
Полная версия
Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Газета-журнал редакцияләренә балалардан бик күп кулъязмалар килә. Аларның кайберләрен балаларның әниләре, әтиләре җибәрә. Шатлыклары эчләренә сыймаганга җибәрәләр: балалары шигырь язган бит! Укып карасаң, шигырьләре әллә ни дә түгел:
Сара салма сала,Гата мылтык ата.Ләкин ни генә булмасын, ул – шигырь! Ә сез? Аңламыйм, Фәһимә ханым, үтерегез, аңламыйм! Минем дә нәни кызым бар. Әгәр дә ул, үсеп, Чулпанныкы кебек шигырьләр язсамы?
Уйлагыз әле, Фәһимә ханым, ныклап уйлагыз.
Тарихны укыганда да дикъкать беләнрәк укыгыз. Институтта әйткәннәрдер, мин Сезгә ике генә кешенең фамилиясен атыйм. Ломоносов һәм Маркс. Ярый, Хәйям, Гейне, Пушкин, Тукайны тилеләр дип атыйк ди, әмма Карл Марксны акылсыз кеше дип әйтүе печтик кенә уңайсыз. Арттырып ук җибәрмәгез инде, зинһар. Шигырьне аракы эчү, тәмәке тарту белән янәшә куюыгызга, әлбәттә, ышанмадым, юри, мине үртәр өчен язгансыз дип уйладым. Мин чынлап та үртәлдем. Юри генә дә андый сүзләрне әйтергә ярамый.
Менә шул, Фәһимә ханым. Сездән үтенеп сорыйм: зинһар, Чулпанга язылган хатларны Чулпан үзе генә укысын.
Исәнлек-саулык, сабырлык теләп, Ризван Маликов.
15Иптәш Маликов!
Акыл өйрәтүегез өчен рәхмәт. Тик үз баламны үземә тәрбияләргә рөхсәт итүегезне үтенәм. Сез кайда укыгансыздыр, кызыксынмыйм. Мин – педагогия институтын тәмамлаган кеше. Сез үз кызыгызны тәрбияләгез. Нәрсәнең кирәк, ни-нәрсәнең кирәк түгеллеген дә Сездән ким белмим. Чулпанның ике абыйсын да мин тәрбияләдем. Берсе химия-технология институтын тәмамлады, икенчесе КАИда укый.
Сезгә сүзем шул: Чулпанга хат язудан туктагыз. Соңыннан үпкәләрлек булмасын. Әгәр дә шигырь турында акыл сатарга телисез икән, әнә минем каенанам белән язышыгыз. Эше юк, вакыты күп, акыл сатарга да ярата. Сездән ким түгел. Артык булмаса.
Мин бит Сезнең эшегезгә кысылмыйм, нигә безнең эшкә тыгыласыз. Үзебез ничек телибез, шулай яшибез. Менә шул.
Шигырь… Шагыйрь… Беләм мин сезнең кебекләрне. Матур сүз сөйләп, кеше башын әйләндерүчеләр. Үзәгемә үткән нәрсәләр турында әйтергә мәҗбүр итәсез. Мин дә ярата идем берәүнең шигырь сөйләгәнен. Авыз ачып тыңлый идем. Авызымны ачып калдым, ул икенче берәүгә сөйли башлады. Икебез дә әтисез балалар үстердек. Калганнары нишләгәндер – белмим. Ә ул һаман шигырь сөйләп йөри, диләр. Җенем сөйми! Ишетәсем килми!
Кем белә сезнең уегызны. Башта сеңлем-фәлән дип хат язарсыз да аннан соң… Мин кызымның акыллы булуын телим. Хәзер хыялыйлар заманы түгел. Чәчәкләр базарда сатыла торган заман.
Мине сез, әлбәттә, тупас, ахмак, надан, диярсез. Теләсә ничек дип атагыз, мин курыкмыйм. Мин бары тик кызым өчен генә куркам. Ир бала булса, көненә иллешәр хат язышсагыз да исем китмәс иде.
Сез Чулпанны белмисез. Мин беләм. Бәлки, тагын акыл өйрәтерсез, балаларның көндәлеген укырга ярамый, диярсез. Зинһар өчен, гафу итегез, зинһар өчен, кичерегез, мин кызымның көндәлеген укып барам. Кирәк булса, аның көндәлегеннән бер хат күчереп җибәрәм. Укыгач күрерсез, менә нинди ул минем кызым. Әллә кайчан үлгән Тукайга мәхәббәт хаты язганны Сезгә язмас дип ничек ышаныйм. Ярый ла Тукай өчен җавапны Чулпан үзе язган, Сез бит япь-яшь кызның мәхәббәт аңлатуын ишеткәч эреп төшәчәксез, җай чыкканын көтеп йөриячәксез.
