Полная версия
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
Менә бу да чын утрау түгел, теге хаҗиларга очраган кебек, балык сыртына ясалган утрау гына булган икән. Балыкчылар, җирне чокып, ут яккач, балыкның аркасына эссе ялкын үтә дә, шуның тәэсире белән урыныннан кузгалып китә.
Ләкин мондый вакыйгалар күп була килгән.
Дәхи берзаман шулай хаҗилар, иртә намазын укып, тышка чыксалар, корабның тукталганын күреп, моның сәбәбен сораша башлыйлар. Капитан җавап урынына кыйбла якка кулы белән күрсәтә. Карыйлар. Башта тау-тау булып дулкыннар күренә. Тагы ныклабрак күз салсалар, ниндидер бер нәрсәнең, диңгезне икегә ярып, як-ягында дөнья кадәрле дулкыннар ясап, кояш чыгышы ягына таба йөзеп барганын күрәләр. Бу мәхлук боларның барачак юлларын кискәнгә, кораб тукталырга мәҗбүр булган икән.
Кораб җиде көн урыныннан кузгалмаган, чөнки боларның юлы аша диңгезне ярып йөзеп барган балык шулчаклы зур булган ки, аның мәгълүм бер ноктадан үтеп китүе өчен җиде тәүлек вакыт кирәк булган.
Моңа капитан да хәйранга калган, ди. Мин, дип әйтә, ди, бер җирдән өч-дүрт көн үткән озын балыкларга берничә очраган идем, әмма җиде көнлекне беренче күрәм, дип әйтә, ди.
Бабайның атасы Габдулла хаҗиның үлүе тагы да фаҗигалерәк рәвештә була.
Бу хакта халык арасында төрле хәбәрләр тарала. Берәүләр аны хаҗдан кайтып килгәндә, теге ком гарәпләре акчасы өчен үтергәннәр дип, икенчеләре кәгъбәгә тәваф кылып[61] та, пәйгамбәребезнең зиратына бармаганлыгы сәбәбеннән кулы-аягы тартышкан, шуннан вафат булган, диләр икән.
Нурый бабай, боларның һәммәсе ялган, ди. Аңа мәрхүм хаҗиның сабакташының улы Кәрим ишан бу хакта иң дөресен сөйләгән.
Ком гарәбе хикәясе дә, гөнаһ шомлык тиюе дә дөрес түгел, аңа, ди, Юныс пәйгамбәр кыйсмәте[62] насыйп булган, ди.
Габдулла хаҗи үзе кебек бик күп хаҗилар белән ватаннарына кайтып киләләр икән, олы дәрья[63] уртасында караңгы бер төндә кораб кинәт туктый. Капитаннар да, юлчылар да башта аптырап калалар. Бөтен корабны куркыну ала.
Арада елау, аһ-зар, нәзерләр, тәүбәләр башлана.
Хаҗиларның күбесе, башкаларга да ишеттереп, үзләренең кылган гөнаһларын сөйләп-сөйләп тәүбәгә тотыналар.
Түбәнгә төшеп карап менгәч, капитанның йөзе агара, куллары калтырый башлый, эчендәгесен яшерергә теләсә дә булдыра алмый, әйтә:
– Корабны балык тотты, бу фаҗига диңгездә еш булгалый. Ул бездән корбан сорый. Ахрысы, арабызда әҗәле җиткән кеше бардыр, шуны бирмәсәк, барчабыз һәлак булабыз, – ди.
Бу сүз белән бөтен кораб катып кала, хаҗилар акылдан шашалар, йөзләренә үлем дәһшәте чыга. Күзләре карашларындагы нәрсәләрне күрмәс дәрәҗәгә җитә.
Аһ-зар, фөрьяд[64] куба, тәүбәләр, догалар, авыр ыңгырашулы күз яше бөтен корабны каплый.
Ләкин балыктан рәхим әсәре күренми.
Бер кеше өчен һәммәсе корбан булуны теләмиләр, гадәт буенча, шобага салалар. Кем өскә чыкса, шул балыкның насыйбы булачак.
Дәһшәт элеккедән мең мәртәбә арта. Хаҗиларның күбесе, ни булганын, ни эшләгәннәрен белмәстән, шобага тота башлый.
