
Полная версия
Табибны кем дәвалар?
Бер-берсенең юеш чәчләреннән һәм киемнәреннән, фонтан астыннан йөгергәндәге кыланмышларыннан көлештеләр. Аннары кипшеренергә парктагы эскәмиянең чистарак күренгән урынына утырдылар.
- Син дуктыр апай буласың инде алайса, име?
- Әйе, шулайрак иде исәп.
- Мине дәвалыйсыңмы соң?
- Юк.
- Ничек инде юк?
Мәрьям үзенең кем булырга укырга кергәнен әйтергә оялды.
- Син авырма чөнки!
Икесе дә көлеп җибәрделәр.
- Тәмлеме туңдырма?
- Тәмле шул.
- Мин сиңа дип шундый тәмлесен алдым.
- Чынлапмы?
- Чынлап...
Егетнең кызга күп итеп матур сүзләр тезәсе килгән иде. Әмма үч иткәндәй берни искә төшми... Агач тел дип шундый кешеләрне әйтәләрдер инде.
Мәрьям үзе дә егеттән әллә ниләр сорарга тели. Әмма, үч иткәндәй, берни искә дә төшми. Шуңа да фонтан астында чыр-чу килгән яшьләрне карап көлешеп утырдылар. Әйтерсең лә спорт уенындагы комментаторлар. Әмма сөйләшер сүз булмаса да бик-бик рәхәт. Август кояшы юешләнгән киемнәрне, чәчләрне тиз киптерә.
- Син кая укырга керәсеңне әйтмәдең барыбер.
- Әй, мин андый зур җирләрдә укый алмыйм инде. СПТУ инде безгә.
- Нигә? Син бит начар укымыйсың.
- Синең шикелле әйбәт тә түгел инде. Хәзер бит зур урында укыйм дисәң, бөтен җирдә акча кирәк.
- Ник, бар бит инде керерлек урыннар.
- Бар да... Минем керәсем килә иде Казанга. СПТУдан соң инде.
- Җәмил... Карале, мин сорамаганмын да икән. Ә минем монда икәнемне син каян белдең?
- Әйтмим әле!
- Әйт инде? – Мәрьямгә бик кызык булып китте бу. Чыннан да. Каян белә ала соң ул? Кыз элегрәк шушы сорау бирмәгәненә үзе дә гаҗәпләнде. Әй, бу имтиханнар белән башы тәмам каткан икән.
- Әйт!
- Кайда укыганыңны белдем дә эзләп килдем.
- Чынлап?
- Чынлап инде.
- Синнән шәп разведчик чыга икән алайса!
Егет шулай зурлаганга мактанып та алды.
- Әйе, шымчы булырга китәсе инде әллә...
Җәмил бала чагында югалган сарыкны эзләп тапканын кызып-кызып сөйли башлады. Кулларын җәеп җибәрде дә, эскәмиянең артына куйды - кызга тимәсә дә, Мәрьям аның кочагында кебек. Кулы белән тимәгәч, кыргый Мәрьям дә сүз әйтмәде, башта кулын алып атырга теләсә дә, сизмәмешкә салышып тыңлап утыруын дәвам итте. Бик рәхәт иде аңа. Ә егет нәрсәдер сөйли-сөйли, ул аны тулаем аңлап та бетерми, әмма андамыни хикмәт, вакыт-вакыт “шуннан?” дип куя да, мәзәк булган урыннарында тезелеп киткән вак-вак ак тешләрен күрсәтеп көлә. Егет тә сөйләргә тема булганына куанып, әкият сатуын дәвам итте.
