
Полная версия
Яралы кош авазы / Крик раненой птицы
– Мин… ни… – дип таптанды ишек төбендә Хөснетдин. – Мин бик туңдым… Яңгыр астында юешләнеп беттем. Өйгә кайтып җылы кием дә кидем. Барыбер калтырата, каһәр.
– Ә-ә, – диде керәшен хатыны, эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп. – Айда, утыр, уз. Тик без почмак якка керик. Урам як тәрәзәләреннән ут яктысы төшмәсен. Милиция дигән халык та бар бит. Аларның шымчылары да җитәрлек.
Нина Алексеевна, шулай сөйләнә-сөйләнә, җиделе лампасын тотып, аш-су әзерли торган якка атлады. Хөснетдин аңа иярде. Хатын өстәл астыннан вак такталардан кагылган кечкенә әрҗә сөйрәп чыгарды да аннан бер шешә көмешкә алды. Тәлинкәгә бер-ике телем ипи кисте. Аның янына төбе белән йолкып алынган яшел суган куйды. Аннары стаканга көмешкә салып, Хөснетдин алдына этәрде.
– Айда, Хоснетдин, эчеп җибәр. Эчеңә җылы керер!
– Үзегезгә дә салыгыз инде, Нина Алексеевна, – диде. – Үзем генә әллә ничек… Күнекмәгән…
– Айда соң, – диде хатын, карышып тормыйча.
Хатынның көмешкәсе куәтле иде. Яшь егетнең гәүдәсе буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Җиңелчә генә башы әйләнгәндәй булды. Бу мизгелдә аңа Нина Алексеевнадан да юмарт, аннан да әйбәт кеше дөньясында юк сыман иде.
– Әле мин, мал суйганда, сиңа тагын бавыр китерермен, – диде Хөснетдин, хатынга үзенең бик рәхмәтле булуын сиздереп.
– Ой, шап булыр, шап. Син аша але, Хоснетдин, аша, – диде Нина Алексеевна.
Аннары Нина Алексеевна Елгабаш кешеләре турында сорашты. Көтүдә сыерын суйган хуҗа да телгә керде. Шул мәлне сыер хуҗасының: «Нина Алексеевна мине белә…» – дип, мут кына күз кысуы егетнең исенә төште. «Нинди тыгыз тәнле. Имиләрен тотып, башыңны куеп ятарлык… И-их, ничек итеп күндерергә…»
– Нина Алексеевна, – диде Хөснетдин. – Әйдә, пар булсын инде. Тагын берне сал. Игелегеңне гомер онытмам!
Тагын йөз грамм көмешкә эчеп куйган Хөснетдин үзенә куәт иңүен тойды. Беләкләренә көч керде. Сулышлары киңәеп китте. Янәшәсендәге шушы хатынны үзенеке итү теләге тәкатьсезләнеп кузгалды.
– Нина Алексеевна, чибәр булгансыз сез яшь чагында, ә? – диде егет, хатынның күкрәкләрен күзе белән «ашап».
– Яшьлек – үзе чибарлек ул, Хоснетдин. Син аны ул чакта аңламыйсың гына.
– Йо-ок, Нина Алексеевна, син особо матур кеше. Син һаман ир-атларның башын әйләндерә торган хатын.
Яшь егетнең күңелендә нинди теләк кайнаганын уена да кертмәгән хатын рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу көлүне үзенчә аңлаган Хөснетдин тиз генә Нина Алексеевнаның янәшәсенә үк күчеп утырды да иңеннән кочып алды.
– Мин сине шундый якын итәм, Нина Алексеевна, – диде.
– Мин дә якын итәм сине, Хоснетдин. А то синең белән шулай утырырыеммы?
Хатынның җылы сүзләреннән егетнең ташып торган дәрте ургылып ук китте. Ул, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән ныклап кочаклады да уң кулы белән хатынның күкрәгенә ябышты. Егетнең кинәт купкан өермәне хәтерләткән бу хәрәкәте Нина Алексеевнаны бераз каушатып җибәрде.
– Чү, Хоснетдин! Нишлисең? Булмаганны… – Ул, тыпырчынып, Хөснетдиннең келәшчәдәй кысып алган кулларыннан ычкынмакчы булды. Хатын карышкан саен, Хөснетдин кызышты, котырынды. Алар әүмәкләшеп идәнгә тәгәрәделәр.
– Җибәр, Хоснетдин! Кычкырам! – дип кисәтте хатын.
