
Полная версия
Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
«Буби» мәдрәсәсенең укыту программасы шул чор мәдрәсәләре арасында, ихтимал, иң үзенчәлеклеседер. Г. Буби, ел саен Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләренә барып, мәдрәсә файдасына татар байларыннан шактый акча җыя. Ул байлар арасында милләткә хезмәт итү кирәклеге турында ялкынлы чыгышлар ясый, үгет-нәсыйхәт сөйли. Җ. Вәлиди аның турында: «Җанлы, үткен, ялкынлы кеше иде, – дип язды. – Адымнарын тәрәддөдсез атлый, фикерен ачык, кискен йөртә, аның табигатендәге тизлек вә кискенлекне һәр эшендә сизеп була иде»[125]. Мәкәрҗәдәге бер чыгышында ул, мәсәлән, милләтне тәрәккый иттерү өчен кан белән, җан белән тырышырга дип, нотык сөйли. Мәдрәсәнең даны тарала, Россиянең бөтен почмакларыннан монда шәкертләр агылалар. 1910 елда ул, Мөхәммәтҗан хаҗи дигән байны күндереп, аның акчасына 8 класслы тагын бер мәктәп салдыра. Мөгаллимнәрнең белемен камилләштерү өчен курслар да ачтыра. Мәсәлән, 1910 елгы җәйге курсларда монда 84 мөгаллим белемен күтәрә. Мәктәптә география, химия һәм фән галәмәтләре буенча аерым кабинетлар ачыла. Курстагы мөгаллимнәр белән берлектә, Г. Буби җитәкчелегендә программа төзелә һәм кабул ителә. Мәктәпнең башлангыч дүрт сыйныфында (ибтидаи) җәгърәфия, рус теле, мәгълүмате шифаһия (сөйләү теле), хөсне хат (матур язу), рәсем, төрки теле, хифзы (гигиена), дин гыйлеме, хисап (гамәле әрбагы – дүрт гамәл белән счёт салу, кәсердән мохтасар мәгълүмат, гади һәм унарлы вакланмалар), тарихыл әнбия (пәйгамбәрләр тарихы), гасырелсәгадәт (пәйгамбәрләр заманы тарихы) укытыла. Югары классларда исә фәннәр тагын да катлаулана. Монда да дин гыйлеме – тарихы ислам, хәдис, тәфсир өйрәтелә. Ләкин сәгатьләр челтәрендә зур урынны рус теле алып тора. Рус лисаны атнага уникешәр сәгать (1–5 классларда) укытыла. Югары классларда ысулы фикһе (юриспруденция), гарәпчә сарыф (морфология), гарәпчә нәхү (синтаксис), төрки әдәбият, гомуми тарих, гакаид (теология), тарихы табигыйя (табигать белеме), хикмәте табигыйя (физика), кимия (химия), мөсәлләсәт (тригонометрия), нәбатәт (ботаника), җәбер (алгебра), һәндәсә (геометрия), хәйванат (зоология), астрономия, хисап, хифзы сыйххәт (медицина белеме), гыйльме әхлак (этика), гыйльме сәрвәт (экономика), рәсем, хөсне хат, гыйльме әшъя (физиканың икенче кисәге), педагогика, мантыйк (логика), француз теле һ. б. фәннәр укытыла. Алгебра 5 нче класстан, француз теле 6 нчыдан кертелә. Француз теле – атнага 1–2 сәгать, астрономия атнага 2 сәгать укытыла. Атналык нагрузка – 1–3 классларда 30 сәгать, югары классларда – практик сәгатьләрдән тыш, 28 сәгать.
