең өчен дә, аның өчен дә. Ә шигыре Чулпанның миңа ошады. Мин, билгеле, үзем шигырь язучы, ягъни шагыйрь түгел. Аңа болай яз, тегеләй яз, дип, киңәшләр бирергә куркам. Шулай да шагыйрьләр янында йөргән кеше буларак, әз-мәз аңлыймдыр. Аңламасам да, күңелем белән тоям, сизәм. Ул шигырьнең Сезгә ошавына да куанам. Сез – шигырь җанлы кеше, Сөембикә әби. Чулпанның ничаклы шигырьләре арасыннан шунысын, иң әйбәтен күчереп җибәрүегез куанычлы. Мин аны шагыйрьләргә күрсәтермен. Тик аларга күрсәткәнче үк Чулпаныгызның әбисе шикелле шигъри күңелле кыз икәненә ышанам. Аңа уңышлар телим. Киләчәктә дә күңеле сүрелмәсен иде, бәхетле булсын иде. Кызганычка каршы, мин аңа китап бүләк иткәнемне хәтерләмим. Ләкин «бәхетле бул» дип дөрес язганмын. Тагын бер кат оныгыгыз бәхетле булсын, Сөембикә әби, дип кабатлыйм. Әйтегез үзенә, тыңлаусыз бала булмасын. Әти-әнисенең сүзен тыңласын, яхшы укысын. Чын шагыйрь булыр өчен, күп укырга да кирәк.
Сезгә хат язарга булышкан өчен күршегездәге Алсу атлы кызга минем исемнән рәхмәт әйтегез. Ул да Чулпан кебек үк бәхетле булсын.
Ярый, Сөембикә әби, хатымны тәмамлыйм. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп, Ризван Маликов.
1 октябрь, 1970
4Исәнмесез, Ризван Фаилович! Шулай дип язганга гаҗәпләнмәвегезне үтенәм. Сезнең әтиегезнең исемен китабыгызның соңгы битеннән укып белдем. Мин үзем Чулпанның әнисе – Кәримуллина Фәһимә Закировна, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Сезгә минем әнкәй – Чулпанның әбисе хат язган икән. Сезне борчуы өчен гафу итегез карчыкны. Вакыт табып хат язгансыз, анысына зур рәхмәтемне белдерәм. Әнкәй Сезнең хатны миңа да укытты, һәм мин дә Сезгә хат язарга булдым. Чөнки Чулпан безнең төпчек кызыбыз һәм аның язмышы, әлбәттә, безне кызыксындыра. Мин әнкәй сыман Чулпанны тәрбияләү мәсьәләсендә Сездән ярдәм сорап, Сезне интектермәм. Тик үземне борчыган кайбер мәсьәләләрне Сезнең белән уртаклашырга телим.
Әйе, Чулпан быел сигезенчене тәмамлый, унбиш яшендә. Унбиш яшь – кешенең иң куркыныч чоры, диләр педагоглар. Мин, әлбәттә, өлкән педагогларның әйтүе белән тулысынча килешәм. Миңа авыр Чулпан белән. Ана буларак та авыр, укытучы буларак та авыр.
Мин Сезнең «Чулпан таңны уята» исемле хикәягезне укыдым. Сез унбиш яшьлек кызның үзгәрүе турында язарга теләгәнсездер инде. Анысы дөрестер. Унбиш яшь тулгач, Чулпан да бик нык үзгәрде. Кинәт уйчанланды, моңсуланды. Безнең белән аз сөйләшә яки дорфа җавап кайтара. Без, әлбәттә, моның сәбәпләрен аңлыйбыз, унбиш яшь тулудан килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар. Бәлки, киләчәктә үтәр, әмма хәзер читен. Безгә дә читен, үзенә дә читен. Ләкин без читен дип читтә кала алмыйбыз, без аны тәрбияләргә тиеш. Тиеш кенә түгел, мәҗбүр. Аларны кулдан ычкындырырга ярамый. Югыйсә ни буласын үзегез дә күз алдына китерә торгансыздыр.
Чулпанның акыллы булуы турында әнкәй Сезгә язган булса кирәк. Әйе, ул үз яшенә караганда акыллырак, мәгълүматлырак. Бик күп укый һәм ни укыганын аңлап укый. Шигырьләр яза. Әмма әнкәйдән һәм Сездән аермалы буларак, шигырьләре миңа һич кенә дә ошамый. Дөресрәге, мин аның юк эш белән мавыгуын яратып бетермим. Сез, әлбәттә, язучы кеше, әдәбият укытучысының болай дип әйтүе Сезгә сәеррәк тоелыр. Тик ана буларак Чулпанның шигырь язуына борчылам. Дөресен әйтергә кирәк, шигырь язу җитди эш түгел. Әлбәттә, Тукай булган, Такташ булган. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Шулай булуына карамастан мин шигырь яратмыйм. Дөньяда җитди эш эшләргә кирәк. Шул мәсьәләдә без күп вакыт Чулпан белән бәхәсләшәбез. Һәм үзегезгә генә әйтәм, күңелсезлекләр килеп чыга.