Тагын бер кабатлыйм, Чулпанга килгән хатларны аңа унсигез яшь тулганчы мин укып барачакмын. Унсигез яшь тулгач, үзе карар. Иң яхшысы, хат язудан туктагыз. Әгәр мин язганнар гына җитмәсә, тормыш иптәшем – Чулпанның әтисе язган хатны да җибәрәм.
Ачуланышмыйк, иптәш Маликов. Югыйсә Язучылар союзына Сезнең кем икәнлегегезне әйтеп язачакмын.
Фәһимә Кәримуллина.
* * *Агай-эне. Син анда безнең кызга хат язып ятасың икән. Ташла ул эшеңне яхшы чакта. Мин күп сөйләп тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Кызларга хат язасың килсә, Казаныңдагы кызларга яз. Бетмәгән анда кыл койрыклар. Алдалап ятмагыз безнең кызларны. Мин күп сөйләп тормыйм. Казанга барып, муеныңны борып кайтырга да күп сорамыйм. Бер хатының гына җитмимени? Яшьрәкләр кирәкмени? Булдымы? Булса шул. Ташла ул эшеңне. Мин күп сөйләп тормыйм. Мине кем дип сорасаң, Фәйзрахман исемле булырмын. Синең ише шәләй-вәләйләргә бармагым белән генә чиртәм. Мин күп сөйләп тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Бетте.
* * *Чулпанның Тукайга хаты:
Исәнмесез, Тукай абый! Бу хатны сезгә таныш булмаган кыз Чулпан яза. Өйдә үзем генә. Каршымда сезнең фоторәсемегез көлемсерәп миңа карап тора. Миннән көләсездер инде. Җүләр кыз дип әйтәсездер. Мин чыннан да җүләр, Тукай абый. Әти дә миңа «җүләр» ди, әни дә миңа «җүләр» ди.
(Күрдегезме инде, иптәш Маликов, шигырьнең кая илткәнен? Без, имеш, аңа «җүләр», дибез?)
Тукай абый, Сезгә бер сорау бирергә буламы? Сезгә гашыйк булырга ярыймы, Тукай абый? Мин Сезне бик яратам. Сез миннән башка берәүне дә яратмагыз, ярыймы? Минеке генә булыгыз. Мин Сезне иркәләрмен, чәчләрегездән сыйпармын.
(Күрдегезме? Сезгә, бәлки, көлкедер, миңа көлке түгел кызымның мондый саташуы.)
Сез көлмәгез, Тукай абый. Иркәли беләм мин. Телевизордан күргәнем бар. Гашыйк булган кешеләр берсен берсе иркәлиләр. Тукай абый, мин дә сезнең кебек шигырь язам. Минеке әле начаррак чыга, гаеп итмәгез. Менә берсен Сезгә дә җибәрәм.
Очып менгәч әтәч койма башына,Кычкырып җибәргән бар тавышына:«Бөркет түгел мин, ләкин шулай даКанатларым бар, рәхмәт Ходайга».(Күрдегезме? Яңа гына 7 класс тәмамлаган укучы бала «Ходай» дигән сүз өйрәнгән. Кемнән? Мәктәптә без өйрәнмибез.)
Сау булыгыз, Тукай абый. Миңа хат языгыз. Сезгә озын гомер теләп калучы Чулпан Кәримуллина.
7 июль, 1970
* * *Тукайның Чулпанга Чулпан кулы белән язган хаты:
Исәнмесез, минем өчен дә бик тә, бик тә кадерле булган Чулпан. Хатыгызны алгач, сөенечемнән нишләргә белмәдем. Мин дә Сезне бик-бик яратам. Сезне бик күрәсем килә.
(Күрдегезме? Тукай ук булмасагыз да, Чулпан Сездән дә шундый сүзләр язылган хат көтәчәк.)
Авылыгызга килергә җыенам. Тик әлегә бераз гына чирләп торам. Салкын тидергән идем. Терелгәч тә киләм. Сез мин килгәнне көтегез, ярыймы? Көтмәсәгез үпкәлим.
