bannerbanner
Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб
Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

Ярый, бик борчылма, Зәйнәбем. Безнең кебек аерылганнар ил белән бит алар. Бер авыр периодны үткәрми, тыныч яшәп булмас инде. Тәмәке булса ал әле, иркәм, җибәрер идең. Карточка җибәр.

Йә, серле күзем, пока сау бул, үбеп, Шакр
1941 ел, 12 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Исәнмесез, сөеклем Зәйнәп! Җәйге табигатьнең алсу таңында чык тамчылары белән чуарланып, моңлы һәм сагышлы күзләргә җемелдәп күренгән һәм күңелгә үткән рәхәт моментларның хисен китерә торган зәңгәр чәчәкләр санынча күкрәк хисемнең кайнар сәламен озатып, тормышта шат күңел белән исән-сау гомер итүеңне теләп калам. Минем тарафтан барлык укытучыларга кайнар сәлам.

Бүген җәйнең азаккы ае булган августның унынчы көненә аяк басу таңында безне уяту өчен сигнальщик моңлы итеп үзенең көен сызды. Тәмле йокымда, иркәм, синең белән бергә төшемдә ниндидер бер сахрада йөри идек. Шул сигнал тавышына сискәнеп уянсам, үземнең синнән аерым бер урманда икәнем башыма йөгерде. Сәгать минуты 1–2 әйләнүгә, инде иртәнге зарядкада идек. Таң салкыны өйрәнмәгән күлмәксез тәнгә арка буйлап бала йоннарын кабарта. Горизонттан үзе күренмичә, тик алсу нурларын гына күккә сузган кояшның җылысы юк иде әле. Зарядка бетте, салкын су белән тәнне юарга тирә-ягы зирек агачлары белән бизәлгән күлгә төштек. Үзем суда йөзәм, үзем синең турыда уйлыйм. Әле минем иркәм тәмле йокысындадыр, дим. Шулай итеп, яудан чыккач, көндәгечә «занятие» башланды. 3 тән соң иртәнгелекне ашагач, тагы [?]. Шул ук тәртиптә үтте, ә менә шул сәгатьләрдән соң, бер сәгать ял вакытыннан файдаланып, сиңа хат язам. Мин, иркәм, сиңа инде берничә хат яздым, бу урыннан гына дүртенче хатымны язам, ә үзеңнән бер хат та алганым юк әле. Күңел әллә ниләр уйлый, борчылдыра һәм сагынуны инде ничек тә аңлатып булмый.

Соң, ничек, иркәм, сау-сәламәт кенә яшимсең? Ошмада нинди хәлләр бар? Һаман китәләрме әле? Валериан белән Раиф нишләп яталар, хәбәр юкмы аларга? Әйе, бәхетле кешеләр туган җирләрендә калалар, ә безнең кебекләргә ут эче… Сугыш, үзегезгә мәгълүм, көннән-көн катылана, безгә дә якынлаша торгандыр… Безне нык хәзерлиләр. Әйе, дошманга каты удар бирү безнең изге бурыч ул.

Ярый, менә тагы нәрсә: әгәр карточканы алып кайткан булсаң, миңа сал. Хат язганда, минем барлык хатларыма җавап яз. Авылдагы эшләрнең барышын, коллективта ниләр барын. Нинди яңа укытучылар килде – барын да яз.

Миңа К. Армия сафларыннан хат килгән булса, конвертлап җибәр.

Сахраларга чыксаң ишетерсеңМоңлы кошлар сайрау тавышын.Кошлар, сайрап, бәлки, аңлатырларИптәшеңнең көчле сагышын.Таңнан торып хатлар язган чакта,Кайный башта хыял дәрьясы.Күренер төсле кичтән ай түрендәНурлы-серле күзең шәүләсе.

