bannerbanner
Сине сөям, дисең… / Говоришь, что любишь
Сине сөям, дисең… / Говоришь, что любишь

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

Су баскан

Сулар баскан, торбаң тишелгән дә,Сулар баскан мунча-йортыңны.Язлар шулай… өйгә кадәр кереп,Көтмәгәндә ала котыңны.Краннарын бәреп чыгарган, ди,Кирпечләрен мичнең җебеткән.Син кәефсез, тормыш көйсезлегеСу күк үткән синең җелеккә.Ватылган кер юу машинагыз,Күгәргән, ди, мунча дивары.Сулар баскан – синең көйсезлеккәШулар сәбәп икән нибары.Сулар баскан минем гаражны да,Җиһазларны тәмам җебетеп.Өстәл аякларын ашаган ул,Аннан качкан дөнья җимертеп.Кәефсез мин, әмма үз-үземнеЮатырлык нәрсә җитәрлек:Син исән бит, димен, ни соң кирәк?!Бар да булыр, булса исәнлек.Син килгәнсең, димен, сагынгансың,Сагынмыйча, бәлки, килгәнсең.Гел яшьләрчә булып калыр өчен,Өсләреңә куртка кигәнсең.Гел җиңелдән генә киенгәнсең,Син дә язга инде чыккансың.Син исән бит әле, мин исән бит!Ачуларың язга чыкмасын.Килмәсен лә ачу су басуга,Түбәләрдән аккан тамчыга,Торба ярылуга, мич җебүгә…Вакытлыча хәлләр барсы да.

29.02.2009

Тукайнамә

1. ҮлчәмШагыйрьләрнең Шагыйредер Тукай,Туплагандыр Иле – Халкы ак(ы)лын.Бөтен татар бергә сулу алгач,Нинди булсын чыккан тыны? – Ялкын!Гасырларның Акылыдыр Тукай,Изгелекне һәм гөнаһны кичкән.Нәтиҗәсен ясап гыйбрәтләрнең,Күпме гасыр фикер биргән икән!Кешелекнең Иманыдыр Тукай,Имансызлык дәрьяларын җиңгән.Димәк, Җиргә утлы шигырьләреҖиңүчеләр көче белән иңгән!Шагыйрьлекнең Үлчәмедер Тукай.Безгә ул бик, бик тә кирәк икән.Мин – Шагыйрьмен, дисәм, күз каршымаМенә нигә Тукай килә икән!

05.03.2016

2. Синең шигырь, ТукайСинең шигырьТоманлы җыр түгел,Түгел!Буш сүз түгел,Суга язып, сызып кына үткәнПычак белән, сәнәк…Анда фикер дошманына турыЯдрә кебек кенәТия,Таштай бәрә!Шуңа күрә мескенКаршысында – әләк.Аңың ачыладыр,Юл арты юл укып.Сизми каласың синКаләм алганыңны,Дәвам итәр өчен Шагыйрь вазифасынҮз илеңдә, Җирдә.Дәвам итәр өченХалкым диеп янганБөек Тукай эшен —Ходай талант биргән.Синең шигырьИлһам чырагыныңЯктысында гына тумаганынБеләм:Сүзе – томансыздыр!Һәр юлыннан аныңҖан ярасы саркыйКып-кызыл кан булып,Ядрә очып чыга —Егар имансызны!Синдә фикерКүзне төртеп керә,Яш(е)реп язылганы —Җанны ертып керә!Кылыч кебек кисә.Яза калсам шигырь —Синең дәрәҗәңдә,Әйтсә икән Илем:Җаннан-җанга күчкәнТукай менә кемдәЯши, диеп,Исән!