«Буби» мәдрәсәсендә математика укыту бик көчле куелган була. Хәтта Гаяз Максудов дигән бер шәкерт, Мактау грамотасы белән мәдрәсәнең 6 классын тәмамлагач, Салоникидагы (хәзерге Грециядә) урта мәктәпкә имтихан биреп керә. Имтихан алучылар Максудов биргән җавапларның тирәнлегенә хәйран калалар һәм аны бер класска сикертеп кабул итәргә мөмкин дигән нәтиҗәгә киләләр. Ләкин Максудов бу тәкъдимнән баш тарта һәм 7 нче класска кереп укый. Октябрь революциясеннән соң Гаяз Максудов Казан университетының физика-математика факультетында укытучылык итә һәм «физика-математика фәннәре доценты» дигән гыйльми исем ала. Матбугатта язылуына караганда, Габдулла Буби үзе дә төннәр буена бүлмәсендә математика буенча мәсьәләләр чишеп утыра торган булган. Төмәнле Әюп Мәрсәлимов та, «Буби» дан киткәч, Истанбул мәктәбенә барып, белемен дәвам иттерә. Бу фактлар татар авылындагы бер мәдрәсәнең Истанбул, Салоники кебек шәһәрләрдәге мәктәпләр белән бер дәрәҗәдә торганлыгын раслыйлар. Әнә шундый киң планда дөньяви белем бирү өстенә, «Буби» мәдрәсәсе башка мәдрәсәләрдән үзенең хөрлеге, дөньявилыгы белән аерылып тора. Язучы, журналист Ф. Кәрими: «Буби» шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр», – дип язды[126].
IVЛәкин «Буби» мәдрәсәсенең әнә шундый дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Бу хәл – «инородец», «тузем» халыклар булып исәпләнгән татарларның күзе ачылу дигән сүз бит! Татар баласы… һәм астрономия, француз теле, физика… Патша жандармериясе, карагруһ миссионерлар моңа чик куярга булалар. Шуның өстенә ишаннар, аларның мөритләре, татарның кадимче кара байлары да күптәннән «Буби» мәдрәсәсенә теш кайрап киләләр. Чөнки «Буби» мәдрәсәсендә барган дөньявилык кадимчеләргә дә суга. Һәм кадимчеләр, рус миссионерлары, карагруһ клерикаллар, патша жандармериясе белән берләшеп, һөҗүм ясарга җыеналар.
Миссионерлар татарларның аз гына алга атлаган һәрбер адымында Төркиягә кушылырга омтылу тенденциясен эзлиләр. Реакцион «Казанский телеграф» газетасы татарлардан шикләнгән, аларны мәсхәрә иткән мәкаләләр урнаштыра. Матбугатта «Татарлар Төрек флотына иганә җыялар» дигән уйдырма хәбәр таратыла, һәм бу хәбәр жандармериянең болай да котырынган утына май сибә. Менә шундый катлаулы шартларда «Буби» мәдрәсәсе жандармериянең игътибарын үзенә тарта. Ул арада Мамадыш, Вятка якларында, Төрек флотына иганә җыюда гаепләнеп, муллалар, мөгаллимнәр кулга алына башлый. Ләкин ахырдан бу хәбәр расланмый.
1910 елның 15 августында Вятка губернаторы Камышанский үзенең свитасы белән мәдрәсәгә килеп төшә. Аның свитасында земский начальник, земский доктор, исправник, мәгариф инспекторы һәм башка чиновниклар була. Камышанский башта кызлар мәдрәсәсенә керә. (Мәдрәсәнең җитәкчесе – Бубиларның сеңлесе Мөхлисә Буби.) Губернатор Габдулла мөдәрриснең кызы Галиягә русча эндәшә – теге бала бик әйбәт җавап бирә. Русча укытып карый – әйбәт. Губернатор хәйран кала. Ирләр мәдрәсәсенә кергәч, бер шәкертне туктатып, русча сынап карый (бу – каникул вакыты). Очраклы рәвештә русчаны бик яхшы белгән шәкерт туры килә, һәм губернаторның гаҗәпләнүе арта. Классларда йөргән чагында губернатор Николай II нең портреты юклыгын сизә һәм сәбәбен сорый. Габдулла Буби: «Җәй көне булганлыктан алып куйдык», – дигәч, губернаторның кәефе китә. Ләкин инспектор һәм земский начальник: «Юк, юк, Габдулла андый кеше түгел, патша хәзрәтләренең рәсеме һәрвакыт стенада була иде», – дип, аны тынычландыралар. Ахырдан губернаторның ни сәбәптән килгәнлеге мәгълүм була: «Буби» мөдәррисләре аерым урыннарда лекцияләр укыйлар», – дип, донос ясалган икән. «Мәдрәсәдән башка җирдә бернәрсә дә сөйләмәгез, – ди Камышанский. – Сак булыгыз, хөкүмәт хилафында эш күрмәгез, югыйсә мин сезне 24 сәгать эчендә «Буби» дан кудыртырмын», – ди. Шулай да Камышанский Г. Бубины мәдрәсә эчендә лекция сөйләүдән тыймый. Ә бу мәдрәсә эчендәге җыелышларда күп нәрсә сөйләнә. Г. Мансуров бу турыда болай дип язды: «Буби» мәктәбе үзенең атна саен ясалган җыелышлары, бу җыелышларда вакытына күрә сәяси нотыклары белән (кара истибдадка каршы) шәкертләрнең фикерен ачуда күп хезмәт итте»[127].
