
Полная версия
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

Галия Гайнетдинова
Күңел – бакча

ШАУ ЧӘЧӘКЛЕ БАКЧА КЕБЕК…
Галия Гайнетдинованы күптән беләм икән. Китап бастыру йортыннан китап укыту йортына, ягъни Матбугат йортыннан мәктәпкә күчкән 90 нчы еллардан ук. Беренче очрашуыбыз Казан шәһәренең 5 нче гимназиясендә булуын да хәтерлим. Юкса утыз елга якын вакыт узган. Кайларда гына булып, кемнәр алдында гына чыгышлар ясалмаган. Аларның барысын да истә калдыру мөмкин түгел. Ә менә Галия Гайнетдинованың мөлаем, хисле, язучыларга илаһи зат итеп караган күзләре, кече күңеллелек белән олылап сөйләшүе хәтердә. Хәзер инде Галиябез үзе дә биш китап чыгарырга өлгергән шагыйрә, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ә хисләренә бөртек тә кырау тимәгән, күңеле тамчы да керләнмәгән. Яңа кулъязмасын кулыма алып, китап өчен алхәбәр язарга ниятләгәндә, иң беренче булып миңа мәгълүм булган әнә шул сабыр, матур үткәне күз алдыма килде аның.
Галия Гайнетдинова әдәбиятка ашыгып, әрсезләнеп түгел, әкренләп газета-журналларда даими чыгып барган шигырьләре белән үзенең шагыйрә икәнлеген раслап килде. Кайчандыр, редакцияләргә юлланган шигырьләргә күзәтү ясаганда, «Тырнак астыннан кер эзләмәсәң, Галия Гайнетдинованың шигырьләренә уңай бәя биреп була» дип язганмын икән. Бүген дә шул фикерне куәтләп, педагог йөрәге белән иҗат ителгән әсәрләр тәрбияви дә, әхлаклы да була дип әйтә алам.
Инде килеп төп вазифага, авторның алтынчы китабы булып дөнья күрәчәк кулъязмага игътибарны юнәлтик.
Шагыйрь халкын аңлау кыенГади кешегә.Сәер тоелалар аларКарты-яшенә, –ди ул «Шагыйрь халкы» исемле шигырендә. Әмма дөньяда шагыйрьләрнең очкынлы шигъри сүзе, чәчәннәрнең җырга төреп әйткән тирән фикере булмаса, һич кенә дә ямьле булмас иде бу тормыш. Сүзнең көче искиткеч зур. Ул таш бәгырьләрне эретә дә, йомшак күңелләрне катыра да ала. Галиянең күңел сараенда исә сүз хәзинәсенең ихласлары, табигатенә тәңгәл йомшаклары:
Тау-урманнар үрелеп дәшә миңа,«Саумы» диеп, кырлар эндәшә.И Тәтешлем, синдә бар да матур,Синдә кошлар, гөлләр сөйләшә.Галия туган ягын өзелеп ярата. Аның бик күп шигырьләре Башкортстанның бай табигатенә, җырчы чишмәләренә, җиләкле-мәтрүшкәле урман-болыннарына багышланган. Авылдан чыккан бик күп шагыйрьләр кебек аның да күңел хисләре авыл белән шәһәр арасында бәргәләнә:
Апрель дымы белән җир яшәрә,Яфрак яра бөтен агачлар.Туфрак табып, ташлар арасыннанӘрем үсеп чыккан, ул да әнәШәһәр шартларына ярашкан.Шушы әрем уйлар йомгагымныТәгәрәтте әллә кайларга.Җепләр булып уралдылар аларТуган якта үскән талларга.«Илдә яшәүләргә ни җитә?» дип язса да, оя корган, чирек гасырдан артык көч салган мәктәбеннән аерыла алмый инде ул. Җитмәсә, ана буларак, улы белән кызына Казан каласын туган җирләре итеп бүләк иткән. Оныклары Татарстанда тамыр тарткан… Үкенерлек урын юк. Казан белән Тәтешле арасы – кул сузымы. Җәй саен кайтып, алиһәгә тиң күргән әнисен тәрбияләп, иҗатын дистәләгән яңа шигырьләр белән баетып килә ул:
Сабантуй бүген, Сабантуй –Бәйрәмнәрнең бәйрәме.Сабантуйлардан башланаХалкыбызның җәйләре!Шунысы куанычлы: Галиянең каләме елдан-ел чарлана бара. Тематикасын да ярлы дип булмый. Туган тел язмышы, мәктәп, укучылар тормышы – аның һөнәри темалары. Чечняга баласын озаткан ана хәсрәте, Кемерово хәлләре – хатын-кыз буларак йөрәген әчеттергән вакыйгалар. Мәхәббәт лирикасы, якташы-кумиры Әнгам Атнабайга, башка каләм әһелләренә багышланган шигырьләре дә кулъязманың күркәм бизәге.
