
Полная версия
Яралы кош авазы / Крик раненой птицы
– Миңсылу, арырак тагын бер имән бар. Анысын бушка бирәм. Минем теләгемне үтәсәң, бушка…
Ир җөмләсен тәмамлаганчы кыз кулын тартып алды да, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, пышылдап әйтте:
– Нишлисең син, Шәрифҗан абый!
– Тукта әле син, ашыкма, – дип бүлдерде Шәрифҗан. – Урман ул – яшәү чыганагы. Минем әти әйтә: «Үләсе килгән карга гына урманнан китә», – ди. Үзеңне урманга эшкә алырмын. Печәнле дә, утынлы да булырсыз. Әйдә, якын булыйк, кире какма мине… Әйдә инде…
Болардан алты-җиде адым гына карт юкә кәүсәсе артында торган Гата аларның сөйләшүен ишетте. Шәрифҗанның ни теләгәнен бик әйбәт аңлады. «Кара син аны, кәҗә тәкәсе, үгез! – диде ул эченнән генә. – Оялмый… Кызларга үрелмәкче була бит, ә! Хатының ишетсә, синең бугазыңны чәйни бит! Апайга кагылып кына кара…»
Шәрифҗан тагын ниләр сайрамакчы булгандыр, анысы бер Аллага мәгълүм. Ул арада Миңсылу ике куллап аның күкрәгенә төртеп җибәрде дә, урманны яңгыратып:
– Мин сине ару кеше, дип йөри идем. Син Шәрифҗан түгел, Шапшак җан икәнсең! Оятсыз! – дип кычкырды.
Ул арада карт юкә артыннан Гата да калыкты. Шәрифҗан каушап китте. Акланырга теләгәндәй, мыгырдана-мыгырдана сөйләнде.
– Нигә дип тавыш чыгарасың соң син? Тигән кеше юк бит әле. Мин сиңа тагын бер имән генә күрсәтим, дидем… Кирәк түгел икән, бигайбә…
Миңсылу аны тыңлап тормады. Ирнең пычрак тәкъдименә гарьләнүдән кушучлап йөзен томалаган хәлдә, кайту ягына йөгерде. Авызыннан сөяге тартып алынган эт шикелле, Шәрифҗан ырылдап калды.
– …чеметим. Кем дип белдең син үзеңне! Хәерче тәре! Агулы теш! Ир күрми үлгере!..
Апасы исеменә әйтелгән бу сүзләрне Гата аермачык ишетте. Аның кечкенә йодрыклары таш булып йодрыкланды, тешләре шыгырдады, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әгәр көченнән килсә, ул шушы мизгелдә үк Шәрифҗанның бугазына ябышыр иде, типкәли-типкәли, җирдә аунатыр иде… Юк, булдыра алмый. Гата көчсез. Ул әкрен генә, мышкылдап, йодрыгы белән күз төпләрен сөртеп алды. Шулчакта әтисенең сүзләрен исенә төшерде… «Нык бул… – диде ул, аның киңәшләрен кабатлап. – Нык бул…»
Миңсылу утын әзерләргә урманга бүтән бармады. Бу эш әнисенә, кечкенә апасы белән Гата җилкәсенә төште. Ике тоткалы кул пычкысы белән коры имәнне кисүләре… куллардан хәл китә, аяклар сыгыла башлый. Кендегең аркаңа ябышкандай була…
– Йә, дөньяда ниләр бар, Гатаулла? – ди Зариф, иске чикмән читенә утырып.
– Белмим шул!
– Һе, – ди Зариф, букчасыннан сөт тулы шешәсен ала-ала. – Ә апаеңнар нишли? Анысын беләсең инде.
Гатаның йөзе яктырып китә. «Апайлар турында тикмәгә генә сорамыйдыр…» дигән уй аңа рәхәтлек бирә.
– Йөриләр инде шунда, – ди ул, тәгаен ни әйтергә белмичә.
Ә Зариф һаман төпченә.
– Кулъяулык чикмиләрмени?
– Ә… Кулъяулык… – ди, авызын ерып, Гата. – Чигәләр. Миңа да чигеп бирде Миңсылу апа.
– Матурмы?
Гата пөхтәләп төрелгән кулъяулыгын, кесәсеннән алып, Зарифка суза.
– Менә!
Кырыйлары зәңгәр мулине җеп белән челтәрләнгән, өч почмагына өч алсу чәчәк чигелгән кулъяулыкка бераз карап торгач, Зариф әйтеп куя:
– Минем мондый матур кулъяулыгым юк!
