bannerbanner
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

Җырым булсын бүләгем

1Сандугачлар тирәктә,Кызлар бара җиләккә.Җиләк төсле минем чибәр,Ут салды шул йөрәккә.          Ах… яна ла йөрәгем!          Җиләк төсле чибәремә          Җырым булсын бүләгем!2Таң атканда торсана,Мәк чәчәген күрсәнә!Мәк чәчәге төсле көлеп,Минем алга килсәнә.          Ах… яна бит йөрәгем!          Мәктәй алсу чәчәк аткан          Җырым – сиңа бүләгем!3Гармунчылар, уйнагызКөйнең шәбен, асылын!Гармун тавышы әйтеп бирсенБезнең йөрәк ярсуын!          Ах… яна шул йөрәгем!          Гармун белән бергә туган          Җырым – сезгә бүләгем!4Без атландык җирәнгә,Каршы киттек җилләргә!Дуслар, кире чигенмәбез,Без өйрәнгән җиңәргә!          Ах… ярсый ла йөрәгем!          Җиңеп чыккан туган илгә          Җырым булсын бүләгем!Март, 1936

Дулкыннар

(«Балыкчы кыз» дан)

1Дулкыннар, дулкыннар,Ник болай шаулыйсыз,Ярларга сугылып,Сез нәрсә даулыйсыз,          Дулкыннар, дулкыннар?!Нәрсәгә сез болайАгласыз ашкынып,Очарга талпынганЯшь киек каз кебек,          Дулкыннар, дулкыннар?!Мин аңлыйм бит сезне,Мин сезгә ышанам,Сездәге дәрт безнеңДәртләргә охшаган,          Дулкыннар, дулкыннар!Сездәге ашкыну,Сездәге талпынуНәкъ безнең ярсыганЙөрәкнең ялкыны,          Дулкыннар, дулкыннар!2Йөрәкле яшь егетЮл тотты еракка,Тирбәлеп, чайкалыпСезнең киң кочакта,          Дулкыннар, дулкыннар!Мин калдым аерылыпЙөрәгем дусыннан,Ул җиңеп кайтканчы,Мин китмәм шушыннан,          Дулкыннар, дулкыннар!Ул – минем шатлыгым,Ул – йөрәк ялкыным,Ул – батыр, сөйкемле,Нәкъ сезнең шикелле,          Дулкыннар, дулкыннар!Апрель, 1936

Май

Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,Кышның соңгы суыкларын алып киткән,Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.Куе яшел яфрак ярган ак каен да,Кибеп, сулып утырмыйм дип май аенда.Без дә чыктык йөгрә-йөгрә яланаяк,Һәм кояшка кызынырга сузыл да ят!Май, 1936

Яшьләр

Безгә күп булсаЕгерме ике.Яшьлек – безнеке,Яшәү – безнеке.Эштә без җитез,Җиңел сөякле.Көрәштә батыр,Курыкмас йөрәкле.Безгә хас түгелЕлау, сыкрану.Авырлык туса,Әрнеп сукрану.Безгә хас түгелЭштә акрынлык.Безнең йөрәккәЯт ул – салкынлык.Безгә хас ялкын,Дәрт һәм кыюлык.Безгә бик читенДәртне тыюы!..Барганда булсын,Кайтканда булсын,Урамда булсын,Бакчада булсын,Без бар дөньяныЯңгыратабыз.Җырлап барабыз,Җырлап кайтабыз.Безнең төркемдәГел көлке-уен.Безгә тын бару,Тын кайту кыен.Сөйсәк инде, безЯнып сөябез.Яшәү һәм сөюТәмен беләбез.Тормыш кул бирәБезгә – яшьләргә!..Телибез илдәТәмләп яшәргә!Ләкин бәхетлеИлебез өстенәЯу килсә, канлыБалта өстерәп,Без шул минуттукЧиктә булырбыз.Дәртне дошмангаКаршы борырбыз.Яшьлек тиңдәшсезЗур бер көч беләнЯшьнәр ул вакытДошман өстенә.Үлем куркытмыйБезне сугышта,Көлә белербезБез соң сулышта.Туган ил өченБатыр сугышып,Сулаган чактаСоңгы сулышын,Елмаер безнеңЯшьлек бәхетле.Үлем җиңалмасБезнең яшьлекне.Үкенмәс болайҮлсә дә күңел.Юк, мондый үлемБезгә ят түгел.Тормыш кул бирәБезгә – яшьләргә.Без телибез шат,Балкып яшәргә.Һәм бу яшәүнеЯтка бирмәскә,Әзер без, яшьләр,Канлы көрәшкә!1936