Шигырегез миңа бик тә, бик тә ошады. Дөрес әйткән әтәч. Койма башына очып менәргә дә канат кирәк шул. Әбиегезгә күп итеп сәлам әйтегез, Чулпан.
(Күрдегезме? «Әти», «әни» дигән сүз юк. Менә ул Сез мактаган «шигырь җанлы» карчыкның тәрбиясе.)
Ярый, сау булыгыз, Чулпан. Мине көтегез. Габдулла Тукай. Сезгә дә мин бер шигырь җибәрәм.
* * *Хат башы – яз каршы.
Сәлам, Зәйнүш! Мин бу – Ризван. Син анда миңа хат язмыйсың икән. Ташла ул эшеңне яхшы чакта. Мин күп сорап тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Хат язмасаң, Мәскәвеңә барып, муеныңны борып кайтырга да күп сорамам.
Тагын бер сәлам әйтәм дә җитди сүзләргә күчәм. Менә сиңа дүрт хат. Чулпанның әнисе, әтисе һәм Чулпанның – Тукайга, Тукайның Чулпанга хатлары. Фикерең ничек? Миңа нишләргә? Аптыраган хәл. Һични аңламыйм.
Татар әдәбияты укытучысының шигырь яратмавын калдырып та торыйк, ди. Дөнья булгач, төрлесе була. Җирне яратмаган агрономны, дуңгыздан җирәнгән зоотехникны, китап укырга авырсынган язучыны да очратканым бар. Өстәвенә Сезнең халыкның (шагыйрь халкының) берсе ул укытучыга күңел ярасы салган. Укытучы, шул адәми затка үч саклап, шигырьгә дә нәфрәт уятсын, ди. Психологик яктан, бәлки, моны да аңлап буладыр. (Сүз уңаеннан, кем булуы мөмкин ул шагыйрьнең? Мин эзләп-эзләп карадым – андыйны тапмадым. Киресенчә, безнең шагыйрьләр кирәгеннән артык тыйнаклар, басынкылар, тәртиплеләр. Белсәң аны, миңа да әйт әле – күрәсем килә ул азгынны.)
Чулпанның әтисе язган хатка да әллә ни коелып төшмәдем. Аңлыйм бугай мин аны. Хатыны бик нык әгитләгәч, кызып киткән. Кызыбызны бер дуңгыз харап итәргә җыена, дип хатының еласа, кем дә уйланыр. Бу инде, күрәсең, күп уйларга яратмый торган кеше – турыдан сыптыра. Димәк, анысына гаҗәпләнмим.
Мине гаҗәпләндергәне – ничек шушы гаиләдә шундый кыз үсә? Каян килгән аңа шигырь? Тукай белән «язышуы» мине тетрәндерде. Моны, минемчә, хәтта әйтеп тә бирә алмыйм, кемнең башына шундый нәрсә килергә мөмкин? Әллә ул бераз ычкынган микән? Әллә унбиш яшьтә бөтен кешеләр дә шулай була микән? Мин үзем унбиш яшьтәге уй-хисләремне хәтерләмим.
Иң куркынычы шунда, Зәйнүш: ата белән ана балаларын харап итүләре мөмкин бит, сизәсеңме? Кызганычка каршы, Чулпанның Тукайга язган хатын тулысынча укып булмый. Әдәбият укытучысы, әлбәттә, аны күчергәндә редакцияләгән, үзенә файдалы урыннарын гына күчергән. Бәлки, анда Чулпанның безгә аңлашылырлык серләре бардыр.
Нишләргә? Киңәш бир. Хат язудан туктасам – ничек булыр? Туктамасам – ничек булыр? Аңлыйсыңмы, Чулпанны югалтудан куркам мин. Әллә нинди җинаять эшләрмен кебек.
Карале, бәлки, син хат язып карарсың. Тик чамалап, син – максималист кеше. Син язган хаттан соң «бер әйттем Фәйзрахман» чынлап торып кыйнап китмәсен. Безне кыйнаса да түзәрбез, безнең аркада кызын тотып кыйнавы бар. Андый кешедән теләсә нинди ахмаклык көтеп була.
Шундый-шундый эшләр, бара-тора нишләр диген, ә?!
Чулпанның шигырьләрен редакцияләргә алып барып карыйм микән, ничек уйлыйсың?
Хат яз. Синең киңәшеңне көтәм.
Кулыңны кысып, Ризван хәзрәтләре.
* * *Дон-Жуан әфәндегә Мәскәүски сәлам!