Үлем һәммәсенең күзендә: куллары калтырый, җепкә тотынган кулларын ала алмый торалар.
– Йа Ходай, ни була?
Гүя уртага үлем килеп утырды да, ул, куркыныч күзләрен йөртеп, үзенең корбанын сайлый.
Кемне алачак, кем, үзенең хәятын биреп, башкаларны коткарачак!
Маңгайга язылганны җую мөмкинме?
Шобага Габдулла хаҗига чыга. Ул каршы бер сүз әйтә алмый, агарынып җиргә чүгә, сүзсез, хәрәкәтсез буйсына, чөнки тәкъдир шулай, язмышы шул!
Бөтен корабта бер секундка җиңеллек сизелә. Һәркем, газраилдән бу нәүбәткә үзенең котылганын хис итеп, иркен бер сулыш ала.
Ләкин бу озакка бармый, үзләре белән бер кәгъбәдә, изге урыннарда булган бер иптәшләренең, туган илен, газиз балаларын күрергә шатлык белән, тирән бер бәхет белән кайтып барган вакытта, мондый фаҗигале рәвештә дөньядан кичүен һичбер төрле акылларына сыйдыра алмыйлар.
Бер карт хаҗи вәгазьли башлый. Бәхетле икән, шәрәфле үлем насыйп булды, ул шәһитләр җөмләсенә керде, ахирәттә нурлы йөз белән кубарылачак, пәйгамбәрләр, әүлияләр белән бер сафта урын алачак, ди. Юныс пәйгамбәрнең дә шундый ук рәвештә балык карынына ташланганын сөйли.
Ләкин Габдулла хаҗи боларны ишетми дә, аңламый да. Ул теленнән, һушыннан яза.
Аны кәфенлиләр дә тере көенчә суга төшереп җибәрәләр.
Үлем үзенең корбанын ала.
Кораб урыныннан кузгала.
Без һаман барабыз.
Көн кичегә, һава бозыла, бераз җил дә кузгала. Күк йөзендә арлы-бирле йөргән болытлар да күренә.
Ничек тә күңелсез, ямьсез бер вакытның якынайганы хис ителә.
Бабайның хикәяләре дә туйдырды.
Нидәндер бераз арыткан да иде. Нурый карттан аерылып, үз урыныма килеп яттым.
Көймәнең акрын җил белән йомшак кына, рәхәт кенә тирбәтеп баруы тәнне баса, күзгә йокы китерә иде.
Күктәге болытларның бертуктаусыз агуларын карап, чалкан яткан көенчә йоклап киткәнмен.
8Ахрысы, яхшы ук арылгандыр, йокым гадәттәгедән озак һәм тыныч булды.
Тик юлчыларның шатлыклы тавышы гына уятты.
Тордым.
Мин, ахры, диңгезгә гашыйк булганмындыр.
Аның матур аяз көннәре, таң, шәфәкъ вакытлары яки кичәге кебек караңгы, куркыныч, яшенле төннәре – һәммәсе миндә аерым бер ашкыну, аерым бер дәрт уята, һәммәсендә дә аерым бер мәгънә, аерым бер мәсгудият табам, ләззәт алам.
Күтәрелеп, диңгезгә бер каравым белән, күңелем ачылып, җаным канатланып ук китте.
Йа Ходай! Һава ни дәрәҗәдә саф, бөтен тирә-якта ничаклы матурлык!
Җил туктаган, кичәге болытлар таралып беткән. Күк әллә кая югарыга, гаршегә таба күтәрелгән. Диңгез өсте тын, ул, шома көзге кебек, әллә кайдан-кая ялтырап ята. Ерактарак ак төстә бик сыек кына томан күтәрелә.
Шәфәкъ ягы кызгылт-сары төсе белән яна.
Бөтен табигатьтә ниндидер тирән бер моң, эчке бер гыйшык хиссияте!
Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.
Диңгез яңа төс, яңа матурлык ала, яңа зиннәт белән көнне каршылый.
Көймәбез безгә күренмәгән бер аскы куәт белән акрын гына тирбәлә дә тагы тынычлана. Тагы шул моң матур су өстеннән һич тә чайкалмый йөзеп китә.
Без һаман барабыз…
Кояш батышы ягында су төбеннән таулар калкып чыга. Алар ерак түгел кебек, үзләре һаман үсә, калыная, күккә таба менә баралар.
Без ике-өч сәгать барабыз… Барган саен, таулар безгә якыная бара. Тауның яныннан зур урманнар, биек манаралар, ялтырап торган гыйбадәтханәләр үсеп чыга.
Көймә бөтенләй җанлана. Шундый куркынычлардан соң исән-сау туфракка якынлашу бәхете һәммәнең йөзенә, күзенә шатлык тудыра.
Марҗалар, бигрәк тә минем картым, шатлыктан ни эшләргә белмиләр. Кайта-кайта шөкрана кылып, ашыгыч рәвештә нәрсәләрен җыялар, туфракка чыгарга әзерләнәләр.
Ләкин языклы колга – миңа алай түгел.
Шатлануларын аңламыйм, үземдә аны хис итмим. Ярга якынлашып, андагы поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод морҗаларын күрү белән, җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнүле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар.
Җанның рәхәте, күңелнең мәсгудияте шул минутта киселеп алынган кебек була.
Ләкин башка чара юк.
Көймә ярга туктый. Юлчылар, үлемнең мөдһиш[65] тырнагыннан бер могҗиза белән котыла алган корбаннар кебек, туфракка сикерә.
Мин дә әйберләремне теләр-теләмәс кенә алам да, авыр, салмак адымнар белән атлап, ярга чыгам.
Уты сүнгән җәһәннәм
(Хикәя)
1…Төн. Сәгать ике. Мин зур караңгы өйнең аулак бүлмәсендә ялгызым утырам. Баярак лампа яна иде. Хыялның чәчәкләнүенә манигъ[66] булганга, аны сүндердем. Бүлмәмнең карт агачлар белән тулган зур бакчага караган бердәнбер тәрәзәсе бар. Мин, шуның яңагына артым белән терәлеп, күзләремне тышның куе һәм шомлы караңгылыгына юнәлдергәнем хәлдә, төннең тынлыгына күмелеп тик кенә утырам. Берничә сәгать үтә. Өйдә һичбер тавыш-тын юк. Мин һаман шул урында, шул хәлдә ялгызмын, тик хыялым гына каршымда.
Баярак күк күкри, куәтле яшен яшьни, каты җил дә исеп куя, ара-тирә калын, катлаулы болыт артыннан тулган ай карап, бөтен дөньяга матур гына бер елмая да тагын югала иде. Инде бары да тынды. Ай да яңадан күренмәслек булып катлаулы болыт артына ышыкланды. Дөнья тагын да тирән, куе караңгылык эченә күмелде. Күк йөзе тәмам капланып, яңгыр коярга тотына. Ул башта чиләктән актарылгандай кызу яуса да, бераздан әкренәйде, ул инде вак, тигез һәм туктаусыз. Үзе һәр җирдә дә шулай булыр. Хәзер дөньяның һәрьягында шундый вак һәм тигез булып яңгыр явадыр кебек тоела.
Хатыным күптән йоклый. Ул миңа берничә тапкыр:
– Садыйк, сиңа ни булды, ят инде! – дип караса да, мин аны тыңламадым.
Ул мине көтә-көтә аптырагач:
– Җә инде, Садыйк! Иртәгә иртә үк базарга барасың бар ич! – дип, тагы бер кыстап карады, ләкин мин һаман утыра бирәм.
Йокы каядыр качкан. Шул тигез, вак һәм туктаусыз коелган яңгырны озак, бик озак тыңлыйсым килә. Йөрәгемне кайнаткан, җанымны дулкынлаткан бүгенге вакыйга уңае белән очсыз-кырыйсыз хыялга ихтыярсыз тартылып барам.
Мин, гомумән, төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Аның сак кына, тын һәм акрын гына коюы мине дә башка вакытларда белми торган акрын шатлыкларгамы, тын гына кайгыгамы, белмим, нәрсәгә алып китә. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Шуның тәэсирендә бай вә киң бер хыялга чумып, барын да онытам. Хәятның көндезге аек һәм шау-шулы чагында сизелмәгән, илтифат ителмәгән нәрсәләр бу вакытта кояш кебек ачык күрелә. Бу вакытның хыялында да аерым бер тәм, бөтенләй башка булган бер ямь була; моны хис кылмаган адәмнәр зур бер сәгадәттән мәхрүмнәрдер дип уйлыйсың, аларны кызганасың…
Бу көн, хосусый бүгенге көн исә рухымны бик тирәннән дулкынландырган башка бер вакыйга да бар. Ахры, шул хыялны гадәттәгедән артык җанландырды, йөрәкне, тынган, йоклаган йөрәкне кузгатты.
2Иртәнчәк хатыным белән тәмләп кенә чәй эчеп утыра идек. Арада кызык бер әңгәмә бара: ул, яшь чагында үзенә гашыйк булып, «саргайдым, үләм» дип йөргән бер җегетнең вакыйгаларын сөйли башлаганга, чәебездә аерым бер тәм булачак иде. Күп булса берәр чынаяк эчкәнбездер, кинәт бер кыңгырау тавышы ишетелде: ул авылның югары ягыннан безгә таба килә иде. Тиз арада безнең турыга җитеп, кемгәдер туктагандай булды, һәм шул минутта ук берничә малай, күзләрен акайтып, безнең өйгә чабып керделәр дә, берсеннән-берсе ашыгып:
– Мулла абзый, мулла абзый! Сезгә зимски нәчәлник килде, – дип акырыштылар.
Без каушый калдык. Минем мулла булганыма ике генә ел, земский белән таныш та түгелмен. Башкача да йомыш юк кебек, ник килер икән?
Өстемә бишмәтне кидем дә «зимски» ны каршы алырга дип чыктым. Яңа тарантаска җигелгән ике яхшы кара атны, әйбәт киемле кучерны, арбага ята төшеп утырган, бөтенләй европача киенгән алтын күзлекле русны күреп, башта эчем жу итеп китте. Ләкин бер секундта эш бөтенләй үзгәрде. Ни күзем белән күрим – көләргә дә, кычкырырга да белмәдем… Земский дип каршыларга чыккан адәмем бөтенләй башка кеше булып, үземнең яшьлек елларымның күбесен бергә уздырган бер танышым булып чыкты.
3Мин мәдрәсәдә чагымда бай балаларына, зур хәзрәтләрнең мәхдүмнәренә хас булган дәресханәдә байларча гына яши идем. Өйдән килгән азыкның, төрле ашамлыкларның иге-чиге булмый иде. Байлыгым шундый шәп булып, дәрәҗә дә зарарсыз булганга, мин, әлбәттә, үзем самовар куеп, пешеренеп йөрмәдем. Минем мондый эшләрне бер ярлы ятим шәкерт үти, ул бичара акча алмый, тик тамак ялына эшли иде.
Бу шәкертнең йөзе күңелсез, өсте-башы һәрвакыт ертык һәм керле булганга, сабакка да чамалы күрелгәнгә, аны бер дә санга сукмыйлар иде. Ул безнең мәдрәсәдә байтак еллар торды, аның иптәшләренең дәрәҗә һәм урыннары югары ашты исә дә, аның урыны мич буеннан күчмәде. Ул үзе дә бик югарылыкны теләми иде бугай. Аны һәммәсе кимсетәләр, яратмыйлар, җәберлиләр, теләгәнчә мыскыллыйлар, исеме белән дәшмичә, башы зурлыктан «Тубал» дип кенә йөртәләр иде.
Бу Тубал тыштан караганда бик гади, бик садә, бераз тилемсәрәк кебек күренсә дә, аның эчендә тышына башка булган бер дөнья бар шикелле тоела, күзендә кайбер вакыт куркыныч галәмәтләр ялтырап китә иде. Һәм нәтиҗәдә шундый бер халәт аңлашылды да.
Ул бер елны үзгәреп китеп, һәрвакыт сагышка батып йөри башлады. Башка вакытларда беркая чыкмый торган Тубал, бу елның рамазаны кергәч, икешәр көн югалып торгалады. Үзе һаман уйлана иде. Шәкертләр, аңардан көлеп:
– Тубалга дәрт тулган бу ел! – диләр иде.
Уразаның егерме җидесендә Кадер кичәсе булды. Бөтен шәкерт тәравихка[67] китте. Тубал исә, «авырыйм» дип, мәдрәсәдә калган.
Ышанырсыңмы? – Кайтсам, Тубалдан җилләр искән, әйберләре дә күренми. Белгән-күргән дә юк. Шул юктан юк. Шулай итеп Тубалыбыз югалды. Яңа малай тапканчы, миңа да үзем өчен самовар куеп йөрергә туры килде.
Үзеннән соң аның хакында төрле хәбәрләр чыгып, кайсылар: «Хаҗилар белән Мәккәгә киткән, имеш», – ди. Кайберәүләр: «Сартларга[68] ияреп, Бохарага качкан, имеш», – дип сөйләнсәләр дә, аныгын белә алмадылар.
Мин үзем тагы малай таптым. Шул көннән аны исемнән чыгарып, инде исемен дә оныткан идем.
Бу көн, земский каршысына дип каушый-каушый чыгып, каршымда теге алтын күзлекле франт адәм эчендә шул Тубалны таныгач шаша калдым. Төшме, дим. Юк, ул өн иде. Дөнья күрмәгән авыл малаеның күзенә земский начальник булып күренерлек рәвештә киенеп, кыңгырау илә миңа килеп төшкән адәм чынлап та шул Тубал, шул кайчандыр тамагы ач, өсте ялангач, миңа тамак ялына самовар куйган малай иде. Кинәт очрауда шашарлык та бар. Ул уйга килмәслек дәрәҗәдә үзгәргән. Зиһендә сакланган сурәт белән хәзер каршыңда торган бу егет арасында мөнәсәбәт табу бик читен. Аңа хәзер Тубал дигән исем ятмый да, аны Тубал дип атау, борын табигый күренсә дә, инде бер дә килми дә, килешми дә, мөнәсәбәтсез дә шикелле. Ул хәзер тышкы ягы белән халыкның «зур түрәсе», ул – европеец, ул – мөкәммәл франт… вәссәлам.
4Аның чын исеме Гыйльман икән, фамилиям – Каһиров, ди. Ул миндә кичкә чаклы торып, кояш баер алдыннан гына китте. Кыш көне шәһәрдә укуда булып, җәйлигә безнең күрше авылдагы бер байның балаларын укытырга килә. Миңа шунда барышлый кергән. Без очрашуыбызга бик шатландык. Ул бигрәк тә. Аның белән күп һәм иркен сөйләштек. Бигрәк ул сөйләде. Минем исем китте дә торды. Шуны кара: ул үзенең әллә нәрсәсе белән мине баса, тыгызландыра, тартындыра шикелле тоелып китә. Адәм үзгәрсә үзгәрә икән, Ходаем! Ул бөтенләй икенче кеше булган – ул ачык, ул мәдәни, ул белемле. Аның башыннан әллә ниләр кичкән. Ул, безнең мәдрәсәдән киткәч, казакъ хаҗиларына ияреп, Мәккәгә барган, аннан, хаҗ кылмыйча ук, кире Истанбулга килеп, мәктәптә берничә ел укыган да, Русиягә кайтып, хак белән мөгаллимлек кылган. Соңра фикере үзгәреп, мөгаллимлектән җыйган акчасы белән русча укырга тотынган. Шуннан бирле һаман укыган, әле дә укый.
Безнең аерылышканга тугызынчы ел. Ул шушы гомердә төрле дәверләр кичереп, урта мәктәпләрдәге хәтле укып та өлгергән. Мәктәп програмыннан тыш та бик күп нәрсә күргән. Ни турында гына сүз чыкмасын, мине күмә дә ташлый. Мин күп урында аның сүзен аңлап җитә алмый интегәм. Мин үземнең бернәрсә дә белмәүне, минем һәр сүзем коры «авыз фәлсәфәсе» генә идекен бүген, Каһиров белән сөйләшкәннән соң, ачык белдем. Моның өстенә ул хәзер һавадагы кош дәрәҗәсендә ирекле, дүрт ягы кыйбла, кая китсә дә, ни кылса да, иреге бар. Укуы, белүе һәм азатлыгы гына тагы бер хәл: ул алдагы көннәренә бөтенләй икенче төрле карый. Ул: «Әле мин хәятны башламаганмын, мин әле аңа әзерләнәм генә, чын хәят алда булачак», – ди. Ул ерак, югары һәм алга омтыла. Ул, күзен күккә, гарешкә терәп, хәяттан алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара.
Ничек тә истикъбален[69], үткәне белән хәзергесен дә алда һәм гали күрә, шуны өмид итә, һәм хакы да бар.
5Адәмнәр табигатьләре, куәтләре буенча берничәгә бүленәләр: бертөрлесе үзенең тимер кулы, куәтле ирадәсе[70] белән әхвальне үзе теләгән якка бора – болар хәятның чыннан иясе, идарә кылучысы булалар. Икенче бүлеге исә идарә куәтләре аз булган адәмнәр булып, алар әхвальнең агымына буйсынырга мәҗбүрләр, алар хәятның үз язмышларына хаким түгел, бәлки аның колы була. Мин икенче бүлектәнмен, ахрысы. Шундый бер мәсьәлә хаккында сүз чыкканда, миңа бер иптәшем: «Син тышкы тәэссоратка һәрвакыт җиңеләсең, син гакыл белән, ноткың белән[71] түгел, миең белән эш кыласың. Син – әхваль һәм хиссият колы, син әхваль агымына ятмый кала алмыйсың!» – дигән иде. Бу вакытта мин, бу сүзгә каршы барып, сүздә аны рәд кылган[72], янымдагы ишекнең тоткасыннан тотып: «Син яңлышасың, син минем тимер ирадәле икәнемне белмисең, тоткасыннан тоткан менә шул ишекне теләгән якка борып йөртә алган шикелле, тормыш агымнарын үзем теләгән якка шулай бора алам», – дигән идем. Һәм шул игътикадта[73] идем. Бүген исә ялгышканымны ачык белдем, үземнең «әхваль агымына кол» идекемне бүген сиздем. Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.
Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп[74], йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч[75], адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый[76] бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен[77]: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә[78] кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.
Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү[79] авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп[80], иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.
Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия[81] ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.
Менә мин хыялым белән шундый идем; минем күзләрем тугры гарешкә карый, минем күңелем үземчә мөкаддәс[82] дип, гали дип таныган идеалыма гына табына, шуңа гына сәҗдә кыла иде. Ләкин мин йомшак һәм куәтсез кеше икәнмен. Минем хакта теге иптәшемнең сүзләре бар да тугры булган. Мин тормышны, әхвальне үзем теләгән якка борырлык куәтем бар дип уйласам да, вакыйгдә әхвальнең агымына кол икәнмен. Тормыш тәэсир иткән дә, минем фикерем ачылып, теге «мөкаддәс идеал» га табынырлык бер мәртәбәгә килгән. Икенче яктан дулкын чыккан, әхваль алышынган, шуның белән бергә мин дә агымга каршы бара алмаганмын, җиңелгәнмен. Тоткасыннан тотып, ишекне уңга да, сулга да борган кебек, үзем теләгән якка борырга уйлаган хәят куәтле дулкыны илә элеп алган да, диңгезгә ташланган бер йомычка рәвешендә уйнатып йөртеп, ниһаять, караңгы бер авылга, томан эченә китереп ташлаган, шунда мулла ясаган. Мин хәзер читек кунычы кайтарылган бер мулла: җеназа укыйм, фидия алам, бәлеш ашыйм. Барлыгы шул: менә теге идеалдан, теге хыялдан шул көнге хәлгә төшкәнмен. Теге вакытта моны уйлау түгел, зиһенемә дә китерми идем. Хәятта һәрнәрсә акрын бара, сизелмәстән килә, мин дә шулай булдым. Минем теге юлдан чыгуым, авышуым бар да табигый, бар да сәбәбе белән булды. Ни булса булган, кителгән, бетелгән. Мин моны үзем тоймый, ачык иттереп уйлый алмый идем. Бүген Каһиров килеп, аның нәкъ шул мин уйлаган юлда, шул йолдызга таба баруын, миннән күп түбән җирдән күтәрелеп, һаман егылмавын күргәч кенә, бөтен дәһшәте белән ул хыяллар уянып, җанланып чыктылар. Аның армый-талмый шул идеалга омтылуын күрү миңа ачык күрсәтте ки: мин хәят юлында бик зур ялгышлыклар эшләгәнмен яки миндә куәт булмаган. Ни дә булса булган, мин күктән, гарештән егылып, әллә кая төпкә, аска, коточкыч түбәнгә киткәнмен. Бу, бәлки, ят яки яңлыш тоелыр. Ни булса булсын, ләкин мин хәзерге минутта шуны хис кылам. Үзенә бу хәл вакыйг булмаган адәмнәр моны табигый түгел диярләр. Бәлки шулайдыр, көннең шау-шулы, аек чагымда, бәлки, үземә дә башкачарак тоелыр: ләкин тын, караңгы төндә бу бөтен дәһшәте белән каршы килеп баса да, рухны ни дип тә тәгъбир итеп булмый торган бер изтираб каплый, йөрәкне тын, ләкин гаять көчле бер әрнү баса. Хәят мәңгелеккә җимерелгән, алдагы көнең хәзергедән дә күп түбән, күп караңгы булыр шикелле тоела, шул тойгы йөрәгеңне яра.
6Салмак кына, тигез һәм әкрен генә шыбырдап торган яңгырны тыңлый торгач, мин бик әз генә шагыйрь дә, бик әз генә фәйләсуф та булып китәм бугай. Шул изтираблар, әрнүләр эчендә күңелгә илһами бер уй килә. Уйлыйм: ничек, дим, табигатькә хозур. Бүген көн буена аяз булды. Күк йөзе киң һәм ачык булып, кояш туры, сөеп карый иде, дөнья рәхәтләнде, көлде.
Бу табигатьтә уртак бәхет иде, ләкин бу бәхет озакка бармады, кичкә таба бо- лыт чыкты. Дөньяны яшен-гөрелте, ут, куркыныч караңгылык каплады. Яңгыр башлады, әле һаман да коя. Менә тагы иртәгә, өченче көнгә, һич булмаса, бер атнадан, бер айдан соң тагы аязыр, тагы ачылыр, тагы якты, шат көн туар. Килә ачы җилле, салкын яңгырлы көз көннәре… Аннан соң каты, рәхимсез кыш килеп, хәят нурын сүндерә, дөньяны карга күмә, салкыны белән йөрәкләргә үтә. Бу вакыт адәмнәр, дөньяга, табигатькә ләгънәт укып, җаннарын кая куярга белмиләр. Ләкин бу хәл мәңге булмый. Озакламый тагы яз килә, тагы матурлык, яктылык туып, кояш иркәләп карый башлый. Тагы сулар ага, кырлар яшәрә, тагы сандугач сайрый. Дөнья тагы шатлана, мәсгуд була. Шулай итеп табигатьтә ямь белән тәм алышынып тора; алар, дөрес, бетәләр, ләкин мәңгегә түгел, вакытлы гына бетәләр, тагы килеп, үзләрен ныграк хис кылдыру өчен генә бетәләр. Ә бездә, адәмнәрнең хәятында, алай түгел. Безнең хәятыбызда «яз» кыска – ул ялтыраган яшен кебек кенә килеп кичә торган мәхәббәтле яшьлек дәвереннән гыйбарәт. Ул үтә дә куркыныч кара төн булган усал кыш килә. Ләкин ул табигатьтәге кебек вакытлы түгел, ул мәңге, ул кабергәчә. Хәятыбызның кояшы бер баеса, янәдән чыкмый, аннан соң син авыр, тәмсез караңгылыкта яшәргә каласың. Менә бервакыт минем көннәрем аяз, күгемнең нәкъ уртасында торып, кояш көлә, сандугач сайрый, һәр эш күңелчә булып, сәгадәтнең иге-чиге булмый, шул дәрәҗә ки, дөньяга китергән Тәңреңә сәҗдәдән торасың килми иде…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Примечания
1
Шәҗәрә агачы түбәндәге китаптан алынды: Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых / авт. – сост. М. Х. Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С. 293.
2
Күтерлек – сазламык.
3
Мәмерҗә – тау тишеге.
4
Сәгадәт – бәхет.
5
Вакыйган – чыннан да.
6
Хәят – тормыш.
7
Хадисә – яңалык.
8
Газәмәтле – бөек.
9
Мөтәәссир – тәэсирләндем.
10
Табигъ – буйсынулы.
11