Беркөн минем кызым Чулпан дәрес уртасында партасыннан торды да чыгып китәргә җыенды.
– Кая барсың, Чулпан? – дидем.
– Шагыйрьләр турында сөйләргә синең хакың юк. Син шигырь яратмыйсың, – ди. – Син шигырь яратмаган килеш шагыйрьләр турында сөйлисең, шуңа күрә мин чыгып торам, чөнки мин сине тыңлый алмыйм, – ди.
Күз алдыгызга китерәсезме класста ни булганын? Минем кызым минем дәресемдә укучылар алдында шулай ди. Нәтиҗәдә, өйгә кайткач, ул да елады, мин дә еладым.
Сезнең әнкәйгә язган хатыгызда аңа карата җылы сүзләр күп. Ләкин, кызганычка каршы, Чулпанны ул боза дисәм дә ялгыш булмас. Дөресен әйткәндә, Чулпан әнкәй тәрбиясендә үсте, безнең вакыт, үзегез беләсез, бик аз. Карчыкларның вакыты күп. Ул Чулпанга төрле тузга язмаган әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, аны тормыштан аерды. Шигырь язарга өйрәтте аны әнкәй, ә әнисен, әтисен хөрмәт итәргә өйрәтмәде. Тормышта яшәргә дә өйрәтмәде. Нәтиҗәдә унбиш яшьлек кыз аш пешерә дә белми. Шигырь яза, аш пешерә белми. Ничек уйлыйсыз, яхшымы ул?
Сез – язучы кеше. Шигырь турында шулай әйткәнем өчен гаҗәпләнүегез, хәтта ачулануыгыз да мөмкин. Ләкин минем үз карашым бар. Кеше иң элек укырга тиеш, белем алырга, профессия сайларга тиеш. Шагыйрь профессия түгел. Ул мавыгу гына. Үз-үзеңне алдап яшәү. Романнарны, повестьларны, драма әсәрләрен аңлыйм – алар җитди эш. Ә шигырь…
Сез әнкәйгә Чулпанның шигырен мактап язгансыз. Ә Сез беләсезме, кызыбызның укуы әйбәт түгел бит. Укытучылар аңардан канәгать түгел. Аның өчен миңа оят. Укытучы кызы булуына карамастан, дәресләргә әзерләнеп килми, диләр, дәрес вакытында игътибарсыз, диләр. Сәбәбе – шигырь. Югыйсә, әйтеп үттем, күп укый үзе, акыллы. Ләкин күп укыганны файдалана белми, уенда рифмалар гына. Мин Чулпанның киләчәге өчен куркам. Сезгә, бәлки, читтән караганда кызыктыр, тик миңа аның кызыгы юк. Сезнең хаттан соң мин Чулпанның сандугач турындагы шигырен көндәлегеннән укып чыктым. Нигә ул шигырьне мактагансыздыр – аңлашылмый. Унбиш яшьлек кыз белмәсә дә, Сез белергә тиеш ләбаса: сандугач сары түгел – соры. Бәлки, Сезнең сандугачны күргәнегез юктыр, минем сандугачны күргәнем бар, тавышы матур булса да, үзе ямьсез. Аннан соң нигә сандугачны мактап, каргадан көләргә? Карганың кара булуына ул үзе гаеплемени? Карганың кара булуыннан кемгә зыян? Сез, язучы кеше, шуларны аңлатып язган булсагыз, әйбәтрәк буласы иде. Мондый шигырьне мактау зарарлы.
Чулпаныбыз сандугачны сары дип, дөньяны аллы-гөлле дип яшәсә, ни булыр? Дөньяны, тормышны ничек бар, шулай күрергә кирәк. Бервакыт Чулпан сандугачның сары түгеллеген, дөньяның ал түгеллеген күрер дә аптырап, югалып калыр, алданганын аңлар. Коточкыч! Шул уңайдан Сезнең хикәягезгә тагын бер тукталып китәм. Сез дә мәхәббәтне әкият югарылыгына күтәреп, аны бизәп күрсәткәнсез. Мәхәббәт – бик гади нәрсә. Ул ашау, эчү, киенү, йоклау, уяну кебек үк гади. Без үзебез Чулпанның әтисе белән күкләрдә йөзмәдек, йолдызларга кушылып биемәдек. Авыл Советына барып язылыштык та яши бирәбез. Берәүдән дә ким түгел. Ә менә минем дус кызым бар иде, сөйгән егетен теленнән төшермәде, хыял дөньясында яшәде. Нәтиҗәдә ике баласы әтисез үсте.