Адресның дөресе болай: Саратовская область, п/о Разбойщино, п/я № 232/7

Ярый, пока, хуш, сагынычлы сәлам беләниптәшең
1941 ел, 15 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Сөеклем Зәйнәп, сиңа үземнең сагынычлы сәламемне шушы кәгазь аша тәбрик итәм. Сөеклем, син мине әллә бөтенләй исеңнән чыгарып, онытып ташладыңмы? Ничек шулай тиз оныта аласың син? Әллә мин үзем барында гына күзләремә карап, «иркәм» дип сөя идең дә хәзер күз алдыңда булмагач онытылдыммы? Йә булмаса, минем язып салган хатларым синең кулыңа кайтып кермиләрме? Мин иртә тору белән көн дә кичкә кадәр синнән хат көтәм. Бүген, 15 август, синнән, һич югында, бер хат килергә тиеш инде, ә ни өчендер килми. Инде минем борчылуымны син беләсең. Мин, аяк атлаган саен, сине уйлап кая басканымны онытам. Сагынам, бәгърем Зәйнәп, сагынам, мондагы барлык авырлыкларга түзәргә була. Но сагынудан кыены юк икән.

Салкын сулар булса идеСусаганда эчәргә.Сагынганда кайтыр идем,Канат булса очарга.Сызылып таңнар аткан чакта,Кош сайрый бакчаларда.Күз нурыңны айдан эзлим,Төнлә йөргән чакларда.

Менә шушындый җырларны күңелдән кичереп, айга карап уйланып йөргәндә, йөрәкнең сине уйлап кызу тибүен белсәң иде, гөлкәем.

Әйе, иркәм, аерылдык, бу аерылу хәере белән булсын инде. Әгәр безнең войска дошманны чигендерә башламаса, исән кайтып булмас. Безгә дә монда күп ятарга туры килмәс, ахры. Әйе, моның белән күңелне төшермик әле. Кеше әллә ничә ел йөреп тә исән кайта. Бәхет булса, гомер булса, елы үтәр дигәндәй, бәлки, безнең бәхеттән җиңү дә безнең якта булыр. Иркәм, әле мин якты дөньяда 3 кенә көн торган кебек, әле яшисе иде. Яшисе генә түгел, синең белән картайганчы гомер кичерәсе иде. Но бу тормыш безнең яшьлеккә генә туры килде.

Бу хатымны вакыт булган саен өзеп-өзеп язам, караульный помещениедә язам… Иртәгә ял көне дә, вакыт әллә була, әллә юк, бүген яздым әле. Соң, үзегез нихәлләрдә ятасыз? Исән-сау гынамы? Нинди яңалыклар бар? Отправка һаман дәвам итәме? Хан абыйның хаты киләме. Фатыйма апага һәм барлык укытучыларга һәм әбигә күп итеп сәлам тапшыр. Бу хат барып җитү белән, кичектермичә хат яз. Ичмаса, чыгып киткәнче, бер хатыңны укып хәлеңне белермен. […] Борчылма, иркәм, борчылып, үзеңне үзең бетермә, тыныч яшә. Минем документлар арасында Чистай лагеренда оборона значокларына здавать иткән справка (характеристика) бар, шуны җибәр. Аннан, махорка булса алып куй әле. Мин сорасам, җибәрерсең. Бабайларга хат язганда, миннән дә сәлам әйт. Килмәделәрме? Фатихтан хат килсә, конвертлап монда сал. […]

Ярый, хуш, сәлам беләниптәшең Искәндәр
1941 ел, 19 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Әзрәк вакыт таптым әле, шуңа күрә тагы язарга булдым. Языйм әле пока караңгыланганчы.

Иркәм Зәйнәп, минем өчен артык көймә, мин сине киткәнче ничек сөйгән булсам, әле дә һәм алгы көндә дә шулай сөячәкмен. Кеше сөйләсә, икеләтә җавап бир. Үзеңнең кем белән сөйләшүеңне белеп сөйләш. […] Алар сөйләрләр. Алар ир намусын аяк астына салып таптаучылар, алар янында сиңа күп уралуның кирәге юк ич.

Бабайларга хат яз. Минем язарга вакыт тар инде, миннән сәлам әйт. Әллә миңа үпкәләделәр микән алар. Хат языйммы соң аларга?