Укып чыктым җибәргән нәрсәләрне. Ха-ха-ха! дип көләр идем, хәсрәт-кайгым булмаса, дип әйткән ди берәү. Тормыш бу, агай-эне. Тормыш – колагыңны бормыш. Син генә ул кешеләрне, тормышны идеаллаштырасың, шуңа күрә хикәяләреңнең күбесеннән прәннек тәме килә.
Син дөрес сукалыйсың, миңа хат язарга ярамый ул хатынга. Язсам, бары тик райкомга гына яза алам. Ике сәгать тә тормый куарга кирәк ул хатынны мәктәптән. Эзе булмасын.
Иренә дә хат язмыйм. Кеше сүзен аңлый торган иргә охшамаган ул адәм. Күрәсең, хатыны аны барлы-юклы акылыннан да мәхрүм иткән.
Чулпан өчен борчылма. Син уйлаганча, акылдан ычкынмаган ул. Аның яшендә Тукайга хат язуы табигый. Безнең мәктәптә бер кыз бар иде. Ньютонга гашыйк иде. Без көлә идек. Һәм кем булды дип уйлыйсың хәзер ул кызны? Физика-математика фәннәре кандидаты.
Нишләргә дисеңме? Дөрес әйтәсең, кызны югалтырга ярамый. Элемтәне өзмәскә кирәк. Ничек? Анысын уйлашыйк. Бәлки, кызның өенә язмаскадыр? Район җирендә «До востребования» бар микән? (Авылдан аерылганмын – шуны да белмим.) Таптым! Эврика! Бездә бит хатын-кыз шагыйрьләр бар. Берәрсе белән сөйләш, алар язсыннар. Бәлки, ул чакта тегеләр йомшарлар. (Кызларын «аздыручы» булмый бит.)
Шигырьләрне редакцияләргә ташырга ашыкма. Беренчедән, синең Чулпаның ничаклы гына гениаль булмасын, язганнары матбугатта чыгарырлык түгел дип саныйм. Чыраеңны сытма, әлегә түгел дип төзәтәм. Ул эзләнә. Интуитив эзләнә. Үсә-үсә, менә дигәннәрен язар, Алла боерса.
Икенчедән, Чулпан яшендәгеләр бик тиз масаючан булалар – бер-ике шигыре газета битендә күренү белән, үзләрен бөек саныйлар һәм нәтиҗәдә шул «бөеклектән» ары китә алмыйлар. Бәлки, Чулпан андый түгелдер – шактый төпле күренә. Шулай да «сакланганны саклармын» дип әйткән ди берәү. Янә дә шул: Чулпан шигырьне газетада бастыру өчен язмый, үзе өчен яза. Бастыру өчен язса, үзе дә җибәргән булыр иде. Шулай дигәннән, сораш әле, редакцияләрдә юк микән шигырьләре. Булса, редакцияләрдәге иптәш-товарищлар авторга ни дип җавап бирделәр икән?
Ярый, Дон-Ризван, адью. Күктә йолдызлар биетүеңне дәвам ит. Дус-ишкә сәлам кундыр. Зәйнүш. Мәскәү.
Кырларым-тугайларым
(Бәян)
IМин аны бик яхшы беләм. Күптәннән беләм мин аны. Хәтта кызыксынган кешегә елын, аен, көнен-сәгатен төгәл әйтеп бирә алам. Байтактан теш кайрап йөрдем мин аңа. Бәлки, бу ваклыктыр, болай ваклану килешмидер, миңа һичнинди дәрәҗә өстәмидер. Ләкин, нишләтәсең, күңелдә таш утыра, шул ташны тартып чыгарып, еракка, эзләп табалмаслык итеп ыргытырга яки ватып ташларга, тик үземдә ихтыяр көче таба алмыйм.
Юкса болай үч сакларлык сәбәп тә зур түгел шикелле. Үзем шуны беләм, сизәм, тоям лабаса, әмма…
Бигрәк тә хәтерем калган иде шул. Университетның тел-әдәбият бүлеген дүрткә-бишкә тәмамлап, өметле егет дигән мактауга ия булып, газетага эшкә кергән чагым иде. Бер-ике ел эчендә ярыйсы гына мәкаләләр дә язып, яшьләр альманахында шигырьләр бастырып, борынны Җидегән йолдыз койрыгына элеп йөргән заман иде.