05.03.2016

3. Бир син миңаБир син миңа бер тамчысын гынаМәхәббәтле шигырь юлларыңаТамган хиснең.Бир син миңа бер мизгелен генәКүңелеңә җырлар алып килгәнАйлы кичнең.Бир син миңа гашыйк итәр көчләрСүз егәре белән җанда туган,Моң егәре.Нидер җитми кебек, нидер җитмиТамам-тамам дигән тамчысынаКаләмдәге.Бир син миңа рухыңдагы көчнеШундый зәгыйфь калган тәнеңдәгеШигырь аша!Укыйм да бит, аннан… куркып калам,Язганымның көче бу кадәрлеДип булмаса.Фикерләрем ирешмәсә әгәр,Уй-хисләрем килешмәсә мәгәрКешеләргә?..Языйм микән? Риза булыйм микәнТелне-тешне кысып яшәвемә?Соң нишләргә?!Бир син миңа бер тамчысын гына (!)Катлы-катлы шигырь юлларыңаТамган хиснең.Бир мизгелен үзең белән бергәАй нурларын толымнарга үрепЧыккан кичнең.Бир син миңа бер күзәнәк кадәрҮз-үзеңне – нечкә шигырь аша —Җаным тынсын.Юк! Ташкыны белән сулышыңның,Саф силләре белән хисләреңнеңБасыйм сусын!Бир син, Тукай, үрчер күзәнәгенШагыйрьлекнең миңа үзеңдәге!Риза түгел тик тап булырга минСинең күпне күргән күзеңдәге!

20.02.2016

Үсмерчак хатирәсе

Ашкынулы йөрәк тибешләренСанап чаба поезд тәгәрмәче,Ә юлдашлар, бу кыз төшкәнче дип,Һәрберсе сүз әйтеп өлгермәкче.Гел язармын сиңа атап кына,Күрдем дә бер, сөям, имеш, көям…Нәрсә калган сиңа Арчаларда? —Китеп барыйк, диләр, минем белән!Берсе китап бирә, берсе – кәнфит…Берсе кулдан үбә, берсе – биттән…Мин – яшь авыл кызы, гамәлләрнеңМондыйларын әле гаеп итәм.Бу эшләрдән сүзем кача телдән,Әле үле, әле тере булам.Поезд тамбурыннан күзәткәнеСерле әйтеп куйды: «Шулай, туган…»Оялуым тәмам исерткәнме? —Ишек ачык, узмый тора шуннан.Маңгай җыерып, кашы күтәрелгән.Тәмәкесе – учта, онытылган…Ә бер кулы – чалбар кесәсендә.Һәм җил уйный бөдрә чәче белән.– Ә ул – Зөлфәт! Олы шагыйрь! – дидеКемдер шулчак. – Яшьтер – яше белән!Син аның да өзмә инде җанын,Илһам бул тик минем өчен генә,Юлым тулы сөю булыр, сөю —Моннан соңгы һәрбер шигыремдә!Ә Зөлфәткә кирәк түгел илһам,Ул болай да бөек инде һәм зур.…Бөеклеге миңа гына сыймый,Дип, ишеген ачып куйган тамбур.Шагыйрьләргә белмим ни әйтергә.Кирәкмәс гәп – ничек туктатырга?Әллә ташлап китеп барысын да,Зур Шагыйрьгә, димен, сүз катарга?Җитми минем шуңа кыюлыгым.Тапмыйм бер җай, сүзне башлар өчен.Менә Арча. Бергә куба вагон,Комплиментлар арттан ташлар өчен.Күзәтсә дә озак тамбурыннан,Озата Зөлфәт мине, дәшми генә.Шагыйрьләрнең «сөеп» уйнаганынМин аңламыйм әле, ә ул белә…Ирен читләрендә сорау аның,Күз алмасы карап тора уйлы.Китерсен дип кабат арабызга,Телидер күк, Казан – Арча юлы.Бүген кызый, ди күк миңа Шагыйрь,Һәрбер җанга, китеп, ут салырсың.Киткәч, юлың булыр кая таба,Кайда – иң-иң мөһим тукталышың?Язарсыңмы гелән син дә шигырь,Китерерме язмыш арабызга?Әллә кабат Арча юлларындаОчраштырыр микән тик поездда?Тамбур ачык. Үтәли җил йөрер,Кочаклашып кергән-чыккан белән.Бөдрә чәчле Зөлфәт карап тораАчык киткән поезд ишегеннән.

20.01.2016

Чор җырчысына

Чорлар туа үз Җырчысы белән! —Илтер кеше кирәк алга карап.Тарих битләрендә кабатланаБөек сүзләр: Шагыйрь, Каләм, Талант…Әйдәманның аты булган сүзләр,Чын останың хакы булган сүзләр.Тамырлары туфрак капшаганда,Һәр килер Чор үз Баласын күзләр —Яшәүчене илнең гаме белән,Шәхси гамен куеп торып читкә.Кыю Каләм тотып килсә Талант,Туры Шагыйрь булып Җирдән китә.Сез дә туган Ил Җырчысы булып,Киткән бездән Былбыл сыйфатында.«Чытырманда былбыл» һаман сайрый —Инде җыры, белмим, ни хакында…Күзгә яшьләр килә, Сезне тоеп,Тыңлыймын да кайчак таң катында.

