bannerbanner
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
8 из 15

Прозаик буларак, ихтимал, Г. Рәхим халык әдәбияты сюжетларына корылган хикәяләре белән танылгандыр. Мондыйлары исә аның унынчы-егерменче еллар тирәсендә мәктәп балалары арасында иң популяр әсәрләр булган. Мәсәлән, «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек әкиятләр, беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан балалар өчен эшкәртелеп, хикәя формасында бирелгәннәр. Соңыннан беренче баскыч совет мәктәпләре өчен чыгарылган «Балалар күңеле» сериясе буенча бу әкият-хикәяләр аерым китаплар итеп басылалар.

Г. Рәхим – драматургия өлкәсендә дә каләм сынап караган кеше. Революциягә кадәр татар театрында аның «Дача кайгысы» исемле комедиясе бара. Алдына куйган проблемасы бик үк яңа булмаса да (яңача күренергә теләгән татар бае белән аның мещан хатыны арасындагы каршылыклар), Г. Рәхим җиңел телле, төзек сюжетлы пьеса тудыра алган. «Йолдыз» газетасы аның бу пьесасына уңай бәя бирә. «Ул – чын-чыннан әдәби әсәр, – дип яза газета. – Анда фәлсәфә сату, фикер сөйләү катгыян юк. Тормыш – менә «Дача кайгысы» ның күрсәтергә тырышкан ягы. Бу әсәрдә тормыш дөрес алынган. Шулай булмый да хәле юк, аның мөхәррире шул сыйныфтан чыккан. Мөхәррир хәкыйкатән шул мохиттә үскән. Ул аны сүкми, орышмый, бары күрсәтә: «Мә, – ди ул, – караңыз, менә сезгә бу тыштан гына ялган Аурупа мәдәнияте кергән буржуа татар тормышы!».

Г. Рәхимнең Октябрь[60] революциясенә кадәрге хезмәтләреннән тагын бер тармагы – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә аның хезмәтләре әллә ни күп түгел. Арадан әһәмиятлесе – «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкаләсе. Бу мәкалә безнең хәзерге әдәбият белгечләребез тарафыннан бик нык тәнкыйтьләп киленә. Моңа, гадәттә, Г. Рәхимнең Тукайны милләтнең бөтен сыйныфлары өчен дә уртак шагыйрь итеп күрсәткәнен алалар. Бу мәкаләдә автор, чыннан да, шул фикерне уздыра. «Тукаевны, – ди ул, – иң югары сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр беләләр». Ләкин монда без бернәрсәгә игътибар итик: бу мәкалә 1913 елда, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дөньяга чыккан елда языла. Мәгълүм булганча, «Татар шагыйрьләре» китабына әдәбият сөючеләрнең реакциясе бик кискен була, күпчелек Г. Ибраһимовның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен кабул итми һәм бу мөнәсәбәтне уңае чыккан саен матбугатта белдереп баралар.

Г. Рәхим, шулай итеп, Ибраһимов концепциясенә каршы буларак, Тукайны яклаучы ролен башкара. Аның шул ук мәкаләсендә Тукай белән С. Рәмиевне чагыштырып тикшерүе дә очраклы түгел. Тагын шунысы да бар: Г. Рәхимнең «татар әдәбияты туганнан ук гомуми булып туды» дигән сүзләренең нигезендә иҗтимагый төшенчә ятмый. Бу фикерне ачыклап, ул үзе үк болай ди: «Моңа сәбәп (әдәбиятның гомумилегенә. – М. М.), әлбәттә, әдәбиятыбызның теле халык теле булуыдыр»[61]. Күргәнебезчә, тәнкыйтьче монда бары тик тел категориясеннән генә чыгып фикер йөртә, татар җәмгыятендә сыйнфый бүленеш булмаган дигән фикер уздырмый. Әлбәттә, Г. Рәхим әдәбиятны әле иҗтимагый категория итеп карауга кадәр күтәрелмәгән һәм бу хәл аның башка мәкаләләрендә дә сизелә.

