
Полная версия
Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб

Искәндәр һәм Зәйнәп
Төзүчедән
Кеше яшәешенең мәгънәсе – аның үлгәннән соң да яши алуында. Юк, бу мистика түгел, һәр кеше башкаларның хәтерендә терелә ала, якыннары хәтерендә яши…
Хәтерне тергезү…
Хәтер Вакыт галиҗәнапларының җимергеч көченә каршы тора.
А. Шаров. «Окоём»Вакытка бирешеп саргайган, ничәмә-ничә тапкырлар ак- тарудан таушалып беткән, әле эре, әле сәйләндәй вак хәрефләр белән тезелгән, йә гади, йә химик карандаш белән язылган бу хатлар әле дә үз тормышлары белән яшиләр. Өчпочмак эзе әле дә тигезләнеп бетмәгән хатларда Искәндәр белән Зәйнәп мәхәббәте дөрли. 1941 елның 24 июленнән 1942 елның 2 июненә кадәр алышкан 66 хат… Зәйнәп аларны 64 ел саклаган. Бәлки, алар күбрәк тә булгандыр, сугыш кырыннан барысы да кайтып җитмәгәндер…
Ул хатлар белән бергә тагын 3 хат сакланган. Алары – шигырь юллары белән бизәкләп язылганнары – Искәндәрнең Зәйнәпкә сугышка хәтле, өйләнешкәнче язган хатлары (1940–1941).
Искәндәрнең кайнар хатлары тормышка, сөйгән ярына, Туган иленә мәхәббәт, дошманга ачы нәфрәт хисләре белән өртелгән. Аларда ихтыяр көче дә, сынмас рух та, Туган илебезнең дошманны җиңәчәгенә чиксез ышаныч та бар.
Әлеге хатлар мине тетрәндерде.
Һәрбер хат тирән эчтәлекле, аларда авторның җаны, кичерешләре ярылып ята. Аларда сугышның авырлыгы да, җиңү өчен куелган көч тә, сабырлык-түземлек тә, якты киләчәк өчен бөтен авырлыкларны җиңеп чыгуга ышану да, солдат үткән авыр озын юл да сурәтләнгән.
Сугыш чоры хатлары безнең тарихка кереп бара, ә сугышта катнашучыларның батырлыклары еллар узган саен ныграк ачыла гына. Әлеге хатлар аша аларның яшь йөрәкләрендә дөрләгән ялкын, түзеп булмаслык авырлыкларны җиңәрлек көч, тыныч тормыштан аерып, пычрак аягы белән җиребезне таптаган дошманга булган нәфрәтнең никадәр көчле булуын аңлыйсың. Аларда тормыш кайный, сугыш елларының кабатланмас сәхифәләре җанлана.
Искәндәр Исмәгыйль улы Шакиров 1916 елның 29 июлендә Татарстан АССРның Баулы районы Дим авылында туа. Мамадыш педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Кызыл Армия сафларына алынганчы, Мамадыш районының Түбән Ушма1 мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли.
Хатыны – Зәйнәп Гарәфи кызы Гарәфиева – 1918 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Биектау районы Сасмак авылында туа. Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбендә тарих һәм СССР Конституциясе укыта.
1941 елның 20 июнендә Искәндәр белән Зәйнәп никахлаша, ә бер көннән сугыш башлана. 24 июльдә Искәндәрне Кызыл Армиягә алалар. Бер ай гына яшәп калган парны сугыш аера. Аерылу ачысы, бергә була алмау гаҗизлеге Искәндәрнең хатларында да күренә.
Искәндәрне сугышчан дуслары хөрмәт итә, аңа ышаналар. Армиягә алынганнан соң, ул Саратовтагы артиллерия училищесында укый, аннары, 1941 елның ноябреннән өлкән сержант булып хезмәт итә. Горурланып, шул ук вакытта тыйнак кына итеп, болай дип яза ул: «Минем тормышның уңышлыуңышсыз ягын белмәссең. Тик шуны аңларга була: апрель башында ВКП(б) кандидатына кабул иттеләр һәм май башыннан алып старшина батареи булып эшли башладым. Старшинаның бурычы шул: барлык хуҗалык эшләрен башкара, гомумән, боецларны һәр кирәк нәрсә белән тәэмин итү». Аның эше барысының да күз алдында.
Искәндәр үз бәхетенең бары тик дошманны җиңүдә икәнлеген аңлый, шуңа күрә бөтен көчен, тырышлыгын укуга, корал белән эш итәргә өйрәнүгә, сугыш тактикасын үзләштерүгә сала. «Дошманга каршы тору – безнең изге бурычыбыз», – дип яза ул.