- Шуннан эзләп таптым, тоттым бит инде. Алып кайтырга кирәк. Безнең эт җигеп йөргән бар иде чанага. Рифат тотып тора, ә мин эт җиккән кебек итеп бәйләп куйдым. Имеш, сарык басу өстеннән өстерәп кайтачак. Утырды гына Рифат - сарык чабып та китте елга кырыена кадәр алып барды да аударды. Рифат ярдан башы белән кадалды. Мин чабам, "Рифат син исәнме" дип. Йөгереп килеп җиттем яр читенә, карыйм - теге башы белән аск аска төшеп киткән. Кардан ике аяк кына тырпаеп чыгып тора. Рогатка кебек. Әле селкенәләр шулар кызык итеп. Әкәмәт, мин көләм егылып. Үзем уйлыйм - үлмәгән микән дип. Шуып төштем аска, өстерим аягыннан, чыкмый. Кул белән казыйм, теге тыпырчынып чыкты, суларга тырышып авызына үләннәр тулып беткән. Беренче сүзе: "Сарык кайда", - ди.
Мәрьям белән икесе егылып көлделәр.
- Молодые люди, время не подскажете? – эскәмия яныннан узып барган әби эндәшә икән. Егет сәгатенә карады:
- Өченче ярты! Пол третьего!
Әби, рәхмәтен әйтеп, кузгалды. Мәрьямнең вакыт исенә төште: әллә никадәр утыра икән бит инде ул монда!
- Китәргә вакыт бит инде!
- Әле генә килдек бит әле.
- Минем әзерләнәсе бар. Минем бит имтиханнар бетмәде....
- Паркның әнә теге ягыннан гына урап килик әле?
- Әйдә... Аннары керәм, яме?
- Ярар, Мәрьям. Нигә син Мәрьям?
- Ничек инде?
- Матур исемең.
- Әби кушкан... Аның дусты булган ди Мәрьям исемле.
Егет белән кыз паркның түренә кереп китте. Мәрьям шуны аңларга тырышты - нәрсәгә килгән икән ул монда? Җәмилнең нидер әйтәсе килә кебек. Әйтергә кыенсына да, уңайлы вакыт эзли кебек. Аның янына килде микән соң ул? Әллә инде шәһәргә килгән дә, кызык өчен генә Мәрьям янына килгәнме? Аның янына килсә, бер булса да сүз әйтергә тиештер бит инде ул. Тукта! Ул бит медицина уку йортына керергә йөри. Берәр табиб кирәктер әле аның әнисенә. Аның бит әнисен чирле, урын өстендә ята дип сөйлиләр. Шуңа түгел микән? Юктыр, юктыр, аның янына махсус килгәндер. “Ярар, үз сүзен әйтсен инде”, - дип үзен юатты аннары. Бер дә җибәрәсе килми икән бит аның егетне яныннан. Нигә шулай җебек булып чыкты соң ул?
- Кара, Мәрьям.
Егет кисәк дәшкәч, уйларына чумып барган кыз сискәнеп китте. Кыз карагач, егет тә гаҗәпләнде, мөгаен, йөзе үзгәргән булгандыр Мәрьямнең.
- Кара, аяк аслары чүп белән тулы.
Паркның кеше йөрми торган ягын җыештырмыйлар икән. Сукмакны урыны-урыны белән агач яфраклары гына түгел, ботаклар да каплап киткән. Кыз белән сөйләшергә матур сүзләр таба алмый гаҗиз егет аяк астындагы ватылган шешәне күргәч, кисәтүне кирәк тапты: аягын кисә күрмәсен тагын Мәрьям!
- Бу яктанрак барыйк, - дип кызны плиткә түшәлгән юлдан кеше салган сукмакка юнәлтте.
Үзе исә Мәрьямгә сокланып туя алмый иде. Аккошлар кебек дип әйтәләр бит шигырьләрдә. Атлап түгел, йөзеп бара кебек кыз, Җәмилгә шулай тоелды. Мәрьям генә егетнең болай аякларына текәлеп баруы ошамады, уңайсыз булып китте. Текәлгән дә бара! Ичмасам, ачыктан ачык карамасын иде шулай. Паркның бу җирендә инде беркем дә юк та иде.