– Булыр, Зариф абый! – дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды.
…Җәй үтеп, көзгә керделәр. Басулардан иген җыелгач, бәрәңгене алып бетергәч, ир-ат кичләрен каравыл өенә йөри. Каравыл өенә Гата да ияләште. Өлкәннәр телендә ни генә юк! Яшьлекләрендә булган мәхәббәт маҗараларын да, кемнең кайчан нәрсә урлаганын да, көлке-мәзәкләр дә ишетәсең монда.
Шулай кыш чыгылды. Ә яз ул елны иртә килде. Мартның егермеләрендә үк кар астына су төште дә көннәр җылына башлады. Атна-ун көн эчендә көпшәкләнә-көпшәкләнә, кар эреп бетә язды. Елгабашка терәлеп аккан тар инеш, ярларыннан чыгып, үзәннәргә, болыннарга, түбән урамнарга таралды. Ярыла-ярыла кисәкләргә бүленгән бозлар этешә-төртешә акты. Берничә көннән инеш бозлардан арынды, тынычланып калгандай булды. Болганчык салкын су эчтән генә кайный сыман иде.
Каравыл өендә ул көнне сүз гел язгы эшләр турында булды. Гата инде йокымсырый башлады. Кайтырга кирәк, дип кузгалган иде. Шул мәлне башка авылларда көтүче булып ялланып көн күрүче Фазылҗан әйтеп куйды:
– Җыенда Исламгалинең Зарифы өйләнәсе икән.
Зариф исемен ишетүгә, Гатаның йокысы «эһ» дигәнче юкка чыкты. Колаклары торды.
– Кемгә өйләнәсе икән соң? – диде берсе.
– Исламгали абзый – акыллы кеше. Кем белән кодалашасын кү-үптән уйлап куйгандыр.
Аңа икенче берәү каршы төште.
– Ба-ай кеше, диген син. Байлар бай белән аралашыр.
Зарифның кем кызына өйләнәсен берәү дә тәгаен әйтә алмады. Бу хәлдән Гатаның күңеленә җылы йөгерде. «Зариф абыйсы, әлбәттә, аның апасына – Миңсылуга өйләнәчәк. Теге чакта юкка гына сораштымыни ул? Елгабашта аның апасыдай кем бар? Түбән очтагы чатан Санияме? Табак битле, тәбәнәк буйлы, бака күз Сәлимәме? Әйе, Зариф абыйсы, һичшиксез, аның апасын сайларга тиеш».
Ул төнне Гатаның йокы тишеге ачылды. Төн буе керфек какмыйча, хыял дөньясында йөрде. Хәзер алар Сабит белән кода булачак, җан дуслар. Бергә су коенырлар, бергәләп печән чабарлар… Берәрсе Гатага: «Агулы теш», – дип авыз ачса, Сабит очып кына куначак… Сабит ул көчле дә, берничә яшькә өлкәнрәк тә.
Инде җир кипте. Кыр эшләре башлана дип торганда, күк йөзен соргылт-кара болыт каплады. Болыты шултиклем түбән: агач очларына тиям-тиям дип тора шикелле. Озак та үтмәде, ишеп-ишеп, ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Күз ачып йомганчы урамнар, басу-кырлар ап-ак юрган астында калды, шәрә агачлар ак күлмәк кигәндәй булды. «Менә бит Алланың кодрәте, – диеште өлкәннәр. – Кыр эшләре башлана дип торганда…» Болыт ничек тиз килсә, шулай тиз китте дә. Яз кояшы тагын елмайды. Кар эреде, тик урамнар тагын пычранды, юллар сазланды.
Ул көнне Гатаның әнисе мунча яккан иде. Аларның үз мунчасы юк, һәрчак Дәүләтша абзыйлардан сорап торалар. Өйлә җитеп килгән чак булгандыр. Гатаны әнисе мунчага күз-колак булып кайтырга җибәрде.
– Томалар вакыт җитми микән? Янып бетмәгән кисәүләре булса, чыбык-чабык өстә, – дип өйрәтте.
