bannerbanner
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Полная версия

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 3

ярый әле

Ярый әле җирдә шагыйрьләр күп,Юкса аның бик күп серләреЧишелмичә калган булыр иде,Төзәлмичә – бик күп чирләре.Ярый әле җирдә кешеләр күп,Юкса һәрбер шигырь юлындаУкыр идең күпләр өчен күптәнАчылып беткән серләр турында…

Ватан урамы

Кояшыңны сузып кочагыма,Диңгезеңне җәеп юлымаКаршы алган идең, Болгария,Эреп киткән идем җылыңа.Җимешеңдәй татлы икән сүзең,Суларыңдай саф күз карашың.Иркәләдең мине, әниләр күкНазлагандай сабый баласын.Күңелемә ятып, сеңеп калдыКүркәм гадәтләрең, көйләрең.Хуш исләре белән һушны алдыХушбуй ясый торган гөлләрең…Поезд әле синең җирдән бара,Тәгәрмәчләр бии болгарча.Шигыремә килеп керерсең дипУйламаган идем моңарчы…Болгария, гүзәл Болгария,Күмелгәнче яулык болгармын.Калдырдым күк синдә йөрәгемне,Моңнарына төреп Болгарның…Балкып озатып калды Балкан иле,Әллә ничә телдә макталып.Варна – Мәскәү юлы, ә мин аны«Ватан урамы» дип атадым.

Варна – Мәскәү

Идел вальсы

Казан утларын,Сабантуйларын,Идел акчарлагын күрергәКил син, кил безгә —Идел-диңгезгә,Дуслар булып калыйк гомергә.Казан яклары,Идел ярларыОнытылмый бер керсә күңелгә.Бик күп илләрдә,Төрле телләрдәСәлам, диләр, сәлам Иделгә.Идел – сердәш ул,Идел – иптәш ул,Юл чыкканда Идел – җыр башы…Туар таңнаргаКаршы баргандаИдел булсын, Идел юлдашың.

Уйлану

Тәпи йөрер чагы җиткән,Идәнгә төшкән бала.Тирбәтеп, назлап үстергәнБишеге кемгә кала?..Газиз әнкәмнең әнкәсеТолымын үргән тарап,Учымда – талир тәңкәсе, —Бу төсе кемгә кала?..Көрәген куеп бер читкә,Ил карты уйга кала:Чишмәсен казыды, суынЭчәргә кемгә кала?..Бер-бер артлы оланнарныҮзенә тартты кала.Ата-баба гомер иткәнТөп нигез кемгә кала?..Тергезеп торганда гына,Учаклар дөрли, яна.Тукайлы, Такташлы иткәнБу телем кемгә кала?..Җайга искән җил көенәУйга талган киң дала:Бу тынлык – кемнәр кулына,Бу киңлек кемгә кала?..Нурларга манчылган офык,Төн ишеген таң кага.Без китәрбез шәфәкъ байгач,Ә кояш кемгә кала?..Һәр мизгел көтә күк җавап,Замана сорау ала:Бу тормыш – кемнәр иңенә,Бу дөнья кемгә кала?!

Соңарма!

Җиткән!Күп язылды«Алсу таңнар,саф инешләр,пешкән җимешләр»…Төптән уйлар вакыт:Барсыннан даМәхрүм калса кинәт,Җир нишләр?..Диңгезләр күп,Әмма янгын чыкса,Сүндерергә суы җитәрме?Хак сүзләр күп,Әмма тынлык бассаБар дөньяны,көче җитәрме,Кыймылдатып телен,Җир-ананыңКарт Кояштан гафу сорарга?!«Саклый алмадың» дип батса кояшҺәм онытса кабат чыгарга?..Кемгә дога укып табыныр җир,Кемнән шунда шәфкать сорарга?!Җавап эзлә! Ашык!Соңарма!

Идел улы

Ник дулкыннар шауламасын,Идел ич ул, киң ич ул…Идел буйларында туганЯкташыбыз Ильич ул.Ник җилкәннәр җилкенмәсен,Давыл ич ул, җил ич ул…Иделдә җилкән киергәнИдел улы Ильич ул.Хыяллары, эше беләнМул Иделгә тиң ич ул…Шул Иделне иңле иткәнИдел улы Ильич ул!..

