
Полная версия
Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова

Заһирә Гомәрова. Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, пьеса, хикәяләр
ИЛГИЗНЕҢ ДИҢГЕЗЕ
НӘНИ ВРАЧ
Безнең Илдус – нәни врач,Дәвалый ул, авыргач.Төчкергәч Мияубикә,Илдус тиз килеп җитә.– Без аңа, ди, куябызХәзер үк, ди, диагноз.Температурасын үлчик,Кан тамырлары ничек?Тормый Илдус тик кенә,Барысын да тикшерә.Нәтиҗәләр дөрес бит,Рецепт язу тиеш бит.– Һәр көн МияубикәгәИке тычкан бирелсен,Ашасын да шуларны,Бик тиз генә терелсен.Нәни врач Илдус ул,Һәркем белән гел дус ул.ОРЛЫГЫ КАЙДА?
Газинур мактана:– Җитми, дип, шалканга,Әй апа җаным, ди,Үстерәм аның, ди,Чиядән татлысын,Зур кабак чаклысын.Алманың бар төше,Чиянең бар төше.Помидор, кабакныңГел орлык бар төше.Газинур шалканныТурады, ваклады.Ашап та карады,Тик төшен тапмады.– Алмадай ал түгел,Ул әле пешмәгән.Аның соң шуңа даОрлыгы үсмәгән.Шалканны туфраккаУтыртып кара син.Орлыгы кай төштә –Үзең дә табарсың!РӘСЕМ ЯСЫЙ РӘСИМ
Рәсем ясый безнең Рәсим,Чын әтәч төсле итеп.Күрсә әтәч карар иде,Үзе дә исе китеп.Әмма югалды бу рәсем,Тәрәз(ә)не җил ачтымы?Чын әтәчкә әйләнеп, улШуннан чыгып качтымы?Әллә кайдан бер әтәчКилеп кунды киртәгә.– Масайма, – диде Рәсим, –Синнән дә матурракныЯсармын мин иртәгә.«СЫЗЫКЛЫ»
Гел уйныйбыз «сызыклы»,Бу уен бик кызыклы.Уен шарты бер генә:Сикергәли бел генә.Зур шакмаклар сызабыз,Күзне йомып узабыз.Бераяклап атларга,Тигезлекне сакларга,Сызыкларга басмаска,Күзләреңне ачмаска.Шундый уен «сызыклы»,Уйнавы бик кызыклы.КЫШ БАБАЙНЫҢ ЭНЕСЕ
Кем уяткан Илшатны,Иртә торган шулчаклы.Тәрәзәдән караса,Нинди кызык, тамаша:Бөтен җир ап-ак икән,Кыш бабай килеп җиткән.Илшат ашап-эчте дәТунын киде өстенә.Табып алды чанасын.Ә Кыш бабай кайда соң?Качкан ишегалдыннан,Карын да аз калдырган.Юк, Кыш бабай килмәгән,Тик энесе КырауҗанКыш бабайның иленнәнБезгә хәбәр китергән:Киеп ап-ак туннарын,Төяп карын-буранын,Киләм, дигән, бик тиздән.ИЛГИЗНЕҢ ДИҢГЕЗЕ
Илгизнең диңгезеТәрәзә төбендә,Балыклар йөзәләрКөнен дә, төнен дә.Шул диңгез янындаУтыра песи дә.Күзләрен уйната,Диңгезне исни дә.Кызыгып торса даСудагы балыкка,Нишлисең, бу диңгезПыяла савытта.ЙОКЛА, КУРЧАГЫМ
Йокла, йокла, йом күзең,Әкият сөйлим үзем.Сөйләмим мин булган дип,Яшәгән дип, торган дип.Бер бай салдырган сарай,Бөтен җире дә таштан,Сөйлим мин яңабаштан.Ничек менәргә күккә,Әзгәме, әллә күпкә.Ничек йөрергә Айда,Башта басарга кайда?Шуларны көйләп-көйләпЙоклатам сине, сөйләп.Эшне каян башларга?Иртән иртүк торырга,Юынырга, ашарга,Яшел урманга барып,Бик озак барып, арып,Зур агачка менәргә,Болытларга күчәргә,Яңгыр суын эчәргә.Шуннан торып караргаКүктәге йолдызларга,Салават күперенә,Аннан дөнья күренә.Тик сөйләмим булган дип,Яшәгән дип, торган дип,Бер бай салдырган сарай,Бөтен җире дә таштан,Сөйлим мин яңабаштан.Йокла, йокла, йом күзең,Йоклатам сине үзем.Тыңла минем сүземне,Төштә күр син үзеңне…Курчагым оеп җитте,Татлы йокыга китте.ГӨЛНАЗ
Үзе уяна Гөлназ,Назлыйсы юк иркәләп.– Сездән алда тора алам,Уянсам, ди, иртәрәк.Әче сабын, җылымса суЮк итә битнең табын.– Ник ясамыйлар, – ди Гөлназ, –Конфет күк тәмле сабын?!КАРБЫЗ
Эче кып-кызыл – кандай,Үзе бик тәмле – балдай.Нәрсә соң ул дисезме?Карбыз аның исеме.Җылы якта үссә дәТуңмый безнең өстәлдә.Аны һәркем ярата,Илшат кына шаярта:– «Кар-боз», ди, шушымыни?Нигә, аны ашаганда,Безнең авыз өшеми?Кыш җитүгә, аны безҮзебез дә ясыйбыз.Карны, бозны кушабыз даКарбыз итеп ашыйбыз.ЗӘЙНИ
Авызын һич буш тотмый,Эшләтеп тора Зәйни.Йә конфет суыра ул,Яисә сагыз чәйни.Йә чәйни дәфтәр читен,Йә карандаш кимерә.Укытучы күргәндә,Чәйни алмый тилмерә.Китап укыган чактаКарап тордым Зәйнине.Кыймылдый бит авызы,Әллә хәреф чәйниме?КАЯН БЕЛИМ?