Гата, өйдән чыгып, берничә адым гына киткән иде – Зариф абыйларыннан чыгып килүче Гөлсәгыйдә карчыкка игътибар итте. Игътибар итмичә мөмкин түгел, штанының бер балагы оек балтырына тыгылмаган иде. Мондый гамәл – Гөлсәгыйдә әбинең яучы булып баруы билгесе. Гатаның йөрәге кабыргаларына бәрелердәй булып тибә башлады. «Кемгә бара? Безгәме? Әллә… Зариф абыйсы башка берәүне сайлаганмы?..» Гата дөньясын онытты: Гөлсәгыйдәдән күзен алмады. Бу мизгелдә Гатага үзенең киләчәк тормышы, бар язмышы шушы әби кулындадыр сыман иде. Ул бит менә хәзер Гатага каршы очрарга тиеш иде ләбаса… Ул каршы килмәде, ары китте. Кемгә керер яучы карчык? Зариф абыйсы, бар күңеле белән үз итеп йөргән Зариф абыйсы, аның Миңсылу апасыннан йөз чөереп, кемгә өйләнер?
Яучы карчык урман хуҗасы Шәрифҗаннарга кереп китте. «Димәк, Шәрифҗанның сеңлесе Нәгыймәне сайлаган», – дип пышылдады Гата. Аңа бик күңелсез булып китте. Өмет тулы якты хыяллар, әле генә яуган кардай, эреп юкка чыкты. Аның бар дөньясын бушлык биләде. Ул үзенең бара торган юлын югалткандай хис итте. Авыр йөк сөйрәгәндәй әкрен генә атлап, мунчага таба китте.
Олылар эшенә тыгылып, олыларча гәп корыр дәрәҗәдә түгел әле Гата. Әмма авыл җире өчен аны кечкенә дип тә әйтеп булмый инде. Авыл җирендә бала-чага тормышны иртәрәк таный башлый, иртәрәк кул астына керә. Урак өсте җиткәч, ул быел үзенең катгый сүзен әйтте.
– Исламгали абзыйның карчыгы килде, – дип сүз башлаган иде әнисе. – Миңсылуны үзләренә урак урышырга дәшә.
Әнисенә карап, Гата күзен акайтты да, җен ачуы белән:
– Киленнәре бар ич, урсыннар! – диде. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй өстәде: – Моннан соң без Исламгалиләргә ялланмыйбыз.
Гатаның ни өчен җенләнеп мондый карарга килүен аңламаган өйдәгеләр аңа каршы сүз озайтмады.
Ул җәйне Гата да, апалары да күрше Каенсар авылында эшләде. Бу 1916 елның җәе иде. Яшь ирләрнең күбесе сугышта. Кайсы гына авылга барсаң да, моң-зар, хәерчелек. Шул моң-зарларның нигезенә төшенергә теләп, Гата көннәр буе уйланып йөри. Уйланырга да, моңланырга да аның вакыты җитәрлек. Ул көтү көтә. «Каенсар байлары да Елгабашныкыннан ким яшәми, – дип фикер йөртә. – Берәүләрнең алты-җиде сыеры бар, ә кайберәүләр кәҗә дә асрый алмый». Әтилә- ре үлгәч, Гаталар да кәҗәгә генә калды. Сөрүлек җирләрен дә Исламгалиләргә саттылар. Байлар һаман байый. Ярлы һаман ярлылана… Ник? Гата эшләмимени? Аның апалары кул кушырып утырамы? Байлар бит үзләрен Алланың кашка тәкәсе итеп тота. Шәрифҗан хезмәтчеләренә: «Сез байлардан көнләшмәгез. Аллаһы Тәгалә үзе безгә бай язмыш язган. Аның насыйбы белән яшибез», – ди икән. Гатаның ачуыннан тешләре кысыла.
Беркөнне агач күләгәсендә малларның утлап йөрүен карап ятканда, аның янына бер солдат килеп туктады.
– Суың юкмы, энекәш? – диде ул көтүчегә. Гата аның тирләгән йөзенә, талчыккан кыяфәтенә, култык таягына күз салды да:
– Әйдә, утыр, абый! – диде.
Таныштылар. Хөсәен исемле икән. Сугышта яраланган. Хәзер менә Каенсарга әнисе янына кайтып килеше.
Гата букчасыннан агач җамаяк тартып чыгарды да сыерлар янына йөгерде. Аннан, җамаягын тутырып, сөт алып килде.
– Эч, абый. Суга караганда, сөт әйбәтрәк.
– Молодец, энекәш, – диде солдат. – Син чын пролетарий икәнсең!
