bannerbanner
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Полная версия

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
3 из 3

Сәмәрканд базары

Шәрык, Шәрык! Көмеш арык!Юмарт кояш, көләч халык.Кавын-карбыз, хөрмә-җимеш:Карап торма, әйдә, җитеш!…Бармый калма, диләр иде,Сәмәркандның базарына,Онытылмаслык җырлар төяпКайтырсың, дип, Казаныңа…Шаулый базар, гөрли базар,Көләч йөзләр, шомырт күзләр.Җанга рәхәт булып китә,Ишетелгәч таныш сүзләр…Агыла җыр бертуктаусыз —Дөньябызны онытабыз:Язып алып сүзләрен үк,Бер әкәдән җыр отабыз…«Миһманларга – хөрмәт», – диләр,Карамыйлар ятлар итеп.Үзбәк егете түбәтәенСалып бирде ядкяр итеп.Авыз итми китмәгез, ди,Сәмәркандның кабартмасын…Бигрәк кунакчыл як икән —Ничек итеп яратмассың!Ашап туя торган түгелМантыйлары, лагманнары.Аяк бөкләп, күк чәй эчсәңБетә бөтен арганнарың.Өем-өем – киштәләрдәПарча-парча кызыл маллар:«Менә монысы җөдә затлы —Казан кызы, алмый калма!»Бер сылуның чәчләренәҺәммәбез дә хәйран калдык —Үзе сизмәгәндә генә,Толымнарын санап алдык…Артык озак булмый йөреп,Вакыт бик тар, вакыт тыгыз.Кунак ашы – кара-каршы, —Кичен сезгә концертыбыз!Сәлам алып килдек сезгәТатарстан – киң Иделдән.Җырларыбыз – дулкын шавы,Чакырабыз чын күңелдән!Шәрык, Шәрык! Көмеш арык!Кояшыңдай юмарт халык.Ап-ак мамык кырларыгыз,Ап-ак кайтыр юлларыбыз.Йөрәкләргә сеңеп калдыАллы-гөлле моңнарыгыз……Бармый калма, диләр иде,Сәмәркандның базарына —Якын дуслар таптым андаҺәм җырларын отып калыпАлып кайттым Казаныма!

Җир белән күк арасында түгел мин

Җир белән күк арасында түгел мин.Кичә җирдә икән – күктә бүген мин.Йә иң аста, иң түбәндә, иң-иң төптә,Йә түбәдән карап торам, бик биектән…Бермәл язмыш сөйри мине гел тирәнгә,Һәм мәтәлеп тәгәрим мин чокырларга.Әмма кабат таулар мине чакырып ала…Кайчак менеп җитәм генә дигән чактаЫчкынам да упкыннарга барып төшәм.Тик яңадан үрмәлим мин бөтен көчкә:Барыбер, дим, күтәрелеп чыгам өскә!Үрмәле гөл кебек, кояш нурларынаҮрелә-үрелә үрлим үргә, югарыга.Әкияттәге сәмруг коштай күккә ашам,Үзем менгән яңа биеклекне ачам…Җир белән күк арасында түгел мин!

Ышанам йөрәгемә

Ышанам йөрәгемә:Ышанган кебек кешегәМоңлы җыр кирәгенә —Сандугач булып кунарлыкКабере тирәгенә…Ышанам йөрәгемә:Ышанган күк Мәхәббәткә —Тереклек терәгенә.Ияртеп алып менәрлекЙолдызлар төбәгенә.Ышанам йөрәгемә:Ышанган күк әниләрнеңИзге җыр-теләгенә,Тирбәткән чакта сабыенСалып ак беләгенә…Ышанам йөрәгемә:Ышанган кебек дусның даҮзеңнән зирәгенә.Гомер юлларын кичкәндәСыналган сирәгенә.Ышанам йөрәгемә:Ышана белсә үзе ул,Тик туган җиргә генә.Җырласа һәм җылый белсәИл белән бергә генә.Тик шуңа күрә генә минЫшанам йөрәгемә!

