Полная версия
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
Хыялларым тирән, аның тудырган уйлары авыр һәм борчулы.
Уйлыйм да, исем китә. Мин яшь чагымда «Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза» дигән җырны бик ярата, ирексез үк шуны авызымнан салмый йөри идем. Шул җырның чын мәгънәсе менә хәзер беленде. Вакыйган[5], кигән кием ничек тузса, яшь гомер дә шулай уза икән. Моны хәзер ачык сизәм.
Гомеремнең җанлы, өметле дәвере кичкән. Хәяттан[6] ала алган нәрсә вә нигъмәтләр алынып, инде артык эш көтәргә җай калмаган. Инде тормыштан яңа байлык, яңа куәт алырга түгел, моңарчы алганнарны бирә башларга, әкренләп тузарга, сүтелергә вакыт килгән. Маңгайда эре-эре җыерчыклар бар. Күздә яшь заманга хас булган ялкын вә куәттән әсәр дә калмаган. Сакалга чал кереп, буемның төзлеге дә югала башлаган, диләр.
Йөрәкнең ашкынуына һәм үземдәге куәт, дәрт вә гайрәткә чыдый алмый, бөтен дөньяны мәсхәрә итәргә йөргән чакларымда алынган рәсемнәрем күз алдымда тора. Аларга карасаң, шашып каласың: «Шулай ук тиз үттемени бу гомер?» – дисең. Чөнки ул рәсемдәге «Риза бәк» дип йөртелгән гаярь егет белән хәзерге Риза арасында бер агачның май ахырында бөтен тирә-ягына ямь вә хәят биреп утырган чагы белән көз көне актык яфракларын коярга әзерләнгән заманы арасындагы чикле үк аерма бар.
Ачык тоямын ки: мин хәзер хәяттан вә андагы хадисәләрдән[7] сизенә алу заманының соң елларындамын. Гомернең җилле-давыллы һәм туктаусыз дулкынлы чагы үтеп, акрын, гел бертөсле һәм тынычлык сөяр дәвере кереп килә.
Батып, югалып барган кояш, миңа бу хәлне ачык хис кылдырып, ерак һәм тирән уйга алып китә.
Менә бакча. Менә бер ягы сары алтын төсенә манылган зур күл. Әнә шул зур күлнең аргы ягына батып барган газәмәтле[8] кояш. Бөтен табигать тын. Бу тынлыкта, бер яктан, рәхәт вә серле төнне каршыларга әзерлек сизелсә дә, икенче яктан, олуг кояшның батып баруыннан тәэсир иткәнлек тә тоела.
Мин дә мөтәәссирмен[9], ләкин минем тәэсирем икенче яктан. Мин хәятымны шул кояшка охшатам. Менә, дим, ничек: иртән, төннең караңгылыгын ярып, кояш чыга. Җир вә анда булган һәммә нәрсә үзенең хәятын аннан ала. Җирдәге һәммә алмашынулар – һәрбер табигый эшләр тик аның тәэсиренә генә табигъ[10]. Ул башта түбән, ерак һәм аз куәтле булып, җылысы, тәэсире дә уртарак була. Ләкин ул хәлдә калмый: ул акрын, әмма туктаусыз рәвештә ерак вә югары күккә карап юл тота – ниһаясез фәзаның[11] иң гали[12] ноктасына, төшлеккә туры текәп, мөтәкәббиранә[13] бара башлый. Үткән һәрбер минут аның урынын югарылата, куәт вә матурлыгын арттыра бара. Ниһаять, ул үзенең күз теккән ноктасына барып ирешә дә, аннан мөтәкәббиранә бер сыйфат белән дөньяга карап, бөтен табигатьне утына, яктысына күмә – яндыра, көйдерә һәм нурландыра. Бу вакыт һәркем, һәрнәрсә бер генә минутка да аны хәтереннән чыгара алмый, аның үзеннән башка һичкемне танымаслык куәт вә кәмале[14] һәркемнән тәсдикъ иттерелә[15].