Син җырлаган чакта

Илһам Шакировка

Син җырлаган чакта тынып калам,Кузгалырга кыймыйм урынымнан.Адашам мин кереп моңнарыңа,Әйтерсең лә алар кара урман…Һәммә нәрсә җырлый, бер мин җылыйм,Бар дөньямны күмә синең моңың.Мин әсирең шунда, мин – бер колың,Аңлаталсаң аңлат серен моның…Син җырлаган чакта, дөнья гүзәл,Авырлыклар килсә, аңа түзәм.Бер канатсыз киңлекләргә очам,Бер корабсыз дәрьяларны гизәм…

Чормадагы кече сандыгым

Беркөн шулай чормабызда торганКече сандыгымны хәтерләпМенеп киттем. Эзләп таптым үзен.Тотмаганмын инде кадерләп…Сөртеп ташладым да еллар буеӨсләренә кунган тузанын,Утырдым мин анда шактый озак,Сизмәдем дә вакыт узганын…Утырдым мин күрешеп үзем белән,Яшьлек сәхифәсен актарып…Искә төште япь-яшь чакларым,Ниләр генә анда тапмадым…Үсмерчакның иң саф хатларын,Күңел дәфтәрләрен, шигырьләрем,Онытылып беткән эч серләрем, —Яшьлегемнең бөтен ядкярен.Истәлекләр монда, «тарихлар»,Кемнәргәдер үпкә сүзләре,Иң беренче сагыш эзләре…Яшерен генә гыйшык тотып йөргән,Утлар йотып йөргән көннәрем,Үзенә күрә тирән уйлар уйлапЙоклый алмый яткан төннәрем…Чормадагы кече сандыгым!..Яшьлегемне шундый сагындым…Берсенә дә тимим, изге сандык!Ертып атып, утта яндырмыйм…Хисләремне минем кузгатсаң да,Шул урыныңда сине калдырдым…

Көзге хатирә

Көзнең матур бер вакытын сагынам,Мөмкин түгел истә калмаска.Арыш-бодай киптергән чак, җәепӨйдә суккан буй-буй паласка…Җиргә төшеп кунган дәү кош сыман,«Җимен» көтеп тора тегермән…Кайберәүләр инде яңа оннанИпиен дә салып өлгергән.Урамнарга чыккан тәмле исе,Ил куана җирнең сыена…Шул ипине манчып ашар идемТүбән очның чишмә суына…

Заһид ага скрипкасы

Бертуктамый уйный һаман,Тынмый һич тә, кышмы, язмы…Әллә сезнең кулларда улТукай биргән моңлы сазмы?..Дәртләндерә, уйландыра,Моңландыра ул, ни кылмый…Әллә сезнең җырларда улСәйдәшләрдән күчкән моңмы?..

Җәйге җыр

Тәүге җырым түгел, җәйге җырым,Анда – сандугачлар сайравы.Ишетелә печән чабучыныңКөйгә салып чалгы кайравы.Анда Ашыт буе камышларыҖилгә кушылып нидер җырлый күк.Болындагы күксел кыңгырауларБашын иеп шуны тыңлый күк.Җәйге җырым – яшел нурлы аһәң.Синдә – чишмәләрнең агышы.Төпсез күңелләрдән тетрәп чыкканАшкынулы хисләр тавышы.Тәүге җырым түгел, җәйге җырым,Анда күзләремнең сагышы.Шушы җырны җырлап, моңсу гынаЯшьлегемнең үтеп барышы…

«И Мәхәббәт! ничек…»

И Мәхәббәт! ничекСыясыңдыр җиргә?!Акылым җитми бер дәШушы даһи сергә…Тик бер йөрәк кенәЧайпалса да кинәт, —Бар дөньяны күмәр…Ә бит алар күпләр…Әллә җиргә сыймыйАшкан МәхәббәтнеңЙолдызлары беләнБизәлгәнме күкләр?!

Ә без – икәү

(Җыр)

Су буенда ялгыз көймә,Сыңар ишкәк көймәдә.Дулкын агызып киткән ишен,Ник аерган, нигә лә?..Ялгыз иткән,Ә без – икәү…Юл читендә ялгыз наратБашын игән җилләргә…Юк сердәше, моңая ул,Зарын сөйләр кемнәргә?..Ялгыз икән,Ә без – икәү…Сулган йөзле түгәрәк айЙөзеп йөри ялгызы.Чиләгенә йолдыз җыяКөянтәле ай кызы…Ялгыз икән,Ә без – икәү…

Бер мизгел

Диңгез шәмәхә —Диңгездә шәфәкъ…Дулкын дулкынныназлаган чагы.Җил булып җилнеңДиңгез тынлыгынБозарга керепбазмаган чагы.Күңел тулудан,Әсир булуданШагыйрьнең бер юлязмаган чагы.

Кем бәхетле дөньяда?

Кем бәхетле дөньяда? —Игенче иген иксә,Олаучы атын җиксә,Юлаучы барган җиреннәнИсән-сау кайтып җитсә —Шул бәхетле дөньяда.Балыкчы балык тотса,Балтасын тотса оста,Мәңгелек сүз әйтсә шагыйрь,Булса да җырыкыска…Кем бәхетле дөньяда? —Җырчы җырлап туймаса,Рәссам төсен җуймаса,Көзе җитмәс борын адәмЯфракларын коймаса…Шул бәхетле дөньяда —Кем Кешегә елмая,Кайгы килсә, җиргә түгел,Айга карап моңая…Шул бәхетле дөньяда —Кемгә газиз Ил-ана,Кем тормышның кадерен беләҺәм үзенә инана!..