Кызгана Илшат Илдусны:– Сызлыймы һаман тешең?Эх, ди, бик тә интегәсең,Борчылам синең өчен.– Каян белим, минем ул тешТабиб кулында калды.– Ничек «калды»?– Табиб абый аны суырып алды.КЫЗГАНАМ
Кечкенә ӘминәБолай ди әнигә:– Йөргәндә урамда,Салкында, бурандаТуңарлар, өшерләр,Ялангач күзләрем,Кызганам үзләрен.– Күзләр, – ди әнием,–Курыкмый ялкыннан,Өшеми салкыннан.Аптырый Әминә:– Әнием, ә нигәКуркалар сабыннан?ЯШЕЛ КЕЛӘМ
Яңгыр ява, яңгыр яваИркәләп үләннәрне.Кемнәр җәйде бакчабызгаЯмь-яшел келәмнәрне.Акыллы малай шул Илдус,Монда да тәртип саклый:Өйдәге кебек, келәмнәнТуфлиен салып атлый.КҮЗ НИГӘ ТИЯ СОҢ УЛ?
Иртән торгач, ӘлфияМатур күлмәген кия.Әнисе, аны күреп:– Үскән кызым син, – дия.Әй куана Әлфия,Әнисе аны сөя.Битләреннән үбә дә:– Күзем тимәсен, – дия.Гаҗәпләнә Әлфия:– Әйтче, әнием, – дия, –Ничек инде күз тия?Күздә юк бит аяк-кул,Нәрсә белән тия ул?ЗООПАРКТА
Зоопаркка кердем,Гаҗәп зур җәнлек күрдем.Нинди җәнлек дисезме?Фил ич аның исеме.Ялт-йолт итә күзләре,Әй мөлаем үзләре.Мине күреп көләдер,Уенчык дип беләдер.БЕЗНЕҢ ЦИРК
Цирк карап кайтканнан соң,Шундый булды сүзебез:– Бер бәләкәй цирк ясапУйныйк, әйдә, үзебез.Бау сузылды бүлмәбезгә,Шуннан атлап карыйбыз.Бер атлауга мәтәләбез,Ник без йөри алмыйбыз?Егылдык, диеп кенәТөшмәде безнең күңел.Ничек йөреп булсын, ул битЦирктагы бау түгел.АЮ АГАЙ – ТӘМЛЕТАМАК
Аю агай – тәмлетамак,Каян сиздең бал исен,Кәүсә буйлап агамы бал,Агач төбен ялыйсың.…Ялап кына туямыни,Үрмәләде югары.Аю агай бал сыпырта,Сизми кортлар дулавын.Бал гаскәре һөҗүм итә,Төзи угын-кылычын.Әй телгәлиләр аюныңБорын очын, тел очын.Аю агай – тәмлетамак,Бик яратса да балны,Ничек мәтәлеп төшкәненҮзе дә сизми калды.Бал аккан агач төбенә,Шуны ташлап буламы?Балчыгы белән ашый, күр,Аю агай бу балны.Аю агай, бер сүз дә юк,Аша, әйдә, ошаса!Инде күптән әйткәннәр бит,Бал ул балчык ашата.ЧЕБИЛӘР
Ап-ак хәзер урамнар,Тау өйделәр бураннар.Безнең өйдә чебиләр,Кыш барын да белмиләр,Сап-сарыдыр төсләре,Йоп-йомшактыр өсләре.Алар мине күрәләр,Йөгерешеп киләләр.Куеныма керәләр,Җилкәмә дә менәләр.Салкын кыш үтеп китәр,Чәчәкле җәйләр җитәр.Шушы нәни чебиләрТавык булып йөрерләр.ЧӘЧӘКЛӘР КАЯ?