Ләкин бу хәл мәңге түгел. Ул, ул олуг кояш, ирексез вә теләмәстән түбәнгә таба йөз тота. Ниһаясез югары урыныннан күчеп, куәтен киметә башлый. Үткән һәрбер минут аның бу түбәнәюендә аерым бер хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, аның урыны түбәнәя, куәт вә мәгънәсе азая-азая, бетәргә таба бара. Аның төшлегендә куәт вә кибер[16] зур, чыгыш вә батышында матурлык, ләтафәт[17] ниһаясез, ләкин бу матурлык, бу ләтафәтне тәкъдир итүчеләр аз. Шунлыктан аны бата, югала, диләр, һәм ул шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять, бөтенләй югала – юк була, бетә…
Минем хәятым да, дим, шулай. Мин үзем дә, дим, шулай булдым. Дөньяга аяк баскан көнемнән башлап, акрын, ләкин туктаусыз рәвештә алга һәм югары атлый башладым. Үткән һәрбер минут мине күтәрә, куәтемне, урынымны югары ашыра бара иде. Ниһаять, табигатем булдыра алган кәмаләтнең чигенә, иң югары ноктасына – егетлегемнең соң көненә ирештем дә шуннан үзем ачык сизмичә үк түбән китә, хәяттан еллар буенча алган нәрсәләремне акрынлап бирә, сүтелә башладым. Тау ба- шыннан йомшак ком белән бергә акрын гына ишелеп барган малай кебек, мин дә сизелмәслек, ләкин туктаусыз рәвештә түбәнгә – үлемгә таба агып барам. Әкрен генә бетеренәм, сүтеләм. Узган һәрбер минут мине түбәнгәрәк тарта, аскарак баса. Моңарчы белмәмешкә салынырга тырышсам да, инде булдыра алмыйм, әйтәм: хәзер минем хәятымның кәмаль вә куәте соң ноктасына ирешеп, гомернең кыйммәтле дәвереннән авыша башлаган, төшлегемнән түбәнгә, кара төн эченә таба баерга юл тоткан чагым.
Үтәр еллар. Мин дә, хәят күгеннән югалып, үлемнең караңгы кичәсе артына ба- тармын, югалырмын. Ләкин нинди зур аерма: мин үлем артына мәңгегә, кабаттан хәят күгенә һичбер килмәскә батам. Ә бәхетле кояш алай түгел: ул чыга, күтәрелә, бата, югала, әмма мәңгегә түгел, таңда янә чыкмак, дәхи дә ерак күкнең иң гали ноктасына ирешеп, табигатькә үзенең олуглыгын белдермәк, куәт вә матурлыгы белән адәмне үзеңә табындырмак өчен генә бата. Ул – туктаусыз; бәлки, мәңге дә шулай әйләнер.
Әмма мин, әмма без бетәбез дә мәңге кайтмыйбыз, әбәдия[18] үлемнең шул томаны, шул караңгылыгы эчендә югалып, онытылып калабыз…
Уем, шул җиргә җиткәч, үзенең табигый агымын җуя. Рухымны авыр, тын, ләкин бик фәгъгаль[19] бер изтираб[20] ала. Күз алдыма хәзергедән, үткән вә киләчәктән, буталып, кисәкләнеп, чуалчык күренешләр килә. Мин шулар эчендә хыялымны байтак әварә кылып[21] талдыргач, мием авырып, рухым куәтен азайткач, табигый юл буенча, үткән гомернең төрле күренешләре хыялымда гәүдәләнеп күренә башлый. Анда матурлык та, ямьсезлек тә бар.
Үткән хәятымны ачык күз алдыма китерсәм, ике хәл ярылып ята: берсе – ниһаясе булмаган өмет, икенчесе – шул өметнең бертуктаусыз җимерелә, юкка чыга баруы.
Мин хәзер, яшь йөрәкнең өметкә ни дәрәҗәдә бай булганлыгын күреп, шашып калам.
Бигрәк шунысы гаҗәп: шул өметләр атлаган саен кырыла бара, ләкин бетми; яшь рух беткән һәрбер өмет урынына яңадан-яңа һәм һәрберсе ниһаясез матурлык вә нур белән тулган өметләр тудыра тора. Хәзер ачык беләм: аның иң зур хозуры, пәйгамбәре дә шул булган икән. Шул өметләр һәммәсе җилгә корылган. Шуңа күрә үзләре хәят юлында бик күп ялгышлыклар тудырганнар. Гомернең өстеннән кичеп чыккач, артыңа әйләнеп карасаң, барын аңлыйсың: «Ай… ул гомер кабат кайтса, мин шул төшлегемә яңадан менсәм, нинди итеп яшәр идем!» – дисең. Ләкин үкенүдән ни файда?!
