
Полная версия
Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Рәмис Аймәт
Бозлы җилкәннәр

I

Күзгә күренмәгән Нокта
Имәнепләр багам, алда минеӘллә нәрсә, белмим, көтә кебек.Бик ерак та сыман, якын да ул –Серле Нокта… җанны өтә кебек.Шушы Нокта мине торган саенЫмсындырып тарта үзенә гел.Үзем куркам, үзем атлыйм һаман –Әллә нигә җаным тыныч түгел.Ничек исән калгандыр ул Нокта?Ничек кенә кибеп сулмагандыр?Җаннар кыеп йөргән адәмнәргәНичекләр ул мишень булмагандыр?Әллә минем карашларым гынаБарып җитәме соң ул Ноктага?Юкса бәхет күлмәген дә киепТумадым бит фани бу дөньяга.Барыбер мин барып җитәрмен күкУл Ноктага, иртәдерме, соңмы.Җанны телгәләгән серле НоктаҖанкаемнан күчкән изге чыңмы?..…Тик булмасын иде соңлап кынаТапкан Ноктам гомеремнең соңы…Туган телем
Туган телем – күк җанына ашкан,Мәгърур таулар теле син.Үз хокукын хаклап яулар чапканИзге даулар теле син.Үксез далаларда өнсез калганЧал балбаллар теле син.Утлар-сулар кичеп исән калганАк бабамнар теле син.Сүнәм дигәндә дә сүрелмәгәнИзге ялкын теле син.Шанлы дәверләрнең шаһы булганГазиз халкым теле син.Гарешләрдән дога булып иңгәнАдәм, Һава теле син.Җанга, канга иман булып сеңгәнШифа, дәва теле син.И туган телем!..«Ятлар салган юлдан бармадым мин…»
Ятлар салган юлдан бармадым мин,Юлсыз юлдан һәрчак атладым.Күкләремә багып, эчтән генәҺаман изге сүрә ятладым.Адашканда, тимерказык йолдызЮл күрсәтте миңа төннәрен.Юлдаш булды бары тулган Аем,Читләткәндә хәтта тиңнәрем.Ялгыз бүре кебек уладым мин,Өмет йолдызыма юл тотып.Ач булсам да, ятлар өлешенәТашланмадым. Һәрчак ут йотыпДәвам иттем изге юлымны мин,Сүрелсә дә рухым, көчләрем.Нинди гаҗәп: һәрчак өннәремдәЮш килделәр минем төшләрем.Җан дусларга түгел, ак кәгазьгәСерләремне чишеп бушандым.Булды инде, булды… КайчаклардаАла каргага да ышандым.Булды инде… Ант-вәгъдәләр биреп,Торалмаган чаклар сүземдә.Үтергәнче кытыклаган чакларШүрәленең хәтта үзен дә.«Иблис коткысы»на бирелеп тә,Үз кыйбламны ләкин җуймадым.Язмадым мин юлдан, кирәк чактаТормыш сәхнәсендә уйнадым.Нигә читләтергә? Барыбыз даКоябыз ла бер үк инешкә.Ә сез, барсагыз да шома юлдан,Соңарырсыз кебек финишка…Тукай карашы
Ул карашта… ил җанына сыенып,Төннәр буе көзге җилләр елый.Ул карашта… зеңләп тартылган күкБер мөкатдәс моңлы сазның кылы.Рәнҗү, кайтмаган үч… ул караштаТөбәлгәнме әллә утлы уктай?Карашыннан яраланган дошман –Дуэльләргә чакырмаган Тукай.Кырыс хакыйкате заманнарның,Намус, вөҗдан, тормыш чынлыгы да –Гомер буе яшен булып яшиКарашларның серле тынлыгында.Өзелергә торган өмидләр дәЯлгана күк, бакса ул карашлар.Күзләремә гүя Тукай түгел,Бага сыман нурлы ай-кояшлар.Бу карашның тирән чоңгылынаКөтмәгәндә китеп югаламын.Шигырь утым сүнсә, ярты төндәТукай карашыннан ут аламын.…Ул карашның офыклары буйлапСузылгандыр юлы татарымның.Дәшә сыман күзләр: «Газиз халкым,Мең бәладән сине коткарырмын!»Карурманнар үтеп чыккан халкымНидер көтә сыңар кош юлыннан.Тик ул менә чыгар микән кичепТукай карашының ешлыгыннан?!Ишетелә Тукай ютәле
«Эчем, тышым… злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды…»
Г. Тукайның С. Рәмиевкә язган хатыннан1911, 4 март. КазанТотса мәскәүләр якаң…