Гөлсем апаларның хаты киләме? Энеләр армиягә киткәннәрме? Хатлары килсә, Барыйның һәм Харисның адресларын сал. Менә шулай, гөлкәй. Менә мондый хат язарлык вакытлар бик аз тияләр алар. Рәхәтләнеп йоклап каласы калган икән. Но ничево, авыр периодларны үткәрмичә, рәхәткә чыгып булмас инде.

Эш кушалар икән, «есть тов. кап.» дисең дә йөгерәсең… Бездән шуны таләп итәләр, ә без аны үз вакытында үтәргә тиеш.

Хәзер вечерный повар кага, кычкыралар, тагы язып бетереп булмады.

Адрес шулай: г. Саратов, п/я 232/7. Ш. И.

Ярый, серле күзкәй, хуш хәзергә, хатыңны озак тотма.

Сагынып хат көтеп калам.

Иптәшең Шакиров

Кичә өлгерә алмадым. Борчылма – шат яшә!!!

Хатыңны түземсезлек белән көтәм!


1941 ел, 21 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъездыКулларыма кәгазь, каләм алсам,Хисап дәрьясында агамын.Илдә калган батыр гөлкәемәСагынычлы сәлам язамын.Сәлам, иркәм, мин – Искәндәреңнән,Сызылып алсу таңнар атканда.Сәламемне укып исеңә ал,Кичен ял итәргә ятканда.Иртән торып кара күк йөзенә,Алсу нурлар шунда йөзәрләр.Җылы нурлар, сине сөя-сөя,Минем сәламемне сөйләрләр.Ал йөзеңне нурлар сөйгән чакта,Мин булырмын ачык кырларда.Исемеңне җырларыма кушыпҖырлыймын мин, мөмкин булганда.Таң гөлләре булып йөрәгемдә,Зәйнәбем, син чәчәк аткансың,Кайнар хисле мәхәббәтең беләнКаннарыма сеңеп калгансың.Йөрәктәге синең кайнар хисләрГади хисләр түгел шул алар.Сине уйлап артык сагынуларЧын сөюдән килеп туалар.Мәҗбүр иткән кебек үзенә тарттыМәхәббәтле кара күзләрең.Истән чыкмый, иркәм, озатканда«Җиңеп кайтыгыз!» дигән сүзләрең.Истә тотам, иркәм, теләгеңне,Җиңү өчен мин тырышырмын.Ватан сугышы – изге сугыш өчен,Һәрбер җирдә мин булышырмын.Тыныч яшә тылда, тырышып эшлә –Миннән теләк шулай, Зәйнәбем.Кан теләгән Гитлер этләренәБез бирербез кургаш бәйләмен.

Иркәм, бүген 21 август, агымдагы «ял көне», бүген эшкә чыкмадык әле. Разбойщинога барып, мунча кереп кайттык та, әле буш ара булгач, сиңа хат язарга утырдым. Сәламне башта язмасам да, соңыннан яза башлаган дип гаепләмә. (Мин, хат язарга утырсам, хыялга батам. Сине уйлыйм. Уем гел синең белән бергә үткәргән күңелле тормышны уйлый, шуңа күрә хатым эзлекле бер тәртиптә булмый.) Сәламемне барлык дусларыңа тапшыр. Әбигә һәм туганнарыңа. Үземнең хәлләр пока ярыйсы. Сау-сәламәт хезмәт итәм. Синең 3 сентябрьдә язган хатыңны 12 сендә алып укыган идем. Менә шул көннән соң мин сиңа хат язып салдым да үзем хат көтә башладым. Хат һаман юк. Башка вакытта 3–4 көнгә бер хатыңны ала идем. Хат укып торганда, күңел үзенә тынычлык таба иде. Менә, гөлкәй, хатың озаграк килми тора. Күңелдә әллә нинди борчулы хисләр туа. Әллә авырыйсыңмы, иркәм? Төшкә дә бик буталчык керәсең. Их, ерак араның хәле!.. Белеп булмый шул тиз генә.