Чыкты бакчагаНәни Кифая.Сорый әнидән:– Чәчәкләр кая?– Йоклыйлар җирдә,Бик җылы җирдә.Түшәк салынган,Юрган ябылган.Тиздән кыш үтәр,Матур яз җитәр,Уяныр шулчакЯз чәчәкләре,Уяныр җәйнеңКиләчәкләре.ТЕГҮЧЕ
Тегеп куйдым караданКурчагыма сарафан.Балыкка тектем пальто,Ә Кар кызына – манто.Маймылыма – алъяпкыч,Өстәлгә тектем япкыч.Көен таптым энәмнең,Әниемнән өйрәндем.УРМАНГА БАРГАЧ
Тыңлап тордык, аландаАтыбызны туктатып,Кем соң анда агачларгаБалта чаба «тук» та «тук»?Әти әйтә:– Менә, улым,Бу агачка кара, ди.Тукран-табиб корткычларныКырып кына сала, ди.Агачларны корытыргаИрек бирми кортларга.– Алай булгач, әтием, дим,Барыйк аны котларга.ҮРДӘКЧӘНЕ БЕЛМӘГӘЧ
Әй сөйләшәләр үрдәкләр:– Бак! – диләр, гел:– Бак, – диләр.Безне әйбәт сыйлыйсың дип,Әллә мине мактыйлар.Мин бер сүз дә әйтә алмыйм,Үрдәкчәне белмәгәч.Үрдәкчәне каян белим,Бергә уйнап йөрмәгәч?ҮСТЕМ
Үстем мин, барын беләм,Йөрим гел әни белән,Кулындагы әйберләрнеңТотып барам кайберләрен.Әни әйтә:– Улым, ди,Син минем уң кулым, – ди.– Ничек мин кул булыйм, дим,Мин бит синең улың, – дим.ӨЙ ТУЕ
Еракларда туңганнардыр,Кунганнардыр кыяларга –Кайтты безнең сыерчыкларБез ясаган ояларга.Җылы, иркен өйләрендәРәхәтләнеп, әй, торсыннар.Яңа оя туйларынаБерсен берсе чакырсыннар.НИК АЛДАН ҮСТЕҢ?
Беркөн шулай ВәсиләҮпкәли әнисенә:– Әнием, ди, ник син, ди,Миннән алдан үстең? – ди. –Уйнар идек бергәләп,Куар идек күбәләк.ТЫШТА БУРАН
Тышта буран, тәрәзәгәКар сибә.Исе китеп карап тораМарсилә.Кар тузаны сибелә дәСибелә.Тәрәзәгә аксыл бизәкЧигелә.Әнә нинди чәчәкләр бар,Үләннәр…Бакчаданмы, урманнанмыКилгәннәр.Күчкән әллә болынныңБер кисәге.Алар әллә кар эчендәҮсәме?Тышта буран, тәрәзәгәКар сибә.Соравына җавап эзлиМарсилә.УРМАНДА
Кояш көлеп торгандаКитеп бардык урманга.Урман безне кумады,Без бит аның кунагы.Җиләк белән сыйлады,Шатлык эчкә сыймады.Гел көлеп йөргән чакта,Нәрсә булды Илшатка?Чакыра ул әтине:– Кем чеметә тәпине?Әти әйтә:– Кырмыска!Тешләргә ул бик оста.Илшат:– Әти, әти, – ди, –Тешен карыйм аның, – ди.БЕР КҮЗНЕ КЫСЫП КЫНА
Марат кинога килде,Билет ун тиен иде.Үз акчасына карапАптырап калды Марат.– Акчам биш тиен генә,Кино күрәсем килә.Килеп кассир янына:– Кертегез, – дип ялына. –Карармын посып кына,Күземне кысып кына.ЯРАТАМ САРЫ БАЛНЫ
Ямьле соң умарталык,Йөрим мин хәйран калып.Яратам сары балны,Корт күче сарып алды.– Балдан авыз ит, диләр,Кунак булып кит! – диләр.Чү-чү, алар нишлиләр,Битне, кулны тешлиләр.Белдем: укол кадыйлар,– Ашатабыз бал, – диләр.Башыма да бал тулды,Кашыма да бал тулды,Битемә дә бал тулды –Кабартма кебек булды.СУ КОЕНГАНДА
