
Полная версия
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
1911 елда «Хәят»ның беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән «Хәят» – Габделхәмид Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтмәде, Габделхәмид Хөсәенов «Хәят»ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм «Хәят»ның икенче кыйсмен (кулъязмасын. – М. М.) бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан ун мең сумга сатып алды, дигән хәбәр таралды. Бу хәбәрнең дөреслегендә шөбһә юк иде. Халык «Хәят»ның икенче кыйсмен күпме көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.
Үлмәс ханым, Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургтан качып киттеләр. Берзаманны, шул вакыйгадан көлеп, Фатих Әмирханга мөрәҗәгать итеп, газета болай язган иде: «Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят»ның калганын; Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ100 нинди төсләр алганын» (Идел, 1913, 23 апрель). (Бу шигырьнең С. Рәмиевнеке булуы бик мөмкин. Ләкин ул әлегә аның җыентыкларына кертелми. – М. М.).
Соңында Үлмәс ханым, кире Оренбургка кайтып, Габделхәмид белән тора башлады. «Тутыйнамә»дә сөйләнгән әкиятләрдәге кебек, әле дә булса исән-сау яшәмәкдәләр.
Үткән ел безнең күршебездә бер доктор үлгән иде. Менә шул… күмү мәрасименә Габделхәмид Хөсәенов белән Үлмәс ханым да килгәннәр иде: Габделхәмидкә хәзер 75 яшьләр чамасы булса кирәк. (Хат 1961 елның 27 январенда язылган. Димәк, Габделхәмид 1885 елгылар тирәсе: Ф. Әмирхан белән бер чорда туган. – М. М.) Чәче, сакалы ап-ак, ләкин бите кып-кызыл, ут янып, чиертсәң кан чыгарга тора. Битләрендә һичбер җыерчык юк. Шундый матур, шундый сөйкемле карт булган, ә Үлмәс ханым шулкадәр картайган, битләре җыерылган, бигрәк тә ямьсезләнгән инде. Яшь чагында үзенең матурлыгы белән һәммәне шаккатыра торган мисалсыз бер гүзәлнең картайгач шулай ямьсезлеген күреп хәйран калдым… Кая инде Ф. Әмирхан тарафыннан… тасвир ителгән гүзәллек… Ул матурлыкларның әсәре дә калмаган. Үлмәс ханымның яшь чагындагы гүзәллеге мәрхүм Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигырендә тасвир ителгән гүзәллектән бер дә калышмый иде…
Мин, Ф. Әмирхан «Хәят»ның икенче бүлеге Габделхәмид Хөсәеновка сатылганга, шул сәбәпле «Хәят»ның икенче бүлеге матбугатка чыкмаячагын яхшы белсәм дә, бу юлдагы тикшеренүләрне һаман дәвам иттерә идем. Дус-ишләргә сөйли һәм сораша идем… Күп сорашсаң, һәрвакыт бернәрсә килеп чыга шул. Сораша торгач, «Хәят» турында тагын да аныграк мәгълүмат алдым. Безнең күршедә Мөнәвәрә дигән бер карчык тора. Ул карчык Орск сәүдәгәре Мостафа Ураев дигән кешенең хатыны булган. Менә шул Мостафа Ураев дигән сәүдәгәр, Фатих Әмирхан белән договор кыйлып, «Хәят»ның икенче бүлеген (кулъязмасын. – М. М.) бөтен хокуклары белән унбиш мең сумга сатып алган икән. (Акчаны Габделхәмид Хөсәеновтан алып биргән, әлбәттә. – М. М.) Димәк, минем моннан илле еллар чамасы элек әйткән һәм белгән гәпләрем дөрес булып чыкты. Инде кулъязманы табу мәсьәләсе алда тора. Габделхәмид, яшьлегенә барып, кулъязманы шатыр-шотыр ертып, «Хәят»ның беренче бүлеген яндырган кебек, мичкә яктымы? Йә булмаса кайчан да бер кирәк булыр әле дип берәр җирдә саклыймы? Габделхәмид хәзерге көндә исән-сау булса да, Габделхәмидкә барып, «Габделхәмид ага! Шул кулъязма кайда?» – дип ничек итеп сорыйсың? Ул бит аның гыйззәте нәфсенә101 тыкшыну һәм иске яраны тырнап канату була бит.