Губернаторның визиты әзерләнеп яткан трагедиядән хәбәр бирүче сигнал була.
V1910 елның җәендә Буби, Оренбург («Хөсәения») мәдрәсәләренә «Төрек йорты» журналының актив язучысы, панисламист татар Хәлим Сабиттан хатлар килә. Хәлим Сабит татар мәдрәсәләреннән аерым шәкертләрне Истанбулга укырга җибәрү мөмкинлеге турында яза, һәм шул хаттан соң «Буби» дан Гаяз Максудовны Төркиягә җибәрәләр. «Буби» мәдрәсәсенең Төркия белән мондый бәйләнеше жандармериягә билгеле була. Шуның өстенә «Буби» мәдрәсәсендә Төркия гражданины Фәйзулла Мөхәммәт укыта. 1910 елда паспортының срогы тулганлыктан, ул Ватанына кайтып китә.
Г. Буби, Төркия гражданины белән аралашып, мәдрәсәнең язмышын куркыныч астына куйганлыгын аңлый һәм Ф. Мөхәммәткә кабат килмәскә тәкъдим итә. Төрек гражданины «Буби» дан китүгә, аның күптәннән инде күзәтү астында йөргәнлеге билгеле була. Г. Буби аңа, килмәскә кушып, хат та яза. Ләкин Г. Максудовтан: «Мөхәммәт Фәйзулла әфәнде Бубыйга китте», – дип, хат килеп төшә. Г. Буби Истанбулга телеграмма суга һәм мөгаллимне кабат кисәтә. Ләкин мөгаллим инде юлга чыккан була, һәм Әгерҗедә, Бубыйда һ. б. урыннарда «Истанбул профессоры» н жандармнар өч көн буе көтеп яталар. «Истанбул профессоры» исә Казанда тукталып ята һәм 1910 елның 9 ноябрендә Бубыйга килеп төшә. Мәдрәсә җитәкчеләре аңа сәгатьләр бирмәскә булалар, ләкин мәдрәсә шәкертләре моны сизеп тавыш чыгаралар һәм, сәяси ягын күз алдына китермәстән, М. Фәйзулланы мәдрәсәдә калдыруны таләп итәләр. Бу хәл исә мәдрәсәнең язмышын хәвеф алдына куя.
Ләкин Бубиларның дошманнары жандармерия генә түгел әле. Дошман мөселманнарның үз арасында да бар. Шуларның иң зәһәре – Түнтәр авылы ишаны Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан). Аның ни өчен «Буби» мәдрәсәсенә дошман икәнлеге бик гади мәсьәләгә кайтып кала: Түнтәр – Вятка ягында. «Буби» мәдрәсәсе дә шунда. «Буби» мәдрәсәсенең, татарларга дөньяви фәннәр укытып, кадимчелеккә каршы көрәш алып баруларына, әлбәттә, кадимче карт тыныч карап ята алмый. Вятка ягы аның даирәсендә бит! Ишми дә ялгыз түгел. Аның ягында Казанның һәм Казан артының буржуалашкан эре алпавыты Габдрахман Ишморатов тора.
Кара фикерле Ишминең демократик әдәбият вәкилләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Бабич һ. б. тарафыннан ничек тәнкыйть ителгәне мәгълүм нәрсә. Ишминең кара эше либераль-буржуаз газеталар тарафыннан да кискен рәвештә тәнкыйтьләнә, «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, аны «фикере чуалчык, көнче вә кире беткән бер карт» дип яза. Ишми ишан, ди, газета, «мания величия белән авырый… ул мәшһүр бер кеше булуны күптән телидер». Газета аның «Ш. Мәрҗанигә каршы да көрәшеп маташканын» искә ала. Ишморатов байга да газетада өлеш чыга. Газета бер фельетонында Г. Ишморатов авызыннан мондый сүзләр әйттерә: «Ишмөхәммәт хәзрәт өшкергән тоз җәмигъ авыруга шифадыр»[128]. Ишми ишанның китаплары, диелә газетада, Ишморатов хисабына бастырыла. «Йолдыз» көлеп болай ди: «Мизан» китабын Ишми имзасыз гына бастырган. Г. Ишморатов кибетендә кадим кыяфәтле кешегә буш бирәләр». Мәкаләнең ахырында Ишмигә «дивана карт» дигән исем бирелә[129].