Гафу итегез, бик эчкәре кереп киттем бугай. Ләкин бу хакта мин кемгә дә булса сөйләргә тиеш идем. Әнкәй белән ул турыда сөйләшә башласам, үпкәләшүдән башка нәтиҗә юк. Чөнки ул – гади колхозчы, укымаган, юк өчен башыңны әйләндермә, дип кенә җавап кайтара.
Күп яздым, ахрысы. Ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән.
Сау булыгыз. Иҗатыгызда зур уңышлар теләп, Кәримуллина Фәһимә Закировна.
8 октябрь, 1970
5Хөрмәтле Фәһимә ханым!
Хатыгызны алып дикъкать белән укып чыктым. Хат ахырында, ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән, дигәнсез. Дөресен язганга кичерә күрегез, мин аңлап бетермәдем бугай. Сүзләрегез аңлаешлы, шигырьгә мөнәсәбәтегез ачык, әмма ни теләгәнегез аңлашылып җитмәде. Сөембикә әби, мәсәлән, ачыктан-ачык язган иде. Мин, әлбәттә, Сезнең кызыгызга берни дә язмадым, чөнки мин аны белмим, үзең белмәгән кешегә, хәтта ул унбиш яшьтә генә булса да, ничек акыл өйрәтәсең? Сезгә ни дип җавап языйм?
Хәер, Сез җавап язуымны сорамагансыз да. Сезгә үзегезнең уй-борчуларыгызны кем беләндер уртаклашырга кирәк булган. Ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтеп, Сезгә ике генә юллы хат җибәрергә дә мөмкин иде. Тик алай гына эшли алмадым. Сез борчылган кебек, миңа да борчу төште.
Ни өченме? Шигырь яратмавыгыз өчен түгел. Анысы һәркемнең үз зәвыгы. Ләкин шигырьне сөймәгән килеш әдәбият укытуыгыз… Монысына инде үтерсәгез дә төшенә алмыйм. Гафу итегез, кызыгызның дәрестән чыгып китүен дөрес дип санамасам да, күңелнең кайсыдыр төше аның мондый тәртипсезлеген аклый. Сезнең урында мин булсам, янә дә гафу итегез, башка эшкә күчәр идем. Дөнья булгач, шигырьнең катнашы булмаган эшләр дә бардыр. Сез анда, бәлки, күбрәк файда китерерсез.
Инде Чулпанның шигырь язуына килик. Ана кешегә кызыгызны алай тәрбияләмәгез дип әйтү – әдәпсезлек билгесе. Кызыгызны теләсәгез ничек тәрбияләргә Сезнең тулы хакыгыз бар. Тик озын-озын вәгазь укымыйча, бер нәрсә турында гына үтенәм: зинһар өчен, шигырь язудан тыя күрмәгез Чулпанны. Зинһар өчен! Зинһар өчен! Күңеле тупасланмасын кызның. Бәлки, ул шагыйрь дә булмас, укытучылар аның шигырьләрен дәреслекләрдән укып та интекмәсләр, ләкин кайда гына эшләсә дә, Чулпан күңелендә шигырь йөртер. Аңлагыз, күңелендә шигырь йөрткән кеше бәхетле ул. Кызыгызның киләчәге өчен борчылмагыз.
Зинһар өчен, Чулпан сандугачны соры итеп күрмәсен, дөньяны төссез итеп күрергә өйрәнмәсен.
Инде килеп, кем әйтте Сезгә сандугачны соры дип? Минем, әлбәттә, сандугачны үзен күреп сөйләшкәнем юк. Шулай да аны сары дим. Миңа хәтле ничаклы кешеләр аны сары итеп күргәннәр.
Сары сандугач баласыСары була микәнни?Кошлар да моңлы сайрамый —Сабыр була микәнни?Халык шулай дип җырлаган, шулай дип җырлый, шулай дип җырлаячак. Сезгә ышаныйммы, халыккамы? Сандугач соры түгел, Фәһимә Закировна, сары. Сап-сары!
Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар, Фәһимә ханым!