Ихтыяр көче, ныклык Искәндәрнең һәрбер хатында чагыла. Сөйгәненең хатларындагы сагыш, күрешүләренә булган шик, чарасызлыкка каршы ул Зәйнәбен юата, пессимизмга бирелмәскә өнди: «Билгеле, сугыш кансыз булмый, ә шулай да менә мин сугышка керәм, анда мин үләм инде дип гарантия куеп булмый ич… Тик күңелне юк өчен борчу ул безнең эш түгел, ә бөтенләй яраксыз пессимистлар эше.
Сугышта булган кешеләр бар да үлми ич… Күп уйламаска кирәк, гөлкәй, бер авырлыкны үткәрмичә, тыныч яшәү мөмкин түгел инде. Мин бит гомерлеккә китмәгән, фронтта хәлләр яхшырып, безнекеләр җиңдисә, без кайта алабыз һәм яңадан шулай бергә тормыш… Ә безнең Армия, үзең әйтмешли, һичшиксез җиңәчәк».
Аны Ярату яшәтә. Сөйгәненә булган сөю, ул сөюнең җавапсыз түгеллеген белү аның барыр юлын яктырта, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, дошманга каршы көрәшкә рухландыра. Бергә бәхетле булачакларына ышаныч сугыш авырлыкларын җиңәргә көч бирә. Сугыш кырларыннан хатлар сирәк тигән ял вакытларында («хатны тәүлек буе яздым»), сөйгән яры аның исән икәнлеген белсен, аның шикелле үк «5 ай да 19 көн хат көтеп» тилмермәсен өчен языла.
«Көн-төн сугыш, янга снарядлар төшәләр, выжылдап пулялар очып торалар, йокы күрмичә арган баш һаман сезне уйлый. Сагынам, гөлкәй, язгы һәм җәйге характерларым буенча сезгә бу турыда язмасам да мәгълүмдер…»
Мәхәббәтнең могҗизаи көче менә нинди була ул!
Мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы күңел менә нинди була! Сугыштан язылган хатларда сүз сагыну һәм сөю хисләре, Туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, җиңүгә ышаныч турында. Сугышка кадәр язылганнарында – сөйгәненә багышланган мәхәббәт шигырьләре.
Искәндәр бөтен күңеле, җаны белән туган ягында. Һәрбер хатында Зәйнәпнең авылдагы тормышы белән кызыксына: авылда, мәктәптә ни хәлләр бар, кем нинди предмет алып бара, нинди яңа укытучылар килгән, тагын кемнәрне сугышка алганнар, колхозчылар ничек яши, хезмәт көне языламы, авыл Советында кем эшли, Мамадышта нинди үзгәрешләр бар һ. б., һ. б. Әлбәттә инде, Зәйнәпкә, аның әти-әнисенә, туганнарга, мәктәп коллективына сәламнәр… Сугыш авырлыкларына карамастан, күңеле катмаган Искәндәрнең Зәйнәпкә эндәш сүзләре сокландыра: гөлкәем, чәчәгем, сөеклем, җаным, иркәм, акыллым.
Зәйнәп Гарәфиевнага озын гомер язган. Искәндәр хәрби хезмәткә алынганнан соң, ул укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. Мамадыш районы ВКБ(б) райкомы аны Республика партия мәктәбенә укырга җибәрә; аны бетереп кайтканнан соң, Зәйнәп парткабинет мөдире булып эшли, аннары Әтнә районы ВКП(б) комитетында пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли; башлангыч һәм урта мәктәп работниклары профсоюзының Татарстан өлкә комитетында – инструктор, 1957 елдан мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр профсоюзларының өлкә комитетында инструктор булып эшли. Профсоюзларның Татарстан өлкә комитеты президиумы әгъзасы итеп сайлана. «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен», «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакяр хезмәт өчен», 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган юбилей медальләре, «Хезмәт ветераны» медале, Бөтенсоюз профсоюзларының Үзәк советы Президиумының «Профсоюзда актив эш өчен» күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
2004 елның 6 апрелендә Зәйнәп Гарәфиевна бакыйлыкка күчте. Аның үлеменнән соң иремнең апасында сакланган Искәндәрнең хатлары минем кулыма килеп керде. Укып чыкканнан соң, 25 яшьлек ир-егетнең авыр сынауларда, көн саен үлем белән күзгә-күз очраша торган сугыш вакытында да җан, күңел чисталыгын саклаган, эчкерсез, сөю тулы хатларын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәргә булдым.