20.01.2016

Әткәй иңе

Әткәң иңе кирәк таянырга,Әнкәң сүзе кирәк – исәндә,Йөзгән ярың бик тә ерак булса,Йөзгәнеңдә хәлең киткәндә.Алар янына күк йөзәсең син,Кинәт шулар искә төшкәнгә.Ярларыңны эзләп табасың син,Яр бар икән, димәк, бар офык.Яшәү диңгезләре ярлы булсын,Ә офыклар торсын ымсытып.Хыял диңгезе дә ярлы булсын,Хәл алдырсын, сине утыртып.Диңгез арты диңгез кичә ал син,Офык артларында тап офык.Хыялларның ярын билгели бел,Әниеңнең сүзен син тотып.Тормыш яры сиңа хәл алдырсын,Әткәң иңе кебек утыртып.

06.01. 2013

Биектә калу

Биеккәрәк менә барган саен,Тел тотлыга, күзләр камаша,Бик якында кебек тау түбәсеЕрагая хәйран тамаша.Хәлләр китә икән менә-менә,Телләр кибә икән эсседән.Туктый алмыйсың тик менүеңнән —Син киммени башка кешедән?!Инде җиткәч кенә тауларыңаҺәм карагач өстән, биектән,Бик кечкенә булып кала һәрни:Авыл-шәһәр, кырлар, киекләр…Таулар гына сиңа тиң шикелле,Юлдашларың гына иш кебек.Уйлый калсаң шулай, мизгелендәМенгән тавың төшә ишелеп.Кар ташкыны булып агасың син,Агасың син ташлы силләрдә…Тау кешесе булып каласың син…Туган ягың ерак җирләрдә.Ага гомер каберенә кадәр —Кочагына таулар алганчы,Син түбәндә яшәүләрне түгел,Үлемне дә бәхет танганчы.

06.01.2013

Көзге өйлә

Шундый өйлә, хәтта яфрак очмый,Агачларны сарган пәрәвез.Яшәү гамен җыйган карт агачлар,Яшьләренә килгән тәүге көз.Шундый өйлә: көз тын калып тора.Ул китәчәк инде, узачак…Ә агачлар әле калачаклар,Аларга көз бик күп куначак.Тик ул көзнең башкалары булыр,Һәм башкача килеп китәчәк.Һәрберсендә күңел пәрәвезлеЧуакларга өмет итәчәк.Бакча эшләрендә барча кеше.Бар нәрсә тын. Шундый бу өйлә:Кичен эштән арып кайтучыныМунча көтә – хәзер керергә.Яр буенда балык каптырганга —Агарсуда ятыш дулкыннар.Барча кеше эштә, мин – өемдә,Йөрәк сыкрый, сызлый буыннар…

06.10.2013

Әни җылысы

Казанда көз. Әле ямьсез көннәр,Әле кире кайта нурлысы.Ямьсезендә җанга җитми сыманӘни сүзләренең җылысы.Җитми сыман йөзгә яшәү төсеБирер өчен пешкән шулпасы.Перчаткада бармак күшеккәндәКилә әнкәң кулын тотасы.Кочагына кереп җылынасы,Көз салкыны сине сындырса, —Алай итәр иде, болай, дисең,Яннарыңда әгәр ул булса.Мич түрендә пешкән ипие дәДәва булыр кебек, чирләсәң.Әнкәң кисәткәне искә төшә,Башларыңа башлык кимәсәң.Сабый кебек, дисең, туңдым тагын,Санга сукмый аның әйткәнен, —Орышмыйча, киңәш-табыш итепБиргән бит ул тормыш мәктәбен.Олы күреп, сине яраткан ул,Сабый санап, сине юаткан.Юл чатына кадәр озаткан даГел күзәтеп торган ерактан.Казанда көз. Әле суык килә,Йә әйләнеп кайта җылылар.Һәрбер көздә ата сынауларыҺәм аналар биргән җылы бар.