Ул вакыттагы (1912–1913 еллардагы) кануннарга муафыйк мондый зур суммалар, договорлар нотариус хозурында кылынырга тиеш иде. Шул сәбәпле, иң элек Казан нотариусының 1912–1913 еллардагы архивларын актарып, шул договорның асыл нөсхәсен табарга кирәк. Әгәр договор табылса, аның нинди шартлар белән төзелгәнлеге мәгълүм булыр һәм моңа карап эш кылыныр иде. Бәлки, Габделхәмид белән дә сөйләшергә мөмкин булыр иде…
«Хәят»ның икенче бүлеге турында сүз булганда, мин: «Ф. Әмирхан кулъязманы турыдан-туры Габделхәмиднең үзенә сатмагандыр, кем дә булса, башка берәр кеше исеменнән (Габделхәмид акчасына, әлбәттә, бөтен хокуклары белән) мәңгегә сатып алгандыр дип уйлый һәм шулай сөйли идем. Менә дөрес булып чыкты. Габделхәмид үзе түгел, Мостафа Ураев аркылы алдырган икән».
Югарыда язылганнарның барысы да дөрес булмавы мөмкин. Кайвакытта «Хәят» кебек калку әдәби образ тирәсендә әллә никадәр легенда туа. Шулай да монда башка мәгънә бар: әдәби әсәрләрнең прототипларын ачканда, шул чорда яшәгән кешеләрнең истәлекләреннән, хатларыннан файдалану, аларны чагыштырып-кисештереп карау әсәрнең эчке лабораториясен ачарга ярдәм итә. Бу алым Тукай шигырьләренә дә кайбер ачыклыклар кертә. А. Шамов архивында сакланган икенче бер хатта (авторы шул ук С. Рәхмәти) Тукайның «Тешләре ямьсез матурга» шигырендәге прототип ачыла. Анда әйтелгәнчә, бу шигырь Тукайның замандашы һәм танышы булган бер укымышлы гүзәл Мәрьям Хәбибуллинага (Биккуловага) багышланган. Бәхетсезлегенә каршы, Мәрьям туташның алдагы тешләре өстенә бер теш үсеп, көлгәндә ямьсез булып, аның гүзәллеген боза торган булган. Тукай әлеге шигырен аңа багышлап язып, үзенә укып күрсәткәч, Мәрьям туташ шунда ук теш докторына йөгергән һәм теге тешен кистергән (шигырь «Әл-ислах»та 1908 елның 37 санында «Шүрәле» имзасы белән басылган). Бу гүзәл кызга бераздан Тукайның «садәдил дусты» (Тукай сүзләре) шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй гашыйк булып, шашып йөргән. Мәрьям туташ мөгаллимә булып авылга киткәч, С. Сүнчәләй дә аның артыннан шул ук авылга киткән (архив документлары С. Сүнчәләйнең бик тә көтмәгәндә хәзерге Кукмара районы Зур Сәрдек авылына китеп барганын раслыйлар. Полиция-жандармерия күзәтүе астына эләккән шагыйрьнең бу адымы тикшерү органнары өчен сер булып кала, ләкин, эзләнә торгач, «С. Сүнчәләйнең Зур Сәрдеккә качканлыгы» мәгълүм була). С. Сүнчәләйнең эзәрлекләнүе – тарихи факт, ләкин әлегә кадәр аның ни өчен менә нәкъ шул авылны сайлап алуы билгеле түгел иде. Әлеге хатта мондый мәгълүматлар да бар: Мәрьям туташ авылдан Казанга кайткач, С. Сүнчәләй дә аның артыннан кайтып төшә. Мәрьям туташка бу «эзәрлекләү» ошамый, һәм ул якын танышы Тукайга зарлана:
«–Габдулла әфәнде! Сез Сәгыйтькә әйтегезче, ул минем артымнан йөрмәсен иде. Әтидән оят, иртә белән шайтан шүрлектән төшмәс борын гөл күтәреп безнең капка төбендә тора… Сәгыйть берүк бу гадәтен ташласын иде…
Тукай әйтә:
– Юк, алай ярамый, Мәрьям туташ! Сез аны тыймагыз, әйдә, йөрсен, яратса. Ул, сездән илһамланып, әллә никадәр шигырьләр яза бит…» (С. Рәхмәтинең А. Шамовка язган хатыннан).