«Ышанам йөрәгемә» китабыннан

Юлга чыктым

Юлга чыктым.Йөгем нинди авыр,ЮксаҖыймадым да вагын-төяген…Хәер,Кайчак дуслар күтәреште,Тик күбесен үзем төядем.Юлга чыктым…Барыр җирем ерак.Беләм:Ак күперләр көтми алдымда.Иңнәремә салдым бар йөгемне,Ышанычым салдым —Адымга…

җавап

– Син шигырьдә янасың даӨзелеп-өзелеп сөясең.Ә чынлыкта ничек менә? —Арттырмыйча сөйлә син…Гамьсезне дә уятырлыкСүзләр сайлый беләсең.Әллә инде болай гынаОста сайрый беләсең…– Шигыремә ни салынган,Шул – серемнең изгесе.Яшәвемнең рәвеше ул,Тормышымның көзгесе!..

«Сез, шагыйрьләр, – дисең, – хыял капчыклары…»

«Сез, шагыйрьләр, – дисең, – хыял капчыклары,Бер уйласаң, сездән нинди файда инде…»Тик онытма: һәр җиңүне алгы сафтаӘйдәп барды җыр-пионер, җыр – иң башта,Җырлар белән күптән үк бит айда идек…

Үзем белән үзем сөйләшәм мин

Үзем белән үзем сөйләшәм мин,Әңгәмәдәшләрем юктан түгел.Кайчагында шулай үз-үзенәСорау бирә, җавап эзли күңел.Үзем белән үзем киңәшәм мин,Теләктәшләр юктан түгел һич тә.Кеше акыл бирә тора, ә синГел үзеңчә ниятлисең эчтән…Сөйләшеп тә, киңәшеп тә була,Тик серләшеп булмый үзең белән…Кылган эшләреңне күрә бел синНамус дигән шаһит күзе белән.Шунда гына замандашларыңныңТуры карау мөмкин йөзләренә.Һәм иркенләп гәпләшергә мөмкин,Кушылырга дөнья сүзләренә…

Шагыйрь кызлар

Шагыйрь кызлар, дисез, нинди була? —Шагыйрь кызлар алар төрле була.Карашлары тирән, серле була —Җидесендә җитмеш төрле уй…Кошлар телен белеп сөйләшәләр,Җилләр белән калып серләшәләр,Йолдызларга җырлар өләшәләр —Җидесендә җитмеш төрле көй…Салават күперләрен кичәләр, ди,Әкият иленә дә күчәләр, ди;Сусаганда… шигырь эчәләр, ди, —Җидесендә җитмеш төрле сер…Эч серләрен җырга салалар даЭчкерсез саф булып калалар, ди;Мәхәббәттән илһам алалар, ди, —Җидесендә җитмеш төрле җыр…

«Мин – ирексез…»

Мин – ирексез,Язган чакта һәр сүзБәйләп тота мине газаплап.Мин – хаким дә —Буйсындырам әлеШул сүзләрне үземә аз-азлап…

Тылсымлы кое

Сыйламага сыең булмаса,Сыйпамага телең булсын.ӘйтемСыйпамага – телем түгел,Сыйламага сыем бар.Күңелемнең иң түрендәГаҗәеп бер коем бар…Бер сәбәпсез көлдерә ул,Бер шәрабсыз исертә.Сусауларын җанның баса,Алҗыганга – көч кертә.Ул коеның хикмәте бар,Могҗизалы бер көче:Туганлашып аерылышаСуын эчкән һәр кеше.Көе юкны – көйле итә,Моңы юкны – елата.Моңы тулып, сагыш басканКүңелләрне юата…Хуш киләсез, өем ачык,Йөзем ачык, мул сыем.Илһам бирсен әле дускаШул коемның тылсымы.Бу табынга килеп чыкканҺәр кешегә урын бар:Берләштергән, серләштергәнИзге сыем – җырым бар.

Сәер «чир»

Төзәлмәслек бер «чир» йоккан миңа,Мин авыру… Ләкин сызланмыйм.Шул михнәттән бары ләззәт табам,Дәваланулардан узган мин…Мин авыру, ләкин хаста түгел,Бу «чир» миндә – җирем-суымнан.Кешеләргә сихәт бирсә сүзем,Бик тиз генә әле суынмам…Чирен сиздермәгән үлә, диләр.Шуңа күрә тормыйм яшереп.Ул – саулыгым минем, ул – сафлыгым,Ул – давылым минем, яшенем.Бу «чир» миңа кемнән кагылгандыр?Ихтимал, ул йоккан халкымнан.Шул авыру мине утка сала,Тартып ала үзе ялкыннан.Чир түгел ул, үзе дәрман-дәва,Газаплы да, әмма зыянсыз.Савыга да алмыйм, терелә дә,Һәм яши дә алмыйм мин ансыз!