Йолдызлар

Җәйге аяз төндәЗәңгәр күккә карыйм.Зәңгәр күктә янганЙолдызларны саныйм.Кояш баткан инде,Шәфәкъ кызыллыгыСүнгән саен сүреләКөннең кызулыгы.Караңгылык төшәДәшми-нитми генә,Көндез арганнаргаТәмле йокы теләп.Иртә белән куеАп-ак чәчәк атканАлмагачны хәзерКара пәрдә япкан.Тынып калган кырлар,Елга, урман, чокыр.Төн китергән безгәТынычлык һәм йокы.Ә йолдызлар әлеЯңа гына торып,Төнге сменагаЧыгып баскан кебек,Тере, батыр карапЕлмаялар серле,Зирәк караш беләнКүзәтәләр җирне.Җир йокыга чумган,Ә йолдызлар уяу.Янып торыр аларТөне буе шулай.Әллә алар сакчыКаскасына теккәнКызыл йолдызларныңШәүләләре микән?Әллә самолётларКанатына чиккәнАл йолдызлар шулайКүктә чагыла микән?Ерак-ерак чиктәКызыл сакчы тора.Ул да шулай тере,Ул да шулай уяу.Винтовкасы – корган,Патрон – сумкасында.Кызыл йолдыз янаЯшел каскасында.Аның күзләреннәнЙокы төсе качкан.Көнбатышын куеКара болыт баскан.Болытларга каршыБатыр яна йолдыз.Дошман үтә алмас,Дуслар, тыныч булыгыз!Җәйге аяз төндәЗәңгәр күккә карыйм.Зәңгәр күктә янганЙолдызларны саныйм.Төнебез тыныч безнеңАлар янган чакта,Чөнки йолдыз такканКызыл сакчы сакта!1936

Парашют

Биш ел бергә гомер сөргәнХатыным мине ташлады.Бер очучы егет беләнСөешеп йөри башлады…Беркөн алар икесе бергәСамолётта очканнар.Миңа язу калдырганнар,Борчылмаска кушканнар.Борчылуын борчылмадым,Ләкин үтә хурландым.Үземне дә бик хурладым,Хәтер саклап тормадым.Көнчелегем чиктән ашты,Әйтмәгән сүз калмады.Самолётны уйлап тапканГалимне дә каргадым.– Кешеләргә җир тар микән,Каян чыккан бу очу?Җирдә куып җитәр идең,Күкнең бармы соң очы?Бер көн шулай азаплангач,Икенче көн таң белән —Почтальон ишек кага,Килгән телеграм белән.Телеграмны хатын суккан:«Җаным, фәлән-фәсмәтән,Очучыны яратмыймын,Бары сине яратам.Аның белән талаштым даБәйләнешне бетердем.Биш йөз километр очкач,Парашютта сикердем».Шуны укыгач, әй куандым,Гел шуны уйлап йөрдем.Парашютны ясаучыгаМең-мең рәхмәт яудырдым.– Әй… – мин әйтәм, – очучы дус,Очам диеп масайма!..Нинди биек алып менсәң дәМинем хатынны сайлап —Барыбер саклый алмагансың,Бозгансың шул талашып.Синдә булса пропеллер,Ә хатында – парашют.Ләкин әле бер шигем бар:Хатыным самолётыннанСикерүен сикергән, тикКайда барып утырган?!Җилле көнне парашютныҖил еракка очыра бит!..Күңеле парашютлы хатынЧын да эчне пошыра бит.Ләкин, дуслар, ышанмагыз,Болай гына сөйләдем.Андый-мондый бәлаләрдәнТыныч әле йөрәгем.Самолётны да яратам,Парашютны да сөям.Мин бу әкиятне сөйләдемТик бер киная белән.Бар бит шундый хатыннар да —Һәрбер егеткә гашыйк.Йөрәкләре – пропеллер,Итәкләре – парашют.Сентябрь, 1936

Сагыну

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,Юлларына тезәм мин.Бик сагындым, бәгърем,Бик сагындым сине,Әле дә ничек түзәм мин!Таң атканда уянырмын,Җилкәмә шәл салырмын.Таң шикелле балкыпТиздән кайтыр булсаң,Каршы чыгып алырмын.Җилбер-җилбер җил искәндә,Үләнгә чык төшкәндә,Бик күңелле булыр,Бик кызыклы булыр,Кайтсаң сагынып көткәндә.Сентябрь, 1936

