bannerbanner
Сине сөям, дисең… / Говоришь, что любишь
Сине сөям, дисең… / Говоришь, что любишь

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 2

Рифә Рахман

Сине сөям, дисең… Шигырьләр


Рахман Рифа (Харрасова Рифа Фатхрахмановна)

Говоришь, что любишь



В новой книге поэтессы большое место уделено как любовной лирике, так и общественно-философской поэзии.

Казань. Татарское книжное издательство. 2019


На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Рахман Р. Ф., 2019

Талпыныш

Баш очында гына – ак болытлар,Баш очында гына – күпме кош!Безне биеклеккә күтәралаКеп-кечкенә генә талпыныш.

Җан – биектә

Баш очымда гына – ак болытлар,Акка батып туды бу иртә.Җан биектә чагым! Бүген тәннеБер манара кебек хис итәм.Манараның ачык уемынаҖан кыңгырау кебек куначак.Чыңлаячак анда, чыңлаячак…Илне гамьле эшкә җыячак.Чыңлар да ул, тау-ташларга тиепКире кайткан чыңын тотачак.Аннан тагын, тагын чыңлаячак,Шулай тауның җырын отачак.Тау зурлыгы булыр аннан җырда,Таш ныклыгы булыр сүземдә.Җан – биектә. Мин – бер манарадыр,Калкып баскан Илем-Җиремдә!Баш очымда гына кошлар оча,Кош уйнатып туды бу иртә.Сандугачлар агачларда сайрый,Ә бөркетләр оча биектә.Миндә әле бөркет хисе дә бар,Канатында күкне иңләгән.Җан җыр булып оча, бөркет сыманБер талпыныш алгач җилләрдән.Баш очында гына – ак болытлар,Баш очында гына – күпме кош!Безне биеклеккә күтәралаКеп-кечкенә генә талпыныш.

23.08.2016

Карап торам…

Йолдызга мин карап торган булам,Ә ул инде күптән үлгәндер,Бөек бер көч аны йолдызларныңМазар илләренә күмгәндер.Йолдызга мин сәлам биргән булам,Яңа бер дус тапкан шикелле.Үземә дә Галәм күкрәгеннәнЙолдыз уты капкан шикелле.Чулпанга мин таңда бармак яныйм,Йокламыйсың, димен, таңгача.Кояш чыккан, инде нуры тулган,Менә тиздән, димен, ай качар.Син сүнәрсең иң ахыргы булып,Башка йолдыз булмас яныңда.Зур бер хәсрәт – ялгыз гына януГаләм учагында, җаныңда…Ә мин янам. Күпләр сүрелделәр,Сындырдылар күпләр күңелен.Нигә соң мин, шулай яна торып,Ил күгендә йолдыз түгелмен?!Нигә таңда өмет кабызмыймын,Нигә төндә юлга нур сипмим?!Ә бит теләк – илгә маяк булу,Аны исән итү, һичшиксез!Яшәр микән? Әллә сүнәр микән?Төн телимме, таңмы милләткә?Төндә йолдыз бигрәк якты яна…Янгач сүнә инде, әлбәттә!Әллә бик нык янып сүнде микәнВакытыннан иртә бу халкым?Мин шуңамы аны таңны таңгаКушкан йолдызларга охшатмыйм?..Чулпан йолдыз әнә китми тора,Төн пәрдәсен кояш ерткач та,Нур ташкыны тауның башындагыКыяларны төртеп еккач та…Уянам да аңа карап торам,Бәлки, ул да инде үлгәндер?Йолдыз нуры гасыр кичеп килә —Җирне үле йолдыз үбәдер…Йолдызга мин карап торган булам,Йолдыз җиле каккан шикелле,Сәлам биргән булам, көлгән булам,Яңа бер дус тапкан шикелле.Ә ул инде күптән күктә юктыр,Миннән бик күп алда үлгәндер.Галәм бишегендә аның ур(ы)ны —Галәм мазарына җирләнер.

09.08.2013

Минем туу

Йолдызларның аңы киткән чакта,Йолдызларның төсе уңгандаТуганмын мин,Инеш, елга суыЯрларына тәмам тулганда.Күзләреңнән йолдыз тама, дисез,Яшьне нәни йолдыз күрәсез —Исәр йолдыз кебек яшисең, дип,Нигә мине һаман сүгәсез?Гаҗәпмени йолдыз нурларынаМинем шулай ия булуым?Моңа сәбәп —Яңа йолдыз беләнБер вакытта минем тууым.Бик газаплы, диләр, йолдызларныңЯралуы Галәм эчендә.Мин дә йолдыз кебек җан алганмын…Шуңадыр да йолдыз төсендә.Ә аларның һушы киткән чакта,Җиңелмени исән калуы?!Шундый еллар бит бу,Шундый еллар!!!Сүреләм дә сүнәм,Сүреләм дә…Аннан кабат китәм кабынып.Күкнең һичбер буп-буш торганы юк.Сүнсәк, беләм,Безнең ур(ы)ныбызгаНикадәрле йолдыз табылыр.Бездәй булмас —Синдәй, миндәй түгел —Килер буыннарның һичкеме.Тик алар да йолдызларга карар,Шуннан очып килгән шикелле.