Эсселәп хәлсез калгач,Салкын суга чумабыз.Йөзеп чыга алабыз,Киң булса да елгабыз.Суда озак тордык, дипАшыгабыз өйгә без.Аз гына җир китәбез –Ялт борылып киләбез.– Әйдә, тагын бер генәКоеныйк инде, – дибез.Судан, кояш нурыннанҺич тә туя белмибез.Кичен кайткач, әнигәНи әйтергә белмисең.– Кыш җиткәчтен, гел алайСу коенмам мин, – дисең.ЙӨГЕРЕК ЕЛГА
Әй матур елга,Йөгерек елга.Көмеш суларыңҺаман да юлда.Бераз ял итепАлырга вакыт,Җәйге иртәнеңРәхәтен татып.Җырлый агымсу:– Кирәкми аулак,Нинди кызык барАкмагач шаулап.Миңа кушылганЧишмәләр күпме,Илтәм суларынИделгә тикле.Ага да агаЙөгерек елга,Көмеш суларыӨзлексез юлда.МАШИНАДА БАЛАЛАР
Машинада балаларҖырлый-җырлый баралар.Машинада чәчәкләр,Каян җыеп алганнар?Әй көләләр балалар,Чәчәкләре булганга.Тик калган, ди, моңаеп,Шомырт кына урманда.Матур төсе югалган,Чәчәкләре урланган.Шомырт шуңа моңайган,Шомырт шуңа хурланган!МОНДА БЕЗ ХУҖА
Балта-пычкысызКилеп чыга даБоз күпер салаҺәрбер елгага.Җәй көне йөрдек,Йөзәргә шүрләп.Безне үртиләрКаз белән үрдәк.Ә менә бүгенМонда без хуҗа.Узса да, безнеҖил генә уза.Ярның читендәКаз белән үрдәкБоегып тора,Керергә шүрләп.АКЫЛЛЫ БУЛ ЧҮТ КЕНӘ!
Бик шәп булган,Булдырган:Сыер бозауТудырган.Борыны ап-ак кына,Йоннары йомшак кына.Бик нәни тояклары,Кечкенә аяклары.Үзе нәни булса да,Көчкә басып торса да,Битемне ялый хәзер,Чабып китәргә әзер.Бозавымны иркәлим,Типсә генә үпкәлим:– Син бит әле кечкенә,Эчкәнең дә сөт кенә,Акыллы бул чүт кенә!ЯЛ ИТСЕН ҖЫРЛАП
Сагынып көттемДустым кайтасын,Оя ясадымБуяп тактасын.Җил дә үтмәсен,Яңгыр сипмәсен.Сөйгән кошчыгымТашлап китмәсен.Куйдым матурлап,Түбәсен сырлап,Нәни дускаемЯл итсен җырлап.ТӘҮГЕ ЯШЕН
Күреп калдымУт шәүләсен.Юк, ут түгел –Тәүге яшен.Тыныч торганЗәңгәр күкнеУтлы кылычКисеп үтте.Дымсу җилләрИсеп китте.Коя яңгыр,Тәүге яңгыр.Яудыр, болыт,Муллык яудыр!Нинди рәхәтЯңгыр арты,Җыр башладыТургай халкы.Дөнья ямеАртсын диптерСуза кояшАллы-гөллеСихри күпер.МУЙНАК
Нәни Муйнагым,Яхшы тор сакта.Өйне ташлама,Тырышып сакла.Койрыгын борыпКилә, күр – мәче.Сөт эчәргә улБазга кермәкче.Сакла, Муйнагым,Йоклама сакта.Мин тыныч булам,Син постта чакта.КАРЛЫГАЧ
Нәни карлыгачКүп уйнап йөрде,Тәрәзә ашаБүлмәгә керде.Теләде тагынОчып уйнарга,Эзләде чыбык,Барып кунарга.Шкафка куна,Өстәлгә күчә,Борын, канатыБәрелде ничә.Әйдә, җитез кош,Нинди ямьле тыш,Иркенлекне коч,Еракларга оч!СЫЕРЧЫК КИЛГӘЧ
Кил, сыерчыгым,Яңа ояма.Куанып кер син:Өең өр-яңа.Керми сыерчык,Йөри тик очып.Яңа оягаКилеп куна да,Карап тора даКитеп югала.Тагын килә дәКуна түбәгә.Үзенчә һаманНидер сөйләнә.Тагын югалды,Инде килмәде.Нинди шәп өйнеКилештермәде.Һәр кеше миннәнКөләр, һичшиксез:Минем ул оямБулган ишексез.ЖИРАФ ЯНЫНДА
