bannerbanner
Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса
Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

Бер шагыйрә монологы

Л. Ш-га

Шулай, энем…     Очты китте яшьлекҖилпи-җилпи яшел канатларын.Язмышымның иңнәренә бәреп,Канатымны күпме канатмадым!Кагылдымы җанга канат җиле? –«Кайтыр, димен, кайтыр», өмет өзми:Колач җитмәс киңлекләргә карап,Яшьлегемнең яшел кошын эзлим.Эзлим аклыкларын хыялымныңБер гөнаһсыз күңел күкләремнән.«Гөнаһларым булса кичерегез»,–Дип ярлыкау сорыйм инде кемнән?…Узды гомер,     сыкрап ялгый-ялгыйКөнне-төнгә, төннәремне – көнгә.Бер иярчен сыман бөтерелепӘйләнәмен галәм киңлегендә.Әйләнәмен Шигырь киңлегендә,Юк, җибәрми мине шигырь иле.Узган гомерләрне хәтерләтәШигырь-фәрештәмнең канат җиле.Ак күңелем җәеп килгән идем,Балкытырга дөнья тарафларын.Бу җиһанга аклык чәчә-чәчәКаралдылар ап-ак канатларым.Шигырь дигән тере суын эчеп,Сусавымны бастым азга гына…Бер канатым тарта йолдызларга,Бер канатым – тәмуг газабына.Шулай, энем…     Үтенепләр сорыймТулган аем, йолдызларым белән:Мең гомерем фида, бер ХодаемАермасын гына шигыремнән.

«Кырым дәфтәре»ннән

I. Манзаралар

1Баш өстендә – кояш.     Янып, пешепТөшәр төсле җиргә өзелеп.Хыялымның офыклары буйлап,Кипарислар киткән тезелеп.2Диңгез өсләрендә бата-калкаКичке шәфәкъныңмы ал сыны?Якын килсәм ялмап алыр сыманДулкыннарның зәңгәр ялкыны.3Күккә ашкан тау-тау уйларымныТаңга чаклы сәях төн иңли.Көн янамы?     Таулар итәгендәАк болытлар пыскып төтенли…

II. Иҗат йорты

Иҗат йорты. Төн. Йокы да китепАдашты мәллә таулар артына?Тәрәзә ачам. Диңгез дә бүгенНәкъ минем кебек шаулый, ярсына.Шаулый, ярсына…     Кыялар уйчан…Миндә дә әллә диңгез холкымы?Һәлакәт көтеп гизгән кораб күкАктара мине уйлар дулкыны.Сизгер маякмы?     Нидер әйтергәтеләп талпына шәмем.     Ни серләр?Ярларда аунап яткан ташлар күк,Алдымда сибелеп ята шигырьләр.Ята шигырьләр…     АкчарлакларныңТалпынып очар ак канатымы?..Ишетәм диңгезнең сулыш алганын, –Кагыла килеп дулкынның тыны.Карында буылып үлгән шигырьдәй,Җан бирә дулкын ярларга ятып.Туу – үлемме?     Кайдадыр әнәЯрала дулкын, төнне уятып.Син кагыл гына –     һәрнәрсә монда,Бөредәй тулып, җырга әверелә…Кипарискаем, моңланма әле,Атлап кер, әйдә, шигырем түренә.Кырымның кара күгенә карап,Зиһенеңне дә мөмкин җуярга.Йолдызлары да өлгергән тулып,Тырыс ал да хет чык син җыярга.Таң атсын диеп агартмакчымы?Дулкыннар юа төннең сурәтен.Диңгез өстендә уйный ай юлы.Таулар.     Мин.         Каләм.             Иҗат йорты.                 Төн.

III. «Ямансу диңгез…»

Ямансу диңгез. Матәм уйныймы? –Дулкыннарның да моңсу кагышы.Диңгез өстенә эреп аккан күкКипарисларның яшел сагышы.Тулып ташыган сагынуларымныңДулкыннар белән чайкалган чагы.Минем җанымдай дөрли ерактаАкчарлакларның ап-ак учагы.Төнге сәфәргә чыкканнар мәлләАк медузалар – диңгез гөлләре?Дулкын куенында йоклый изрәпАк корабларның күләгәләре…