Г. ТукайКүпме сулар акты, җилләр истеСин киткәннән бирле җиһанда.Нинди генә шомлы гарасатларКагылмады килеп бу җанга?!Син киткәннән бирле, бу татарымНичә тапкыр йоклап уянды.Офыгында сихри мираж күреп,Бер сабыйдай шашып куанды.Һәм… офыклар «көлеп» чигенгәндә,«Тотам!» диеп, күпме абынды.Якты хыялларын иңнәренәИске чикмән итеп ябынды.Күкләрендә Ае сүнеп, халкымКереп барган чакта шом-төнгә,Кар өстеннән яланаяк килешЙөгермәде чыгып беркем дә.Йөгермәде… Тук елмаеп, бар даҮз юрганын тартты үзенә.Аларга ни? Тукай түгел, хәттаАк төшсә дә дөнья күзенә.Ә син булсаң, йөгерәчәк идең,Эчкә йотып рәнҗү, үпкәңне.Күкрәк читлегеңә кыса-кыса,Серәгәгә1 калган үпкәңне.Үрел дә бер гасыр аръягыннан,Күзәт әле безнең хәятны.Аңлый алсаң, бары син аңларсыңКүтәрәмгә калган халәтне.…Гасыр буе әнә КисекбаштайТәгәри дә татар, тәгәри.Яши шулай… Кылган гамәлләреБары хәлдән килгән кадәри.Ишетәсеңме, тагын оран сала,Нишләтәләр Туган телеңне?!Газиз телең Рәсәй түмәрендәТелем-телем күпме теленде?!(Өмет өзеп, гүя ятагындаКөтеп ята кара үлемне.)Татарыма ясин чыкмакчылар,Газиз сөттән – телдән аерып.Бу мәскәүләр якадан гынамы,Бугазлардан алды каерып.Әнә тагын шомлы җилләр исә,Еллар түгел, бәгырь үтәли.Сискәндереп уята күк безне,Уята күк Тукай ютәле.Йолдыз ташы
Аунап ята җирдә мүкләнгән таш,Җуйган җырын, җуйган төсен дә.Аунап ята… Чиксез галәмнәрдә,Очкан чагын күреп төшендә.Нинди галәмнәрдән атылган ул?Нинди язмыш монда ташлаган?Беркем белми, җирдә күпме җәйләр,Күпме кышлар инде кышлаган?..Татар галәменнән ташлар булып,Күпме башлар җиргә атылды.Изге кавемнәрне кыйган җаннарМәңгелеккә җирдә ат алды.…И татарым! Син дә, шул таш кебек,Ничә гасыр аунап ятасың?!Алга юллар ябык булгангамы,Син бармыйсың, һаман кайтасың.Нәсел үләненә башың салып,Үткәннәрең белән яшисең.Юлда сине таптап узсалар да,Син һаман да берни дәшмисең.Урап ага вакыт елгалары,Хәтер җиле исә читләтеп.Булса иде үткән тарихыңныИске йорттай кабат сипләтеп…Аунап ята җирдә йолдыз ташы,Сыңар чаткы бармы эчендә?Аунап ята… Чиксез галәмнәрдәОчкан чагын күреп төшендә…Дөнья инде башка…
Дөнья инде башка… Булмый танып.Башка инде хәтта җире, күге.Дөнья белән без дә үзгәрәбез,Мин дә инде түгел элеккеге.Шәрәләнеп калган буш дөньяда,Кисәң дә син катлы-катлы күлмәк,Син барыбер шәрә – рухи фәкыйрь,Бу заманның бер корбаны, димәк.…Кайчан гына әле балкый-балкыйЧәчәк аткан иде өметкәйләр.Өмет гөлем инде коя таҗын,Үтте инде, сизәм, безнең «җәйләр».Дөнья базарында халкымның тикЯлтырыйдыр алтын-көмешләре.Ә мин йөрим милләт бакчасындаТатып аның ачы җимешләрен.Берьялгызым атлыйм ера-ераТашкыннарын югалтуларымның.Җан әрнүем басып ябындым минӨметләрен килер елларымның.Ымсындыра күкләр… Ялгыз коштайТалпынсам да булмый барыбер очып.Ниләр көтә алда? – Тоташ бушлык.Күксел томан яткан җирне кочып…Сөрелү