Ишминең иң зур дошманы – яңа ысул белән укыту. Бу хәл аның күз алдында Вятка ягы татарларының аңын үстерә, аның саен үрмәкүчнең пәрәвезләре өзелә бара. Моңа чик куярга теләп, тискәре карт яңа ысул белән укыту турында бер пасквиль яза һәм аны, русчага тәрҗемә иттереп, патша чиновникларына җибәрә. (Китапның исеме – «Ишарәтелмәрам ила мафи икамәтил борһан».) Анда болай диелгән була: «…ысул җәдидәнең (яңа методның. – М. М.) аслы дәгъваи истикълал вә хөкемгә карышудан гыйбарәт… Боларның дәгъвәи истикълаллары «Гомумроссия мөселманнарының 3 нче нәдвәләре» дигән рисаләләреннән һәм Российский социал-демократический рабочий партия комитетларының прокламациясеннән мәгълүмдер». Кадимче надан карт әнә нинди сүзләр белән уйный. Газеталардагы революцион фикердән курыккан карт болай ди: «Гәзитләргә шулкадәр хәясыз кабахәт бөһтаннар язуларында да ысул җәдидә әрбабының асыл мәзһәбләре студентлар кеби хакимләргә вә канун низамга карышудан гыйбарәт икәне мәһфум буладыр». Кирәк булганда кадимче патша суды белән дә аралаша. Үзе турында тәнкыйть мәкаләсе урнаштырган өчен ул, мәсәлән, «Әхбар» газетасының редакторы белән судлаша һ. б.
Бубилар үзләренең эшчәнлегендә әнә шундый мәкерле дошман белән бәрелешәләр. 1910 елның көзендә Бубыйның кара бае Әхмәт хаҗи Ишми ишанны кунакка алдыра. Мәҗлескә кадимче Әфтах мулла һәм Габдулла Буби чакырыла. Гомере буе «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады, – дип яза Г. Буби үзенең мемуарында. – Ләкин минем шәйтаным аның шәйтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды»[130]. Икенче көнне Ишми мәдрәсәгә килә. Мәдрәсәнең тышкы кыяфәтен, хуҗалыгын, андагы тәртипне күреп, Ишми гаҗәпләнә: бу бер дә теге мөһмаләт чәйнәп шәкерт гомерен черетә торган иске мәдрәсәләргә охшамаган. Ул Габдуллага болай ди:
– Мәхдүм! Сезнең мәдрәсәгез бик спай. Юлыгыз һәм яхшы. Ләкин сез кешеләрне котыртасыз. Кешеләр, сезгә ияреп, эздән чыгалар бит. Бу эшегездән туктагыз…
Мөдәррис аңа, мәдрәсә эченә кереп, шәкертләрнең нәрсә укыганнарын карарга тәкъдим итә. «Әгәр берәр хилаф нәрсә укысалар, мин ташламага әзер», – ди ул. Тискәре карт мәдрәсә эченә керми. «Беләм, мин беләм, ди. Әгәр мин әйткән белән бу эшегезне ташламасагыз, башка төрле юл белән ташларсыз», – ди һәм китеп бара. Бу сүзләрнең мәгънәсен Г. Буби бераздан аңлый. 1910 елның декабрендә Габдулла Буби, гадәттәгечә, мәдрәсә файдасына татар байларыннан вәкыф җыю өчен, Минзәлә ярминкәсенә килә. Шунда аңа Казан бае Садыйк Галикәевнең вәкиле ниндидер язмыш белән үз кулына килеп кергән бер язу күрсәтә. Бу – Ишми ишанның Вятка жандарм управлениесенә язган доносы була. Ишан анда: «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр», – дип язган. Ишминең Әгерҗе ягына нинди максат белән килгәнлеге мәгълүм була. Шундый ук эчтәлекле доносны Әхмәт хаҗи да җибәрә. Инде жандармериядән шәфкать көтәргә ярамый иде. Җ. Вәлиди бу көннәрдә мәдрәсәдә назирләрдән коридор дежурныйлары куелуы һәм, жандармнар һөҗүме була калса, «шөбһәле мөгаллимнәргә» хәбәр итү бурычы аларга йөкләнгәнлеге турында яза.[131]
«Дәһшәтле бозлар явачагы мәгълүм булды», – дип яза Г. Буби үзенең көндәлек дәфтәренә.