Аңа шул чакта «Социалистик Хезмәт Герое» дигән исем бирделәр. Һәм мин ул председатель булып эшләгән «Бердәмлек» колхозына барып, аның турында менә дигән очерк язарга тиеш идем. «Очерк уңышлы чыкса, күләмен чикләмәскә можешь», – дигән иде редактор урынбасары.
Барыр алдыннан бик ныклап әзерләндем. «Очерк жанрының үзенчәлекләре» дигән китап та укып чыктым. Булачак очеркның калыбын ясадым, исемен таптым. «Кырларым-тугайларым» дип аталырга һәм болай дип башланып китәргә тиеш иде: «Иртәнге кояш, ашыга-ашыга, кабаланып, озаграк йоклаудан соңга калуына кызарып, офык артыннан күтәрелгәндә, председатель Нурислам Бариев басуда иде инде. Ул кояшка сәлам бирде. Кояш сәлам бирүчене танымыйчарак торды. Көн саен иртән күргән кешегә охшаган да, охшамаган да кебек. Көн саен күреп гадәтләнгән кешенең түшендә йолдыз юк иде. Бу – йолдызлы. Каян килгән аңа ул йолдыз?» Шуннан инде ул йолдызның кайдан килгәнлеген газета укучыларга аңлатыр өчен мин Бариев биографиясеннән аерым моментларны яктыртып үтеп, колхозның үткәне, киләчәге хакында бәйнә-бәйнә сөйләп, анда-санда шаккатыргыч цифрлар катнаштырып, председательнең тулы портретын сурәтләргә тиеш идем.
Юлга чыктым. Кыяфәтем корреспондентка охшасын өчен, төшерә белмәсәм дә, дус журналистның иске фотоаппаратын сорап торып муенга астым.
Поезд вокзалындагы кассада, автобус станциясендә кирәксә-кирәкмәсә дә командировка кәгазен күрсәтеп, төш авышканда «Бердәмлек» колхозына килеп төштем. Идарәне эзләп таптым. Председатель басуда, бәрәңге алган җирдә, диделәр. Шунда киттем. Җәяүләп йөрергә туры килмәс дип планлаштырсам да, мине бәрәңге җиренә илтеп куярга теләүче табылмады. Ярый әле көннәр аяз тора иде, җәяү йөрүе әллә ни хурлык түгел. Үткән-сүткәннәрдән сораштыра-сораштыра, бәрәңге җиренә барып чыктым.
Басу читендә безнең як колхозларында яңа гына күренә башлаган машина тора. Бәрәңге алу машинасы. Өч ир-ат шуның тирәсендә кайнаша. Туктадым. Миңа борылып караучы да булмады. Нәрсәседер ватылган, күрәсең, машинаның. Машина астында яткан бер агай:
– Анасын саткырлары, бәрәңге шәһәр урамында үсә дип беләләр, ахры, – дип сүгенә-сүгенә, кулындагы чүкеч белән ниндидер тимергә суккалый.
Сүгенүченең тимер кыйнавын чүмәшеп карап торган икенчесе:
– Кайчан туктарлар колхозга үтил җибәрүне, – дип куәтләп тора.
Өченче берәү, кырык яшьләрендәге агай, машина өстендә актарына.
Карап-карап тордым да:
– Әйтегез әле, председатель кайда икән? – дип сорадым.
Машина өстендә казынучы башын күтәреп миңа карады.
– Ни бар?
– Миңа председатель Бариев кирәк иде.
– Йә, мин булам.
– Исәнмесез! Мин газетадан. Корреспондент. Миңа Сезнең белән сөйләшергә иде.
– Йөрмәгез әле эч пошырып.
Менә сиңа очрашу. Менә сиңа очерк. Нишләргә, ни әйтергә белми каттым да калдым. Китеп барсаң да уңайсыз, китмәсәң дә әллә ничек. Шул хәлдә озак басып тордым. Мине бар дип тә белмиләр. Берсе сүгенә, икенчесе аны җөпләп тора. Председатель дә аларга кушыла.
– Шуңа ышанып ятсаң, бәрәңгене кар астыннан кул белән актарып алырсың, – ди.
Бераздан ул машина өстеннән сикереп төште дә:
– Егетләр, сез, зинһар, эшләтергә карагыз инде, – дип, басу уртасына, капчыкларга бәрәңге тутыручы хатын-кызлар янына китте. Кыска гына буйлы, үзе озын-озын атлый. Атлаганда, юл уңаенда бәрәңге сабагы алып, кулларын сөртә.