Малай белән солдат дуслашып китте. Хөсәен дә узышлый көтүче янында туктала. Яңгыр явып, көтү алданрак кайткан көннәрдә Гата да Хөсәеннәргә кергәли. Ошый аңа Хөсәен абыйсы. Ул җавап таба алмый йөргән сорауларны Хөсәен гади генә итеп аңлата да бирә.
Ә көз көне, эшләр тәмамлангач, Хөсәен Гатаның җизнәсе булды. Миңсылу Каенсарга килен булып төште.
Кыш көне Гата Каенсарга кунакка да барды. Җизнәсе белән утын турадылар, кар көрәделәр. Хөсәен аннан Елгабаш турында сорашты.
– Шәрифҗаннардан, Исламгалиләрдән куркып торма син, – дип киңәш итте җизнәсе. – Тиздән аларның көне бетә.
– Бетми, җизни. Алар бит бик бай, – диде Гата. – Ул Исламгалиләрнең җирләрен күпме икәнен беләсең- ме син?
– Белмәсәм дә чамалыйм, – ди аңа каршы Хөсәен. – Ул җирләр озакламый кәрәстияннеке булачак. Тиздән, энекәш, ил белән эшче-кәрәстиян комитетлары идарә итә башлаячак.
– Елгабашта андый комитет юк бит, җизни!
– Әлегә Каенсарда да юк. Аны без, безнең кебек ярлы халык оештырырга тиеш.
– Оештырып кара, бар. Җыеннарда ярлы-ябагай авыз ачса, Шәрифҗан абый хәзер урынына утырта. «Сез нәрсә, патша хәзрәтләре фәрманына каршы киләсезме? Себергә китәсегез киләме?» – дип кенә кычкыра.
– Ә сез курыкмагыз. Озата алмыйлар Себергә. Халыкны өркетмәкче генә була. Чынлыкта, үзе шыр җибәреп ята. Башкаланың кайнаганын, дөньяның айкалганын белмимени ул?! Белә. Так што, энекәш, син Шакирҗаннан да, башкасыннан да курыкма! Алар бездән курыксын!
* * *Ания өлкәннәрдән ишеткәннәрен түкми-чәчми язып бара. Яза-яза да туктап уйлана. Әле һаман да исән-имин йөргән Гата Сәгъдәтшин Елгабаш авылыннан ун гаиләне кудырган. Алар һәммәсе – колхозчы. Һәммәсе, мал-мөлкәтен биреп, колхоз оештыруда катнашкан. Бер Сәгъдәтшин сүзенә карап, никадәр кеше «тәмуг»ка озатылган… Гатаулла абзыйның бу кешеләрдә ни үче булган? Сораулар… Сораулар… Сораулар… Ания, аларга җавап эзләп, үзе тарих дәреслекләренә мөрәҗәгать итә. Ул тәмамлаган җидееллык мәктәп дәреслекләренә кара- ганда, Африка халыклары һаман әле азатлык өчен көрәшә. «Димәк, кешегә җир җитми булып чыга ич инде», – дигән нәтиҗә чыгара ул, үзенең яшь акылы белән. – Гата Сәгъдәтшинның да җире булмаган. Алай дисәң… бар күк җирләрен дә Исламгали бабайга сатканнар ич. Җирең булу гына җитми, аны эшкәртергә дә кирәк бит. Югарыдан килгән фәрманны үтәү генә аның гамәле. Алай дисәң… Авылның ике бай гаиләсенә тимәгәннәр, ә көтү көтеп көн күрүче ярлы Фазылҗан абыйны озатканнар…» Адашкан кеше, юлын табу өчен, ялгыш киткән урынына кире килгәндәй, Ания дә тарихка кабат әйләнеп кайта. Тау итәгеннән бормаланып агучы инешкә сыенып утыручы Елгабашка революция шавы ничек килеп кергән? Ания авылдагы шул көннәрне күз алдына китерергә тырыша.
…Ничәмә-ничә ел инде сугыш газапларыннан интеккән, хәерчелектән интегеп моң-зар белән яшәүче Елгабашка җәй уртасында Шакир Галләмов кайтып керә. Моннан бер ел элек кенә хәрби хезмәткә алынган егетнең кинәт кайтуы төрле сүзләр чыгуга сәбәп була. «Хәзер Герман белән сугышасы түгел. Дошман үз авылыбызда. Байларны себереп түгәсе», – дип әйтә икән, имеш, Шакир.