«Шыбыр-шыбыр ява яңгыр…»

Шыбыр-шыбыр ява яңгыр,Ялтыр-йолтыр бии яшен.Шашып-шашып көлә күкләр,Шатлыгыннан коеп яшен…Яз җиңде, яз, ярсу язлар!Бу тавышлар гына аз ла…Күкрәп җырлар заман бит бу,Рәхәтләнеп бар авазга!

Үзе тапса…

Их, җәмәгать, шигырь ясап,гомер уздырасы юк.Үзеңдә булмаса, эзләп,табан туздырасы юк…Җыр табам дип, болыннарга,чәчәкләр арасынаатылсаң да – ышан да торбернисез каласыңа.Килсә килә ул кинәттән,рөхсәтләр сорап түгел —Дөньяның бөтен чүбеннәнбушый да кала күңел…Шул бушлыкны тутырам дип,илһам чишмәсе ташый…Үзеңнән хәтта бизсәң дә,яңадан итә гашыйк.Юк, сокланып утырмыйсың,көмеш көзгегә карап.Дөньяга чыгасың, әле дәбулмадым диеп харап…Кешеләргә омтыласыңиң изге хисләр белән.Хозурланып онтыласыңиртәләр, кичләр белән…Яшәрәсең. Үзеңә дә,башкаларга да рәхәт.Үзе эзләп килеп тапса,шигыремә мең рәхмәт!

Һәрчак кеше булып кал!

(Көньяк Африка республикасы шагыйре Леонард Косадан)

Олы кеше булып кал!Бу сабый, дип котыртырлар,Нәселеңне корытырлар,Олы кеше булып кал!Горур кеше булып кал!Баш кыйммәтме, намусыңмы,Бергәләпме, ялгызыңмы —Горур кеше булып кал!Кыю кеше булып кал!Яшәү өчен йөрәк кирәк,Ирек өчен көрәш кирәк —Кыю кеше булып кал!Көчле кеше булып кал!Юкка-барга түкмә көчең,Хәлсезләрне яклау өчен,Көчле кеше булып кал!Батыр кеше булып кал!Закон богау кидерсә дә,Хаклык сүзгә тилмерсә дә,Батыр кеше булып кал!Гадел кеше булып кал!Ялган хөкем сөргән заман,Хакыйкатьне даула һаман —Гадел кеше булып кал!Киң күңелле булып кал!Бу сүз күптән таушалса да —Түз син, чыда, таш яуса да,Киң күңелле булып кал!Азат кеше булып кал!Үзебезчә яшик, дисәң,Җиргә бәхет чәчик, дисәң,Азат кеше булып кал!

Яшь чак

Очам, шашам, көләм,Әмма уйламагыз:Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.Керфегемнән тамып торган моңнарым бар,Былбыл кунып сайрый торган кылларым бар,Такыялар итеп үрер җырларым бар.Көләм шуңа:Сәфәр чыксам, озатып калыр кырларым бар,Тапталмаган сукмакларым, юлларым бар.Йөрәгемнән ташып чыккан хисләремнеЭшкә җигә торган алтын кулларым бар.Йолдызларга карый торган күзләрем бар,Тик берәүгә саклап йөргән сүзләрем бар.Яшьлегемнән алып үзенә сүрелмәс нур,Ак киләчәк – бәхет табар елларым бар.Уйныйм, көләм, шашам,Әмма уйламагыз:Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.Көләм шуңа:Тормыш үзе яшьлек кебек.Кирәк булса яшьнәрмен дә яшен кебек!

Анам!

Анам!Син – туфрагым минем,Ә мин —Бер чәчәгең,Җиткән җимешең…Анам!Көмеш елгам син,Ә мин —Бер тармагың,Нәни инешең…Җырлый-җырлый агамКояшларга табан.Көйләре – синеке,СүзенҮзем табам…

Рәхмәт!

Әй Җирем!Миңа тормыш биргәнсең.Кояш күр,Һава сула, дигәнсең.Сусавым басылсын өченгә,Саф сулыСалкын чишмә биргәнсең…Аннары —Бәхетле булсын дип,КүзләреГел көлеп торсын дип,Миңа синИң газиз бер бүләк —Әти белән ӘнинеБиргәнсең…