Зоопаркта жирафны:– Менә жираф, – диделәр,Аның жираф икәнен,Әйтерсең лә белмиләр.Ничек ашый икән улБакчадагы үләнне?Әллә кран күк муеныТүбәнгә иеләме?Бүтән хәйлә беләме?Хәйләсен соң беләбез,Шар кабарттык әле без.Шуңа үлән бәйләдек,Кызык итик, әйдә, дип.Шар әйбәт очып китте,Ялгышмады аз гына –Үләнне тиз җиткердеЖирафның авызына.ТАБИГАТЬНЕ ЯРАТА
Нургата аеручаТабигатьне ярата.Җәен бакчага баргач,Барын күзәтеп кайта.Күзәтүләр НургатадаТөрле уйлар кузгата.Туфрак бит, ди, кап-кара.Булса да үзе кара,Нинди эшләр башкара.Бары да җирдә туган:Кишер, кыяр һәм суган.Ник кыяр яшел булган,Ә нигә әче суган?Кавын, карбыз эченәНичек орлыклар тулган?Нигә кызыл помидор?Битләре бит ут булган.Туфрак барын үз күрә,Чәчкә-гөлләр үстерә,Тудыра, туендыраЯзда, җәйдә, һәр көндә –Бала аңа һәркем дә.Туфрак безнең Җир-ана!Җир-ана, дип, Җир-ана!Нургата горурлана,Җир-анага соклана.ҖӘЙ
Ямьле бит син, җәй, мәңгеҖәй тылсымлы җәймәңне.Янда булса чиләгең,Үзе тула җиләге.Бөтенесе бар җәен,Мишәдә үрчи җәен.Әй, ямьле син, җәй, мәңгеҖәй тылсымлы җәймәңне.СУКМАК
Мине капка төбендәНәни сукмагым көтә.Тигез, туры сукмагымҺәр көн бакчага илтә.Ул мине алып бараТауларга, урманнарга,Кырларга, болыннарга,Эшкә яки уйнарга.Һәр көн юлга чыгуга,Туры сукмак – юл башым.Кая гына барсам да,Ышанычлы юлдашым.ҖӘЙНЕҢ ЭССЕ КӨНЕНДӘ
Чабып керде дә Нурмый:– Эссе, – ди, – чыдап булмый,Кирәк монда китерергәКышның бер генә көнен.Кышка бирик бүгенгесен,Ул бер эссе көн күрсен!КАР МАЛАЙ
Кызык малай ул Хикмәт,Уйлап таба бер хикмәт.– Кар өябез, давай, – ди, –Булсын ул Кар малай, – ди.Кар малайны өйдек без,Гел янында уйныйбыз.Ул да безнең уенгаКушылыр дип уйлыйбыз.БУЕМ ҖИТМИ
Күлмәген юды Гөлли,Кая эләргә белми.Әбисе аны өнди:– Кызым, кояшка эл! – ди.Гөлли куанып көлде,Бераздан елап керде.– Кояшка, – ди, – буй җитми,Күлмәгем инде кипми.БОТИНКАЛАР
Азатның ботинкаларыСүз тыңламый башлады.Икесе ике тарафкаКарап тора башлады.Кыек басып, Азат дусныТөшерәләр чокырга.Төшсә ул сулы чокырга,Ничек барыр укырга.Шул явыз ботинкаларгаБулмый җәза бирмичә.Тора алар бер почмакта,Сазга баткан көенчә.ТӨШ
Алмаз йокыдан торды,Төш сөйләргә тотынды:– Очтык без, ди, космоска!Космоска юл кып-кыска.Ашыктыра Вәсилә:– Әйдә инде, тиз сөйлә!Алмаз туктый, сөйләми.– Шунда идең син дә, – ди.КИЛ ӘЛЕ
– Керпе, син бит энәле,Бүген безгә кил әле,Күлмәк тегеп бир әле.– Мин бит әле кечкенә,Тегә белмим һич кенә.– Күлмәклегем күк кенә,Энәләрең күп кенә,Матур итеп тек кенә.БЕЛӘСЕҢ ИЧ ТАТАРЧА!