Кич саен халык җыенга җыела. Авылның бер башында урта хәллеләр, байлар нотык тота. Икенче башында – ярлы-ябагай. Үсмер Гата Шакирның һәр сүзен йотып кына бара. Соңрак Хөсәен җизнәсеннән алган мәгълүматлар ачлы-туклы яшәгән Гатаның күңеленә өмет нуры кертә. Ул карашының киңәюен, күкрәгенә куәт иңә баруын тоя.
* * *1917 елның 10 ноябре иде. Шәрифҗан өязгә китте. Ул аннан коточкыч хәбәр алып кайтты. «Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән! Хакимият эшче-крестьян комитетлары кулына күчкән…» Кинәт өстенә төшкән кара кайгыдан Шәрифҗан уйлау сәләтен югалтты. Ул бертуктау- сыз: «Хәзер ни була инде?» – дип, үз-үзенә сорау бирде. Күңеле нидер сизенүдән бертуктаусыз ашкынды. «Китәргә, качарга… Ераккарак олагырга…» – дип уйлады ул. Иртәгесен ул атын җикте дә урманга китте. Алтын-көмешләрен, чүлмәккә салып, юан имән төбенә күмде. «Дөньялар гел болай тормас әле… Бу бәхетсезлек вакытлы күренеш кенә», – дип уйлады ул, үз-үзен юатып.
Ә икенче төнне кирәк-яракларын капчыкка туты- рып, бераз ризык алып, фәкыйрь генә киенеп, гаиләсе белән Урта Азия ягына юл тотты. Алты почмаклы итеп нарат бүрәнәләрдән салынган иркен йортта карт әтисе белән әнисе торып калды…
1918 ел башында унҗиде яше тулган Гата ярлылар комитетының иң актив кешесенә әверелә. Февраль башында Гатаны Шакир район үзәгенә җибәрә. Егет аннан ярлылар өчен сөенечле хәбәр алып кайта. Узган елгы салымнарын түли алмаганнарның салымнан азат ителүләре турында була ул хәбәр. Моннан соң һәр авылда Совет төзеләчәк, дип аңлаталар аңа районда. Озак та үтми, Елгабашта да Совет төзелә. Аның рәисе итеп Шакирны сайлыйлар, ә ярдәмчесе Гата була. Совет утырышы нинди карар чыгарса – закон шул буласы икән. Советның беренче утырышында ук Шакирҗаннарның урманын, Исламгали агайның җирләрен, Касыйм белән Зарифның тегермәннәрен җәмәгать файдасына алырга дигән карар чыгарыла.
Кимсенүле хәерче бала чагы, кышкы салкыннарда утынсыз интегүләре, Миңсылу апасына Шәрифҗанның пычрак, гарьлекле тәкъдиме Гатаның җанына эремәс таш булып оешкан иде. Форсаты чыкты. «Бу карарга тагын бер өстәмә кертик әле, – ди ул утырыштагыларга. – Җәмәгать, абыйлар! Һәммәгезнең тәрәзә бусагасы җиргә тигән. Ишеләм-ишеләм дип торган терәүле өйләрдә яшибез. Шәрифҗан урманыннан агач бүлеп бирик без халыкка». Хөсәен җизнәсе карар иткән бу фикер Гатаның дәрәҗәсен күпкә күтәрә.
Икенче көнне Елгабаш Советы әгъзалары, өч ат җигеп, Шәрифҗанның өенә килә. Беренче чанада – Шакир белән Гата. «Гата, мөгаен, яшь чагында Хөснетдине төсле булгандыр, – дип уйлый Ания. – Негр халкыдай кара чырай, астыртын явыз караш. Теленнән төшкән сүзләре ялтыравыклы, пычрагы эчендә калыр…» Әйе, әнә Гата чана башына ук утырган да, бертуктаусыз дилбегәне кага-кага, атны куалый. Аның салкыннан кызарган битенә җил бәрә, бәс сарган борын тишекләреннән пар чыга.
Шакир, бу тантана ләззәтеннән әсәрләнеп, Гатаны ашыктыра. «Куала! Кабахәтләрнең ояларын тизрәк туздырыйк!»
Шәрифҗанның әтисе боларның килеп керүенә һич аптырап калмый. «Талагыз, тала! – ди ул килүчеләргә. – Кеше малы – ишәк мае ул. Бик тиз бетә. – Аннары Шакирга карап әйтә: – Синең бабаң карак булган. Атаң да карак иде. Күрше авыл Саттарның бердәнбер атын урлап сатты. Әмма баемады. Син талаучы ук икәнсең. Минем маңгай тире түгеп җыйган малларым бугазыңа кара кан булып тыгылсын да син шуңа тончык!»