10.08.2013

Фани дөнья

Җырлы күңел булсаң, җыр качыра,Нурлы йөзнең нурын куа икәнФани дөнья. Анда яшәгәндә,Хәсрәт капчыкларың тула икән.Сагыш капчыгың да тула икән,Аерылу көне күплектән.Алай булгач тормыш итәгенәЯбышып ятабыз без нилектән?Нигә әле маллар җыябыз без,Нигә әле көннәр – гел эштә?Күрмәгәндәй юлның гарешләрдәнИлтәсен тик безне гарепкә.Фани дөнья, сине сөйгәнемдә,Бәхет-хәсрәтеңне бер иттем,Тоттыргансың чөнки туганымдаКапчыкларын шатлык-өметнең.

19.04.2013

Урамда – яз

Кар өеме елап ята, беттем, диеп,Итәкләре анда-санда гына калган.Шул өемдә бии кояш шәүләләре.Урамда – яз, наз шикелле нур таралган.Конкурска чыкканмыни тәпиләре,Бии кошлар тротуарда – күлдәвектә.Кышның бөтен салкыннары, бураннарыАгып бара, урам иңләп, гөрләвектә.Кар өеме зар өеме булып калган,Урамга наз, урамга шат җыр таралган.Күгәрченнәр гөр-гөр килеп йөргән була:Кар астыннан ашалмаган җим табалган.

12.04.2012

Яңгырга

Таңда гына яңгыр явып үткән иде,Кыш тузанын агызган ул асфальтлардан.Киемемне чишеп барам – җилгә ачыкГәүдәм әзер агачны да кочакларга.Күңел әзер барыгызны яратырга,Йөзем көләч – җир кояшы булганмыни?!Бу тикле яз сагындырган икән мине —Өйдән чыкмый – салкыннардан туңганмыни?!Өйдә яшәп, язып кына яткан идем,Шуннан кайчак бер тынычлык тапкан идем.Яңгыр шакып дәште мине урамнарга,Юкса таңда йокларга дип яткан идем.Ул яңгырга мең мәртәбә рәхмәт инде:Киткән явып, җирне юып, сафлык чәчеп.Бу тикле яз сагындырган икән мине,Яшик өч ай, бергә-бергә чөкердәшеп!

12.04.2012

Вакыт

Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,Сиреньнәрем сибәр татлы хушбуй исе.Урамнарда әле карлар өем-өем —Күңелләргә узган инде язның хисе.Урамнардан ага әле чишмәдәй су,Ташу көтә инде кырлар, елга яры.Алтын уклы яшеннәргә әзер алар,Сагындырган язның хәтта җәзалары.Агар ташу, болытлардан төшкән кебек.Агар силләр, шул ташуга иш булырга.Тапмас бары тормыш сөймәс кеше генә,Сәбәп бардыр ил гаменә кушылырга.Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк.Нигә әле тынычлансын безнең йөрәк?!Дәрвиш сыман, Җиһан буйлап узар язлар,Ачык чырай күрсәтүең хәерлерәк.Карлы җирдә – иске елның яфраклары,Тротуарны тишкән яшел яңа үлән.Светофорлар яшел күзен чытлык кыса,Яңа язга урамнарда юл бирелгән.Ян син, кешем, тынычланма гамәл белән,Иң шатлыклы чагыдыр яз һәр кешенең.Сөяркәсе кире каккан ирнең түгел,Хәтта подвал кышын кичкән карт песинең.Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,Утлар – суга, сулар утка әйләнер чак.Урам тулы гел хатын-кыз, гел хатын-кыз…Телләр – телгә, куллар кулга бәйләнер чак.

12.04.2012

Яз дәрте

Олыгайган кебек кенә булганмын ла,Яшь тормышны бәйрәм итәр вакыт җиткән.Өч-дүрт яшьне алып атып тәннәремнән,Язлар дәрте йөрәгемә кадәр төшкән.Дөп-дөп типми кыштагыча, салмак кына,Дөрес кенә эшли хәзер, кузгалса даУрыныннан яз хисенә исәрләнеп.Терелгән ул, салкын кышта сызланса да.Яшим, димәк, – яши икән ул, сиздерепҖиңел, якты хискә хәзер сөенгәнен.Тәнемә дә рәхәт булып китте бик тә,Кыскардылар өстемдәге киемнәрем.Җиңеләйде кышлар буе күтәргәнем,Рәхәт миңа – тагын шуңа ни өстисең?!Бәхетле бул, дим сиңа да, бу шигырьнеУкыганда ләббәйкәләп торган кешем.