«Ак кәгазьгә ышанма син артык, диләр…»

Ак кәгазьгә ышанма син артык, диләр,Бар сереңне алыр дөнья тартып, диләр.Яп-ялангач калу оят – әдәп кирәк,Бик ачылма, күңелгә дә сәдәп кирәк…Нәрсә әйтим, аңламагач гаҗиз хәлем:Каен да бит һәр көз саен сала шәлен.Кем әйтала ак каенга әхлаксыз, дип,Шәрә калган ботаклары, яфраксыз, дип?..Мин, серемне ачып, эчем бушатканмын,Үз хәлемне сезнең хәлгә охшатканмынИкән, һич тә хурлыгы юк: кыюлык ул.Тик җаныма кагылмагыз, тыюлык ул!

«Буйсынам мин буйсынырлык законнарга…»

Буйсынам мин буйсынырлык законнарга.Әмма менә катып калган кануннарга,Коеп куйган җыен юк-бар гадәтләргәНичек итеп баш ияргә,Бил бөгәргә?Шул түгелме күңелләрне буып алган,Чын хисләргә богау салганҺәм, әгәр дәТабынып ятсаң барчасына —Йотып алган…Шул түгелме җанга киртә,Чылбыр – тәнгә,Иреклене ирегеннән мәхрүм иткән,Якты нурын томалаган кара пәрдә?..Мин җыенмыйм ата-бабалардан калганИзге йола-гадәтләрне гаепләргә.Җаным сыймый әммаКысан кысаларга,Җенем сөйми,Буйсынасым юк аларга!..

«Балалар дөньясы» кибетендә

Балаларның төсле дөньясы бу —Уенчыклар монда сатыла.Туплары да бии туп-туп басып,Мылтыгы да уйнап атыла.Көлеп кенә тора курчаклары,Атлары да – Сабан туеннан.Шундый тыныч дөнья, шундый рәхәт,Кем туйсын, ди, мондый уеннан.Нәниләрнең чып-чын дәүләте бу,Тик патша юк монда, хаким дә…Һәммәсенә тигән үз өлеше,Кояш тигез төшкән һәркемгә.Чыгып киттем аннан буш кул белән,Нидер калды ләкин аласы.Уйлап куйдым эчтән моңсу гына:Без дә бит – шул дөнья баласы!..

Безнең әле бер җир авыртмый

Безнең әле бер җир авыртмый…Кәеф кенә менә кайчактаСүрәнәеп китә, көч бетә.Эчең-тышың туңа, өшетә.Үзеңне дә хәтта сөймисең:Биттән – чырай, кулдан эш китә.Кызыктырмый уен-көлкеләр,Сихәте бар тәнгә, дисәк тә.Һәммәсеннән бизеп кисәктән,Егыласың кайчак түшәккә…Безнең әле бер җир авыртмый…Йөрәк кенә менә кайчактаТуктыйм-туктыйм, диеп куркыта.Сөенсәң дә аңа ярамый,Көенсәң дә аны яралый.Дөнья исә моңа карамый,Алып, дулкыннарга ыргыта:Буйсындырам барыбер, дип көлә,Буйсынмаганны да бик белә…Йөрәк, йөрәк, ә син тип кенә!Безнең әле бер җир авыртмый…Күңел генә менә кайчактаӘрнеп-әрнеп сыкрый, сызлана.Өермәләр җанда кузгала.Мин үзем бер ялгыз кыз бала,Балаларын Җирнең кызганам.Бәлаләрен уйлап борчылам,Бәхет эзләп, көн дә юл чыгам:Якынайтам, имеш, арасын.Сызлап тора дөнья ярасы…Безнең әле бер җир авыртмый…