VI«Буби» хәлләренә мөнәсәбәттә татарлар икегә (кадимчеләр һәм Буби тарафдарларына) аерылган кебек, рус җәмәгатьчелеге дә икегә аерыла. Рус чиркәвенең Казандагы Святой Гурий җәмгыяте, миссионер Е. Малов, «Казанский телеграф» газетасы, Петербургта рус миссионерлары «Буби» мәдрәсәсендә «Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла», – дип шау-шу килгән бервакытта, рус җәмәгатьчелегенең бертөрлесе бөтенләе белән Бубилар ягында була. Мәсәлән, 1911 елның 29 гыйнварында «Буби» мәдрәсәсенә погром ясау өчен отряд җибәрелгәч, бу турыда Бубиларга алдан хәбәр итүче кеше Атабай авылыннан Степан Кривоногов дигән рус була. Шуңа күрә төнлә белән «кинәттән» чорналып алыну мәдрәсә мөгаллимнәрен гаҗәпкә калдырмый һәм шактый нәрсә алдан яшерелә. Мәсәлән, «Буби» мәдрәсәсендә кулъязма әсәрләрне басып тарату өчен бер гектограф булган. Монда кадимчеләрне, патша чиновникларының кара эшен тәнкыйть иткән листовкалар басылып килгән. Гектографта Сәлимов дигән шәкерт эшләгән. Үзешчән сәнгать коллективы мәдрәсә эчендә еш кына сәхнә әсәрләре куйган, әсәрләрнең күбесе цензурадан үткәрелмәгән кулъязма хәлендә булган. Болар барысы да тиешле урыннарга яшерелгәч һәм байтак кәгазьләр яндырылгач, мөгаллимнәр, төн йокламый, «кунаклар» көтәләр. 29 ыннан 30 ына каршы төндә мәдрәсә ишегалдына атка атланган, кылычлы йөзләп стражник, алар белән җиде становой пристав, исправник һәм жандармский ротмистр килеп керәләр, һәр мөгаллимне үз бүлмәсенә биклиләр, сак астына алалар һәм тентү башлана.
Тентү… өч тәүлек дәвам итә. Өч көн эчендә отряд күрше-тирә авыллардан элек «Буби» шәкертләре булган муллаларны, мөгаллимнәрне җыя, аларның өйләрендә тентү ясый. Мәдрәсә мөгаллимнәрен, күрше авыллардан 6–7 яшь җәдидче мулланы, бөтен китаплары белән төяп, Сарапул төрмәсенә озаталар.
Бубилардан жандарм офицерлары ришвәт көтәләр, моны төрлечә аңлатып та карыйлар, ләкин мөдәррисләр аңа бармыйлар. Ришвәт бирү үзеңнең өстеңә гаеп алу дигән сүз булыр иде. Ахырдан, китаплары белән төяп, аларны да Сарапулга озаталар. Охранка машинасы оста эшли, «Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан бик күп шәкертләрнең исемлеге әллә кайчан исәпкә алынган була. Һәм шул көннәрдә Россиянең төрле почмакларында тентүләр ясала. Мәсәлән, элеккеге «Буби» шәкерте Җ. Вәлидинең Оренбургтагы квартирасына 11 февраль төнендә жандарм офицерлары килеп керәләр һәм «панисламизм» китаплары эзлиләр»[132] һ. б.
«Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан, Сарапул өязе Бәйкә авылы укытучысы Харис Саймановның өендә 1911 елның 29 гыйнвар төнендә тентү ясала. Жандармнар аның кәгазьләре арасында «Мөселманнар… бер-беренә ярдәм итәргә тиешләр» дигән сүз табып, төрмәгә ябып куялар. Төрмәдә ул ун ай ята. Ахырдан прокурор: «Бу сүзләр өчен генә ябып булмый», – дип, аны чыгарта. Ләкин ул указсыз кала[133]. «Буби» вакыйгасы уңае белән төрмәләр тула. Бик күп татар китапханәләре ябыла. Ләкин китапханәләрдә һәм аерым кешеләрдә «панисламизм һәм пантюркизм эзләгән жандармнар рус һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен табалар»[134]. Вятка ягындагы белем, мәгърифәт учагы әнә шулай сүндерелә. Кадимчеләр һәм кара реакция тантана итәләр. Ирләр мәдрәсәсе белән берлектә кызлар мәдрәсәсе дә таратыла.
VII«Буби» процессын әзерләгәндә, патша жандармериясе Казан-Вятка краенда массовый төстә тикшерү алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Бубый авылында күп кешеләрдән сорау алына. Ишмидән сорау алу өчен Түнтәр авылына следователь китә[135].
Карагруһ кадимчеләрнең күпчелеге Бубиларны укытуда яңа метод – ысул җәдид кертүдә гаепли. Беренче шаһит – Ишми ишанның Сарапулдагы мөрите Тимкин. Ул болай дип мәгълүмат бирә: «Яңа укыту безгә ошамый, чөнки алар голүме диниягә аз вакыт куялар һәм мәктәпләрендә рус лисаны да укыталар. Хосусан, «Буби» мәдрәсәсендә тәкмил кыйлган шәкертләр Аурупа фурмысында киенәләр. Без, картлар, менә шуннан куркабыз: бу яңа күренеш, бу яңача тәрбия алган татарлар яңа фурмыда хөкүмәт эсти күрмәсеннәр»[136].
Менә Г. Ишморатовтан сорау алу протоколы. Ишморатов бөтен тискәрелеге белән Бубиларның укыту методына һөҗүм итә. «Ислам дине буенча 29 хәрефле гарәп әлифбасы мөкатдәс санала, – ди ул следовательгә. – Аллаһы Тәгалә шул 29 хәрефле әлифбаны Адәм галәйһиссәламгә биргән, аны үзгәртергә берәүнең дә хакы юк». Җәдидчеләрнең төп гаепләреннән берсе әнә шул икән. Ләкин бу әле башы гына. Ысул җәдидчеләр тагын әле мәдрәсәләргә төрле дөньяви фәннәр керткәннәр. «Хәлбуки мөселманнар ноктаи назарыннан караганда, ул фәннәрне мәдрәсәгә кертү асла ярамыйдыр». Җәдидчеләр «хатын-кызның битен ачалар, Җир Кояш тирәсендә әйләнә, диләр, ахирәт көненә ышанмыйлар».
Казан бае үзенең рухи юлбашчысы Ишми ишанны следователь каршында күкләргә күтәрә: «Ысул җәдидәләрнең заляләтләрен бәһадиранә ачып күрсәтүче зат – Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев. Бу зат – иң намуслы, иң диндар, ислам динен иң нечкәләп аңлаучы, ялгыз Алладан гына куркучы затдыр».
Г. Ишморатов үзенең шаһитлек күрсәтмәсендә ысул җәдидчеләрне турыдан-туры революция белән бәйли. Алпавытны менә нәрсә куркыта икән! «Ысул җәдидчеләрнең күбесе ихтилял тарафдарларыдыр, – ди ул. (Следователь бу сүзне «настроены революционно» дип яза.) – Ысул җәдидчеләрнең кайберләре 17 октябрь манифестыннан соң 1905, 1906 вә 1907 елларда хөкүмәткә каршы прокламацияләр чыгардылар». Моннан инде Ишморатовның Коръән хәрефләре турында кайгыртуы бер ширма гына икәнлеге аңлашыла. Шулай да Ишморатов следователь кызыксынган төп сорауга уңай җавап бирми: җәдидчеләрнең мөселманнарны берләштерергә теләүләре миңа мәгълүм, ди ул, «ләкин ул берләштерүне Төркия химаясе астында булдырырга теләүләрен ишеткәнем юк»[137].