Беренче дәрес

Без бу ел гынаМәктәпкә килдек.Аңарчы һаманБакчада идек.Мәктәп өр-яңа,Анда парталар,Алар күңелнеЭчкә тарталар.Кулыбызда безнеңЯңа әлифба.Менә монсы «а»,Менә монсы «ба».Без хәрефләрдәнСүзләр ясыйбыз,Шуннан соң җырлапУкый башлыйбыз:Ат,          ата,                    арта,Ат арба тарта.Ата-аналарАтта баралар.Нинди зур бәхет,Нинди үзгәреш!Бигрәк күңеллеБеренче дәрес!1936

Карак песи

1Чоландагы ак майгаИяләшкән күселәр,Мин чоланны сакларгаКуштым ала песигә:– Мияу, мияу, пескәем!Барчы, зинһар, чоланга,Майны сакла күседән,Оясыннан чыгарма!2Песи күргәч, күселәрКойрыкларын кыстылар.Йөрмәделәр чабышып,Ярыкларга постылар.– Мияу, мияу, пескәем!Колак салдың сүземә!Каравылдан бушагач,Сөт бирермен үзеңә!3Иртә белән майга дипКерсәм, күзем акайды:Явыз песи берүзеЯлт иттергән ак майны!– Мияу, мияу, пескәем,Хыянәтче икәнсең.Саклый торган маеңныҮзең ашап беткәнсең!Октябрь, 1936

Сәгать

Сәгать суга: «даң, даң!..»Хәбәр бирә таңнан:Бакчага барыргаУнбиш минут калган.Сикереп торды Марат,Күрә – эшләр харап.Тагын соңга калган,Шул йокыга карап.Сәгать йөри: «келт, келт!..»– Тиз бакчага кит, кит!..Марат аңа дәшә:– Тукта, мине көт, көт!..Сәгать җырлый: «диң, диң!..»– Мин бит туктый белмим.Моннан ары: «зиң, зиң!»Миңа карап йөр син!..1936

Болыт

Карагайлы урман өстендәКүксел болыт көтүе күренде.Минем дустым самолётындаШул болытка барып күмелде.Көтәм әле, болыт акрынлапКилеп җитәр минем турыма.Мин сорармын дустым хакында,Аның ничек очуы турында.Битне сыйпап, салкын җил исте,Якынлашты болыт, зурайды.Миңа әйтер сүзе бар төсле,Киерелә төшеп турайды.Өлгермәдем аннан сорарга,Кинәт шунда яшен яшьнәде,Күк күкрәде,          аннан вак кынаҖылы яңгыр ява башлады.Рәхәт булып китте күңелгә,Көлемсерәп күккә карадым.Минем соравыма болытныңШушы булды, ахры, җавабы.Минем дус та шулай ерактаЯшен төсле яшьнәп узадыр.Җылы яңгыр төсле карашынСөйгән дусларына сузадыр.Минем дус та күкләр күкрәтепКүрсәтәдер илнең ныклыгын.Җылы яңгыр төсле саклыйдырИлнең исәнлеген, туклыгын.Октябрь, 1936

Озату

(«Яшь Испания» циклыннан)

1Яшь испанлы ашыга фронтка,Култыгында – аучы мылтыгы.Соңгы сүзен сөйли хатынына,Бераз ярсып, бераз тотлыгып:– Дошман көчле диеп каушама!..Безнең дуслар безне ташламас!..Дошман уты тиеп егылсам,Мылтыгымны алып, сафка бас!..Яшь испанка бераз ямансу,Күзләрендә ләкин яшь түгел.Кургаш тамчы булып ялтырыйКерфегендә кыю яшьлеге:– Бар син, җаным, бар син фронтка…Ничек күнәргә соң коллыкка?!Очкан утка каршы барганда,Сиңа алмаш барын онытма!..Ирек кадерен без бик беләбез,Ирлек бурычын илгә түләрбез.Яшәгәнче җирдә тез чүгеп,Аягүрә басып үләрбез!..Яшь испанка бераз ямансу,Күзләрендә ләкин яшь түгел.Сүнмәс ялкын булып кабынганКүзләренә батыр яшьлеге.2Сьерра-де-Гвадаррама тавыныңБолытларга тигән түбәсе.Яшь испанлы атлый шул тауга,Дружиналар шунда, күрәсең.Батып барган кояш                    таудагыАк болытны канга манчыган.Селки-селки кызыл яулыгын,Яшь испанлы шунда ашыга.Тахо суы бүген кып-кызыл,Белмим – кояш нуры, белмим – кан!..Тахо буйлап кызыл билбауданЯшь испанлы китте фронтка.1936

«Без аерылдык…»

Һ.