Елена ГарәфиеваИскәндәрнең Зәйнәпкә Бөек Ватан сугышына кадәр язган хатлары
1940 ел, 26 сентябрьСӘЛАМЕМЕрак булмаса да, иркәм, сезгәСәлам яза тимер каләмем.Сызылып моңсу таңнар аткан чакта,Сезгә барсын кайнар сәламем!!!Тәрәзә аша көләч йөзләреңәНурын сипсен таңның иртәсе.Алсу таңнан торып сәлам язам,Сәлам сезгә, совет иркәсе.Якты кояш, алсу нур балкытып,Горизонт буйлап карый җир йөзен.Ник язамын мондый тезмә сүзләр,Ник язганны, бәлки, белерсең.Яшьлек таңың, гөлкәй, кайда атты,Кайда үсте язгы чәчәгең,Кем белән үтәр алгы көнең,Уйладыңмы син киләчәгең?!Уйлыйсыңмы, тормыш гөлләреңнеЙомшак җилләр сыйпап сөярләр;Чәчәк кебек нурлы йөзләреңнеКемнәр уйлап миндәй көярләр?Кемнәр шулай гыйшык күлләрендәЧумып йөзә икән, чәчәгем?Мин яраткан серле күзләреңнеКемнәр сөя икән, гөлкәем?!Белсәм иде, кайнар хисләреңнеКемнәр белән уртаклашканың,Алгы тормышыңның ал гөлләреКемгә карап чәчәк атканын.Янмас идем болай, әгәр белсәмКүңелеңдә ниләр барлыгын.Күңелләрең башкада булмаса,Аңлар идем сөюем хаклыгын.Яшерә алмыйм, гөлкәй, яратамын,Кайнар хисләр белән сөямен.Төннәрдә дә, гөлкәй, сезне уйлап,Көзге яфраклардай көямен.Тик яза алмыйм сөю билгеләрен,Шартлы билге аңа табалмыйм.Нинди дәрәҗәдә сөюемнеЯзып кына мин аңлата алмыйм.Мәгълүм бит, иркәм, язмасам да,Сезнең өчен янып йөрүем.Билгеле ич күпләр аркасындаСезне генә якын күрүем.Юк, башкача инде аңлатыргаҺичнинди дә сүзләр табалмам.Язгы көннең алсу таңнарындаЯннарыңда, бәлки, булалмам.Белеп булмый тормыш каһирәсен,Ничек итеп белим киләсен.Белә алмыйм алгы киләчәкнеңКемнәр кочагына бәйләсен.Белер идем, әгәр теләгемәИрешә алсам алгы көнемдә;Минем кебек син дә өзелеп сөйсәң,Иркәм, белер идең үзең дә.Тик шунсы бар, бу хәл сезгәКөлке булып кына тоела.Тормыш турында сөйли башласам,Төсегезнең нуры коела.Тик бөтенләй икенче бер кешеГәүдәләнә синең күңелдә.Шул кешенең серле мәхәббәтенУйлый торгансыңдыр әле дә.Шулай булса, гөлкәй, аерып әйт,Борчылдырма мине бу кадәр.Сездән башка сөйгәнем бар, дисәң,Сүрелермен, бәлки, беркадәр…Юк, аңламыйм, гөлкәй, гадәтеңне,Ничек кенә итеп белим соң?!Кайчакларда, башың түбән иеп,Кем турында шулай уйлыйсың?Әйе, миндә гаеп, ник соң борчыйм,Әйтмәссез бит барбер, гөлкәем,Сорамас та идем, әгәр белсәм,Бик пошканга сорыйм, гөлкәем.Ник соң, кызкай, алай күзләремәҖылы хисләр белән карадың?Шул көннән соң сезне якын күреп,Кайнар гыйшыгыңда янамын.Каныма сеңде ниндидер көч,Йөрәгемне артык ярсыта.Кая барсам, һаман сезне уйлыйм,Уянсам да төн уртасында.Белмим инде, безнең бу хәлНәрсә белән генә чикләнер,Мин яраткан зифа буеңКемнәр кочагына бикләнер?Их син, тормыш, артык борчыйсың,Тиңсез булган язгы чәчәк беләнЙөрәгемне син тураклыйсың.Каныма кушып кайбер фразаны,Йөрәгемдә урын аласың.Ә син, йөрәк, никтер ашкынасың,Һичтуктамый һаман янасың.Аңла, йөрәк, сине кызганучыҺичкем югын тирә-ягыңда.Кем генә соң җылы хисенБирер икән алгы таңында.Әй, йөрәгем, сине, борчып,Тыштан сөючеләр күп алар.Сереңне алганчы «сөям» диепАлдаучылары да булалар.Ә син, йөрәк, шуңа ышанасың,Тәмле сүзләр сиңа аш була.Ә соңыннан аны аңлыйсың да,Ләкин инде эшләр соң була.Менә шулай, аңлашмыйча торып,Ут кабына синең эчеңдә.Ә соңыннан, сөймәве беленгәч,Күңелсезлек туа эшеңдә.Әйе, минем бүген күңел тынычланмый,Нәрсәгәдер йөрәк ашкынаГәүдә арган, күзнең нуры сүнгән,Тик уйлана газиз баш кына.Менә, дускай, шушындый хәлләрдән чыгып, сезгә бераз үземнең сорау җөмләләремне яздым. Билгеле, югарыда әйткәнемчә, сез миннән көләсез. Сез мине башка үзегезнең яшерен хисләрегез, матур карашларыгыз белән җәлеп иттегез. Ә хәзер үзегез шуңа борчыласыз булса кирәк.
