bannerbanner
Яралы кош авазы / Крик раненой птицы
Яралы кош авазы / Крик раненой птицы

Полная версия

Яралы кош авазы / Крик раненой птицы

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 4

– Кара син шайтанны, ә, – дигән булды Гата, гадәтенчә, кул аркасы белән битен ышкып. – Кара син аны, ә…

– Әйе, – диде Сабит. – Безнең һәрберебезнең эчендә шайтан утыра…

«…Ул чагында кемнең башына килгән… Елан теле белән корбанын эзләгән икән…»

Шушы хикәятне, Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-11 нче маддәләренә туры китерерлек итеп бозып, Гата тиешле органнарга җибәрер дип кем уйлаган?.. Бер генә үзгәреш керткән: каравыл йортында сөйләде дип язган. Вакыйганы эш вакытына күчергән.

…Тикшерүче өстәленә беркетелгән төймәгә басты. Бүлмәгә йөгереп милиция хезмәткәре керде.

– Алып китегез! – диде тикшерүче.

Сабит әкрен генә урыныннан кузгалды, әмма атлап китә алмый торды. Аягы астындагы идән шуыша сыман тоелды. Күз алларын куе томан каплады. Сорау алучы нидер әйтә бугай. Аның кул хәрәкәтләрен, иреннәрен шәйли шикелле, тик ул берни дә ишетми. Колагында берни аңлаешсыз шау-шу гына…

Кинәт аның ике калак сөяге арасына ниндидер авыр нәрсә китереп бәрде. Ул егылды…

* * *

Зираттан кайтышлый ук Рәшидә Маһруйларга керәсе итте. Маһруй – Исламгали абзыйның энесе Хәйретдин мулла кызы. Маһруй дөньяга килгәндә, әнисе Сөембикә җиңги вафат була. Озак та үтми, Хәйретдин мулла да фанилыктан мәңгелеккә күчә. Ике яше дә тулып җитмәгән Маһруй ятим кала. Ятимәне Исламгали тәрбиягә ала. Сабит белән Маһруйның арасы өч яшь чамасы гына. Алар абыйлы-сеңелле булып, бергә уйнап үсә. Толымнары биле өстенә төшеп торган җитен чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, туры, килешле борынлы, киң маңгайлы зифа Маһруй Елгабашның күп егетләрен хыялга салып йокысыз калдырган кыз иде. Гатаның да күзе төште аңа. 1918 елны яраланып кайткан Галәви Шакиры, җизнәсе солдат Хөсәен белән аралаша-аралаша, Гата уналты яшеннән авылның иң актив революционерына әверелде. Ярлылар комитетында да ул бөтерелде, авыл Советында да ул кысылып йөрде. 1921 елгы ачлыкны кичкәч, 1924 елның көзендә ул өйләнергә карар кылды. Борынгыча яучы әбигә мөрәҗәгать итеп тормады, күңелендә йөрткән кызның өенә туп-туры үзе китте. «Ул бит хәзер Агулы теш Гатасы түгел инде. Ул – Елгабаш авылы җитәкчеләренең берсе. «Без – бай!» – дип, элек борынын чөеп йөрүчеләр аның белән исәпләшми булдыра алмастыр. Безнең илдә байлар да, ярлылар да юк хәзер. Һәммә кеше тигез», – дип, шулай фикер йөртеп, Гата Исламгали агайларның ишеген шакыды.

– Исламгали агай, өйләнергә исәп барые, – диде ул, көрәк сакаллы, өстенә атлас камзул, буй-буй сызыклы озын ыштан кигән карт белән ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач.

– Сөбеханалла улым, сөбеханалла. Бик күркәм гамәл.

– Мин дә шулай уйлыйм, агай. Сезнең бусаганы атлап керүемнең сәбәбе дә шушы.

– Аңлап бетермәдем, – дигән булды Исламгали, учын колак артына куеп.

Гата, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте:

– Маһруйны сорарга дип килдем мин, Исламгали агай!

Күпне күргән, күпне кичергән карт бер мәлгә өнсез, телсез калгандай булды. Агулы теш Миңлегалинең оныгы оялмыйча: «Маһруйны сорарга килдем, дип торсын әле! Менә бит дөньялар кая таба тәгәрәде».

– Ни бит, кем, улым Гатаулла, – диде ул, әкрен-әкрен фикерен туплап. – Синең сөальне әйтәм, бик кинәт булды бит әле. Көтмәгәндә, уйламаганда, дим.