Зур газетаның корреспонденты икәнлегем онытылган, күрәсең, мин әтисеннән футбол тубын алырга акча теләнгән малай сыман аңа ияргәнемне үзем дә сизми калдым.
– Иптәш председатель, иптәш Бариев…
Ул кинәт туктап миңа таба борылды:
– Йә, нәрсә, нәрсә?
– Мин Казаннан… Журналист… Корреспондент. Мин Сезнең турында очерк язарга тиеш.
– Корреспондент булгач, вакытым юклыгын күрәсездер ич. Бухгалтерга барыгыз, бөтенесен сөйләп бирер, – дип, зур күзләре белән минем төс-кыяфәтемне бәяләп, буемны үлчәп чыкты да капылт борылып китеп тә барды председателем…
Мин, әлбәттә, идарәгә бармадым, бухгалтер белән сөйләшмәдем. Кәтәнә буйлы, камыт аяклы, акай күзле, тәкә маңгайлы бу кешегә күңелем рәнҗеде ул вакытта. Нәфрәт уянды. Мин аның турында очерк язарга килдем. Канатланып килдем, ә ул…
Бәрәңге басуының межасы буйлап олы юлга таба атлаганда, җен ачуларым чыкты. Эттән алып эткә салып сүктем председательне. «Герой булган, имеш. Данга ирешкән. Түшкә йолдыз таккач, танавын чөйгән. Герой… Әйтерсең дөньяда бер ул гына герой. Икешәр-өчәр тапкыр геройлар бар, бер дә кыланмыйлар. Журналистлар белән кул биреп күрешәләр, аларны хөрмәт итәләр. Ә бу?… көрәк булгандыр әле. Беләбез андыйларны, түрә булалар да чабаталарын түргә эләләр. Кемнең кем икәнен белгән юк бит әле. Мин председатель булып эшли алам, менә ул журналист булып карасын, мин язган мәкаләләрне, шигырьләрне язып карасын. Һәм, гомумән, герой исемен биргәндә, кешенең ни эшләгәненә, күпме эшләгәненә генә карамаска кирәктер, аның холкына да карарга кирәктер: күтәрә аламы ул бу исемне, юкмы. Күтәрә алмыйсың икән, масаясың, кыланасың икән, сабыр ит, җанкисәгем, башта килделе-киттеле холкыңны төзәт, аннан герой итәрбез…
Хәер, болай кабарынса, ерак китә алмас, Локман Хәким сыман күккә аша алмас, мәтәлеп төшәр. Күрербез ул чакта. Без әле очрашырбыз. Күрсәтермен әле мин аңа кемлегемне. Герой булмасак та, чүпкә чыкмаган, Казан каласының үзәгендә макталган журналист, альманахта шигырьләр бастырган яшь шагыйрь. Саклансын, яшьләрдән саклансын. Күрсәтермен әле…»
Председательгә кемлегемне күрсәтергә теләптер, ахрысы, әллә йөрәк әрнегәнгә, күңел сызлаганга чыдый алмыйча, межада яткан кантарны тибеп очырдым. Тик ул кантар булып чыкмады, балчыкка буялган таш булып чыкты, очканда командировкага бару хөрмәтенә шигырьләремнең гонорарына сатып алган өр-яңа ботинкамның авызын ачтырып, табанын куптарып очты. Кем белә, бәлки, ул таш очмагандыр да, күңелгә кереп утыргандыр. Һәм әлегә хәтле шунда йөридер.
Билгеле, хәзерге яшемдә булсам, тәҗрибәм дә бүгенге булса, мин әллә ни газапланмаган булыр идем. Хәзер кем белән, кайчан, ничек сөйләшергә беләм мин. Миннән хәзер «йөрмәгез әле эч пошырып» дип җиңел генә котыла алмыйлар. Өйрәтте дөнья, шомартты. Хәзер инде мин межада яткан ташка тибүләремә бераз көлебрәк карыйм. Яшьлек кызулыгы. Онытырга да күптән вакыт. Ләкин… Ләкин… Оныта алмыйм, истә. «Истә, һаман да истә».
Олы юлга чыгып, юл кырыена бастым. Үч иткәндәй, район үзәге ягына станциягә баручы машиналар күренми. Тизрәк китәсе, качасы иде бу ямьсез, котсыз, иләмсез, мине адәм көлкесенә калдырган яктан.