Ул киткән, беткән. Кайгыру йөрәк маеңны гына ашый. Алдыңда үлем тора. Син, табигать канунының куәтенә буйсынып, шуның акрын гына килүен вә, бервакыт килеп җитеп, тын вә караңгы үлемгә алып китүен көтеп торырга мәҗбүрсең.
2Мин – яшьтән үк ямь вә матурлык гашыйкы. Бу – минем бер кимчелегем. Менә әле, уем күз алдыма үлемне китереп бастырганда да, хисем белән үткән гомердә булган күренешләр арасында матурлык эзлим. Аларның каюсы бигрәк ямьле вә каюсы матурлыкка бай булса, хыялым шуңа кадала, шуны зурайта, эшләтә башлый. Үзем дә шуны сагынам.
Ярты ягы сары алтынга манылган зур күлнең артына батып барган кояшка карап уйга чумганым хәлдә, күңелем һәрнәрсәдән элек хәзерге тормышымда ямь вә матурлык азаюына кайгыра. Шул кайгы минем үткән көннәрем эчендә күмелгән матур чакларны, үчеккән кебек, күз алдыма китерә. Үзем дә, шуңа тәмам бирелеп, иске хатирә дәфтәрен актарган адәм кебек, артта калган күренешләрне актара башлыйм!
Шул озын гомердә ахырдан сагынырлык нәрсә эшләнгән? Үткән эшләрдән каюсы артык мәсгудиятле[22] булып күренә? Шул сөальгә җавап булып, хыялымда кичкән хәятның төрле кисәкләре, төрле минутлар килә. Һәммәсе, җанланып, каршыма килеп басалар. Аз-аз шатлыклар, бәхетләр бар. Үземне чын мәсгуд санап, ахырдан үкендергән эшләр дә күп.
Ләкин бер күренешкә һичберсе җитешә алмый. Бу шундый якты, шундый матур һәм мәсгудиятле ки, башка сәгадәтләр гомер күгендә ялтыраган берәр йолдыз булсалар, бусы үзенең зурлыгы, яктылыгы, күңел каршындагы куәте белән олуг кояшка охшый. Бу да – минем беренче мәхәббәтем.
3Сөйләячәк сүзем унҗиде яшь тулып, яңа унсигезгә чыккан заманыма гаид[23].
Адәм кайбер вакыт үзенең кулларында һәм тәнендә шундый бер куәт сизә ки, бар нәрсәне ватасы, җимерәсе, әллә нинди авыр әйберләр күтәрәсе яки куәтле бер батыр белән биртенгәнче сугышасы килә – ничек тә булса үзеңдәге куәтнең тилергән бер чагы була.
Ул елларым гомеремнең шул халәткә охшаш бер дәвере иде.
Бу көнге кебек ачык хәтерлим: ул вакыт җаным тәнемә сыеша алмый, үземдәге куәтне канәгатьләндерерлек һичбер эш вә иштигаль[24] таба алмый идем. Нинди генә эшкә тотынсам да, ул минем куәтемнән түбән күренә, аңа караганда бик вак тоела иде.
Моның өстенә йөрәкнең, бик аз нәрсәдән дә җилкенеп, куәтле сугарга әзер булганлыгын, рух вә күңелнең һичбер нәрсә белән тапланмаган булганлыгын да кушарга кирәк.
Яшьлекнең бу дәверен адәмнең хәятында иң гали вә иң кыйммәт бер заманы дип хисаплыйлар.
Бу вакыт, ата-анаңа, үзеңнән зурларга ияреп эш кылына торган балалык чагыннан чыгып, һәр тугрыда үз уем, үз хисем белән генә яшәргә һәм бөтен дөньяга үз күзең белән карый башларга кирәк дигән уй, сиңа Тәңредән килгән илһам кебек, зиһенеңә керә башлый.