30.12.2013

Бер галим монологы

Яшь калганмын, яшьләр булгач тирәмдә,Илле яшьтә, кырык яшьлек, диделәр.Кырык яшьлек, дигәндә дә, үземнеУнсигезем тулган кебек сөйделәр.Чәчләремнең чалы бер дә юк кебек,Алтмыш яшьтә, илле яшьлек, диделәр.Сөйләделәр кайберәүләр көнләшеп,Көнләшсеннәр, сөйгәннәр күп иделәр.Җитди сүзләр ардырганда кешене,Күңелләрен ачты сүзнең шаяны.Мәҗлесләрнең күркен тапкыр сүз итүБабалардан, борынгыдан калган ул.Шаян булдым бәйрәмнәрнең түрендә,Олпат булдым яшьләргә шул кирәктә.Башта гамем җитмеш еллык булганда,Унсигездә калган йөрәк, әлбәттә.Сиксәнемдә, җитмеш яшьлек, дисәләр,Яшь, диярмен, яшьләр булгач тирәмдә,Яшим кебек һаман әле яшь булып,Яшьлектәге кебек сезне сөйгәнгә.Сиксәнендә егет әле, дисеннәр.Сөйләделәр. Сөйләсеннәр. Түзә сүз.Унсигезне тудырдым мин, дигәндә,Бармак янар күзләремнән ун сигез!

06.12.2013

Кышкы урманда

Кышкы урман. Шыгыр-шыгыр сукмак.Төнен туңып йоклый юкәләр.Юкә ботагына кошчык кунган,Бөрешепләр беткән шулкадәр!Минем кебек, култык асларынаҖылы эзләп борын төрткән ул.Бу урманда ялгыз яши микән?Уйларына кемне керткән ул?Мин бит менә ялгыз яшәсәм дә,Уйларымда һаман парым бар.Теш сындырып суык узар микән, —Сукмакларга сөйләр зарым бар.

06.12.2013

Төннең көнгә карышуы

Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,Карышкач тән, синең назга калып сабыр.Көннең әле җиңми китеп барганы юк…Тап бер юлын, син бит – талант, син бит —шагыйрь.Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,Ишегемнән кертми сине торганымда.Син син булып калалмассың, уза калсаң:Таң ишеген ача да… төн юкка чыга.Бусагадан узмый гына үптең дә син,Төннең көнне үбүе күк булды, дидең.Төн салкындыр, син салкындыр, инде китәм,Ишегеңнең тыш ягында туңмыйм, дидең.Төннең көнгә карышуы, минем – сиңа.Шулай… Шагыйрь күң(е)ле һәрчак чагыштыра.Әйткән сүзе кайчак миндәй тотнаклының,Татлы булса, аякларын чалыштыра.

28.02.2013

Кызым, кайтам, диде

Кайтам, диде кызым, берәр вакыт,Тик вакытын әйтмим әлегә,Болай да бит синең йөрәккәеңМине көтеп яшәү хәлендә.Болай да бит, мине уйлый калсаң,Йокыларга китми ятасың,Ишегалларына чыгам, дисең,Тавышларың белән саташып.Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,Кайтуларың шундый озактыр.Көнем синсез генә уза торыр,Ишегендә сиңа йозактыр.Вакытларын әйтми генә, миңаБирсәң дә син кайту хәбәрен,Көтүләрем бик көчәеп китә,Авыраеп китә хәлләрем.Поездларның барам каршысына,Телефонны йөртәм кесәмдә…Мин булырга тиеш тик Казанда,Кайчан гына кайтып килсәң дә.Почта тартмаларын карамыйм мин,Электронка карыйм, таң туса.Мин эшемә белми китәрмен дә,Син көтәрсең кебек атуса.Ишек төпләрендә көтәрсең күк,Бакча эшләрендә көтәрсең,Дәресемне минем бүлдермим дип,Телефоннан хәбәр итмәссең.Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,Вакытларын шуның әйт, зинһар.Вокзалларда, Мәскәү поездларынБелмичә дә, сине көткән бар…

22.03.2013

Таңда көй көйләгән идем…

Сагынам тавышларыңны,Син дә минем күк икән.Таңда көй көйләгән идем,Таң кошлары ишеткән.Алар сиңа ирештергән,Җырлаганнар җыр итеп, —Күзеңә яшь китергәннәр,Таңда өеңә илтеп.Сагынганмын тавышыңны,Дип телефон ачкансың.Телефоныңны ачкансың…Сөйләшмичә япкансың!Без бит әле бу көннәрдәҮпкәләшеп яшибез.Бик сагынган булганда да,Күрсәк исәнләшмибез.Күрше генә яшәсәк тәКүрешмибез, күрмибез,Ә эчтән тавыш сагынып,Сагышланып йөрибез.Койса кояр көй генә дипҮпкәләрнең юшкынын,Балконымда сузам һәр көнТаңның сихерле җырын.