Ни хәлләр бар икән үзегездә? Бүгенге көндә кайда һәм нәрсә уйлап йөрисең икән?! Авылда ни хәлләр бар! Укыта башларсыз инде озакламый. Ничә кеше була? Авылдан һаман китә торалармы? Колхозчыларның хәле ничек, уңыш бүлә алалармы? Кибеткә товар кайтамы? Авыл Советында кемнәр эшлиләр? Бабайлардан хат аласыңмы? Алар ниләр язалар? Сау-сәламәтләрме? Харис авылдамы икән? Барыйның хаты киләме? Кайсы шәһәрдә? Коллективта нинди яңалыклар бар? Раифның хаты кайсы шәһәрдән килде? Нәрсәләр яза икән, Рәйсәсеннән сора әле. Әтиләре нәрсә сөйлиләр, ишеткәнең юкмы? Фатыйма апа завуч булып эшлиме? Хан абыйның 15. IX да язган хатын алып укыдым. Әле шул Тәтешева лагеренда икән. Озакламый чыгып китәргә туры килер дип яза.

Ул да «Искәндәр туган, монда тормыш башкарак, төннәрен бик салкын» дип яза. Чыннан да, һава хәлләре бераз үзгә икән монда. Бу арада гел салкынайтты әле. Төннәрен әллә ничә мәртәбә уянырга туры килә.

«Берничә генә төн булса да җылы куеныңда йокларга…» дип яза, дип, Әхмәтҗанов көлә. Мин аңа, кайгырма брат, исән-сау кайтсак, монда йөргәннәрнең кыенлыгын искә алып, тормышны ничек тә яхшырак үткәрергә тырышырбыз, дим. Ул да хатынына хат яза. Икәү аның белән киләчәк тормышны уйлап хыялланабыз. Да, иркәм, тизме сине кайтып күрермен соң мин, тизме кайтып, серле күзләреңә карап, сагыну хисләремне аңлатырмын. Сагынам шул, гөлкәй, сагынам. Һичбер минутларым да сине уйламыйча үтмиләр. Иртән торып киенә башлау белән, син искә төшәсең. Синең «тор инде, иркәм» дип уяткан чакларың искә төшеп, үзәкне өзәләр. Монда, хайванга кычкыргандай, «Подъём!!!» дип акыралар, куркып сикереп торасың, күзеңне ачарга өлгергәнче, кулларың киемеңдә булалар…

Ярый, иркәм. Минем тормыш пока ярыйсы, әле кыен булса да, тылда ятуы яхшырак. Бәхет булса, бер кавышырбыз әле. Һәрвакыт болай үтмәс. Әле безне моннан чыккач та тылга җибәрерләр, бәлкем. Шулайрак сөйлиләр.

Шулай итеп берничә ай үтәр, ә ул вакытта, бәлки, фронтта да җиңелрәк булыр. Ялан буйлап җиңеп килә алмаслар ул этләр. Безгә дә җиңәргә минут килеп җитәр конца конец.

Ярый, гөлкәй, пока хуш, барлык хәлеңне әйтеп яз.

Сагынып, хат аша үбеп калучы иптәшең Искәндәр И. Ш.

Хат көтеп калам.

Кайнар иренеңнән үбеп, Шакр
1941 ел, 2 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Ак Иделдән агып килә зәңгәр номерлы каләм,

Зәңгәр чәчәкләр санынча син гөлкәемә сәлам!!!

21 август көнне язган хатыңны алдым, иркәм. Төш ашап кайткач, палаткага кертеп бирделәр, иптәшем Әхмәтҗановка да хат бар. Икебез дә сөенешеп алып укыдык. Аның да иптәше язган. Аңа әле бер дә хат килгәне юк иде. Ул бүген иртән генә «хат та килми, ичмаса» дигәч, миңа юри генә «дускай, сиңа бүген хат килә» дигән идем. «Әүлия тизәгенә бастыңмы әллә?» – дип көлә. Шулай итеп, занятие араларында хатыңны укыдым. Шул хатка каршы сәлам хаты язам, әле хат салганыма күптән түгел. Вакыт барында бара торсын, әбигә һәм коллективка һәм барча туганнарыңа кайнар сәлам. Һәм с/с та эшләүчеләргә (мине белүчеләргә) сәлам. Шулай, гөлкәй, әлегә беркөе сау-сәламәт кенә хезмәт итәбез. (Гайфи абыйга, күрсәң, миннән сәлам әйт.) Хатларың буенча син дә сау-сәламәт дип беләм. Хатларыңны кичә алсам да, хатны бүген (1/IX) ялгап язам. Кичә вакыт булмады. Бүген безнең взвод хоз. эшкә чыкты, без 5 әү юл төзәтәбез. Әле төшкә туктадык та, юл буенча ятып, көрәк өстенә шушы кәгазьне куеп язам. Көн эссе, озын, әрем күләгәсе генә файда бирми. Башкалар ял итә (йоклыйлар бер сәгать).