- Монда бигрәк чүпле, әйдә китик кирегә? – диде Мәрьям һәм барган җиреннән туктап калды. Егет, шуны гына көтеп торган кебек кисәк кенә борылды да кызны кочып алды һәм иреннәренә үрелде. Кыз моны бөтенләй дә көтмәгән иде, каушавыннан берни дә әйтә алмый калды – Җәмил таләпчән иреннәре белән аңа сүз дә әйтә алмаслык итеп авызын каплап куйды. Монысы инде инстинкт була торгандыр - беркайчан да беркем белән дә үбешмәгән, үбешү түгел, җитәкләшеп тә йөрмәгән кыз да егеткә җавап бирде. Мәрьям үзе җавап та бирмәде бугай, унҗиде яшьлек, мәхәббәт көтеп зарыккан иреннәре берни аңлатмыйча да ни булганын сизенде, егетнең иреннәр белән кушылды. Егетнең дә хәле шул чама иде, кызның иреннәрендәге помада тәмен һәм исен тойгач, башлары әйләнеп китте, аерыла алмастай булып үпте ул кызны.
Кыз, бер мизгелдән аңына килеп, егеттән тартылды:
- Нишлисең син?
Егет, кызны җибәрмәскә теләп, биленнән кысты. Мәрьям уңайсызланып эндәште:
- Нишлисең син, Җәмил?
- Мин... мин сине... әйтәсем килгән иде.
- Шулай итмиләр инде, - диде кыз, каушавыннан. Үзенең исә бөтен күңеле ут булып яна иде. Әле генә суынган битләре кып-кызыл булып чыкты. Ул ни әйтергә дә белмәде – никтер бик оят һәм бик рәхәт иде аңа. Тез буыннары дерелдәп китте, ә күңелендә ниндидер хисләр ташканы ургылды. Әмма, егеткә карау ни өчендер бик оят иде, ул аңа арты белән борылды.
- Кеше күрсә шунда... – ди генә алды ул.
- Монда кем йөрсен, синең белән миннән башка, - диде егет. Аның үзенең дә хәлләре кызныкы кебек үк мөшкел иде. Әмма күңелендә тантана иде бу мизгелләрдә. Ниһаять, ул сүзен әйтә алды. Менә нинди икән син Мәрьям. Бу минутларны бик күптән көткән иде бит ул. Ә нинди тәмле иде соң иреннәре. Тик бер дә җитми генә калды шул.
- Алай итмиләр инде, - диде Мәрьям.
- Минем сине үбәсем килде, - диде егет һәм тагын кызга үрелде:
- Кая, бер генә үбим инде...
- Кит әле, Җәмил, нишлисең, - диде кыз. Ә үзе эченнән генә тагын бер үпсә иде дип уйлады. Нинди матурлык бу дөньяда. Ә йөрәк... Ә унҗиде яшьлек йөрәк шундый ашкынып тибә - зәңгәр күкләргә очып китәсе килә самолет булып. Егетнең кочагына сыенып, басып тордылар шулай. Егет исә аның чәчләреннән үпте.
- Син шундый матур, Мәрьям.
- ...
- Син шундый матур, акыллы. Шундый сөйкемле. Синең кебек сөйкемле бер кеше дә юк. Әле менә тагын бер әйбер белдем.
- Нәрсә ул?
- Син әле шундый тәмле дә икән! - егет аның битеннән үбеп алды.
- Алай итмә инде, Җәмил.
Мәрьям, үзен кысып тоткан кулларны биленнән аерды. Рәхәт иде аңа. Әмма беренче кочаклауга ук егет кочагына сеңәргә тиеш түгел бит инде кыз бала. Тупас булмасын өчен ул егетнең куларыннын тотып, як-якка самолет итеп җәйде. Егет тә уенны кабул итте.
- Менә шулай самолет булып очып китәбез! Әнә күккә менәбез хәзер болытларга.
- Аннары нишлибез?
- Икенче болытка очабыз.
- Ә ул болытлар өсләрендә нәрсә икән?
- Фәрештәләр яшидер.
- Ю-ук. Анда шундый мамыктан ясалган җан ияләре яшидер. Җиргә карап торалардыр. Ә минем шулкадәр болытлар биеклегенә менеп аска карыйсым килә, - дип хыялланды кыз.
Җәмилгә уңайсыз булып китте. Их, мөмкинлеге булса, самолетка утыртып күккә күтәрер иде ул аны. Карасын иде Мәрьям рәхәтләнеп болытлар арасыннан җиргә.