Мин дә шулай булдым. Бу хәл миңа зур бер кәшеф[25] кебек булып, үзе аерым ләззәт бирә, хәятны мөстәкылә[26] үз кулыңа алган кебек бер хисне тудыра иде. Гүя дөнья вә табигатьнең яңа күрке, матурлыгы, кәшеф ителә барып, мине мәфтүн итә[27], гүя дөньяда булган һәрбер эштә, һәрбер нәрсәдә зур бер мәгънә, тирән бер сер бар да, ул серләрне мин кәшеф итәргә тиешле; һәм миндә гүя шундый куәт бар, гүя мин ул кәшефне булдыра алам.
Гүя дөнья вә табигатьнең тирән вә нечкә серләре эченә куелган хәятның зур мәгънәсе, бөек әһәмияте, ниһаясез матурлыгы миңа яңа гына ачыла да, мин аның һәрбер кисәгеннән аерым бер хозур, киң бер сәгадәт күзләп, гомер юлында шатлана-шатлана алга һәм югарыга атлыйм.
Менә шул чакта язмыш, хәятымны артыграк бизәү өчен булса кирәк, минем гомер юлыма X. атлы бер фәрештәне чыгарып куя.
Мин моңарчы, йөрәгемдә куәтле бер дәрт хис кылсам да, хатын-кыз дөньясыннан бөтенләй читтә яши, үземә кан кардәше булганнарымнан башкалар белән һичбер төрле мөнәсәбәттә булганым юк иде. Боларның галәме миңа бөтенләй ят һәм дә башка бер җирдә булмаган сер, ләтафәт вә илаһият[28] белән тулы тоела. Шулар белән бәрабәр мин, йөрәгемдә куәтле бер ялкын хис кылсам да, аның бер җирендә аерым бер бушлык бар кебек сизә, ләкин ничек тутырырга белми идем.
X. белән очрашу минем хәятымны берьюлы баетып җибәреп, анда яңа ләтафәт, яңа матурлык арттырды. Гүя теге бушлык берьюлы тулып китте.
Мин аларның өендә тора башлаган көннән, тагы арттырыйм, аның белән очрашкан сәгатьтән, аны беренче мәртәбә күргән минутымнан алып йөрәгемнең төбеннән куәтле бер дулкынның акрын гына югары күтәрелә башлавын, күңелемдә моңарчы булмаган бер ашкыну кергәнен ачык хис кылдым. Кыскасы, күземнең аңа беренче төшүе минем йөрәгемә үзенә башка бер ялкын керүе булды.
Иптәшләрем аны: «Ямьсез дә түгел, ләкин, син әйткәнчә, хур кызына биргесез дә түгел, гади бер кыз!» – диләр. Берсе миннән көлә, үзенчә, минем тилелегемне тәэвил[29] өчен:
– Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер! – ди.
Ләкин мин боларның тупаслыгына, аяз көндә кояшны күрә алмауга охшаш сукырлыкларына хәйран калам. Мин бөтен рухым белән ышана идем ки, бөтен дөнья- да аннан гали, аннан югары җанлы мәхәббәт булган кыз булырга түгел, аның мәр- тәбәсенә якынлашырга да мөмкин түгел. Бөтен адәмнәрнең, минем кебек, аның голүвияте[30] каршында сәҗдә итмәве мине чыннан гаҗәпләндерә.
Минемчә, ул – илаһи; ул – табигатьнең аерым бер сәнгате; ул – хозур язның бөтен күркен, бөтен ләтафәтен җыйнаган бердәнбер асыл чәчәк.
Мин, аның белән танышкан көнемнән алып, үземне бөтенләй яңа бер халәттә хис кыла башладым. Хәятым әллә ничә дәрәҗәдә матурайды, баеды, язмыш тагы рәхимләнде.
Рухым үзенә яңа бер куәт, яңа бер дәрт алып, һәммә нәрсәнең төсе матурга таба үзгәрде; кулларым да, бөтен тормышым да җиңеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды.
Ул миңа бөтен шатлыкның чишмәсе, хәятымның мәркәзе булды. Шул дәрәҗәдә ки, дөньяны туфан басып та, ул сәламәт калса, мин һичбер кайгы күрмәячәкмен. Аны бер күрү, нурлы йөзенә тагы бер аерым күрек арттырып, сак кына бер елмаюы, матур бер сүзе, хәтта, икенче бүлмәдән торып, аның миңа ишетелгән тавышы, хәтта, ерактан күренгәндә, бер киеме, йөреш вә кузгалышы, кыскасы, һәрбер нәрсәсе илаһи бер ямь ала.