Китапка исем итеп алынган төзек, мәгънәле шигырьдән мисал китереп, каләмдәшебезнең иҗаты киләчәктә дә шау чәчәкле бакча кебек, укучыларының күңелен нурландырып, әхлаклы эшләргә әйдәп торсын дигән теләк белән язмамны тәмамлыйм.
Бакча сыман язны көтә күңел,Бакча сыман чәчәк ата ул.Шуңа күрә дә мин аны бүген«Күңел – бакча» диеп атадым.Шигырь үсә аның туфрагындаҺәм өлгерә матур җыр булып.Чишмәләрнең улагына тулыпАга шигырь, моңга кушылып!Эльмира ШәрифуллинаТуган җирдә туган хисләр
МИНЕМ УЧТА
Карлы юлдан әле яңа гынаЧанасына печән төялгәнБер ат үткән.Төшеп калган аннан бер уч печән.Хисләремне минем кузгатыргаШул да җиткән.Бер уч печән. Таныш чәчәкләре,Җиләк яфраклары, үләннәр.Алар кипкән.Җылы тыным өреп терелтәсем килә.Җәйләремне кышта кайтарыргаШул да җиткән.Бер мизгелгә әллә җәйгә кайттым,Әллә инде сабый чагыма?Ак кар тышта.Гомеремнең үткән җәе бүгенАңкып торган хуш исләре беләнМинем учта.ТУГАН ЙОРТ
И туган йорт, син дә картаясың,Гомерләрең бара кыскарып.Түбә такталарың челтәрләнгән,Баскычларың бара кыйшаеп.Тирә-ягың гөл бакчасы иде,Без үскәндә, әле хәтерлим.Хуҗа булып бара инде хәзерӘрсез кычытканнар, ак әрем.Кичер безне, газиз балаларыңЧиттә яшәүләргә күнеккән.Тик барыбер сиңа кайта күңел,Кендегебез сиңа береккән.Балачаклар искә төшкән чакта,Кем сагынмый туган оясын.И туган йорт, яшьлегендә бергәӘткәм-әнкәм үргән оя син.ИСӘНМЕ, ҖИРЕМ!
Исәнме, илем!Исәнме, җирем!Мине үстергәнНигезем-өем!Саумы, кадерле,Газиз әнкәем!Уемда һәрчакСин – бәгырькәем.Саумы, туганнар,Шаулы урманнар!Нәни чагымнанТаныш урамнар.Ашкынды җанымСезне күрергә.Сөю һәм сагышТартты бирегә.Тартты бирегәЧишмә сулары.Туган ягымныңТашлы юллары.Кадерле аларҖанга барысы да.Онытмам мәңге,Кая барсам да.Туган илкәем –Шигърият иле.Туган җиркәем –Шагыйрьләр җире.Шулай дип җырлыйТалда сандугач.Тургайлар сайрый,Кырда көн тугач.Чишмәләр җырлый,Мактап халкымны.Сулары – шифа,Баса ялкынны.Авылда туганБөек шагыйрьләр.Ә шагыйрьләрдән –Саллы шигырьләр.Әнгам Атнабай,Каһим абыйларСүздән җыр үрде,Сирәк андыйлар.Алар кабызганШигырь учагыҺәркемнең бүгенҖылыта җанын.Ян, шигъри учак,Җанга дәрт өстәп.Гөрләп үтсеннәрБәйрәмдәй кичләр.Саумы, илем, дип,Саумы, җирем, дип,Оя корыргаКайтсыннар кошлар.Саумы, илем, дип,Саумы, җирем, дип,Туган йортларгаКайтсыннар дуслар.ТӨШТЕМ ЧИШМӘ БУЕНА
Талларымны бик сагыныпТөштем чишмә буена.Туры килдем көтмәгәндәСандугачлар туена.Тал толымнарын тирбәтеп,Җырчы кошлар сайраша.Хәйран калып тыңлый чишмә,Бу бит чып-чын тамаша!ТУГАН ҖИР КАДЕРЕ
Кеше күңеле читтә яшәп аңлыйТуган илнең, җирнең кадерен.Чөнки шунда аның нәсел очы,Ата-бабасының кабере.Авылының газиз һәр тарафыХәтер сандыгында саклана.Үткән яшьлегенең һәр мизгелеОнытылмаслык булып ятлана.Инде бүген бабай булганнар да,Малай чакка кире кайтып, әнәЧапмак булып атка атлана.И авылдаш, син дә бер күр кайтып,Басу-кырлар сине сагынган.Сине каршы алыр җуелмаганИстәлекләр балачагыңнан.Чишмәләргә төшеп, бер су эчсәң,Сихәтләнер арган тәннәрең.Син тоярсың мәтрүшкәләр исен,Тауда пешкән җиләк тәмнәрен.Урман яктан кабат ишетерсеңКүптән тансык кәккүк тавышын.Яланаяк йөрсәң, син тоярсыңТуган туфрагыңның җылысын.Моң-сагышлар тынгы бирмәс җанга,Кайтмый йөрсәң илдән еракта.Шул сагышлар еллар дәвамындаКешеләрне азмы елата.САГЫНМЫЙЧА ЯШИ АЛМАДЫМ