Шагыйрь догасы

Кара таплардан арынып,агарып булса икән.Иске күлмәктән калып та,яңарып булса икән…Чирәмгә басып йөргәнгәкуана белсәң икән.Билгесез көнгә ашкыныпуяна белсәң икән.Юклыктан түгел, туклыктанборчыла алсаң иде.Чыгып булмаслык хәлдән дәбер чыга алсаң иде…Кеше өчен чын күңелдәнкайгыра белсәң икән.Кемнең кемлеген бүгеннәнаера белсәң икән.Рәнҗегән чакта язмышка,берәү көч бирсә иде.Иртә кермәгән акылларинде кич керсә иде…Үзеңнән дә өстен булыпкала белергә иде.Төзәлер өчен, дөньягакабат килергә иде…Күршеңдәге дустыңны дасагынып булса икән.Сүнәм-сүнәм, дигәндә дәкабынып булса икән.Кара таплардан арынып,агарып булса иде.Искереп бетсәң дә Җирдә,яңарып булса иде…

Үкенү

Бүген ямьсез төш керде.Үлгәнемне күрдем…Кырык эшем кырылып калган,имеш.Үлгән килеш,Шуңа үкендем…

Күпер һәм елга

Күпер беркөн нәрсәгәдер бик кинәнепКөлгән булды тын Елгадан, мин кемләнеп:«Минем кебек эш күрсәтү кайда сезгә!(Елга, имеш, көн уздыра файдасызга.)Күрмәс иде сине беркем, мин булмасам,Юлчыларның төп терәге мин ләбаса…»Күпер шулай әй мактана, күперенә,Тик ул, имеш, игътибарның иң түрендә…Тыйнак Елга артык исе китми бер дәҖавап бирде сабыр гына шул күпергә:«Әйе, Күпер, каршы килмим дөрес сүзгә.Тик онытма: мин булмасам, син соң нигә?!»

Янар-янмас…

Янар-янмас, сүнәр-сүнмәсЯшәү нигә хаҗәт ул? —Вакытында килми йөргән,Соңга калган әҗәл ул…

Уй

Уй бетерде, уйды йөрәкне,Уйлап, дөнья көнен оныттым.Артык уйга салып башымны,Уйламаган хәлгә юлыктым…

Җырларга сыяр идем

(Җыр)

Бакчаларга чыгар идем,Алмалар җыяр идем.Алмалар күк тулды күңелем,Өзелеп бер җырлар идем.Болыннарга чыгар идем,Чәчәкләр җыяр идем.Мине сагынып бер җырласаң,Җырыңа сыяр идем…

«Саран да соң син, и табигать!..»

Саран да соң син, и табигать!Җир йөзенә бары бер кояш биргәнсең.Юмарт та соң син, и табигать!Берүземә зуп-зур бер кояш биргәнсең.

Бу көн

Бу көн белән ничек хушлашырга —Бу көн миңа шундый кирәктер!Бу көн белән аерылган йөрәк —Кан саумаган җансыз йөрәктер…Бу көн миңа, һәрбер сулышыңныңКадерен бел, дип кисәтәдер күк.Мәгънәсезгә үткән кичәләрнеңҺәммәсе дә исәптәдер күк.Бу көн миндә «бүген» булып түгел,Туасы таң булып яшәде.Актарылды дөньям, әйтерсең ләАяз көндә яшен яшьнәде.Бу көн минем туры килде, ахры,Бәхет серен ачкан чагыма.Никтер хәзер үткәннәрне түгел,Киләчәкне күбрәк сагынам…

Киңәш

Кыек атып туры тидердем, дипХафаланды куркак бер бәндә.Кайгырды ул, «ялгыш» корбаныныңҮчне алачагын белгәнгә…Киңәш бирдем аңа, бу ялгышныБула әле, димен, төзәтеп.Кыңгыр эшне кирәк фаш итәргә,Кыек атып түгел, төз атып…