Була шундый вакытлар: ул, үзенең гаҗәп тавышы белән шыңгырдатып, кем беләндер көлә-көлә сөйләшә башлый. Мин бөтен рухым белән аның тавышына йотылып, һәрбер аерым авазын йөрәгемнең төбенә, күңелемнең иң эченә алып, моннан башка бер хәлдә дә булмаган илаһи бер сәгадәт хис кылам. Шуннан тамырларымача бер хозур йөгерә, тәнемә аерым бер ләтафәт китә.
Сизәмен ки: мин бу туташны сөям.
4Көндез тагы бер хәл. Әмма төн килеп, өйдә утлар яндырылса, йөрәкнең ашкынуына чыдап булмый.
Бу вакыт аның гадәттә дә тиңдәшсез матур күзләрендәге ялкыны вә шигърияте әллә ничә кат артык балкып, яңакларында алсу ут яна, йөзендә гаҗәп илаһи бер нур уйный башлый.
Аһ… үләмен… үләм… шул чакларда…
Кичке сәгать сигездә чәй була. Без, әлбәттә, кара-каршы утырабыз. Мин үземне көчлек белән тотам. Бәгъзән[31] карашып куябыз. Бер Ходаем, бу вакытта үзең генә түземлек бир. Аның күзендәге ялкыны рухыма үтә китеп, бөтенләй югалам.
Өйдә бер карчык бар. Фәлсәфә сатарга бик ярата. Бу бабта мин дә буш түгел. Кайбер вакыт шул карчыкны борып җибәрәм дә, ул төн буена, чәй өстәленнән кузгалмыйча, дөньяның хикмәтен тикшерә, мәсьәләне тагы зурайткан булып, кузгалмый утырабыз. Мәләк[32] тә бергә. Карчык лыгырдый. Мин кузгатам. Мәләк исә, үзенең нурына, ялкынына күмелеп, тик кенә утыра. Ул мондый кичәләрдә бик аз сүзле була, тик бик сирәк кенә миңа бик гали вә бик тирән мәгънәле булып күренгән берәр сүз генә әйтеп куя.
Ике, өч, кайбер вакыт дүртәр-бишәр сәгать тә шул рәвешле үтеп китә. X. һаман китми, нуры белән балкып, матур гына утыра. Аны ятарга чакыралар, ләкин ул бик коры гына итеп кире җавап бирә.
Үзе һаман утыра. Мин моңа бик шатланам. Үземне аның янында, аңа карап яки үзеңне аның куәтле карашы астында итеп хис кылу ниһаясе[33] булмаган бер сәгадәт була.
Ул яңа унҗиденчедә. Шулай да бер адәмгә билгеләнгән. Ләкин ул аны яратмый, һәрвакыт, бигрәк тә минем алдымда, аны яманлап, җирәнгәндәй кылып сөйли.
Бу да минем өчен бик зур өмет һәм шатлык була.
Була төннәр: әнисе дә, хадимә[34] дә, теге фәлсәфәче карчык та, балалар да йоклыйлар. Мин үз бүлмәмдә рухымны тутырган ләззәтле хиссият эчендә утырам. Ул миңа янәшә залда ялгызы гына нидер эшли. Өй тын, бөтен заводларның вакыт-вакыт мәгънәсез акыруыннан башка һичбер тавыш-тын юк. Мин алдыма китап ачып куйган булсам да, якында гына аның ялгыз утыруын хис кылу миңа укырга юл бирми, күңелем үземне аңа алып китә. Башымда ул гына, аныкында да мин генәдермен кебек тоям. Ләкин һичбер сүз эндәшергә, берәр нәрсә кылырга куәтем җитми. Телим, ләкин булдыра алмыйм. Ул да шулайдыр дим.
Ул, ахрысы, миннән батыррак. Утырып йөдәгәч булса кирәк, үзенең нуры, ялкыны белән балкып, минем бүлмәмә керә дә, җитди, рухани бер елмаю белән күзләремә туры карап, матур тавышы белән:
– Сез мичегезнең душнигын ачып куегыз, җылы булса, йокларга рәхәт була ул! – ди һәм үзе килеп ача.
