bannerbanner
Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова
Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

ИРГИЗ БЕЛӘН ИЛГИЗ

Бар безнең класстаИргиз дә, Илгиз дә.Буйга да тигезләр,Яшьләре сигездә.Иргизне мәктәптәТуймыйлар мактап та:– Сөя, дип, эшне дә,Ул шуңа көчле дә.Укуда алдынгы –Гел ала «биш»ле дә.Илгизнең «өч» кенә,Эше дә кечкенә.– Эшләсәм эш, – ди ул, –Калмас бит көч, – ди ул.Мәктәпкә һәр көннеСоңарып йөри ул.Ник? – дисәң, «өч»леләрГел артка сөйри шул.

СПОРТЧЫЛАР – ЛАЧЫННАР

Вакыт чыкты, сәгать сукты,Командалар бозга чыкты.Лачыннар узышалар,Кызганнан-кызышалар.Тырыша барысы да,Саклаучы, капкачы да.Кәшәкә, ялтырап ятКаршы капка ягында.Спортчылар – лачыннарҖиңү яулап кайтсыннар.Сез яулаган кубокларИстәлеккә калсыннар,Бар иде дип лачыннар,Саг(ы)нып искә алсыннар.Спортчылар – лачыннар,Җиңеп, илгә кайтсыннар.

КҮҢЕЛЕМ

Нинди оста Ботвинник2,Без аңа да «мат» бирдек.Без ул – мин генә түгел,Аның белән ярыштаКатнашты минем күңел.Җиңәсең, бик теләсәң:Отылды бит Петросян3.Откан мин генә түгел,Аның белән ярыштаКатнашты минем күңел.Уйныйм мин Самат белән,Һөҗүм итәм ат белән…Ул куркыта «мат» белән…Җиңүләр җиңел түгел,Җиңелми минем күңел.Чемпион минем күңел!

ЧЕМПИОН

Кемне генә булмасын,Җиңеп чыга һәммәсен.Аннан оста шахматчыБер дә юкмы әллә соң?Ул – мәктәпнең чемпионы,Көчеңне сынап кара.– Берьюлы ун тактадаУйныйм мин, – дип мактана.– Унның отам тугызын,Ничья булсын гел берсе.Тирә-юньдә бар микәнМенә мине җиңүче.Ирек килгәч, тагын менәУен китте башланып.Көлә Барый:– Тагын берҖиңелүче арта, – ди.Күрче, күрче Ирекне,Барыйны тирләтә бит.Тыныч кына уйнаса даӨркетә, шүрләтә бит.Йөрешне тотып калды,Барый дусның ярсып чапканАтларын отып алды.Ирек дус ирек бирми,Тагын чигенә Барый.Артка карый, атка карый,Яндагы «шах»ка карый.Барый бүген «мат» алды,Экс-чемпион булып,Иректән артка калды.

МИНЕМ ӘНИ

ҮЗЕ «ЭШЛИ» БАРЫН ДА

Әй ашыга Нәфисә,Әй ашыга әбисе.Әби үтүк кыздыра,Кызы аны кыздыра:– Бу юлы да соң гынаКитәргәме соң миңа?Йомарланган күлмәгем,Нигә шуны күрмәдең?Яулыгымны күр нинди!Бозау чәйнәгәнмени?Тырыш икән әбисе:Өлгерде бит НәфисәВакытында барырга.Әнә инде чыгыш ясыйИптәшләре алдында:– Әбиләрне ял иттерик,Үз(е)без эшлик барын да!

МИН ҖЫЕШТЫРДЫМ

Менә ике көн индеМин җыештырам өйне.Буямагыз, белегез,Бик сак кына йөрегез.Шунда тор, яме, Әсма,Юган идәнгә басма!Балчыгың төшсә – харап,Ашама инде, Марат!Тамызырсыз идәнгә,Су эчмәсен берәү дә.Тузан керер җил чыкса,Тәрәзәне ачмагыз.Мин җыештырдым өйне,Чисталыкны саклагыз!

КИЛӘ МИНЕМ КҮРӘСЕМ

Вакыт инде йокларгаСиндәй нәни кызларга.Күзләрең дә кысылган,Аларга йокы кергән.– Әлли-бәлли, бәү-бәлли,Әлли-бәлли, бәү-бәлли,Күгәрченем, дип, нәни, –Йоклата мине әни.Килә минем күрәсемЙокы каян киләсен,Күзгә ничек керәсен.Ятып торам шым гына,Сулыш алам тын гына,Күзләрне кысып кынаКүзлимен посып кына.Үзем дә сизми калам,Татлы йокыга талам,Килгәнен күрми калам.