Бу сүзләрдән соң әби белән бабайны Шакир өйләреннән үк куып чыгара. Алар шул көннән мунчада яши…
Шәрифҗаннарның келәттәге бар ашлыклары, абзардагы маллары ярлыларга өләшенә…
Колхозлашу еллары башланганда, Гата инде Совет рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә.
Ания, уйлары белән ул чор вакыйгалары эзеннән баруыннан туктап, үз-үзенә сорау бирә: «Шушы хәлләрдән соң Гата ни бите белән Исламгали бабайның ишеген атлап керде икән? Маһруй апайга өйләнәм дип әйтергә ничек җөрьәт итте икән? Димәк, боларга «оят», «намус» дигән төшенчәләр билгесез… Юу-ук, бу гади үч алу гына түгел. Бу хәлләрнең асылы тирәнрәк. Әйе, революция җирсезләрне җирле иткән. Элек «бай» дип аталганнар да колхозга кергән. Дөнья тигезләнгән бит инде! Аларны нигә куарга? Утын ярган җирдә йомычка кала дигәндәй, корткычлык кылып йөрүчеләр дә булгандыр, – дип фикер йөртә Ания. – Елгабашта андый хәлләр булмаган ич. Димәк ки, югарыдан фәрман килгән дә, болар аны бик тырышып үтәгән. Хәтта әнә кәҗәдән зуррак мал да асрый алмаган Фазылҗан абыйны да озатканнар…» Аниянең башына кинәт мондый уй килде: «Аңа нинди яла яктылар икән? Маһупкамал апа белә торгандыр. Сорашырга кирәк».
* * *Исламгали агайның малайлары – Касыйм, Зариф, Сабит – гаиләләре белән авылдан сөрелде. Алар артыннан ук Гафурны да озаттылар. Һәммәсенең дә гаебе «зур» – алар коточкыч «җинаять» кылган. Гаепләре Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-10, 58-11 нче маддәләренә туры килгән… Урак урганда, күзенә камыл төртелүдән сукырайган карчыгы белән Исламгали агай ялгыз калган. Оялары туздырылган, ятим калдырылган әби-бабайлар кайгы йөген озак тарта алмый. Алар һәммәсе бер-бер артлы дөнья куя… Елгабаш сары сагышка уралып, моңсулыкка төренеп кала. Шулай авыл үз көенә тын гына яшәп яткан бер иртәдә Фазылҗанның такмаклый-такмаклый елап йөгергәне урамнарны яңгырата.
– Бүреләр… Бүреләр… Харап иттеләр… Харап иттеләр, – дип үкси ул.
Көтү куганчы мал-туар тирәсендә чуалган хатын-кыз сарык фермасына йөгерә. Фазылҗан – ферма каравылчысы. Бүреләр фермага һөҗүм иткән булып чыга.
Буйдан-буйга ике рәт киртә белән генә тотылган утар эчендә унлаган сарык үлеп ята иде. Ерткычлар, аларны буып, каннарын эчкән. Ул арада Гата белән Шакир фаҗига булган урынга кызу-кызу килеп җитте. Аларга куркудан төсе качкан Фазылҗан ияргән. Кия-кия инде тишелеп беткән киез эшләпәсе белән ул йөзен сөртеп ала-ала, һаман бер үк сүзләрне тәкрарлый:
– Харап иттеләр… Харап иттеләр!..
Фазылҗанның тир белән каешланган күлмәк якасына, кырык ямаулы чалбарына Гата җирәнгәндәй караш ташлады да әче итеп бер сүгенде. Аннары:
– Төн буе йокы җыясың! Корткыч! – дип җикер- де.
– Ничә тапкыр әйттем… Читән тотарга кирәк, дидем… – дип мышкылдады Фазылҗан. – Йокламадым мин… Малларны карап кына кергәнием… Ятып кына торганыем… Шул арада…
– Улама! – дип җикерде Гата. – Түләрсең!
– Нәрсәм белән түлим мин аны?
– Башың белән! – диде Гата, исе дә китмичә.
– Син ни сөйлисең, Гатаулла? – диде арадан берәү. – Хәзер ач бүредән күп нәрсә юк. Бу бәхетсезлеккә бүген Фазылҗан юлыккан. Ул булмаса, бүтән юлыккан булыр иде.
– Ялынма аңа, – диде Фазылҗан, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Агулы тештән кем котылган?..
