bannerbanner
Ике роман / Два романа
Ике роман / Два романа

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
9 из 10

– Без мондый бүләкләр бирүне оештыра алабыз, – дип җанланып китте миссионер, – тик үз диннәреннән генә йөз чөерсеннәр!

– Кайберәүләр ялангач йөри диярлек. Алар арашында диннәренә бөтен күңеле белән бирелмәгәннәре дә булырга тиеш дип уйлыйм.

– Минем үзем белән алты пар аяк киеме, сигез кафтан, бераз шикәр бар бит, әй! Шуларны бүләк итеп карасак? Ничек уйлыйсың, Егор, аларга ия табып булырмы? Берәрсенә бүген үк барып карасак? Ә? – Атакайның төссез күзләрендә өмет чаткылары кабынды.

– Кемгә барып карыйк икән шоң? – диде Егор, уйга калып. Сүзен бераздан гына дәвам итте: – Ярар, тәвәккәлләп карыйк, алайша. Тау башы очындагы Рәхимуллага барып карыйк, булмаша. Бик авыр тормышлы… Бершеннән-берше кечкенә дүрт балашы гына бар! Житмәшә, шоңгы балашын тапканда, хатыны да үлеп китте мешкеннең!..

– Киттек!

– Тик шин бүләкләреңне үжең белән алмый тор әле. Болай гына, анда да икәү генә барабыж. Монахларың монда калшын, аларны да алмыйбыж. Башта аның кылларын тартып карарга кирәк әле…

– Ярар, син әйткәнчә булсын.

Егор, Рәхимулла атлы бу кеше бик начар тормышлы, дигәч, атакай аның йорт-каралтысын да шыксыз итеп күз алдына китергән иде. Шуңа күрә аның өе янына килеп җиткәннән соң, тактадан ясалган капкасын, йортының да, гәрчә иске икәнлеге күзгә бәрелеп торса да, шактый төзек һәм җыйнак хәлдә икәнен күреп алгач, ирексездән: «Боларны Егорның йорт-җире белән чагыштырып та булмый ич!» – дип уйлап куйды.

Өйгә беренче булып Егор керде, ә атакай – аның артыннан. Хуҗа – кырык-кырык ике яшьләрдәге уртача буйлы, түгәрәк битле, чәче пәке белән кырылган ир-ат – өйдә иде. Аннан башка – Егор дөрес әйткән икән! – бер почмакта, чыр-чу килеп көлешә-көлешә, дүрт бала – ике кыз һәм ике малай – ниндидер уен уйнап маташалар иде.

Көтмәгәндә авылдашы Егорга ияреп килеп кергән таныш булмаган попны да күргәч, өй хуҗасы ничектер югалып ук калды шикелле. Шуңа күрә керүчеләрнең сәламенә дә җавап бирмичә, нәрсә эшләргә дә белмичә, утырган урынында катып калды. Ул ишек катындагы кулдан ясаган эскәмиядә пычкы кайрап утыра иде.

– Хәерле көн, Рәхимулла! – диде Егор, аның белән күрешеп. – Нигә катып калдың? Беж шине ашарга килмәдек, курыкма! Хәл-әхвәлеңне белергә дип кенә кагылуыбыз… Таныш бул: бу – Казаннан ук килгән Алекший атакай, ул шинең ничек яшәп ятуың белән кыжыкшына. Андый-мондый ярдәм кирәкмиме икән, ди…

– Миңа бернинди ярдәм дә кирәкми, – диде, әкренләп аңыша башлаган Рәхимулла, попка шикле караш ташлап. Тик күрешергә дип кулын сузмады. Үзе урыныннан торды да шул эскәмиясенә күрсәтте: – Утырыгыз! Аллаһның биргәненә шөкер, безнең бөтен нәрсәбез дә бар!

– Ашыкма шин, ашыкма! Башта яхшылап уйла шин! Шинең тормышның авыр икәнен барыбыж да беләбеж бит…

– Хәзер кемнең тормышы җиңел? Барыбызныкы да авыр. Тора-бара яхшыланып та китәр әле, Аллаһ боерса.

– Балаларың да күп. Аларны ашатырга-эчертергә кирәк…

– Аллаһ ни дигән? Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән. Шулаймы, Егор дәдәй?