Сөрелдем мин нәсел шәҗәрәмнән(Ата-бабам сүзе бер булыр!),Кемнәр генә тагын бу дөньядаЯлгыш язмышларга юлыгыр?!Сөрелдем мин дуслар, туганнарданҺәм… сүрелдем сагыш илендә.Мең сурәтле төскә әверелепБөреләндем ятлар телендә.Чакматаштан качкан чаткы кебекСөрелдем мин якты Көнемнән.Сәбәбе ни? Ходай каргышымы?Сөрелмәсәм иде денемнән.Кулларымда каләм булган килешСөрелдем мин илаһи Сүздән.Җан бирәме шигырь учларымда,Яшәүдәнме өмет ул өзгән?Сөрелдем мин изге Мәхәббәттән,Ирекнеме артык сөйгәнгә?Әллә инде язмыш учларындаИртәрәкме мине чөйгәнгә?Мәгърур бөркет кебек канат җәепОчкан идем чиксез күкләрдә…Офыклармы әллә көнләштеләр,Сүз куешып беркөн: «Чикләргә!»Сөрелдем мин Күктән. Хуш, чиксезлек!Тугры калалмадым антларга.Үзем тагын ялгыз күке кебекЮрап ятам гомер ятларга.Вакытыннан алда дөньялыктанСөрә генә күрмә син, Ходай.Асылыма кайтар, чакматашынЭзләп кайткан соңгы чаткыдай.«Яшибез… Яшибез һаман да…»
Яшибез… Яшибез һаман даҮткән даныбызга коенып.Киләчәкнең офыкларын барлыйм,Кытай диварына таянып.Кирәк түгел!
Киләчәкне кануннардан түгел,Яшибез шул көтеп Күктән без.Кирәк түгел кеше хокуклары,Кеше түгел инде күптән без.Шуның кадәр михнәт чиккән халкымФәрештәдер инде күптән ул.Кызыл байракларны гына түгел,Тәрене дә мәҗбүр үпкән ул.Гасырларны ерып агып ятаКанлы елгалары чорымның.Нинди генә заман килсә дә, улҮзгәртә алмас көен җырымның!(Ә сүзләрен, туган, укы аныЭзләреннән маңгай сырымның.)Кем яздырды юлдан?.. Язмыш чигенӘллә ялгыш үтеп киткәнбез?…Кирәк түгел кеше хокуклары,Кеше түгел инде күптән без!«Инде бар да, бар да сүндемени…»
Инде бар да, бар да сүндемени,Иңдемени җиргә үткәннәрем?Тотылгандай кояш офыкларда,Тотылдымы әллә көткәннәрем?Явып үткән күптән ләйсәннәрем,Бакчаларда гөлләр кипкән сулып.Бөтерелделәр дә гамьсез еллар,Ятты алар җиргә яфрак булып.Кайда минем, кайда яшьлегемнеңЯшен булып янган мизгелләре?Ак ялларын чәчеп, тулпарымныңӨзеп чапкан чагы тезгеннәрен?Өлгермәдем хушлашырга да мин,Очып киткән икән торналарым.Офыкларга багып актарамынХәтеремнең ерак чормаларын.Үткәннәрнең эзләренме күмеп,Сукбай буран йөри дөньяларда.…Нинди чәүкә анда канат җилпиТик бөркетләр кунар кыяларда?!Узган бер көн
Кара еллар эшелоны кебек,Таптап, изеп узды безне ул көн.Баш очыннан гүя очып үттеКансыз карчыгалар төркем-төркем.Йортсыз-җирсез ятим җаннар сыман,Күпме Акыл, Фикер калды аунап.Дөньялыгын җуйган дөньялардаБулса икән үз хакыңны хаклап?!Пәри туе. Бар да буталдылар –Кайда тәмуг, кайда оҗмахлары?!Өнсез калган диварның да хәттаАдаштылар кебек почмаклары.Мәкер-хыянәттә чәбәләнгәнУл көн әле җавап тотачак бер.Намус көтә сынап сабырлыгын,Бер Ходайдан көтә бары әмер.Намус көтә… Гөнаһлардан безнеХодай гына кала алмас саклап.Күзләремдә беркөн кояшның даСоңгы нуры сүнәр кебек чатнап.Кичер, авылым
Ат өстендә ут уйнатыр улыңБулалмадым, авылым, кичер мине.Тик шулай да, озак кайтмый торсам,Исләреңә, зинһар, төшер мине.Яланнарның чын хуҗасы булыпЧабалмадым печән киерелеп.Гомер узган саен… килә миңаҮкенечле уйлар өерелеп.Бөреләнмәде синдә сөюем дә,Үкенечкә генә калды бары;Мин бит сезне кочып үбалмадым,Кичерегез, авылым сылулары.Керә алмадым гомерем җәйләренә,Синдә нигез корып, кичер, җирем!Юк өлешем. Басу-кырларыңныСугармады минем кайнар тирем.Ә шулай да синдә канат ярдыПегас атым минем, ак дөлделем.Илһамыма бетмәс тылсым бирдеҺәр тирәгең синең, һәрбер гөлең.Төсләр җыйдым синнән, хисләр җыйдым –Җитәрме соң гомерем буйларына?Илһам-атым бераз боекса да,Син төшәсең, авылым, уйларыма…Син төшәсең, авылым… Менсәм дә минХыялымның биек кыясына…Кайтасым бар әле сиңа беркөн,Ут уйнатып, акбүз пегасымда.Мин китәсе көн
Знаю, умру на заре!
