
Полная версия
Табибны кем дәвалар?
Үзен җылы сүзләр белән юаткан Гөлшат янында җиңел тоелса да, бер мизгелдә ялгызы гына каласы килгәнен аңлады кыз. Әнисе дә ачуланыр. Аны куркытып йөрергә ярамый. Хәер, егетнең хыянәте турында ишеткәч, шуннан да тагын нинди куркыныч бар инде.
Гөлшат белән саубуллашып автобуска утыргач, ул урамнан кайтырга ярамый дип уйлады. Күзләре тулы яшь, беркемне күрәсе дә, ишетәсе дә килми иде Мәрьямнең. Шуңа күрә ике тукталыш алдан төшеп калды да, балачакта мәктәпкә йөргән юлдан – инеш буйлап кайтырга булды. Инеш аша юл бормалы - кеше биеклеге тигәнәкләр үскән текә сукмактан төшәсе, ташлар куелган инеш аркылы чыгып, аннары шундый ук текә юлдан күтәреләсе. Үсмерлектән чыккач, бу кәҗә сукмагыннан йөрүдән туктаган иде кыз. Гел үзәк урамнан, юлда очраган һәркем белән исәнләшеп, күрешеп йөри иде. Әнисе дә “синең кебек кызга дәрәҗәңне белеп йөрергә кирәк, кәҗә сукмагыннан йөрмә” дип кисәткәне булды.
Ә бу юлы беркемне дә күрәсе килмәде шул аның. Кеше йөзләрен күргәнче, тигәнәкләр, аю баланнары, таллыклар, шомыртлар арасыннан качып-посып баруың кулайрак. Бүген бу күңел халәтенә туры килә.
Балачактан күңелгә якын су буена килеп чыккач, авыр хатирәләр тагын да көчәеп бөтен күңелен биләп алды. Шушы вакытта үлеп китсә дә риза иде кыз. Чын-чынлап - үлеп китсәм, ни була дип уйлап барды. Әти-әнисе кызганыч инде. Алар елар. Тагын кем? Мәктәптә сагынып искә алырлар... Ни дисәң дә, аларның мактанычы бит ул. Андагы күпме укытучы Мәрьямнең киләчәге якты булыр дигән өметтә яши... Үзенә дә шулай әйттеләр хәтта киткәндә. "Син без горурланып телгә алачак Мәрьям булачаксың", - диделәр. Хәзер укырга керде, ул кергәч, кемдер керә алмый төшеп калгандыр. Хәзер бер егет сиңа хыянәт итте дип ул кешеләр дә каза күрергә тиешме инде? Алай да юк икән шул, болай да юк...
Мәрьям инешкә төшеп җитте. Инеш һаман элеккечә челтерәп ага да ага... Күңеленә җыелып килгән әрнүләре берьюлы ташып чыкты – тагын үксеп елап җибәрде. Кыз, аяк киемнәрен салып, салкын суга кереп басты.
- Инешкәем, син генә күңелемдә кайнаган ялкыннарны сүндерә аласың! Алып кит минем хәсрәтләремне! Каян гына күрдем дә, нигә генә гашыйк булдым мин! Бөтенләй дә уйламаган җирдән! Җаным бу кадәр әрнемәгән булыр иде!
Салкын су, аякларын чеметеп-чеметеп ала... Әмма күңелдә кара күмер булып янган газапны сүндерә алмый... Әллә инде кызның битләре буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләре суга төшеп, шулай итә микән? Кыз инеш буйлап атлап китте. Ярларны таллыклар каплап киткән, әле кайчан гына алар кура биеклеге генә иде. Хәсрәтенә күмелеп барганда кыз күз чите белән таудан төшеп барган кешене абайлап алды. Мәрьям тилергән дә, елап суда атлап йөри дип уйламасыннар тагын. Оялып үләрсең, ул кеше киткәнче качып калуың хәерле дип уйлап тал артына посты. Монда күреп алсалар, тагын да оятрак инде, әллә нәрсә уйлаулары бар, әмма... хәзер инде нәрсә дә булса уйларга соң. Шуңа да ул, таллык артына поскан килеш басып торды. Сукмак читтән узып китә, төшкән кеше китәр дә барыр. Яфраклар арасыннан үреле сак кына карагач, аяк астында җир чайкалып киткән төсле булды аның... Ярдан төшеп килгән кеше – Җәмил иде.