Әнигә кайту

Әни, әни, үсеп җитәр-җитмәс,Берәм-берәм балаларыңныОзата тордың, өлгерми дә калдыкБүлешергә моңың-зарыңны…Кош балаларыдай таралыштык,Хатлар гына йөри арада.Сизәм, әни, алар гына аздырБала табып баккан анага…Сүзләреңә кушып, йөрәгеңнеңМоңын җибәрәсең хат аша.Һәрбер юлың истәлекләр ачып,Балачакка барып тоташа…Гел өйрәтә идең пөхтәлеккә,Чигүләргә, токмач кисәргә…Рәхмәт, әни, киңәшләрең беләнБулышкансың безгә үсәргә.Әле улларыңны озатасың,Әле кызларыңны көтәсең.Сиңа кайтам, әни, сөенә-сөенә,Син яңадан сабый итәсең…

Әни теккән күлмәкләр…

Сагындырып искә төшәСабантуй күлмәкләре.Әни тегеп бирә иде,Кушып саф теләкләрен…Итәкләрен бөрмә итеп,Билен нечкә, тар итеп.Иптәш кызым белән бергәИкебезне пар итеп.Чыпчыклы да, чәчәкле дә,Шакмаклы да, борчаклы…Күргәнегез булды микәнБездәй җанлы курчакны?Якалы да, путалы да,Төймәле дә, кесәле……Мәйдан уртасына чыгыпБиисе бар ич әле.Йөгерәбез, әниләрдәнАлда барып җитәбез.Кызлар белән җыелышып,Бию көен көтәбез.Менә җитә безнең чират.Тору кая кыстатып:Без – күбәләк, без – карлыгач,Бездә бөтен осталык.Сабантуйның ни кызыгыЯңа күлмәк кимәгәч?Сокланышып бер-береңә:«Котлы булсын!» – димәгәч…Әле дә булса сагындыраӘни теккән күлмәкләр.Ул да шулай куансын, дипАлып кайтам бүләкләр.

Төшемдәге бишек җыры

Җирдән сорап, күктән сорапТабасым килде сине.Әнкәй мине баккан кебекБагасым килде сине…Тик эзләмә энеңне,Тик сорама сеңлеңне…Беренчем дә, уртанчым да,Төпчегем дә син инде…Алма итеп кабыйммы,Чәчкә итеп үбимме,Колын итеп сөйимме? —«Әннә» иттең син мине.Ирен бөреп елыйсың,Каш җыерып көләсең.Тагып куйыйм түшеңәЕлтыр-елтыр төймәсен:Сүз тидертмәм берәүдән дә,Тик күз генә тимәсен…Күктән эзләп, җирдән эзләпТабасым килде сине.Әни мине баккан кебекБагасым килде сине.Алларымда уйнатам,Тезләремдә биетәм —Тирбәлә хыял бишегемКүкләрдән дә биектә…Җырлатасың да мине,Биетәсең дә мине.«Әннә» дигән бер сүзеңнәнАңладым мин әнине…

Тагын язлар килде

Тукайга

Нәни Апуш, синеКулларыма алып,Йолдызларга тиклеЧөясем килә.Үз әниең кебек,Битләреңнән үбеп,Сабыйкаем, диеп,Сөясем килә.Башкалардан элекХәлләреңне белеп,Шөбһә-шикләреңнеТаратыр идем.Туганым күк күреп,Йөрәгеңә кереп,Абыйкаем, диепЯратыр идем.Ялгыз чакларымда,Ялгышканнарымда,Киңәш сорап, сиңаКиләсем килә.«Замандашым, Тукай,Мин адаштым бугай,Чыгар туры юлга», —Диясем килә.Тагын язлар җитте,Җыелып сиңа килдек,Һәйкәлеңнең ташынҮбәсем килә.Җырларыңның көчеҖиргә күчкән өчен,Тукаем, дип башымИясем килә…

«Мин Тукайның үзен күргәнем бар…»

Мин Тукайның үзен күргәнем бар —Өнемме ул, белмим, бер төшме…Очраттым мин аның бер ялгызынКырлай кырларыннан үтешли.Мин Тукайны тыңлап торганым бар.Җанга сихәт бирде ул, тәнгә —Шүрәлесен укып чыкты миңаКырлай урманында йөргәндә.Мин Тукайга кулым биргәнем бар,Ышансагыз-ышанмасагыз.Хаклыгына моның инанырсыз,Шагыйрь якларына барсагыз.

Казанда – Тукай

Ник, дисәм, шулай зәвыклы,Ник болай якты бу ай —Казанда шигырь бәйрәме,Кунакка кайткан Тукай.Ул кайткан очып, талпынып,Пар канат – аргамагы.Омтылды аңа хисләрнеңСудан пакь, кардан агы.И Тукай, дәртле Тукай, дипАчыла ишекләре.И Тукай, моңлы Тукай, дипТирбәлә бишекләре…Кайчандыр сусап Казанга,Җан атып әйткән сүзен:И Тукай, нурлы Тукай, дипКабатлый Казан үзе…Ул тора карап сокланып,Шул изге каласына.Бар шагыйрьләр дә җыр языпҖәйде аягы астына…