«Аң» журналының 1914 елгы саннарында Г. Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» дигән зур тикшеренүе басыла. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, монда яшь галимнең халык әдәбиятына мөнәсәбәттә Тукай мәктәбе шәкерте һәм әдәбиятта, гомумән, халыкчанлык тарафдары икәнлеге ачык күренә. Ислам дине хаким сыйныфларның идеологик коралы булган бер заманда Г. Рәхим халык әдәбиятына ислам дине салган зарар турында буржуаз матбугатта кыю рәвештә әйтеп чыга. Борынгы мәҗүсилек заманындагы халык әдәбияты үрнәкләрен табуның бик кыенлыгын ул болай аңлатты: «Музыка вә җырлар шикелле һәртөрле күңел ачуларга каршы булган ислам дине татар җырларын да кыскан, аларны җырлауны да намәшругъ дәрәҗәсенә төшереп, татар җырларының начарлануы иң зур сәбәпләрдән булган»[62]. Бу шул заман өчен бик кыю адым иде. Аннан соң Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә, цивилизация үсү белән, халык әдәбиятының урынын язма әдәбият ала дигән фикер дә бөтенләй үк нигезсез булмаса кирәк. Фольклорның кайбер жанрлары өчен бу, чыннан да, шулай бит. К. Марксның «Дары һәм кургаш заманында Ахиллес булуы мөмкинме?» дигән соравын гына искә төшерик. Шуңа күрә Г. Рәхимнең бу фикерендә реакцион романтизм шаукымы бар дигән галимнәр белән килешүе кыен.

Кыскасы, Г. Рәхим әдәбият өлкәсендәге теоретик хезмәтләрендә әлегә материалистик фәлсәфәне үзләштереп бетермәгән халыкчанлыкны яклаучы буларак формалаша.

1917 ел Февраль революциясе булды. Үзен теге яки бу сыйныф белән бәйләмәгән яшь татар зыялысы өчен катлаулы чор башланды. Монархияне бәреп төшергәнгә шатлану гына җитми, алдагы көн өчен кыйблаңны билгеләргә кирәк иде. Эзләнү, көтү, яктылыкка, тагын да зуррак хөррияткә өмет, дәртләнү Г. Рәхимгә дә хас булды. Тәҗрибәсезлеге аны «Корылтай» газетасына алып килде. 1917 елның 7 июль санында басылган «Сәнгать вә әдәбият» дигән мәкаләсендә Г. Рәхим язучының, шагыйрьнең бөтен язмышы революция белән бәйле, революция үзе поэзияне уята, үстерә торган күренеш икәнлеген кыю рәвештә әйтә. «Инкыйляб заманы аз гына сизгер булган кешене шагыйрь ясый», – ди ул. Ихтилялчылар – «садәдел хыялпәрәстлар. Шагыйрьләр алар, чын-чын шагыйрьләр!»[63] Г. Рәхимнең раславынча, әдәбиятыбызның күтәрелүенә, кеше күзенә күренерлек булып җитешүенә 1905 ел революциясе сәбәп була. Иҗтимагый-сыйнфый көрәшләрдән моңарчы читтә торган әдипнең Февраль революциясен «зур ихтилял» дип ышануы да бик табигый. Ләкин әдипнең кешелек җәмгыятендә революциянең гомумән роле турындагы фикерләре белән исәпләшмичә мөмкин түгел. «Инкыйляб вакытында, – ди ул, – гакыллар, фикерләр җитезрәк эшли, хыял, зиһен кайный… Фитрәт заманында күгәреп басылып яткан сәнаигы нәфисә әбелхәят белән сугарылган иреклек һавасында җанлана, хәрәкәтләнә, аякка баса… Бөек эшләр эшләнсәләр, бары тик инкыйляб заманында гына эшләнеп кала алалар. Гомумән, халыкның рухы күтәрелгән заманда гына зур эшләрне барлыкка чыгарырга мөмкин»[64].