Казан окружной судының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче судебный следователе карагруһчы Мөхәммәдрәхим Юнысовтан да күрсәтмә ала. Монысы да Бубиларның укыту ысулына һөҗүм итә. «Мин ысул җәдидне шул җәһәттән зарарлы дип беләмен ки, – ди ул, – аның тарафдарлары динне тәнкыйть итәләр… Моннан нигилизм вә дәһрилек туарга, шуның белән бергә, хөкүмәткә итагатьсезлек вә ата-анага ихтирамсызлык мәйданга килүе мөмкин».
Г. Ишморатовтан 1911 елның 24 маенда сорау алынса, М. Юнусовны 22 сентябрьдә чакырталар. Ике следователь һәр ике шаһитка бер үк төрле сорау куялар: «Җәдидчеләр мөстәкыйль татар дәүләте төзүне планга кертәләрме-юкмы?» Бу сорауга Юнусов та уңай җавап бирми. «Гомумән, ысул җәдидчеләрнең рус дәүләтеннән аерым бер земство нигезләргә теләүләре, рус падишаһы вә хөкүмәтенә каршы фикер таратулары миңа һич мәгълүм түгел, – ди ул… – 1905 елда татарлар арасында хөкүмәттән хокуклар таләп итү булды, ләкин мин татар ханлыгы торгызу фикерен ишетмәдем»[138].
Г. Тукай һәм Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Печән базары каһарманы Мөхәммәтҗан хафиз да 1911 елның 16 июнендә «Буби» мәсьәләсе буенча следовательгә чакыртыла. Аның алдында да шул ук сораулар куела. Ысул җәдидне, «Буби» мөгаллимнәрен никадәр дошман күрсә дә, Печән базары каһарманы: «Бубилар арасында «Иттихад ислам» турында мин бернәрсә дә белмим», – дип җавап бирә. Ләкин Бубиларның укыту методын ул да бик каты гаепли: «Алар мәдрәсәгә җәгърәфия, тарих вә әдәбият керттеләр, – ди ул, – хәлбуки мәдрәсәдә тик дини гыйлемнәр генә өйрәтелергә тиеш. Ысул җәдид белән тәгълим ителгән мәдрәсәдә курс бетергән шәкертләр, минем фикеремчә, ышанычсыз (следователь «неблагонадёжный» дип яза. – М. М.) булып чыгалар, чөнки аларның һәркайсы… начальствоны да хөрмәт итми башлый… Хөласан мин сезгә шуны әйтергә тиешлемен ки, минем мәсләкдәшләрем – ысул кадимчеләр Коръән, шәригать, патша вә хөкүмәт ягында торалар, ысул җәдидчеләр исә һәрнәрсәне тәнкыйть итәләр, ачыктан-ачык хөкүмәткә каршы бармасалар да, үзләренә ниндидер хокук эзлиләр» (курсив безнеке. – М. М.). Мөхәммәтҗан хафиз Габдулла Буби турында хәтәр күрсәтмә бирә. «Мәкәрҗә ярминкәсендә, – ди ул, – Г. Буби, үзеңнең хокукларыңны кулга төшерү өчен, җаныңны фида кылырга вә хәтта куәт истигъмаль итәргә тиеш», – дип нотык сөйләде[139]. Г. Бубиның бу сүзләре соңыннан суд процессында үзәк урынны алып торалар.
Шаһитлардан иң кабахәт төстә яла ягучысы, көнче, провокатор, «Буби» мәдрәсәсенең үз мөгаллиме Әхмәтфәез Даутов була. Ә. Даутов – Оренбург ахуны Сөләйман Даутовның улы. Аның бертуган абыйсы Фәезхан Даутов бервакытлар «Дин вә мәгыйшәт» мөхәррире булып та тора. Әхмәтфәез Төркиядә, Хиҗазда белем ала, «Буби» мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше «Буби» мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп яши. 1911 елның 5 маенда биргән күрсәтмәсендә ул әле шулай да аларның укыту ысулын яклап сөйли, бу ысул белән укырга һәм язарга тиз өйрәнеп булганын әйтә. Ысул җәдидчеләргә ул И. Гаспринский, Р. Фәхреддинов, Ф. Кәрими, Т. Соловьёвларны һ. б.ны кертә. «Буби» мәдрәсәсендә төрек флотына акча җыю булмады», – ди ул. Шулай да мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганлыгын әйтә. Жандарм ротмистры аннан «мәдрәсәдә патша хәзрәтләре сурәтенең күзләре тишелү» турында да сорый.