Ел башы

Яшибез —шуңадыртоелмый, сизелмивакытның, гомернеңузганы…Һәркемнең – үз юлы.Һәркемнең – үз елы.Һәркемнең – үз гаме…Яшибез…Ашыгабыз, көтәбез:Уза яз, җитә җәй,үтә көз —без гомер итәбез.Кырыс та, көчле дә,назлы да, иркә дәикән без…Якты да, нурлы да,кайчакта болытлытаңыбыз, иртәбез.Яшибез —иң кирәк кешеләрҖирдә без…Вакыт – ак аргамак,тотабыз, җигәбез:Ай-айлап, ел-еллап,көн-көнләпАшкынган үрләргәҗитәбез.Ә бүген —ел башы.Иминлек, тигезлек,изгелекбулсын Җир юлдашы!Җирнең – бер кояшы,Синең – бер, минем – беркояшым:Һәркемгә – уртак юл,Һәркемгә – уртак ел,Һәркемгә уртак телбулсачы!..Әниләр сөенсен,Әтиләр куансын,Сабыйлар елмайсын!Кешеләр еласа – бары тикШатлыктан еласын…Галәмдәй киң тормышелгасынАрмыйча кичәрлек,дәрт-дәрман өстәрлектаза, нык, көр булсынел башы!Ел башы…

Онытмагыз җирне!

Кешеләргә беркөндәһшәтле төш керде,Галәм бушлыгыннаниңрәп кайткан кебек,шомлы аваз килде:«Югалттыгыз Җирне!Югалттыгыз Җирне!..»Байтак вакыт узган,имеш, аннан бирле…Күпме сулар аккан,дияр идең – юк су!Күпме көннәр үткән,дияр идең – юк шул,Җирнең битен Кояшбүтән назлап үпми —Җир юк! Бушлык! Моңсу!. . . . . . . . .Кот очарлык сүзләр! —Укымасын күзләр,Ишетмәсен колак,әйләнмәсен телләр,язалмасын куллар —ташлар гына елар…Тфү… тәүбә… төкер…Төш кенә бу, шөкер!..Инеш-сулар агар,Кояш көн дә багар,ә бу куллар бары,якса, учак ягар,якса, учак ягар…Бу кулларның мәңгекеше үтерткәнен,капка, сарайларгакачып ут төрткәненКояш күзе күрмәс.Андый шаһит булмас!Күрсә күрер аныңурман утыртканын,бишек тирбәткәнен,икмәк пешергәнен,җирне сугарганын.Көл итәргә түгел,гөл итәргә җирнеяралган бу куллар —онытмагыз аны!..ычкынмасын кулдан,Ныграк тотыйк Җирне!Җитәр, җитәр инде —Дәваларга вакытҖирдә яман чирне.Кемгә таянырга?Кемгә тотынырга? —Башны алып Җирдәнкачып котылыргаюк бит башка урын,юк ич бүтән чара:Яшәү өчен Җирдәкөрәшергә кала!Көрәшергә кала!«Миңа җир-су кирәк,миңа һава кирәк,миңа дәвам кирәк»дип кан тибә йөрәк…Ишетсеннәр күкләр,укысыннар күзләр.Кабатласын телләр —нинди гади сүзләр:Чишмә җырлап агар,Кояш Җиргә багар.Ә бу куллар бары,якса, учак ягар,якса, учак ягар…

Сугышның җиденче атнасы

Сугышның җиденче атнасы —Без юк әле җирдә.БилгесезӘтиләрнең кайтыр-кайтмасы…Сугыш көндәлеге алдымда:Кырык елга артка чигенәм.Афәт килгән илгә ябырылып,Кара тамга таккан җиңенә…Сугыш көндәлеге ни сөйли? —Бик күп телдә аның сүзләре.Кырык тапкыр кырып юсаң даБетми һаман сугыш эзләре.…Менә гамьсез яшел якшәмбе —Көндәлекнең башы шушыннан.Бу көн, кара төнгә әйләнеп,Елъязмага барып кушылган…Кичә генә кызлар озатып,Гармун тартып йөргән егетләр —Озаттылар бүген үзләрен,Киерттеләр шинель-итекләр.Газиз туфрагыннан айрылып,Кемгә рәхәт утка керергә?..Фашист өчен, бәлки, кызык берХәрби сәяхәттер чит җиргә…Сөрән салды дошман: «ЯшәүдәнТуктады, дип, Мәскәү каласы…»Белми әле, мәлгунь, үз канынТеле белән үзе яласын.Сугышның җиденче атнасы —Гитлерның дегетле капкасы…Өзелеп көткән җиңү таңынаАтласы да әле атласы.Атна түгел, һәрбер минутныңҖиңү көнен якынайтасынБелеп типте миллион йөрәкләр,Белмәсә дә исән кайтасын…Өчпочмаклы очар хат түгел,Кара язу тотып кулына,Хат ташучы килсә урамнан,Очрамавың хәер юлына…Хатыннары ире урынында,Энеләре – абыйларының.Сугыш уенына әйләндеТормышлары сабыйларының…Ватан-ана өнди көрәшкә:Канга – кан, дип, үлем – үлемгә!Буыннарны гүя кисәтеп,Басып калды Мамай үрендә…Сугышның җиденче атнасы —Без юк әле җирдә.БилгесезӘтиләрнең кайтыр-кайтмасы…