– Уйлагыз, Исламгали агай. Уйлагыз. Мин тагын әйләнеп чыгармын!

Йорттан тынычлык китте. Исламгали агай малайлары белән дә киңәште – һәммәсенең фикере уртак: Агулы тешнекеләр белән кода булырга теләмиләр.

Гатаның икенче килүенә гаилә мондый хәйлә уйлап куйды. Имеш, Маһруй Казанга, шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга китәсе. Кыз укып кайткач, күз күрер, янәсе.

Гатаның өйләнергә йөрүе белән бәйле имеш-мимешләр бераз тынуга, Маһруйга сатучы Садретдин улы Гафурдан яучы килде. Озак та үтмәде, авылның ике могтәбәр кешесе туганлашты. Шулчакта Гата аңлады: «Укырга тели, Казанга китә…» – ише сүзләр һәммәсе ялган була. «Сиңа нинди кыз бирү!..» – дип, йөзенә бәреп әйтмәгәннәр генә. «Яр-а-ар! – дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты ул. – Исән булсак күрербез! Мин сезгә әле агулы тешемне күрсәтермен! Кемнең кем икәнен шунда белерсез!..»

* * *

Маһруй килен булып төшкән көнне Гата иртүк Каенсарга җизнәсе Хөсәен янына китте. Урыс авылыннан алып кайткан көмешкәне чөмерә-чөмерә, алар бик озак утырдылар.

…Капка ачылганда, ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөрүче Маһруй, Рәшидәне күргәч, кулындагы табагын төшереп җибәрде.

– Ап-пай! – диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. – Апай, бәгърем, синме!..

– Мин, мин… Күрешер көннәребез дә булган икән.

– Кызлар кая соң, апай?

– Алар кияү белән әрәмәгә киттеләр.

– Әйдә, өйгә керик, апай. Самавыр яңартып җибәрик. Чәй янында рәхәтләнеп утырыйк!

Рәшидәнең иң беренче соравы Гафур турында бул- ды.

– Сездән ни гаеп таптылар? Гафур исәнме?

– И-и апай, – диде Маһруй, – шул Шакир белән Гата башыбызга җитте инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле идем. Кызыбыз яшь ярымлык ие. Килеп керделәр. Гафурымны шул төнне үк алып киттеләр. Иртәгесен Гата белән Шакир тагын өйгә килеп керде. Мине өйдән куып чыгардылар. Ишегебезне бикләделәр. Кая барыйм? Нишлим? Кулымда – яшь ярымлык бер бала. Икенчесен табар вакытым җиткән. Күршеләремә кердем инде. Рәхмәт төшсен, курыкмадылар… Кабул иттеләр. Елый-елый тәрәзәдән карап торабыз. Шакир сыерны җитәкләп алып чыгып китте… Шулай атна-ун көн күршеләрдә яшәгәч, Аллага тапшырып, үз өемә чыктым. Шуннан яшәп калдым. Ни хикмәттер, тимәделәр. Ә йорттагы бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр ие. Аш пешерергә кәстрүл, ашарга сыңар кашык та калдырмаганнар…

– Ә Гафур?..

– Белмим, апакаем… Белмим җан кисәгемнең язмышын. Аннан бер генә хат та алмадым. Гали кода минем исемнән хатлар язып эзләтеп тә карады. Рәхмәт инде аңа. Урыны җәннәттә булсын. Тик: «Тапмадык, белмибез», – ише җаваплар гына алдык. Атканнардыр инде, апай… Атканнардыр…

Иңнәренә кара болыт булып ишелгән кайгы астында ике хатын бераз тын утырды. Аннары Рәшидә тирән сулыш алып, тагын сорап куйды:

– Гатаны әйтәм. Аның шултиклем безгә нинди үче булды икән?

– Һе. Үзенә кияүгә чыкмавымны гафу итмәде. Бик кара эчле нәрсә икән. Мине куып чыгарганда болай ди: «Ну, шәфкать туташы! Гафур әйбәт укыттымы? Мине иш итмәгән идегез… Дөнья куласа ул».

– Соңыннан бәйләнеп маташмадымы соң? Ялгыз хатын… дип…

– Юк. Андый хәл булмады. Хезмәтнең иң авырына мине йөртте… Ялыныр дип уйлагандыр. Нәселемне корыт- кан, туганнарымның, якыннарымның башына җиткән җыланга ялынаммы соң?! Үз явызлыгы үзенә кайтсын!..