Без аерылдык…                    Чиксез авыр булдыШундый якын дустан аерылу!..Син болытка кердең кояш булып,Ә мин сүндем ярты ай булып.Елмайсаң да куе болыт аша,Елмаюың мине җылытмый.Ерактагы кояш җылы түгел,Якынайтырга ләкин буй җитми.Ирекле һәм көләч яшьлек булып,Син йөзәсең айкап һаваны…Ә мин калдым инде…          Яшьлек үтте.Тормыш кордым; бала-чагалы.Сирәк кенә зәңгәр томан ашаКүренеп калган кояш шикелле,Мин очратам сине…          Син һаман даШундый көләч, шундый сөйкемле!..Күзләреңдә синең яшьлек дәрте,Иреннәрең – ялкын чәчкәсе.Бәхет, яшьлек, сөю образы син,Син яшьлекнең дусты, яшьтәше.Гөлдән гөлгә кунып очып йөргәнКүбәләкләр төсле күңелле,Алар төсле матур һәм кайгысызҮткәрәсең яшьлек көнеңне…Миңа нәрсә? Инде карт кешегәКанат чыкмас барыбер кагынып.Мин яшәрмен, сине һәм синдәгеКайнар яшьлегемне сагынып.Син ташлама мине, дустың итепСин кил миңа, утыр яныма…Минем дә бит хакым бардыр инде,Бәхет кошы кунса талыма?!Күп яшердем синнән хисләремне,Инде синнән артык яшермим.Сөям сине, өзелеп сагнам сине,Синең хисең белән яшим мин!..1936

«Аккош төсле очып йөргәнеңне…»

Балерина З. Г-гә

Аккош төсле очып йөргәнеңнеКүргән идем кичә сәхнәдә.Ни булды соң бүген аягыңа?Ник аксыйсың, Зәйнәп, әйтсәнә?!Зәңгәр күктә очкан күгәрченнеңКанатларын кемнәр каерган?Күк күгәрчен төсле ЗәйнәбемнеСәхнәсеннән кемнәр аерган?!Зәңгәр күлдә йөзгән аккошларныңКанатларын кемнәр канаткан?Аккош төсле моңсу ЗәйнәбемнеКем яздырган шулай аяктан?!Нинди яра, нинди газаплы чир,Ямен алдың матур саулыкның?!Беткәнмени аяк, нигә индеЗәйнәп аягына каныктың?!Бу аяклар зәңгәр яктылыктаДулкынланып биеп үтсәләр,Ул тудырган чиксез матурлыктанЙөрәкләрдә гөлләр үсәләр.Бу аяклар көмеш алка ясапӘйләнсәләр сәхнә түрендә,Бөтен илне таңга калдырырлыкИлһам туа шагыйрь күңлендә.Бу аяклар —          серле матурлыкның,Дәртле тойгыларның һәйкәле!!Зәйнәп бәгърем, ничек булды соң бу?!Ник аксадың болай, әйт әле!!Кызганам шул сине,                    синең өченКүңелем тулы яхшы теләккә.Синең аяктагы яраларныңӘрнүләре минем йөрәктә.Бу яралар тизрәк бетсен иде,Элеккечә син шат, сөйкемлеБассаң иде килеп минем алга,Зифа буйлы тополь шикелле.Керфек аша көлеп үтсә идең,Тибрәндереп йөрәк хисләрен.Күрсәк иде тагын киң сәхнәдәСин матурның җилдәй искәнен.Шул чагында мин дә шатлыгымнанАл битеңнән синең үбәрмен.Син аңларсың, Зәйнәп, һәм бер юлгаКичерерсең мине – юләрне.1936

«Зәңгәр күзле, алсу иренле…»

Һ.