- Кайтырга кирәктер инде, Җәмил, миңа, - диде кыз.
- Нигә инде. Әле килдек кенә бит.
- Әзерләнәсе бар бит.
Егет аны тагын үпмәкче иде, кыз битен яшерде, тегесе кулайсызланып кызның кулын авырттырды.
- Нишлисең соң инде, Җәмил? Әйдә, киттек.
Ул һәм тулай торакка таба атлады. Егет, уңайсызланып, гаебен юарга тырышып акланды. Их, туктасаң гына ни була, дип уйлады кыз. Бетте бит инде.
Кыз аны ишетми дә кебек иде, шуңа Җәмил аны кулыннан тотып туктатты:
- Мәрьям?
- Нәрсә?
- Үпкәләмә инде! Тупасрак чыкты, ачуланма инде! Әйдә, биш кенә минут монда утырып тор!
Егет парк читендәге чирәмлеккә төртеп күрсәтте. Кызга Җәмилнең шундый бичара булып торуы кызык булып китте. Чын күңелдән ялварып сорый бит!
- Әйдә! Ә кая утырабыз?
Егет кулындагы пакетыннан газета тартып чыгарды.
- Моны җәябез дә утырабыз!
- О-о, син алдан уйлап килгәнсең икән!
- Әйе инде. Монда кадәр кил дә. Бер утырып та китмичә китәргә.
Парк калкулык өстендә, читендә куаклар үсә, аска текә тау төшеп китә. Калкулык астындагы юлда тыз-быз машиналар чабыша. Җәмил газеталарны җәйгәч, Мәрьям ялындырмады – утырды да куйды. Егет аңа сокланып карады – зур-зур чәчәкләр төшкән күлмәкле, ап-ак туфлиле кыз күбәләк иде инде менә. Җәмил мәзәкләрдә сурәтләнгәнчә - савыт-саба кибетенә кергән фил кебек кылана шул. Бу күбәләккә бит бик сак кагылырга кирәк. Ул үзенең кыяфәтенә карады да инде ничәнче тапкыр үкенде. Матуррак киенеп килергә кирәк булган. Иске ботинкалар, чалбары да рәтләп үтүкләнмәгән икән. Кызлар янына киләм дип кил инде менә шул хәлдә. Кыз үзенең киеменә карамасын өчен аның игътибарын читкә юнәлтергә тырышып, тау астаындагы машиналарга текәлде.
- Кемнәрдер каядыр ашыгалар, - диде Мәрьям.
- Без дә ашыгабыз.
- Машинада булмасак та ашыгабыз. Күңелләр ашкына. Синең дә шулаймы?
- Әйе.
- Кайчаннан?
- Күптән... Юк күптән түгел.
- Чыгарылыш кичәсеннән диген.
- Әйе. Каян белдең?
- Белдем инде менә. Тылсымлы таягың булса, син кая барыр идең?
- Минме? Мин Себергә барыр идем. Ак аюлар янына. Анда аю тиресеннән теккән ак тун кияр идек тә шул ак аюларны карап утырыр идек шулай ук.
- Юк, мин жәллим аларны. Аюларны карап кына йөрисем килә...
Тау астындагы юлда машиналар, машиналар... Ә юл читендәге тукталышта – кешеләр. Троллейбус, автобус кешеләрне төшереп калдыра, кемнәрнедер алып китә... Алда ни көтә аларны, нинди язмыш?
- Мәрьям?
- Әү?
Кыз, уйларына чумып тагын үз дөньясына киткән икән, сискәнеп китте. Аякларын сузып утырган иде ул – егеткә борылмаса да шәйләп алды: аның аякларына карап утыра икән. Кыз аякларын итәк астына яшерде.
- Мәрьям бер әйбер сорыйм әле?
- Әйе.
Егет аның биленнән тотып үзенә таба тартты:
- Мәрьям, бер генә үбим әле.