– Әйе, – диде Рәшидә. – Борынгылар кушаматны бик белеп биргән! Ул юньсез бәндә исәнме әле, Маһруй?

– Ул адәм актыгына таш булсынмыни! Ни төрле асыл ирләр сугыш кырында ятып калды. Авылдан киткән һәр өч ирнең берсе кайта алмады бит! Исәннәренең дә кайсысы кулсыз, кайсысы аяксыз…

– Моңа берни дә булмаганмы?

– Сугышка бармады бит ул, апай! Бармады.

– Ничек бармады?

– Сугыш башланган дигән хәбәрне ишетүгә телсез калды!

– Ә-ә, – дип ачылган авызын яба алмый торды Рәшидә. – Шулай да була микәнни?

– Була икән, апай җаным. Була икән. Райунда брачлар да караган. Кеше кинәт курыкса, шулай телсезләнеп калуы мөмкин, дип әйткәннәр.

– Һаман шулай телсезме?

– Э-э, итәрсең телсез! Телле, бик оста телле. Сугыш бетүгә, теле ачылды. Елгабашта әллә кем булып яшиләр. Ат кирәк булса, алар янына барасы. Габделхәй белән Габделмән исемле малайлар атлар карый. Хөснетдин исемлесе көтү көтә. Бәйрәм саен аларны мактыйлар инде, бүләклиләр… Косасылар килә. Түрәләргә ярыйлар шул. Гатаның телсезлеген дә райун милициясе махсус оештыргандыр, дим мин. Авыл кешеләре турында хәбәр биреп торырга, дим…

– Бик мөмкин, – диде Рәшидә уйчан гына. – Бик мөмкин… Ә Шакиры? Ул кабахәте исәнме соң?

– Исә-ә-ән! Исән, апай җаным. Чатан аягын өстерәп йөри.

– Чатан түгел иде бугай ич ул.

– Ике ай сугышта йөреп кайтты. Шунда сул аягының тәпиенә фашист пулесе тигән, имеш… Үз аягына үзе аткан, дип сөйли халык. Кем белә. Безгә караңгы. Хәзер әнә кыр каравылчысы. Трактор сөреп бара торган җирдә череп ята торган башакны да ала алмыйсың.

Язмыш өлешләренә тигән кайгы-хәсрәтнең, югалту-тетрәнүнең коточкыч упкынын кичкән ике хатын озак сөйләшеп утырды. Аларның йөрәгенә тирән җәрәхәт салган вакыйгалар күңелләре аша кабат узды…

* * *

Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Гата Сәгъдәтшинның нәселе Елгабаш авылыныкы түгел. Бик күп еллар элек төрмәдән чыккан берәү, хәер сорана-сорана, Елгабашка килеп җиткән, имеш. Өстенә иске чикмән, башына мескен бүрек, аягына тишек чабата кигән бу адәм, авылга җитүгә, иң кырый йортның ишеген шакыган. Хәтирәбану исемле изге күңелле ялгыз хатын соранучыны, жәлләп, өенә керткән. Чәен куйган, бәрәңгесен пешергән. Юлаучы шултиклем арыган, талчыккан булган ки, эченә җылы ризык кергәч, утырган хәлендә үк изрәп йокыга талган. Иртәгесен ул Хәтирәбануга үзенең башыннан үткәннәрне сөйли. Чынын сөйләгәнме ул, ялганлаганмы – моны берәү дә белми. Урман кискәндә өстенә агач авып, ире вафатыннан соң биш ел инде берьялгызы яшәүче Хәтирәбануның күңеле тула. Җанының нечкә кыллары зеңләп сулкылдый. Шунысы хак: Миңлегали исемле бу кеше, Хәтирәбануның күзләренә карап: «Минем көтеп торучым да, кайтып керер урыным да юк. Рөхсәт итсәң, бергә көн күрер идек… Шушында гына калыр идем», – ди. Киртә-коймалары да, абзар-куралары да күптәннән ирләр кулы тимәгәнлектән, кыйшая башлаган… Тол хатын риза була. Никахлашып тормыш башлыйлар. Ике-өч ел бик ару яши алар. Абзар-куралар да төзәтелә, киртә-коймалар да яңартыла, Миңлегали җил капка да ясап куя. Әмма тора-бара ирнең күңелен бер уй – хатынның балага узмавы борчый башлый. Ул арада чәнечке телле ир-атлар төрттереп тә алгалый: «Хәтирәбануны бу ире дә, ичмаса, бер бала белән сөендерә алмас микәнни?..» Йөрәгенә пычак булып кадалган бу сүзләрдән соң «Шимпанзе» кушаматлы Сәрбиҗамалның Мәхүп исемле сазаган кызына Миңлегали күз сала. Кушаматлары «Шимпанзе» булса да, Мәхүпне алай ямьсез үк дип әйтеп булмый. Ябык гәүдәле, озын буйлы, юка иренле, теле ни әйткәнне колагы ишетми торган бу кызый ирнең карашын тиз тоя. Икесенең дә күңеле, очрашырга теләп, аулак урын эзли… Шулай йөри торгач, Мәхүп йөккә уза… Беркөнне Миңлегали Мәхүпне, җитәкләп, Хәтирәбану янына алып ук кайта.