* * *

Г. Рәхим Бөек Октябрь революциясе көннәрендә, хезмәт халкын яклап, сыйныфлар көрәшенә ташланган язучы түгел. «Г. Р.» инициалы белән «Корылтай» да басылган мәкалә әгәр аныкы булса, Совет властеның беренче елларында ул әле сәнгатьнең демократлашуына тискәре мөнәсәбәттә булган. Шул позиция аны «демократлашкан сәнгать, шөбһәсез, чын сәнгать булудан чыга. Аның кыйммәте югала»[65] дип язуга китергән. Ләкин корылтайчыларның, милли шурачыларның хезмәт халкына карата кулланган политикасы яшь әдипне айныта. «Элек битарафта торган интеллигентлар ачыктан-ачык Совет ягын сайладылар, – дип яза X. Госман. – Хәтта Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим кебек милләтчелекнең аерым «теоретиклары» да, аклар белән китмичә, бу якта калдылар. Алар эшкә җәлеп ителделәр»[66]. Бу турыда заманында Ф. Бурнаш та язып чыккан иде. Ул болай диде: «Гали Рәхим һәм Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Октябрь революциясенең баштагы елларында да, Октябрьгә каршы тартыну күрсәтмичә, аның идеологиясен кабул иттеләр һәм һәр икесе, әдәби хезмәттән бигрәк, гыйльми эшләргә бирелеп киттеләр»[67]. Әдәбият белгечләреннән А. Яхин тапкан мәгълүматларга караганда, Г. Рәхим хәрби коллегия кушуы буенча русчадан драма әсәрләре тәрҗемә иткән[68].

Дөрес, язучы буларак Г. Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә… барып җитмәде. Аңа «саф сәнгать» шаукымы… йогынты ясады. Бу бигрәк тә аның шигырьләрендә сизелде. Ләкин шагыйрь буларак Г. Рәхим катлаулы эзләнү чорын кичерде. Ул кыю рәвештә Көнчыгыш шагыйрьләрен тәрҗемә итәргә кереште. Көнчыгыш классикларын тәрҗемә итеп, укучыларга аларның бөек гуманистик идеяләрен, дөньяви фикерләрен җиткерергә тырышты. Г. Рәхим көче белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак Хафиз, Җ. Руми, Г. Хәйям, Сәгъди… әсәрләреннән торган китап дөньяга чыкты[69]. Г. Рәхимнең бу тәрҗемәләренә нигезләнеп, «Кызыл Дәфтәр» журналы «Рабиндранат Тагорның капиталистлар дөньясына карашы» дигән мәкалә дә бирде[70]. Шәрекъ шагыйрьләренең гуманистик фикерләре иске дөнья кануннарын җимерү чорында яңадан күтәрелделәр.

Г. Рәхимнең унсигезенче-егерменче еллардагы иҗаты бик тә күпкырлы һәм үзенчәлекле булды. Бу чорда ул Ибсенның «Гыйшык комедиясе» дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итә (татар шагыйрьләреннән аңа кадәр дә, аннан соң да Ибсенны тәрҗемә иткән кеше әлегә юк). Ни өчен Г. Рәхим нәкъ менә Ибсеннан һәм шул бер җырны гына тәрҗемә иткән? Бәлки, аның эчтәлеге шагыйрьнең хисләр, фикерләр эволюциясенә туры килгәндер? Моны кистереп әйтүе кыен, әлбәттә.

Ыргытып бәрдем суга мин баштагы акылым йөген,Бәлки инде, ташка бәрелеп парчаланыр бу кораб;Һич үкенмим, әйдә, бетсен: мин йөзәмен бит бүген —Күкрәгем киргән килеш, тик мин барам алга карап.

Тәнкыйтьчеләр хаксыз түгел: шагыйрь социалистик революциянең ялкынлы җырчысы була алмаган. Менә «Шәрекъ кызы» журналында аның «Сонет» ы басылып чыга.

Утырып урманның аузында төнләдем мин,Бу моң төнне сандугачтан көнләдем мин:Гаҗәеп бу матур төндә әле дә ничекТулылыгыннан бәхтемнең үлмәдем мин?

«Канәфер» дигән шигырендә дә шагыйрь әле мәхәббәт колы, романтик шәхес булып күренә:

Күзем салдым нечкә пәрдә аркылыКөлгән аваз килгән шул якка.Әллә нишләп сине канәфергәТиңләтәсем килде шулчакта.