М. ЦветаеваМин китәсе көнме?.. Тымык тынлыкҖирдә тынып яткан чакларда,Әле уянмаган булыр чәчәкләрнеңТаҗларында таңгы чыклар да…Япа-ялгыз учак төпкелендәТаңны көтеп сүнәр соң куз да.Бәхилләшеп, ак керфеген йомарТәңре гөле – соңгы йолдыз да.Каракоштай атылыр гарешләргәСоң сулышым – соңгы сәламем.Соңгы аһым гөлтләп кабыныр даИзге шәмен кабызыр галәмнең.Ак җәймәсен җәяр бөек күкләр:Фәрештәләр таңда бүз иңләр.Җир өстендә – юк! Юк! Томан түгел! –Томан булып җаным төтенләр.Җаным ашар, Күк капкасын ачып,Мәңгелеккә – тынлык иленә.Адәм күзләреннән кача-кача,Үлемем белән котлар җил генә.Мин ятармын чиксезлеккә карап.(Бер сүнәр бит җанда бу утлар.)Күл өстеннән узган аккошлар күк,Күзләремдә йөзәр болытлар.Җилме килеп ябар күзләремне,Укый-укый серле сүрәсен?..Мин китәрмен алып болытларныңКүзләремә сеңгән сурәтен.Мин китәрмен… Матәм гөсләсендәҮкси-үкси соңгы кыл елар.Баш очымда үксез күкчәчәк тәКайтуымны көтеп сулкылдар…Җәйнең соңгы җыры
Инде… үтте! Ерак офык аръягындаҖанкаемның яшел кошы – оча гына.Мин үлмимен, юк, үлмимен – китәм барыДөрләп янган чуар төсләр кочагына.Мин үлмимен, юк, үлмимен – күчәм барыЛепердәшкән яфракларның моң-җырына.Иярәмен җан җылымны саклап барганАп-ак сагыш – киек казлар чылбырына.Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. –Үтте инде – уңды төсем, тынды көем.Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендәСалкын көзнең шәрә җиле булып биим.Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!Сызланса да утлы тәлгәш булып ярам. –Күрегез, күр! (Яңгыр түгел.) Соңгы тамчыКүз яшедәй тәгәрәпләр төшеп барам…Тәрәзә
Ачыгыз тәрәзәләрне,Тәрәзәгез булса!..М. ӘгъләмТәрәзләр бар, ләкин ачылмыйлар;Рәшәткәле безнең тәрәзәләр.Кадакланган алар (озаккамы?!)Ачылмаслык итеп. КүрәзәләрБезне бүтән алдый алмас инде.Үтте инде җаннан андый агым.Уйлап куйдым әле мин нигәдерТәрәзләрнең карындыклы чагын.Һәрбер уем күңел учагымаӨсти генә бара көчле ялкын.Сүрән карындыклар аша да битЕракларга карый алган халкым.Дөрли-дөрли озын төннәр буе,Йөрәгемдә күпме учак ягам?!Рәшәткәле тәрәзәләр ашаРәшәткәле рәшәләргә багам.Багам рәшәткәле дөньялыкка,Читлектәге ерткыч җанвар сымак.Күпме була адәм җаннарындаБертуктаусыз тәҗрибәләр сынап?!…Өсләремә рәшәткәләр ава,Якты хыялларны кыя-кыя.Ябыла бара күңел тәрәзләре,Европага тәрәз уя-уя…Дилемма
Кешегә кайчак шундый күп кирәк –Колачламакчы дөньяны хәтта.Шундый аз кирәк кайчак кешегә –Җитә аңарга… бер уч туфрак та…Кыйтга
Тарих катламнары катмарлы ла,Һәр катламда күпме шом-шәүлә?!Катламнарга керә барган саенКатлаулана бара яшәүләр…Себер юлы
Балтач районы Карадуган авылындагы «Себер юлы тарихы» музеена2
Себер юлы…Мин бер юлчы бүген,Олавыңа алчы, әй, ямщик.Бу болытлар ник куера тагын,Ник куера тагын җанда шик?!Юлга чыктым. Юк тынгылык җанда:Уйландыра… билгесез үткән.Юлларымның башы гына әле,Уем инде күпме юл үткән?!Сискәндереп исә Себер җиле,Бар да истә, бар да шул – тере, –Еллар узган саен яшәрә күкКаеннарның яшел хәтере.Ниләр язылгандыр, каеннарныңМоң-тузлары нинди сер саклый?Далалары буйлап хәтеремнеңКыңгыраулы атлар юртаклый.Атлар килә, атлар! Юл бирегез –Нинди хәбәр? Каян? Кем тагы?..Әллә бәен өзеп ычкынганмыИшморатның3 акбүз юртагы?..Кабатлана тарих! Минме соң ул«Ак кавем»нең «кара туган»ы?Юл буенда һаман көтәме әлләЯзмышларның кара таганы?!Музейларның түрләреннән атлыйм.Тарихымның кайда соң чыны?Сискәндерә (кыңгыраулар түгел),Сискәндерә шомлы богау чыңы…Эзләмәгез мине…