22.03.2013

Муза турында шигырь

«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —Бармы музаң, җырлар җырлатырлык?»Йөрәгемдә бардыр сагыш хисе,Таң алдыннан төртеп уятырлык.«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —Бармы музаң, таңны оныттырыр?»Сагыш баскан йөрәгемне тотып,Караватта торам мин утырып.«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —Шул сагышны җилгә тараттырыр?»Бар сагышым, ул – синеке генә,Яшәт җанда, диеп яраттырыр?«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —Илнең гамен тәмам оныттырыр?»Ил гамендә яшәвемә күрә,Андый муза миннән ерак торыр…Ил кайгысын парым иткән өчен,Сагышланган өчен хәсрәтеннән,Сөяр парлар читкә китә икән,Кирәге бар кайсы хаҗәтемә?«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —Бармы музаң, шигырь яздыртырлык?»Язам ласа, сөю хисләремнәнИң тынычны хәтта аздыртырлык.Язам кебек сөю хакында мин,Язам кебек аны сөю көчен.Ни язсам да булыр язганнарымНибарысы Ил бәхете өчен.

19.03.2013

Арткан диме?

Җир шарының, имеш, арткан димеЕл көненә бүләр җылылары.Елый гына гыйнвар болытлары,Куа, диеп, җилнең җиллеләре.Аяк асларында – гөрләвекләр,Полюсларның әнә кими кары.Җир шарының җылылыгы арткан,Бер дәрәҗә генә, диләр, бары.Агачларда – гыйнвар бөреләре,Ботакларда – китми калган кошлар.Кайгырасы хәзер бөтенләй юк:Безнең якта алар исән кышлар.Безнең яклар әйләнәләр, имеш,Тропиккамы, әллә экваторга?Бу Җир шары, әле полюс борып,Әле шартлап, безне шаккатыра.Таулар ясый диңгез уртасында,Булганнарын ишеп ата мәлдә.Катламнарның тектон дигәннәреӨс-өстенә килә көтмәгәндә.Туңа гына мартның болытлары,Яңгыр түгел, карны ишә-ишә.Полюсларда үсә, имеш, бозлар,Җир суына, имеш, иш(е)түемчә.Агачларда бүртеп беткән бөре,Ул бүртергә быел тиз өлгерде,Җир җылына диеп кенә белде,Ә ул аңа әнә суык өрде.Ботакларда – китми калган кошлар,Җимнәре юк, ачлар, күшеккәннәр…Баскыч төбендәге утыргычтаҖир суына диеп ишеткәннәр.Безнең яклар үзгәрәчәк, имеш,Полюс күчкәч капма-каршысына…Бер сабый кош әле бик акылсыз,Кардан шуыйм диеп кыбырсына.Әнкәсенең канат астыннан улЧыгарган да таштай үткен томшык,Таң һавасын исни рәхәтләнеп.Аңа нәрсә, ул – нибары чыпчык!

19.03.2013

Әлегә бәхетем

Басканбыз балконга чыгып без.Урамнар күренми – гел томан.Мин куркам бик җылы көннәрдәТуңдырып килгән бу салкыннан.Мин куркам, ул мине нигәдерКисәтә шикелле шул хакта:Яныңда ут шары хәзергә,Бервакыт Кояшсыз таң атар.Кайчандыр сөюләр үтәчәк,Һәрнәрсә вакытлы һәм кыска,Бәхетле булыйм дип телисең —Ул бары бирелә бурычка.Ә бурыч… Вакыты чикләнгән,Аны бит кайтарып бирәсе…Ник китәр булгач бер янымнан,Бу Кояш өемә кергән соң?Мин куркам. Урамда гел томан.Бар аның балконга үтүе.Мин торам җылынып Кояшка, —Әлегә аның үз итүе.Әлегә бәхетем ул минем,Ә бәхет бирелә бурычка…Ничек соң ул булсын гомерле,Кайчан шул гомерең бик кыска!