«Бер шагыйрьнең өйләнүе» дигән романтик хикәясендә Г. Рәхим үз хисләре эченә баткан романтик шәхесне бирде[71]. Монда бернинди вакыйга юк. Хикәя бары тик шагыйрьнең хыяллары, аның хисләренең суынуы турындагы эмоциональ истәлек формасында. Шул ук мотивлар аның «Кичке җыр» (1922) дигән шигырендә дә яңгырады:

Айлы төннәрдәТөн моң, төн боек,Серле күлләрдәЙоклый төнбоек…

Болардан күренгәнчә, шагыйрь яңа әдәбиятка хиссият колы, демоник шәхес буларак атлый. Аның талантлы гына язылган лирик шигырьләре Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән «Көрәш җырлары» җыентыгына кертеләләр.

Шәхес азатлыгы проблемасын үзенчә чишәргә омтылу аның драматургия өлкәсендәге эшчәнлегендә дә сизелә. 1919 елда аның «Җанвар» исемле ике пәрдәлек пьесасы аерым китап булып басылып чыга. Җанвар – реаль тормыштан аерылган, матурлыкка табынучы шәхес. Аның бөтен максаты – шәхеснең бүгенге көндә азат булуы. Ул – мәхәббәт иреге, шәхес иреге тарафдары. Автор төп герой авызыннан татар тормышындагы искелек калдыкларын тәнкыйть иттерә, һәм ул иҗтимагый тормыштан аерылган булу аркасында иллюстратив, рациональ бер образга әйләнә. Әлбәттә, төп герой сөйләгән ирек – абстракт ирек. Ул үзен теге яки бу сыйныфка, билгеле бер иҗтимагый катлауга бәйләнмәгән шәхес итеп саный.

Дөньядан туйган романтик шәхес Г. Рәхимнең «Идел» хикәясендә дә күренде. Үзенең иҗатында уналтынчы елларда ук инде иске кануннардан, реаль дөньяның ямьсезлекләреннән риза булмаучылык тенденциясен алга сөргән язучы бу традицияне революциядән соң да дәвам итте. «Идел» язучының шул чорда гына кичергән уй-фикерләр җыелмасы түгел. Бу – аны гомер буе борчыган мәсьәләгә (җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсенә) үзенчәлекле караш. «Идел» әдәбият дөньясында күп тиргәлде. Г. Рәхимнең бу әсәре «иске милли язучының белә торып кирле-мырлы язуы»[72] дип бәяләнде. Хикәя Г. Нигъмәти тарафыннан да каты тәнкыйтькә очрады[73]. С. Җәлал «Идел» хикәясенең әдәби яктан шактый матур эшләнгәнлеген әйтте. «Бу иптәштә, – дип язды ул Г. Рәхим турында, – яхшы гына бер әдәби зәвык, көчле матур тел, өслүб вә шулар өстенә җитди бер тырышлык булса кирәк». Ләкин С. Җәлал шул ук вакытта әсәрнең бераз төчерәк тонда һәм реализмнан ерак икәнлеген дә әйтте. «Дөнья дигәннәре ул коры гыйшык җырлары белән мәхәббәт җырларыннан гына гыйбарәт түгел»[74], – диде тәнкыйтьче.

Әсәрнең төп герое – журналист Ильяс – шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый, табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә. Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңлесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана, һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә – меланхолик. Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Патша хөкүмәтенең халыкны мәгънәсез сугышка кууына ул рухи протест белдерә. Анда җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс – Октябрь революциясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, мондый романтик әсәрнең дөньяга чыгуы – бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Бу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт, көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре – боларның (әдәби әсәрләрнең. – М. М.) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибраһимов та Ильясны «череп таркалган бер буржуаз интеллигент»[75] дип бәяләде.