Балачагым үткән сукмакларданСезгә килдем, нәфис талларым.Су буйларын, сандугачлар җырынСагынмыйча яши алмадым.АК ТОМАННАР
Ак томаннар. Әйтерсең лә җиргәАк болытлар күктән төшкәннәр.Төшкәннәр дә үзәнлекләр буйлапТаулар итәгенә күчкәннәр.Көтүлекләр, җиләклекләр өстеАп-ак томаннарга төренгән.Җир белән күк арасына шулайТоман толымнарын кем үргән?Карап барам: алар әкрен генә,Авыл ягына ага тын гына.Канатлары охшап тора әнәЧабып барган атлар ялына.Томаннарга әллә мин иярәм,Әллә алар миңа иярә?Иртә таңда автобуста кайтам,Карый-карый таныш өйләргә.БАРЫР ЮЛЫМ МАТУР
Туган җирнең җылы кочагындаТирбәләдер күңел кылларым.Барыр юлым матур, шул юллардаТуар тагын яңа җырларым.ЮЛЛАР
Юллар йөртә безне дөнья буйлап,Ә юлларның була төрлесе.Тузанлысы була, буранлысы,Ураулары була, турысы.Шул юлларның кайсы адаштыра,Кайсылары җанны аздыра.Берсе бәхетеңә алып барса,Икенчесе юлдан яздыра.Була юлда көтелмәгән хәлләр,Була югалтулар, отулар.«Кара мәче кискән юл»га чыгып,Барып җитми кире кайтулар.Минем юллар урау булса булды,Ямьле, нурлы, җырлы булдылар.Уйларыма һаман канат куеп,Җанга ләззәт биреп тордылар.Юл йөрүнең үз ләззәте бардаБерни түгел арып талулар.Насыйп булмасын тик кайта алмыйШул юлларда ятып калулар.АВЫЛЫМА КАЙТАМ
Сиңа кайтам ташлы юлларыңнан,Бар ямеңне күреп ерактан.Таныш йортлы урамнарны күптәнКүрмәгәнгә күңел зарыккан.Онытмадым сине, туган авылым,Бик күп еллар элек китсәм дә.Синнән изге урын табалмадым,Җирне бер әйләнеп үтсәм дә.ЧИШМӘЛӘР
Чишмәләр төннәрдә, тын гынаЧелтерәп, моңланып җыр суза.Ай белән серләшә-серләшә,Нурларга коенып, төн уза.Иртәдә сандугач җырларыЧишмәгә кушыла бер булып.Әниләр, киленнәр, туташларКитәләр, шифалы су алып.Чишмәләр – авылым йөрәге,Сулары беркайчан саекмас.Китәрләр ял итеп, хәл җыеп,Бирегә кеше эз суытмас.САГЫНАМ САРАШТЫНЫ
Сагындырып төшкә керәИзге җирем – Сараштым.Егылмас өчен чыныкканАнда очар канатым.Сараштымны сагынып кайтамҖәйләрен дә, кышын да.Авылымда тыныч җаным,Тәмлерәк күк ашым да.Туган җир шул, ни әйтсәң дә,Чыкмый күңел түреннән.Тапмадым гүзәл урынныЧиттә туган җиремнән.Йөзьяшәр имәннәр үсәҖиләкле тауларында.Сандугачлар сайрап туймыйСу буе талларында.Күр чикләвекле тауларын,Чәчәкле болыннарын.Диңгездәй киң басуларын,Урманын, аланнарын.Ничә кайттым, санамадым,Аттырдым күпме таңны.Сарашты кызы булгангаСагынам гел Сараштыны.ЯШӘҮНЕҢ ҮЗ ТӨСЕ
Табигать үзенә күпме төс сыйдырган:Күзәт син язларын, җәйләрен һәм көзен.Барысы кушылып, төсле җыр җырлыйлар,Мин тоям, ишетәм аларның һәрберсен.Шатлыкның бар төсе,Кайгының бар төсе,Һәр җирдә чигелгән бизәкләп-бизәкләпЯшәүнең үз төсе!ПЕШКӘН ЧАКТА ҖИЛӘКЛӘР