Аларның татарча сөйләшүен тыңлап тору туйдырды бугай, архимандрит сүзгә кушылды:

– Как тебе живётся, сын мой? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.

– Нәрсә, ул керәшеннәр побы түгелмени? – дип сорады хуҗа Егордан.

– Юк, ул безнеңчә белми… Урыш ул…

– Ә мин урысча белмим. Шуңа күрә аның ни әйткәнен аңламыйм, – диде Рәхимулла.

– Кыланма ла инде, кыланма, Рәхим! Мин беләм ич: урыш телен яхшы шукалыйшың ич шин!

– Мин урысча незнайт, – диде өй хуҗасы, Раевскийга карап. – Ничего незнайт… Не понимайт…

– Жнает, жнает! Нарочно он, нарочно… – дип, Егор үзенә ачу белән карап алган атакайны тынычландырырга ашыкты. Аннары, татарчага күчеп, авылдашына таба борылды. – Жүләр шатма, Рәхим! Ул шиңа ярдәм итәргә тели. Аның шикәре, итекләре, өшкә кия торган кафтаны бар! Теләшәң, ул аларны шиңа бүләк итә ала. Бер тиеншеж. Ишетәшеңме? Бер тиеншеж!

– Нигә шулкадәр юмарт икән ул, ә, Егор дәдәй? – дип сорады Рәхимулла, аңа үзенең матур, ниндидер шаян, хәйләле чаткылар ялтырап киткән чем-кара күзләре белән туры карап. – Нәрсә, әллә аңа, миңа булышырга дип, Казаннан ук әйтеп җибәргәннәрме?

Егор аның тел төбен шундук аңлап алды. Димәк, ул үзенә күрсәтелгән ярдәм өчен ни беләндер барыбер түләргә кирәклеген чамалый! Шуңа күрә, боргаланып-сыргаланып тормыйча, турысын әйтеп салырга булды:

– Ни инде… Шиңа бежнең дингә күчәргә кирәк, Рәхим. Һичшикшеж, күчәргә кирәк! Тормышың жиңеләеп китәр. Авыр бит шиңа, бик авыр. Хатының булша да бер хәл ие…

– Киңәшең өчен би-и-ик зур рәхмәт, Егор дәдәй. Ләкин побыңа әйт: мин аның ярдәменә мохтаҗ түгел. Кабатлап әйтәм: Аллаһ җан биргәнгә җүн бирә ул! Шөкер, бүгенге көндә теләнчелеккә чыкканыбыз юк. Киләчәктә дә чыкмабыз, Аллаһ боерса. Син аңа минем сүзләрне яхшылап җиткер, Егор дәдәй! Мин бер пар итек, бер шакмак шикәр яисә бер кафтан өчен әби-бабаларымнан килгән иманымны сата торган кеше түгел. Башка минем янга килеп тә йөрмәсен!

– Үж бәхетеңнән үжең йөж чөерәшең бит шин, Рәхим. Кара аны, аңыңа килершең, шоң булыр, – диде Егор, ачуы килеп. – Малайларың рекрут яшенә житәр, менә шунда ишеңә төшәр шинең! Ник тыңламадым икән, дияршең!

– Ярар, Егор дәдәй, сүзне шуның белән бетерик әйдә. Йә ачуланышып китәрбез. Бер-беребездән дошман ясашмыйк!

– Ярар шоң, шау бул, Рәхим! – диде Егор һәм алар сөйләшкәнне берни аңламыйча тыңлап торган архимандритка дәште: – Пошли, батюшка!

Капка төбенә чыктылар. Икесе дә – сөйләшүне алып барган керәшен дә, аларның бер сүзен дә аңламаган, ләкин күңеле белән монда эшнең барып чыкмаганын бөтен күңеле белән сизенгән Раевский да ачулылар иде.

– Нәрсә, бирешмиме? – дип сорады атакай, бераз вакыт сүзсез генә атлаганнан соң.

– Үжен әллә кемгә куйган була. Иманын шатмый, имеш!

– Ул иман дигәне нәрсә тагын?! – дип гаҗәпләнде Раевский.

– Моны аңлатуы авыр, атакай. Чөнки урышларда да, беждә дә юк «иман» дигән шүж. Ә болай аны үж диненә ышану дияргә була. Ул бик жур нәршә, атакай, бик жур нәршә!