– Кычкырма, кычкырма… – дип кайнар пышылдады Хөснетдин, хатынның әле иреннәрен суырып, әле муенын ялап. – Кычкырма… Икебезгә дә рәхәт кенә ич… Гайбәт таратма… – Әүмәкләшә торгач, егет өстенлек алды, җайлап урнашты. Әмма хатын боргаланды, тыпырчынды.
– Мин сине болай гына калдырмыйм. Милициягә җиткерәм, – дип еламсырады хатын.
Чалбар төймәләре чишелгән, тәкате төкәнгән Хөснетдин, «милиция» сүзен ишеткәч түзмәде, йодрыгы белән хатынның колак төбенә тондырды.
– Син нәрсә, әүлия булып кыланасың соң!
Беразга тынып калган Нина Алексеевнаны ризалаштырдым дип уйлап, Хөснетдин аның эчке киемнәрен салдырырга үрелде. Ә хатынның күзе өстәл астында яткан балтага төшкән иде. Хөснетдин дә күреп алды ул балтаны. Ул, корбанына ташланган еландай, күз ачып йомганчы хатынның кулын эләктереп алды да йодрыгы белән яңагына орды. Йодрык чигәгә туры килгән иде. Хатын ыңгырашып алды да, муены йомшарып, баш бер якка авышты. Кызышудан, үз-үзен белештермичә кылган бу гамәл Хөснетдинне кинәт каушатып җибәрде. Ул куркып калды. «Үлдеме әллә? – дип уйлап алды ул. – Нишләргә инде? Ничек котылырга соң?» – Егетнең башында шушы сорау бөтерелде. Тик ул бу мизгелдә уйлау сәләтен югалткан иде. Аның бар күзәнәге үз-үзен коткару инстинктына гына буйсынган иде. Ул тиз-тиз генә як-ягына карап алды. «Иң элек тәрәзәне капларга кирәк икән, – дигән уй үтте аның башыннан. – Яктылык ишегалдына да төшмәсен. – Хөснетдин сәкедәге одеялны алып, калтыранган куллары белән тәрәзә өстенә кагылган тактага кыстырды. Тагын Нина Алексеевнага күз салды. – Үлгән микән әллә бу? Исән булса… минем баш бетә бит… Үлгән булса да… үтерүченең эзенә төшәргә мөмкиннәр… Нишләргә соң, нишләргә?.. Моннан тизрәк таярга кирәк бит… Тукта әле, мин тотып эчкән стаканны сөртим. Бармак эзләрем калмасын…» Егет стаканны сөртергә ниятләп эскәтер читен тарткан иде, өстәлдәге җиделе лампа авып, керосины түгелде. Хөснетдин, алны-артны уйлап тормыйча, ут капкан эскәтерне лампасы-ние белән идәнгә сөйрәп төшерде. Хәзер монда бер минут та калырга ярамаганын аңлап, ул тиз генә галошын киде дә ипләп кенә ишекне япты. Аннары, урамга чыкмыйча, бәрәңге бакчасы аркылы гына Елгабаш ягына элдертте.
Ылыслылар авылда янгын барлыгын абайлаганда, өй эче янып, түшәмнәр ишелеп, ут түбәгә үрләгән иде.
Күмергә әверелгән бүрәнә башлары өч тәүлек буе төтенләп торды. Нина Алексеевнаның янганнан калган каралып укмашкан калдыкларын ак җәймәгә төреп, гробка салып җирләделәр… Бар нәрсәне ут йоткан нигездә янгыннан каралган, төтен исе сеңгән мич кенә утырып калды. Ул мичтән ниндидер шом, каһәр тарала сыман иде…
* * *Хөснетдин болынга чыккач, артына карый-карый, ярты юлга җиткәнче йөгерде. Аның бөтен уе – янгын урамны яктыртканчы, өенә кайтып җитү. Йөрәге, читлек эченә ябылган кыргый коштай, бәргәләнә-бәргәләнә тибә. Бу тибеш аңа болында яңгырый сыман. Ярый әле, төн карасы аны яшерә. Тирә-юнь тып-тыныч. Яңгырдан соң үлән аралары дымлыгамы, чикерткәләр дә сайрамый, этләр дә йокыга талган. Хөснетдин бераз хәл алды да тагын йөгерде. Ниһаять, ул кайтып җитте. Бакча артлатып кына абзарга керде дә печәнлеккә үрмәләде. Тиз генә чалбарын, күлмәген салып, печән өстенә җәеп куйды да ятагына ауды. Тик… күзен йокы алмады. Башында куркыныч сораулар буталды: «Ылыслы күгендә шушыңганчы ут яктысы күренмәде бит. Ул юри генә яткан булгандыр да мин китүгә эскәтерләрне сүндергәндер. Иртүк милициягә хәбәр итәр… – Егет бу хәлләрне күз алдына китерә дә коты чыга. – Нишләдем мин, нишләдем?..» – дип, кушучлап башын тота.