Җиләк җыярга киләм минИмәнтау буйларына.Җиләкләр үзләре чыгаЙөгереп алларыма.Үзе эре, үзе тәмле,Җиләкләр бөртек-бөртек.Йөгерә-йөгерә җиләк җыям,Карыймын авыз итеп.Күктә кояш күзен алмый,Көн буе тора көлеп.Күбәләкләр очып йөри,Хуш исле гөлләр үбеп.Безнең яклар – җиләкле як,Һәр почмагы – әкият.Сандугачларга кушылып,Кайтып киләм җыр көйләп.Өстемдәге күлмәгемнеңБизәкләре – җиләкләр.Бит алмаларым кызарыпПешкән җиләк кебекләр.Җәйләрнең иң ямьле чагыПешкән чакта җиләкләр.Шул җиләкләр белән тулыпКайткан чакта чиләкләр.ЯЗСЫН ӘЛЕ ТАГЫН
Бәбкә үлән үскән тар сукмактанЧыклар ерып киләм чишмәгә.Туган җирнең җанга шифа суынУчларыма алып эчәргә.Чиләкләрем янга куеп, озакКарап торам аның агышын.Суларына кушылып агып китәҖанымдагы бөтен сагышым.Язсын әле димен тагын кайтыпШушы чишмәләргә төшәргә.Суларына рәхмәт әйтә-әйтә,Яңа бер җыр язып китәргә.ТӘТЕШЛЕДӘ КАЛАМ
Тәтешлемә кайтам, юлларымдаСагышымны басам җыр белән.Газиз җиркәемне кочар булып,Акбүз аттай очып үр менәм.Тау-урманнар үрелеп дәшә миңа,«Саумы» диеп, кырлар эндәшә.И Тәтешлем, синдә бар да матур,Синдә кошлар, гөлләр сөйләшә.Юл буйлары тоташ чәчәк кенә,Бәрмеш буе – зифа камышлар.«Саумы» диеп сәлам бирер өчен,Юлым бүлә дуслар, танышлар.Сәламлиләр гөлләр тәрәз аша,Бәбкә үлән – койма буйлары.Шәһәргә тиң үзәк урамнаргаАлып керә асфальт юллары.Чит җирләрдә яшәп аңладым минТуган якларымның кадерен.Бөтенләйгә калам Тәтешледә,Үз җиремдә бетмәс кадерем.АВЫЛ КИЧЛӘРЕ
Сагындыра искә төшкән саенАвылымның зәңгәр кичләре.Моңга тулып җырга әверелә,Еллар үткәч, күңел хисләре.Әнә авыл кичке зәңгәрлекнеСыңар күзен кысып күзәтә.Картлар йоклый, яшьләр уенлыкта.Уйнасыннар, әйдә, сүз әйтмә.Әнә алар җәйге җилсез кичтәУчак ягып очкын уйната.Сизми алар вакыт үткәнен дә,Кайчакларда хәтта таң ата.Хезмәтеннән кайткан егетләрнеңКызлар җырлап өзә үзәген.Уйный гармун, дәртле көй ритмынаКушылмыйча җаннар түзәме?Ялт-йолт килеп, гармун телләрендәАй нурлары әнә биешә.Кызлар уртасында гармун уйнауЕгетләргә бигрәк килешә.Такмакларның юк ниндие генә,Уеннар да монда төрлечә.Әнә анда берсе мәзәк сөйли,Кызык табып, кызлар көлешә.Тормыш кайный монда, бар да артист,Монда бар да сәнгать сөюче.Тамашалар залы кирәк түгел,Кирәк түгел бәя бирүче.Сабантуйлар гөрли, җәйләр җитсә,Кичке уенлыкны тутырып.Бөтен халык бәйрәм иткән чактаБуламы соң өйдә утырып?Авыл халкы бәйрәм итә белә,Кемдә – гармун, кемдә кубыз бар.Талантларны читтән эзлисе юк,Үзебездә үсә йолдызлар.Җырлап-биеп авыл кичләрендә,Остаралар егет һәм кызлар.Дөнья сәхнәсенә күтәреләАвылларда үскән йолдызлар.СИНДӘ БАР ДА МАТУР
Асфальт юллар мине алып кайтаТәтешлегә – туган ягыма.«Каршы ал син, газиз җирем!» диепКайтып киләм балачагыма.И Тәтешлем, синдә бар да матур,Сызылып ата синдә ал таңнар.Гөрләп үтә җәен Сабантуйлар,Җанга якын синдә көй, моңнар.Шагыйрьләрең сиңа ода яза,Тарихыңны терки әдипләр.Игелекле хезмәтләре беләнСаулык саклый оста табиблар.Җырчыларың – сәхнә йолдызлары,Талант ияләре – яшьләрең.Кара алтын таба нефтьчеләр,Гөрләп бара матур эшләре.Төзелешләр гөрли синдә, әнәБиек йортлар калка һәрьяктан.Яңа мәчетеңнән моңлы азанИшетелеп тора ерактан.Куе камышларга сыенып агаБәрмеш елгасының сулары.Ил туйдыра иген басулары,Җир астында нефть юллары.Җанга сихәт бирә табигатең,Чишмәләрең, болын, кырларың.Тургайларың моңлы җырын суза,Тибрәндереп күңел кылларын.Язмышыма рәхмәт, сагынганда,Сиңа алып кайта юлларым.ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛДӘ
Илһамлы мизгелләр иҗатка дәшкәндә,Каләмгә үрелә кулларым.Кәгазьгә тезелә риясыз җанымаТынгылык бирмәгән уйларым.ЯҢАВЫЛДА
Яңавыллар – күркәм халык алар,Телне, динне саклап киләләр.Ата-бабалардан үрнәк алып,Ямь-тәм табып яши беләләр.Нурга күмеп, матур данга төрепЯши алар туган төбәкне.Ямь өстенә ямьнәр өстәп, чынгаАшыралар хыял-теләкне.Сәхнә түрләрендә – җырчы кызлар,Көрәш мәйданында – уллары.Могҗизалар тудыралар җирдәТалантларның оста куллары.Ак йортлары әнә ЯңавылныңЕрактан ук тора күренеп.Күзнең явын ала бакчалары,Утырганга гөлгә күмелеп.Тәрәз йөзлекләре – урам күрке,Зәвык белән сырлап бизәлгән.Юл буена, тигез рәтләр булып,Юкә, каеннары тезелгән.Бер урамда бүген бәби туе,Ә берсендә кемдер өйләнә.Кемдер кайта солдат хезмәтеннән,Кемнәр күчә яңа өйләргә.Вокзалында ыгы-зыгы кайный,Туктап тормый монда хәрәкәт.Барлык уңайлыклар булдырылган,Юлчыларга монда бик рәхәт.Таныш урамнарга ничә тапкырАлып килде мине язмышым.Менә тагын Яңавылда туктап,Күңелемә истәлекләр туплап,Авылыма кайтып барышым.ИЛДӘ ЯШӘҮЛӘРГӘ НИ ҖИТӘ?
Туган ягым, сау бул, китеп барам,Озаккамы, белмим, азгамы?Хыялларым дәшә еракларга,Юлларымда язмыш язганы.Сау бул, авыл, болын, урманнарым,Җиләк җыйган биек тауларым,Камышлы күл, сары көнбагышлар,Изге чишмәм, бөдрә талларым.Сау бул, әнкәй бәгърем, исән яшә,Озак тормам, кайтып җитәрмен,Кайтып җитәрмен дә КазаннаргаҮзеңне дә алып китәрмен.Шул сүзләрдән кинәт әнкәемнеңМоңсуланды көләч йөзләре.Йомшак күңеле тулып, менә-менәЯшьләнергә тора күзләре.Әллә инде китми калыйм микән,Чит җирләрдә мине ни көтә?Бәхет эзләп читтә йөрегәнче,Илдә яшәүләргә ни җитә?Әйе бит!ТЫНЫП КАЛГАН
Көз колачын җәйгән бар дөньяга,Яңгыр коя елак болытлар.Кошлар китә ояларын ташлап,Тынып калган әнә таллыклар.Иләкләнгән агачларның шәле,Тирә-якта – яфрак бураны.Ишетелә көзге җилгә кушылыпСызгырганы кырда кураның.Тамчы тама миләш тәлгәшеннән,Көзнең салкын яңгыр тамчысы.Тынып калган сары яфракларныңСоңгы вальсы, соңгы тавышы.ШАГЫЙРЬ ХАЛКЫ
Шагыйрь халкын аңлау кыенГади кешегә,Сәер тоелалар аларКарты-яшенә.Эштәме ул, түгелме ул,Каләм – кулында.Яза, сыза, тагын яза,Нидер уенда.Төн уртасында да булаТәрәздә уты.Илһам уятамы «яз» дип,Кермиме йокы?Учак ягып төн уздыраӘнә бүген дә,Йолдызларны саный-саныйАвыл күгендә.ЙОЛДЫЗ КАБЫЗУЧЫ АТНАБАЙ