Бераздан яныма бер агай килеп басты. Шактый ук мул корсаклы. Төймәләнмәгән плащ, пинжәк астындагы ак күлмәге, зәңгәрсу майкасы корсагы белән бергә чалбарга сыеп бетмәгән – йонлач тәне күренеп тора. Пеләш булырга җыенып та пеләш була алмый азапланган сип-сирәк чәчле дәү баш, җилпуч авыз. Аягында тузан каплаган хром итек, кулында сытылып, ямьшәеп беткән тишекле-тишекле капрон эшләпә. Карап торырга бер кыяфәтсез адәм. Бәлки, ул чаклы кыяфәтсез дә булмагандыр, кәефем кырылган булганга, берәүне дә күрәсем килмәгәнгә күземә шулай күренгәндер. Сөйләшәсем, авыз ачып сүз дә әйтәсем килми, ә ул тел бистәсе булып чыкты. Сөйләштерә, сораштыра.
Машина көткән арада минем кем икәнлегемне, нишләп йөргәнемне белеп өлгерде (үзәгеңә үтеп сораштыра, телсез булсаң да җавап бирәсең), үзе турында сөйләде. Пенсионер икән, мин аны тыңламадым да, үз хәлем хәл иде. Әмма сүз «Бердәмлек» колхозы председателе Нурислам Бариев турында башлангач кызыксынып киттем. Озак сөйләде агай Бариев хакында, бер машина туктатып, әрҗәсенә менеп утыргач та дәвам итте.
II– Сталбыйт, безнең председатель турында китап та чыга икән. Кино да төшерергә кирәк инде, булгач булсын, пнимаеш. Карасыннар, күрсеннәр Нурислам Бариевны. Безнең заманда гына ул безне күрүче дә, күрсәтүче дә булмады. Нәрсәсен күрсәтәсең: колхозчылар болында чалгы белән, авыл хезмәт ияләре кырда сәнәк, көрәк белән. Хәзер нәрсә, әнә техника, пнимаеш, басу тулы. Председательдә «Волга», партогта «Москвич», бригадирда люлькалы мотоцикл. Төшер дә төшер кинога. Тик шунысы: вапервых, начальство йөргән машиналар незаконный. Беләбез без ул шухыр-мухырларны. Колхозчылар исеменә оформить итәләр дә үзләре йөриләр. Безнең заманда эшләп кара идең алай. Без арбага ат җигеп йөрдек. Без принципиально ат белән йөрдек. Юкса безнең заманда да машинага утырып йөрүче председательләр булды. Алар да шулай оформить итәләр иде. Без итмәдек, принципиально итмәдек. Безгә эш кирәк иде, машина кайгысы түгел иде бездә.
Менә сез Бариев турында язарга килгәнсез, сталбыйт. Сез генә түгел, көн саен безнең колхозга корреспондентлар килә. Языгыз әйдә, языгыз. Сезгә язарга кирәк, пнимаеш. Безне язмыйлар иде. Без язылыр өчен эшләмәдек. Юкса теге яки бу тармакта герой булмасак та, язылырлык хезмәтләребез бар иде. Без ул хакта уйламадык. Бариев без җәеп куйган кызыл эскәтер артында кияү булып утыра икән, без эшләгәнгә герой ала икән, без күпсенмибез. Алсын, рәхәтен күрсен, пнимаеш.
Беләбез без Бариевның да кем икәнен. Безнең күз алдыбызда үсте, без үстердек, без тәрбияләдек. Хөкүмәтебез бүләген биргәндә анкета тутырталар, бөтенесен дә язды микән Бариев? Язган булса, ашыкмаган булырлар иде. Язмаган, сталбыйт. Үзе язмаса, аны белгән кешеләрдән, менә бездән сорарга иде, пнимаеш. Хәзер генә ул күз өстендә каш, теге вакытта… Без тырышмаган булсак…
Укырга китәм, диде, пнимаеш, тотмадык. Справка бирмәскә булдыра ала идек. Колхоз справкасыннан башка ике адым да атлый алмый иде ул. Җитмәсә, койрыгы бозга каткан чагы, пнимаеш, көчкә саклап калдык кулга алынудан.
Армиядән кайткан көнне үк авылда сугыш кубарды. Йөргән кызы кияүгә чыккан, имеш. Туй барганда тәрәзәдән бәреп кереп, өстәл өстендә биергә тотынды. Бәләкәй генә, пнимаеш, кулга да эләктереп булмый, култык астыннан, аяк арасыннан шуып чыга. Бутылка белән сугып, кияүнең башын ярды, миңа да эләкте – дуамал, белештерми.
