bannerbanner
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

Полная версия

Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

ТУЙЛАР

Туйлар, туйлар – кеше гомеренеңОнытылмас гүзәл мизгеле.Туй түрендә ике яшь йөрәкнеңҮз насыйбы, үзенә тиң гөле.Бүген алар – кияү белән кәләш,Мәхәббәттән балкый йөзләре.Бер-берсенә карап елмаялар,Балдан татлы әйткән сүзләре.Уртак итеп икәү язмыш юлын,Әзер алар бергә китәргә.Әзер алар, иңне иңгә куеп,Гомер юлын бергә үтәргә.Чынга ашсын матур хыяллары,Кабул булсын барлык теләкләр.Бер-берсенә назлар бүләк итеп,Сөю белән типсен йөрәкләр.Шатлык-куанычлар алып килсенБашланачак тормыш юллары.Бәхет тулы йортның түрләрендәУйнап үссен кыз һәм уллары.Яшәү ямен, дәртен сүндермичә,Бер-бер артлы еллар үтсеннәр.Туганлашкан кода-кодагыйлар,Матур яшәп, йөзгә җитсеннәр.

ШУЛАЙ ЯШИ КҮРШЕЛӘР

Уллары да, кызлары даУңганнар, күз тимәсен.Күршеләрне әйтәм әле,Кай якка борырга аларБелә тормыш көймәсен.Йорт салынган, малай үскән,Ярый эшкә, киңәшкә.Ишегалды – гөл бакчасы –Каршы ала керешкә.Бер-бер артлы туйлар үтә,Кызлар китә кияүгә.Тәмле телле гүзәлләрдәнГаеп тапмас берәү дә.Туганнарның хәлен белеп,Кунакка йөрешәләр.Күрше-тирә әбиләрнеңХәлләрен белешәләр.Хуҗабикә яңа мичтәИпи, бәлеш пешерә.Ягып куйган мунчаларыКайнар тиргә төшерә.Һәр көнне башлый күршеләр,Әтәчләр белән торып.Бүгенге эшкә кичә үкПлан куелган корып.Куела печән кибәнгә,Утын өелә ярып.Самавыры да куела,Чишмә сулары салып.Шулай яши күршеләрем,Гайбәт сөйләп йөрмиләр.Эштән аргач ял итәләр,Зарлануны белмиләр.Эшләгәч җәен тир түгеп,Кышлар үтә рәхәттә.Уңганнарга, булганнаргаҮзе килә бәхет тә.

ЯҢА ЕЛНЫ КӨТӘ ЙӨРӘКЛӘР

Календарьның соңгы бите төшә,Бусагадан атлый Яңа ел.Әй, Яңа ел, бетмәс саулык алып,Шатлык-куанычлар алып кил.Нурлар өстәп, җиргә таңнар тудыр,Җаннар тудыр җиргә, нур өстәп.Ямьле язлар, матур җәйләр китер,Йөрәкләргә илһам, дәрт өстә.Илләр имин, еллар тыныч булсын,Аклансыннар көткән өметләр.Ак кар кебек саф теләкләр беләнЯңа елны көтә йөрәкләр.

ЯРТЫ ҖАНЫМ ЯШИ АВЫЛДА

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2