«Идел» әсәренең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сорау туарга мөмкин. 1921–1922 елгы ачлык вакытында татар совет язучылары Г. Ибраһимов җитәкчелегендә ачларга ярдәм йөзеннән әдәби «Ярдәм мәҗмугалары» чыгаралар. Бу мәҗмугага катнашырга матбугатта чакырулар басыла, һәрбер намуслы язучыны үзенең яңа әсәрләрен мәҗмугада гонорарсыз бастырып катнашырга өндиләр. 1921 елгы әдәбиятка хисап биргәндә, Г. Ибраһимов кайбер иске язучыларның хәзерге әдәби процесстан читтә калуларын күрсәткән һәм алар арасында Г. Рәхимне дә телгә алган иде[76]. Озак та үтми, «Яшен» мәҗмугасының беренче кисәге дөньяга чыга, һәм Г. Рәхим анда «Идел» хикәясеннән бер парча белән катнаша. Димәк, Г. Рәхим, бу әсәрен бастырып, азмы-күпме ачларга ярдәмгә үзеннән өлеш кертергә тырышкан. «Идел» Г. Рәхимнең прозада соңгы әсәре булды, һәм шуннан соң ул бөтенләй әдәбият, сәнгать тарихына чумды. Аннан соң шунысы да бар: Г. Рәхим соңрак «Идел» не үзе үк «иске дәвер рухындагы әсәр» дип атады. «Яңа укучылар һәм тәнкыйтьчеләр даирәсе, – диде ул, – нәфис әдәбиятта иске дәвер рухындагы әсәрләргә юл бирмәү юлында бик сак торалар, «Идел» хикәясе, Ф. Әмирханның «Тәгъзия» се кебек әсәрләргә каршы шау-шулар моны бик ачык күрсәтә»[77].


Инде Г. Рәхим эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлешенә – тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә күчик.

Г. Рәхим, буржуаз мохиттән чыкканлыгы һәм революцияне кабул итүдә акрынлыгы өчен, матбугатта шактый әрләү күрде. Әлбәттә, бу әрләүләрнең күбесе урынсызга иде. Мәсәлән, 1921 елның 25 июнендә ул университетның актлар залында әдәбият сөючеләр өчен борынгы татар әдәбияты, XIX йөз әдәбияты буенча лекция укый. Ләкин матбугатта Г. Рәхимнең бу лекциясендә революция һәм гражданнар сугышы турында бернәрсә дә әйтелми, «бу – контрлык» дигән хәбәр-хөкем күренә[78]. Шулай да Г. Рәхим каләмен ташламый. Аның татар җыр сәнгатендә калдырган иң кыйммәтле мирасларыннан берсе – «Кәккүк» җыры. Бу текст, кабат сәхнәгә мендерелмәгән көе, архивларда ята бирә. Хәлбуки «Кәккүк» нең көе Солтан Габәши тарафыннан Г. Рәхим текстына язылган һәм беренче тапкыр бу җыр текст авторының үз өендә җырланган. Татарстан радиосыннан Г. Рәхим тексты буенча «Кәккүк» егерменче еллар ахырында еш яңгырый. Җырның тексты болай:

Карлар китте, су килде, яз җитте,Җир яшәрде, далалар чәчәкле.Таң алдыннан төрле кошларМоңая, сайрый.Йөрәккәем ник әрни ул,Нишләп җилкенә икән лә, һай-һай.Тыңлап кара,Кара урман күкесе,Кошларның моңлысы,Кемнәрнең кайгылы бәндәсе.Иртә белән дә һаман,Кичләрен дә һаман,Төннәрен дә шулайЙокламый, моңая, саргая.Ул да шул мескенкәй,Хәсрәтле бәндәкәй,Гамь чигә минемдәй.Ерактан авазы яңгырый.Моңлы бала түгел идем,Миңа ниләр булды икән?Моңаям, саргаям, мин көям.Һай, йөрәгем яна…Син кай җирдә, йолдызым,Кай җирләрдә ялгызың,Кәккүк, кәккүк,Мин саргаймый, кем саргайсын,Юк янымда йолдызым[79].

Без Г. Рәхимнең Көнбатыш һәм Көнчыгыш классикасы белән таныш икәнлеге, яшьтән үк аның Гёте балладаларын, Ибсен, Тагор әсәрләрен тәрҗемә итүе, Шекспир үрнәгендә сонетлар иҗат итүе турында язган идек. Яшь пролетариат әдәбияты вәкилләре өчен бу бик кыйммәтле сыйфат иде, һәм моның чагылышын без Г. Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләрендә дә күрәбез. Мәсәлән, 1921 елда «Отелло» ның татар театрында куелу уңае белән, ул Шекспир әсәрләренең дөньякүләм тарихи әһәмияте турында язып чыга. Тәнкыйтьченең фикеренчә, Шекспир әсәрләренең озын гомерле булуы «аларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен тәшрих итүче әсәрләр булуындадыр»[80]. «Пролетариат әдәбиятының формалашуы чорында урта гасырлар әдәбияты (Сервантес, Шекспир һ. б.) пролетариатка азык була аламы?» дигән сорау бик еш куела, һәм татар тәнкыйтьчеләре бу мәсьәләдә бик күп төрле буталчык җавап биреп килә иде. Күргәнебезчә, Г. Рәхим бу җавабында сәнгатькә мөнәсәбәттә марксистик позициядә тора.