Их, гөлкәй, синең белән бергә булган вакытлар… төн саен төшемә керәсең, иркәм. Иртән караңгыда уятып, күлмәксез килеш физзарядкага чыгаралар. Шулчак синең белән сәгать 9 га хәтле йоклаганнар искә төшеп, үзәкне өзәләр. Әйе, яшьлек аерым үтә, иркәм. Тик вакытына карап түзәргә туры килә. Үзең әйтмешли, сугыш күпкә бармас, ул туктаса, тагы шулай бергә торырга була. Тик әлегесе кыен. Сагынам, гөлкәй, занятие вакытларында да һич тә исемнән чыгармыйм. Тәнәфес араларында карточкаңа карыйм. Ул янган йөрәккә бензин сипкән кебек тагы дөрләтә генә. Шулай, иркәм, бер без генә түгел ич… Түзәргә туры килә. Эштә йөрим, дигәнсең. Әгәр уку башланмаган булса, ял ит инде. […] Башка вакытта күбрәк язармын. Авыл хәлләрен әйтеп яз: тагы кемнәрне алып киттеләр. […]

Кәгазь аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Шакр

Бу хат барып җитү белән, хат сал, хуш, иркәм, рәхәт яшә.

[Өстәмә]

Иркәм, 25/VIII дә язган хатыңны бүген алдым, әле генә (кич). Анда мин хат язмыйсың дигән идем дә. Гафу ит, гөлкәй, бар хатларыңны да алдым. Карточкаңны да алдым. Хатың килгән саен, йөрәккә ял алам. Минем кайсы частьта хезмәт итү – артиллериядә укыйбыз, кем итеп чыгарырлар, әле пока монда тыныч. Укуы ифрат авыр, пока әле… бәлки, шулай ятып калып та булыр, анысы билгесез. Ярый, иркәм, аз язганга гаепләмә. […]


1941 ел, 5 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Үзең генә укы.

Исәнме син, сөекле Зәйнәбем!!! Сиңа күкрәк хисләремнән кайнап чыккан сагынычлы сәламемне белдереп, сау-сәламәт һәм рәхәт яшәвеңне теләп калам. Миннән әбигә һәм барлык туганнарга кайнар сәлам. Шулай ук коллективка сәлам. Сөеклем, сиңа күптән түгел хат язып салган булсам да, эч пошканны басмасмы дип, тагы язам әле. Үзем урынына сезнең нурлы йөзегезне, бәлки, хатым кайтып күрер һәм сагынуымны аңлатыр. Әйе, кәгазь һәм бу сүзләр, иркәм, сине күрерләр, син аларга серле күзләреңне төшерерсең, һәм минем сезне сагынып бер күрергә зарыккан күзләрем аша язылган шушы сүзләр белән сөйләшерсең. Их… шулвакыт үзем булсам иде каршыңда, аңлатыр идем, иркәм, ничек итеп көннәрем сине сагынып үткәргәнемне. Әйе, мин синең өчен артык янам, иркәм. Хыял дәрьясында йөзәмен… әйе, менә син бу хатны укыйсың, ә минем бу моментта кайда, ни эшләп йөрүем үземә дә билгесез… Тик мин ул вакытта да сине уйлап, кайда булса да сине сагынып яшәвем ачык, чөнки бер генә минутларда да исемнән чыгармыйм, иркәм.