Мәрьям, егетнең кулын алып, торып басты:
- Юк, кирәкми, Җәмил. Миңа кайтырга кирәк. Минем бит әзерләнәсе бар. Син мине дөрес аңла. Болай да озак йөрдем. Инде бая ук китик дигән идем бит. Әлегә кадәр утырдым. Син дә минем сүзне тыңла инде.
Егет күнде, газеталарны җыеп пакетына салды.
- Керәм мин яме. Ачуланма.
Алар тулай торакка юнәлделәр.
- Анда кадәр кайтып йөрмәссең инде, Җәмил, моннан гына кит, - диде Мәрьям егеткә, фонтан янына җиткәч.
- Юк инде, мин сине кайтарып куям. Озатмыйча да китсәм, өйгә кертмәсләр, - дип шаяртты ул. Кыз күнде.
Кайтканда алар кабат фонтан яныннан узды. Якынлаша башлаганда ук күңелләрне әсәрләндерә торган таныш җыр ишетелде. Фонтан янына ук килеп туктаган яшьләрнең машиналарыннан агыла иде ул моң. Бу җыр моңсу булса да, әллә кайларга ашкындыра, әле генә булган очрашулары хакында махсус язылган диярсең. Машина янындагы яшьләр, яңа килеп чыккан искиткеч матур җырга чыдый алмый рәхәтләнеп бии. Егет белән кыз, җырга сеңеп китеп аларга карап торды. Сары лалә чәчәкләре, аерылышу, беренче назлы мөнәсәбәтләр - тәүге үбешү турында иде ул җыр.
- Ошыймы? - дип сорады Мәрьям.
- Әйе...
- Минем машинага утырып, шулай җыр тыңлап йөрисем килә... - диде үз уйларына чумган кыз. Җәмилгә кыен булып китте. Аның машинасы юк шул... Булса, әллә ул утыртып йөрмәс идеме? Үзе эченнән генә хәл итте - Мәрьямгә сары лалә бүләк итәргә кирәк. Кызык булсын әле.
- Әйдә, бу җыр безнеке булсын? Шушы җырны тыңлаганда, бу чакларны искә төшерербез бергә?
- Бу җыр аерылышу турында бит.
- Матур бит. Безнеке булсын? Сиңа ошыймы соң?
- Ошый...
- Алайса безнеке булсын. Бу җырны тагын бер тыңларбыз әле. Бергә, яме?
- Ярар.
Егет кызны кочаклап алды. Әмма Мәрьям кеше алдында кочаклашырга оялды. Кулларын алып куйды. Җыр тәмамлангач, бик якын, бик рәхәт әйбердән аерылган кебек булып калдылар.
- Тагын тыңлыйсы килеп калды.
- Авыздан тартып алган кебек.
- Ә миңа күңелле булды. Ә безнең хәзер серебез бар. Әйдә, бер әйбер әйтим әле. Тагын парк эченә кереп чыгыйк - без чыгышка тагын берәр сюрприз булачак.
Мәрьям назлы итеп карады һәм бармагы белән егетнең борынына "сугып" алды:
- Ай-яй хәйләкәр син? Бөтенесен дә берьюлы алып бетермәкче буласыңмы? Юк инде. Әйдә, китик, чынлап.
...Тулай торак янына килеп җиткәндә генә ул ишек янында басып торган басып торган әти-әнисен һәм Гөлшатны күрде. Алар күрәсең күләгәле урында - тулай торак ишегалдындагы утыргычларда көткәннәр дә, аны күргәч, туп-туры өстенә киләләр. Мәрьям эченнән генә Җәмилне сүкте: кит дигәндә китсә ни була инде аңа! Әмма соң иде инде. Тегеләр дә аны күрделәр. Җәмил дә уңайсызланды:
- Әти-әниең әйеме?
- Әйе, - диде ишетер-ишетелмәс кенә кыз.
- Сине ачуланалармы хәзер? Миңа китәргәме?
- Хәзер инде... күреп бетергәч.
- Исәнмесез! – дип исәнләште Җәмил Мәрьямнең әти-әнисе белән. Тегеләре аңа өнәмичә генә карады. Тынлыкны ярып, Гөлшат шаярткан тавыш белән тезеп китте:
- Җәмил бу! Беләсез бит инде. Менә ул шундый инде, кызларны кайгыртып йөри Мансура апа! Мәрьям өчен борчылмасагыз да була, кайгыртучысы бар инде аның!