– Аңладым мин, – диде ачуы килгән атакай төрпә генә. – Бүләк турында әйттеңме соң син аңа?

– Ишетергә дә теләми! Мин хәерче түгел, ди.

– Әй авыр да соң бу татарлар белән сөйләшү-ү-ү! – дип сузды архимандрит.

– Алар гади татар гына түгел, мөшелман бит алар, атакай. Мөшелман! Шуңа авыр ул, шуңа!..

Һәр икесе дә, үз уена чумып, шактый вакыт сөйләшмичә генә бардылар.

Егор кунак алдында үзенең шактый авыр хәлдә калуына көенде. Чөнки бу үҗәт Рәхимулла янына аны ул алып килгән иде бит. Аны эшләренең пешәренә тәмам ышандыра да язган иде. Ә ул, хәерче Рәхимулла, әнә нинди каты чикләвек булып чыкты! Теләнчелектә йөргәнебез юк, имеш! Кеше аның авыр тормышын аз булса да җиңеләйтергә тырыша, ә ул… Ходай җан биргәнгә җүн бирә, янәсе. Ярар, алайса, көт аның җүн биргәнен!..

Атакайның башында исә үз уе. Эченнән генә, бу кешенең өенә барып килүләре өчен: «Авылдашларының кәефләрен дә, хәл-әхвәлләрен дә белми икән! – дип, күңеленнән Егорны да ачуланып алды. – Бу кеше турында шундый матур итеп сөйләгән булды, әйтерсең ул урыс динен кабул итәргә безне генә көтеп тора!» Хәзер нишләргә инде? Беренчесе белән эш пешмәде дип кул селтәргә дә кайтып китәргәме? Юк, килгән-килгән болай гына кайтып китеп булмый ла инде! Тагын тырышып карарга кирәк…

– Тагын кемнәргә, кайсы өйләргә кереп карарга икән? – дип сорады ул Егордан, үз-үзе белән сөйләшкәндәй әкрен генә. Ләкин янәшәсендә сүзсез генә атлаучы юлдашы да ишетте аны. – Шултикле ерак җирдән килеп, буш кул белән кайтып китүе уңайсыз. Уңышлы чыгамы, уңышсызмы, барыбер тагын берничә кешегә кереп карарга кирәк, минемчә…

– Ни әйтергә дә белмим инде, атакай, – диде Егор күңелсез генә. – «Нигә шин авыл буенча ниндидер поп белән йөришең?» – дип, аннары мине ачуланулары да бар. Мөшелманнар ряша кигән монахны да поп дип беләләр. Өнәп бетерми алар… – Ул, урысларны, дип әйтмәкче иде бугай, ләкин тукталып калды, әйтеп бетермәде. – Бәлки, шин үжең генә, ә, атакай? Мин шине берәр йорт янына алып килермен дә, шин, шунда кереп, үжең генә шөйләшеп караршың…

Шулай эшләделәр дә. Бара торгач, Егор аңа, бер өйгә күрсәтеп:

– Менә шушында кереп кара әле, атакай! – диде. – Мин бераж ужып китәм дә, шине көтеп, шушы тирәдә йөренеп торырмын…

Архимандритның урамнан ул күрсәткән өйгә таба борылуы булды, капка төбендә балта белән бүрәнә кабыкларын юнып яткан ир, аны күрүгә үк, тиз генә тактадан ясалган капкасыннан кереп китте. Атакай килеп җиткәндә, өйнең кече капкасы бикле иде инде. Ул аны шакырга кереште, тик нихәтле генә шакыса да, аны ачучы булмады. Шулай уйланып басып торганда, борылып, бу хәлне күз кырые белән генә күзәтеп торган Егор килеп җитте һәм, капканы йодрыгы белән төя-төя, ачу белән:

– Ач әле капкаңны, Шәмигулла, ач! Бала-чага түгел бит шин… – дип кычкырды. – Шинең кереп киткәнеңне күрдем ич мин. Ач әйдә, ач!

Бераздан ишегалдыннан өй хуҗасы Сәмигулланың:

– Синме соң ул, Егор дәдәй? – дигән тавышы ишетелде.

– Әйе, мин, мин. Ач капкаңны!

– Хәзер, Егор дәдәй, хәзер. Сабырсызланма!

Капка ачылып китте дә, аннан башта Сәмигулла дигән бу ир-атның башы күренде, аннан төп шикелле тәбәнәк, юан гәүдәсе килеп чыкты.