Икенче көнне үк Тукай «Мәхәббәт» исемле шигырен яза:
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас төшми яңгыр тамчысы;Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.Шигырь шул көннәрдә үк «Әл-ислах»та басылып та чыга (1908, № 47).
Димәк, әлеге прототип Тукайның ике шигыре тууга этәргеч булган.
Тормышта булган шәхесне әдәби әсәргә үз исеме белән кертеп, әлеге шәхеснең биографиясен иҗат фантазиясе ярдәмендә уйнату алымы да әдәбиятта еш очрый. Мондый очракта әлеге шәхеснең әдәбиятка нинди сыйфатлары белән керүен һәм нинди әдәби-эстетик максатларда файдалануын гына ачасы кала. Тукайның «Печән базары…» поэмасындагы Дию образы – шуңа бер мисал. «Печән базары…» – Тукайның Уральскидан Казанга күчеп килгәч язган зур күләмле иң беренче әсәре. Бу поэманың нигезендә шул көннәрдә Казан мещаннары, кадимчеләре, Көфер почмагы каһарманнарының игътибарын җәлеп иткән көнкүреш «вакыйгалары» алынган. Болар, нигездә, икәү:
1. Никитиннар циркына мөселман көрәшчесе Карахмәт килеп, андагы элеккеге көрәшчеләрне – русларны җиңә башлаган һәм шуның белән кадимче, мещан, иске сәүдәгәрләрнең милли хисләрен кузгатып, кайнатып җибәргән; шәһәр шул вакыйга йогынтысында яши башлаган.
2. Самарадан килгән бер сәүдәгәрнең яшь хатынын үзләрен «божий фирка, божий полк» дип йөрткән мәзһәб җитәкчесе Гайнан ишан урлап алып кала, Зиннәтулла сәүдәгәр бу турыда «Бәянелхак» газетасында информация бастыра, ярдәм сорый. Полиция белән хатынны алырга килгәч, Гайнан ишан: «Сезнең минем өемә керергә хакыгыз юк, минем үз мәхкәмәм102 бар», – дип, дәүләт чиновнигын куып чыгарган.
Казан шәһәре мещаннары әнә шундый гайбәт белән яшәп яталар икән. Тукайда «замысел» – әдәби әсәрнең беренче чаткысы һәм идеясе туа. Идея: Тукай мәгърифәт, мәдәният учагы дип исәпләп йөргән Казан шәһәрендәге шушы мещан сазлыгына яшен ташы булып төшеп, аның эчке дөньясын халыкка ачып күрсәтергә, көйдерергә. Замысел: бу әсәрне язганда, Дәрвиш Галинең «Кисекбаш» поэмасын файдаланып, пародия тудырырга, иске «Кисекбаш» поэмасындагы Дию образын «терелтергә». Моңа әзер прототипны тормыш үзе биргән: иске «Кисекбаш»та төп геройның хатынын Дию пәрие урлый. Тукай язачак поэмада шулай ук Дию пәрие булачак, әмма бу образның инде прототибы бар. Гайнан ишан, шулай итеп, татар поэзиясендәге мәшһүр поэманың бер героена прототип булып хезмәт итә. «Печән базары…» поэмасындагы Дию образына прототип булган Гайнан ишан кем? Әдәбият тарихында бу шәхеснең биографиясе өзек-төтек кенә язылганлыгын исәпкә алып, бу урында тулырак информация биреп карыйк.