Әйе, борчыласыз, борчылуыгыз яшерен түгел, коллективта сезнең кай көннәрне шундый күңелсез хәлдә икәнегезне беләм.
Ник соң, гөлкәй, алай борчылырга, әгәр мин сезне борчыйм икән, ул вакытта сез конкрет әйтегез.
Бәлки, мин сездән бераз «сүрелә алырмын».
Сез инде, шул моменттан файдаланып, мине бөтенләй исегездән чыгарырсыз.
Әйе, сез моны телисез.
Сез минем сезнең өчен янып йөрүемнән көләсез.
Нишлим соң, гөлкәй, үзем дә һич аңламыйм ник шулай булуыма.
Мәхәббәт ул – табыш яки эволюцион көч, аңа тиз генә төшенеп булмый.
Шулай, гөлкәй, минем гадәтләрем сезгә ошамыйлар булса кирәк.
Кайбер уйнап эшләнгән эшләрне дә чынга алып, мине шул характерда дип аңлыйсыз.
Ләкин мин аңа тулысы белән каршы. Минем психологиям сез уйлаганча түгел, бөтенләй киресенчә.
Ярый, сез миңа берничә сорауга җавап бирегез әле.
1. Сез, чыннан да, минем белән дус булганга, кеше арасында гарьләнәсезме?
2. Кеше «сез аның белән йөрисез» дигәндә, сезнең ачуыгыз килү нәрсәдән?
3. Мине ни өчен болай булган мәхәббәтең белән борчыйсың?
4. Нинди ягым минем сезгә ошамый?
5. Ник минем тормыш турысында әйткән сүзләремә каршы киләсең?
6. Чыннан да, миннән сүреләсең киләме?
7. Сүрелүең өчен мин ничек комачаулыйм?
8. Кемне соң син тагы шулай сөю хисләрең белән борчыйсың?
9. Йә, ташлашыргамы исәбең, йә булмаса, киләчәктә тормышыма ия булырсыңмы?
10. Миннән ни өчен сереңне яшерәсең?
Ярый, гөлкәй, кәгазьгә язып кына тулы уйлар аңлатып булмый.
Гаепләми генә укы да җавап бир. Җавапны тулы яз, барлык җөмләләргә карата.
Ярый, хушыгыз.
Гаепләмә, ник язганын үзең аңларсың.
Язучы билгеле.