Бер уйлаганда…

Бер уйлаганда, бер уйлаганда,Гаҗәп тә соң тормыш дигәнең:Әйләнә дә кала түшәмгәКичә басып йөргән идәнең…Бер уйлаганда, бер уйлаганда,Сәер дә соң кеше дигәнең:Ярдәм сорап килсәң – күз йомаКичә генә дус дип йөргәнең.Бер уйлаганда, бер уйлаганда,Кызык та соң бу дан дигәнең:Булып чыга шома урындыкКичә алтын тәхет дигәнең…Бер уйлаганда, бер уйлаганда,Ярылып яткан ялгыш дигәнеңМөһерен сугып раслый да куяБерәүләрнең язмыш дигәнен…

Көткән көн

Ниһаять, килде ул көн!Барысы да утырды үз урынына.Иң мөһиме: куелдытиешле бәяләр.Күп кенә сыйфатлар, сүзләргәӨстәлде куштырнак-җәяләр…Һәммәсе кайтты да утырды,Үз урыны: түре бар, ишек каты…Кемгәдер – йомшаграк,кемгә – каты…Ахыр чиктәГаделлек ишек какты.Кертмичә чара юк —Аның үз урыны бушаган:«Күп көттек, түрдән уз!» —дип калдыТапталып беткәнкартБусага…

«Кайгы мине, күрәмсең…»

Кайгы мине, күрәмсең,Озак эзләгән инде:Бүген сугып ега язды,Кичә кизәнгән иде…Бәхет безнең араданКинәт югалган иде.Бүген килеп кулын бирде,Кичә елмайган иде…

Асылташ

Бер әкият әйләндерде минем башны,Эзләп тап, дип, хикмәтле шул асылташны:Китерер ул, диде, сиңа бик зур бәхет,Каурыедай, тылсымга бай асыл кошның…Шактый гомер уйлап аны иза чиктем,Ул һәрьяктан миңа серле нурын сипте.Сихерләнеп, аны озак эзләдем мин,Тапмасам да, өметемне өзмәдем мин.Асылташ ул җирдә ятмый – анысын беләм.Алданганмын, дип, үземнән үзем көләм.Еллар узды… Онытылды серле таш та,Әкият тә борчымады мине башка…Әмма күңел кайчак балкып-балкып китә:Шул асылташ, ахры, һаман мине көтә…

Бетмә янып

Дөрләп кенә янган чактаСүрелтмә син ялкының,Үрлә, үрлә – хыялларныңЕрагайтма якынын.Тик бетмә янып, җаныңныӘйләндермә күмергә,Коткара күр хыялларны —Җитсен бөтен гомергә!..

Бәйрәм күлмәге

Мин үземә асыл күлмәк тектем,Тегүчегә барып йөрмәдем.Килешмәгән җирен кабат сүттем,Теләгәнчә кистем, җөйләдем…Озак тектем, көзге тирәсендәБөтерелеп кат-кат әйләндем.Күлмәгемне күреп котлар өченАшыга-ашыга килде бәйрәмем.Сирень чәчәкләре көнләшерлекКүлмәк киеп чыктым урамга.Җилләренә хәтле хәйран калды —Билләремә ничек урала…Узган-барган сиздермичә генәКарап-карап кала әйләнеп…Ах, ни булды?!Кинәт шыбыр-шыбырКоелышты җиргә сәйләнем…Як-ягыма сибелеп таралдылар,Бөртек-бөртек булып җемелдәп.Җыярга да, җыймаска да белмим —Түгел иде хәлем җиңелдән…Хәерлегә булсын – китеп бардым.Чәчелеп калды юлда сәйләнем.Каршы якта ашкындырып-әйдәпКөтеп тора иде бәйрәмем…

Әй йөгерәм…

Әй йөгерәм, әй йөгерәм,Әй йөгерәм, җитәм дип.Алҗып туктыйм да үземә,Ял ит бераз, җитәр, дим.Кайларга ашкынганымныБелсәләр әгәр җилләр,Гел каршы исмәсләр иде,Ашыкма, диеп, җүләр…Ниләргә талпынганымныКанатлы кошлар белсә,Үртәшеп очмаслар иде,Чыр да чу килеп өстә.Сорашкан булса болытлар,Ник йөгердең болай, дип,Күкрәшеп көлмәсләр иде,Бу кыз шашкан бугай, дип…Хәл җыям да чабам алга,Ташлап җилгә шәлемне.Аңласа аңлар юл гынаМинем ярсу хәлемне.Үчекләрме әче телләр,Тиңләп мине тилегә?Туктап артка чигәсем юк —Җил борылсын кирегә!Омтылам шул офыкларга,Хыялның үзен узып,Бер барып җитәм җитүен,Их, булыр иде кызык!..