– Исәнме-саумы, Егор дәдәй!

– Ишән әле, ишән. Гомердә булмаганны, нишләп көпә-көндеж капкаңны бикләп утырашың шин?!

– Арыдым да бераз ял итеп алыйм дигәнием. Ә нәрсә, берәр йомышың төштеме әллә миңа, Егор дәдәй?

– Минем шиңа бернинди йомышым да юк, менә бу кешенеке бар, – диде Егор, Раевскийга күрсәтеп.

– Ә минем поплар белән бернинди алыш-бирешем дә юк! Булырга да мөмкин түгел…

– Ашыкма шин, Шәмигулла! Башта өеңә чакыр, кунакны капка төбендә тоту килешми…

– Анысы шулай, әйдә, өйгә керегез! – дип чакырды өй хуҗасы.

Аның артыннан өйгә керделәр. Анда чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә иде. Утырыштылар. Шундук Сәмигулла:

– Йә, попның ни йомышы бар миндә? – дип сорады.

– Малаеңның олышы ничә яшьтә әле шинең?

– Монда минем малайның ни катнашы бар?!

– Рекрут яшенә житеп килә түгелме?

– Ундүртенче яше белән бара…

– Менә күрәшең, рекрут булырга да күп калмаган! Вакыт дигәнең тиж ужа ул, Шәмигулла. Димәк, аны яныңда калдыру турында уйларга да вакыт. Беләшеңдер, Пётр патшаның шундый фәрманы бар: кем дә кем хриштиан динен кабул итә, шул рекрутлыктан котыла. Шижәшеңме? Һич тә начар фәрман түгел бит! Шунышын да беләшеңдер: рекрутлар гомерлеккә алына! Инде шин аны башка күрә дә алмыйшың дигән шүж.

– Димәк, бу поп мине динебезгә хыянәт итәргә үгетләргә килгән? Ә син, Егор дәдәй, авылдашыбыз була торып, аңа ярдәм итеп йөрисеңме? Сиңа күпме түли ул моның өчен?

– Вәт жүләр! Мин бит, ахмак булмашаң, шине бәладән коткарырга телим!

– Әйдә, без болай килешик, Егор дәдәй: син мине бернинди бәладән дә коткармыйсың, минем турыда кайгыртмыйсың… Әгәр дә минем йортка поп белән тагын киләсең икән, мин синең белән башка исәнләшмим дә! Ә хәзергә шуның белән сүз тәмам. Аллаһ язганны күрербез…

– Алай да шин бу турыда уйла әле, Шәмигулла, уйла! Яхшылап уйла! Шоң булмашын!.. – диде Егор урыныннан күтәрелеп һәм өй хуҗасы белән сөйләшү түгел, бер генә сүз дә әйтергә туры килмәгән атакайны ияртеп чыгып китте.

Икесенең дә кәефләре начар, сүз белән аңлатырлык та түгел иде. Карале, нинди уңышсыз сәфәр булды соң әле бу?! Хәтта бәрәскәлеләр алар белән сөйләшергә дә теләми!

Шулчак мәчет ягыннан мулланың азан әйткән тавышы ишетелде. Күп тә үтмәде, алар Егор өенә кайтып барган урамда мәчеткә ашыгучы малай-шалайлар, егет диярлек яшүсмерләр, төрле яшьтәге ир-атлар һәм таякка таянган бабайлар күренде.

Алар архимандрит Бәрәскәдә булган бер атна вакыт эчендә егермеләп гаиләдә булып, аларны христиан диненә күчәргә өндәп карадылар. Ләкин атакайның үзләре белән алып килгән бүләкләре дә ярдәм итмәде, бу юлы мөселман диненнән ваз кичәргә теләгән бер генә кеше дә табылмады…

Үч иткән шикелле, атакай белән монахлар, Зөягә җыенып, Бәрәскә авылыннан чыгып барганда да, аларны мәчет ягыннан килгән азан авазы озатып калды.

«Менә нәрсәдән мәхрүм итәргә кирәк боларны! – дип уйлап алды архимандрит, авыл эченә таба күз атып. – Шуннан соң иманнары какшый башлар иде аларның!..»

Исәнме, Санкт-Петербург!