Шәһәр кызы НаташаБер сүз белми татарча.Һаман русча эндәшә,Карап тора Миләүшә.– Играем, – ди Наташа,Ә Миләүшә тик тора.– Иди сюда, – диюгә,Өенә үк чаптыра.– Ракета, космонавт, – дипӘйтеп куйды Наташа.Миләүшә йөг(е)реп килде:– Беләсең ич татарча!РЕЖИМНЫ САКЛАТАМ
Үзем яткан вакытта,Песине дә йоклатам.Режимны мин саклатам.Күзләре челт-челт итә,Утырып йоклап китә.Миннән нәни булганга,Йокысы да тиз туя;Мин уянып торганчы,Битен дә юып куя.ӨЛГЕР САРА
ЯХШЫ КЕШЕ
Бай күңелле була, диләр,Яхшы кеше.Һич тә бетми, чыгып тораАның эше.Беркайчан да исемен улТапландырмас.Иптәшләре намусын даТапталдырмас.Башкалардан ераккаракКарый белер.Теле түгел, эше беләнЯрый белер.Берәр ярдәм кирәк булсаСинең өчен,«Кем син?» – димәс,Бүлеп бирерҮз өлешен.ЛӘЙЛӘ
Арый белми һич кенә,Булсын аңа эш кенә.Эш бетсә, хәзер таба,Хатын да язып ала.Яза да укый кат-кат:– Син, әтием, тизрәк кайт,Күчтәнәчләр алып кайт!Чемоданга салып кайт!Әниемә – ак яулык,Әбиемә – кулъяулык,Бабайга түбәтәйнеңБик матурын, тәтиенАлып кайтчы, әтием.Яшел печән – бахбайга,Тәмле балык – Акбайга.Вакытың булса, тотсаң,Мырауҗанга – бер тычкан.Чуар тавык корт көтә,– Корт! Корт! – диеп өркетә.Кинәт бүлмә тын кала,Уку-язу туктала.Башын куеп хатына,Ләйлә йокыга тала,Нокта куелмый кала.КУЯН АРТЫННАН
Әй очабыз чаңгыда без,Әй, карлар тузгып кала.Кара, кара, кыр куяныБезне бит узып бара.Әйдаман апа күрде дә:– Йә, кайсыгыз җитез, ди,Без – чаңгыда, куян безнеЧаңгысыз да җиткезми.ОЧАБЫЗ
Оча, дим, басу-кырлар,Очалар малай-кызлар,Оча урман, наратлар,Оча сулар, кораблар.Оча язлар, кышлар да,Оча хайван, кошлар да,Очабыз син дә, мин дә,Дидем дустым Сәлимгә.Очам басып торсам да,Очам ятып торсам да,Очам, юлда йөрсәм дә.Тик Сәлимнең үзенәАңлатсам да тиз генә,Карап тора күземә.Ышанмасаң ышан, дим.Җир шарыбыз белән, дим,Очасың син, очам мин.Очам булгач очам, дим.БАРГАН ҖИРДӘ ОЗАК ТОРСАМ
Әле беренче класскаКилде бу елны Рәсим.Мәктәптәге тәртипләрнеБелмидер шул, күрәсең.Ике дәрес үтү беләнАшыкты ул өенә.Ярый озак тормадым дип,Үзе көлә, сөенә.Иптәшләре күрделәр,Борып алып килделәр.Ә Рәсим гел өенәЭлдерергә тырыша:– Барган җирдә озак торсам,Әнием, ди, орыша.ТАКТАДА ИКЕ САН
Тактада ике сан,Шуларны куш, Хисам.Өчкә куш икене,Белмәсәң – «ике»ле.Язды да саннарны,Тик тора аннары,Класска күз йөртә,Кемнәндер сүз көтә.Иң арттан НурсафаБиш бармак күрсәтә.Биш бармак – бишле сан,Аңламый шул Хисам.Бераздан төшенде…Тактага биш бармакРәсемен төшерде.ХӨСӘЕН
Бар безнең класстаАшыкмас Хөсәен.Дәрескә килергәКичегә көн саен.Урамга чыктымы,Әй чаба Хөсәен.Өй эшен үтәргәКичегә көн саен.Иң озын малай ул,Тиз үсә Хөсәен.Класстан күчәргәКичегә ел саен.ИШТИРӘК
– Белем кирәк, бул зирәк,Өйрәнеп үс, Иштирәк.Бу дөньяда укымаган,Эш белмәгән бик сирәк.Дәресеңне әзерлә.– Туйганчы, рәхәтләнепУйныйм әле хәзергә.Сикерәм дә йөгерәм,Гел урамга элдерәм.Яшь бит мин, өйрәнергәЗур булгач та өлгерәм.Нәтиҗә:Егет инде Иштирәк,Кулларына эш кирәк.Бер һөнәрсез, эш белмәгәнИр-егетләр бик сирәк.Инде хәзер нишләргә?Терсәк җитми тешләргә.ЯШӘРТЕРМЕН ҮЗЕҢНЕ
Көн дә мәктәпкә барсам,Көн дә күп белем алсам,Булырмын мин зур врач,Ник булмаска – укыгач!Әби, әби, врач булгачЯшәртермен үзеңне.Рәхәт итеп озын-озакЯшәтермен үзеңне.«ИКЕ»ЛЕ АЛГАЧ
Мин «ике»ле алып кайтсам,Һич тынгылык бирмиләр.Әле әни, әле әтиУңлы-суллы тиргиләр.Имеш, мин бик ялкау малай,Тырышуны белмим мин.Өйдә шуңа давыл чыга,Гел җил куып йөрим мин.– Тырышырсыңмы моннан соң,Йә, сүзеңне әйт инде!Ничек кенә юатыйм соңӘни белән әтине?– Укытучы бер дә сезгә«Ике»ле куймадымы,Әллә, дим, сезнең замандаУл билге булмадымы?КАЙДА БУЛСЫН – КЕСӘМДӘ!