Дөньяга бер сабый аваз салган,«Әнгам» диеп исем биргәннәр.«Бу дөньяны матурлаучыларныңБерсе булып үс син!» дигәннәр.Әти кулы бишек ясап биргән,Әни кулы төргән биләүгә.Ана сөте, бишек җыры беләнИман иңгән садә күңелгә.Шигърияткә Ходай алып килгән,Тумышыннан талант биргән дә.«Очсын әле еракларга» диеп,Талмас канат биргән иңнәргә.Язмыш аңа парын сайлап биргән,Нәсел дәвамына – улларын.Өлешенә шатлык-кайгысын да,Үтәр өчен озын юлларын.Шигырьләре җырга әверелеп,Төшми бүген халык теленнән.Иҗатына илһам, бетмәс көчнеАлган шагыйрь Күрдем җиреннән.Китапларын укы, син аларданОнытылмас дәрес алырсың.Яшьнәп үткән матур яшьлегеңне,Үткәнеңне, бәлки, танырсың.Мин дә бүген Атнабайга килдем,Карамыйча юлым урауга.Алтын сүзләр таптым, китабыныңТәүге битен ачып карауга.Алтын сүзләр!Шагыйрь ул сүзләрнеБитләп-битләп безгә өләшә.Чын дусларча, «син» дип, гади генәҮз тавышы белән эндәшә.«Якты йолдызларны кабызучыАтнабай» бит аның чын аты,Шулай атыйлар гел илдә аны,Шулай атый яты, танышы.Минем күңел күгендә дә бүгенАтылмыйча бер йолдыз яна.«Сүндермичә яшәт»диеп, миңаБүләк итте Атнабай ага.Якташымның шигырьләре ашаТаныдым мин шигырь дөньясын.Килә иде үскәч үземнең дәАның кебек шагыйрь буласым.Шигъри сукмакларым, бара-бара,Зур юлларга алып чыктылар.Адаштырмый гел яктыртып тордыАтнабай кабызган чаткылар.ИЛҺАМ ЭЗЛӘП…
Мин Тукайда булдым әле кичә,Китапларын аның актардым.Җәйләр җиткәч кайтырга дип торам,Бер әйләнеп Кырлай якларын.Ә иртәгә Такташ дәшеп калды:«Кил, сеңлем, – ди, – кунак булырсың.Автографым булмас, китабыма үзең«Такташ абыйдан» дип куярсың».Җәлилгә дә барып кайтасым бар,Күптән булганым юк янында.Элек аңа ешрак килә идем,Илһам эзләп йөргән чагымда.Бер көн анда, бер көн монда йөрим,Калмасыннар диеп үпкәләп.Туймас җаным, күпме укысам даАлар язган китап битләрен.Илдар абый, Мостай абыйларныңБик кадерләп саклыйм хатларын.Китапларын кулга алган саен,Мин сагынам исән чакларын.Атнабай да көтә туган якта,Ничек калыйм инде кайтмыйча?Озак тормый кайтыр юлга чыгам,Җәй җиткәнне көтеп ятмыйча.МИҢА РӘХӘТ
Вальс бии җитәкләшепЭнҗе кар бөртекләре.Мин дә биим, аягымда –Кукмара итекләре.Җилләр килеп, энҗе карданЧелтәр яба иңемә.Миңа рәхәт, күмеләм минДөньяның ак яменә.САГЫНЫП ТАГЫН КАЙТТЫК
И туган йорт, безнең изге нигез,Ялгызыңны киттек калдырып.Ямансулап һаман көтәсең син,Тәрәз-күзләреңне талдырып.Хәтерлисең: без дүрт бала үстек,Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп.Менә идек өй артында үскәнШомырт башларына үрмәләп.Җан түзмәде, янә сиңа кайттык,Безне көткән таныш бусага.Без бит шушы нигез балалары,Үзебезгә алтмыш тулса да.Ничек яшәү кирәк, кайтмый читтә,Кайтыр өчен оя-йорт барда.Авыл кары сагындырган чактаКайтабыз без хәтта кышларда.Кайтабыз да сиңа, элеккечәҖибәрәбез ягып мичләргә.Күңел кайта кабат балачакка,Аулак өйләр үткән кичләргә.Ниндидер бер рәхәт ләззәт беләнКарлы урамнардан үтәбез.Җылы өйдә, кайнар чәй янындаХәтер йомгакларын сүтәбез.ӘРЕМ ИСЕ
Апрель дымы белән җир яшәрә,Яфрак яра бөтен агачлар.Туфрак табып ташлар арасындаӘрем үсеп чыккан, ул да әнәШәһәр шартларына ярашкан.Шушы әрем уйлар йомгагымныТәгәрәтте әллә кайларга.Җепләр булып уралдылар уйларТуган якта үскән талларга.Йөрде алар урап урамнарны,Әйләнделәр басу-кырларны,Уйнадылар чишмә буйларында,Чәчерәтеп көмеш суларны.Авылымда йөреп килдем шулай,Уйлар йомгагына ияреп.Ул йомгакны кузгатучы булдыТашлы җирдә үскән ак әрем.Ә авылым оҗмах бакчасы улҖәен генә түгел, көзен дә.Үзең барып күрсәң гүзәллеген,Сихерләнер җаның синең дә.Мин дә сихерләнгән, шуңа, ахры,Туган авылым чыкмый исемнән.Күпме еллар үткән аерылгангаПечән исе, әрем исеннән.Тансык миңа әче әрем исе,Гөле-чәчәкләре кирәкми.Сагынганда туган авылымныңӘрсез әреме дә гөлгә тиң.АВЫЛ КЫЗЛАРЫ