12.04.2012

Мәскәүгә бар

Казаныңны бик яратыйм дисәң,Мәскәүләргә барып кайт икән.Башкаланың таштан пулатларыКүңелемә бик тә ят икән.Анда баргач җәннәт кочагы күкШаулы урамдагы өең дә.Моңсулата икән кар юклыгыЯңа елга кергән бу төндә.Казан шавы авыл тынлыгы күкКала икән Мәскәү түрендә.Туган илнең хәтта кары җылы,Җиле йомшак ятлар илендә.Туган җирнең кешеләре якын,Бар да матур, бар да кадерле.Урам этләре дә бик юашлар,Үзеңнеке кебек һәрбере.Бик тә биек йортның иң-иң соңгыКатыннан да өең күренми —Мәскәүләрдән Казан ерак икән, —Анда баргач, шуны белдем мин.

19.04.2013

Үзгәреш

Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым.Бу яз мине әллә инде гашыйк иткән?Түбәләрдән тамчы тамган көйгә генәЙөрәгемдә ниндидер ят хисләр бүрткән…Тамчы тамган көйгә генә тибәдер ул,Тып-тып кына, уйнап кына, җиңел генә.Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым,Карыйлар да тез өстеннән күлмәгемә.Күлмәк бит ул – кабык кына, кием генә.Йөрәгемдә ниләр барын һич күрмәссез.Йөрәк менә яшьлегенә кайтып бара,Гәүдәм тарта, ашыкма, дип, мәрхәмәтсез!Чү, туктап тор светофорда, тукталышта,Өлгермим, ди, артларыңнан җитә алмыйм,Автобуска утырсам да, йөгерсәм дә,Бу яшемнән һич кенә дә китә алмыйм.Бу яшемне теләсәм дә бирә алмыймКүршемә дә, үч саклаган дошманга да,Синең инде бар да җитеш, дип сөенгән,Кызың үскән, дип сокланган дусларга да.Чү, йөрәгем, ашыкмачы, тәннән башкаЯши алу һичбер вакыт көчеңдә юк.Синең, кабат тәннәремдә шытар өчен,Язны кышта көтеп яткан төшең дә юк.Йөрәк мине тыңламый һич, кайтып бараЯшьлегемә, йоклыйм төшләр күрә-күрә.Урын җәйсәң кисәтә ул: һич югында,Бу төшеңдә өлгерә күр үбешергә.

12.04.2012

Татарстан урамыннан барам

Татарстан урамыннан барам,Казан үзәгенә илтә юл.«Тукай бакчасы» нда бер тын алам,Адымымны җиңел итәр ул.Бер тын алам, тимер утыргычныңТәнгә үтеп керә салкыны.Һәйкәл тирәләре – чәчәк кенә…Таҗларында миңа ят җылы.Таҗларында бии күбәләкләрМиңа таныш түгел көйләргә.Тукталган ла идем ТукаемаҮз телемдә шигырь сөйләргә.Аңлый алса, мине Шагыйрь аңлар,Таш тәнендә бардыр күк җаны.Утыргычка килеп утырдым даУкыдым мин аңа Тукайны.Аһәңнәрен сайлап, тынышларын,Мәгънәләрен – аңлый алганча.Һәм сөйләштек аннан Тукай беләнАна телебездә таңгача.Һәйкәл тирәләре – чыклы чәчәк…Янар чыклар, парга калганчы.Татарстан урамында таптымБу төн татарчаны аңлаучы.Иптәш таптым җанга, төндәш таптым.Шигырь кебек типкән йөрәкнеХәтта чәчәкләргә тыңлаттым мин,Шигырь аша телне өйрәттем.Татарстан урамыннан кайтам,Минем өемәчә илтә юл.Тукталышта тагын бер тын алам,Адымымны уйлы итәр ул.

19.04.2013

Алыш-биреш

Язган шагыйрь, утлы тынын йотып,Гомер теләп сөйгән халкына,Алынмаган шагыйрь хаклары да,Милләт хаклары да ул тында.Үлгән шагыйрь, утлы тынын йотып,Гомер теләп Бөек Шигырьгә.Бирелмәгән Ана хаклары да,Бала бурычы да ул Сүздә.