Мин, атылып урынымнан торып, юл бирәм дә:
– Мәшәкатьләнмәскә иде, рәхмәт… – дим. Артык бер сүз әйтергә вә һичбер хәрәкәткә куәтем бармый.
Ул чыга. Артыннан бүлмәм гаҗәп бер хуш искә тула. Тәмле, рәхәт. Эчемдә әллә нинди бер дулкын башлана, бүлмәмдә аннан калган әгъла[35] хуш ис акрын гына дулкынланып, тойгыларымны рәхәтләндерә.
5Ләкин беркөн күңелемнең ашкынуын җиңә алмадым.
Сәгать төнге өч иде. Өйдәге һәммә кеше йоклап беткән. Тик мин дә ул гына. Мин үз бүлмәмдә, ул залында; миннән алган бер романны укып утырды.
Гадәтенчә, мичнең душнигын ачу мәсьәләсе белән бүлмәмә керде.
Йа Ходай, фәрештәме керә… яхут бүлмәмә күктән илаһи нур капусымы ачыла… Тезләрем калтырый, аның каршысында сәҗдә кыласым килә…
Ахырдан йөрәкнең ашкынуына чыдый алмадым. Үземне үзем белештермичә, урынымнан торып, аның «Изге кич!» дип матур елмаюына каршы, ихтыярымны югалтып, барып кулын үбә башлаганмын.
Ачык хәтерләмим, аяк астындагы җирнең каядыр авышып, караватка таба ауганыбызны гына беләм. Бөтен дөньяның асты өскә әйләнеп, үземне ут эченә, ихтыярсызлыкка аткан табигый куәт тәэсире чагымда аның әллә кайдан, ерактан, йөрәкнең иң төбеннән, ләкин бик акрын вә бик сузып, «Ку-у-у-уй, җи-бә-р!» дигән хәлсез тавышы әле дә колагымда.
Ул миндә калды. Тик төн үтеп, өйдәгеләр торыр вакыт якынайгач кына китте.
Без моңарчы бер-беребезне аңлашмый йөрүебезгә – үз сәгадәтебездән үзебез качуыбызга аптырый калдык. Бу кичә, бу минутлар минем гомеремнең иң мәсгудиятле вә иң гали сәгатьләреннән булды.
Гомер үтә. Еллар кичә. Көрәк кебек кара сакалга чал керә. Куәт азая. Баштан кичкән хәлләр берәм-берәм мазыйның[36] караңгы пәрдәсе артына кереп югала, онытыла баралар, һәрнәрсә бетә, югала… Әмма… әмма бу кичәне оныту, бу сәгатьләрне минем хәтеремнән чыгару – бу ике мөхальнең[37] берседер. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, боларның минем хәтеремнән чыгуы асла, асла мөмкин булачак эш түгелдер.
6Шул кичтән соң без, аның белән кочаклашып, берлектә, ниһаясе булмаган сәгадәт диңгезенә чумабыз. Ул, үз хөрриятенең хуҗасы, мин дә шулай ук. Мин аларда торам, теге карчык минем «ышанычлы адәм» булуыма тәмам ышанган. X. нең икенче адәмгә билгеләнгән булуы карчык каршында безнең арада һичбер «андый-мондый» нәрсә булмавын тәэмин итә. Шунлыктан безгә агалы-сеңелле дусларга караган кебек карыйлар. Шикләнмиләр – йөртәләр.
Дөрес, без алар шикләнсә, йөртмәскә уйласа да тукталмас идек. Ләкин ул тәкъдирдә бераз көрәшкә, һич булмаса, аның тарафыннан үзенең әбисенә: «Мин үземә үзем хуҗа, һәрбер эшемнән үзем мәсьүлмен[38]. Миңа юк-бар кануннар куймагыз!» – дип әйтергә мәҗбүр булыныр иде.
Язмыш безгә артык рәхимле, имеш ки, безгә гали сәгадәтнең ишекләре тәмам ачык иде. Без аның белән бу ишектән кереп, үзебезнең рухларыбыз теләгән һәрбер эшләр белән хәятыбызны илаһи бер рәвешкә сала идек.