Әйе-әйе, чынлап шул! Каян килеп чыккан ул! Аның йөрәгендәге иң саф хисләрне тартып алган һәм мәңгелек газапка дучар иткән кеше. Кыз хәлсезләнеп китеп тал ботагына тотынды. Тизрәк китә генә күрсен. Ташлап китсен инешен һәм аның йөрәген. Беркайда да булмасын. Күренмәсен!
Кыз бөтен күңеле, йөрәге белән шулай теләде. Ашыгып инешкә төшеп барган егет, үч иткәндәй, су читендә туктап калды. Туктады да, инешкә текәлеп карап тора башлады. Никтер бик хәсрәтле иде егетнең йөзе. Мәрьям күңелендә егеткә карата туган кызгану хисен куарга тырышты. “Хыянәтче! Үзе кара күзләреңне, чәчләреңне ошатам диде. Ә үзе сары чәчле юаннарны ярата икән. Нигә кызның күңелен алгысытырга! Кит күз алдымнан!” – дип теләде кыз.
Егеткә аның теләкләре барып җиттеме шунда, инешкә таба атлады. Бөтен кеше чыккан урыннан түгел, суга тезелгән ташлардан сикереп чыкты никтер. "Мине күрмәсә ярар иде", - дип ялварды кыз. Ул чыгарга да менеп китәргә тиеш бит инде ярдан. Юк. Җәмил инешне атлап чыгуга кадакланган килеш туктады. Як-ягына каранды һәм җиргә иелде.
Кызның шунда гына башына барып җитте. Туфлиләре! Ул бит аларны су читендә салып калдырган иде.
Дөрестән дә егет туфлиләрне кулына алды һәм гаҗәпләнеп карап торды. Аннары ул бөтен гәүдәсе белән як-якка әйләнеп карашы белән дөньяны айкый башлады.
- Мәрьям!
Кыз сискәнеп китте һәм тал артына посты. Каян аныкы икәнен белгән ул? Әллә болай гына кычкырамы? Нигә китми ул?
- Мәрь-ям! Син кайда?
Егет, туфлиләрне кулына алган килеш су читендә актарылып ташланган ерым янына йөгереп барып карады, аннары зур булып үскән тигәнәкләр арасына кереп китте.
Кыз пошаманга калды. Хәзер качкан урыннан да чыгып булмый, су эчендә озак та басып торуы кыен. Мондый хәлдә егет күзенә күренергә дә кыен. Тиле кебек! Ай, ояты күпме. Бөтен-бөтен газапларга шушысы гына җитмәгән иде!
Егет, тигәнәк араларын аралап, әйләнеп, кабат су буена барып басты.
- Мәрьям! Син кайда, иркәм?
Мәрьямнең йөрәкләре чыгардай булып тибә башлады, сулышы капты. “Ни булса ул, чыгарга кирәк”, дип уйлады ул. Әмма үзенең судан атлап чыкканын күз алдына китерде дә, бик кыен булып китте. Егет шулай басып тора, ә ул оялмыйча, менә шулай судан атлап килеп чыксын, ди, су анасы кебек. Уф, ник китми соң ул? Әкияттәге егет су коенган кызларның киемнәрен урлаган кебек, бу да туфлиләрен алган да, китми дә китми. Кыз, яр эченә керердәй булып елышты. Китәме, юкмы? Куллары белән битләрен каплады да, нишләргә белми басып торды.
- Мәрьям...
Янында гына шул тавышны ишеткәч, ул сискәнеп кулларын алды һәм каршысында гына басып торган егетне күреп, куркуыннан кычкырып җибәрде.
- Ай! Килмә!
- Мәрьям. Нишләп салкын суда басып торасың?
Егет су ерып аның каршына килгән дә каршында басып тора икән, кулларында – аның туфлиләре.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.