Бу сүзләрдән соң Гата Сәгъдәтшин кырт борылды да тиз-тиз атлап китеп барды. Ферма янына җыелган халык: «Бу хәзер үк Фазылҗанны кулга алырга милиция чакырта икән», – дип уйлап калды. Әмма милиция килмәде. Авыл тынычланды. Ике көн эчендә сарыклар утарын озын читән белән әйләндереп алдылар.
Уракка төштеләр. Бәбкәгә куелган көлтәләрне әкрен-әкрен ташып, әвен базларында киптерә-киптерә суктырылган ашлыкны амбарга сала бардылар. Октябрь ае коры килде. Ай башында шатырдатып катырды да шуннан эретмәде. Маллар уҗымда йөреп кинәнде.
Ашлык амбарларына якын гына яшәүче кладовщик Кадыйр абзыйның бер асыл гадәте бар. Ул һәр көнне, таң беленгәндә торып, ишегалдына чыга. Иң элек үз малларына күз-колак була да амбарлар тирәсен әйләнеп кайта. Октябрьнең егерме алтынчы иртәсе иде. Кладовщик амбар янына килеп җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча туктап калды. Дүрт почмагы да калын-калын ташлар өстенә куелып салынган амбар астыннан бодай бөртекләре сибелеп килгән. «Тычкан-күсе тишкәндер, дисәм… амбар читенә бөртек ничек чыгар?» – дип уйлап, Кадыйр абзый арырак күз сала. Ни гаҗәп: бодай бөртекләре сибелгән эз су буена таба алып бара. Аннары яр астыннан урамга керә дә… инештән өченче йортта гына яшәүче Фазылҗаннарга таба борыла. Кадыйр абзыйның күзе акая, җилкәсеннән салкын тир бәреп чыга. «Нишләргә? – дип пышылдый ул үз-үзенә. – Граммына хәтле исәптә бит аның! Үлчәве җитмәсә, мин җавап бирәсе… Хәзер үк Гатаны алып килергә…»
Амбарның идән арасын астан балта белән каерып тишек капчыкка ашлык агызуның һәм аны Фазылҗаннарга илтеп куюның Гата эше икәне берәүнең дә башына килми… «Карак»ны икенче көнне үк авылдан алып китәләр…
* * *«Җәйге яңгыр өлешле була», – дигән иде Маһупкамал апасы. Хак әйткән икән. Узган атнадагы болыт Елгабаш турысына ук килеп җиткән дә иде. Дөбер-шатыр йөреп күк тә күкрәде, күк йөзен урталай бүлеп яшен җепләре дә сузылды. Тамчылап кына яңгыры да сибәләгәндәй итте. Аннары: «Монда туктасам, соңга калам», – дигәндәй, итәк-җиңнәрен җилфердәтеп, болыт китеп тә барды. Яңгырны дүрт күз белән көтеп торган елгабашлылар иртәгесен ах-ух килеп гәп корды. «И малай, Каенсарда явып та караган, ди. Бала-чага урамда су ерып йөргән».
Бу хәлдән соң өч көн узуга, Елгабаш күге кырыенда канатларын җәйгән кечерәк кенә болыт пәйда булды. Тыйнак кына килгән кунактай, ул әкрен-әкрен авыл өстенә якынлашты. Бераздан эре-эре тамчылар сибәли башлады. Озак та үтмәде, яшен яшьнәп, күк күкрәп җибәрде дә, чиләкләп-чиләкләп яңгыр яварга кереште. Ания яланаяк ишегалды чирәменә чыгып басты да ике кулын күккә сузды. Яңгыр җепләре бите буйлап, култык астын кытыклый-кытыклый, тәненә йөгерде. Маңгаенда, битләрендә бертуктаусыз яңгыр тамчылары биеште. «Мондый рәхәт ләззәтне, сафлану хисен бары тик табигать үзе генә бирә ала торгандыр», – дип уйлады кыз.
Күк күкрәү сирәгәйде, ә яңгыр туктамады: яуды да яуды. Авыл өстендә утырып, иркенләп, рәхәтләнеп яуды. Озак тормады, юешләнүдән күшеккән сарыклар бәэлдәшеп кайтып керде. Башка вакытта тәм-том эзләп, туры кайтмыйча, ындыр тирәләрендә буталып йөрүче маллар да тизрәк коры торакларына ашыкты.