– Икенче хатын белән никахлашырга рөхсәт ит, Хәтирәбану җаным, – ди ул. – Миңа бу сүзләрне әйтү бик авыр… Бүтән чара да юк… Бала кирәк бит… Картайгач, ялгыз нишләрбез… Курыкма… Түр башында гына утырырсың…

Бу тамашадан өнсез, телсез калган Хәтирәбану каршы бер сүз әйтә алмый, тик тора. Ул арада башын аска иеп, бик итагатьле кыяфәт белән утырган Мәхүп сүзгә кушыла.

– Хәтирәбану апай, бергә-бергә бик тату торырбыз. Син бик әйбәт кеше бит. Сине хөрмәтләми мөмкин түгел…

– Мин рөхсәт итәм, – ди Хәтирәбану, ниһаять, телгә килеп. – Сез бит инде Мәхүпләрдә яшәргә җыенасыздыр?..

Шул мәлне Мәхүп, урыныннан торып, Хәтирәбануны кочаклап ук ала да:

– И-и Хәтирәбану апай, сине ташлыйбызмы соң, Аллам сакласын! – ди.

Әлбәттә инде, Мәхүп: «Анда ничек яшисең? Миннән башка тагын кияүгә чыкмаган өч сеңел бар бит», – дип әйтә алмый. Алар шулай Хәтирәбану өеннән чыкмый…

Иртәгесен шушы хәлне белгән Елгабаш халкы аһ итә. Һәркемнең телендә шушы вакыйга яңгырый.

– Шимпанзе, диләр. Шимпанзе гына, пычагым! Селәүсен бу! Агач башына менеп, өстеңә сикерә, бугазыңны чәйни торган ерткыч!

– Мәхүбе барыр инде аның. Сораучы булмаганга гына интегеп йөрде.

– Аны хәзер дә кем сораган соң?! Хатынлы иргә үзе тагылып кайткан ич!

– Оятсызның да оятсызы икән бу Миңлегали дигәннәре! Хәтирәбану аны йортка кертте, кеше итте. Ә ул! Җирбит!

– Юу-ук, җаный; бу адәм актыгын җиргә тиңләмә син! Җир-ана ул – изге нәрсә. Бу – җылан! Шуышып килде дә Хәтирәбануның куенына керде. Хәзер әнә агулы тешен йөрәгенә батырды. Өеңә көндәш алып кайтсын әле! Башка сыярлык эшме бу?!

Көннәр үтә торды. Әкренләп сүзләр дә тынды. Хәтирәбануның гына җаны янудан туктамый, көннән-көн көчәя генә, яна-яна күмерләнә бара… Баштарак Миңлегали бер көн – Мәхүп янында, икенче төнне Хәтирәбану янында йоклый. Дүрт-биш айдан, Мәхүпнең көмәне түгәрәкләнеп беленә башлагач, ир бөтенләй яшь хатын янына күчкән. Өйнең иңе белән җәелгән киң сәкенең бер ягында – Мәхүп белән Миңлегали, икенче кырыйда Хәтирәбану икән.

Өй мәшәкатьләре белән көннәр тиз узган. Ә төннәр… Кышкы озын төннәр Хәтирәбану өчен тоташ газапка әверелә. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – дигән борынгылар. Кечкенә генә өй эчендә Миңлегали белән Мәхүпнең пышын-пышын назлашып сөйләшү аһәңнәре колакка килеп бәрелгәндә, Хәтирәбануның йокысыз күзеннән чишмә-чишмә яшь ага… Ә беркөнне… Газап-сагышта янган йөрәгенең түзәр чамасы калмагач, күрше авылга, әнисенең сеңлесе янына китә ул. Өч тәүлек узуга, Миңлегали, Мәхүпнең әтисеннән ат алып, Хәтирәбану артыннан килеп тә җитә.