Бу дәвердә һәрбере матур, һәрбере аерым сәгадәтле булган әллә ничаклы сәгатьләр, минутлар бар. Алар һәммәсе кадерле, һәммәсе сагындыра. Ләкин… ләкин… бер кичә вә бер кичәнең берничә сәгате минем хәтеремдә шундый урын тота ки, мин аны ихтыярсыз хәят күгемнең кояшы, гомеремнең язы дип атыйм.
7Май аеның соң көннәре иде.
Язның ахыр чакларында гына була торган җылы, йомшак, ләтыйф кичә бик акрын гына якынаеп килүе хис ителмәктә. Күк йөзе аяз, ачык; һава саф; бөтен дөнья тын.
Без аның белән шәһәрнең һәртөрле чәчәкләр белән бизәнгән әгъла бакчасы эчендә, шат, матур вә ачык адәмнәр арасында музыканың бер куаныч вә бер моңлы көйләрен тыңлап йөри идек. Шөбһәсез, икебезгә дә рәхәт, икебез дә мәсгуд идек. Ләкин без үзебезгә генә калып ирек ачарга, күңелебездәге ялкынның тышка чыгуына ирек бирмәгән бу адәмнәрдән еракка, читкә китәргә теләдек. Күңел ашкына, рухыбыз, читлектәге кош кебек, ялгызлыкка, азатлыкка омтыла. Каршы торган һичбер нәрсә дә юк. Ул минем беренче сүземдә үк бу халыктан, бу кырмыска оясыннан котылырга риза булды.
Без йөргән бакча зур суның яр башына эшләнгән. Аның түбәнендә елга, анда көймәләр бар. Шунда төштек тә, уңай бер көймәгә икәү генә утырып, кояш баешына таба карап, акрын гына киттек; моны ул үзе теләде:
– Мин кояш баткандагы күренешне яратам. Шуңа таба баруда аерым бер ләззәт бар, – ди.
Бераздан шәһәр турысыннан узып, һәрьяктан табигать уртасында гына калдык. Елганың бер ягы – зур һәм карт урманлы биек таулар, икенчесе – яшел үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр белән түшәлгән зур, киң тугай; бара торган суыбыз яхшы ук киң генә; аның өсте тымызык, тигез, шома. Кояш батып бара, шуның тәэсиреннән көзге кебек ялтыраган су өсте, саргылт алтынга әйләнеп, күңелне әллә кая, күккә, мәхәббәт галәменә ашыра, җанга аерым бер рәхәтлек, ләтыйф бер тәэсир килә.
Кояш бата. Җирдән тын гына, сизелми генә караңгылык күтәрелә – төн килә. Аның белән бергә тынлык килә, сиррият[39] килә.
Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара төнгә әйләнә. Монда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар.
X., бераз куркына төшеп, минем янымарак килә, куеныма керә. Без, биш атна күрешә алмый, бу көн кавышкан идек. Шуңа күрә беренче кичә кадәрле үк ялкын эчендәбез.
Иреннәр, беренче мәртәбә буларак, озын, үтә тәмле, ниһаясез татлы булган үбешүгә бирелә. Бераздан соң теге калын урманлы, зур куәтле мөтәкәббир[40] тау артыннан тулган ай күтәрелә башлый. Дөнья вә табигатькә яңа күрек, яңа матурлык арта. Айның бу нуры һәрнәрсәгә хыялый, мөәссир, ләкин бик мөлаем, гүзәл, шигъри һәм серри төс бирә.
Без һаман барабыз, ләкин бик акрын, бик җай гына.
Бераздан суның төньяк ярындагы әрәмәдән бик сузып, бик өзеп, үзенең бөтен сәнгатен сарыф итеп, сандугачның ниһаясез гали булган сөю һәм моң белән тулган музыкасы – сайравы ишетелә.
Аның тавышында моң, матурлык, мөәссирлек кенә түгел, болар өстенә тирән бер шатлык та, сәгадәт тә, тәбрик тә бар төсле тоела. Гүя ул безне, безнең күңелдәге ялкынны белә дә, адәм гомерендә бер генә килеп кичә торган мәсәлсез[41] бәхет белән безне тәбрик кыла, шуны бөтен дөньяга чәчә кебек хис кылына.
Табигать тагы бер кат тына. Тирә-яктагы барлык нәрсәләр, Тәңренең бәхетле колы – сандугачның музыкасы тәэсиренә чумып, үлем тынлыгына бата һәм тыннарын эчтән алалар.