Үзе чакырып алыр

Дускай, нишлик, әллә соңМонда калабызмы?Әллә инде яшьлеккәКире кайтабызмы? —Дәшеп торган чагындаКайнар кайтавазы…Әйт, синеңчә, кайда безКирәгрәк икән?..Кайда безнең кебекләрСирәгрәк икән?..Әллә йөгереп үтикмеКалган чакрымнарны? —Бик теләсә, яшь гомерҮзе чакырып алыр…Әйдә, очыйк ераккаИкәү канатланып,Сагынсак та үткәнне,Бүтән кабатламыйк.Сүндермәсәк йөрәктәДәртле чаткыларын,Яшьлек безне кирәктәҮзе чакырып алыр…

Башланмаган тормыш

Башланмаган тормыш тора алда:Минем әле, бура буратып,Өр-яңа өй салып керәсем бар,Өмә ясап, буран уйнатып…Түбәсенә аның кояш кунар, —Нуры төшәр нигез ташына.Әйдүк, түрдән уз, дип, ашыга-ашыгаЧыгармын күк бәхет каршына.Тәрәзләре карарурам якка, —Күренеп торсын ыгы-зыгысы.Капкасыннан йомыш-фәлән беләнӨзелмәсен кече-олысы.Идәненә аның игелек иңәр,Түшәменә шатлык түшәлер.Бердәнберем дигән бер тиңенәНасыйп булыр кайнар түшәге…Башланмаган тормыш тора алда,Иртә әле әйтү «хуш» ларны.Мичтән генә чыккан бөтен калачТабынымда көтәр дусларны…

Язмыш исәбе

Зарланмыйбыз һич тә, үзебезСайлап алдык язмышкайны:Килә тора, үтә тора —Бер сөенеч, ике кайгы…Агач башларыннан түгел,Адәм башларыннан йөриБәла дигәннәре, кайчакУпкыннарга илтеп тери…Ә берәүләр гомер сөрә,Кагылмыйча җиң җиле дә…Яши алар бәрелмичә,Күгәрмичә бер җире дә.Андыйларга ләкин җирдәБәйрәм дә юк, тантана да.Белми алар күз-яшь түгепКайгыра да, шатлана да…Зарланмыйбыз, үзебез сайлап,Теләп алган язмыш кулда.Юл газабы – гүр газабы:Ниләр булмас олы юлда…Ә шулай да вакыт беразТөзәтергә язмышкайны —Бездә хәзер яңа исәп:Туар шатлык, узар кайгы.

Без нинди яшь идек…

Яшьлек…аяклары җиргә тияр-тимәсйөгереп үтте.Әмма безгә акыл биреп китте.Акыл исә безне отты —дөнья гаме итәктән тотты…Өлгердек, урылдык, сугылдык!Ярый әле, анда-монда сугылып,җир-су талымлап йөрмәдек —Бер туфракка ул булдык, кыз булдык,табындык, баш идек…Их! Кичә генә әлебез шундый яшь идек!..Диңгезне даулаган давыл күк,Күкләрне яулаган яшен күк.Гамь өстенә гамь тора өстәлеп,Узды яшьлек – яшел төш, истәлек…Өлгердек, урылдык, сугылдык,Орлык булып яңадан чәчелдек…Их! Кичә генә әлебез шундый яшь идек!..

«Ни яме бар тормышыңның?..»