Иртәгесен аңа әнисе эндәште:
– Улым, көтү куар вакыт җитте. Тор инде.
– Авырыйм мин, әни, – диде Хөснетдин әкрен генә. – Төне буе калтыратып чыкты. Салкын тидергәнмен, ахры…
Хөснетдиннең «төне буе авырып чыгуы» көтү куарга чыккан урам хатыннарына да билгеле булды.
– Кичә, суга төшкән тавык шикелле, көтүдән күшегеп кайтканые. Төн буе йокламады. Жар булды, ут янды, балакаем, – дип сөйләде әнисе.
Тәнен уарга дип «авыру»га кибеттән аракы алып кайттылар. Ул аны әкрен-әкрен эчеп бетерде.
Ылыслыдагы янгын, андагы фаҗига хәбәре Елгабашка төш вакытында гына килеп җитте. Нина Алексеевнаның янып үлүе авылдагы вак-төяк борчу-кайгыларны оныттырды. Милиция хезмәткәрләре янгын чыгу сәбәпләрен төрлечә юрап карады, тик тәгаенләп әйтә алмады. «Учагыннан берәр күмер идәнгә төшкән булгандыр. Шул әкрен-әкрен көйрәп утыргандыр. Бичаракаем, йоклаган инде ул, йоклаган…» – дип фараз кылды авыл халкы.
* * *Санаулы көннәр тиз уза. Кунакларның да китәр чагы җитте. Аниягә авыл тормышы нык тәэсир итте. Үзенең көндәлеген укыган саен, сораулары арта гына барды. Чишмәләрдән баш алган кечкенә инеш ярына сыенып утырган Елгабаш авылының үткәнен, әле дә анда яшәүчеләрнең тормышын кабат-кабат күз алдына китерергә тырышты. Елгабаш өстендә дә сәяси җилләр уйнаган. Ул җилләр берәүләрне иркәләсә, икенчеләрне һәлакәт чоңгылына очырган. Сәяси юл белән килеп чыккан һәр афәт адәм баласы кулы белән эшләнгән. Әнә бар вакыйгаларның шаһиты булган нәни инеш тыйнак кына һаман ага. Аның вак дулкыннары өстендә көндез кояш, төннәрен ай шәүләсе чайкала. Ташудан соң яки көчле яңгырлар явып узгач, болганчык суда әлеге якты шәүләләр күренми. Болганчык су бар нәрсәне яшерә. Су төбендә ниләр барлыгын инеш болганмаган чакта да күреп булмый… Ә кеше күңеле тагын да тирәнрәк. Аның төпкелләренә төшеп җитәрмен димә. Адәм баласын нинди уйлар йөртә?
Илдә давыл кузгалып, дөнья болганган чакта, Гата Сәгъдәтшин да, Шакир да шул болганышның аерылмас бер кисәгенә әверелгән. Балачактан кимсенеп, интегеп яшәүләре үч булып укмашкан. Революция өермәсе аларны бөтереп кенә үз эченә алган…
Авылдан куылырга тиешле гаиләләрнең исемлеген Гата төзегән. Исламгали агайның Касыймы, төнлә үзен алып китәргә килгәч, аның күзенә туры карап әйткән: «Кешене туган туфрагыннан куып, бар мөлкәтен талап баермын дип уйлыйсыңмы! Юк! Кеше күз яше, кеше рәнҗеше, барыбер бугазыңа тыгылыр! Үзеңнекенә тыгылмаса, балаларыңныкына тыгылыр, Агулы теш!» – дигән.
Гата тешләрен шыгырдаткан, йодрыкларын йомарлаган, әмма Касыймга кычкырмаган, үзен тыеп калган. Касыймның сүзләренә исе китмәгәндәй, елмайгандай итеп кенә: «Без хәзер агулы тешле түгел инде, без алтын тешле», – дигән.
Еллар узгач, инде әнисен дә җирләгәч, Ания тагын кайтты. Бу вакытта инде аның көндәлегенә теркәлгән вакыйгалар «Елан эзе» дигән беренче әсәрендә урын алган иде.