19.04.2013

Утлар яна

Гарептә дә, гарештә дәУт яна, утлар яна.Кар илендә, ком җирендәБар кавемнәр уяна.Кызыл, сары күлмәклеләр,Берсеннән берсе күреп,Дөньяга аваз салалар,Хөрлек, гаделлек, диеп.Соңара күрмә, синең дәТапталган җаның, халкым,Ит таләп ил-түрәләрдәнҮзеңә тиеш хакың.Беләсең: йә бер үлемдер,Йә җиңүдер бу заман.Чор кичеп, телле калыр тикЗур көрәшкә кузгалган.Ыңгырашма, ел авыр дип,Күтәрел тагын бер кат.Көрәшсәк, алда бәхет бар,Тик таңы әле ерак.Гарептә дә, гарештә дәЯнартаулар кузгалган.Янартау кебек аваз сал,Җир дертләсен бу заман!

25.04.2012

Китәр булгач…

Ник киләдер язлар, китәр булгач?Ник киләдер язлар күңелгә, —Олыгайдым инде, олайдым мин,Күп яшәдем инде бу җирдә.Яшәдемдер күбен – бирелгәннең,Тоелса да миңа ул бик аз.Күңелдә кыш минем күп вакытта…Туңдым дигәч кенә килә яз.Өлгермим мин аннан җылынырга,Китеп бара ул тиз, ник килә?Туңсам туңам инде, шулай язган…Карамасын минем әйтүгә.Җилкетә дә мине, китеп бара.Язлардан соң килә тагын кыш.Алдау гынадыр ул яз җылысы —Язга таба минем ыргылыш.Күңел кышын оныттырып тора,Оныттыра кайчак омтылыш…

17.02.2013

Әти авыр сулый

Коя гына яңгыр түбәләргә,Яңа калайларын кыйный-кыйный.Әллә кыйный, әллә көен көткәнТангочы күк, үкчә тибеп уйный.Үкчә тибеп тора шакы-шокы,Менә-менә ныклап биеп китәр!Йа Ходаем, инде болай да битКоя гына яңгыр, шунсы җитәр!Болай да бит җиргә иелгәндерАлмагачлар, армут ботаклары.Өзеп бетерер ул миләшләрнеңТәлгәшләрен, калмас яфраклары!Ишетми дә мине, тыңламый да —Коя гына яңгыр түбәләргә.Әти авыр сулый, бирмәде, ди,Бүген тагын печән күбәләргә.

31.08.2016

Төшлектә

Арган йөзеп – төшлек турысындаЯлкау гына агып бара болыт.Җилләр тынган – йоклап ял итәләр,Алар арган, күктән кошлар куып.Мин дә ардым. Яттым үләннәргә,Тик күземә тамчы йокы төшми.Күләгәләр качкан кайсы кая…Һәрнәрсәнең юктыр кебек эше.Һәр кешенең черем иткән чагы.Бу эссегә чыдар әмәлең юк.Челләдә дә илне күзәтәмен,Йокламыйча – башка гамәлем юк.

31.08.2016

Белмиммени?

Уяндым да тышка карап торам:Көзме, кышмы – һични аңламассың.И табигать, хәтта син дә мине,Язың булам, диеп алдагансың.Язың гына булам, җәең генә,Дигәнсең син, мине гашыйк иткәч!Нурың белән керфегемне ачкач,Җылың белән иренемне үпкәч.Уяндым да тышка карап торам:Көзме, кышмы – һични аңламассың.И табигать, хәтта син дә минеСабый бала санап алдагансың.Яратуның бер билгесе итеп,Битләремә сипкел тутыргансың,Яз җиткәндә. Аннан тәм татыргаҖәйдә миңа алма тоттыргансың.Өйдә эшләр башка кулга күчә…Уяндым да тышка карап торам.Вазаларда – алма, сусыл җиләк…Белмиммени: кышка карап торам!

31.08.2016

Әле дә…

Бер сәбәп юк бүген кайгыртырлык,Узганымны уйлыйм, яшь – күздә.Ник сагынам икән авыр чакны,Көнне тезә-тезә бер эзгә?Сагыш көннәренең саны күптер,Хәсрәт төннәре дә җитәрлек.Әле дә бит яшим… диеп куям,Барысын да җанда күтәреп.