Берничә көннән Зәйгә кайтып керүгә үк, Алексий атакайны конторада башкарган эшләре турындагы хисап белән Изге синодка чакыруларын әйттеләр. Ул бу хәбәргә бераз гаҗәпләнеп калды, чөнки моңарчы ул бу мәсьәлә буенча Санкт-Петербургка барып йөрми, тиешле тәртиптә язмача хисап җибәрү белән генә чикләнә иде. Ә монда – башкаланың үзенә!

«Нишләп үзгәрттеләр икән элеккеге тәртипне? – дип баш ватты ул. – Әллә бу Яңа керәшен конторасының Казан епархиясенә буйсындырылуы белән бәйлеме икән? Алай дисәң, ул чакта мин мондый хисапны Илларион атакайга гына бирергә тиеш түгелме соң? Ә ул – синод алдында. Кирәк дип санаган очракта, синод хисап белән үзенә мине түгел, ә епархия башлыгын чакырырга тиеш!..»

Икенче яктан караганда, аңа, ничәмә ел вакыт үткәннән соң, Санкт-Петербургка тагын бер тапкыр барып чыгу мөмкинлеге дә начар түгел кебек тоелды. Әйе, анда соңгы мәртәбә моннан ундүрт ел элек булган иде бит ул. Бу еллар эчендә үзгәрдеме икән башкала, әллә һаман элеккечәме? Аралашып яшәгән дуслар, таныш-белешләр исән-саулармы? Кыскасы, Алексий атакай, алар белән булачак очрашуларны күз алдына китереп, бераз дулкынланып та куйды. Тик җәһәннәм астындагы ул шәһәргә барып җитәсе бар бит әле! Кайтканда да, өч атна чамасы кайтты бугай ул аннан! Аннары ул анда үзен дуслары, күргән-белгәннәре белән очрашуга түгел, ә православие диненең иң югары, җитәкче органына иноверецларны христиан диненә тарту юлында нинди файдалы эшләр эшләве хакында чакырулары турында искәреп, күңелсезләнеп калды. Синод каршында басып тору уен эше түгел! Анда, даими әгъзалар булып саналган алты митрополиттан башка, күпме архиерей утыра! Кыскасы, әзерләнергә кирәк. Ул тиз генә писер белән казначейны үзенә чакыртып алды.

Синодтан килгән чакыру кәгазеннән архимандрит атакайның анда ни өчен чакырылуын һәм аңа нинди мәгълүматлар кирәген белгән бу ике кеше инде аларны күптән әзерләп куйганнар икән. Аның үзләрен ни өчен чакыруын әйтүгә үк, алар бу турыда беравыздан:

– Без кирәк булачак нәрсәләрне әзерләдек инде, атакай, – дип ярып салдылар.

– Яхшы, яхшы. Хәзер үк алып килегез шуларны! Күз йөртеп чыгыйм. Кирәк була калса тулыландырырбыз.

Алып килделәр.

– Калдырыгыз! Кичен утырып карап чыгармын, – диде ул.

Кичен үз бүлмәсендә аларны ашыкмыйча, бик җентекләп карап чыкканнан соң, гадәттә, мактау сүзләренә саранрак булган архимандрит, писер белән казначее эшеннән бик канәгать булып калды һәм үзалдына: «Афәрин! Булдырганнар! Санкт-Петербургтан кайткач, бераз акчалата бүләк бирергә кирәк булыр үзләренә», – дип куйды.

…Санкт-Петербург шәһәренә килеп төшкән Алексий Раевскийны Синодның кунаклар өчен каралган шактый ук зур, чиста бүлмәсенә урнаштырдылар. Гадәттә, андый очракларда чит-ят кешеләрне бик өнәп бетерми торган атакайның бәхетенә, бу бүлмәдә ул берүзе генә иде.

Ул, урнашып алгач, Афанасий атакайның әле һаман Синодта эшләвен белеп, аның янына кереп, шактый гына сөйләшеп утырдылар. Шунысына күңеле булды: кайчандыр күпереп, дулкынланып торган чәчләренә көл сипкән шикелле булган Афанасий атакай аны шундук танып алды, бик җылы, әллә кайчангы туганын очраткандай итеп күреште. Эшләре белән дә бик кызыксынды һәм бер-бер артлы кырыкмаса-кырык сорау яудыра торды. Әйтерсең Раевскийны Синодка хисап бирергә түгел, ә аның белән әңгәмәгә чакырганнар! Шулай шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, архимандрит Синодта хисапның ниндирәк тәртиптә барачагы белән кызыксынды.