Г. Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгән вакытта, Тукай «татар телендәге балалар әдәбиятына… нигез салучы» дип, кыю рәвештә матбугатта чыгучы да Г. Рәхим булды. «Тукай – диде ул, – бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш»[81]. Г. Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар аша үткәне мәгълүм нәрсә. Г. Рәхим исә әнә шул катлаулы атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучы булып килде.

Әдәбият тарихында Г. Рәхимне марксизмнан ерак торган әдип дип бәяләү озак еллар буена дәвам итте. Ләкин аның егерменче еллар уртасындагы тәнкыйть мәкаләләрен тикшерсәк, татар халкының, татар әдәбиятының тарихын яхшы белгән галимнең әдәбиятны иҗтимагый процесстан аерып карауның ялгыш икәнлеген һәрвакыт әйтеп килгәнен күрербез. «Әдәбият кешеләрнең иҗтимагый тормышыннан килеп чыккан бер килеш булганга, – дип язды ул, – аны, тарих агымына салып тикшергәндә, шул иҗтимагый тормыш ягыннан торып карамый мөмкин түгел». Ләкин егерменче-утызынчы еллар тәнкыйтьчеләре (Г. Сәгъди, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай), иҗтимагый формациянең гади өскормасы гына дип бәяләп, әдәбиятның үзенчәлеген искә алмыйлар иде… Г. Рәхим исә игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтә. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчеләрен кисәтеп, ул болай ди: «Әдәбият тарихын өйрәнү анда гакес ителгән фикер вә идеология тарихын гына өйрәнүдән гыйбарәт икән дип уйланмасын. Әдәбиятның бу ягын өйрәнү аны эстетика (нәфасәт) һәм форма ягыннан өйрәнүне читтә калдырмый; ул һәр ике яктан өйрәнелергә тиеш»[82].

Бу фикер заманына күрә бик кирәкле иде һәм шул ук вакытта ул Г. Рәхимнең әдәбиятчы буларак алга таба үсешен дә күрсәтте. Әдәбият турында нәрсә генә язмасын, Г. Рәхим һәрвакытта да югары сәнгатьлелек өчен көрәш алып барды, поэзиядә үгет-нәсыйхәтчелекне тәнкыйть итте. Татар совет шагыйрьләренең «Көрәш җырлары» на кертелгән шигырьләре турында ул: «Татар шигыренең соңгы елларда никадәр алга атлаганын, ничаклы яңа гүзәллекләр кәшеф иткәнен күрү зур бер ифтихар вә канәгатьлек хисе уятадыр»[83], – дип язды.

Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре иң беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан югары бәя алды. Тәнкыйтьче бу әсәрнең, «турыдан-туры тенденция вә агитациягә бирелмәстән, тыныч этика тонында тасвир» ителгәнен мактады. «Хикәя… гаҗәеп көчле, җанлы бер әйбер булып чыккан», – дип язды[84]. Кайбер каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Г. Рәхимнең «Нәләтләр шагыйре» исемле мәкаләсе дә тәнкыйть тарихында зур игътибарга лаек. Ихтимал, Такташ иҗатына гомуми бәя бирү юлында бу иң беренче зур тикшеренүдер. Г. Рәхимнең бу мәкаләсендә әйткән фикерләре нәрсәгә кайтып кала соң? Беренчедән, ул яңа күтәрелеп килгән яшь Такташта зур талант барлыгын күрде. Ул аны «татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган яңа йолдыз» дип атады. «Хәзер бездә булган революция вә дингә каршы көрәш һавасында Такташка үзенең каләмен һичбер киртә белән чикләмәскә мөмкин булды, – дип язды ул. – Башлап әдәбият мәйданына ыргыткан әсәрләреннән аның шиксез зур бер талант булуы аңлашыла. Ифадәсе көчле, теле бай, шигъри илһамы ялкынлы»[85]. Шунысына игътибар итик: бу – әдәбият мәйданындагы төрле группаларның Такташка төрлечә гаепләр ыргытып мавыккан чорда язылды. Әнә шуңа күрә дә аның бу мәкаләсе ул чорда имажинист булган К. Нәҗми тарафыннан кире кагылды һәм Г. Рәхим нигезсез рәвештә дошманнар лагерендагы кеше итеп билгеләнде[86].