Дөньяга яңгыр исе таралды. Сулышлар киңәеп китте, һава җиңеләйде. Яфракларына сарылган тузаннары юылган агачлар елмаешып утыргандай тоелды.
«Бүген яшьләр болынга чыкмый. Бүген алар йокы симертәчәк, – дип уйлады Ания. – Күрше Миңҗамал да фермадагы эшен иртәрәк тәмамлар. Көтү күптән кайтты ич».
Елгабашта кунак булуларына бер атна вакыт эчендә Аниянең көндәлегенә дә шактый мәгълүмат өстәлде. Әмма аның истәлекләре әби-бабайларына, әти-әниләренә генә кагылышлы. Аларның бүгенге дәвамы нинди? Үз-үзенә шушы сорауны бирүгә, күз алдына Хөснетдин килеп баса. «Минем белән ни турында сөйләшергә теләде икән ул? Мин үзем дә артык тупас кыландым бугай. Сөйләгәнен тыңлыйсым калган. Язылачак хикәямә менә дигән бер мисал булыр иде. Провокатор, имеш… Миңҗамал безнең очрашуны белми ич. Сорашыйм әле…»
Көн саен иртүк торып көтүгә чыгучы Хөснетдин кайтуына ашап эчте дә печәнлеккә менеп ауды. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Салам түбәләр астына куыш ясап оя корган чыпчыклар үзара нидер серләшеп, шыбырдашып ала. Хуш исле кипкән печән табигатьнең сихри бишеге сыман. Кош тавышлары, яңгыр шыбырдавы көе үзеннән-үзе йокыга талдыра. Ул уянып киткәндә, яңгыр туктаган, күк йөзе аязган иде. Көн кичкә авышкан. Кояш яңа гына тау астына тәгәрәп төшкән. Моның дәлиле булып, күкнең тау өстенә тоташкан урынында кып-кызыл болыт сузылып калган. Өйдәгеләр, тыштагы эшләрен тәмамлап, кичке аш ашый, күрәсең. «Мине йокласын дигәннәрдер… Бүген яшьләр болынга да чыкмый инде. Йокы да туйды. – Көч-куәте ташып торган егетнең башына шулчак мондый уй килде. – Ылыслыга барсам… Бакча артлатып кына чыгам да… Ике чакрым тирәсе ара. Нина Алексеевнага туры керәм. Көмешкәсе булмый калмас…»
Бу уй аны үзеннән-үзе алга әйдәде. Күңеле торган саен ныграк кытыкланды. «Көмешкә булса… Ылыслыда яшь, тыгыз тәнле ялгыз хатыннар да бар…» Егет тиз-тиз генә киенде дә печәнлектән төште. Абзар артыннан бакчага чыкты да чирәмле сукмактан инешкә таба юл тотты. Аннан болын буйлатып кына туп-туры Ылыслыга китте.
Ул килеп кергәндә, Нина Алексеевна җиделе лампа каршысында нидер бәйләп утыра иде.
– Хоснетдин… – диде ул, аптырап. – Болай кичләтеп нишләп йөрисең?
Илле биш яшенә җиткән Нина Алексеевна Елгабашның бар кешесен дә белә. Механизатор булып эшләүче ирләр аңа кайчакта яшертен генә ашлык та китереп китә. Хатын аларга көмешкә чыгарып куя. Ашлык әчегән апара чучкаларына булса, көмешкәдән дә үзенә өлеш чыгара. Хөснетдиннең дә көмешкә алганы булды.
Беркөнне бер сыер кинәт авырып китте. Мал ыңгырашты да ауды. Аптырады көтүчеләр. Хуҗасын алып килделәр. «Ярамас үлән ашагандыр. Чалырга кирәк», – диеште ирләр. Сыерны суйдылар. Көтү Ылыслы ягы болынында иде. Хуҗа шул чакны: «Хөснетдин, менә сиңа сыерның бавыры, йөрәге. Нина Алексеевнадан көмешкәгә алыштыр». «Миңа көмешкә бирерме соң ул?» – дип икеләнде Хөснетдин. «Бирер, бирер, – диде хуҗа. – Хәлне сөйләрсең. Мин җибәргәнне әйтерсең. Бар, бар», – дип, мутланып, күзен кысты ир. Хөснетдиннең юлы уңды ул чакта: литрлы банка белән көмешкә күтәреп килде.
– Хоснетдин… – дип, аптырабрак тагын эндәште хатын «о» авазын калын итеп. – Кичләтеп нишләп йөрисең?