– Ни яме бар тормышыңның?—диеп, мине кимсендермә.Бәхетле мин: бу дөньянысабыйларча ихлас сөям…Бәхетле йолдыз астындатумаганмындыр да, бәлки.Табып җирдән, шул йолдызныинде үзем күккә чөям!..

Яңа тойдым

Бу бит әле башы гына, диеп,Күңел юатудан күптән туйдым.Ярты гомер узып бара инде,Көтә-көтә алгы бәйрәм-туйны…Үтә, үтә, кайтмый кире, диеп,Уфтанулардан да тәмам туйдым.Мин бит әле тормыш дигән җырныңГүзәллеген яңа гына тойдым…

Язгы этюд

Ап-ак челтәргә уралганАвылым урамнары.Тагын язлар алып килдеСыерчык бураннары.Аркау буен рәт-рәт салып,Келәм тукый кардан җил.Өлгертәсе иде язга,Ләкин туктый, арган җил.Ямь-яшел хәтфә келәменЯз үзе алып килер.Шул келәмдә җилбәгәй җилБөтерелеп бер биер.Җилфер-җилфер җил яулыгынҖәй бөркәнер аннары.Яз хәбәрен салып киттеСыерчык бураннары…

Көзге җәй

Их, көзләрнең кышка түгел,Җәйгә ялганган чагы…Күлмәклек ефәкләр алдым,Сабантуй көтеп тагын…Нинди ут озакка түгел,Ә яна ялкынлырак.Нинди моң колакка түгел,Ә җанга якынрак…Тыңлап кал инде бер генә,Тыңлап кал, тагын кил дә! —Әллә яфрак, әллә йөрәкТалпына сары җилдә…Бу – көзләрнең кышка түгел,Җәйгә ялганган чагы…Күңелнең, шуңа ышанып,Юри алданган чагы…

«Атлар менеп очкан юк югын да…»

Атлар менеп очкан юк югын да,Кызыктыра кереп төшләргә.Төшеңә дә керми торган яшеренӨметләрең булса, нишләргә?..Хыял чиксез, бизәк чигә җепсез —Бар, әйтеп бак аны кешегә…Җуелыр күк бөтен ләззәтләре,Әрсезләнеп кереп төшеңә…

Ак бакчада

Ак бакчага киләм көн дә,Ак шәл ябып башыма.Ак каеннар белән бергәЧыгарсың күк каршыма…Ак бакчага карлар ява,Юллар көрткә күмелә.Бәлки, беренче эзләрнеСалырсың син – кем белә…Әллә нигә бик ямансуБу бакчаның юллары.Йөри ятим мәхәббәтем,Сагышларга уралып…Кышлар үткәч, бу бакчагаӘле син дә килерсең.Каеннарга сарылып калганАк сагышны күрерсең…

Соңга калган сөенче

Таң алдыннан ләйсән явып үтте…Сиңа килдем,Сөенчесен алыйм диеп иртүк.Күзләреңдә җемелдәште биепэнҗе-энҗе бөртек…Урманнарда умырзая шыткан…Сиңа кердем,Сөенчесен алыйм диеп кичтән.Тәрәз төбең тулы купшы гөлләркүрептындым эчтән…Су буена мамык бәбкә чыккан…Чаптым сиңа,Сөенчесен алыйм диеп үзем.Киштәгездә яткан ап-ак каурыйларгатөште күзем…Соңга калган икән сөенчем.

Үзәкләргә үтсә ялгызлык…

Үзәгенә үтсә ялгызлыкШәһәр үзәгендә берәүнең, —Мәгънәсе юк, бәйрәм хакы, дип,Хат аркылы бәхет теләүнең…Дус түгел ул, хәлен белим, дип,Сугылмаса үткән-сүткәндә.Теле белән җанны эретепТерелтмәсә үлеп көткәндә.Кыйммәте юк мактап дуслыкны,Авыз тутырып нотык сөйләүнең, —Үзәгенә үтсә ялгызлыкШәһәр үзәгендә берәүнең…