Гайнан Вәисов (икенче исеме – Сәрдар Хуҗа Мөхәммәт Гайнанетдин Вәиси Задә Болгари) 1878 елда Казан губернасы Зөя өязе Мулла иле авылында туган. Әтисе Баһаветдин Вәиси (1804–1893) крестьяннарның дини кыяфәткә кергән азатлык хәрәкәтен оештырмакчы булган, шуның башында торырга хыялланган. Халык арасында ул 1902–1903 елларда Сахалин сөргенендә булган дигән хәбәр йөри, Ашхабад төрмәсендә утыруы турында да әйтәләр. Азатлык өчен көрәшнең кайвакыт дин пәрдәсе астында алып барылганлыгы тарихта мәгълүм. Вәисиләрнең бу хәрәкәте XX гасыр башында Е. В. Молоствова тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. (Е. В. Молоствова (1873–1938) – Казан губернасы алпавыты В. Г. Молоствовның хатыны, рус сектантлыгы тарихын өйрәнгән галимә, Л. Н. Толстойның якын танышы.) Аның әйтүенчә, вәисичелекнең төп максаты – Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәгълиматын заман тарафыннан өстәлгән катламнардан азат итү, дәүләт эчендә, ул дәүләтнең авторитетын танымаган көе яши алу хокукына ирешү. Болар ни өчен үзләрен вәисиләр дип атыйлар соң? Дини риваятьләргә караганда, Мөхәммәтнең яраннарыннан берсе Вәис Карани дип исемләнгән. Бу шәхес үзенең тормышында пәйгамбәрнең бөтен тәгълиматын чиста, саф көе сакларга омтылган һәм хуҗасына шул дәрәҗәдә бирелгән булган ки, аты тибү аркасында Мөхәммәтнең бөтен тешләре төшкәч, ул үзенең дә теш казналарын таш белән бәреп җимереп ташлаган. Бу дәрәҗәдә фанатиклыгы белән Вәис Карани үзенә бик күп мөрит туплаган, һәм бу мөритләр төркемен «Вәисов Алла полкы» («Божий полк») дип атап йөртә башлаганнар. Ф. Әмирханның «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» дигән хикәясендә «озын буйлы бер студент җырлана-җырлана керә»:
Төннәрдә саим103 ди,Көннәрдә сахир104 ди,Көндезге сәхәрдәВәисел Карани.Сәгать уникедәВәис әл-Солтани,Таягы бар идеТәвә җоныннан,Хиркасы105 бар идеХөрмә далыннан.«Божий полк» үзенең тәгълиматын бик ерак тарихка илтеп кертә. Вәисичелек IX гасырда ук Болгар дәүләтенә үтеп керә. Риваятьләргә караганда, Болгар патшасы Айдар ханга өч гарәп килеп, арадан берсе, Зөбәйер ибне Җәгъди, ханның авыру кызы Туйбикәне терелтеп, ислам диненә нигез сала. Ислам дине, имеш, саф көенчә бары тик болгар ханнары династиясендә генә саклана, һәм Алла тарафыннан әйтелә: төрле-төрле срокларга, төрле вакытларда «Мөхәммәт рухында»гы вәгазьчеләр чыгып торыр һәм «әхлакны төзәтергә, көчәйтергә ярдәм итәрләр». Менә шундый хакимнәрнең берсе (исәп буенча утыз икенчесе) – Болгар ханнары нәселе Дәрдемәнд дәрвиш Баһаветдин Вәисов (Гайнанның әтисе) була. Баһаветдин, имеш, бик укымышлы, югары әхлак нормалары кешесе булган. Казанда, Бохарада белем тәхсил итә, сәүдә белән шөгыльләнә. Сәүдә юлында йөргәндә, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең вәгазьчесе, Саратов губернасы Хвалын өязе Кулаткы авылы кешесе Мөхәммәт Сәид Җаббар белән таныша һәм аның дингә мөнәсәбәте турында фикерләрен кабул итә, үз фикеренең мөселманнар мәзһәбе Нәкышбәнде мөритләре белән бер икәнен аңлый. 1862 елны, Казанга кайткач, ул халыкка, патша Александр II янына барып рөхсәт алдым дип игълан итеп, «Дәүләт дога йорты» («Государственный молитвенный дом») ача. Баһаветдин Казан мөселманнарына, «диннең чисталыгы өчен көрәшмисез» дип үпкә белдерә. Һәм, дәүләт органнары алдында баш иясез, дип гаеп ташлый. Казан муллалары аңа каршы чыккач, ул «Иске диндәге вәисиләрнең Алла полкы»н төзи һәм мәчеттән бөтенләйгә аерылып чыга. Коръән һәм шәригатьне конституция дәрәҗәсенә менгереп, аерым канцелярия ача, печать, паспорт, флаг, метрика, касса булдыра (вәисиләрнең паспорты Казан губерна жандарм управлениесе архивларында саклана. Анда татарча һәм русча «Бу паспортның иясе Россия империясендә төрле транспортта бушлай йөрергә хаклы…» диелгән. Шул паспорт белән ерак юлга чыккан мөритләр, тотылып, полиция участокларына эләгеп торганнар). Вәисиләр, шулай итеп, патша администрациясеннән бөтенләйгә аерылып эш итәргә омтылалар. Бервакыт, үз өйләрендә торып, алар полициягә кораллы каршылык та күрсәтәләр, атыш вакытында берничә кеше яралана, Баһаветдин ишанның беренче хатыны үлә һ. б. Бөтен мөритләр кулга алына, вәисиләргә дошман динчеләр аларның йортын туздыра. Мөритләрне Себергә сөрәләр, Баһаветдин исә үзе 1893 елда Казан психбольницасында үлә106.