Талдан талга кунар идем,Былбыл баласы булсам.Хат эчендә кайтыр идем,Язу карасы булсамИркәм, сиңа хат язамЗәңгәр каралар белән.Күз нурларым шунда төшкәнКүкрәк хисе белән.Иртән йокылардан торсам,Сары каеш билләрдә.Кошлар да килеп сайрамыйСин булмаган җирләрдә.

Иркәм, үземнең мондагы хәлемдә шул югарыда язылганнардан башка үзгәреш юк. Әлегә сау-сәламәт кенә хезмәт итәм.

Әйе, хезмәт итү җиңел түгел, шулай да изге бурычың өчен көчне жәлләп булмый, киресенчә, булган көчең белән тырышырга туры килә. Әйе, мин туганнан бирле рәхәт һәм лучший тормышта яшәдем. Ул вакыт безне шул иркенлектә яшәтүче Бөек К. Армиядә хезмәт итүче абыйлар булса, ә без хәзер үзебездән соң килүче яшьләрнең тормышы өчен хезмәт итәргә тиеш. Тик менә элек тә, хәзер дә кеше өстеннән көн күрә торган халыкларга ачу килә. […] Но ничего, андый көлүчеләргә без отпор бирергә тиеш, вакыт бүген булмаса, киләсе таңнарда булыр.

Ил батыры, иркәм, тылда калдың,Яхшы эшлә һәрбер эшеңне.Тылдан ярдәм ит син, алгы сафныҺич кызганма, иркәм, көчеңне.Тылга кертмә һичбер дошманны да,Чиста булсын һәрбер юлыбыз.Алгы сафта һичшиксез җиңәрбез,Корыч булса безнең тылыбыз.Алгы сафтан, һәрбер сугышчыданСезгә сәлам язып калабыз.Элемтә булсын безнең бар сафларда,Тыгыз булсын безнең арабыз.Ватан сугышы – изге сугыш өчен,Көчен туплый безнең батырлар.Дошманнарга каты отпор бирепҖиңеп чыгар Кызыл лачыннар.

Иркәм, синең һәрбер хатыңны алдым, ул хатларга мин җавап язгаладым булса кирәк. Син, иркәм, ни өчендер миннән өметсезләнеп язасың. Билгеле, сугыш кансыз булмый, ә шулай да менә мин сугышка керәм, анда мин үләм инде дип гарантия куеп булмый ич. Һәм берәүнең дә якты дөньядан туйганы юктыр. Һәркем дә үзен сакларга тырыша һәм ничек тә дошманын җиңәргә ашыга ул. Ә инде тормышың шуның белән чикләнсә, анысы, билгеле, күңелсез. Тик күңелне юк өчен борчу ул безнең эш түгел, ә бөтенләй яраксыз пессимистлар эше.

Сугышта булган кешеләр бар да үлми ич, кем сугыш белемен яхшы белә, кем оста итеп үзен саклый һәм үз вакытында каршы килгән дошманына тиз отпор бирә, ул кеше исән кала ич. Күп уйламаска кирәк, гөлкәй, бер авырлыкны үткәрмичә, тыныч яшәү мөмкин түгел инде. Мин бит гомерлеккә китмәгән, фронтта хәлләр яхшырып, безнекеләр җиңдисә, без кайта алабыз һәм яңадан шулай бергә тормыш… Ә безнең Армия, үзең әйтмешли, һичшиксез җиңәчәк.

Ошмада ни хәлләр бар соң? Әле укыта башладыгызмы? Урта өлештә ничә класс?

Кемнәр нинди фәннәрдән керәләр?

Конференциягә баргач, Зөфәрне күрдеңме? Тагы күрсәң, миңа хат язсын.

Ничек соң, колхозның икмәк заданиесе үтәләме әле?

Быел уңыш бүлә алалармы Ошмада?

Гаян абый урынында кем эшли?

Харис кайда – авылыгыздамы, әллә берәр җиргә эшкә кергәнме? Барый хат язмадымы?

Хат язса, адресын сал әле.

Иркәм, мин синнән тәмәке сорап язган идем. Авылда тәмәке бармы һәм почтада посылка (тәмәке ише нәрсәне) принимать итәләрме? Конференциядә яшьләр бар идеме? Әллә гел хатын-кызлар гынамы?