- Нәрсә дисең инде син, Гөлшат, - диде Мәрьям. Җәмил үзе белән исәнләшүче булмаганга уңайсызланып, саубуллашырга авызын гына ачкан иде, Гөлшат аның битенә үрелде:
- Әбәү! Казанга килүенә бер көн дә юк, ә инде иренендә помада! Берәр кыз белән таныштыңмы әллә, Җәмил?
Җәмил, нервланып, кул аркасы белән иренен сөртте. Читенсенеп кенә саубуллашты да, борылып китеп барды.
Мәрьям оятыннан җир тишегенә керердәй булды. Җәмилнең ирене өстендә чалт иткән помадалы ике эз бар иде. Ничек күрмәгән Мәрьям аны! Ничек күрсен инде, ул бит аңа күтәрелеп тә карамады. Әти-әнисе алдында бик оят булып китте аңа. "Җир ярыгына төшеп китәрдәй" дигән сүз искә төште – шулай икән. Шушы секундта җир ярылса, китәр дә югалыр иде шул мизгелдә.
Җир ярыгы юк иде, шуңа ни әйтергә дә белми, аяк очларына карап кына торды ул. Битләре ут булып яна иде аның. Бу Гөлшаты да тагын! Нигә чыгып баскан да кеше сөйләшкәндә тыңлап тора инде ул! Әллә әниләре дә күрми дә калган булыр иде.
- Ярар, Гөлшат, рәхмәт, сеңелем, - диде Мансура апа.
- Миңа ник рәхмәт инде, мин әйттем бит хәзер табабыз дип! – Гөлшат бик зур эш эшләгән кебек, тулай торакка кереп китте.
Мәрьям, гаепле эш эшләгән кебек басып калды. Ярый әле әтисе машинасына таба китте.
– Нишләп килгән ул монда? – дип башлады әнисе.
Аннары китте, китте...
- Без сине укырга дип җибәрдек, син беренче көнне үк җегет артыннан чаба башлагансың!
...Башын аска иеп торган Мәрьям Җәмилне күралмый башлады шулвакыт. Нәрсәгә дип килгән инде ул монда? Килсә, тиз генә китә алмаганмы? Аңгыра малай! Иренен сөртә алмаганмы ул? Үбешергә үрелә белгән, ә шуны сөртеп тә алмаган. Әнисе каршында хур итте менә хәзер.
Елар чиккә җиткән иде инде Мәрьям, әтисе килеп туктатты әнисен: “Кайтасы бар”.
Алар тагын әллә никадәр ашау әйберләре, киемнәр төяп килгән икән. Моның кадәр ризыкны, киемне кая куеп бетермәк кирәк! Әйтерсең лә Мәрьям тулай торакта әллә ничә кыз белән бер кечкенә генә бүлмәдә түгел, шәхси фатирында яши һәм әле балконында дөя белән фил асрый!
- Мин моны ашап бетерә алмыйм! Нигә кирәк миңа шулкадәр ашарга! – дип тавыш чыгарып карамакчы иде кыз, барып чыкмады. Аның ай-ваена карамыйча, машина багажнигыннан тартып чыгарган зур-зур сумкаларны тулай торакка кертергә дигән приказ булды. Әнисе сумканы үзе күтәреп менмәкче иде. Мәрьям әти-әнисен бүлмәгә үк кертергә читенсенде – теге кызлардан тагын бер тапкыр көлдерәсе килмәде үзен. Аларның моны гаеп итәчәкләре көн кебек ачык иде.
“Бу әйберләрне әллә подъезд төбенә генә ташлап калдырыйммы икән?” – дип уйлаган иде кыз күтәреп кергәндә. Аннары күңеле белән кабул итте. Нишли инде ул! Әниләре аның турында борчылып, аны кайгыртып килгән! Ә ул, әле укырга кермәгән дә килеш, егетләр артыннан чаба. Өлгерерсең, Мәрьям! Җәмилең дә беркая да китмәс.