Себергә сөрелгән вәисиләр дә тирә-юньгә мәшәкать тудыралар. Красноярск ягындагы Кански өязенә урнашкан вәисиләр хакында аларның дәүләт һәм урындагы мәхәллә тәртипләренә каршы гамәл кылулары турында языла. Алар таныш-белешләренә «Чын мөселман дине» дип исемләнгән китап тараталар һәм бу китапны алган кешегә биш яки җиде сум акча бирәләр. Әлеге китапта исә түбәндәгеләр язылган: 1) мондый китабы булмаган кеше – диннән ваз кичкән кеше; 2) без – бу дөньяның югары дәрәҗәдәге рухани башлыклары; 3) бу китапны бездән алмаган кеше – мөселман түгел; 4) без – иске диндәге мөселманнар; 5) без «Вәисов Алла полкы»ның сугышчылары; 6) гөнаһ эшләүчеләр – диннән ваз кичкән кешеләр, аларның хатыннары – талак; 7) бары тик иске диндәге безнең метрикәгә теркәлгән никахлар гына гамәлдә, башка төрлеләре – гамәлдә түгел.
Мондый җәнҗаллы «эшләр» белән Томск губерна жандарм идарәсе шөгыльләнә107.
Казанда бу мәзһәб ун еллар буенча дәшми тора. Дөрес, 1897 елда вәисичеләр арасында переписьтән баш тартулар була. Бу аңлашыла да. В. И. Ленинга мөрәҗәгать итик: «…Дини кабык астында политик протест чыгышы бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үсешләренең билгеле стадиясендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул»108.
1905 ел революциясе көннәрендә вәисиләр яңадан баш калкыталар. Хәрәкәтнең башында – Диюнең прототибы булачак Гайнан Вәисов. Мөритләре аңа Яңа бистәдә йорт салып бирәләр, мөселман бәйрәмнәрендә ул йортның түбәсендә ярымай һәм бишпочмаклы йолдыз чигелгән бик зур яшел флаг эленә. Капкага рус телендә болай дип язып куелган була: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сардара Ваисовского божьего полка и мусульманская Академия». (Тукайда Дию: «Белмисең, махсус колоньям бар минем; мәхкәмәм бар, автономьям бар минем».) Гайнан Вәисов чикләнмәгән власть белән файдалана, взнос җыя, суд ясый һ. б. Политик карашларында мәзһәб җитәкчесе искиткеч чуар: рәсми рәвештә властьларга язган кәгазьләрендә ул гражданский властьларга һәм мөселман дини оешмаларына буйсынмавын белдерә; алар, ди, Мөхәммәтнең хак динен боздылар. Вәисиләр Аллага һәм патша хәзрәтләренә буйсыналар. «Государьны без таныйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәк түгел». Г. Вәисов Дәүләт Думасының да кирәк түгеллеген әйткән. Вәисиләрнең хыялы – Болгар җиренә күчеп утырып, шунда аерым община төзү. Шул максаттан чыгып, алар патша казнасыннан 100 000 сум акча сорыйлар, әмма прошениеләре җавапсыз кала. Үзләреннән таләп ителгән налогтан һәм дәүләт паспортыннан баш тарткач, вәисиләргә патша администрациясе тагын игътибар итә. Паспортка мөнәсәбәттә аларның үз программалары бар: алар, гомумән, паспортка каршы түгел, ә андагы «татар», «мещан» дигән терминга каршы. Гайнан ишан үзенең мөритләрен болай дип әйтергә өйрәткән: «Мин татар түгел, крестьянин түгел, раскольник түгел, потка табынучы мәҗүси түгел; җир белән күк арасында никадәр аерма булса, татар белән безнең арада да шулай, ут белән су арасында да аерма шулай… Без беркем белән дә катнашмыйбыз, без алардан акылыбыз белән, йорт-җиребез белән аерылабыз, алар белән уртаклыгыбыз юк, без – иске диндәге мөселманнар җәмгыяте, Вәисовның Алла полкы». Үзеңнең протестыңны болай белдерергә: «Сез антихрист этләр, дин юлбасарлары, нәләт сезгә, нәләт, бәддога, мең тапкыр нәләт…»109.