1941 ел, 29 апрельТАССР, Баулы районы,Дим авылы […]Баш приказ биргәч кулларыма,Тибрәнәдер тимер каләмем.Үткән вакытларны искә алып,Сезгә язам кайнар сәламем.Их син, егет, артык түгелме соң,Бушка түгелме соң язуың?!Илтифатын инде синнән җуйганБер кешегә шулай багуың?!Әйе, күңел синдә, дөрес, уйларБертуктаусыз судай агалар.Ләкин синең төзегән планнарыңҮтәлмиләр, артта калалар.Синдә булган яшәү дәртен, күңел,Ни өчендер ачык күрмиләр.Тышкы среда ничек тәэсир итә?!Инде анысын күпләр «белмиләр».Һәр йөрәктә яшәү дәрте була,Ләкин бит ул тыштан күренми.Сиздермичә янган гыйшык утыБер кабынгач, озак сүрелми.«Чын мәхәббәт» үзе характерлы,Аны белүчеләр күп була.Бераз янса кайбер йөрәкләрдә,Күмерләнә һәм дә онытыла.Сездә булган нәфис сөземтәләрӘнә шулай булып үттеләр,Тик шунысы авыр, йөрәк каннарынаОнытылмаслык тәэсир иттеләр.«Кислота ашый» нерв җепселләрен,Сезне күргән чакта күзләрем.Йөрәк кызу тибеп җавап бирә,Ә «белмимен» шуның серләрен…Тиң булмаган ярлар йөрәкне борчый,Каннарыңа сеңә сүзләре.Баш миенең нечкә җирләрендәКалып килә аның эзләре.Тиңсез чәчәк!.. их… син, гөлкәй,Ник яралдың тормыш каршына!Кичке җилдә әкрен җилфердәдең,Тирән хисләр салдың башыма.Өзмә, гөлкәй, гөл чәчәген,Ямьнәрен бетерәсең,Үз көлүләрең дә артык,Ятларга көлдертәсең.Тәрәзәләрең ачып куй,Гөлләрең җилфердәсен,Серләреңне җилгә чәчмә,Дошманнар сөенмәсен.Син уйлыйсың күп дусларыңСер саклый белә диеп,Кеше сере кешедә тормый,Әйтсәң дә сакла диеп.1941 ел, 29 апрельСҮЗЛӘРЕМЯзыйм әле шушы кәгазьгәСерләремне сезгә – дустыма.Аерылсак та сүзләр калыр,Билге булыр дуслык антыма.Дуслык… әйе, кайнар дуслыкТирән тойгы сала йөрәккә.Йөрәгемдә янган утны басып,Ирешеп булыр микән теләккә?!(Ул теләккә мин ирештем. 1941ел)Ул билгесез, дустым, аңа тормышМөмкинлеген үзе бирерме?Өзелеп сөйгән серле күзләреңнеАлгы көннәрдә дә күрерменме?..Күңелле иде, Зәйнәп гөлкәй,Сез булганда миңа яшәве,Эчем пошкан чакта кереп,Серләремне сезгә сөйләве.Сезне күргәч, йөрәк ялкыннарыСүрелә иде, гөлем – Зәйнәбем.Озакламый синнән аерыламын,Кайда үтәр матур җәйләрем?!Озакламый матур җәйләр килер,Сандугачлар сайрар болында.Сызылып алсу таңнар аткан чакта,Сез булырсыз минем уемда.Хыялларым булыр сезнең белән,Тик булмассыз, гөлкәй, үзегез.Белеп булмас, шул таңнардаКемгә карар серле күзегез?!Җәй таңының һәрбер иртәсендәТөрле кошлар сайрар болында.Шул таңнарга карап уйланганда,Кемнәр булыр җылы куйныңда?!Үтәр көннәр, агым сулар кебек,Сагындырыр шунда дустымны.Җир өстендә чакта тере гәүдәм,Онытмамын сөю антымны.Сөям артык сөю белән, гөлкәй,Тик әйтүе авыр ул сүзне.Беркемне дә алай сөймәдем мин,Сөйгән кебек, гөлкәй, мин сезне.Тик борчыйлар юк-бар сүзләр белән,Көнләшепме безнең дуслыктан,Ишеткәндә шундый нахак сүзләр,Күңел төшә булган шатлыктан.Аңлаталмыйм шундый вакытлардаКүңелемнең ятта булмавын,Кайнар хискә баткан күңелемнеңФәкать сезне генә уйлавын.Ярый, Зәйнәп гөлкәй, ачуланма,Хисләремне бүләм шушында.Барыбер аңлаталмыйм сөюемне,Туктап калам шушы урында.Йә… Зәйнәбем, миңа күп калмады,Китәр көннәр килеп җиттеләр,Тормышымның көчле дулкыннарыАерылырга мәҗбүр иттеләр.Шат, рәхәт үтсен көннәрегез,Һәр таң сезгә шатлык китерсен,Тормыш сезгә бетмәс бәхет бирсен,Юлларыңны гөлдән күмдерсен.Шулай, Зәйнәп гөлкәй, мин язсам да,Бушка гына калыр сүзләрем.Онытырсың мине, тормышыңдаКалмас минем сөю эзләрем.Бу сүзләрне якын дустың күрсә,Нәфрәт белән карар үзеңә.Шул вакытта инде ерткаларсың,Карап аның әйткән сүзенә.Шунда бетәр минем дуслык эзе,Исегездән чыгып онтылыр.Күңелеңдә минем урынымаБашка берәү кереп утырыр.Чөнки ачык шулай булачагы,Аны сизәм сездә буласын,Башка берәү сезгә якын булса,Беләм, гөлкәй, мине онтасың.Мине онытма, дисәм ялгыш булыр,Тормыш мәҗбүр итәр ул эшне.Миңа булган хисне тормыш басар,Дәрья иткән күк тар бер инешне.Йә, хуш!!!Киләчәктә онытыласы дустыңШакиров И. И.Сугыш башланды…