«Уел» көе

Сугышта хәбәрсез югалган

Фатыйх абзыема багышлыйм

Үзәкләрне өзеп, үкси-үкси,«Уел» көе агыла үзәннән.Кем булыр бу ялгыз өзгәләнгән,Яшь китереп безнең күзләрдән?Кем булса да булыр, җыр – үзе бу,Хәтер җепләренә уралыпАгыла да агыла тын бушлыктан,Күксел офыкларга юл алып.…Әни белән шулай балачакныңЙолдызлы бер җәйге төнендәТыңлап торган идек без бу көйне,Хәйран калып, капка төбендә…– Әй кызым, – ди әни, – шушы җырныФатыйх абзаңнан да остаракҖырлаганын белмим беркемнең дә,Гомере генә булды кыскарак…Сузып-сузып җырлар иде, мәрхүм,Бигрәк иркен иде сулышы,Өзелепләр калды ярты юлда,Каян гына чыкты сугышы!..Әй ул көннәр, күпме газиз ирләрӘрәм булды ла соң, бәгырьләр.Уелып-уелып, «Уел» гына ага,Җырлар озын – кыска гомерләр…Хәбәр булып гүя үткәннәрдәнАгыла да «Уел», агыла.Әллә кайта безгә сәлам булып,Әллә китә Фатыйх абыйга…

Карт димә син ветеранга!.

Карт димә син ветеранга —Йөрәгендә ялкын янган,Күзләреннән Җиңү көнешатлыгының яше тамганкешеләрнең яшьлекләремәңгелеккә җирдә калган —Карт димә син ветеранга!..Шып туктаган моңлы тальян,бер матур җыр өзелеп калган.Ут эченә атылганнар,мәхрүм булып тыныч таңнан.Табыну кирәк изге канга:яна яшьлек төсе анда —Карт димәгез ветеранга!..Япь-яшь килеш аңа солдатгадәтләре сеңеп калган.Холыклары кырысланган,тик күңелләр йомшак һаман.Имин генә булсын заман,оныклары килә алдан —Карт димә син ветеранга!..Сүзләренең иң изгесен,сыеп бетмәгәнен хаткасугышлардан исән кайткач,улларына әйткән кат-кат…Исе китми коры данга,Гөлләр җыеп китер аңа —Сабый җанлы ветеранга!..Ул бүген дә, нык-нык басып,яшьлек белән бер үк сафтабер аяктан атлый алга,ашыкмыйм, ди, әле ялга.Тигезлән, ди, карап аңа,горурланып Ватан-ана —Карт димәгез ветеранга,Карт димәгез ветеранга!..

Юлда

Дөм караңгы, ә мин юлда калдым,Сулда да юк иптәш, уңда да.Кырлар мине күрми, мин – кырларны.Авыр бигрәк бару шуңа да…Караңгы төн белән җитәкләшепУздык инде шактый араны.Әмма ул да арды, артта калды,Япа-ялгыз бер мин барамын.Тик өметем мине ташламады.Менә тиздән яңа юлдашымКаршы чыгар үбеп битләремнән,Көтеп алган якты кояшым…

Адресыбыз – КамАЗ

Кама буйларынаСагынып кайта язлар.Сагынып-сагынып, аннанКемнәр хатлар яза?Почтальоннар нидәнШундый көләч, шатлар?Сумкалары тулы —Әнкәйләргә хатлар.«Кадерле әнием!»«Дорогая мама!..»Кайнар сәлам юллыйӘнкәйләргә Кама.«Бездә хәзер язлар,Кама күге аяз.Кама ярларындаЯңгырый шат аваз:КамАЗ… КамАЗ… КамАЗ…Юксындыра бераз,Сагындыра аз-маз.Адресыбыз таныш —Татарстан, КамАЗ».Ярларына сыймый,Гөрләп ага Кама.Шат хәбәрләр сөйлиӘнкәйләргә Кама.…Хатлар әнкәйләргәКилгән улларыннан,Кыю кызларыннан,Фронт юлларыннан —Сугыш кырларыннан,Шифа-дәва булып,Кайнар сәлам булып,Күчеп кулга-кулдан…Илнең тыныч күге,Хатлар укый бүгенБәхетле әнкәйләр:Онытмый бәбкәйләр.Һәрбер почмагыннан,Хезмәт учагыннанИзге хәбәр беләнХатлар һаман килә.Ерак урманнардан,Яңа урамнардан,Диңгез-күлләреннән,Комлы чүлләреннән,Миллион еллар буеДәшми-тынмый яткан,Бүген чәчәк атканЧирәм җирләреннән.Җирдән, судан, күктән —Хатлар килми кайдан!..Килеп төшәр беркөнТаң калдырып Айдан.…Почтальоннар нидәнШундый көләч, шатлар?Сумкалары тулыГел бәхетле хатлар…Хатлар агылалар,Хатлар ява һаман,Җитми кала битләр,Сүзләр бетми кала —Бигрәк киң шул Кама,Чорга тиң шул Кама…«Юксынсак та кайчак,Сагынсак та аз-маз…Теләгебез сүнмәс,Беләгебез талмас.Әкиятләрне узыпКалка яңа кала;Урамыбыз яңа,Җырларыбыз яңа…Яңгырый шат тавыш,Яңгырый шат аваз.Адресыбыз таныш —Татарстан, КамАЗ…»