Ошмадан тагы килүчеләр бармы?

Ранен булып кайтучылар юкмы әле?

Ярый, иркәм, башка сүзләрне башка хатларга язармын, пока шуның белән туктыйм.

Сине сагынып, хат аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Искәндәр

Хан абый лагерьга күчәбез, дип язган иде, хаты килми әле.

2 хатын алган идем.

[Өстәмә]

Иркәм, менә яңа гына хатыңны алдым, 26/VIII дә язылганын. Әйе, гөлкәй, минем «хат язмыйсың» дип язган сүзләрем өчен гафу ит. Мин башта шулай яза идем шул. Чөнки хатың бик озак килми торды. Әйе, хәзер әйтмим ич «хат язмыйсың» диеп. Фәхәрнең дә хатын әле алып укыдым. Ул «күчәм» дип яза. Кулы сынган булган икән. […]

(Математик булып кем килде? Ирләрдәнме? Раиф нинди фәннән укыта?)

Менә шулай, гөлкәй, әле Зиннәтовның да, синең дә хатыңны укыдым да бик ямансуладым. Баштан төрле уйлар йөзеп узалар. Синең язган сүзләрең һәм ялгыз яшәүләрең йөрәкне тырный. Их, бергә булуга һәм яратып сөйгән иркәң белән яшәүгә ни җитә соң… Үзең әйткәндәй, күпкәме барыр икән, гөлкәй, безнең аерым яшәүләр?.. Билгесез шул… Да, иркәм, син борчыласың, син кимсенәсеңдер дә, ни эшлим соң, гөлкәй, тормыш шулай кушкач?! Бәлки, бәхет аның белән генә чикләнмәгәндер әле. Но анысы синнән зависит күбрәге. Син көтсәң, билгеле, без тагы шулай тормышны дәвам иттерербез. Әйе, гаепләмә, бу миңа һаман ышанмый диеп, билгеле, ышанам, син миңа килгәнче саклаган намусыңны әле дә сакларсың. Синең йөрәк саф иде, гөлкәй, билгеле, син мине йөрәк дустың – иптәшең итеп калдыру уеннан чыкмасаң, честно яшәрсең. Менә анысы синең төп акылың, иркәм… Тик ни өчендер йөрәк сине уйлап янганнан-яна килә. Синең хатларыңда язган «күп вакытта, мин синең белән яши алмам, ахры, дигән уйларга киләм» дип язган сүзләрең минем өчен ифрат авыр картиналар булып күренәләр. Кайчак кыска гына йокы вакытымны да шул чиксез уйлар белән үткәрәм. Неужели мин синнән мәңгегә аерылдым, бәгърем?! Мондый хәлгә калганчы, минем өчен дөньядан югалу яхшырак булыр. Мин сине, каным хәрәкәттән туктамаса, оныта алмам, гөлкәй. Үзең беләсең нинди көчләр белән сөюемне. Мин сине шул 2 ай гомер итәр өчен диеп алмадым, ә гомерлек сердәшем итү өчен.

Ярый, әллә ниләр язган дип гаепләмә.

Сау һәм рәхәт яшә.

Кайнар иренеңнән үбеп калучыиптәшең Искәндәр
1941 ел, 11 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Исәнме иркәм – сөекле Зәйнәбем!!!

Сиңа саф йөрәгемнән дулкынланып чыккан кайнар сәламнәремне озатып калам. Шулай ук әбигә, барлык туганнарга һәм укытучылар составына кайнар сәлам. Мәрьям апаларның да барчасына сәлам.

Сөекле Зәйнәбем, синең 29/VIII, 31/VIII дә язган хатларыңны һәм Фәхәрнең сиңа язган хатларын 10/IX дә алып укыдым. Әйе, акыллым, хатларың, килеп, синең хәлләреңне сөйлиләр, алар синең күкрәгеңнең кайнар хисләрен миңа алып килеп, йөрәгемдәге хисләрем белән уртаклашалар һәм күкрәгемә ял бирәләр. Күңелдә ниндидер яшерен һәм бернинди көчләргә тигезләшмәгән сөю хисләрен көчәйтәләр. Әйе, сөю-яратышу ул – саф мәхәббәт көче. Ә ул көч безне һәм безнең каныбызны бер-беребезгә якынайткан. Бу якынлык минем күкрәгемә шатлыклы хисләр белән тамыр җәйгән һәм тормыш чәчәкләре аткан, ә ул чәчәкләрне синнән башка сөеп караучылар юк һәм булмаячак.