Беркайдан да эзләмәгез мине!Сез эзләгән җирдә мин булмам.Эзегезгә кар суы да түгел,Зар суы да булып мин тулмам.Сез имәнеп баккан йолдызларныңЧәчелмәмен нуры булып та.Минем хакта хәбәр җиткерә алмасУзып барган соңгы болыт та.Эзләмәгез үткен хәнҗәр кебекУйнаклаган гайбәт сүздән дә.Тумый калган гамьсез уйлардан да,Җеп иңмәгән кәфен-бүздән дә.Беркайчан да эзләмәгез мине!!!Минсез дөнья әллә үзгәме?!Вакытларны тыю сезгәме соң? –Өнсез калган Вакыт бизмәне.Үрләмәмен кысыр ялкыны күк,Сез кабызган ялгыз учакның…Әле китәргә дә өлгермәдем, –Сагындыгызмыни шулчаклы?Сагындыгызмыни?.. Сагынырсыз!Мин башка шул, башка оядан.…Эзләмәгез мине беркайдан да,Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!..Элегия
Көтәм… Көтәм… Шәфәкъ шәүләседәй,Офыккача сузылсачы хәбәр:Иңнәремнән таулар төшәр сыман,«Кай-та-ам» диеп аваз салсаң әгәр.Араларда кояш бата мәллә? –Сузылып ята соңгы күләгәләр…Синнән алып миңа хәтле ара –Мәхәббәттән хыянәткә кадәр…Көтәм сине кышын ап-ак карлар,Көзләр җиткәч, сары яфрак булып.Синнән миңа соңгы хәбәрме ул –Узып бара кәрван-кәрван болыт.Ирек
Узып бара чегән арбалары,Серле таңның саф тынлыгын сөзеп.Җирне түгел, әйтерсең лә җанныЯрып уза тәгәрмәчләр эзе.Тәгәрмәчләр булып әйләнә дәКайтып төшә уйлар үз эзенә.Кайта уйлар… Мин дә кайта-кайтаМеңләп сорау бирәм үз-үземә.Уза… уза… чегән арбалары,Кая бакма – җәйрәп ята Ирек!Ул Ирекне, таңгы тузганактай,Җилләр генә тараталмас өреп.Минем Ирек?!Ерак офык кебек,Барган саен чигенә бара һаман.Ирек-кошым, ватып читлекләрен,Иңнәремә килеп кунар сыман.…Нинди төстә икән минем Ирек?Шанлы үткән, йөрәк, исеңдәме?!Шәһре Казанымда гөрләп акканБабамнарның каны төсендәмеМинем Ирек?! Инде ничә гасырТатлы бер сүз булып тибри телдә.Ирек исен алып килми хәттаКөнләштереп искән иркә җил дә.…Тукта…Нинди жыру суздың, чегән кызы? –Өнсез калды кинәт кырыс чынлык.Сискәнепләр уяндымы андаӘле беркем орынмаган тынлык?Уяндымы, хәлсез куллар кебек,Офыккача сузылып киткән юллар?..Чыңрый-чыңрый, арба эзләренәТулып кала саркып таңгы сулар.Әле җанда, таңгы сулар сыман,Челтери-челтери якты өмет ага.Бир иркенлек, Тәңрем, хыялларга –Кабул, диләр, таңда кылган дога.Җанда – тетрәү!Нинди давыл кыйныйБертуктаусыз күңелем кыяларын?…Катып калдым. Арба эзе буйлапЙөгерә бары ярсу хыялларым.Килеп чыктым мәллә көтмәгәндәЯзмышларның соңгы өзегенә?Йөрәгемдә гөлләр туе дисәм,Йөрәгемдә… богау эзе генә.…Тынма әле! Җырла, чегән кызы! –Сихри тараф синең алларыңда.Ирек сорап зеңләп тартылганмыГитараңның бәйсез кыллары да?Күкләр аяз. Нидер көтә күңел.Моң-зарлардан бермәл җан арына.Чегән кызы! Күкләремә бак таЮрап китче Ирек татарыма.…Уза… Уза… чегән арбалары…(Таңны уятып тагын кем йөрсен.)Кәрван-кәрван узган арбаларныңБулсам иде мин дә, их, берсе…2001 ел. Гыйнвар