Иптәшләре сорыйлар:– Хәсән, кая барасың?– Кая булсын – мәктәпкә!– Китапларың кайда соң?Аптырамый Хәсән дә:– Кайда булсын – кесәмдә!Укытучы җавап көтә…Хәсән башын игән дәШпаргалка эзләгәндәйКарап тора идәнгә.Иптәшләре көләләр,Үчеклиләр Хәсәнне:– Җавап шунда түгел микән,Актар әле кесәңне!ЯҢА МӘКТӘП САЛГАНДА
Сумка, китап, дәфтәрләрӘзер инде җәйдән үк.Яңа мәктәп бинасы тикӨлгереп җитмәстер күк.Ташчы кирпечне сала,Ә оста балта чаба.Илшат та, кулын күтәреп,Көч биреп тора аңа.Алдымы соң кирпечне,Кирпечме үзе килде –Илшат та кирпеч күтәрепЙөгереп йөри инде.Бина да тизрәк үсте,Кергәч Илшатның көче.Яңа салынган мәктәптәБар аның да кирпече.ХАТ
Кичә тагын яуды кар,Кар өстендә язу бар:Өтер, нокта һәм сызык,Укый белсәң, бик кызык.Мин укырга өйрәндем,Инде син дә укып чык.«Хәерле иртә», – диеп,Хат язган миңа чыпчык.КҮЧЕРДЕМ ДӘ КҮЧЕРДЕМ
Язганнарын күршемнеңСүзен сүзгә күчердем.Ышанмасаң кил, бер күр,Урынында һәр өтер.Укытучы аралый,Безгә тигез карамый.Күршегә тезә «биш»ле,Минем «ике»ләр ишле.Күргәнме күчергәнне –Класстан күчермәде.Күчермәс идем дә мин,Күчермәс дип белмәдем.ГӨЛШАТ ҺӘРЧАК УЕНДА
Гел уенда бу Гөлшат,– Безнең, – ди ул, – уйнар чак.Каушамый дәрестә дә,Җай таба һәр эштә дә.Укымыйча беләм, ди,Аптырыйбыз шуңа без.– Укымый гына ничекСөйли аласың? – дибез.Беркөн апа каптырды –Китапларын яптырды.Гөлшат та тынып калды,Сөйләвеннән туктады.СҮЗ УЙНАТАМ
Сүз уйнатам,Уйнатам.Күп уйларгаЯратам.Трат-та-там,Трат-та-там,Авызыма каратам,Кызык сүзләр таратам.АНА, АЛА, КАЛАК,АША, АТА, КАРАК,ИПИ, ТАРАТ, АРА –Ике яклы сүзләр.Син дә эзләп кара.КЕМ КУЛЫ МАТУР?
Бик матур, бик чистаАлсуның куллары.Беркайчан каралтканМинуты булмады.Идән дә юмый ул,– Буяла кулым, – ди.Кояштан яшерә:– Ай, яна кулым, – ди.Ләләнең кулын күр:Каралган, тырналган.Эш эшләп кайткан улБакчадан, кырлардан.Ник инде өлкәннәрШуны да белмиләр.Ләләнең кулларын:– Иң матур кул, – диләр.АРТКА БОРЫЛА БАРЫЙ
– Әйбәт түгел тәртибең, – дип,Барыйны гел тиргиләр.– Дәрестә тик утырганыңБулырмы берәр? – диләр.– Тик утырам моннан соң, – ди.Әйтсә – сүзендә тора.Иптәшләре рәсем ясый –Барый карап утыра.Аны һаман да тиргиләр:– Син бераз оял, диләр,Әнә Вәли нинди яхшы,Шуннан үрнәк ал, – диләр.Вәли аның якын дусты,Үрнәк алырга ярый.Бүтәннәр гел алга карый –Артка борыла Барый.– Алдыңа кара, – дисәләр,– Юк, мин артка карыйм, ди,Борылмагач, Вәлидән, ди,Ничек үрнәк алыйм, – ди.«ӨЛГЕР САРА»
Класста дәрес бараТәнәфес көтә Сара.Күзләре ялт-йолт итә,Сәгатьне карап йөртә.Кай арада өлгергән,Чәч толымнарын үргән.Шалтыраса кыңгырау,Ишетелсә яңгырау,Ул беренче элдерә,Уйный торган урынгаИң беренче өлгерә.Исеме – «Өлгер Сара»,Кызык-кызык уеннарУйлап таба ни ара.Дәрестә дә көлдерә,Җавап биргән чагында,«Буш куык»лар өрдерә.Исеме – «Өлгер Сара»,Тик дәрескә соңара,Табыйк, дибез, ни чара?Шаянлыгын ташласын,Ныклап укый башласынДип Сараны үртибез:«Өлгер Сара» түгел син,«Элдер Сара» бит, дибез.БЕЗ АҢА ИСЕМ БИРДЕК