Ания дә, нәкъ әниседәй, иң элек зиратка барды. Әби-бабаларының, кардәш-ыруларының рухларына атап догалар кылды. Аннары район архивына барып эзләнүләр башлады. Кайда соң туганнары? Язмыш давыллары аларны кай тарафларга илтеп ташлаган? Эзләнә торгач ачыкланды. Урта Азия якларына юл тоткан Шәрифҗан Төркиягә үк барып җиткән. Аның бер оныгы фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Зариф абыйсының дәвамын ул Яңа Себер шәһәреннән эзләп тапты. Ә Касыйм абыйсы атылган. Таба алмады ул аның гаиләсен. Таба алмады. Ә Аниянең үз улы – Урал ягы шәһәрендәге бер зур заводның генераль директоры.
Нәрсә бу? Изелгән, сытылган, тамырыннан өзелгән күзәнәкнең чит-ят җирләрдә шытым биреп, кабат тернәкләнеп китүен ничек аңларга? Адәм баласының күңел төпкелендә, җаны үзәгендә гел игелеккә генә әйдәүче иман нуры булудамы? – Моңа җавап табуы кыен.
Ания Елгабаш авылы читендәге чишмәләр янына барып утырды. Алар һаман ага да ага. Кешеләргә алар: «Сез бездән көн саен файдаланыгыз, кадеребезне белегез!» – дип тә әйтми. Тыйнак кына агалар да агалар. Табигать көзгә авышканда, чишмәләр юлы итәгеннән су җәелеп, инеш киңәеп киткән үзәннәрдән томан йомгаклары күтәрелә. Томан, салкын сулышын өрә-өрә, чишмә тирәсендә үсеп утырган тал-тирәкләрне урап ала. Әмма тал-тирәкләрнең томанга һич исе китми. Алар шул изрәп йоклап кына ала сыман. Иртәгесен кояш чыгачак та томан пәрдәсе эреп юкка чыгачак. Тирәкләр иртән искән таң җилендә шыбырдашып алыр.
Елгабаш авылындагы һәр фаҗиганең, һәр шатлык-кайгының шаһиты булган бу чишмәләр, инеш, тал-тирәкләр, олуг Табигатьнең кануннары белән яшәгән хәлдә, кешеләргә: «Дөнья фани, иманлы булыгыз!» – дип искәртә сыман.
2013–2014Югалту
Олыгая барган саен, кеше яшьлегендә күңеленә уелып калган истәлекле вакыйгаларны күз алдыннан кабат-кабат кичерә, узган гомерләрне ешрак исенә төшерә, диләр. Хактыр. Яшьлек – гомернең иң матур, иң самими чагы. Шуңа күрә бу халәт табигыйдер, матурлыкны сагыну галәмәтедер.
Мирсәетен югалткан көннән Закирә дә истәлекләре эченә баш-аягы белән чумды. Ялгыз калдымы, гомеренең бар мизгелен бөртекләп барларга керешә. Әйтерсең шул уйлардан Мирсәетнең кайдалыгы ачыкланачак та, югалган ире табылачак. Хәер, ул яшьлегендә дә уйланырга ярата иде.
Беренче һәм икенче курсларда университетның тулай торагында яшәде Закирә. Кич җиттеме, бүлмәдәш кызлары бизәнергә-төзәнергә керешә. Ни генә кыланмый алар?
Рәшидә иң элек исемен үзгәртте. Раяга әверелде. Аннары Рая-Рәшидәгә авылдан киеп килгән бердәнбер озын җиңле күлмәге ошамый башлады. Шуңа күрә күлмәкне «шәһәрләштерде» – башта җиңен кисеп ташлады, аннары итәген кыскартты. Менә шулай шәһәрчә күлмәк кигән чибәр мишәр кызы болай да сызылып торган кара кашын буяу каләме белән каралта, чиядәй янып торган иреннәренә иннек сылый. Кызый фойега танцыга төшәргә җыена. Закирә аңа караган да уйга баткан.
…Аның хыялы табиб булу иде. Шуңа күрә медицина институтының кабул итү комиссиясенә документларын күтәреп барды ул. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә, бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. Монда халык… халык… Аның шикелле үк өлгергәнлек таныклыгы алган унынчыны тәмамлаучылар. Ул кызларның өс-башы күз явын алырлык, һәммәсендә – затлы, килешле күлмәк. Аякларында – берсенекеннән-берсе матур туфли. Иреннәр буялган, сөрмә тартылган. Закирә болар арасында үзен әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итте. Монда аннан да ямьсез, аннан да алама киенгән башка берәү дә юктыр сыман тоелды. Аягында – кыяфәте белән хәзерге кроссовкага тартымрак чүпрәк чүәк. Аны былтыр ук район базарыннан әнисе алып кайткан иде. Өстендә – апасыннан калган штапель күлмәк. Ул әз генә иркен. Билбавын бугач, ярамаслык та түгел шикелле. Казанга киткән чакта, әнисе: «Булды бу, кызым, синнән матур кыз каласында юктыр әле, менә күрерсең!» – дигән иде дә… Әнисенең күзенә матур күренгәндер шул. Керпе дә әнә, йомшагым, дип әйтә ди бит.
Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. «Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр, – дип уйлап алды Закирә. – Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?»
Закирәнең әтисе сугыштан кайтмады. Алты айлык кызчык, кабыктан ясалган бишегенә утырып, чүпрәкләрдән төрелгән курчагы белән уйнап калган. Әтисе киткән чакта аны күтәреп сөйгән дә: «Монысын куеныма тыгып кына алып китим микән әллә! Их, булдырып булмый шу-ул!» – дигән. Әтисе сугыш корбаны булганлыктан, унынчыны тәмамлаганчы, Закирәгә пенсия бирделәр. Аена кырык сум. «Фәйрүзә апа, сиңа пенсия килә», – дип, аларга заёмны да мулрак яздырырга тырыштылар, салымын да түлисе бар. Балаларның өс-башын да карыйсы. Абыйсы егет булып җитеп килә. Чәй-шикәр аласы дип әйтеп тә торасы түгел – анысына барыбер акча юк. Чәй итеп эчәргә кишер киптерәләр, мәтрүшкә, гөлҗимеш җыялар.
Пенсия килеп торгач, Фәйрүзә апа Закирәне укытты. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Елгабашка сигезенчегә китте. Анда – унъеллык мәктәп. Көн саен җиде чакрым барасы, җиде чакрым кайтасы. Укырга киткәнче, биш-алты көянтә чишмә суы да ташып куясы. Әнисе: «Инеш суын җылытырга утын күп бетә», – ди. Шуңа күрә малларга да чишмә суы ташырга туры килә. Әй, чишмәдән су китерү читен түгел лә! Тамак ачканда ашарга булмау читен. Үч иткән шикелле, бер искә төштеме, гел ашыйсы килеп кенә тора. Баш бөтенләй эшләми, һаман шул ашказанының ашарга сорап илерүен тыңлый, шуны гына уйлый. Мич төбенә салып пешерелгән ипинең башыннан башына бер телем кисеп бирә әнисе. Бу – мәктәпкә баргач ашыйсы ризык. Закирә аны букчасының төбенә үк салып куя. Авылны чыгып бер чакрым тирәсе юл узуга, ни хикмәттер, теге бер телем ипине тотып кына булса да карыйсы килә башлый. Бокыр күперен чыгуга, Закирә түзми, туктап букчасын ача да ипләп кенә ипине ала. Бер генә тапкыр кабып карыйм микән, юк микән дип, ипекәйгә карап тора. Тешләп алып, тәмен татып карасаң… тыелып булмас инде?! Моны Закирә белә. Букчамны бүтән актармыйм дип, үз-үзенә сүз дә бирә. Тик сүзендә тора алмый. «Әллә бу Бокыр күпере, чынлап та, җенле инде, – дип уйлап куя ул. – Буранда бу тирәгә юлыккан кешенең адашмый калганы юк, диләр ич».
Ни генә уйласа да, теге бер телем ипигә кызыгудан котылып булмый. Акылы төшендереп, аңлатып искәртә инде югыйсә. «Әле мәктәбеңә барып җитәсең бар. Биш-алты дәрес укыйсы. Аннары шушы җиде чакрымны теркелдисе… Тамагың өзелепләр ачар, ул чакта ничек түзәрсең?» – ди. Акылның үгет-нәсыйхәте ун-унбиш минут атларлык көч бирә бирүен. Аннары тагын букчаны актарасы килә башлый. Закирә түзми, бер генә тапкыр кабам да куям дип, үз-үзен алдалап, ипекәйне кулына ала. И-и, ул ипинең тәмлелекләре… Аны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Әрчемичә уган бәрәңге кушып пешергән дип кем әйтер?! Бер генә кабам, тагын бер генә тешлим, дия-дия, бер телем ипи, мәктәпкә барып җиткәнче үк, ашказаны төбенә төшеп утыра.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
1
Авылларда элек Сабантуй бәйрәме җыен дип аталган. (Авт. искәр.)