IV. Саубуллашу

Сау бул, диңгез! Сау бул!     Сине сагынып,Җаным, белмим, күпме сулкылдар?Соңгы тапкыр тутырып багам сиңа, –Соңгы ярсу…     Соңгы дулкыннар…Соңгы тапкыр тутырып багам сиңа(Бу гомердә булмас соңгысы).Нинди давыл эзләп йөрешем соң,Бәргәләнә җаным – тынгысыз.Син каласың күмелеп томаннарга,Яшьлегемнең яшел киңлеге.Ай да моңсу бүген. Суга төшепЧәчәк аткан аем – төн гөле.Тагын бер кат тутырып багыйм әлеХыялымның якты үреннән.«Аю-Даг» та борылып карый кебек,Суга кереп барган җиреннән.«Сау бул, сау бул, күрешкәнгә кадәр.Тыныч кына булсын ил-көннәр!» –Хушлашуларымы? Җилфер-җилфер,Кулын изәп уза җилкәннәр.Сау бул син дә, сау бул, ялгыз атау.И мәңгелек буйдак! Сау бул соң.Чал чәчеңне сулар тарый. Хактыр,Дулкын телен тик син аңлыйсың.Серле бүген, серле «Учан-су» да,Белмим, аны нинди җил үпкән?Яшь кәләшенең бәллүр калфагыдай,Җырын сузып төшә биектән.Тукталчы син азга гына, Вакыт,Кагылып үт диңгез әфсене.Йөрәгемә кага Сагыну моңы:Сау бул, диңгез, Аллаһ рәсеме!..

Тантана

Очасы иде лә – канатлар киселгән,Куырылган канаттан кан тама.Күкләргә карый да, үрелеп-үрелеп,Җан яна…     Кемгәдер – тантана…Күкләргә карыйм да…     И үксез киңлекләр!Кичерсен. Кемгә ул дөнья тар?!Кемнәрне иркәләр, җилкетер кемнәрнеТалпынып без очар тарафлар?Канаттан кан тама.Кемгәдер – тантана…Кем илче җибәрде яшьлектән –     ак болыт? –Хыялый бер исәр булыплар.Кагына-кагына килер дә кунар күкИңнәргә ак каурый болытлар.Канаттан кан тама.Кемгәдер – тантана…Хыялда – ак сәфәр… Киек каз юллары…Китәрмен сагышлар иленнән.Еракта-еракта күгелҗем рәшәләрТирбәлә күк канат җиленнән.Канаттан кан тама.Кемгәдер – тантана…Убылмый таулар да, болытлар – яңгырсыз,Мең тетрәү йөрәктә, мең яшен.Сынса да канатлар, мин сыймыйм дөньяга, –Күктә дә, җирдә дә мин яшим.Мин яшим…Бер Тәңрем кайларга язгандыр:Күпме соң дөньяда хак яшем?Һәр үлән сабагы, һәр яфрак, һәр җисем –Ул минем иң якын кардәшем…Канаттан кан тама.Кемгәдер – тантана…

Кемнәр?!

Тарихларда, белмим, кемнәр калыр,Мөһер сугып булмый бүгеннән.Кемдер инде әнә урын барлыйТарих мөнбәренең түреннән.Исән чакта кирәк!     Бүген!!         Хәзер!!!(Соң булуы мөмкин иртәгә?!)Музей кора берәү үз-үзенә,Талбишеген элеп сиртмәгә.Чират тора яңа Җанбаевичлар(Куалар ла дөнья артыннан),Исемнәрен тарих диварынаЯздыртырга теләп алтыннан.Һәйкәл чиратына?! Кемнәр? Ягез!Нигә беркем бер сүз эндәшми?

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Серәгә (диал.) – ятьмә.

2

Себер юлын төзегәндә, юл буена халыктан каеннар утырттырганнар. Ул каенлыкны кешеләргә бүлеп биреп, тәрбияләп үстерттергәннәр. Бик сирәк кенә калсалар да карт каеннар бүген дә исән әле.

3

Балтач районыннан чыккан күренекле бай, беренче гильдия купецы Габдрахман Ишморатовның да сәүдәсе Себер юлы белән бәйләнгән. Үрнәк авылында аның ат заводы булган. 1913 елда Романовлар нәселе патшалык итүенең 300 еллыгын билгеләп үтү тантанасына Ишморатов та чакырылган. Ул Николай II гә үзенең чабыш атын бүләк итә. Патша, бу бүләктән бик канәгать булып, аңардан «Нинди үтенечең бар?» дип сорый. Бай үзенең атларына кыңгырау тагарга рөхсәт бирүен үтенә. Патша ризалаша. Моңа кадәр фәкать почта атларына гына кыңгырау тагарга рөхсәт ителгән, чөнки кыңгыраулы атка бөтен кеше дә юл бирергә тиеш булган.

4

Мохтану (диал.) – мохтаҗ булу.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2