Мин артык төче телләнеп киттем, ахры. Сезгә ул нәрсәләр ятрак тоеладыр. Миннән, бәлки, көләрсез дә. Көлсәгез көләсез инде, мин барыбер сары диячәкмен. Шагыйрь профессия түгелдер, әмма мин шагыйрьләрдән үлеп көнләшәм. Дүртьюллык шигырь яза алмавыма гарьләнәм, хурланам. Хикәяләремне шигырь итәргә азапланам, барып чыкмый. Ходай бирмәгән. Ходай дип ялгыш ычкындырып ташладым, юк ич ул, әйеме? Йолдызлар да биеми, ай да көлми. Бөтенесе дә гап-гади: ике икең – дүрт.
Үзегез әйтмешли, гафу итегез, эчкәрегә кереп киттем бугай.
Сезгә исәнлек-саулык, Чулпанга ак бәхет теләп, Ризван Маликов.
20 октябрь, 1970
6Хөрмәтле Ризван абый Маликов, исәнмесез!
Сезгә Мөслим районы Балтач урта мәктәбенең сигезенче класс укучысы Кәримуллина Чулпан яза. Хатымны ничек дип башлыйм икән, Ризван абый? Көлкеле хат килеп чыкса көлмәгез, ярыймы? Мин үзем күп көлмим дә, күп сөйләшмим дә, ни өчендер миннән көләләр.
Язучылар белән хат алышкан булмагач, ничек язарга да белмим. Әллә ничек итеп язасым килә. Язучылар белән хат язышасым килә минем, Ризван абый. Сез, зинһар, көлмәгез.
Шулай килеп чыга кайвакытларда: олы кешеләр акылсыз сүз сөйләсәләр дә, алардан көләргә ярамый, бәләкәйләр акыллы сүз әйтсәләр дә, олы кешеләргә алардан көләргә рөхсәт бар. Нигә ул алай? Бәләкәйләрне кешегә санамаудан микән? Алай гына да түгел әле. Бик карт кешеләрнең сүзләренә дә көлеп карыйлар. Бик картларны да кешегә санамыйлар микән? Шуңа күрә без әби белән бик дуслар. Әбиемә әйбәт сүзләр язуыгыз өчен Сезгә бик зур, бик зур рәхмәт.
Сезнең «Чулпан таңны уята» дигән хикәягезне укыгач, Сезгә хат язмакчы идем, куркып тордым. Әбиемә язган хатыгызны әбием миңа укып күрсәткәч, куркуым бетте.
Сезнең хикәягез ошады дисәм, дөрес үк булмас, ошамады дисәм, ни өчен ошамаганын әйтә алмыйм. Минем шулай туры сөйли торган гадәтем бар, ачулана күрмәгез. Ә мин Сез язганнарны яратып укып барам.
Әбием әйтә, Язучы абыеңа зарланып та яздым, ди, үзебезне тыңламый дип әйттем, ди. Ышанмагыз, Ризван абый, болай гына язган ул. Минем әбием зарлана белми. Аннан соң, аның кушканын рәхәтләнеп эшлим мин. Кайвакытта кушмаганны да эшләп ташлыйм. Әбием үзе дә шулай, миңа охшаган. Кайвакытта кушмаганны эшләп ташлый. Шигыремне, күчереп, Сезгә җибәргәне өчен ачуландым. Мин аны уйнап кына язган идем. Кайсы вакытларда шулай мин. Әллә нишләп кенә китәм дә язасым килә. Хат язышырга кеше юк. Сезнең шулай була микән, менә минем нәрсәдер әйтәсем килә. Кычкырып әйтер идем, әллә ничек. Шуны шигырь итеп язып куям. Рәхәт булып китә. Аннан соң аны әбиемә укыйм. Ул кайвакытта елый. Мин аны елатыр өчен укымыйм да югыйсә. Минем әбием бик күп әкиятләр, җырлар, бәетләр белә. Китапта чыкмаган әкиятләр сөйли. Тик йөрәге чирле шул үзенең. Бабай турында күп сөйли, аңа бәет тә чыгарган. Мин бабайны белмим шул. Сугышта үлгән ул. Аның язган хатлары да күп.
Әй, мин сөйлим дә сөйлим, сезгә кызык та түгелдер. Ачуланмагыз, Ризван абый, минем сөйлисем килә. Бөтен кешеләрнең бүтән кешеләргә сөйлисе сүзләре күптер. Тыңлаучылар булмаганга гына сөйләмиләрдер. Сез шулай микән, мин шулай – кайвакытларда уйлап куям: кешенең сөйлисе сүзләре кешенең кайсы җирендә җыелып тора икән? Башында микән, йөрәгендә микән? Әбием әйтә, күңелдә, ди. Күңел нәрсә ул, Ризван абый?