Ике мең дә беренче ел. Гыйнвар.Өнемме бу, әллә төшемме?Яшәү дигән изге газаваттаБәргәләнгән соңгы көнемме?Онытылып җиргә яңгыр ява, –Соңгы елавымы Күкләрнең?!Күз яшеме, яңгыр астындамы –Күпме гомер җирдә үткәрдем?Ява яңгыр. Кышмы, язмы җирдә,Буталганмы әллә бары да?Гасыр башы. Ә мин басып торамЯзмышларның текә ярында.Басып торам. Чәчләремне юа,Юа яңа гасыр яңгыры.…Сур быргысы сыман әллә кайданЯлгыз торна тавышы яңгырый.Яңгыр исе белән яз иленнәнКилеп чыккан мәллә бахырым?Саташуыммы бу? Белмим… белмим.Гасыр башы – гасыр ахыры.Дөнья буйлап яңа гасыр атлый.Атлый золым, кан-яшь, ут аша.Әйтерсең лә, минем аша кичеп,Ике гасыр килеп тоташа.Ике гасыр бәргәләнә миндә.Орыш бара җанда ник гелән?Ут беләнме? Юк, юк! ГасырларныМин бәйлимен шигъри сүз белән.Узган гасырданмы ачык калганКүк капкасын килеп кем ябар?…Онытылып, җиргә яңгыр ява.Ике мең дә беренче ел. Гыйнвар.Бер истәлек
Нигә мине һаман газаплыйдырЕракта калган бер истәлек?Күксел томан аша калка да улБертуктаусыз төшә искә ник? Яфрак-яфрак очкан хатирәләр Тора гына җанга өстәлеп.Искә төшә… Инде онытылды дипУйлыйсың да, кабат яңара.Җилләр җан иңдергән учак кебек,Тотына ул кабат янарга. Тотына ул узган яшьлегемнең Садә минутларын санарга.Дәфтәр битен ачсам, ул истәлекКилеп чыга кипкән гөл булып.Сулган сөю булып очып төшә,Тузгып оча сагыш-көл булып. Көтмәгәндә кинәт Бүгенгемнән Үткәнемә төшәм убылып.Үткән-үткән! Ятьмә кебек җанныКүпме генә аны теткәлә?!Ул карашлар, һаман үзәк өзеп,Еллар аша миңа текәлә. Җилеп узган елларгамы хәзер, Язмышкамы әллә үпкәлә?Тынгы бирми һаман ул истәлек,Тынгы бирми бер дә – кич, иртә…Ярты төндә кабызып утларымны,Күңел тәрәзәмне ул чиртә. Хатирәләр ага ташкын булып, Ташкыннарга бармы соң киртә?Шыбыр-шыбыр яңгыр елавы даАлып кайта аны Үткәннән.Яфрак шавы, җилләр сулавы да –Барысы да, бар да ул көннән. Ул көннәргә китеп югалсам да, Мин мәңгегә, юк, юк, үкенмәм. «Кайтарыгыз Үткәннәрне!» диеп, Берәүдән дә инде үтенмәм. Үкенмәм!..Зөһрә кыз белән сөйләшү
Син һаман күкләрдә,Син һаман берьялгыз.Текәл дә күземә,Серләшик, Зөһрә кыз.Серләшик… Сер яшиСинең бар җаныңда.Сүз бетми, ә индеКитәсең таңында.Ни гомер күтәреп,Талгандыр беләгең.–Алыймчы иңемәКөянтә-чиләгең.Хәл ал син утырып,Ял итче аз гына.Суз әйдә җырыңныКушылып сазыма.Ялгыз ай ул – синеңҮз көең, үз өең.Инде юк күптәннәнДөньяда Үгиең.Тулдың син җаннарга,Сарылдың җырларга.Ай нуры буйлатыпТөш әйдә җирләргә.Саф җилләр укырларМәхәббәт сүрәсен.Төш әйдә, Зөһрә кыз –Әй, сагыш сурәте.Төш әйдә, йолдызларСибелсен юлыңа.Димләрбез без синеГади җир улына.Туй итәр шаулатыпҖирләр дә, күкләр дә…Дәшмисең. Һаман даСин моңсу никләргә?…Китерер аккошларАп-ак туй күлмәгең –Күкләрнең сиңа дипЮллаган бүләген.Бар галәм бары тикСөйләр күк шул хакта.Хәтта ай үзе дәТөшәр күк кунакка.…Текәл дә күземә,Серләшик, Зөһрә кыз.Син һаман күкләрдә,Син һаман берьялгыз.Мин җирләргә төштем
Ап-ак канатымнан кемдер сөйри:
«Җиргә төш син, – диләр, – җиргә төш!..»