19.03.2013

Бу кичтә

Алсу!Көт мине,Арчага ничек тәҖәяүләп туфлине тишеп тәКайтырмын бу кичтә.Бетте су өемдә.«Вамин» нан тартып ал ачкычын чишмәнеңҺәм җибәр бер бричка.Тапмасаң имәннән ясалган кисмәкләр,Килмәсә татлы су,Соң нәрсә була бу?!Килмәсә ул бричка,Илтәчәк йә такси,Йә барыр электричка.И Алсу!Көт мине, бәлешләр пешереп,Мунчалар яктырып,Аркама тозлы бал сыларсың,Миллекне сынарсың,Ләүкәгә яткырып.Алсу! Көт!Яратам кунакны:Ыслаган балыкны,Майлаган коймакны,Тавыклы токмачны,Арпадан умачны,Кыш чыккан шалканны,Алманы, талканны,Елкыдан казылык,Тозлыклы кабымлык,Пәрәмәч һәм күмәч,Сарымсак, бавырсак,Үрдәктән бәлешне,И Алсу, өлгерсәңӘзерлә һәмишен.Хокук бир иреңә,Карарга кунакны,Әйтергә комплимент.Чын-чынлап ял итү өчен, тикҖитмидер тагын берЭлемент:Иреңә ятлаттырЙә шигырь, йә бер җыр.Алсу, көт!Ил гамен кайгыртыпАрыган бу шагыйрь.

01.10. 2012

Училище дусларыма

Башкаларга охшамаган өченСүккәнсез дә мине, мактагансыз.Ни өчендер гади яшәвемдәГадилекне һич тә тапмагансыз.Еллар узган, мин гел гади калган,Ә сез менә шактый үзгәргәнсез.Мин яшимен шаулы үткәнемдә,Күңел белән килер көннәрдә сез.Сүзегездә – дәфтәр, укучылар,Ә кемнәрдер ирен, улын сөйли,Тик нигәдер алар җырлар илен,Шигырь телен минем кебек сөйми.Минем кебек, халкым диеп көйми,Милләт, дими сезнең һичкайсыгыз.Килә, ахры, тормыш юлларыннанТыныч күңел белән атлыйсыгыз.Ә мин һаман калган элеккечә:Җан җыр тели, күңел шигырь көтә.Яшәү гади минем, әмма аныСәнгать сөю гел биеккә илтә.Мин, кирәк, дим, утлы сүзле китап,Мин, кирәк, дим, илне уятыр җыр.Калдыр әле, дисез, буш сүзеңне,Без бит инде завуч һәм директор.Без бит инде биек күтәрелдек,Безгә кызык семья, мәктәп, ЕГЭ.Сүрелә җанда өмет очкыннары,Коела күздән яшьлек шаянлыгы…

22.06.2012

Үткәргәнбез

Табыннарда нотык тоткан булып,Җыелышларда үткен сүз сөйләгән,Үткәргәнбез яшьлек елларын без,Мәгънә салып кылган гамәлләргә.Мин галимлек юлларыннан киткән,Гыйлем ишекләрен ачып кергән,Аңа, бәлки, дөнья тотканнарныңУтлы табасыннан качып кергән?!Ә ул таба… шул ук хаким-хөкемГыйлем илендә дә бар икән лә.Чын фикергә, гадел уйлаучыгаУл кыйсемдә бигрәк тар икән лә!Ул илләрнең ишекләрен киреАчып чыгу да бик авыр икән.Тынычлыкны җаным һич югындаКүк катына менгәч табыр микән?

22.06.2012

Дан

Бәйрәмнәр – дан хисен терелтергә,Ә даннарның бардыр төрлеләре.Ил-кавемнең кешеләргә биргәнБәясенең була билгеләре.Шаннар шаны – милләтеңне яклап,Батыр яуда яулап алынган дан.Табын калдыгының бәяседерХакимнәрне мактап табылган дан.Сарай җырчысының бүләгедерТүрәләрнең уйлап тапкан даны,Әмма күпме күзне уйнатадырКүкрәкләрдә утлы елкылдавы.Тәхет данлаучының өметедерАлтын тәре, баш тарт аннан, Кешем!Халык теләгенә карасачы«Халык язучысы» дигән исем!Чын шагыйрьне хәтта исертергәМөмкин аның сумда чагылышы.Булма, Шагыйрь, сарай сандугачы,Бул җиреңнең ирек сөяр кошы!