1941 ел, 24 июньТАССР, Мамадыш районы,Түбән Ошма авылыЗӘЙНӘП ИРКӘМӘ!!!2Их, бәгърем, өзелә үзәк,Яна йөрәк сине сагынып.Түзми күңел йөрәк ярсыганга,Тәндә яна утлар кабынып.Кайтасыңмы, гөлкәй, озатырга,Фронтларга чыгып китәм бит.Яшьле күзләр белән юлларыңнанКайтыр диеп сине көтәм бит.Санаулы көн, иркәм, минем өчен,Секундлары уза әрәмгә.Сөйләшер идем дә серемне,Васыять әйтер идем иркәмә.Мине көтә канлы фронт кыры,Юк итәргә терек гәүдәмне.Тырышканда бөек Ватан өчен,Кем соң күрер минем үлгәнне.Әйе… күрерләр, бәлкем… батыр сугышчыларДошман пулялары тигәнен.Тик күрмәссең, иркәм,Бер син генәИркәңнең тилмергәнен.1941 ел, 24 июльСоколкаСөеклем Зәйнәп, мин, синең иптәшең Искәндәр, сиңа үземнең йөрәгемнән, хәсрәтле һәм уйга чумган башымнан кайнап чыккан ялкынлы сәламемне Соколкадан җибәрәм, без 1 сәг 30 мин та килеп җиттек һәм сиңа хат салырга уйладым. Иркәм, мин сиңа бик күп сүзләр язасым килә, ләкин син инде борчылырсың…
Irkәm, sin min yazgannarga aзulanma, мин фәкать үземнең йөрәгемдәге саф серемне язам. Иркәм, мин сине өзелеп сөйдем һәм шуның өчен тормышка алдым. Тик шунысы кыен, син ул якка бик үк риза түгел бугай. Шулай, гөлкәй, мин сине тик яратуым белән үземнең тормышыма өндәдем һәм син дә, минем сүзгә каршы килми, миңа килдең. Их, бәгърем, мин бу хакта сиңа берни дә әйтә алмыйм. Мин, бәлкем, гаепледер дә, бәлкем, юктыр да. Үз бәхетем буенча гаепле түгел, тик физически яктан сиңа бераз кыен… син ул ягыма үкенәсең булса кирәк. Ә мин, һичбер нәрсәне бар дип белмичә, сине иптәшем иттем һәм синең гыйшыгыңда янам. Мин үземне бәхетле санадым һәм саныйм. Чөнки мин үз теләгән кешем белән кушылдым. Их, нинди күңелле иде бергә торуы… Әйе, бәлки, тагы бергә булырбыз, анысы язмыш эше. Мин һәм син исән булсак, анысы һичшиксез. Тик мине куркыткан бер генә нәрсә: син мине онытырсың һәм башка берәү белән тормыш корырсың. Монысы синең эш, син дә минем тормыш тоткам. […] Ярый, әгәр мине җан һәм гомерлек дустың, иптәшең итәсең икән, ул вакыт мине син һәрвакыт якын итәрсең.
Йә, гөлкәй, калган сүзләремне башка чакта язармын, хәзергә хуш, тыныч һәм рәхәт яшә. Их, гөлкәй, тагы бер генә булса да бит очыңнан үбәр идем.
Йә, сине үбеп кочаклап калучыүзеңнең чёрныең Искәндәр1941 ел, 27 июльКуйбышев шәһәре
Зәйнәп иркәм, сиңа Куйбышев шәһәреннән кайнар сәламемне җибәрәм. Без монда пристаньга 27/VII дә килеп туктадык. Саратовка 29/VII ләрсез җитеп булмас әле. Ә кайсы шәһәргә туктыйсы билгесез. Килүе кыен, кеше чиксез күп, әле юньле йокы күргән юк. Мин Соколкадан хат салган идем, алгансыңдыр. Ачык хатка әллә нәрсә язып булмый, тик кая җиткәнне белерсез диеп салам. Миннән барлык иптәшләргә, укытучыларга сәлам әйт. Иркәм, эшеңдә һ. б. җирдә намуслы бул, бик борчылып, үзеңне бетермә. Сау-сәламәт яшә, исән булсак, кайчан да кайтырмын. Мин әйткән нәрсәне югалтма, аңа мин риза түгел… Ярый, туганнардан хат килсә, миннән сәлам язарсың, башка язар сүзләрне киләсе хатка язармын, гаепләми укы.