Кар кешесе түгел, ятсынмагыз,Җирдә, диеп, кемнең эзләре?Мин җирләргә төштем. Озаккамы?..Йолдызлардай янган күзләрем,Беренче кат күргән кебек җирне,Һәр тарафны эчә сулыгып.Яшәп туйгач, җирдә яшәүләреАвыр булмас микән? ЕгылыпКитәрмен күк, һәрбер адымымныҮлчәп кенә басам. Ни кылыйм?Көйсезләнеп көй эзләгән чагым, –Күңелемнең өзек бер кылы.Күңелемнең бер утравы ятим, –Беркем анда аяк басмаган.Әле беркем анда нигез корып,Учак ягып, казан асмаган.Җиргә төштем… Күкләр күкри-күкриОзатып калды мине: «Бул тыныч!»Ятсынаммы җирне? Ник сагаям?Нигә миңа шундый куркыныч?Нигә җирдә шулай хакыйкать һәмЯшәү тәме бигрәк ачы ла? –Бары җиргә якынайгач кына,Яшәү сере күбрәк ачыла.…Аһ, арылган чиксез галәмнәрдәОча-оча бөтен көчемә.Әле һаман канат очларымнанЙолдыз булып очкын чәчелә.Әле һаман минем ярты җанымКүкләрдәме йөри каңгырап?…Күкләр булып күкримен дә куямКыңгырау чәчәгедәй яңгырап…Тәүбә көтәм!
«Ай тотылган» диеп уфтанмагыз,Мин тотылдым бүген ай булып.Дөм караңгы. Гүя җирләр – күккә,Күкләр җиргә төште убылып.Күпме яктыртсам да дөньягызны,Серле нурларымны аямый.Белмәдегез кадерем!Нурым хәрәм!Җирдә – золым. Барыйм кая мин?Ялгыш кына үрелеп карасам да,Алырсыз шул мине, аһ, танып.Тезләнеп сез Күккә ялварасыз,Сынык бер нурыма мохтанып4.Пыялага корым сөртә-сөртәТөбәлмәгез, зинһар, Күкләргә.Тәүбә көтәм!Тәүбә!Вакыт җитәТәүбә капкасын да бикләргә.Тәүбә көтәм!Җирне кыямәттәнТәүбә генә калырмы йолып?..................................«…Ай тотылган» диеп уфтанмагыз,Мин тотылдым бүген ай булып…Төн. Яңгыр
Төн. Яңгыр. Коя да коя.Мин – ялгыз. Берьялгызым.Алда… билгесез күпер күк,Ята төн. Ә төн – озын.Йотлыгыплар эчә лә җир,Сусаган җаны. Көйгән.Коя да коя бу яңгырҺаман да бер үк көйгә.Бер үк көйгә яшәүләреТуйдырды инде. Читен.Йомарлыйм шигырьгә күптәнСусаган кәгазь битен.Җанымдай ап-ак кәгазьгә,Бетсәм дә тәмам сулып,Яңгыр тамчылары түгел,Тамамын шигырь булып.Тамамын… Хисләр уянды.Беләме шигырь йокы?! –Сүзләрен җилләр пышылдый,Ритмы – яңгырныкы.Алда… билгесез күпер күк,Ята төн. Озын-озын.Төн. Яңгыр. Коя да коя.Мин – ялгыз. Берьялгызым.Күрешкәнгә кадәр…
1. Хәбәр
Ул таңны?!Ходайдан хәбәрдер.Телефон: «Ул үлгән… Ул… Йөрәк…».Урала-урала, муенымаСарылды телефон, иңрәп.Иңемә башкаен салды да,Дөньяга яңалык ачкан күкИ кочты юксына-юксына,Син мине соңгы кат кочкан күк.Минме бу? Әллә соң таш сынмы? –Кыйбласын югалтты аяклар.Капланып, бер ятим сабыйдай,И үкси, и үкси гудоклар.Тукталган сәгать тә. ВакытныңАгышы буталган. УрамдаКара төн карынында туалмыйИнтегә, интегә ал таң да.Ул үлгән?..Үрмәкүч күчедәй,Миемә үрмәли мең сорау.Абынсам, тынлыкның кочагыУл миңа бердәнбер утрау…2. Бәхилләшү