Зәңгәр күзле, алсу иренле,Үзе шаян, үзе күңеллеҺәдия дигән дустым бар минем,Йөрәгемә якын яр минем.Ул назланмый юк-бар сүз белә,Бигрәк инде, бигрәк үз миңа.Сокланам да һаман үзенә,Тик тимәсен инде күз генә.Мине күрсә, йөзе ачыла,Көлә-көлә килә каршыма.Аны күргәч ярсый йөрәгем,Әйтерсең лә урнын тарсына.Бер елмаеп миңа караса,Бар кайгымны минем тарата.Мин шул аны өзелеп яратам,Ә, күрәсең, ул да ярата.Мин үзенә аның, сердәшем, дим.Ләкин, дуслар, сездән яшермим:Мин яратам аны яшерен генә,Аның белән генә яшим мин.1936

Кырымнан

Мин Кырымда идем;СамолёттаЮлга чыктым өйгә кайтырга.Без таң белән күккә күтәрелдек,Җәй озатып калды артымнан.Шадра диңгез өсте,Кипарислар,Тезелеп киткән йөзем түтәле —Мираж төсле күзгә чагылып үттеИртәнге ак томан үтәли.Диңгездән соң таулар, күк урманнар,Чабыша-чабыша, артка үттеләр.Урманнарны куып, УкраинаТугайлары килеп җиттеләр.Монда инде кырлар сары кигән,Арыш кыры такыр кырылган.Мин сизендем:Монда көз каршылый,Җәй озатып калса Кырымнан.Кешеләр дә бишмәт киеп йөри,Анда шактый суык, ахрысы.Ә мин бүген генә су коендым,Ак дулкыннар белән ярышып.Җылы якка карап кошлар оча,Муеннарын сузып, боргалап.Очыгыз, кошлар,Мин дә шуннан очам,Анда яңа пеште гранат.Очу рәхәт,Ләкин күзне кинәтЙокы басса, шулай калгысам,Пилот иптәш,Кызык булыр микән,Күзне ачкач, җирдә кар булса?!Шулай булды:Соңгы аэропорткаБез кыйгачлап килеп төшкәндә —Мәскәү халкы ап-ак карда йөри,Җәйне күптән онытып беткәннәр.Минем чибәр миңа каршы төшкән,Киез итек кигән, шарфтан.Ә мин әйтәм:– Әле бүген генәТрусиктан йөрдем паркта.Бүген генә әле җәйдә булдым,Бүген генә миннән калды көз!Бүген генә сиңа бүләк итепӨздем менә пешкән абрикос!..Мә, авыз ит!..Бу бит бүләк сиңа,Безнең җирнең җәйле иленнән.Әбиләр бит шуны әкият итепСөйләгәннәр элек, тилеләр!..Менә монысы көчле йөзем суы,Пробкасын ач та шунда сал!..Әкият төсле матур тормыш өченӘйдә, җаным, эчик, булмаса!..17 март, 1937

Бишек җыры

1Күз нурым син,Матурым син,          тулган аем!Ай тугандаЙокла инде,          матуркаем!Такмак әйтерСиңа җилләр,Алмагачы әкият сөйләр.Йокла, нәни,Йокла, бәби,Әлли-бәлли,Бәлли-бәү!2Син үсәсеңМатурланып,          алсу гөлдәй.Гөлләр үскәнИң бәхетле          матур илдә.Гөлләр синеНазлап сөяр.Кояш көлепБашын ияр.Йокла, нәни,Йокла, бәби,Әлли-бәлли,Бәлли-бәү!Апрель, 1937

Сөю җыры

Таң җилләре, исегез          таң сызылганда,Аңар сәлам әйтегез          Чулпан туганда.Таң шикелле сөйкемле          йөзенә карагыз,Кара урман шикелле          чәчен тарагыз.Белсә иде ул ничек          сагынганымны!..Бер карашы көченнән          кабынганымны!..Күңелле соң сөелеп,          сөеп яшәве.Без бәхетле шат илнең          дәртле яшьләре.Таң җилләре, исегез          таң сызылганда.Аңар сәлам илтегез          Чулпан туганда.Май, 1937