Ике авыр сумканы бүлмәгә күтәреп кергәч, бар кызлар да шаркылдап көлде. Сумкадагы ризыкларны, киемнәрне урнаштырганда төрткәләү, чеметкәләүләр китте.
- Мәрьям, үзеңнең фигура да юк инде, диетага утырырга булдыңмыни?
- О-о, монда берәүләр кием кибете дә ачып җибәргә җыена ахыры!
- Ну, что? – Светлана янына килеп баскач, Мәрьямгә бөтенләй кыен булып китте. Бу урыс кызы хәзер ярып сала инде...
- Давай, угощай всех, Марьямушка! – дип әйтеп салды ул. Аннары, бүлмәдәге кызларга борылды да:
- Вот она то умнее всех! И экзамены сдала, и парнем успела погулять, а родители жрачку принесли! Ну и кто тут дура? – дип, барысының да авызын йомды.
- Угощай давай нас, я кушать люблю! – диде ул. Сорап та тормыйча, тумбочкасына куелган өчпочмакны алып капты. “Ничек ашап бетерербез”, - дип борчылу мәгънәсез булган икән. Үзләре көләләр тагын, ә үзләре бер утыруда ук өйдән килгән әйбернең яртысын ашап бетерделәр. Барысы да Светланадан шүрлиләр иде, ул хуплагач, Мәрьямнең ашарга китергән әти-әнисеннән ачыктан-ачык көләргә теләүчеләр бүтән булмады.
Мәрьям аңа эченнән мең-мең рәхмәт укыды. “Рәхмәт, Светлана”, - диде ул соңрак, кухняда кызның үзен генә очратып. Бөеренә таянып басып торган кыз, эреләнеп акыл сатты:
- Будь смелее, Марьямчик. Ты чего так на измене? Парень то у тебя вроде нормальный. Колхозник конечно, ну и ладно. Зато никуда не убежит!
- Ладно, ладно, - диде Мәрьям. – Спасибо еще раз.
- Давай так! – диде Светлана. Аның да үз планы бар икән. Имтиханга бергә керик, булышырсың, диде ул аңа. Укырга керсәм, мин сине үпкәләттермәм, диде ул.
Бандитлар
Мәрьямне озатканнан соң Җәмил кош шикелле очып барды. Кешеләрне дә, машиналарны да, йортларны да күрмәде. Гуя гәүдәсенең бер авырлыгы калмаган, аяклары җиргә тими, канатларсыз да очып бара. Әллә нинди бер җиңеллек - йөрәк ашкынып тибә, шатлык эченә сыймый, бөтен дөньяны яңгыратып кычкырасы килә. Ул аны күрде! Ул аны кочаклады! Ул аны… ул аны үпте! Ниһаять!
Мәрьямнең әти-әнисен таныса, әйбәт буласы иде, билгеле аңа. Кызны уңайсыз хәлдә калдырды бугай. Җитмәсә, иренен сөртмәгән. Мәрьям уңайсызланды билгеле. Хәер, егет үзе дә җир тишегенә төшеп китәрдәй булган иде. Әмма бу күренеш кенә бүгенге көннән алган кичерешләрне сызып ташлый алмый. Җәмил бу эпизод хакында уйлаганда да елмаеп барды. Гафу үтенер әле икенче юлы Мәрьямнән. Икенче юлы дигәннән. Кара инде син аны! Тагын кайчан күрешәбез дип тә сөйләшә алмадылар! Менә анысы начар.
Егет сәгатенә күз салды. Уникенче ярты. Электричка китәргә әле ике сәгать бар. Хәзер бер сәгатьтә платформага барып җитсә, анда көтеп торасы була.
Кыз тәмәке капкан иде... Әй, алай гына була инде. Уйнап кына капкандыр - әллә аның тартып караганы юкмы?
Җәмил артына борылып карады. Җимерек фонтанлы, чүплеккә баткан бу парк аңа шулкадәр якын, матур урын булып тоелды. “Мәрьям белән йөргән юллардан тагын бер үтим әле”, - дип уйлады ул. Эссе кояш астында платформада басып торганчы, монда йөрүең мең артык. Шул хисләрне кабат кичерәсе, күңеленнән үткәрәсе килде.