28.02.2013

Шагыйрь җавабы

Шигырьләрең шундый затлы, шагыйрь, —Кайсы ил һәм кайсы төбәктән син?Тотышларың шундый горур, шагыйрь, —Кайсы халык, кайсы милләттән син?Язганнарың шундый моңсу, шагыйрь, —Кайсы чордан, кайсы еллардансың?Диңгез дулкыныдай шаулагансың,Сандугачлар булып сайрагансың…Төшәр өчен туфрак катламына,Бозлыкларда утлар яндыргансың,Менәр өчен йолдызларга кадәр,Очкыннардан җанны кабызгансың.Яклагансың ятимнәрне даим,Саклагансың Илне, Җирне, Җанны!Кочагыңа алып җылыткансыңҮз илендә ятим-кагылганны.Бу сүзләргә каршы, әйтер Шагыйрь:«Туфрагыннан Татар атлы илнең.Яугирлеге миндә – Кол Галинең,Батырлыгы – Кәрим, Җәлилләрнең,Гашыйклыгы – мәгъшук Кандалыйның,Зиһенлеге – Чокрый, Акмулланың,Нәзакәтле сүзе – Дәрдемәнднең,Түземлеге – Нәҗми, Маннурларның,Көч-куәте – Нури Арсланның,Тапкырлыгы – Исхак, Афзалларның,Шат хисләре – Рәхмәт, Кутуйларның,Горурлыгы – татар рухлы җанның,Иреклеге – Әкә Мөдәрриснең,Нәфис теле – Роберт Әхмәтҗанның,Үткер күзе миндә – Фәйзуллинның,Хөр күңеле – һәрбер шагыйрь җанның,Турылыгы – бөек Тукаемның,Кайнарлыгы – Рәми, Такташларның,Сабырлыгы миндә – ТуфаннарныңҺәм хыялы – Зөлфәт, Гаташларның!»

01.12.2013

Сагыш сәгате

Сагыш сәгатьләре узып китте,Иске елның соңгы төне булып.Телефоннан җыйдым дусларымны,Ялгызлыкны күңелемнән куып.Ялгызлыктан качам дигән саен,Арта гына бара икән хисе.Ул хисләрне кызганмыйча бирәБүләккә дип һәр Яңа ел киче.Букетларда килә, конфетларныңЗатлы тартмасында, тортларда,Син ялгызсың дигән сыман миңа,Хәтта дуслар янда чакларда.Сагыш сәгатьләре узып китте.Киттеләр дә… кире борылдылар.Буылган күк яшьләр ага гына,Күз төпләрем кинәт ерылдылар.Күз төпләрем чыдамады хискә,Йомшаганмын икән, йомшаганмын.Иске елда калыр кебек сагышКире атлап кергән бусагамны.

01.12.2013

Зәки абыйга

Кайнатканмы чәең? Әзерме соңӨстәлләрең, әгәр мин керсәм?Кер инде әй, дисең, ниләр була,Авырганда кереп хәл белсәң?Ничә көннәр эштән бушаган юк,Онытып та торган чак булыр.Керәчәкмен, әмма чәйләреңнеЯсап куйма, юкса суыныр.Узармын мин урам аркылысынҖиңел генә, Сезне сагындым.Эшкә барган-кайткан чакларымда,Келәгезгә һәрчак кагылдым.Капкагызның бик-бауларын тарттым,Кермәсәм дә, узып киткәндә.Һич кенә дә эштән бушаган юкКояш көлгән көндә иртәннән.Бакчасына барып кайтасы бар,Дәресләргә план төзисе.Кайнатканмы чәең? – Алма алдым,Алма бүлешергә кер, дисең.Алма яннарына чәйләр кирәк.Чәй янына – шикәр, лимоны.Кытлык чаклар узган чәй-мәйләргә,Юри генә әйтәм мин моны.Керәчәкмен, исән-имин генәКилеп җитсен, дипләр көт мине.Югаласың, дисең, кешеләрдәнКачыра шул сансыз эш көне.

19.04.2012

Карап торам

Балконымнан карап торам, хозурланып:Урамнарны чибәр кызлар басып киткән.Килә алар, гөрләвектәй аккан сыман,Тротуардан. Казанымда ташу җиткән!Карга тулган иңкүлеккә, агачлардаОялары бихисаптыр, ни галәмәт!Балконымнан җимнәр сибәм мин аларга,Бүлешәләр ризыгымны жирәбәләп.Агачларны яшел бөре күмеп киткән,Сибелгәнме ботакларга алар күктән?Бу яз элек килгән язлар кебек кенәТүгел икән, түгел икән, түгел икән…

12.04.2012

Уйлы таң

(Шагыйрь Газинур Моратка багышлыйм)