Е. В. Молоствованың язуына караганда, вәисиләргә рус чиркәвендәге раскол да тәэсир иткән булуы мөмкин. Вәисиләрнең сөйләве буенча, Иван Грозный, Казанны алганда, боларның болгар бабалары патшага ярдәм күрсәткәннәр һәм шуның өчен грамота алганнар. Ләкин ул грамота кәгазе югалган. Бу грамотада, имеш, Иван Грозный аларга мәңгегә файдаланырга борынгы Болгар җирен вәгъдә иткән булган һәм бары тик җир налогы (десятинага сигез тиен) гына түләргә кушкан. «Без налог түләргә теләмибез, чөнки хөкүмәт безнең мәгариф эшен кайгыртмый», – диләр вәисиләр. Вәисиләр патша судын һәм хәрби хезмәтне инкяр итәләр. Арадан берсе – Мөбарәкша Гаделшин, солдатка чакырылгач, өстенә шинель киюдән һәм мылтык тотудан баш тарта, моны азат итүләрен сорап, вәисиләр Казанның воинский начальнигына прошение бирәләр. Гаделшинга хөкем була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга җибәрәләр.
Хәрби хезмәттән баш тарту вакыйгасы Л. Н. Толстойга ишетелә. Толстой моның белән бик кызыксына. Л. Опульскаяның язуына караганда, Толстой, милитаризмга каршы бөтен дөнья халкы гына көрәшә ала, дип уйлаган. Ләкин «көрәш» дигәнне Толстой барлык кешеләрнең дә хәрби хезмәттән баш тартуы формасында, пассив көрәш мәгънәсендә аңлаган110. Л. Н. Толстой үтенүе буенча, Казанга язучы И. Ф. Наживин (1874 елда туган, Октябрьдан соң – эмигрант) килә һәм Гайнан Вәисов белән күрешә. 1909 елның 7 гыйнварында Вәисов, Ясная Полянага хат язып, И. Ф. Наживиннан үзен Толстой белән очраштыруын үтенә. Л. Н. Толстой 15 гыйнварда Казанга хат яза.
«Ясная Поляна, 15 янв. 1909 г.
Любезный брат,
Ходзя-Мухаммед Гинанутдин Ваисов. Очень рад был получить известие от И. Ф. Наживина о вашем желании приехать ко мне. Я уже давно желал узнать подробности о том, как вы понимаете бога и жизнь человека на земле. По тому, что слышал о вас, надеюсь, что наши взгляды будут одинаковы. Если бы люди держались только истины, то все бы были едины. Будем же и мы стараться держаться только истины и потому быть едиными с теми, которые держатся её. Очень рад буду видеть вас у себя. Приезжайте, когда хотите, я никуда не уезжаю»111.
Гайнан Вәисов Ясная Полянага шул елның 11 февралендә килә112 һәм өч көн яши. Толстойның көндәлегендә 12 февральдә язылган мондый юллар бар: «Всё так же, ничего определённого, не работаю… Приехали вчера и нынче Ваисов, Сергеенко, Трегубов»113.
Л. Н. Толстойның тормыш сәгатьләрен кәгазьгә төшергән, күп кенә кәгазь эшләрен башкарган Н. И. Гусев бөек язучы белән Вәисовның әңгәмәсен соңгы тапкыр очрашуларында язып барган:
«Л. Н. Мин сезгә шуны әйтергә җөрьәт итәм ки, «Коръән»дә язылганнарның барысын да кабул итә алмыйм.