Тар сукмаклар буйлап, җырлый-җырлый,Судан кайта авыл кызлары.Чиләкләрдән тамып-тамып калаЙөрәкләргә шифа – сулары.Саф сөюдер алар йөрәгендә,Йөзләрендә – бәхет нурлары.Чыклы сукмаклардан башланадырКыз баланың тормыш юллары.Кайчан гына шушы сукмакларданЙөгерә-йөгерә мин дә үткәнмен,Гүзәллеген җирнең чигәр өчен,Күпме йомгакларны сүткәнмен.МӘКТӘБЕМ
Фатихаңны алып киткән көннәнБик күп еллар инде үттеләр.Синнән киткән уллар, кызлар индеӘллә кемнәр булып беттеләр.Котлап бүген килгән шәкертләреңТуган көнең белән, күр әнә,Чакырылган кунак булып, менәМин дә кайттым синең түреңә.Язмыш җиле шулай төрлебезнеТөрле тарафларга тараткан.Иллең тулган көндә сиңа бары даСәлам җибәрәләр ерактан.Кабат-кабат искә төшәсең син,Хәтерләргә сеңгән үткәнем.Мәңге балкып яшә, гомеремнеңТәүге тукталышы – Мәктәбем!УЙНАСЫННАР ИДЕ ГАРМУННАР
Улым гармун уйный онытылып,Нәни бармаклары төймәдә.Берсен уйный, икенчегә күчә,Моң агыла таныш көйләрдән.Моңсызларга шулай моң өләшепУйнасыннар иде гармуннар.Сирәгәйде бүген элеккечәКичләр буе гармун уйнаулар.Ноталарын алларына куепТезә улым матур көйләрне.Нәни генә өмет чаткыларыЧолгап ала минем күңелне.МИН БИТ СИНЕҢ ДӘВАМ
Гомер җебе буйлап эзләп кайттымЕракларда калган балачакны.Уйнап үскән җирләр шул ук, ләкинЙөрим бүген никтер үзен тапмый.Нәни чиләкләрен көянтәгә асып,Тыкрыклардан суга төшмәс микән?Чәчләренә ефәк тасма тагып,Сукмаклардан уйнап үтмәс микән?Килмәс микән урман юлы буйлапКузгалаклар үскән аланнарга?Көлә-көлә җилләр белән уйнапАтынмасмы икән таганнарда?Әй балачак!Кай тарафта калдың син адашып?Чык каршыма, уйныйк бергә кабат.Һич булмаса, ишет тавышымны.Дәш син миңа, мин бит синең дәвам.Озак йөрелгән шул чит җирләрдә,Балачагым оныткан мин барын.Күңел юанычым булып яши җандаБалачактан отып калган җырым.КАЗАНЫМ
Алтын бишеге син милләтемнең,И Казаным, гүзәл башкалам.Туфрагыңа аяк баскан һәркемГүзәллегең күреп таң кала.Казансуга карап, СөембикәңҮткәннәрен искә төшерә.Айлы төндә, изрәп, Идел йоклый,Серле Кабан күле төш күрә.Кол Шәрифең – синең йөзек кашың –Тирә-якка нурын тарата.Чичән шагыйрьләрең җыр чыгара,И Казаным, сиңа карата.ЮЛЛАР ТАПМЫЙМ
Эх, балачак үткән сукмакларданЯланаяк йөгереп үтәргә.Бар дөньяны онытып, сабый булып,Күбәләкләр куып китәргә.Балачакта зурлар дөньясынаСайлар өчен юллар җитәрлек.Тик еракта калган сабый чаккаЮллар тапмыйм кайтып китәрлек.Тапмам микән, әгәр ул юлларныӘкиятләрдән эзләп карасам.Алып бармас микән үткәнемәЙомгакларым, сүтеп карасам?ЮАНЫЧЫМ МИНЕМ