Таңнар аткач, урамнарга чыгам,Йокы качты диеп күземнән.Капка кыегына тук чыпчыкларМине күзләр өчен тезелгән.Авыл йоклый әле. НамаздадырИртән азан әйткән мулласы.Кешеләргә түгел, чыпчыкка даКирәк аның хәер-догасы.Авыл йоклый әле. Әтәчләре,Мин – беренче, диеп мактана.Ә безнеке инде җир тырмыйдыр,Иң соңыннан гына ятса да.Тавыкларны куып йөртәдер ул,Җим җимләгез, диеп, җиләстә.Манарага очып кунар иде,Уятырга азан кирәксә.Мал хуҗага тарта, кеше – йортка,Бар гадәте килә каныннан.Әти-бабам инде бу вакыткаПечән чабып кайткан табынга.Әни-әби иртән эчәр чәйгәИкмәк, бәлеш куеп өлгергән,Коймак салган, чүлмәк утырткан улМич куенына җыйган күмергә.Башларыма килми ниләр генә,Төшкә чумган авыл – йокыда.Бер мәчетнең азан әйткәненәИкенчесе килеп кушыла.Иртән сәламләшкән әтәч кебекМулласы да аның, мәзине.Мәмәширдән Күкшелләргә күчә,Азан сезгә чаба, Газинур.Дога асларында яшәү тыныч,Син кайттыңмы, бүсәсеңме йокы?Ә мин менә авыл буйлап киттем,Шигырь укып уздым тыкрыкны.Әни яннарында йокы тыныч,Ник йокламыйм икән атуса?Мин авылны уйлыйм, ничек кенәЯшәтергә диеп, таң туса.Үткәнемне уйлыйм, үтәремне,Үлгәннәрне уйлыйм, исәнне.Мин авылны уйлыйм Казанда да!Исләренә үзем төшәмме?Урам буйлап барам. Ара-тирәАвыр сулап кына тукталам.Бу нигездә әти үскән, димен,Ә монысын корган бер бабам.Ә бу йортта туган-тумачаларЯшәгәннәр иде… һәм киткән…Буын сулкылдавы буыннарныТезеп кенә сала бер җепкә!Ә бу йортта минем чәйләгән бар,Килен була язган монсына.Кешесез өй… Ул тоела миңаСүзе онытылган җыр сыман.Яз килдеме, урамнарны ташу,Силләр бүлә кайчак урталай.Ташу акты мәллә арабыздан?Яшьлек аерып узган уртадан!Тагын атлыйм. Тагын туктап торам.Мең хатирә һәр йорт турында!Нигә күңел ачылырга әзерЯнымда һич кеше югында?!Их, авылым, читән коймаларыңЯлгызларны гына үз иткән.Гомере җирдә узган әбекәйләрКөнгә карый кайсы күзлектән?Минем күзлек борын очындагыӘле кемгә, бәлки, ярыйдыр,Тик күбегез илгә, дөньялыккаҖирдәнрәк торып карыйдыр.Минем кебек, кояш уянгандаБорчымыйдыр, диеп, кешене,Бер ызбага якынаям гына,Ачыла да китә ишеге.Төнгә япмас, таңга капка ачмас —Юк карчыкның урлар әйбере.Бар хезмәтен калхуз өчен куйган,Ил аңлар дип уйлап кайберен.Ил дигәнең, әби, ул мин дә бит,Һәрбер кеше – мине тыңлаган.Бу шигырем мәртле йокыларданУятырдай булсын – там азан!Баскыч төпләрендә әбекәйнеңҖил уйныйдыр, өйгә үтәдер.Гомере җирдә узган әбекәемШул Ил-Җирдән кадер көтәдер.Ул да минем кебек йокысыздыр —Сызланадыр тәне, йөрәге.Тәрәз аша миңа кулын изи,Үтеп китмә, ди ул, кер әле.Авыз итче таң суыннан куйган,Һинд үстергән кара чәемне.Самавырым белән кочаклашыпУздырам бит күпме җәемне.Кыенсынам. Керми генә узам,Тик, борылып, тагын карап торам.Узган юлларыма җәй үләнеТаң җилендә күпме орлык койган!Кыр йокламый инде. Авыл йоклый.Җир өстенә иңә гали нур.Кайткан булсаң, түбә башыңа мен,Илгә дога укыш, Газинур!

22.08.2016

Нигә миңа шушы кадәр сөю?!

Нигә миңа шушы кадәр сөю?!Кызны, илне, җирне, табигатьне…Йөрәгемә сыеп бетмәслек хис!Бир, Ходаем, кирәк кенә хәтле.Яз, Ходаем, кирәк кенә эшләр,Кыла алыр кадәр изге гамәл.Ятсам-торсам көтеп тора бурыч:Башкармаган хезмәт Каф тау кадәр.Әгәр язсаң алда миңа гомер,Насыйп ит син бәхет көне генә.Савытларда һәрчак гөлләр минем,Булсачы, дим, сөю гөле генә!Әгәр миңа насыйп икән яшәү,Яшәт, димен, сөйгән ярымны да!Алып китте үзен, киемнәрен…Алыр иде шигъри җанымны да!Әгәр аңа насыйп икән яшәү,Насыйп ит син бәхет китергәнен.Кичер аның миннән башкаларныИрененнән сөйми үптергәнен.Кичер аның миннән башкаларгаКүңелендә урын биргәнен дә.Димәк, анда әле буп-буш булган!Бир хисләрнең аңа миндәген дә!Янсын-көйсен чиксез яратудан,Ә йөрәге хистән тыгызлансын.Нигә миңа шушы кадәр сөю?!Шул сөюнең утын бераз алсын!