– Каушамаска гына кирәк. Барысы да тәртиптә булыр. Андагыларның югары дәрәҗәләренә карама, алар да шундый ук кешеләр бит, – диде ул, бу турыда артык җәелеп китмичә генә һәм кинәт, аның күзләренә туры карап: – Епархиянең яңа башлыгы Илларион атакай белән мөнәсәбәтең ничек? – дип сорады.

– «Ничек, ничек…» Яхшы дип беләм. Ә нәрсә, атакай?

– Яңа керәшен конторасын Синодтан Казан епархиясенә күчергәннән соң, син Илларион атакайны санламый башлаган дигән сүзләр ишетелгәләде. Дөресме шул?

– Гәрчә контораны епархиягә буйсындыруны бик дөрес адым дип санамасам да, Синод шундый карар чыгарган икән, мин аңа буйсынырга тиеш. Шулай булгач, минем Илларион атакайга бернинди дәгъвам да юк. Аның үз эше, минем үз эшем. Дөрес, шуннан соң ул мине ике мәртәбә епархиягә чакырган иде дә, тик мин эшләрем күп булу сәбәпле бара алмадым…

– Соң, бу буйсынмау була бит инде! Епархияне дә, аның башлыгы Рогачевскийны да санга сукмау була! Бу бик зур гөнаһ эш, бик зур!

– Аңлыйм, тик мин бит һаман авылларда, һаман юлда!

– Моннан соң мондый тәкәбберлегеңне бетер! Ярый торган эш түгел. Килешеп, бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә кирәк! Шунсыз ярамый.

– Тырышырмын, атакай. Алай да кызык: мин епархия башлыгына буйсынмый дигән хәбәр кайдан, кемнән килеп иреште икән?

– Әллә син Зөя Санкт-Петербургтан ерак булгач та, аннан монда таба җилләр исми дип уйлыйсыңмы? – диде епископ Афанасий. – Алай уйласаң, бик каты ялгышасың! Синод барысын да күреп, белеп тора!

Синодта эшләүче кешенең бу сүзләреннән соң Раевскийның күңелендә «Әллә соң бу турыда архиепископ Илларион Рогачевский үзе хәбәр иттеме икән?» дигән шик туды. «Әллә мине монда хисап белән чакыруда да аның катнашы бармы? Хәер, бер караганда, шундый дәрәҗәле кеше әләк дигән вак эшкә бармас…»

Шуннан соң аның куркуы тагын да арта төште, билгеләнгән хисап бирү көнен зур киеренкелек һәм борчылу белән көтте. Үзе белән алып килгән кәгазьләрен кат-кат укып чыкты, мөһим дип санаган саннарны исендә калдырырга тырышты, чөнки шулхәтле кеше алдында гел язылганга карап сөйләү бик яхшы нәрсә түгел дип санады.

Ниһаять, курка-курка, дулкынлана-дулкынлана көткән ул көн килеп тә җитте. Рәислек итүче Экзарх башта Синод әгъзаларына кыскача гына Яңа керәшен конторасы, аның җитәкчесе Алексий Раевский турында белешмә биреп китте, аннары, аның бу вакыт эчендә нинди эшләр башкаруы турында сөйләр өчен, сүзне аңа бирде. Шундый дәрәҗәле, православие диненең асыл затлары утырган зал алдына чыгып баскан архимандрит, әлбәттә, башта бераз каушап калды. Ләкин шунда күңеленнән: «Нигә куркырга әле, алар да минем шикелле кешеләр ич!» – дип, үзен кулга алырга тырышты, бераздан, чыннан да, тынычланып ук калды кебек. Тынычланырлыгы да бар иде шул. Әйтик, 1731 елда ул җитәкләгән контора тарафыннан башка диндәге 108 кеше чукындырылса, икенче елда алар саны 201, ә быел инде христиан динен кабул итүчеләр 290 кешегә җитте! Ул тагын берничә кешегә артыр дип көтелә, чөнки ел бетмәгән бит әле!