Ләкин икенче күрсәтмәсендә (1911 ел, 8 май) Ә. Даутов үзен бөтенләй башкача тота. Сарапул окружной судының прокурор иптәше Н. Ф. Сущевичка ул икенче характерда күрсәтмә бирә башлагач, аңа уголовный кодексның шаһитның дөрес сөйләргә тиешлеге турындагы статьясын укып күрсәтәләр. Шулай да Даутов Бубилар язмышы өчен бик хәвефле булган сүзләр сөйли. Ул: «Бубилар панисламист Хәлим Сабит белән хат алыштылар, Г. Максудовны Төркиягә җибәрделәр, мәдрәсәдә Төркия гражданинын мөгаллим итеп тоттылар», – дип сөйли. Прииска хуҗалары Рәмиевләрне, Ф. Кәримине панисламизмга материаль ярдәм итүчеләр дип атый. «Бубилар гына түгел, мин 5 майда күрсәткән кешеләр барысы да иттихад исламчылар», – ди ул. Алар, ди провокатор, «Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны, Төркия химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәдер… Бубиларның иттихад исламчы булуларына мин ышандым»[140].
Хаинның күрсәтмәсе өч көн эчендә әнә шулай диаметраль капма-каршы дәлилләр белән алышына. Әлбәттә, бу хәл Бубиларның язмышын катлауландыра. Ә. Даутовның «Буби» процессындагы кабахәтлекләре әле моның белән генә бетми. Погром вакытында мәдрәсәдән өч йөк китап, дәфтәр төяп, Сарапул жандарм идарәсенә китертәләр. Жандарм ротмистры Будагоский бу китапларны, кулъязмаларны карап чыгып нәтиҗә ясарга Сарапул ахуны Хөсәен Әбүбәкеревне билгели. Аңа ярдәмгә үзенең провокаторлыгы, доносчылыгы белән танылган мәдрәсә учителе Мирсәет Юнусовны утырталар. Соңгысы кулъязмаларны тенденциоз рәвештә тәрҗемә итә. Бераздан бу эшкә Ә. Даутов та тартыла. Тикшерү вакытында Даутов жандарм ротмистрына «панисламизм» турында бик күп нәрсә сөйли һәм хөкүмәттән бүләк алу турында хыялланган чиновник «болай булгач пошло дело» дип куана, «Буби» га бәйле кешеләр турында күп җиргә шифрлар җибәрә. (Чыннан да, бераздан Будагоский, эшендә күтәрелеп, Варшавага күчерелә.) Ә. Даутов жандарм идарәсеннән бик күп акча алып эшли һәм «Буби» процессына гаепләү материалы туплауда төп фигурага әйләнә. (Февраль революциясе көннәрендә Ә. Даутов провокатор буларак кулга алына.)
Прокурор шаһитлары арасында Бубый авылының үз кешеләре дә була. Болар – авыл куштаны Шәймәрдән Апаков һәм аның улы. Аларның Бубиларга каршы шаһит булуының сәбәбе бик гади: 1910 елда Бубый авылында ваба чире халыкны кыра башлый. Габдулла Буби земстводан докторлар китертә. Шулвакыт Шәймәрдән куштан: «Докторлар дару белән кеше үтерәләр», – дип, профилактика уздыруга каршы килә, халыкны котырта. Г. Буби һәм докторлар, Вятка губернаторына хәбәр итеп, куштан картны бер айга авылдан җибәртүгә ирешәләр. Эчке тәртипкә буйсынмаган өчен улы да мәдрәсәдән куыла.
Тикшерү органнары, шулай итеп, 46 шаһиттан сорау алалар. Гаепләү ягыннан (прокурор шаһитлары) 12, Бубилар ягыннан 32 кеше шаһитлык бирә. Процесс материаллары 200–250 шәр биттән торган 12 томга җыела[141]. Тикшерү вакытында провокатор ахун Хөсәен Әбүбәкерев Бубый авылы кешеләренә: «Мәхдүмнәрнең әниләре, оныкларын җыеп, Будагоский янына килеп ялынсын, бәлки, чыгарырлар», – ди. Бубый крестьяннарыннан берәү аңа каршы: «Ай-һай, алар андый кеше түгел, аңа бармаслар», – дип җавап бирә. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепләү акты төзелә. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга Уголовное уложениенең өч маддәсе буенча гаеп ташлана: