bannerbanner
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 2

Муса Җәлил

Сайланма әсәрләр

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе Ленар Шәех

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2021

* * *

I. Җырым булсын бүләгем

Күңлемә

Ник кенә киттең, күңел, җирдән бизеп,Күккә омтылдың нигә? Нәрсә сизеп?Белмисеңме, күктә соң нәрсә барын?Дөньяда бар нәрсә тыштан ялганын!Уйлама күргәч тә йолдыз нурлы дип,Ай тагы изге яхуд саф, серле дип.Ул кояш та тик ерактан тын кебек,Нурлы, чын изге гарешле гөл кебек,Бар да бер, бар хәл аларда җир кебек,Бар да бер валчык яхуд бер җим кебек.Юк, саташма, кайт кире, күңлем, бире,Кайда барсаң да бер үк хәл, билгеле.Очма, барны эзлә тик җирдән генә,Эзлә җирдән, җирдәге илдән генә.Эзлә нык, күңлем, табарсың эзләсәң!Шарты: тик түзсәң, өметең өзмәсәң.1921

Тукай Каберендә

Кабер!Сиңа килдем гөлләр белән,Сәлам белән, изге уй белән.Тәбрик сөйләр өчен бу күңлемнәнСахибеңә[1] хөрләр иленнән.Әйе. Монда синең өстеңдә дәАл чәчәкләр үскән; һәммәсе —Алар инде матур,Киң илдә дәХәзер шундый ирек, ямь яши.Ул илдә дә хәзер шулай ирек,Шатлык, дуслык туен итәләр.Барлык эш дуслары, бергә җыелып,Мәңгелек ямь суын эчәләр.Ил бәйрәме белән бу кабердәЯта торган изге гәүдәнеМин котларга килдем;Таки бездәСәламлиләр бөтен җир аны.Нинди ямьле бу җир,Күк кояшың!Җылы итеп көлеп яз килә.Ул да, сине котлап, ал чәчкәсенИң әүвәл үк сипкән кабреңә.Шатлан, изге!Синең яшь йөрәгең —Алдан сизгән иркен ил язы —Син моңланып көткән ярлыларныңАл бәйрәме – ямьле дөньясы.Син җырлаган бәхет, дус-туганлык,Син теләгән батыр эш көне,Синдә булган хаклык, миһербанлык,Илгә килде хәзер бөтене.Шатлан!Сиңа изге дускайларыңТәбрик белән сәлам җибәрә.Инан безгә – синең сүзкәйләреңМәңге калыр алар дөньяда.Кабер!Куан, синдә менә гөлләр,Гөлләр белән бизим мин сине,Бу гөлләрем аңар сәлам сөйләр,Куандырыр алар изгене.Әйе… Монда синең өстеңдә дәАл чәчәкләр үскән һәммәсе —Алар нинди матур!Киң илдә дәХәзер шундый ирек, ямь яши.Апрель, 1923

Мин булырмын…

1Кичке җилләр улый-улый, түр ягыңны          Кага-кага, тын йокыңнан уятсалар,Тышкы шомнар, тырный-тырный йөрәгеңне,          Әллә нинди шомлы уйлар уйлатсалар,Шунда бер-бер юлчы килеп ак ишегеңне          Ыңгырашып әкрен генә дөбердәтсә,Кар каплаган биек баскыч бусагаңны          Аяклары белән таптап шыгырдатса,Син… каргана күрмә, җаным, ялгыш аңа,          Рәнҗемәсен ул мескенгә мәгъсум күңлең,Төнлә ялгыз юлда калган мескен анда,          Өзгәләнгән ул юлаучы – мин булырмын…2Көмеш кебек ак елгада коенганда,          Гөл чәчәкләр сине күмеп иркәләсә,Син тамчылар белән уйнап сөенгәндә,          Каргалган бер язмыш сиңа иртәләсә,Соңгы сулыш сулап, янып, арып, талып,          Бер яшь фәкыйрь килеп сиңа кулын салса,Һич рөхсәтсез су савытыңны җирдән алып,          Комсызланып эчсә, киемең янына ятса,Ачулана күрмә…          Соңгы ал юлыңда          Дошман угы җәрәхәтләп сүнмәс күңлен,Соң сулышына җитеп килеп, хозурыңдаҖан бирүче мәгъсум егет – мин булырмын…3Язгы нәфис бакчаларның киң юлындаБарган чакта юлларыңа гөлләр үссә,Уйный-уйный күбәләкләр кулларыңда          Иркәләнсә, сине котлап җилләр иссә,Шул вакытта ак юлыңны (гөнаһ шомлык)Сузылып яткан канлы гәүдә киртәләсә,Яткан булса ак йөзләре канга тузып,          Синең җанлы шат бәхтеңне үртәләсә,Син шикләнә күрмә… бәгърем!          Ул – кан беләнЯраланып утлар кисеп тапсыз күңленӘрни-әрни соңгы сүнмәс вөҗдан белән          Җанын биргән үле гәүдә – мин булырмын.4Кичкә калып, җиләк җыйган киң урманда          Кайтканыңда кичке җилләр каршыласа,Ул җилләргә уйный-уйный толымнарын,          Бер җилкенеп, бер җилпенеп салкынланса,Тагын… ләгънәт!..          Кара көйгән кызыл балчык          Өстен япкан кабер синең юлың бүлсә,Син килгәндә ашыгып-ашыгып, арып-алҗып,          Ул кинәттән синең юлга каршы булса,Син шомлана күрмә… гөлкәй!          Кан җиреннәнЛәгънәт белән әрнеп качкан керсез күңлен —Югалткачтан тар гүренә кереп тынган          Кансыз гәүдә, үлгән шагыйрь – мин булырмын…1923

Беренче яңгыр

Яңгыр килә… Корыч сабан беләнЕрткаланган җирнең сусаганЙөрәгенә ялга яңгыр килә…Орлык әзер. Чүптән бушанганАмбардагы чәчү тубалын даКүптән корып куйдык шикелле…– Муса, ат әзерме?– Әзер.– Ындырга йөр!Анда нинди матур, сөйкемле!..Ындыр арты. Әле кап-кара ул,Юл-юл җәелеп ята кинәнеп;Яңгыр җиле өерә, ярны күмә,Тузан оча, җирдән сөйрәлеп.Әти кулын куйган маңгаена,Күккә карый, сөенә-шатлана:– Улым, чәчү алды, күрәмсең, – ди, —Яңгыр килә – туклык бакчага!..25 апрель, 1924

Съезддан

Ат-арбага юл юк,Язгы пычрак…Каткан тунын көнгә кыздырып,Чабатадан, карлы суны ерып,Кайтып килә ашыгып, кызынып,          Ул – шәһәрдән.          Анда съезд иде,«Мир» сайлавы белән барды да,Бик күп, бик күп кирәкләрне тыңлап,Алып кайтып килә авылына.Аңа әйттеләр:– Тукта, бер унбиш көн,Җир корысын, юллар төшсен дә —Ат белән кайт!..Ә ул… шундый инде…Тыңламады аның берсен дә.          – Көтәргәме… юк… юк…Ничек түзсен?!Бик күп нәрсә бит ул тыңлады,Бик күп кирәкләрне язып алды,Аны әйтмичә түзеп буламы?!Эх, Калинин[2], әле дә кичәгедәйСөйли кебек аңа үзеннән:«Тракторлар, абзый, сезнең өчен…Алты басу,          сигез басулы кыр сезгә,Куегыз эшкә барын бүгеннән…»«Ә ун көннән бездә сукага даЧыгар авыл, кыр да бүленмәс —Бүгенге сүз – бүген кирәкле сүз —Мин кичеккән өчен беленмәс…»Ул ашыга, тирли,          менә тиздән,Кояш баеганчы, тауны да —Ул үтәр дә басу капкасыннан,Кайтып җитәр якын авылына…Юк, кирәкми юл да, ат-арба да,Тиз бул, әйдә, сука төшкәнче…– Тфү,Тукта!Нинди сука булсын,Тракторлар килер кушлашып.Февраль, 1925

Көз җитте

Киң болыннарда,Урман-кырлардаАгачлар, гөлләр,Күрәмсез,Кибеп сулдылар.Уйсу җирләрдә,Елга, күлләрдәКөзге салкыннан,Күрәмсез,Сулар туңдылар.Көннәр суынды,Чишмәләр тынды,Безне калдырып,Сизәмсез,Кошлар да китте.Кошлар шикеллеБергә гөр килеп,Мәктәптә укыр,Беләмсез,Вакытлар җитте.1929

Куян

(Уенлы җыр)

Куян салкыннанТуңган, куырылган,Башы салынган,Колагы шиңгән.Әйдәгез, дуслар,Аны терелтик,Җылы бүлмәгә,Мәктәпкә илтик.Куян уянды,Куркып уйланды,Сикреп урмангаЧабып югалды.– Куян, син кайда?– Яшел тугайда.– Куян, син кайда?– Ерак чүлләрдә.– Куян, син кайда?– Калын урманда.– Куян, син кайда?– Карлы буранда.Әйдәгез, дуслар,Кырны, урманны,Чүлне актарыпТабыйк куянны.1930

«Без һаман да шулай керфек аша…»

Без һаман да шулай керфек ашаБер-беребезгә карап көләбез.Бер-беребезне үлеп сөябез без,Ә әйтмибез,          нинди юләр без.Мин сокланып һаман сиңа карыйм,Син үзең дә аны сизәсең.Мин түзалмыйм, янам,                    ялкын миндә;Әйт әле, син ничек түзәсең?Мин карасам, бераз кызарасың,Бармак янап миңа дәшәсең.Шаян да соң үзең,          молодец син,Мең яшә син,          мәңге яшә син!..– Нихәл, Муса?– Бик шәп әле, – дим мин.Башка сүз юк,                    нәрсә әйтик соң?Тел сөйләми безнең, күзләр сөйли,Телсез калдык инде әйтерсең!..Синең караш җылы яңгыр төсле,Синең караш кояш шикелле.Синең караш минем йөрәгемәАл чәчәкле язлар китерде.Керфекләрең,          абау, керфекләрең,Утлы уклар төсле яналар…Йөрәгемә барып кадалалар,Мәңге китмәс яра салалар.Мин сагынам бит сине,                    күп чагында,Килмим дим дә барыбер киләм мин.Күп чагында инде китим дим дә,Вакыт үтә,          һаман киталмыйм.Кызык та бу,                    тәмле, рәхәт тә бу,Яшрен генә сөелеп сөюе;Озаккамы, ләкин                    белсәң идеЯшь йөрәкнең юләр тибүе!..1931–1932

Яшьлек

Яшьлек кызык,          хушлашмады даКул да биреп-нитеп тормады,Әйләнде дә китте.Тик мин, юләр,Нәрсә диптер кулны болгадым.Әллә кайтармакчы булдым,Әллә аңаГомрем яртысына кадәрлеЮлдаш булган өчен,Бу кул болгауБулды микән соңгы сәламем?!Ул җил төсле җиңел,                    җитез генә                    сыйпап китте.Бары аңардан,Җил күл өстен җиңел күперткәндәй,Бөдрә сырлар калды маңгайда.Мин каерылып артка карадым,Күңел сизде моңсу читенлек.                    Яшьлек ерак,                    томан эчендәКүмелеп калган урман шикелле.Наян яшьлек,          белмим, нәрсәң беләнЯкын булдың минем йөрәккә.Бу юксыну кайдан туды икән,Нәрсәң өчен икән бигрәк тә?!Миләш ирене белән иреннәрнеТибрәндереп, күңел түрендәУт кабызган көләч Раузаң беләнСин бик үзме минем күңелгә?!Әллә юкса…          спорт сөючелекБәйләдеме сиңа күңелне?Оныталмыйммы —          иркен стадиондаЙөгерә-йөгерә футбол тибүне?Әллә менә…Шинель кочагында,Мишень белән күзне кысышып,Курок тартып кына сөйләшүнеСагынам микән шулай, эч пошып?!Белмим… белмим…Нинди явыз хәтерМоңсулыкка мине өстери?Инде миңа чират җиттемениМоңаерга, яшьлек үтте дип?!Юк, пошынма,          бу бит болай гына,Һәр аерылышу шулай читен ул.Мин гомремнең кайсы яшендә дәСизмәм, дуслар,          җанда читсенү.Яшьләр белән бер үк сафка безнеЧакырып сукса набат илебез,Без шулай ук ярсу йөрәк беләнҖитен сакал селкеп килербез.Юк, шаярма, яшьлек!Ярсып кабынуСиндә генә түгел икән ул,Бу өр-яңа тойгы,          ахры, безнеңБөтен гомребезгә китәр ул.Рауза кебек чибәр тагын үсәр,Ул килер дә миңа иртәләп,Минем «егетлеккә» сокланыр даСакалымны сыйпап иркәләр.Юк, шаярма, яшьлек!..Ярсып сөюСиндә генә түгел икән ул.Чор тудырганЯңа тойгыларгаЯшь куя алмый хәзер чикләнү.Кайнар яшьлек, үттең.Инде хәзерБорылып карасам да артыма,Яшьлек ерак,          зәңгәр диңгез төсле,Күкселлеккә төренеп ялтырар.Бүген менә соңгы мәртәбә,Артка борылып, кулны болгадым.Шушы булыр безнең иптәшләрчә:– Хуш, – дигәндәй,                    күрешеп кул алу.Бөтен гомрем буе эш өстендәЯлкын булып ярсып янарга —Мине кабындырган яшьлегемнеМин сагынмам инде яңадан.Көрәшләрдә ярсу егетләрчәАлга чыгу янып, үчләнеп —Шушы булыр хәзер йөрәгемдәСиңа булган иң зур истәлек.Февраль, 1933

Тирга

Кояш, малай,          бик төз атучы икән,Нурын төртте          туры йөрәккә.Әйтерсең бу йөрәк мишень аңа,Әйтерсең ул тирга эләккән.Мин күземне кысам,                    кояш миңаМишень төсле күренә кечрәеп.Сизәм,          мине җиңәр                    бу йөрәкнең«Атучы бул» диеп көчләве.Бер шлемлы егет күргән саен,Мине хәзер шушы уй баса.Әхмәт туган[3],          ташла каләмеңне,Әйдә, киттек тирга,                    булмаса.Беләм сине,Синең күз укларыңКәгазь юлларына тегелгән.Кара савыты сиңа —                    мишень булып,Каләм —          мылтык булып күренә.Без күптәнме әле синең беләнЯңа җиңүләргә барышлый —Кулыбызга кыскан винтовканыКара-каләм белән алыштык?!Мин ялгышам,                    юк, юк,                    алай түгел,Без фронтта курыкмый-чигенмиДошман белән күзне терәшкәндә,Син шундый ук шагыйрь идең бит!Без анда да күмер каләм беләнТәмәкегә дигән кәгазьгә —Шигырь яздык…          Безнең җыр катыштыТуп авызыннан чыккан авазга.Винтовкамы,          әллә каләм микәнУл вакытта күбрәк көч биргән?Без җиңә алдык бары          винтовка һәмКаләм биргән күмәк көч белән.Кояш, шаян,          күзен кыскан төсле,Җем-җем килеп карап тора даНуры белән туры                    йөрәгемәПрицел алган төсле кылана.Без кояшлы көнне                    винтовкаларУты белән алдык сугышып.Без көрәшле көнгә                    багышлыйбызҖырыбызның кайнар сулышын.Бездә хәзер тирны тормышындаҮз итмәгән кеше сирәктер.Көрәш безне оста атарга да,Оста җырларга да өйрәтте.Җырны ничек                    дошман окобынаОста төзәп ата белсәк без,Винтовкадан шулай ата белик,Бер пуля да әрәм китмәсен.Әхмәт туган,          әйдә, тирга киттек,Минем киңәш шушы сиңа да,Төз атучы булдык без җырда да,Төз атарбыз чиксез тирда да.Февраль, 1933

Исемдә

Беренче кат сөю дәрте беләнЕлмайганың минем исемдә.Күзләреңә карап: «Сөям», – дигәчОялганың минем исемдә.Өметләрем кинәт юкка чыккач,Йөрәк әрнеп газап эчендә,Төннәр буе күзгә йокы кермиСызланганым минем исемдә.Үтте инде ул көн;                    хәзер бар даКүргән төсле бары төшемдә.Яндырса да сөю, туңдырса даТуйдырмый икән, шунсы исемдә.1933

Язгы юлда

Кар шул инде,          тузган чикмән кебек,Аннан киткән,          моннан сүтелгән.Кар чикмәне хәзер җитми                    кырныңКоңгырт-кара тәнен өртергә.Кояш ашыга          безнең калку кырныАк күбекле кардан әрчергә.Безгә хәзер менә әйтергә иде:– Даёшь, кояш,                    иртә чәчүгә!..Юк шул, Мотый,                    безнең тамак кипкән,Борын очына саркый тиребез.Без орлыкны ташып куймаганбыз,Сынык юлдан чана сөйрибез.Тузган чикмән ямап йөргән кебек,Кардан карга сикереп, әйләнеп —Без кайтабыз авыр йөк өстендә,Иртә чәчү безгә кайда әле!..Тузган чикмән күпме ямасаң даСүтелә инде,          без дә, кар эзләп,Күпме сөйрәлсәк тә,                    яз соңламас,Яз үзенчә кышны каезлар.Сиңа карыйм, Мотый,                    тирләгәнсең,Мыш-мыш килеп, атны куасың.Син әйт инде,                    болай безнең амбарУңыш белән кайчан тулар соң?Орлык фондын җыйнап куяр көннеБезнекеләр йөрде кинәнеп:– Район бирер әле,                    юк орлыкныКаян җыйыйк? – дип сөйләнеп.Хәзер карыйм сиңа,                    мыш-мыш килеп,Алып кайтасың район орлыгын.Кышкы юллар көлеп яткан чакта,Сез соң нәрсә карап тордыгыз?Кар шул инде – тузган чикмән хәзер,Аннан киткән,          моннан сүтелгән.Юллар сынык,          мескен ат терлегеБер атлый да карга сөртенә.Ул малкайга хәзер әйтергә иде:– Аша, малкай, симер,                    аннан соң,Тырма җиткәч, кырда «эһ» тә дими,Басуларның чәчен тарарсың.Юк шул, Мотый,                    хәзер безнең малкайКара җирдә чана өстерәп,Иңбашлары чыга,                    өйгә кайткач,Аурып ятар шуның өстенә.Кояш көлә,          кояш кызганмый да,Кар чикмәнен сүтә,                    тарткалый.Аңар зәвык, ахры,                    колхозчыныңЭш өстендә йоклап ятканы.Юк, без хәзер, Мотый,                    кулыбызныКүтәрербез,          шушы ачуданИртә орлык,          иртә мал хәзерләп,Иртә чыгып,          иртә чәчүгә!!!1933

«Таң атканчы икәү бергә булдык…»

(Соңгы кич)

Таң атканчы икәү бергә булдык,Серләр сөйләп үтте ярты төн.Син, ай төсле балкып, төн буенаЙөрәгемне минем яктырттың.Таң сызылды,Мине иң соңгы катСин үптең дә аннан кузгалдың.Таң алдыннан баткан ай шикеллеӘллә кая киттең, югалдың.Тәрәзәмнән кояш караганда,Мин, ялгызым өйдә каңгырып,Утыра идем инде авыр сулап,Сине көтеп, сине сагынып.Ник килдең син, кояш, күрмисеңмеМинем башым авыр кайгылы?!Ник килдең син матур төнне куып,Ник урладың минем аемны?!Ник тиз үтте шулай бу серле төн,Нигә шулай иртә атты таң?!Кая киттең…          миңа шундый назларБүләк иткән көләч ләтыйфәм? —Белсә идең минем, йөрәк дустым,Белсә идең минем күңелне…Бу соңгы кич миңа яшьлегемнеңСоңгы җыры булып күренде.Бу соңгы кич – минем иң ялкынлыХисләремне үзенә яшерде…Синең белән бергә мәңге миннәнКиткән төсле булды яшьлегем.Әллә нәрсә булды бу күңелгә,Ник мин болай янам, борчылам.Кич ятсам да, һаман сине уйлыйм,Таң атса да, сине юксынам.Мин онталмам, ахры, синең назны,Синең күкрәгеңнең җылысын!..Син калдырдың миндә мәңге бетмәс,Мәңге сүнмәс сагыну тойгысын!..Еллар үтә…Ә мин һаман көтәм,Бу гомернең гөле сулганчы —Күрсәм иде сине тагын бер кат,Сөйсәм иде сине туйганчы!Теләр идем хәзер…ИсергәнчеАл иренеңнән синең үбәргә!Үлгәндә дә сөю җырын җырлап,Синнән ялкын эчеп үләргә!..1933

Колхоз кызына

Мин алдым да,          никтер, кызыксынып,Хезмәт дәфтәреңне карадым.Күңлем сизде —          кинәт бөрлегәндәйАлсуланды синең яңагың.Кояш инде           ерак офыктагыБолытларга кереп күмелгән.Сезнең сабан          офык яктысындаЯлтыр-йолтыр чагылып күренә.Болыт аша качып-посып кынаНурын сузган кояш шикелле,Керфек аша          көләч карашыңныСуздың миңа,          көлеп сөйкемле.Мин дәфтәрдә күрдем          нормаларныңБик еш кына йөздән ашканын,Шуңар синең горур йөрәгеңдәСөенү дәрте ярсып ташкандыр.Битләреңдә уйный                    кызу эшләпАрганлыктан туган кызыллык.Ул – яшьлегең таңы —          эш өстендәТуа булыр шулай сызылып.Маңгаеңа кунган тир тамчысыКерфегеңә төшә егылып.Ул —          шулай ук синең яшьлегеңнеңТаң аттырып туган чагыдыр.Шомырт чәчең, җилгә дулкынланып,Иелеп үбә шаян кашыңны.Син оялдың,           кинәт, түбән карап,Күзләреңнең көлүен яшердең.Мин сокланам,          зәңгәр колхоз кырыТаудай уңыш бирү өстенәБатыр эшләп, матур көлә белгәнШундый сылу кызлар үстерә.Бу кырлардан ерак китсәм дә мин,Тирән калыр минем хәтердә —Дулкынланып торган киң басулар,Шул басуда йөргән батырлар.Хуш, акыллым!          Бик тиз күрешмәсәк,Сагыш белән йөзең сулдырма!..Сайраштык без язгы сабанда,Ыңрашмабыз көзге ындырда!Бүләк итеп миңа яулык чикмә,Минем күңлем сине, ягымлым,Сабан теше белән казып чиккәнКолхоз кыры белән сагыныр.1933

Карлар

Җил изүемне чиште,                    кар каймагынКүкрәгемә сылап җибәрде.Ул, ахрысы, минем йөрәк утынШул кар белән басыйм дигәндер.Җил, белмисең,                     йөрәк эссесенәТүзә алмый синең карларың.Күкрәгемдә һаман ялкын калды,Син китергән карлар калмады.Мин каерылып карыйм көнчыгышына,Баса алмыйм күңел газабын.Җил, сизмисең,           минем уйлар сагынаФәйрүзәсе булган Казанны.Якын идем,           поезд еракларгаАлып китте мине каныгып,Нигә инде мине аерды ул,Нигә инде аны калдырды?Инде менә күңлем чәшкәләренТутыра алмый хәзер саргая,Көләч, матур Фәйрүзәсе булганШул Казанны өзелеп сагынам.1933

«Бүген таңда ап-ак карлар яуды …»

Бүген таңда ап-ак карлар яуды,Ә кич белән бар да эреде.Мин көрсендем,Минем сөенечем дәШулай эрер кебек күренде.Иртән кояш иде,Ә кич беләнКүк төренде ямьсез болытка.Синең сөю әгәр шулай булса,Мин үләрмен, җаным, хурлыктан.Карлар язгы урам уртасыннанҖырлый-җырлый агып китәләр…Бу сөешү шулай агып бетсә,Күңелем,Безгә ни хәл итәргә?Бик еракта минем кояшым бар,Томан каплап тора араны,Өзелеп сагынамМатур кояшымныңТоманнарны ертып каравын.Мин нишләрмен,Шушы кояшым даБер көн килеп мине алдаса?Болытлары качкан кояш төслеХыялымнан эз дә калмаса?1933

«Еллар, еллар …»

Еллар, еллар…Сезнең һәркайсыгызСыйпап үтте минем битемне.Чәчләремне күмеп ташлар өчен,Ефәк кебек карлар китерде.Сезнең эзләр буй-буй сызылып калган,Җыерчыклар тулы маңгаем.Шул эзләрдән аксын дидегезмеЯшьлегемнең алсу таңнарын.Үпкәләмим сезгә!Мин яшьлекнеИң күрекле чорда кабызып,Иң бәхетле илне төзегәндәгеКайнар тирем итеп агыздым.Безнең илдә тиңсез хезмәт беләнСоциализм йорты төзелә.Минем гомрем кирәк бер таш булыпКереп ятты шул йорт нигезенә.14 гыйнвар, 1934

Су буенда

Яр читендә,          Агымсуда,Кызылармеец          Атын юа.Ялын тарый,          Сыртын уаҺәм басмага          Карап куя.Басма өстендә          Колхозчы кызҖитеннәргә          Су эчерә.Һәм сиздерми —          Нитми генәЯр читенә          Күз төшерә.Елга ага          Бөдрәләнеп,Кызның алтын          Чәче кебек.Кыз керфеген          Түбән сузып,Битен каплап,          Сорау бирә:– Матур егет,          Әйтче миңа,Кызылармеец          Кемне сөя?Егет аның          Янына килеп,Чәчен сөеп,          Җавап бирә:– Кызылармеец           Синең кебекЭшчән, батыр          Кызны сөя.Февраль, 1935

«Дим буена кайтсаң …»

Зәйтүнәгә

Дим буена кайтсаң,                    мин тирбәнгәнЗифа тирәкләрне күрерсең,Мин аунаган яшел чирәмнәрдәАл чәчәкләр өзеп йөрерсең.Дим буена кайтсаң,                    яшем тамганЯшел камышларны өзәрсең.Камыш төсле зифа гәүдәң беләнДим дулкынын ярып йөзәрсең.Мин кайталмам инде Дим буена,Кайталмаган төсле яшьлегем.Яшьлегемнең иң саф тойгыларынМин Дим ярларына яшердем.Анда минем кайнар йөрәгемәДәртле сөю уты кабынды.Мин беренче кат сине шунда күрдем,Күңлем белән сиңа табындым.Димнең серле яры,                     дулкыннарыМинем сердәшләрем булдылар.Алар минем бөтен моң-зарымны,Уйларымны бүлешеп тордылар.Мин күңлемнең энҗе-мәрҗән төслеИң кыйммәтле яшьлек серләрен —Беркемгә дә түгел,                    бары Димгә,Аның ярларына сөйләдем.Ул аңлады мине, дулкын чәчеп,Күбекләнеп ярга сикерде.Йөрәгемдә ярсып дулкынланганМинем тойгыларым шикелле.Ул тирбәтте мине дулкынында,Ул күңелне назлап ярсытты.Хыял белән торып, сиздермичәАлып калды минем яшьлекне.Хәзер менә сагынам зәңгәр Димне,Аның уйчан серле агышын.Димдә минем назлы мәхәббәтем,Димдә минем яшьлек сагышым!Хуш, Дим кызы!.. Минем сөюемнеСаклап мәңге йөрәк түреңдә,Дим шикелле ак син тыныч кына,Кайгы күрми гомер-гомергә.Ә мин шулай Дим һәм син тудырганХыял белән ялгыз юаныпКөн итәрмен… серле истәлекләрТоманына күмелеп, югалып.Дим буена кайтсаң…                     икәү бергәЙөргән юлдан җырлап үтсәнә!..Бик күңелле булыр, төсем итеп,Дим чәчәген өзеп үпсәнә!..1935

Кышкы шигырь

Кар —          әйтерсең ап-ак кәгазь,Теләсәң – шигырь,           теләсәң җыр яз.Нур каләмен кулына тотыпЧыгып баскан шагыйрь – кояш.Кыш иртәнге җиле беләнКарны өерә җиңел генә.Нурга төренеп, карлар оча,Бу ичмасам шигырь менә!..Аны зәңгәр урман укый,Бөдрә карлы кырлар укый.Чыршы кызы җырлап утыра,Ә, күрәсең, ул да укый.Яшел бәрхет күлмәк кигән,Итәкләре җиргә тигән.Беләм, беләм,                    Кояш менәШушы Чыршы кызын сөя.Яшел фуфайкасын киеп,Чаңгы өстендә                    җырлап, биеп,Битләреннән нур балкытып,Минем сөйгән кыз да чыкты.Ул тауларга менеп басар,Ефәк карда чигеш ясар,Яшьлек дәрте балкый анда,Менә шигырь бу ичмасам!..Кояш!          Нинди тормыш бездә!!Бәхетле без икебез дә:Данлыклы, шат илнең җырынҖырлау насыйп бүген безгә!Февраль, 1935

«Ал чәчәккә кунган бал корты күк …»

Ә-гә

Ал чәчәккә кунган бал корты күк,Синең кочагыңа атылдым.Бу мәхәббәт нинди көчле әйбер,Бу йөрәкләр нинди ялкынлы!..Без бәхетле идек…          Безнең күңелСөю балын эчеп исерде.Ал иреннәр аша мин күчердемСиңа кайнар яшьлек хисемне…Шат йөрәкләр бергә ярсып типте,Ике күңел бергә кушылды.Мин яшьлегем итеп тойдым сине,Бу, ахрысы, шуның өчендер.Сөю катыш көләч караш беләнКерфек аша миңа карадың.Син төзәттең үксез йөрәгемдәЕллар буе килгән яраны.Күкрәгеңә кыстың, күзләремне,Битләремне үптең үз итеп.Бу минутта илдә иң бәхетле,Иң кайгысыз кеше без идек.Аерса да тормыш безне, иркәм,Чик куйса да безнең бәхеткә,Бу төн калыр мәңге йөрәкләрдәҺәйкәл булып кайнар яшьлеккә!..Мин онталмам, мәңге онталмам минСинең күкрәгеңнең җылысын,Беркем бирә алмаган иркәләүнеӘллә ничек кенә бирдең син.Син төшендең яшьлек дәрте белән,Чын ышану белән януны —Шуңар күрә синең карашларыңБар нәрсәдән миңа ягымлы.1935

Яз җыры

Ашкынулы йөрәк җырын җырлап,Гөрләвекләр акты урамда.Сагыну моңын сузып, күк юлыннанСайрар кошлар кайтты урманга.Зифа каен яшел яфрак ярды,Яфраклары шаулый җил белән.Ул каршылый язны күтәренкеҺәм шатлыклы яңа җыр белән.Күкне иңләп күксел болыт килде,Аккорд бирде яшен һавада.Арфа төсле яңгыр тамчыларыСузылдылар кырга, далага.Концерт бирә дәртле, шатлыклы яз,Аны тыңлый бөдрә тирәкләр.Гөлчәчәкләр, җирдән баш калкытып,Һәм яз төсле ярсу йөрәкләр.Гыйнвар, 1936

Күке

Калын урмандаГел кичкә каршыИштелә моңлыБер кошның тавышы:           – Кәккүк, кәккүк,          Кәккүк, кәккүк!Ул салмак кынаКабатлый шуны,Шул аның җыры,Шул аның моңы:           – Кәккүк, кәккүк,           Кәккүк, кәккүк!Ул ялгыз яши,Чыгармый бала,Менә шунлыктанЯмансу аңа!           – Кәккүк, кәккүк,           Кәккүк, кәккүк!1 март, 1936

Әтәч

Таң ата бугай,Әтәч кычкыра:           – Кикрикүк,          Кикрикүк!Йә сузып кына,Йә бик еш кына:          – Кикрикүк,          Кикрикүк!Аңа кушылаБашка әтәчләр:          – Кикрикүк,          Кикрикүк!Картлар артыннанШаулаша яшьләр:           – Кикрикүк,           Кикрикүк!Без дә уяндыкӘтәч тавышына:           – Кикрикүк,           Кикрикүк!Бакчага килдек,Ашыга-ашыга:           – Кикрикүк,           Кикрикүк!3 март, 1936

Маэмай

Минем бар бер маэмаем,Кара борын Акбаем.Күп йөгерә, күп өрә,Күп ишетә, күп күрә.Хәзер аңа мин сугышҺөнәрләрен өйрәтәм.Чаптырам да сикертәм,Көн дә шулай йөдәтәм.Ул окоптан окопкаХат ташырга өйрәнсен!Командирын дошманнанЯклашырга өйрәнсен!Яралыга су илтсен,Һәрнәрсәгә өлгерсен.Нәрсә генә сизсә дә,Командирга белдерсен.Менә шуның барсын даМин өйрәтәм Акбайга.Акбай әзер һәрвакытТуган илен сакларга!5 март, 1936

Батыр егет турында җыр

(Акбүз ат)

Батыр егет китте акбүз аттаТуздырырга дошман сафларын.Акбүз аты кайтты ялгыз гына,Батыр егет үзе кайтмады.Дошман уты аның гомрен кискән,Ал кан белән юган яңагын.Соңгы сүзе итеп, үлгән чакта,Ул тапшырды безгә байрагын.Кызыл байрак аның кабрен бизиҖиңеп чыккан хезмәт илендә.Батыр егет! Данлы исмең синеңМәңге калыр безнең күңелдә.Март, 1936
На страницу:
1 из 2