31.08.2016

Алкышласын

Лепер-лепер килә таҗчыклары,Җил уйнаткан гөл күк йөрәгем.Каты томшыктан да имгәнә ул,Юк-барга да балкып көлә ул.Сөенә ул, рәнҗи, шаярта ул —Җилдә уйнар гына гөлегез.Бу дөньяда ханымнарның әлеШундые да барын күрегез.Яратыгыз мине шушы килеш,Җанда урыным бар чын хискә.Лепер-лепер килеп, чәчәкләремСезне алкышласын бу кичтә.

10.02.2009

Сөрмәсез дә матурга

Кара ташлар яуган Чиләбегә,Ә без хәтта шуны ишетмәгән.Анда кар эрегән, җан туңдырып,Монда салкын өргән ишекләрдән.Яңа таныш белән гәпләшкәнбез,Тыңлап торган отель бүлмәсе.Каш йолкыган кызым, сөрмә тарткан…Кемгә кирәк аның сөрмәсе?!Кемгә кирәк аның кершән йөзе,Мамык сырган төнге күлмәге?!Без монда да ялгыз, Казанда да…Без – парлының татлы теләге.Без – куркакның яш(е)реп йөрткән сере.Без – ирләрнең таңгы төшләре.Ә мин инде төш тә күрмим бугай…Дога укып яткач кичләрен…Мин – чында да чынга ашмас теләк,Син, дим кызга, тик төш булып калма.Сөрмә тартып вакыт уздырасың…Сөрмәсез дә матур булганыңда.

17.02.2013

Сәриягә

Яңгыр тынып килә, яуган озак:Агачларның ир(е)не бөрешкән.Тамчы тама яфрак-ирененнәнКүлмәгеңә, кигән рәешкә.Син йөрисең каенлыкта ялгыз,Озатырга әллә чыккансыңТәүлек буе яуган яңгырларны.Кулларыңа зонтик тоткансың.Ул зонтик бит болай гына, эшсез…Яңгыр кирәк сиңа, кар кирәк.Син әйтерсең агач кавеменнән,Сиңа таллар тотар яр кирәк.Сулар кирәк сиңа хәл бирерлек,Иңнәреңә басар дым кирәк.Ул дымнарга баш куярлык булсын,Шул чагында инде җыр кирәк!Дуслар кирәк микән мондый көндә?Болыт торса тау-тау күкләрдә,Син китәсең чыгып шәһәр буйлапЯл итәргә, яңгыр көтәргә.Сөендерә болыт тавы сине,Яшеннәре язның, салкыны,Туфли эчеңдәге сазы хәтта!Салкынның бар, дисең, ялкыны!Мин көнләшмим язгы болытлардан,Мин көнләшмим ямьсез көзләрдән.Хәл бир аңа, диеп, эссе көндәБолыт асларында тезләнәм.Яңгыр сорыйм челлә чакларда да,Карлар сорыйм, озак яумаса.Ишеткәннәр бүген. Иртәрәк тәБик теләгән идем ләбаса!Бәхетлесең яңгыр яуганлыктан,Рәхмәтле син кемгә бу вакыт?Болытларны – Алла кодрәте киң —Алдырулар кирәк соратып.

14.04.2012

Алда – кәгазь

Алда – кәгазь. Сорый сурәт.Сурәт җанны сораячак, —Ясадым уйсызлыкта дип,Һич котылып булмаячак.Җавап бирәсе булачакСурәт өчен бакыйлыкта —Төште дә китте шуңамыКарандаш рәссам-бармактан.Җанлы сурәт ясармын дипКурыкса да, талант-хирысТоттырды кабат карандаш:Һичшиксез, ясарга тиеш!Килепме уйга кабаттан,Ясады каурый һәм җимеш.Каурый бит – җан иясеннән,Ул да җан сорарга тиеш!Күтәрелеп китәр иде,Белми каурый – кай тарафка,Шуның өчен вакытлычаОхшап тора битарафка.Ул әле үсәр, пар табар…Карандаш очы сынмаса!Йә шунда үзе бирер җан,Ымсыныр күге булмаса…