В. Коръәннең тәрҗемәсе төзек түгел, аңлатмалар дөрес түгел. Аны тәрҗемә иткән кешенең «Коръән»гә мәхәббәте юк, ул хакыйкатьне ачарга теләми, аның йөрәгендә башка хисләр. Шуңа күрә күп әйбер аңлашылмыйча кала. Безнең бөтен эшебез «Коръән»гә нигезләнгән. (Бу урында Г. Вәисовның хаклы икәнлеген әйтергә кирәк. Г. С. Саблуков тәрҗемәсендә «Коръән» бөтенләй аңлашылмый. «Коръән»нең 1963 елгы русча басмасына сүз башында Саблуков тәрҗемәсенең адекватлыктан бик ерак булуы әйтелә. – М. М.)
Л. Н. Минем уемча, кешенең «Коръән»гә караганга да бөегрәк нәрсәсе булырга тиеш. Кешенең күңелендә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен әйтеп торучы алласы бар. Ә «Коръән» ул – кеше кулы белән тудырылган әйбер. Әгәр «Коръән»гә колак саласың икән, ул Алла белән минем арада; ә инде Аллага колак салыйм дисәң, ул – минем үз күңелемдә, мин аның белән турыдан-туры сөйләшәм. Ә монда – «Коръән», – безнең «Евангелие» кебек үк, кеше кулы хезмәте. Аларны бит кеше тудырган, ә кешеләр ялгышалар… «Коръән»дә барысы да хаклык дип, барысы да Алладан дип уйларга ярамый. Аллага ышанган кеше беркайчан да, китапта Алла сөйли, дип әйтә алмас. Алла китапка сыеп бетә алмый…»
Бераздан Толстой инглиз телендәге бер китаптан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер-ике фикерен тәрҗемә итеп укып бирә.
1. Оҗмахның урыны – әниеңнең аяк баскан җирендә;
2. Исламның нигезен нәрсә җимерә, нәрсә ашый? – Галимнәрнең хаталануы, икейөзлеләрнең бәхәсе һәм хак юлны югалткан хөкемдарларның фәрманнары.
– Нинди шәп! – ди Л. Н. Толстой бу сүзләрне укыгач114.
Истәлекләрдә Толстойның Вәисов белән очрашуыннан тәэсире бик үк ачылып бетмәгән. «Аларның баш тарту сәбәпләре мин уйлаган сәбәпләр түгел, ахрысы, һәм аларның тормышны дини аңлауларын мин гомумән төшенеп җитмәдем», – ди Толстой115.
Г. Вәисов белән Идел буе татарларының дини, дөньяви уку йортларын, мәгърифәт эшен шактый яхшы өйрәнгән Е. В. Молоствова да очраша. Монда да каршылыклы фикерләр: Вәисов, бер яктан, солдат хезмәтенә барудан баш тартырга өнди, тормыш бозыклыкларын, кыз баланың үз ризалыгыннан башка никах уку тәртибен тәнкыйть итә. Әмма үзе – контрольсез. Тукай поэмасына керерлек хәл – кеше хатынын урлый; судны үзе ясый, камчы, таяк белән кыйный, әйбер урлаган өчен бармакларын кисә, зина кылган өчен үлем җәзасы бирә һ. б.116
Толстой яныннан кайтып озак та үтми, 1909 елның 1 мартында Г. Вәисов «әһел ислам арасына ихтиляф салырга тырышу» өчен кулга алына (Йолдыз, 1909, № 369). Аңа 125 нче статья (дәүләткә каршы пропаганда) буенча гаеп ташлыйлар, өендә тентү ясыйлар (Йолдыз, 1909, № 407). Төрмәдән Г. Вәисов Толстойның якын танышы, тәрҗемәче С. Д. Николаевка (1861–1920) хат яза. Хатның эчтәлеге мәгълүм түгел, ихтимал, Вәисов үзен төрмәдән коткару өчен ярдәм сорагандыр. Толстой, аның хаты белән танышкач, 1909 елның 18 маенда Вәисовка хат яза:
«Дорогой, милый брат Ваисов,
Письмо ваше к Николаеву и порадовало, и огорчило меня. Огорчило меня за тяжёлое положение, в котором вы находитесь, но порадовало более, чем огорчило. Порадовало тем, что из письма вашего я почувствовал то братство с вами, к которому идут и придут все народы по вере в единый, общий для всех закон бога: любви к нему и ко всем людям без различия. Помогай вам бог и ваша вера в него перенести всю тяжесть вашего положения. Пишите мне, не могу ли чем служить вам. Был бы рад. Любящий вас брат»117.