Паркта һаман шул ук кешеләр. Җәмил зур адымнар белән Мәрьямне беренче тапкыр үпкән урынга таба атлады. Бу бит истәлекле урын! Карап калдырырга кирәк – аларның мәхәббәтенә нинди агачлар шаһит булды икән! Мондый уйлардан аның йөзенә елмаю йөгерде. Менә инде, нинди хыялый булып бетте бит ул. Мәхәббәт ничек тилертә.
Мәрьям белән озак барганнар иде төсле, үзе генә тиз. Ул кыз белән үбешкән урынга килеп тә җитте. Менә нинди урын икән ул! Аю баланы кызарып утыра. Юкәләр. Парк читендә чыршылар. Аһ, ә Мәрьямнең помадасы нинди тәмле иде! Хуш исеннән башыңны югалтырлык. Үбешкәндә аның вак-вак тешләре иреннәренә тиде, алар ничек тәмле иде. Әй, җир кызы гына түгелдер ул. Шул күктән төшкән фәрештәдер. Нинди йомшак аның чәчләре. Егет, шул хисләрне кабат искә төшереп, бергә утырган калкулык битенә юнәлде. Чыршы артында күрмәгән икән - анда ике егет утырып тора иде. Икесенең дә имансыз икәне йөзләренә чыккан, шунда ук шешә ята.
- Че ты лыбишься, придурок, -диде берсе. Егетнең колагына кадәр җәелгән авызы тиз җыелды. “Юк-юк” дип, китәргә ашыкты. Әмма куаклар төбендә эчеп утырган ике адәм сәер елмайган егетне җибәрергә теләмәде. Үз аяклары белән килде бит, нигә җибәрергә?
- Әй син, кил монда! – диде берсе. Егетнең бу ике исерек белән мөнәсәбәтләр ачыкларга һич кенә дә нияте юк иде. Ул чыгу юлына юнәлде.
- Син кешечә сөйләшә алмыйсыңмы әллә, егетме син, чертмы. Тукта әле, сөйләшик? – дигәч, Җәмил туктады. Күңеленең бер читендә сөйләшмәскә, шунда ук йөгерергә дигән уй килсә дә, урам сөйләме үзенекен итте. "Черт" буласы килми иде бер дә.
Ике егет килеп каршына басты. Алардан спирт исе килә иде. “Юкка туктадым ахыры”, - дип уйлады Җәмил.
- Нигә син дивана шикелле көләсең. Бездән көләсең мәллә?
- Юк, мин монда кызым белән йөргән идем, шул урынны тагын карыйм әле дип уйладым, - дип дөресен әйтте ул. Тегеләр икесе дә шаркылдап көлде.
- Трусигын онытып калдырган да, сине йөгерттеме әллә?
Мәрьям турында шундый сүз әйтү ничектер бик пычрак һәм оят тоелды егеткә. Үзләренең шапшак кызларын шундый кыз белән янәшә куялар.
- Юк, мин болай гына… Гафу итегез, борчыган булсам, китәм мин, - диде егет. Шунда аларның берсе шап итеп егетнең кулындагы пакетны тотып алды.
- Кая китәсең? Син безнең кәефне боздың юләр елмаюың белән. Акча түлә шуның өчен.
Егет, пакетны бирмәс өчен үзенә тартты. Шунда тегеләрнең берсе йодрыгы белән аңа ташланды. Бу искәрмәстән булса да, Җәмил башын янтайтып кала алды. Аларның реакциясе волейбол уйнап үскән Җәмилнекенә караганда ярты чакрым артта калган иде. Икенчесе бераз соңгарак калып яннан һөҗүм итте. Егет аның артка сикереп, сугуын үткәреп җибәрде һәм тагын бер сугарга омтылган адәмнең эченә типте. Урталай сыгылган иптәшен күргәч, икенчесе кесәсеннән пычак чыгарды.