Төнге шигырь

Бүген төнлә шигырь язып чыктым,Ә урамда буран уйнады.Мин үземчә зур эш кырмак булдым,Кыш бабай да шулай уйлады.Мин кәгазьгә яңа юллар тездем,Тышта исә юллар күмелде.Кар бураны шашып биеп йөрде,Мин бушаттым ярсу күңелне…Төн күзәтте мине тәрәзәдән,Мин аңарга бармак янадым:«Таң атканчы китү ягын кара,Соңга калма, – димен, – ярамый».Кар ява да ява бөтерелеп,Мин язам да язам – төн уза…Ак урамнар буйлап хәйран калып,Иң беренче бүген кем узар?..

Әллә ниләр булыр кебек иде

Дулкыннарга басып, биеп йөрдем,Чәчләремә кояш кушып үрдем.Дулкыннарда ап-ак күбек иде —Әллә ниләр булыр кебек иде…Томаннарга атылып барып кердем,Офыкларның чиге бар дип белдем.Хыяллар да ап-ак томан икән —Әллә ниләр булыр сыман икән…Һуш китәрлек хәбәр көтеп йөрдем:Язмыш исә өлеш китеп бирде.Ашкынулар шундый көчле иде —Әллә ниләр булыр төсле иде…

Әллә нинди көннәр бу…

Бер басылып тынып кала,бер шашып бии күңел.Бертоташтан томалана,бер балкып көлә күгем —Әллә нинди көннәр бу…Бер сагындыра үткәннәр,бер киләчәк җилкетә.Бер гашыйк итә чит җирләр,бер туган як җирсетә —Әллә нинди көннәр бу…Бер ятларга колак салам,бер тыңлыйм дуслар серен.Бер каралам, бер чыгарамҗанның җыелган керен —Әллә нинди көннәр бу…Бер әйләнәм йөзьяшәргә,бер сабый булып калам.Гүя миндә ике йөрәк:берсе – карт, берсе – бала…Әллә нинди көннәр бу…

Искә төшерү

(Берәүгә)

Матур идең,Гүзәллеккә синеңХәйран кала иде һәр көзге.Тартынмыйча,Шикләнмичә бер дә,Атылып керә идең һәр күзгә…Еллар узды,Тик хыянәт тузмый,Бер әйтәсе иде очратып:Төшеп калдың күздән,Үзең багарКөмеш көзгеләрне пычратып…

Күпме кирәк?

Бу нәзберек җанга күпме кирәк? —Өшеде лә, туңды кинәт йөрәк:Мин өлештән мәхрүм, җитми калдыДөнья казанында миңа өйрә…Бу нәзберек җанга күпме кирәк? —Бер изгелек – егылганда терәк.Янып китте дөрләп кабат йөрәк,Сүнмәгән ул, яткан бары көйрәп…

Күзгә карап…

Шундый төннәр була: күңел куба,Әллә кая кача йокысы.Килә дустың белән кара-каршыКүзгә карап шигырь укыйсы…Шундый көннәр була: күңел тула,Әллә ни дә түгел югыйсә.Очраганда туктап, шагыйрь дустыңКүзгә карап шигырь укыса…

Зар

Йа Алла, бу – нинди бәла,Бирдең миңа гүзәллекне —«Мәкер» дигән шомлы шәүләГел артымнан эзәрлекли…

Кыз бала

Әле яз, иртә яз,Яңа бозлар кузгала…Алсу ефәк күлмәгенЯңа кигән кыз бала…Әле җәй җитмәгән,Әле яз узмаган…Алсу ефәк күлмәгенКүпме кияр кыз бала…

Вакытлыча сөенүчеләргә

Шайтан таягына кырау тими.

ӘйтемИ сөенде карга җәйнең үткәненә,Сандугачның сайрар көне беткәненә.Тик җитмәде башы аның килер язныКешеләрнең кабат сагынып көткәненә…И шатланды, көлде шайтан таягы да,

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
3 из 3