– Бер сүз әйтми киткәнсең, Хәтирәкәем. Басудан кайтсак, син өйдә юк. Тәтәне сагындым, дип әйтәсең барые. Кайтыйк инде. Синнән башка өйнең яме, ризыкның тәме юк, – ди бу, тасма теленә ирек куеп.

– Кара әле, кияү, – дигән Хәтирәбануның апасы моңа каршы. – Син сайравын сайрыйсың да. Сеңел- нең өенә көндәш алып кайтуың гына җитмәгән! Ни көнгә төшергәнсең! Тәнендә чыпчык чукырлык ит калмаган!

– Тәтәкәем, гөнаһлы булма. Без аерым ашамыйбыз. Ашарга Хәтирәбану үзе пешерә, – дип җавап биргән Миңлегали. – Әйдә, кайтыйк, карчыгым, – дип, хатынын йомшак кына кочып та алган.

Күнгән Хәтирәбану. Тәмле телдә таш эрер дип, юкка гына әйтмиләрдер шул. Күнгән. Үз өем – үз көем, дигәндер. Тәтә булса да, мин монда чит кеше, дигәндер.

Алар тәтәләре яныннан ат арбасына янәшә утырып киткән! Бу мизгелләрдә хатын иренең тән җылысын тоюдан изрәп, бәхетенең кабат кайтуына өметләнеп барган. Шулай бер-ике чакрым ара узгач, Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. Хатынның күңеленә әз генә булса да җылылык, яктылык бирә башлаган өмет кинәт юкка чыга. Күз аллары караңгылана, башы әйләнә дә сөрлегеп юл кырыена егыла.

– Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! – дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. – Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган – укасы коелган… Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табаргае!

Хәтирәбану юл тузанын тырный-тырный үксегән.

– Үтер соң! Бәреп үтер мине! Мин үз өемдә үзем килмешәк булып яши алмыйм…

– Нишләп ул синең генә өең булсын? Мин аны кактым, суктым, төзәттем…

– Чыгып китегез! – дип өзгәләнә хатын.

Аның бу сүзләре янган утка керосин сипкән шикелле була.

– Ах, әле син безне куып чыгармакчымы? – дип кыза ир. – Кысыр башың белән йөкле хатынны урамга кумакчымы! Мине бала күтәреп хәер соранырга кушасыңмы?! – Миңлегали камчысын селтәп, бар көченә Хәтирәбануның җилкәсенә сызып җибәрә. Үзен үзе белештермәгән ир җирдә яткан хатынны сүгенә-сүгенә кыйнарга керешә. Ярсыган үгездәй күзләре акайган Миңлегали бераздан, камчысын ташлап, юлда аунаган хатынны күтәреп арбага утырта. Аннары капчыктан литр сыешлы шешәгә салынган әче бал тартып чыгара. Башлап үзе эчә. Аннары хатынына суза. – Мә, эч. Җиңеләеп китәрсең… – ди.

Тынычлана алмыйча сулык-сулык килеп утырган хатын башын читкә бора.

– Кирәкми…

– Эч! – дип боера ир. – Эч. Гафу ит… Кызып кителде… Үзең бит… Чыгып китегез, дип… Әйдә, эч!..

– Минем аны авызыма да алганым юк!

– Алганың булмаса… Менә алырсың. Тәмле ул… Балдан гына ясалган. – Миңлегали хатынының, башын үзенә борып, авызына шешәсеннән генә әчегән бал коя. – Менә шулай, – дип, үзалдына сөйләнә ул. – Кая, күз яшьләреңне сөртим әле. Үзең дә инде… Авылда артымнан чыш-пыш килеп кала башладылар. Имеш, без сине куып чыгарган… Имеш, мин сине бик кагам икән… Мине беләсең бит инде… Кызып китә торган чирем бар… – Хәтирәбану бер кәлимә сүз дәшми. Кан тамырлары буйлап таралган әче балдан изрәгән гәүдәсе бушлык эчендә йөзә сыман. Ул үзе дә гел бушлыктан тора шикелле. Миңлегали нидер әйтә, нидер сөйли, әмма Хәтирәбану аларның асылына төшенми. Бераздан ир хатынына елышып ук утыра, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кыса. Күлмәк изүен чишеп, хатынның күкрәкләрен капшый… Әле генә күк күкрәп, яшен яшьнәп, давыллап яуган көчле яңгырлардан соң яшәргән табигатьтәй, Хәтирәбануның күңеле дә яктыра башлый. Ул, үзе дә сизмәстән, иренең кочагына ава…

– Монда юл өсте. Эчкәрәк керик! – ди ир.

Алар, басу өсләтеп барып, салам эскерте янында туктый. Ир белән хатын озак назлана. Иренең тән җылысыннан, кайнар сулышыннан кабат терелгән хатын кар эчендә чәчәк аткан умырзаяны хәтерләтә. Сөю-назлануларының иң югары ноктасына җиткән мәлендә янәшәдә басып торган карт алаша түзми – кыр-басуларны яңгыратып кешнәп җибәрә…

* * *

Мәхүп Миңлегалинең хыялын тормышка ашыра – малай таба. Аңа Сәгъдәтша дип исем кушалар. Гатаның фамилиясе шушы Сәгъдәтшадан килә.

Сәгъдәтша тугач, йорттагы тәртип бөтенләй үзгәрә. Иң беренче эш итеп Миңлегали мич артындагы тар аралыкка сәке ясый һәм Хәтирәбануның ятагын шунда күчерә.

– Синең урын-җир турына Сәгъдәтшаның бишеген асабыз. Сабыйга урын бирерсең инде, – ди.

– Чыбылдыгыгыз янәшәсенә дә элеп була ич, – дип, каршы килеп карый хуҗабикә.

– Син нәрсә тагын! – дип, күзен акайта ир. Аннары йомшаграк итеп: – Тиле, үзеңә тыныч булыр. Бала җылаганны тыңлап ятканчы… – дип куя.

– Аның җылаганы мич артында да ишетелә инде. Җыласа… Җыласа тирбәтерсез, – ди хатын, үз сүзен сүз итәргә теләп.

Кортканың һаман карышып торуы Миңлегалинең җенен чыгара башлый. Шуңа күрә, бүтән каршы сүз әйтмәсен дип, хатынның җан ярасына учлап тоз сала.

– Син иң элек малай тап! Бишекне кая эләргә икәнен аннары өйрәтерсең? Кысыр тәре!..

Инде йорттагы бар хезмәт Хәтирәбану өстенә төшкән. Көн саен су китергән, мичкә яккан, гаиләгә ашарга әзерләгән, өй җыештырган… Ә төннәрендә аның сердәше күз яшьләре була. Мич артындагы тар аралык – хатынның яна-яна әкренләп корып баруының шаһиты…

Озак яши алмаган Хәтирәбану. Кырык яше тулар-тулмас якты дөнья белән хушлашкан. Аның үлемен авыл халкы авыр кичергән. Соңгы юлга озатырга олысы-кечесе – барысы да килгән. Мәрхүмәнең мәетен капка төбенә алып чыгып, җеназа намазы укыгач, авылның нык тормышлы, мөхтәрәм карты Бикмөхәммәт түзмәгән:

– Күңелең булсын, Миңлегали! – дигән. – Тынычлап йокларсың инде… Йортлы-җирле булып калдың. Без синең нәсел-нәсәбеңне дә, туган җиреңне дә белмибез. Әмма менә үзеңне беләбез. Җылан син! Мескен булып шуышып килдең дә фәрештәдәй тол хатынның күкрәгенә агулы тешеңне батырдың!..

Шул көннән «Агулы теш» кушаматы Миңлегалигә ябышып калды…

* * *

Ания, җан тиргә батып, Наилә белән Тәлгать янына килеп егылды.

– Нәрсә булды? – диде апасы, аның кыяфәтенә карап. – Төсең киткән. Бүре күрдең мәллә?

– Әйе, – диде сеңлесе, еламсырап, күз читләрен сөртә-сөртә. – Ике аяклы… Бер кабахәт җан бәйләнде.

– Нәр-сә-ә? – дип сикереп торды Тәлгать. – Мин аңа хәзер учлап учына тоттырам!

– Юк, җизни… Алай түгел… Әтиегез корткыч булган, ди.

– Салага! – дип төкерде Тәлгать. – Нәрсә белә соң ул?