Туган җир

Чирәмеңә ятсам – чирем китә,Кычытканың чакса – көч алам.Басуларың буйлап тиз-тиз атлап,Иркен сулыш алып кем бара? —Таныйсыңдыр, җирем, үзгәрсәм дә,Тыштан гына, кабык кына ул,Бик эзләсәм әле, сабый чакныңЭзләрен дә табып була ул…Их, шушында кайтсаң, хисләр ташый,Баштанаяк били таныш моң.Сагышлар да тизрәк җырга күчә,Ачылгандай була тавышым.Сагынганмын икән, сыйпап куямАлабута, әремнәреңне…Әллә инде, димен, гел әрәмгәҮткәрәмме гомерләремне,Читкә китеп иркен кочагыңнан,Мәхрүм булып туфрак исеннән.Зур калада корган исәпләремСине күргәч чыга исемнән…Их, туган як, бар бер хикмәт-серең:Гомер узган саен тартасың.Әллә нәрсә булды, сиңа хәзерБөтенләйгә килә кайтасым…Чирәмеңә ятсам – чирем китә,Кычытканың чакса – көч алам.Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарынКайтып бара сиңа үз балаң…

Чишмәләремне диңгезләр көтә

Диңгезләр нидәнКөләләр икән?Ерак-ерактанКилгән чишмәнеңКадерен аларБеләләр микән?Беләләр микәнДиңгезләр шуны:Дулкын җырында —Чишмәләр моңы…Дөнья серләренЧәчми-түкмичә,Көчле чишмәләрКоя диңгезгә…Тыңладым әлеДулкыннар серен,Тагы да тирәнгә,Эчкәрәк кереп.Үзләрен шулайШатландырганын,Яңа чишмәләрСафландырганынСөйләде миңаШул ак дулкыннар,Уйнак дулкыннар,Тыйнак дулкыннар…Диңгезләр нидәнМоңая икән?Әллә берәрсеБүген киләсеЧишмәнең җырынБүлдеме икән?Йә берәр чишмәЯрты юлындаМүкләнеп калыпҮлдеме икән?..Ул чишмәләрнеКем юллар, эзләр?Шуңа шомлана,Ахры, диңгезләр…Чишмә-чишмәдәйХисләр агыла.Ашкына аларДиңгез ягына…Күңелем чишмәсеКалмасмы кибеп,Өзелмәсме улТатлы төш кебек?Аккан сулардайГомерләр үтә.ЧишмәләремнеДиңгезләр көтә…

Балхаш белән очрашу

Сары-Шаган. Казахстан күге.Шундый якты монда йолдызлар.Бер белмәгән чит-ят стансадаКалдыра да китә поездлар.Балхаш инде ерак түгел, диләрЮлдашларым, алар мондагы.Көпчәкләрне узып тәгәрәдеДала буйлап уйлар йомгагым.Нинди җырлар, димен, көтә икән,Чыккан саен яңа сәфәргә…Кемдер дәште: «туташ, йокламагыз,Килеп җиттек инде шәһәргә…»Ят урамнар чумган ай нурына,Туп-турыга үскән тупыллар.Арасыннан күренеп калды яргаЙөзеп чыккан шәрә дулкыннар…Балкып ята Балхаш, кочагынаАтылырга иде исәбем,Дулкыннарын оялтырмын, диеп.Тыеп калдым көчкә хисләрем……Аяз көндә Балхаш, уйный-уйный,Җиде төрле төскә керә, ди.Җиде төсен аның җете күзлеБәхетлеләр генә күрә, ди.Таңда килермен дә сәламемнеТапшырырмын аңа Иделдән.Ә дулкыннар миңа каршы йөзеп,Җиде төскә кереп җемелдәр…
На страницу:
2 из 3