Гәрчә бу саннар нишләптер Синодтагылар белән бик үк туры килеп бетмәсә дә, аның җитәкчелегендә эшләгән Яңа керәшен конторасының эше уңай бәя алды. Дөрес, хисабын тәмамлаганнан соң, аны бик күп сораулар биреп аптыраттылар. Раевский шунысына игътибар итте: аларның күбесе һаман конторага бирелгән акчаларның ничек, нәрсәләргә, күпме тотылуы хакында булды. Ул бу мәсьәлә белән кызыксынган Синод әгъзаларына, кемдер әйтмешли, акчаларның тиененә хәтле төгәл, берни дә бутамыйча аңлатып бирде. Ә тыңлаучыларны аның бу саннарны кәгазьгә карап та тормыйча, яттан белүе гаҗәпләндерде.

Раевский Синодтан күтәренке күңел белән чыкты, чөнки башкарган эшен дә хупладылар, тотылган акчалар мәсьәләсендә дә бернинди хилафлык тапмадылар. Алай гына да түгел, бу изге эшен шулай дәвам итәргә кушып, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.

Синод утырышыннан соң аның иңнәреннән йөз потлы йөк төшкәндәй булды. Аннан бүлмәсенә кайткач, караватына сузылып ятты да, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомды. Юк, йоклап китмәде, бу аның бераз вакыт арыганлыгыннан ял итүе иде. Ярты сәгать чамасы шулай ятып торганнан соң, кинәт башына: «Берәр җиргә барып кайтсам яхшы булыр иде» дигән уй килде. Чыннан да, әллә нигә бер Санкт-Петербургка килеп чыккан икән, буш вакытын көпә-көндез менә шушылай караватта ятып үткәрү килешми бит инде! Тик кая, кемгә барасы? Ул күңеленнән мондагы танышларын барлый башлады. Әйе, нәкъ танышларын, чөнки флотта ике ел священник булып эшләү дәверендә ул монда беркем белән дә артык дуслашып китмәде. Хәер, теләмәде дә, дип әйтергә була. Беренчедән, христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, аның кануннарын бик яхшы үзләштергән, белгән һәм аларны һәрчак төгәл башкарырга күнеккән дини кеше буларак, ул таныш-белешләре арасыннан дуслашыр кешеләрне эзләмәде дә, моңа омтылмады да. Моның сәбәбе дә бар иде. Үз ише священниклар, поплар белән дуслашыр иде, аларның күбесе – үзе шикелле үк бик эчпошыргыч кешеләр, җитмәсә, бераз салып алганнан соң, кайберсе ни сөйләгәнен дә белми, хәтта араларында үзе хезмәт итә торган христиан диненә чын күңеленнән инанмаучылары да очрады. Әлбәттә, бер-ике мәртәбә очрашырга туры килгәннән соң, ул андыйлардан читтәрәк торуны хуп күрде. Ә рясадан булмаган кешеләр белән дуслашудан шул ук дини булуы тыйды: андыйлар белән берәр танышында утырырга туры килгәндә, аларның артык эчүе, үзләрен бик йөгәнсез тотулары һич тә ошамый иде. «Туктале, Аполлон янына барсам ничек булыр? – диде ул, ниһаять, үз-үзенә. – Ундүрт ел күрешкән юк! Ничек яшәп ята икән? Шушы еллар эчендә хатлар гына алыштык бит. Анда да сирәк-мирәк кенә…»

Аполлон белән алар кайчандыр бик дуслар иде. Алексийны флотта священник итеп хезмәт итәргә дә әнә шул Аполлон күндергән иде. Кызык: ни эшләр бетереп ята икән ул хәзер? Ярар, җәһәннәм астыннан килеп, менә шушылай түшәмгә карап ятарга димәгән, барып, күреп кайтыйм әле үзен!

Алексий Раевский караватыннан торды да, кулы белән шактый агарган озын чәчләрен, вакыт үтү белән сирәкләнә барган сакалын сыпыргалап, рәтләгәндәй итенде. Урамга чыккач, извозчик яллады, чөнки барасы җире шактый ерак иде.

Бәхетенә, элеккеге дусты өйдә булып чыкты. Ул шактый иркен булган ике бүлмәле фатирда яши иде. Алексий килеп кергәч, ул ишек төбендә елмаеп басып торган ряса кигән кешене күрүгә, күзлеген әле салып, әле тагын киеп, аңа шулай озак карап торганнан соң гына, элеккеге кебек:

– Лёша?! – дип кычкырып җибәрде һәм, кулларын җәеп, аңа ташланды. – Синме соң бу, Алёша?! Исәнме, дускай, исәнме, кадерлем!