– Мин дә аңа: «Провокатор!» – дидем. – Маһупкамал ападан сорарбыз әле. Хөснетдин исемле ул. Көтүче.

– Ә-ә, – диде Наилә. – Әнә тегеннәнрәк чыбыркы сөйрәгән берәү безнең якка карый-карый узып киткән иде. Шулдыр ул.

Ания, кич утырып, әлеге күңелсез очрашудан калган тәэсирләрен көндәлегенә төшерергә дип утырган гына иде, күрше хатыны Хәтимә килеп керде.

– Маһупкамал кая? – диде ул, Аниягә ямьсез генә күз ташлап.

– Хәерле кич! – диде Ания. – Алар түр якта. Чәй эчәләр.

Хәтимә эчкә үтте. Хәл-әхвәл сорашкач, чәйдән авыз иткәч, әле Рәшидәгә, әле Маһупкамалга карап:

– Әйтәсе сүземне ничек башларга белми утырам әле, – диде.

Маһупкамал сагаеп кына:

– Берәр хәвеф булмагандыр ич? – дип сорады.

– Юк ла, хәвеф түгел. Менә балалар…

– Әйтсәң әйт инде, – диде хуҗабикә. – Балалар нишләгән?

– Минем кыз сыер сава бит. Әле генә эштән кайтты.

– Соң! – дип тәкатьсезләнде Маһупкамал.

– Менә шунда көтүче Хөснетдин… Ни дип… Маһупкамалларга кунакка кайткан бер пар көпә-көндез… чишенеп… Ялангач ук калып, малай… Мин сиңа әйтим, оятсызланып яталар… Ир-ат белән хатын-кызның нишләп ятканын аңлыйсыз инде… Яңгыр юк дип, ах- ух киләсез! Шундый хәлләрдән соң нинди яңгыр яусын! – дип әйтә икән.

Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшидәнең чынаягы кулыннан төшеп китте. Йөзе бер агарды, бер кызарды. Ни әйтергә, ни дип җавап бирергә сүз таба алмыйча изаланды. Ниһаять, фикерен туплап, нык итеп бер сүз әйтте:

– Бул-мас!

– Мин дә шулай дип уйлыйм, – дип кушылды Маһупкамал. – Менә нинди эссе көннәр тора. Кияүне майкадан да күргәнем юк. Өстендә – һәрчак күлмәк.

– Балаларның үзләрен дәшим әле, – дип, урыныннан кузгалды Рәшидә.

– Ашыкма әле, – дип киңәш итте Маһупкамал. – Ашыкма, апай. Яшьләрнең күңелен пычрак гайбәт белән буяма. Көтүче Хөснетдин сөйләгән бит. Ул адәм актыгының кем икәнен беләсеңме? Ул – Сәгъдәтшин Гата малае!

– Алайса, аңлашыла, – диде Рәшидә. – Аңа ни җит- ми икән соң?

– Тик торганда түгелдер, апай. Кызларга күзе төшкәндер. Ә кызларның исе китмәгәндер. Ул малайның үзен хатын-кызларны аулакта очратса бәйләнә башлый, диләр…

– Җылан! – диде Рәшидә, бар ачуын, бар нәфрәтен шушы сүзгә салып. – «Агулы теш» дип Бикмөхәммәт бабай бик белеп әйткән.

– Җыланның җыланы, апай, – дип дәвам итте Маһупкамал. – Син аның мактанчыклыгын күрсәң… Косасылар килә. Кеше янында шундый әйбәт булып кыланыр. Ике кулы белән күрешкән булыр, хәл-әхвәлеңне сорашыр… Эшең төшә калса, игелек өмет итә күрмә инде.

– Гатаның нәкъ үзе икән, – диде Рәшидә.

* * *

Әтисе үлем түшәгенә ауганда, Гата уникенче яше белән бара иде. Мәңгелеккә күчәренә биш көн калганда, әтисе аны үз янына дәшеп алды.

– Улым, – диде ул аңа, хәлсез куллары белән малаеның битләрен сыпырып. – Безнең нәселдә ир балалар әз булды. Мин үзем дә өч кыз янында бер малай булдым. Син алты кыз туганыңа – берәү. Ир-атсыз хатын-кызга авыр.

– Әти, син бар ич, – дип, борынын тартып алды Гата.