Ризван абый, әгәр дә миңа хат язсагыз, ничек итеп яза башлавыгыз турында языгыз әле. Ничә яшьтә яза башладыгыз? Әниегез ачуланмый идеме?
Сез мине ачуланмагыз, Ризван абый, мин бик күп сораулар бирергә яратам. Шуның өчен кайвакытларда укытучылар ачуланып ташлыйлар. Бервакыт табигать белеме дәресендә «Агачларның, үләннәрнең яфраклары нигә яшел?» дигән сорауга җавап бирдек. Шуннан укытучы апага, мин китапта язылганга ышанмыйм, дигән идем, икеле куйды.
Чыннан да, Ризван абый, менә бер җирдә, бер туфракта өч төрле чәчәк үсә. Бер-берсенә орынып үсәләр. Барысының да диярлек яфраклары яшел, ә чәчәкләре төрле төстә. Берсе сары, берсе кызыл, берсе шәмәхә. Ни өчен алай? Аның серен белеп булмыйдыр. Ничек кенә аңлатып язсалар да ышанмыйм. Төсләр – чәчәкләрнең күңеледер ул. Ә күңел нәрсә?
Менә шулай кешеләрнең башын ватам инде мин, Ризван абый.
Тагын да языйм микән, әллә туктыйм микән? Язар идем дә, Сез ачуланырсыз дип куркам. Хат укып утырырга Сезнең вакытыгыз юктыр. Ризван абый, вакытыгыз булса, миңа озын-озын итеп хат языгыз, ярыймы?
Сезгә тормышыгызда, иҗади хезмәтегездә зур уңышлар теләп, түземсезлек белән җавап көтеп, Чулпан.
18 октябрь, 1970
Сорыйсы соравым калган икән, Ризван абый. Сез хикәягезнең героинясын нигә Чулпан дип атадыгыз?
7Чулпан сеңлем, саумы, исәнме!
Хатыңны алдым, бик сөендем. Вакытым күп минем, килгән хатларны рәхәтләнеп укыйм, җавапны да рәхәтләнеп язам.
Сораулар биреп кешеләрнең башын ватучыларны бигрәк тә яратам. Сорау бирмәгән кеше – яки бөтен нәрсәне дә белгән кеше, яки бер нәрсәне белергә теләмәгән кеше. Дөньядагы бөтен нәрсәне белгән кеше юк һәм булмаячак та. Белергә теләгәннәр күп. Дөньяны шулар җитәкләп алып бара.
Бүтәннәр җавап бирә алмаслык сорауларны бирүчеләр миңа аеруча ошый. «Күңел нәрсә ул» дип ике урында сорагансың. Син, хәйләкәр кызый, минем җавабым юклыкны белеп, юри сорагансың бит. Күңелнең нәрсә икәнлеген аңлатып биргән кешене очратсаң, миңа да хәбәр ит, яме.
Ә яфракларның, чәчәкләрнең төсе турында фәндә аңлатмалар бар шикелле. Китапларга ышанмыйм диюең дөрес микән? Сорау бирү бик яхшы, тик һичнигә ышанмау, минемчә, килешеп үк бетә торган эш түгел.
Син дөрес әйтәсең, Чулпан сеңлем, олы кешеләр дә кайвакыт акылсыз сүз әйтеп куя. Ләкин алардан көләргә ярамый. Гомумән, кешедән көлү – начар эш. Кеше дигәндә, мин син әйткән «бәләкәй» ләрне дә күздә тотам. Кешенең ялгышын кешеләргә төзәтергә кирәктер ул, әйеме?
«Кешенең сөйлисе сүзләре кешенең кайсы җирендә җыелып тора икән?» Гаҗәеп авыр сорау. Җавап бирә алмасам ачуланма, ярыймы? Әйе, кешеләрнең кешеләргә сөйлисе сүзләре күп, аның исәбе-хисабы юк. Нигә тыңлаучылар юк, дисең. Сөйли белеп сөйләсәң тыңлыйлар. Берәүләр кычкырып сөйли, икенчеләр язып сөйли. Әнә бит син бик матур шигырь язгансың, матур итеп сөйләгәнсең. Мин шатланып укыдым. Уку шул тыңлау буладыр инде.
Чулпан! Сөйлисе сүзләрең күп булгач, язган шигырьләрең дә шактыйдыр. Син аларны күчереп миңа җибәр әле. Мин үзем, син беләсеңдер, шагыйрь түгел, ләкин шигырьне әйбәт язучы дусларым бар. Аларга да укытырмын. Онытма, ярыймы?