Әй авылым, юанычым минем,Җанга сарган сагышымны синеңИңнәреңә кайтып бушатам.Нигъмәтләрең белән син көтәсең,Ә мин сиңа һаман буш кайтам.Сыйлар сиңа кирәк түгел, беләм,Ни генә юк синдә, бар да бар.Шуңа күрә алып кайттым әлеСиңа атап яңа бер шигырь.Ә син бер дә үзгәрмисең дисәм,Үзгәрешләр бераз бар икән.Тирән буаларың саекканнар,Әрәмәләр куе тал икән.Үзгәрмәгән кебек болын, кырлар,Тал-тирәкле чишмә буйлары.Яңартылган бары басмалары,Ташлары шул, шул ук сулары.Элеккечә капка төпләрендәУтыралар әби-бабайлар.Күрешергә киләм, рәхмәт яугырлары,Ерактан ук мине таныйлар.Күрше нигезләрдә яңа йортлар,Иске өйләр сүтелеп беткәннәр.Кайбер картлар гүр иясе булып,Мәңге кайтмаска дип киткәннәр.Авылдашлар хәлен уртаклашам,Чит түгел бит алар берсе дә.Күңелем белән алар янында мин,Язмышларым читтә йөртсә дә.КАЗЛАР ОЧА
Киек казлар, кая очасыз сез?Кай тарафта туктар юлыгыз?Кай тарафта көтә ризыгыгыз?Кай тарафта йөзәр суыгыз?Баш очымнан гына үттегез сез,Кыйгылдашып, канат кагынып.Беләм: сезнең кайтып барышыгыз,Туган ягыгызны сагынып.Сез кешеләр түгел, туган яксызЯши алмыйсыз шул чит җирдә.Без генә ул кайда булса, шундаКалучылар яшәп гомергә.Азмы җирдә туган нигезләргәКайтмый йөрүчеләр озаклап.Хуҗаларын көтеп тутыгаларИшекләрдә тимер йозаклар.Менә шундый уйлар килде башка,Киек казлар очып үткәндә.Ә казларым гомер җебе кебекЮгалдылар зәңгәр күкләрдә.ТУКТА, ВАКЫТ!
Тукта, Вакыт!Тыңла!Бер кайтаваз булып,Балачагым дәшә түгелме?«Кайт!» ди туган якка,Бергә булган чакка,Бу чакыру юкка түгелдер.САБАНТУЙЛАР
Сабантуй бүген, Сабантуй –Бәйрәмнәрнең бәйрәме.Сабантуйлардан башланаХалкыбызның җәйләре.Сөлге, яулыклар колгадаҖилфер-җилфер итәләр.Җыр-биюне башлар өчен,Кызлар гармун көтәләр.Ярышларга күптән әзерЕгетнең булганнары.Йөгерә-йөгерә су ташыйларКызларның уңганнары.Атлар килә! Кем беренче?..Йөрәкләр дөп-дөп тибә.Батырлар бил алышаларМәйданда, төшеп тиргә.Туганнар, дуслар, кардәшләрБергәләп ял итәләр.Һәр төбәктә СабантуйларШулай гөрләп үтәләр.ҖЫЕЛЫШТЫК БЕРГӘ
Шатлык белән тулы өй эчләре,Куаныч һәм бәхет йөзләрдә.Җыелганга якын туганнарым,Бик күп бүген сөйләр сүзләр дә.Бик күп еллар узган киткәнгә дә,Нигез-йортыбызны калдырып.Бала идек язмыш арбасынаЧыгып киткән чакта утырып.Вакыт үзенекен иткән, хәттаСизмәгәнбез еллар агышын.Җыелыштык бүген туган йортка,Басар өчен йөрәк сагышын.Яшьлегенә кайткан кебек, әнкәйЙөри безне сөеп, иркәләп.Нәни чакның фоторәсемнәренКарап чыктык кабат бергәләп.Туган нигез газиз балаларынҖыйды шулай өйнең түренә.Ә әнкәбез безнең гаиләнеңАлиһәсе булып күренә.Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып,Икмәк пешә, табын түгәрәк.Янәшәмдә әнкәй, туганнарым,Бәхет өчен тагын ни кирәк?!БОЛЫТЛАР
Күктә йөзгән болытларгаБик еш карый идем элек.Менә бүген дә күзәтәмБолытларны, эшем бүлеп.Җилдәй җитез ак болытларЕраклардан агып килә.Чагыштырам мин аларныАшыгучы вакыт белән.Балачакта вакыт та битБик әкерен үтә иде.Тизрәк үсеп җитәр чакныАй-һай озак көтә идек.Хәзер әнә сизмибез дәТаңнар атып, көн үткәнен.Сибеп күккә йолдызларын,Төн уртасының җиткәнен.Болытлар, сез ашыкмагыз,Иярмәгез вакытларга.Сезгә карап яткан чактаКайтам мин балачакларга.