21.04.2012

Базарда

Артык-портык базарына чыктым:Миңа кирәк әйбер бихисап.Кыйммәтлесе аның – самавырдыр,Иң арзаны – каләм һәм китап.Монсын тоттым, кулга ансын алдым,Кайсын сайлыйм диеп торганда,Бер сатучы ханым китап сузды,Шәп әсәрләр, диеп, бар анда.«Укымадым үзем, тик ишеттем,Троллейбуста кайтып барганда.Язучысы минем хуҗам иде,Истәлеккә сорап алганда.Үлгән, диләр инде, йөрәккәеКаты сырхау иде бахырның.Китап язу белән җиңеләйткән,Диләр, ялгыз гомре ахырын.Шәфкать туташымын, аңла, сеңлем:Дөнья чирләренә юк дәва.Бу китапны язган – табиб иде,Ә бит иртә китте дөньядан.Ә мин менә яшим һәм сызланмыйм,Баш катырмыйм, юк-бар эш табып.Истәлеккә генә алган идем,Йөри кул астында буталып.Ичмаса, бер кирәк-ярагымаТотам, сата алсам, акчасын.Син, сеңелкәш, шушы китаптан даЯхшырагын эзләп тапмассың».Алдым аны, бәясеннән тормый,Өемдә шул китап булса да.Бушка килгән сүз кадерсез икән,Эченә мең хикмәт сыйса да.Ул бер иске кием кебек икән,Йә ташландык мәче баласы.Күзгә елап баккан ул китапныАсрамага иттем аласы.Артык-портык базарына чыктым:Кирәк әйбер иде бихисап.Алдым әдип: «Бу бүләкне сакла,Укы!» – диеп язган бер китап.

21.04.2012

Хисләр диңгезендә

Хисләр диңгезендә яр күренми.Офык барлыклары он(ы)тыла.Күңелләрдә дулкын өсләреннәнЙөгертерлек җиңел җыр туа.Хыял диңгезендә яр күренми.Ул диңгезләр күккә тоташа.Юл күрәсең ерак йолдызларгаКояш суга салган комачта.Хәсрәт диңгезендә яр күренми.Офык барлыклары он(ы)тыла.Шул диңгезгә сине батырган күк,Күзең төпләренә яшь тула.Бар бит офык, яры диңгезләрнең,Ерак түгел лә ул, якында!Дуслар яры кирәк, хәсрәтләрдәБашны куяр өчен чак кына.Күрәсең дә каршы йөзәсең син,Котылганчы, кулың талганчы,Ярларында кулын сузган дусларДәррәүләшеп тартып алганчы.Һәм яшисең бераз тынып калып,Яңа матур хисләр тапканчы.Хисләр диңгезенә яр кирәкми!Офыклары аның күк калсын!

21.04.2012

Өлешенә күрә көмеше

Каләмтәраш[2] булсын – каләмкашка[3],Каләмкашка булсын – каләмдан[4],Кара савытлары – каләндәргә[5],Гамьнәр савар өчен Галәмнән.Күкләрдән ак, сөтләрдән пакь торганДәфтәр бите булсын каләм өчен.Кара тамсын каләм канатыннан,Каләм булсын кайнар сәлам өчен.Һәрбер нәрсә тапсын шулай ишенҺәм башкарсын тиешенчә эшен.Шагыйрь каләмнәре язган сүзнеБоза алмас һичбер заман кеше.Кара савытлары, дәфтәр бите —Шигырь савар өчен Галәмнән.Илгә, җилгә, ярга ярар микәнЯзганнарым минем каләмән[6]?

28.03.2009

Дога белмим

Киләсе көн нәрсә көтә диепУйланырга безгә нәрсәгә соң?Язмыш дәфтәрләре ачык инде…Шул дәфтәрнең бите күбрәк булсын.Кирәк иде башкачарак яшәү —Дога белмим, битләр күп ачылган…Ниләр укырмын мин, ни диярмен,Киткәнемдә сезнең арагыздан?Ярлыкарлык начар гамәлләрнеКыла алдым микән яхшы эшләр?Шигырь яздым! Ә бит беркем белми,Бәлки, шагыйрь, үлгәч, телен тешләр…

22.06.2012

Фәрит абыйга

Акылсызлык белән акыллылык —Ике чиксезлектер, бездер ул.Беренчесе шуның – мин фәкыйрең,Икенчесе, хуҗам, – Сездер ул.Хуҗам белер, диеп әйтер төрек.Белеклелек белән белексезлек —Ике чиксезлектер. Бездер ул.Беренчесе, хуҗам, – Сездер ул.Бик белекле карап торасыз СезСөйләвемә минем, көлгәнгә…Сезнең янда тоям үземне минСезгә лаек түгел бер бәндә.Беребез – шагыйрь, беребез —галим безнең.Акыл һәм хис, дисез кайвакыт.Сез акылга һәйкәл шикелледер,Халык чәчәк куяр, яратып.