– Әй улым… – дип куйды авыру. – Ичмаса, җизнәләрең дә башка авылда… Ялланып урак урырга бардылар да… кияүгә чыгып калдылар… Калган апайларыңа үз авылыбыз кешеләре насыйп булсын инде… Нык бул, улым. Иң элек үзең турында кайгырт. Бу кырыс дөнья киң күңелле, олы йөрәклеләрне өнәп бетерми.

– Олы йөрәкле кеше нык буладыр ич инде, әти? Көчле буладыр?

– Анысы шулай. Көчле була. Әмма андыйлар йомшак. Андыйлар кеше жәлләүчән була. Кеше дигәнең – катлаулы җан. Ул үзенә авыр чакта гына сиңа килә. Сиңа авыр чакта читтән карап тора… Шуны онытма, улым: йомшак агачны корт баса…

Малай уйга калды. Бераз тын торгач, әтисенең сүзләрен түкми-чәчми хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, кабатлап сорады:

– Алайса, олы йөрәкле, йомшак күңелле булу әйбәт түгел инде, әти?

– Йомшаклык – синең үзең өчен әйбәт түгел ул, улым. Кеше иң элек үзе турында кайгыртырга тиеш. Мин менә яши-яши шушы фикернең хаклыгына инандым. Әнә старостаны гына ал: үзебез өчен эшлибез, җәмәгать, дип сөйли халыкка. Э-э. Ул ничек яши дә… Без ничек?..

* * *

Әтиләрен җирләгәч, Гата өлкәнәеп киткәндәй булды. Кич җитүгә, урамга чыгып йөгерү ягын гына карый торган малай уйчанланып калды. Әтисенең соңгы киңәшләре аңа тынгылык бирмәде.

«Җизниләр үзебезнең авылныкы булса, әйбәт икән дә бит. Кышлык утынны моннан соң ничек әзерләрләр? Ерактагы җизниләр килә алмас шул».

Шулай уйланып йөргәндә, малайның башына матур бер фикер килде. Яшьтәше Сабитның өйләнмәгән ике абыйсы бар. Аның ике апасына менә дигән кияү инде алар. Зариф белән Касыйм абыйсын ничек җизни итәсе соң? Менә минем ике апай бар. Өйләнегез әле, дип әйтеп булмый бит. Малай, апаларын кияүгә бирү юлын тапмаса да, татлы хыялга чума. Әнә ул Сабит белән бергә атлар коендырырга төшә. Апалары берәм-берәм сыер сава. Кергән арада Гатаны каймак белән сыйлыйлар. Сабит Гатаның терсәгенә төртеп ала. «Аша син, аша. Оялып утырма. Минем җиңгиләр юмарт», – дия-дия, аны кыстый…

Гатаның аяклары хыяллар тәэсирендә еш кына Зариф белән Касыйм янына атлый. Басуда эшләүче егетләр, Гатаны күргәч, елмаеп:

– О-о, Гатаулла! Ни хәлләрең бар? Ниләр кырып йөрисең? – дип, елмаеп исәнләшәләр.

– Кырган нәрсә юк ла, – ди Гата, өлкәннәргә җавап бирергә тырышып. – Кыр бәрәңгесен карап кайтыйм, дигән идем.

– Әйдә, бераз ял итеп кит!

Бу тәкъдим малайның күңеленә сары май булып ята. Зариф белән Касыймның үз итеп сөйләшүләре аны үсендереп җибәрә. Егетләрнең кояшта янган йөзләренә, нык беләкләренә карап соклана ул. «Болар минем җизни булсамы?.. Мин яра алмаган тумранга болар калун белән бер генә суга инде», – дип уйлап куя.

Узган көзне утын әзерләүдә Гата да катнашты. Иң элек урман хуҗасының өенә әниләре барды. «Ике корыган имән бирермен. Килегез, карагыз», – дигән. Иртәгесен бер апасына ияреп, Гата урманга китте.

Көзге урман үзенчә матур. Аяк астын йомшак сары юрган сарган. Агачлар, үзләренең шәрәлегеннән оялгандай, тыйнак кына серләшә шикелле. Чыршы, наратлар гына көязләнеп, салкын җилләргә исләре дә китмичә, ямь-яшел килеш тора. Гата агач кәүсәләрен коча-коча хозурланып йөргән арада, урман хуҗасының өлкән улы Шәрифҗан апасына корыган имәннәрне күрсәтте. Шәрифҗан як-ягына күз ташлап алды да, Гата якында юклыгына инанып, кызның беләгеннән эләктерде.

На страницу:
2 из 4