Куш алмагач

Куш алмагачныИкәү утырттык           шушы бакчага.Икәү су сиптек,Кояш чыкса да,          кояш батса да.Син киттең инде…Аерылып синнән,           мин ялгыз калдым.Сагынган саен,Куш алмагачка           карап юандым.Тиздән кып-кызылАлмалар бирер          куш алмагачым.Ул алмаларныКем белән җыйыйм          син булмагачтын?!Куш алмагачымШаулап утыра          моңсу бакчада,Мин көтәм сине,Кояш чыкса да,          кояш батса да.Мин беләм, тиздәнКайтырсың, җаным,           алмагачыңа!Икәү чыгарбызШат улың беләнсинең каршыңа.Куш алмагачныңЧәчәге төсле          сөйкемле бит ул.Куш алмагачныңПешкән алмасы          шикелле бит ул.Куш алмагачныңТөбендә икәү,          шушы бакчадаКөтәбез сине,Кояш чыкса да,          кояш батса да.Мин беләм, тиздәнКайтырсың, җаным,          алмагачыңа!Куш алмагачтаСине сагынып,          алмаң каршылар.1937

Җил

Җил чиртте тәрәзәгә,Җил какты ишекне.Җитәр, дим, җил, азма,Ишеттем, ишеттем.Ай әле батмаган,Таң яңа сызылган.Беләм бит, син килдеңМатур таң кызыннан.Ул яңа торгандыр,Чәчләрен үргәндер.Ургычын җиккән дәБасуга килгәндер.Мин беләм, шулай укКырдагы арышларТаң кызын көткәндер,Саргаеп сагыштан.Ул килеп, аларныИркенләп сөйгәндер,– Мин килдем, җаннарым,Гөрләгез, – дигәндер.Мин беләм, ул килгәч,Ургычын көйләгән.Һәм мине дәшәргә,Җил, сине җибәргән.Җил килде, ишекнеСак кына шакыды —Йә, җитәр, ишеттем,Йә, җитәр, акыллым!Мин хәзер чыгармын,Миңа соң озакмы?Мине дә моңаепКөтәдер трактор.Җил мине җитәкләпЙөгертер басуга.Һәм сабан тургаеҖыр белән каршылар.Таң кызы! Таң кызы!Таң кебек ал йөзең.Бик иртә торгансың,Нәкъ Чулпан йолдызы!Без икәү китәрбезБер эздән, сафланып,Дулкынлы арышларДиңгезен актарып.Бәхетле шат җырданБөтен кыр яңгырар.Җил тынар җыр тыңлап,Күл өсте ялтырар.Бер яктан елмаеп,Ал кояш күренер.Кыр, урман һәм күлләрСаф нурга күмелер.Ул карар иркәләпБәхетле икәүгә!Үзебезне һәм илнеБәхетле иткәнгә!Таң кызы! Бир кулың,Сөй мине, иркәлә!Таң кызы! Җил тагынКилсенче иртәгә!1937

Яңгыр

Кояш качты болыт артына,Болыт үсте һаман акрынлап.Таулар күксел томан эчендә,Яңгыр килә инде якынлап.Үләннәрне капшап, җил исте,Шадраланды кинәт күл өсте.Күл буена үскән камышлар,Кочаклашып, пыш-пыш үбеште.Яшен яшьнәп куйды кинәттән,Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.Килеп җитте болыт, шуннан соңКоеп салды яңгыр чиләкләп.Кыр тын алды көлеп, иркенләп;Ерганаклар – күк тау битендә.Тамчыларны йотып, кинәнеп,Җем-җем килә зәңгәр җитеннәр.Яңгыр китте, озак тормады,Җирдән сөйрәп күксел томанын.Ул ашыкты нәүбәт буенчаСугарырга күрше кырларны.Кояш чыкты болыт артыннан,Көн аязды шуннан акрынлап.Шатлык сыймый минем йөрәккә,Бу табигать бигрәк матур ла!..Безнең тормыш шундый ирекле,Шатлыклы һәм матур түгелме?Яңгыр алды төсле өметле,Яңгыр арты төсле күңелле!1937