Тәнәфестә колак чыңлый,Фәнисне тыңлый-тыңлый.Теле телгә һич йокмый,– Мин күрмәгән җир юк! – ди.Җәй буе илләр гизгән,Ничә диңгездә йөзгән.Сөйләшкән дельфин белән,Дуслашкан бер фил белән…– Ялган чемпионы, – дип,Без аңа исем бирдек.Көлгәнгә дә карамый,Ялганлый да ялганлый.Тик дәрестә эш кыен,Телен йота «чемпион».ХИМИЯ БҮЛӘГЕ
Абыем җибәрдеБезгә күп бүләкләр.Лилия сеңелгәКүк төсле күлмәк бар.– Бу, – дигән, – сеңелгәХимия бүләге.Ясалган ул газдан,Капрон күлмәге.Таушалмый, тапланмый,Бизәген уңдырмый.Эсседә салкынча,Суыкта туңдырмый.Уйланды Лилия:– Кем икән химия?Ул минем апамы?Кунакка кайтамы?Барын да белә шулДәү апам Фәридә:– Химия, – ди апа, –Киләчәк һәр өйгә.Әле ул җибәрерБезгә күп бүләкләр:Бик матур яулыклар,Оеклар, чүәкләр…Химия турындаМәктәптә белерсең.Тагын күп кызыклыӘйберләр күрерсең.ӘЛЛӘ ШУҢА СӨЙКЕМЛЕ
Безнең песи сөйкемле,Борын очы сипкелле.Бүген эшләгән хата –Китап өстендә ята.Әллә урын тапмаган,Шунда ятып йоклаган,Китабымны таплаган.Ачулансам кызганам,Белмим ничек әйтергә,Төрле хәйләләр эзлимПесине өйрәтергә.Ул әле бик үзсүзле,Һич яратмый күп сүзне,Эндәшсәм поскан була,Сул күзен кыскан була,Сырпалана, сылана,Тыйнак булып кылана.Әллә шуңа сөйкемле,Борын очы сипкелле.Сөйкемлемне тәртипкәӨйрәтермен шикелле.КЛАССТА
Бүген дежур мин идем,Иң беренче мин килдем.Сөрттем һәрбер партаны,Элеп куйдым картаны.Төгәлләп эшләремне,Көттем иптәшләремне.Дуслар, әйдә, керегез,Кызлар, бире килегез,Пальтогызны бирегез,Монда эләм, күрегез,Кагылмасын берегез,Төшермәгез – белегез,Мин кушканча йөрегез!Тәртипсезгә юл бирмим,Классымда дежур мин!БАЛЫКТА
Җәйге каникул көннеЭзләмибез беркемне.Яшьти белән бергә безКичтән план корабыз,Әче таңнан торабыз,Сыпыртабыз балыкка,Су буена таллыкка.Су буенда күңелле,Әй күтәрә күңелне.Кармакларны салабыз,Утырабыз тын гына,Утырабыз шым гына!Салабыз да алабыз,Торабыз, утырабыз,Балык тоткач, шулпа даПешермәкче булабыз.Эх!Утырабыз таллыкта,Эләкми бер балык та.Күреп аламын кинәт:Калкавыч тыпырчына,Бер чума да бер чыга,Балык эләккән, димәк.Харап эш, дим, ычкына.Тик кармак сабын алып,Әй тартам, чыкмый балык.Туктап, бераз хәл алып,Мин дустыма кычкырам:– Тиз кил, хәзер ычкына.Эләкте зур балык, дим,Бергә тартып алыйк, – дим.Тартабыз – чыкмый балык,Чуртандыр, диешәбез,Куанып биешәбез!Тагын бераз хәл алып,Тәки тартып чыгардык,Авыр булды, чыдадык!Күрше кызы МәрфугаТузган иске итегенТашлаган икән суга,Кармак эләккән шуңа.ЭЗЕ КАЛА
Эзем калсын мәктәптә,Дип тырыша Әхмәт тә.Партада эзе кала,Тактада эзе кала –Һәркайда эзе кала.«Әхмәт» дип, пәке беләнСырлаган сүзе кала.Тагын, сүздә чагылып,Үзенең йөзе кала.ДАНЛЫ ВӘЛИ
Эшләмәде батырлык,Артык түгел матурлык.Тормадылар мактап та,Данлы Вәли мәктәптә.Бар бит аның һөнәре,Дан китергән өнәре1:Колакларын селкетә,Нәниләрне өркетә.Тик селкенми дәрестә,Эшли белми бер эш тә.Укытучы:– Сөйлә, – ди,Ык-мык килә, сөйләми,Гел бер сүзне әвәли.Әйтте шулчак Шәвәли:– Түгел бу данлы Вәли,Исем бирик яңадан,Булсын, ди, «Вәли Надан!»