Бездә бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе – татар сәнгатенең тарихы. Әгәр беренче татар опералары турында тикшеренү алып барсак, һичшиксез, бу өлкәдә Г. Рәхим эшчәнлеге белән очрашыр идек. Мәгълүм булганча, татарның беренче опералары «Сания» һәм «Эшче», язылган вакытта ук, матбугатта зур шау-шу уятканнар. «Сания» нең язылуы чит илгә качкан татар эмигрантларының «большевиклар милли культураны кысалар» дигән гайбәтенә каршы удар була. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр күренә, татар сәхнәсенең беренче казанышы турындагы хәбәр Америка, Япония газеталарында басыла[87].

«Сания» операсын татар сәхнәсенә чыгарганчы, составында Г. Рәхим булган гыйльми үзәкнең редакцион коллегиясе күп эш башкара. Гыйльми үзәк опера авторларына эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча махсус карар кабул итә[88]. 1927 елда Г. Рәхим үзе дә «Бүз егет» исемендә опера либреттосы яза башлый. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, операда, «саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган[89]. Кызганычка каршы, бу опера дөньяга чыга алмый кала. 1927 елда Г. Рәхим Бөтенроссия культура мөнәсәбәтләре җәмгыятенең (ВОКС) соравы буенча рус телендә «Татарстан Республикасында сәнгать» дигән мәкалә яза. Бу мәкаләдә Г. Рәхим татар музыкасының үзенчәлеге, татар театрының кыскача тарихы турында мәгълүмат бирә. Ф. Бурнаш һәм К. Тинчурин кебек сәнгать осталарын «революцион настроениеле яшь көчләр» дип атый[90]. Ул шулай ук М. Парсин, К. Тинчурин, З. Солтанов, Ф. Бурнаш, К. Әмириләр белән берлектә гыйльми үзәкнең театр комиссиясендә дә эшли[91]. Татар әдәбияты теоретикларыннан сәнгатькә якынрак кеше буларак ул «Эшче» операсы турында матбугатта махсус мәкалә белән чыга. Анда ул «Эшче» нең «Сания» операсына караганда эшләнеше ягыннан алда икәнлеген күрсәтә. Музыкасының да, милли рамкаларда гына калмыйча, «интернациональ музыкага таба зур адым ясаган» лыгын әйтә. «Музыкада, – ди тәнкыйтьче, – эшчеләр арасында көрәш настроениеләренең үсүен күрсәтүдә моментлар булганы шикелле, милли халык музыкасы да крестьян авыл тормышын, кайгы моментларын, изелү тойгыларын бирү юлында гаҗәп уңышлы кулланылган. Менә бу якны композиторларның зур уңышларыннан санарга кирәк». Г. Рәхим шулай ук, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак, операның җитди кимчелекләрен дә күрсәтте[92].

Аның бу мәкаләсе, теге яки бу әдипкә тискәре тамга сукканчы, беренче чиратта аның хезмәтләре белән ныклап танышырга кирәклеген тагын бер мәртәбә кисәтә һәм Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштереп килгән сәнгатькяр икәнлеген раслый.

Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 октябрендә гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы фильмның нигезенә 1905–1917 елгы вакыйгаларны алырга дигән уртак фикергә киленә һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы сайлап алына. Бу роман буенча сценарий эшләү Г. Рәхимгә тапшырыла[93]. Безгә билгесез сәбәпләр буенча фильм эшләнмичә кала.

* * *

Инде Г. Рәхимнең әдәбият, мәдәният тарихы өлкәсендәге эшчәнлегенә килик. Аның ул өлкәдәге эшчәнлеге искиткеч күпкырлы һәм бу материаллар гәрчә бүгенге әдәбиятчыларыбыз тарафыннан бик нык файдаланылсалар да, аның исеме һәрвакытта да телгә алына дип әйтеп булмый.