Тикшерү барышында Вәисов суд следователенә хәрби хезмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсен бөтенләй башкача аңлата:
– Әгәр сугыш башланса? – дип сорый следователь.
– Без ул вакытта динебезне һәм Ватаныбызны саклап җанын бирергә әзер булган сугышчан отряд булачакбыз, – ди Вәисов. – Безнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтебездән чыгып, безне инде сугышны инкяр итүчеләр, хәрби хезмәтне кирәксез дип бәяләүчеләр кебек раскольниклар рәтенә кертмәгез. Безнең каршылыгыбыз шунда: казарма, солдат тормышы «Коръән» һәм шәригатьнең изге таләпләрен үтәргә безгә мөмкинлек бирми…
Вәисов үз кешеләре өчен солдат хезмәтен башка берәр төрдә хезмәт белән алыштыруларын сорый. Шул ышаныч белән вәисиләр, гәрчә «Коръән» кяферләр хөкеменә барудан тыйса да, суд торалар, җавап бирәләр118.
Судка кадәр Вәисов залог белән төрмәдән чыгарыла. Төрмәдән чыгуга (1909, 2 июнь), Л. Н. Толстойга хат язып, ул аннан әҗәткә өч мең сум акча сорый. Шактый кызык хәл! Тукай торып-торып Толстойның бөек әхлакый, социаль-политик фикерләренә мөрәҗәгать итә, шулардан илһам ала, иҗатын баета; ә аның поэмасындагы прототип бөек язучыдан әҗәткә акча сорый. Акча сорап язган хатның конвертына Толстой мондый билге куя: «Пр. (осительное), ответ.(ить) Ваисову»119.
Толстой үзенең якыны И. Ф. Наживиннан судның нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенә. Әмма суд 1910 елның 23 октябрендә, Лев Николаевичның үләренә берничә көн кала гына була. Тукайны да инде бу көннәрдә Вәисов түгел, ә бөек шәхеснең дөньядан китүе борчый.
Вәисиләрнең Тукай исән вакыттагы эш-хәрәкәтләре әнә шундый. Боларда патша администрациясенә каршы протест белән (ул хәрәкәт шуңа күрә дә күпмедер дәрәҗәдә яши алган), үз эчләрендәге монархизм, деспотизм, авантюризм (аерым паспортлар тоту) бергә сыеша алган. Һәм, «Печән базары…» поэмасындагы мифик Дию образын иҗат иткәндә, шагыйрь прототип итеп «табигыйннәр120 мәзһәбе» җитәкчесе Гайнан Вәисовны алган икән, бу инде Казан татарлары тормышының шактый үзенчәлекле бер катламын, баһадирларча өскә күтәреп, әдәби әсәрдә ялтыратып күрсәтү булган.
Вәисиләрнең хәрәкәте, нигездә, самодержавиегә каршы протестның бер төре була. Әйтик, Вәиси үзе Болак арты милләтчеләренә каршы сугыша, шул сугышта һәлак була; аның мәетен дә Швейцария паркындагы (хәзерге Горький исемендәге ял паркы) туганнар каберлегенә күмәләр. Вәисиләрнең калган отряды Гражданнар сугышы елларында, гариза язып, Фрунзе армиясенә килә.
М. В. Фрунзеның приказыннан: «…На основании изложенного, Реввоенсовет фронта, найдя возможным и желательным формирование из мусульман-ваисовцев стрелкового полка, поручил уполномоченному совета ваисовцев Сардару Ваисову (брату убитого Ваисова) сформировать таковой в Самаре под наблюдением Упраформа в счёт общих плановых формирований фронта»121.