Сагынычлы сәлам беләниптәшең Искәндәр«Мин бит гомерлеккә китмәгән…»
1941 ел, 30 июльСаратов өлкәсеСүзем сиңа, гөлкәй, Зәйнәбем,Аерылганга күп гомер үтмәде,Ләкин йөрәк кызып тибрәнә,Күңел уйлый нурлы йөзләреңне,Ә күзләрем сине эзләнә.Борылып аккан Кама дулкынындаПароходта барам моңланып.Бергә торган рәхәт вакытларымБашымда калыр мәңге сакланып.Әй син, яшьлек, никтер шулайТуры килдең сугыш елына.Фашист этләр сине мәҗбүр итәКорал алырга эшчән кулыңа.Мин барамын, Зәйнәп иркәм,Илем көткән батыр сафларга.Гитлер этләренә отпор биреп,Туган Ватанымны сакларга.Ә син тылда калып, эшләреңдәТырышып эшлә, көчең кызганма.Ярдәм ит син Бөек Ватанга,Юк-барларны артык уйланма.Көт син иптәшеңнең фашистларныТамырларыннан җиңеп кайтканын.Онытма син, гөлкәй, иптәшеңнең«Намуслы бул» диеп әйткәнен.Мин бер түгел, ә без күпләрСугыш сафларына китүче.Сез күбәүләр тылны нык тотсагыз,Без булырбыз алда җиңүче.Җиңү, шиксез, безнең якта булыр,Аны алдан әйтте ип. Сталин.Актык канга кадәр сугышырбызҺәм үтәрбез даһи кушканны.Истән чыкмас озатып калганда«Җиңеп кайтыгыз!» дип әйткәнең.Миндә генә түгел, башка дусларда даКөч тудырды синең әйтүең.Батырларга эшчән кулың биреп,Якын сердәшеңне озаттың.Уйчан күзең белән карап,Йөрәгемә кызу ут яктың.
Яшь парлар – Искәндәр һәм Зәйнәп. 1941
(Карточкага төшкән язу синдәме? Аны алгач, мин точный адрес салгач салырсың.)
Ярый, гөлкәй, хәзер үземнең тормышым белән сине таныштырам. Без 28 ендә Саратовтан 20 км ераклыгындагы бер урманга килеп туктадык. 29 ында киендерделәр. 30 ында, бүген, занятие башланды. Шулай итеп, иркәм, безгә беркадәр аерым яшәргә туры килер. Аерым дип борчылма. Эшеңдә тырышып эшлә. […] Белмим, бәгърем, син ничектерсең, ә мин хәзер үк бик сагындым инде, карточкаңны вакыт булган саен карыйм… Әйе, гөлкәй, тормыш шулай гел бергә яшәтмәс шул, авыр булса да түзәргә кирәк булыр. Гөлкәй, син минем гадәт белән таныш, мин юкка да көнләшеп янам инде. Күңел әллә ниләр уйлый. […] Китте диеп күңелеңне төшермә, гомер булса, исән булсам, ничек тә кайтырмын. Бәлки, бәхет булса, фронтка керергә дә туры килмәс әле. Бәлки, озакка бармас та… Әле һаман безнекеләр каты отпор бирәләр ич…
Кичләрен юк-бар нәрсә белән уздырма, партия тарихын өйрән. Мин бу хатка обратный адрес, бәлки, яза алмам әле, язсам, конвертка язармын. Сәбәп: адрес билгеле түгел. Шулай, гөлкәй, хатка язып кына сүз бетми, аз язган дип гаепләмә. Минем кая туктаганны кешегә сөйләмә, юлдан салган, диген. Ярый, хатым аша күңелемнән кочаклап үбеп калучы якының. (Шакр)
Монда, урман булса да, кош тавышы да ишетелми… Ярый, вакыт тар… гаепләмә.
Өзелеп сагынып калучы Чёрныең(Раиф килмәдеме әле?)
1941 ел, 3 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды
Хөрмәтлем Зәйнәп, сиңа үземнең сагынычлы сәламемне язып җибәрәм. Әбигә дә күп сәлам. Сәламем сиңа, шат яшәвеңне телим. Мин сиңа, яңа гына хат язып салсам да, тагы язып салырга уйладым. Чөнки икенче частька күчерделәр, адресны дөресләп салырга кирәк.