Г. Рәхимнең тарих белән кызыксынуы бик яшьтән башлана. 1915 елда Мәскәү сәүдә институты студенты Г. Рәхим каникул вакытында Болгар хәрабәләренә бара һәм халык теленнән «Хуҗалар тавы» дигән легенда язып ала[94]. Тарих, борынгы кабер ташы язмалары, кулъязмалар белән кызыксыну җирлегендә ул тарихчы, әдәбиятчы, язучы Газиз Гобәйдуллин белән якынлаша.


Октябрь революциясенең беренче көннәреннән соң ук бу ике галим борынгы татар әдәбияты буенча беренче кулланмалар язу эшенә керешәләр. 1921–1923 елларда әлеге кулланмалар өч бүлектә аерым-аерым китап булып басылып чыгалар. Егерменче еллар матбугаты Г. Газиз һәм Г. Рәхимнең ул хезмәтләре турында күп шаулады, күптөрле фикерләр әйтелде. Бу хезмәтләргә тулы бәя бирү – тарихчылар эше. Әлбәттә, аларның методологиясендә хаталар бар иде, һәм бу хаталар үз вакытында ук күрсәтелделәр. Авторларның эшендә зур кимчелек итеп төрки әдәбият белән госманлы-төрек әдәбиятыннан татар әдәбиятын аерып бирмәүләрен күрсәттеләр. Бу хәл исә вульгар социологлар тарафыннан галимнәргә «пантюркист» тамгасы тагарга бер дәлил булды. «Монда без татар әдәбияты тарихын түгел, бәлки төрек татарлардагы язмалар, китаплар, документлар, васыятьнамәләр тарихын күрәбез», – дип язды Г. Сәгъди бу хезмәтләр турында[95]. Әдәбиятчы Җ. Вәлиди шул уңайдан ул чор өчен икенче бер тайгак фикерне мәйданга ташлады. Г. Газиз һәм Г. Рәхим хезмәтләренең беренче кисәгенә язган рецензиясендә ул: «Безнең әдәбиятыбызның башын урхоннардан, уйгырлардан эзләп маташмаска кирәк, ул Идел буенда туып үсте дип дәгъва итүчеләр ялгышалар», – дип язды.

Бу тезис гомумтөрекчелек тенденциясе[96]нә ташлама ясады. Соңрак бу хезмәтләр турында тәнкыйть дөньясында Г. Гали мәкаләсе күренде. Ул бик хаклы рәвештә әдәбият тарихының тикшерә торган төп материалы тарих булмыйча, әдәбият материалы булырга тиешлеген әйтте[97]. Бу хезмәтләргә иң төпле анализны 1923 елда Г. Ибраһимов бирде. Ул авторларның бу зур хезмәтләрендәге кимчелекләрне ачу белән генә чикләнмичә, аларның уңай якларын күрсәтеп бирде. «Заманында «Без төрекме, татармы?» дигән сорау бар иде, – дип язды Г. Ибраһимов, – без төрек диючеләр әдәбият тарихын Алтайдан, Урхоннан башламакчылар иде. Язучыларның бер дөрес эшләре шул булган ки, болар андый хыяллардан ваз кичеп, тик «татар әдәбияты» мәфһүменең реаль мөндәриҗәсен генә нигез итеп алганнар». Күргәнебезчә, Г. Ибраһимов китапка кертелгән материаллардан чыгып түгел, ә авторларның методологиясеннән чыгып бәя биргән. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов әлеге хезмәтләрдә марксизм теориясе тиешенчә кулланылмаганлыкны күрсәтте һәм киләчәктә: «Бу мәузугъны чын бер марксист-коммунист эшләп чыгарга тиешледер, – диде. – Бу хезмәтләрнең әһәмияте, – диде ул, – таркаулы нәрсәне бергә туплап, алдагы марксист тарихчыларга хезмәтне җиңеләйтүдәдер»[98]. Г. Ибраһимовка өстәп, тик шуны гына әйтергә кирәк: Г. Газиз һәм Г. Рәхим, борынгы татар әдәбияты буенча таркау материалларны бергә туплап китапка кертүләре белән, безнең заман әдәбиятчылары өчен кыйммәтле мирас калдырдылар.

На страницу:
8 из 15