Хатларыңда, иркәм, «син һаман да миңа ышанмыйсың» дип үпкәләп язасың. Һәм күңелеңдә ниндидер авыр хис тууын аңлатасың. Ышанам, иркәм, син саф йөрәкле һәм шул саф хисләрең белән мине көтәрсең. Ә үзең әйтмешли, яратышу ул көнләштерә, ә бит аның белән тормышны җимерү дигән эш түгел. Ул – бер-береңә якынлык белдерү һәм мәхәббәтне башкалар хисе белән алыштырмаска бер-береңә киңәш бирү. Син үзең дә миңа шигырең аша «башкалар белән хат аша хисләр тотма» дип язган идең. Мин аның өчен үпкәләмәдем, ә ул эшне эшләмәү көчен үземдә арттырдым гына.

Мәрьям ире белән бергәме? […]

Урта өлешкә кем килде?

Кайнар иренеңнән үбеп калучыип. Искәндәр Ш.
1941 ел, 11 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

Бу хатка күп язмыйм, үпкәләмә, иркәм. Кайнар хисле йөрәгем, сине уйлап, бу минутта артык кызу тибә. Үзенә ниндидер сагышлы хисләр туплый. Менә шул сагышлы минутта, акыллым, сиңа шушы хатны язам. Әйе, сеңелнең хатын алып укыдым. Аларга, бигрәк апага, авыр хәбәр. Дөрестән дә җизни үлгән булса, жалко шул, иркәм… ә Фатихның хаты юк икән. Ул соңгы хатында Армиягә алынуы турында белдергән. Кайсы яктадыр? Хаты килми әле, дигәннәр. Апаларга шулай бер хат язган идем, ә үзем алар хатына каршы тагы хат язарга җитешә алмадым әле.

Bu xatni da өzep-өzep kenә jazam, әйе. Теге әрвах киткән икән, бик шәп булган. Только ул запас полкка Казанга алынган булыр. Андый өйрәнмәгәннәрне башта өйрәтәләр. Минем братлар ягыннан җидәү киткәннәр. Монда яңалыклар юк әле. Шулай да безнең частьтан да фронтка азлап-азлап китә торалар. Хан абый моннан 25 км ераклыкта лагерьда иде. Чыгып китмәгән булсалар.

Хатларыңны барын да алдым, иркәм, барлыгы 12 ләп хатыңны алдым инде, бар да кесәдә йөриләр. Ертып ташларга кан тартмый, сөеклемнең кайнар хисле хатлары ул, диеп, Әхмәтҗановны да көлдерәм.

Иркәм, күзеңә кайда керде соң чүп? Больницага вакытында барып күрсәтергә тырыш. Синең күзгә кергәнче, минекенә керсә ни була… Ярый, иркәм, бу хатны кыска язам. Тагы язармын әле. Төшке ял сәгате генә. Хәзер подъём була. Тәмәке салырга тырыш, иркәм, тартырга берни дә юк. Әйберләрне салган идем, кайттымы әле? Борчылма, иркәм, әлегә монда калам. Тазалык тау кебек. Армия сафыннан кемнән хат алдың, ул синең Ошмада икәнеңне каян белә?

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Искәндәр Шакиров хатларында Түбән Ушма авылын төрле вариантларда: Ошма, Ошмы, Ушма дип яза. Ә конверт тышына һәрвакыт Н. Ошма дип куелган.

2

Зәйнәп туганнары (абыйлары, энеләре) Барый һәм Харис белән күрешергә туган авылы Сасмакка китә. Алар фронтка повестка көткән булалар. Ирен армиягә озатырга кайтып җитәргә дә кирәк. Шигырьдә менә шулар турындагы авыр уй-хисләр чагылдырылган.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2