Өй почмагын тырнап елады эт,Чәйни-чәйни тимер зынҗырын.Әйтеп йөримени безгә кайгы,–Үз сукмагы аның, үз җыры.Әйтеп йөримени безгә кайгы.(Күмә аны салкын гүр генә.)Бусагадан узды. Хуҗа булыпКунаклады өйнең түренә.Тутырып ачты зур күзләрен. ТынлыкЫшыкланыр почмак тапмады.Куркуыннан дивардагы көзгеАшыга-ашыга йөзен каплады.Шартлап куйды ызба бүрәнәсе,Кышкы салкын сукты диярсең.Кем юатыр чормаларга ятыпЗар елаган ызба иясен?Кем юатыр?.. Ясин чыга картлар,Җан әрнүнең һич юк тынасы.Бар да елый… Бармакларга сыеныпЕлый хәтта тәсбих анасы.Күз яшенә буылып шыңшый ла эт,Буйсынмыйча Тәңре-әмергә.И теләде, хуҗасына килеп,Соңгы тапкыр иркәләнергә.Соңгы тапкыр… Кыйблаларга карапУкыймы ул соңгы сүрәсен?Күзләреннән бага хуҗасыныңСеңеп калган соңгы сурәте…3. Тынлык һушлыгы
............................................................................................................................................4. Син утырткан бакча
Тагын килдем…Син утырткан бакчаМәрткә киткәнмени, шундый тын.Әйтерсең лә монда һәр тарафкаҖәеп үткән үлем канатын.Монда бар да сине көтә һаман.(Аһ, көтүләр булыр күпкәме?!)Яфраклардан син багасың, тоямҮләннәрдә җаның типкәнен.Изге кебек монда һәрбер нәрсә,Сабый кебек бар да биләүдә.Сукмакларда калган эзләреңәКагылырга кыймый җилләр дә.«Никләргә син ялгыз килдең?» – ҖилләрХәлем сорап керә куеныма.Кайтсаң әгәр, кайтсаң, үрмә гөлләрСарылырлар иде муеныңа.Көз генәме? Бар да юксынуданХәсрәт ялкынында көяләр.Син кайтыр дип, инде көз узса да,Яфрак коймый тора чияләр.Моң матәме тама яфраклардан,Басып торам. Ялгыз. Шундый тын.Әйтерсең лә монда һәр тарафкаҖәеп үткән үлем канатын.5. Сагышка эндәшү
Син монда да килеп җиттеңмени,Таба алмыйча әмәл түзәреңә?Газраил күк һаман җаным сорапТекәләсең минем күзләремә.Ни телисең? Мә, ал. Ниләр булсынКисәү кебек көйгән өрәгемдә?Син мәңгегә миндә калмакчымы,Сары тирмәң корып йөрәгемдә?Калдыр мине… Юл иясе кебекИярмәче сарылып тезләремә.Өзел җаннан сары яфрак булыпКүмелеп ян таңгы эзләремдә.Әверел көлгә… Атлап кермә бүтәнҖан-төрмәмнең салкын бусагасын.Синең тының кагылып үтте мәллә? –Ут ялмады тәрәз кашагасын…6. «Чишмәләр челтери…»
Чишмәләр челтери: «Ул юк! Ул юк!»Җилләр исә: «Кайтмас ул бүтән!»Мин ышанмыйм, инәлепләр күккә,Болытлардан ак хәбәр көтәм.Елый-елый узды болытлар да:«Юанычлар – бары үткәннәр».Күк катында яшен бәргәләнде:«Кире кайтмый анда киткәннәр!»Хәбәр көтәм, хәбәр: «Ул исән!» – дипДәшми калмас берәү һич – дәшәр.........................................................................Мәңгелекне урап килде хәбәр:«Күрешкәнгә кадәр…»