Беләмсең, ни ди былбыл?
«Безнең күңелдәге хиссиятне табигатькә шатлык белән хәбәр итә… аны дөньяга фаш кыла… Безне гали бәхет белән тәбрик итә…», – диешә безнең җаннарыбыз, ләкин тел сөйләргә моктәдир[42] түгел.
Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Ул безне иркәли, Тәңредән бер чаткы булган күңел ялкынын арттырасы, сәгадәтебезне тагын голүләндерәсе[43] килә.
Без һаман икәү генә. Көймәбез, тын, шома, тигез һәм дә ай яктысы белән бик зур, ләкин һичбер тапсыз көзгегә әйләнгән суны ярып, акрын гына бара. Сөйләшергә икътидар[44] юк. Көймәне бөтенләй су агымы ихтыярына тапшырып, бер-беребезнең муенына сарылышкан хәлдә, төннең тынлыгын бозарга, рухыбызны тутырган сәгадәтне тибрәтергә теләмәгән кебек, күп сөйләшмичә, эчке ялкын белән кызган, сусаган иреннәребезне аермыйча, кичәнең моңына, табигатьнең матурлыгына, эчебездәге иге-чиге булмаган, дәрәҗәсен әйтергә адәм теле җитешмәгән, ниһаясез мәхәббәткә чумып, җай гына агабыз.
– Өнме?
– Төшме?
– Җәннәтме?
– Өчесе дә!
Шулвакыт ерактан, тауның суга төшкән күләгәсе эченнән, бер шәүлә заһир була[45]. Бераздан соң аның егетләр төялгән бер көймә икәнлеге беленә, һәм шул арада ук, тын вә саф һаваны, рәхәт вә серри кичәне ярып, бик өзеп, бик елап уйнаган музыка – үз музыкабыз ишетелә.
Ул елый, ул моңлана. Ләкин аның бу елавы, бу моңы кайгыдан, әрнүдән түгел, бәхет вә сәгадәтенең ниһаясез югары ашуыннан, күңелнең үз сәгадәтен күтәрә алмый ашкынуыннандыр кебек тоела. Моны күтәрергә куәтем җитми. Ни дияргә, ни эшләргә белмичә, бәхет Тәңресенең каршысына барып, бу сәгадәте өчен сәҗдә итәсе, әллә ниләр кыласы килә…
Янымдагы туташым, минем күкрәгемә башын куеп, йомшак, кечкенә кулларын муеныма үрде дә:
– Ух… Риза… Риза… үләм… үләм… сәгадәтемне, бәхетемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ашкынуыннан үләм, – ди.
8Артыгын уйларга куәтем җитми.
Хыялым шул ноктага килү белән, күземә яшь тулып, бугазыма нидер килеп тыгыла.
Күрәсез, күптән кичкән эшләрне хәтерлибез. Ул көннән бирле миңа бик күп алмашынулар килде. Көрәк кебек сакал чыгып, инде аңар чал да керә башлады. Рухым әллә нинди дәверләр кичереп, мин кайбер заманнарда үземнең бу кичәләремә ләгънәт тә укыдым, шуларны үземнең хәятыма кара тап итеп уйлап үкенгән чакларым да булды. Болар бәгъзан ваклык та, түбәнлек тә тоелдылар. Үзем өчен чын сәгадәт итеп, тагы башка әллә ничаклы нәрсәләргә табындым. Ләкин боларның һәммәсе бетте, һәммәсе килде дә кичте. Инде алар, мазыйның[46] караңгы пәрдәсе артына кереп, мәңгегә югалдылар. Кайбер вакыт, көчләнеп, шуларны искә алырга тырышам, ләкин булдырып булмый. Алар рухка бертөрле генә азык булганнар, йөрәкнең төбенә, үзәккә китмәгәннәр. Шуңа күрә хатирәдән күренешләре үк югалган, тик исемнәре белән күләгәләре генә калган.
Мин инде картаям.
Табигатьнең шагыйрь вә сентименталист итеп яраткан минем кебек кызганыч бәндәләре хәятның һәрнәрсәсеннән артык мөтәәссир булалар. Боларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап юана.
Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәрнәрсәдән алда һәм якын күренә.
Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир.
Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.