17.04.1992

Тышта шау-шу

Тышта шау-шу. Әйтерсең лә шимбәТүгел бүген: урам – там халык.Машиналар кайта, китә тора…Мин урамда йөрим буталып.Киосктан кеше ни аладыр…Мин янында сагыз чәйнәп торам.Тукталышта утыргычлар чиста —Анда гәҗит-мәҗит караштырам.Урам сулар аккан елга кебек,Болай агыла ул, тегеләй.Йотар кичен авыл кешеләренТаш кар(ы)нына шәһәр тереләй…Уйламаслар алар шушы хакта,Бәхет булыр хәтта таш фатир,Урам тулы эшсез, йортсыз булгач,Подъезд тулы алкаш һәм фәкыйрь.Мин башкамы? Мин дә алар кебекРиза көнем эштә узганга,Шимбәгә ял миңа бирелгәнгә,Арын-кагын диеп тузаннан.Кабызырмын мин дә телевизор,Компьютерны – кирәк-сирәктә.Һәм язармын, һаман кабатланып,Авыл китми, диеп, йөрәктән.

14.04.2012

Кирәкми

Кирәкми кунак та.Кирәкми ялы да.Кайвакыт кирәксезКүк тәнгә җаны да.Яшәсен яшәгән,Ашасын ашаган,Бихисап алманыңОрлыгын ташлаган…

17.02.2013

Икенче мин

Бик күпләр санаган чактаТирә-юнь абыстае,Кыласың кинәт гамәлнеңАңлатып булмастаен.Йә гайбәт сөйләп куясың,Йә эштән соң кайтасың.Кайтасың да бисмилласызЙокларга ук ятасың.Кызыңны тиргәп атасың,Мәчеңне ашатмыйсың,Сәгатең санамый тора —Аңа көн башлатмыйсың.Борасың аның колагын,Бирәсең кирәкләрен.Ошамый савыт-сабаң да,Иләгең, чиләкләрең…Тотасың бәреп-имгәтеп,Юасың саксыз гына.Яшәгән чагың туйдыраСөюсез, җансыз гына.Ят кала мулла мәчесеКебек атлап йөрешең.И сөю, мин дә кеше бит,Ишек ачып кер, дисең.Мин дә бит – адәм баласы,Бар тәнемдә йөрәгем.Бардыр бит Ходамнан тыш таКемгәдер бик кирәгем?!Бозыла биргән сүзләрең,Хәрәм уйнагач эчтә.Мин таптым сине яшәүнеңЯмен югалткан кичтә.

26.03.2009

Сер бүлешкәндә

Тыңлыйм сине һәр сүзеңнән иң-иңТирән мәгънәләрне табар күк.Аптырашта калсам, тормышымдаКиңәшләрең, бәлки, ярар күк.Тыңлыйсың син мине… Тыңламыйсың!Сиңа тыңлау бер дә ошамый.Алтмышта да алты яшьлек акыл!Кирәк сүзне хәтта кушалмыйм.Үзгәртәсең мине, җөмләләремЮкса төзек минем, җай гына.Ахырына кадәр сабыр торсаңТияр күкме әллә җаныңа?Төзәлгәнме әллә мәгънәләреИң авырткан җиргә, төшеңә?Ә бит сөйлим моңа кадәр һич тәСөйләмәгән серне кешегә.Моңа кадәр һич тә бүлешмәгәнКөннәремне сиңа чишәм мин.Җөмләләрне минем яралыйсың,Әл(е) дә ничек үзем исән мин?!

27.03.2009

Касрелбәсар[1]

Нократ аръягында – урманнардыр,Урманнарда – төлке-селәүсен.Күрер күзләр күрмәс булган чагым,Офыкта ни көтә – сөйләрсең.Миңа калса, Нократ ерак түгел,Куе зәңгәр офык өсләре.Тау өстендә – нарат урманыдыр,Энҗе чәчәк алып төш әле.Агач арасыннан, елгалардан,Үләннәрнең сирәк төшеннәнЭзлә әле аны. Бу минуттаМин исергән сөю хисеннән.Мин табарлык түгел чәчкәләрне,Мин тотарлык түгел офыкны.Энҗе чәчәк эзләп чыккан идем,Энҗесенә хиснең юлыктым.Ә син салкын. Синдә акыл көчле.Карт булсаң да, күзең җетерәк.Касрелбәсар бит мин бу дөньяда,Син – шундыйга күзлек төслерәк.Күрсәтәсең аңа хаталарын,Өйрәтәсең аны яшәргә.Офык өсләрендә зәңгәр томанДигәннәрем урман-тау мәллә?Энҗе хисләр диеп уйлаганымАлдануым микән, төш микән?Синдә акыл көчле. Күзең җете.Кәсрелбәсар сиңа төс микән?

28.03.2009

На страницу:
1 из 2