25.02.2009

Җыелыш

Бөртек-бөртек киттем төртеп,Ак кәгазьне чуарлатып.Төртәм, сызам, ясыйм рәсем,Безнең җыелыш барган вакыт.Буш сүз, куш сүз – уңнан, сулдан,Бүлмәгә түрә күп тулган.Барсының бар өйрәтәсе,Истә калырлык әйтәсе.Кыек әйтеп, туры әйтеп,Бездәйләрне куркытасы.Җыелышның дилбегәсенҮз кулында нык тотасы.Һәркайсының бик акыллыБулып күренәсе дә бар.Алкышларга, мактауларгаСорап күмеләсе дә бар.Ул әйткәннең, нык әйткәннеңБар кәгазьгә төшәсе дә,Кул астында эшләгәннеңӘле мең кат күшәсе дә.Ял итсен дип уң колагым,Ял итсен дип сул колагым,Ак кәгазьгә сурәт сырлыйм,Карандашны алдым тагын.Җыелышта гелән шулай:Буш сүз, куш сүз – уңнан, сулдан.Түрәләр түр урындыккаКубарылмаслык утырган.

26.12.2011

Буш хушбуй шешәсенә

Инде менә ишек катындасың…Хушбуйларың очкан синең, шешә.Сипкән чибәр кызый сине һаман,Төн җитәрәк, бер дә жәлләмичә.Түкмәгәндер сине бала-чага,Тоткан кичен чибәр бичә – кәттә!Бармагының табы муеныңда:Сипкән, майлы кершән сөрткән шәпкә.Трельяжның ватык почмагындаУйланасың: үземдәме гаеп?Агалтыннан юкса муенкаең…Сары алтын юкса итәккәең…Уйлап тапкан сине бик тә оста:Кызыл төстә затлы иреннәрең,Бүләк булып бара алсын өчен,Ефәктәндер бавың-киемнәрең…Тора идең хушбуй өстәлендә,Инде менә ишек катындасың.Эшләр узгач, файда бирмәс һични,Төштем төпкә, диеп тартынма син.Мин дә мин, дип, хуш ис сибәр өчен,Үзең очып менгән булыр кулга.Кыбырсыклар гомер ах(ы)рын таба,Дөнья кысан синдәй сабырсызга.Хәзер шуны аңлап моңсудыр син.Хушбуй тойган кем соң телен белсен?Колагына өрче соңгы тынны,Хуҗа кызый алса ялгыш кичен.Аңлыйм шуны: инде көнең үткән,Сипкәннәрме, әллә кемдер түккән —Аермасы аның бары сиңаБардыр, дустым, янгач болай эчтән.Борыныма килә әле татың,Менә сине иснәп торган булам,Ә төбеңдә соңгы тамчы бии —Минем язмыш… дип уй корган булам.

26.12.2011

Баеш якта

Язу язмаудан җиңелдер,Язарлык шатлык барда.Сөйлисең аны, очынып,Якыннарга, дусларга…Кош тоткан кебек йөрисең, —Кулыңда кәгазь генә.Син – аек шатлык иясеҺәм сәрхуш әз-мәз генә.Язудан язмау җиңелдер,Баеса кояш иртә.Эңгер-меңгер ул кемне дәЯзмаслык хәлгә кертә.Милләтнең эңгер-меңгергәКереп барган чагыдыр.Чыгармы кояш шикеллеТөпкеленнән тагын ул?Яшәрме баеш халәттә,Ай, еллар, гасыр буе?Язмыйча торырмы каләм,Туса язарлык уе?Эңгер-меңгер ул кемне дәКайчак бик аңгырайта.Язмау да авыр, язу да:Милләтем баеш якта.

21.11.2011

Картларча

Минем холык һаман үзгәрмәгән:

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Примечания

1

Касрелбәсар – күрәкарау (ерактан күрмәү).

2

Каләмтәраш – каләм очлагыч.

3

Каләмкаш – сызымчы.

4

Каләмдан – пенал.

5

Каләндәр – дәрвиш.

6

Каләмән – каләм белән.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2