БҮЛӘК

Алмалы яулык,Чәчәкле күлмәкАлам әле минӘнигә, үскәч,Зур булып җиткәч.– Нинди бүләк, дим,Бирим хәзергә?Дәү апам әйтә:– Үзең әзерлә.Әнием беләнКибеткә кердек,Бер малай күрдек,Йөри бик хозур4,Кесәсе бик зур,Барын тутыра.Елмаеп, әни:– Әттә-тәтә-тәт!Бу, ди, кесә шәп!Сыяр ипи дә,Сыяр сөт тә, шәт.Һәркемгә шундыйКесә кирәк, ди,Күрәсең әнәСумка кирәкми.Әһә, дип кенәКуйдым да эчтән,Кесә тегәргәКерештем кичтән.Яңа күлмәккәЗур кесә тектем.Калын тукыма,Юан җеп беләнНыклап беркеттем.Куансын әни,Бүләге әзер,Сумка күтәрепЙөрмәс ул хәзер.

МИНЕМ ӘНИ

Әй шатланып кайткан әни,Кочып алды ул мине.Тиеп-тиеп китә биткәӘле алган ордены.Әниемне котлау өченҖыелдылар күршеләр.Орден әнә нинди була,Күрмәгәннәр күрсеннәр.Әни калды юашланып,Батыраер чагында.Ә йөзендә, орденындаЧын батырлык чагыла.– Рәхмәт сезгә, күршеләр, ди,Бер гаилә без һәммәбез,Бергә тату яшәгәнгә,Әйбәт бара эшебез.Кызыма да рәхмәт инде,Җәй буе үзем белән.Күпме чөгендер кырларынУтадык аның белән.Күзләремә яшьләр тулды,Чак елап җибәрмәдем.Чөгендер кебек кызарып,Ут яна чигәләрем.Рәхмәт инде әниемә,Кочып алды ул мине,Тиеп-тиеп китә биткәӘле алган ордены.

ДӘҮ БУЛДЫМ

Үстем инде, дәү булдым,Чәчне дә үзем тарыйм.Сеңелкәшемне юатам,Каз бәбкәләрен карыйм.Инде хәрефләр таныйм,Нишләп мәктәпкә бармыйм?Мәктәпкә кереп була, ди,Җиде яшь тулгач кына.Тулмаса да керә алам,Миңа ишек ач кына!

УЛ ШУҢА КЕЧКЕНӘ

Әнием гел миңа,Үскәнем минем, ди.Ник минем курчакныңҮскәне күренми?Әй, минем курчагымАшамый һич кенә.Ул шуңа үсми шул,Ул шуңа кечкенә.

БҮЛӘГЕМ

Сеңлемә күлмәк тектем,Чәчәкләр дә беркеттем,Талчыкмады беләгем,Матур булды бүләгем.Туган көнгә бүләкнеңБелдем нинди кирәген.Истә тоттым сеңлемнең,Күлмәк кирәк, дигәнен.Матур-матур күлмәкләрКүптән тегә беләмен,Чөнки курчакларымаКиемнәр гел тегәмен.Бәлки әле сезгә дәЯңа күлмәк кирәктер?Мине оста тегәргәКурчакларым өйрәтте.

УКЫП БИР

Әбекәем, килсәнә,Күзлегеңне кисәнә.Язу язып утырдым,Дәфтәремне тутырдым.«Мин зур» диеп йөрсәм дә,Инде яза белсәм дә.Укый алмыйм бит әле,Әби, укып кит әле.Язылганмы бик оста,Бу хатым бит космоска.Әй, укып шатлансыннар,Үскән дип шаккатсыннар,Телләрен шартлатсыннар,Энебез зур үскән дип,Саг(ы)нып, Җиргә      кайтсыннар.

БЕЗ БЕР ӨЙДӘ СИГЕЗ КЕШЕ

Без бер өйдә сигез кеше,Төрле яшьтә төрлебез.Спорт ярышы булдымы –Катнаша һәрберебез.Физкультурачылар көне.Ярыш бара, тамаша.Бу бәйрәмдә безнең өйдәнСигез кеше катнаша.Велосипедчы җитезләрГүя сайлап җыйналган.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Өнәр (диал.) – һөнәр.

2

Ботвинник, Петросян – данлыклы шахматчылар.

3

Ботвинник, Петросян – данлыклы шахматчылар.

4

Хозур йөрү – «шатланып йөрү» мәгънәсендә.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2