Арыш кырында

Таң кызара.Зәйнәп комбайндаАрыш кыры белән таныша.Арышларга кызу,Чөнки ЗәйнәпКояш белән бүген ярыша.Ярыш шарты шулай:Кояш тегеТау артына кереп батканчы,Егерме биш гектар арыш кырыЧүмәләләр белән каплансын.Белмим, әллә шушы ачуданмы,Кояш бүген үтә кыздыра.Комбайнчы кызны үртәгәндәй,Юл чатында йомран сызгыра.Куаклар тын; күлләр дулкынланмый,Җил тибрәтми зифа камышны.Һәммәсе дә бүген тып-тын калыпКүзәтәләр гаҗәп ярышны.Табигатьтә әле булганы юкМондый көч һәм мондый җитезлек,Кояш юлын үтеп өлгермәсен,Ә кыз кичсен зур бер диңгезне!Кояш менә…Һаман өскә менә,Тауга менгәнЗәйнәп шикелле.Икесе дә якты, алсу йөзле,Икесе дә матур, сөйкемле.Кояш төшә,                     кояш түбән төшә,Таудан төшкән Зәйнәп шикелле…Икесе дә дәртле, шат йөрәкле,Икесе дә батыр, сөйкемле.Кояш юлы инде күп калмаган,Күкселләнеп көтә тау арты.Зәйнәп бара соңгы гектар буйлап,Адым саен көчне яңартып.Зәйнәп җитте кояш батмас борын,Зәйнәп узды бүген кояшны.Җиңүчене котлап, җилләр исте,Урман шаулап, кошлар җырлашты.Һәм яртылаш тауга поскан килешКаршы алды кояш, ашкынып.Ул әйтерсең җиңгән көндәшенәКызыл, матур байрак тапшырды.20 февраль, 1937

Карашларың

Карашларың җылы яңгыр төсле,Карашларың кояш шикелле.Карашларың минем йөрәгемәАл чәчәкле язлар китерде.Синең нурлы җылы карашыңнанЯлкынланып тибә йөрәгем.Яз гөлләре төсле шат җырларымБүләк булсын сиңа, чибәрем!31 октябрь, 1937

Көз

Синең кайтасыңны ишеттем дәЮл читенә чыктым ашыгып.Бүген иртән ап-ак кырау төшкән,Ил өстендә көмеш аксыллык.Кыр төренгән кызгылт бакыр төскә,Гөлчәчәкләр сулып киткәннәр.Ак каеннар синең кайтыр юлгаСары яфракларын сипкәннәр.Кояш качкан,Соргылт күк йөзендәКүк болытлар ишелеп агалар.Болытларга кадәр күтәрелеп,Кыр казлары очып баралар.Урман тып-тын,Бары ара-тирәЯфракларны кагып җил исә.Җил яфракны түгел,                    хисләрне дәКоя микән әллә югыйсә?!Ах, юк, шундый көчле ялкын беләнСагынып көткән йөрәк хисләренНинди җилләр өзеп ташлый алсын,Нинди кырау алсын төсләрен?!«Яз кайтмасам, көзен кайтырмын», – дипҖырлап очкан идең май көнне.Мин сакладым батмас кояш итепЙөрәгемдә синең ялкынны.Әле дә менә көзге салкын җилләр,Каз тәннәре ясап беләктә,Искән чакта,                     тәнне утка тотып,Яз кояшы яна йөрәктә.Кыр казлары очып киткән юлданСин кайтырсың көлеп сөйкемле.Күңелләрдә шатлык чәчәк атар,Язгы сирень гөле шикелле.Көз аенда бөтен чәчәкләр дәШиңә, диеп, юкны сөйлиләр.Көз килсә дә,                     безнең йөрәкләрдәЧәчәк ата яңа сиреньнәр.Көз – картлыгы, диләр, табигатьнең,Ә мин сизәм бетмәс яшәрү.Безнең шатлык – илебез бүләк иткәнМәңге шиңмәс данлы чәчәк ул!19 ноябрь, 1937

Дусларым

Миллионнарча минем дусларымДавылларны бергә кичкәннәр.Җиңү дәрте белән кабынып,Көрәшләрдә чыныгып үскәннәр.Миллионнарча минем дусларымИлгә биргән йөрәк тибешен.Ялкынга һәм бозга керәчәкҖан сөйгәне туган ил өчен.Миллионнарча минем дусларымДавылларны эшкә кушалар.Иң тирәнгә төшеп йөзәләр,Иң биеккә менеп очалар.Миллионнарча минем дусларымДан эше дип таный хезмәтне.Шуның өчен күбесе орденлы,Күбесе илдә аерым хөрмәтле.Миллионнарча минем дусларымБәхет кояшының нурында,Яз гөлләре төсле елмаеп,Чәчәк ата илнең кырында.Миллионнарча минем дусларым,

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Примечания

1

Сахибеңә – хуҗаңа, ияңә.

2

Калинин Михаил Иванович (1875–1946) – дәүләт эшлеклесе. Ул XIV съездда чыгыш ясый, шигырьдә шул искә алына.

3

Биредә Муса Җәлил шагыйрь Әхмәт Фәйзигә (1903–1958) мөрәҗәгать итә.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2