Кызгандык, эшне судка җиткермәдек. Кияүне көчкә үгетләдек. Кияү бик принципиаль кеше иде юкса, законның ни икәнен аңлап белүче кеше иде…
Шуннан соң ун көн дә үтмәде, килде бу правлениегә, сөзәргә җыенган үгез сыман басып тора ишек янында: «Ник килдең, – мин әйтәм, – яшь әтәч? Кыз беткән идемени сиңа? Утыртып куялар иде бит үзеңне. Эшче көч болай да җитешми, пнимаеш, ә син… Йә, сөйлә йомышыңны, вакытым юк». «Шәйхи абый, миңа справка кирәк иде», – ди бу. «Нинди справка, – мин әйтәм, – нәрсәгә ул?» «Колхоздан китәргә рөхсәт язуы. Авыл хуҗалыгы институтына укырга кермәкче идем», – ди.
Справка бирмәскә була иде. Колхозга кул көче кирәк, справка бирмәсәк, безгә беркем бер сүз әйтми иде. Башкасына правабыз әллә ни булмаса да, анысына бар иде, пнимаеш. Моңарга бигрәк тә. Мин бирдем, бухгалтерны чакырып алдым да: «Язып бир егеткә справка, теге яки бу өлкәдә безгә кадрлар кирәк», – дидем.
И нишләде дип уйлыйсыз Бариев? Укырга керәсе урынга шабашниклыкка чыгып качты. Хәзер ул герой. Колхозга эшче көчләр җитми, пнимаеш, ул чыгып качты.
Ишеттем, Казан артында бура бурап йөри. Кайткалап киткәли. Авыл буйлап бер-ике көн болганып бутала да тагын китеп югала. Авылда бүтәннәр дә сизеп алганнар моның нишләп йөргәнен. Килә башладылар берәмләп правлениегә, справка сорыйлар. Өстәмәгә әнисе – пешмәгән, оешмаган бер баламут хатын – сүзне тыңламаска кереште. Малае акчаны көрәп алып кайта, янәсе. Кибеткә килә дә, теге яки бу нәрсәне алып, авыл хатыннарының күзен кыздыра. Хатын-кызга, пнимаеш, шул гына кирәк. «Нигә минем малайны җибәрмисең, нигә минем кызга справка бирмисең?» Менә андый халык белән эшләп кара шуннан соң, дәүләт алдында торган изге бурычларны үтәп кара.
И бер кайтканында теге бузотёрны кысарга туры килде, җитте, дидек, кайтасың колхозга и всё. Яхшылык белән әйткәнне аңламасаң, бүтән методлар кулланырбыз. «Куркытма, Шәйхи абый, курка торган күлмәкләр тузган, – дип авызын ерып тора. – Китеп югалсам, эзләп таба алмассыз, тик югаласым килми, – ди, – туган авылымны күрмичә түзә алмыйм. Армиядә вакытта да сагынып үлә яздым», – ди.
Туган авыл, пнимаеш. Ә шунда эшләргә теләми. Телгә оста үзе: «Мин егет кеше, кызлар алдында яланаяк йөреп булса да, ыштансыз йөрү килешми», – дип тешен ыржайта.
Янәсе, без чалбар, кирза итек алырлык та түләмибез. Мин штули гаепле. Техника юк, эшче көчләр җитешми, икмәк уңышы начар, колхоз артта, сталбыйт. Дәүләт алдында торган бурычларны да үтисе бар.
Ну барыбер кайтарттык без аны колхозга. Кайтмый кая китсен.
Әмма ләкин кайткач та бу эшләп куандырмады, теге яки бу нәрсәгә бәйләнеп тик йөрде. Үз тирәсенә үзе шикелле бузотёрларны җыеп, җыелыш саен тәртип бозып утырырга кереште. Колхоз ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә, тиктомалдан кычкырып көлеп җибәрәләр, пнимаеш, инде трибунага менеп, телләренә ни килсә, шуны сөйлиләр. Халыкка ни кирәк, бутаучы булса, буталырга гына тора. Халык та, сталбыйт, болар сүзен куәтләп кул чапкан була.
Правлениегә чакыртып үгетләп тә, куркытып та сөйләшеп карадык: «Әгәр җыелышларда хулиганланып утырсаң, милиция чакырабыз», – дидек. «Председательне тәнкыйтьләү хулиганлык буламыни?» – дип аңламаганга салышып, күзләрен акайтып тик карап тора.