Алар шулай кочаклашкан килеш, бер-берсенең аркаларына суккалап, шактый озак тордылар.

– Әйдә түргә уз, түргә! – дип әйдәде аны Аполлон, күрешү йоласы тәмамланганнан соң. Шунда хатынына эндәште: – Карале, Аннушка, кем килгән безгә?!

– Атакайгынам! Исәнме, Алексий! – дип, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, – ул кухняда аш-су пешереп маташа иде бугай, – Анна да килеп чыкты. – Уз әйдә, уз!

– Исәнме, анакай, исәнме! – диде кунак, аның белән күрешеп.

– Йа Алла, сине дә күрер көннәр булыр икән! Рәхмәт төшкере, нинди җилләр ташлады сине Санкт-Петербургка?! – дип, Аполлон кәнәфидән урын күрсәтте һәм бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: – Утыр да сөйлә. Исән-сау гына йөрисеңме? Ничек яшисең? Һаман буйдакмы? Ниләр маташтырасың? Контораңда эшләр ничек бара?

– Ашыкма әле син! Сулыш алырга ирек бир! – дип елмайды Алексий. Тик сакал-мыек баскан йөзендә елмаюы сизелмәде дә. – Беренчедән, күреп торасың: Аллага шөкер, әлегә исән-сау, саулыкка зарланган юк шикелле. Әлбәттә, нишләмәк кирәк, еллар барыбер үзенекен ала бирә. Әйе, тәки өйләнмәдем, син әйтмешли, һаман буйдак булып яши бирәм. Нишләптер гаилә тормышы беркайчан да тартмады мине. Шул Яңа керәшен конторасында эшлим. Һаман башка диндәге халыкны христианлыкка тарту буенча. Эшләр бара болай, ләкин бер дә без теләгәнчә түгел…

– Аңлашылды, – диде Аполлон. – Бер дә җиңел дип әйтмәс идем мин бу эшеңне. Юкка киттең син флоттан, юкка. Эшең менә дигән иде! Бернинди җаваплылыгы да, кыенлыгы да…

– Мин тере эшне яратам. Ә монда мине, кемдер әйтмешли, һаман шул бертөрлелек изде, бертөрлелек басты. Көн дә бер үк нәрсә, бер үк хәл, бер үк күренеш! Алай да рәхмәт сиңа, флот хезмәте белән дә таныштым, матрослар психологиясен өйрәндем. Син үзең дә киттең бит армиядән! Димәк, сине дә туйдырды бу хезмәт.

– Мин синең шикелле ике генә ел эшләмәдем бит анда! Китүем дә туйганнан түгел, чиркәүгә чакырдылар.

Ул арада Аполлонның хатыны, өстәл әзерләп, ашарга дәште. Сөйләшә-сөйләшә ашап эчтеләр. Табын шактый мулдан иде. «Яхшы яши атакай белән анакай!» – дип куйды анда куелган берничә төрле ризыкны күргән Раевский.

– Карале, Алексий, бая син: «Эшләр бара, тик без теләгәнчә түгел», – дидең. Моны ничек аңларга? Ниндидер кыенлыклар бармы?

– Алай әллә ни кыенлыгы юк шикелле югын да, тик тырышасың-тырышасың, ә эшнең нәтиҗәсе күренми! Аеруча мөселман динендәге татарлар арасында эшләгәндә. Үҗәт халык! Һич аңлый алмыйм: нигә диннәренә шулхәтле ябышып яталар?!

– Килешәм, хәрби частьта священник булып эшләгәндә, шактый очраштым мин бу халык рекрутлары белән! Аларны аңлау өчен, беләсеңме, нишләргә кирәк?

– Нишләргә?

– Үзеңне алар урынына куеп карарга.

– Ничек инде?

– Шулай. Син үзеңне христиан динендәге кеше итеп, ә аларны сине мөселман диненә кыстый торган… Ничек дип атала әле аларның изге атакайлары? Әйе, мулла. Әнә шул мулла итеп күз алдыңа китереп кара!..

– Әйтерсең тагын! Гомердә булмаслык нәрсә бит бу!

На страницу:
9 из 10