Хәлем әлегә ару. Тик сагындыра гына. Төнлә юньләп йоклап булмый, уйлата, йокыга китсәм, төшемдә сине күрәм, ә уянсам, бөтенләй йөрәк сызлана, әллә нәрсәләр уйлата. Хат язганда, Ошмадагы хәлләрне яз. Миннән соң кемнәр киттеләр? Рәли белән Вәдүт киттеләрме әле? Хан абыйның хаты киләме? Ул Саратовтамы? Эшкә керештегезме, нинди эшләр башкарасыз? Раифлар Дүсмәткә күчмәделәрме? Уракка төштеләрме әле? Бригадаларга чыгасыңмы?
Мин бу хатка әллә нәрсә яза алмыйм инде. Бабайлардан хат килдеме, нәрсәләр язганнар? Җизнәң китмәгәнме әле?
Минем урынга кеше килмәдеме? Безнең монда эш ничего, 12 сәгать заниматься итәбез, калган вакыт тагы.
Минем адрес: Саратовская обл., разъезд Разбойщино, п/я 232/7(3в)
Аккош баласын өйрәтә:Туктатып кагындыра.Иртәнге кояш нурларыИркәмне сагындыра.Биек тауның башларынаМашина тиеш менәргә.Кая барсам, нишләсәм дә,Исләремдә син генә.Күңел синең белән бергә,Үзем генә аерым,Бергә булган вакытларымСагындыра, бәгырем.Барлык хатыма җавап язып, хат яз.
Көтеп калучы иптәшең Искәндәрең
Хатыңны күп яз, туйганчы укырлык булсын.
Ярый, үбеп калучы Шакр1941 ел, 4 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды
Иркәм… Их, канатлы кош булып тиз генә кайтып күрергә…
Серле күзләреңне керфекләрем талганчы карар идем…
Сагынам, иркәм, сагынам. Һичбер минут уйламый тора алмыйм…
Раиф «Шакиров хат язмый» димиме? Бер язармын әле, вакыт булса. Только суганлап-борычлап.
Ярый, Бер-ике генә куплет булса да шигырь языйм әле, бәлки, сагынуымны шул җөмләләр аңлатырлар.
Көндез уйлыйм бергә булганнарны,Төнлә төшләремдә күрәмен.Чиксез көчләр белән сөйдем, иркәм,Шуңа күрә синдә теләгем.Тормыш дулкыннары теләгемнеҖуя алмас күкрәгемнән.Тәндә актык тамчы канымачаЧыкмам, иркәм, шул теләгемнән.Гыйшык уты кабыздың йөрәгемдә,Шунда кайный сөю теләгем.Мә ал, иркәм, сиңа тапшырамынУттан кайнар булган йөрәгем.Күкрәгеңдә саф мәхәббәт булса,Әйткән сүзләремне үтәрсең,Башкаларга күңел салмаенча,Кайтуымны, иркәм, көтәрсең.Шушы хатны язып утырганда, синең тагы бер хатыңны китереп бирделәр.
Менә күз алдымда язган хатың,Ул сөйләде синең хәлеңне.Тик үзең юк, кысып сөяр идем,Суырып үбәр идем йөзеңне.Их… бу тормыш ник соң болайАерды икән сөйгән иркәмнән.Бергә булганда да, мин сагыныпКысып сөя идем биленнән.Ә хәзер юк күз алдымдаУттай янган серле күзләрең.Һәр секундлар саен искә төшепСагындыра әйткән сүзләрең.Әйе, гөлкәй, авыр аерым тору,Төрле хисләр мине борчыйлар.Һәр кош аша сәлам әйтер идем,Кошлары да монда очмыйлар.Сахралардан чәчәк җыйдым,Җыймадым сарыларын.Үзең тапсаң, миңа да салСабырлык даруларын.Сызылып таңнар аткан чакта,Офыкларда күзләрем.Шул офыктан син иркәмнеңКүз нурларын эзләдем.Җырлар язам, иркәм, сиңа,Исеңә алып җырларсың.Йомшак җилләр искән чакта,Мин сагына дип уйларсың.Уйламыйча яши алмыймСинең серле күзеңне.Йокыларга яттым исәТөштә күрәм үзеңне.4 хатыңны алдым. «Хат язганга гаепләмә» дип язасың. Яз, бәгърем, мөмкин булса, тагы ешрак. Синең хатыңны укысам, янган йөрәк бераз басылып тора. Хатларымның кеше турында һәм мондагы тормыш турында булган җирен ерта бар, иркәм, анысын үзең беләсең, ярамый. Их, шушы хат белән үзем дә кайтсам иде. Шундый хыялланам, иркәм, ничек түзим икән синсез. Ичмасам, сугышы да җиңүгә таба борылмый, әле әзрәк өмет итәр идем. Күпкә барырмы икән, беләсе иде?! Кыш ни булса да булыр инде.