
Полная версия
Скандинавия мифологиясе
Аллаларның коты алына: алар Тор һәлак булган, дип уйлый. Хәтта Один да аптырап кала, өлкән улын ничек коткарырга белмичә.
Кинәт Аслар артында кемнеңдер авыр адымнары ишетелә. Алар әйләнеп карый һәм күрә: боларга таба ниндидер озын буйлы, киң җилкәле, түгәрәк йөзле һәм зур зәңгәр күзле батыр килә.
– Әйтегезче, миңа әтине ничек табарга микән? – дип сорый ул аллалардан.
– Кем соң синең әтиең? – дип сорый Один.
– Минем әти – күк күкрәү алласы! –дип горурланып җавап бирә батыр. – Мин аның улы Магни. Өч көн элек мин тудым, ә бүген иртән аның албасты Грунгнир белән сугышачагын ишеттем һәм аңа ярдәм итәргә барам.
Хәйранга калган аллалар бер-берсенә каранып алалар.
– Грунгнир инде үлде, – ди Тюр, – ә синең әтиең аның астында аңсыз ята, һәм без аны чыгара алмыйбыз.
– Сез аны чыгара алмыйсыз? – көлеп җибәрә Магни. – Җип-җиңел бит ул.
Шулай итеп ул иелә, Грунгнирның аягын ала һәм аны Торның муеныннан каурыйны күтәргән шикелле алып ташлый.
– Тор шунда ук тын алып, күзләрен ача.
– Исәнме, әти, – ди Магни, атасына торырга булышып. – Кызганыч, мин соңга калдым! Бер сәгатькә иртәрәк килгән булсам, мин бу албастыны бер сугуда үтерер идем.
– Батыр егет! – ди Тор, улын кочаклап. – Син бүләксез калмассың. Мин сиңа Гуль-Ааксины – Грунгнирның кара айгырын бүләк итәм. Ул хәтта Слейпнирдан калышмый.
– Хатын-кыз албастының улына мондый сылу ат бирү яхшы түгел! – дип мыгырдап куя Один.
– Ә албасты белән бер өстәл артында утырып эчү яхшыракмы? – дип сорый Тор.
Аллалар яраланган Торны арбасына утыртып, кайтып китәләр.
Шуннан бирле гасырлар үтә, әмма хәзер дә һәркайда Грунгнирның чакма ташларын, күсәк ватыкларын табарга була. Ә көнчыгышта, албастылар илендә – баһадир Моккуркальфидан калган кызыл балчыклы тау – һаман да калкып тора.
Грунгнир күсәгенең ярчыгы элеккечә Торга җәфа китереп маңгаенда кала бирә иде. Яралыга булышыр өчен, Аслар аңа тылсымчы хатын Гроаны чакыралар. Ул Аурвандиль батырының хатыны иде. Аурвандиль бер ел элек Нифльхеймга киткән була. Шуннан бирле аннан бернинди хәбәр дә юк. Гроа килә дә һәм үзенең әфсеннәрен укый башлый. Озакламый чакма ташлы китек селкенә башлый һәм тышка чыга башлый. Авыртуның азайганын сизеп, Тор рәхмәтле итеп тылсымчыга карый.
– Гроа, күрәм син кайгылы, һәм мин ни өчен икәнен беләм, – ди. – Син иреңне Нифльхеймда, карлы албастыларда әсирлектә, дип уйлыйсың. Ләкин бу алай түгел. Ун көн элек мин анда булдым һәм озак сугышканнан соң, Аурвандильны әсирлектән коткардым. Мин аны кәрзингә утырттым, җилкәмә астым һәм Эливагарның унике ташкыннарын кичеп, аны томаннар патшалыгыннан алып чыктым. Синең ирең аксакламаса, күптән өйдә булыр иде инде: мин аны күтәреп барганда, ул уң аягында баш бармагын туңдыра, шулкадәр нык, хәтта ул өзелеп төшә.
Гроаның күзләреннән сөенү яшльләре ага башлый, һәм ул дулкынланудан үзенең бөтен әфсеннәрен оныта. Аның Тор янында утыруы файдасыз була: тылсымлы сүзләр аның акылына инде килми һәм китекнең кечкенә бер өлеше Торның маңгаенда кала.
Тор Гейродта кунакта
Тор яраларын дәвалаганда, ә калганнар аны караганда, Локи Асгард буйлап, нинди яңа шаянлык уйлап табарга микән, дип, нишләргә белмичә йөри. Ниһаять ул Фрейя янына килә һәм аннан тагын лачын киемен сорый.
– Мин Йотунхеймга очып кайтырга телим, – ди ул, – албастылар безгә каршы ни кора микән.
Мәрхәмәтле Фрейя, кемнең дә булса йомышы булса, булышырга тырыша иде. Һәм ярты сәгать үтүгә, Локи инде көнчыгышка, албастылар иленә таба оча иде.
Гримтурсеннарның Грунгнирдан соң иң бөек князе Гейрод була. Ташлы Тауларның хөкемдары шикелле диярлек куәтле, әмма ул аннан акыллырак һәм хәйләкәррәк; моннан тыш, аның үзе кебек көчле өч кызы була.
Йотунхеймга килеп җитеп, аның замогының түбәсенә Локи төшә. Берникадәр вакыт ул анда ишегалдында йөрүче хезмәтчеләрне тыныч кына карап утыра, әмма бу аны туйдыра. Шуннан соң ул, башын мич морҗасына тыгып, төрле җәнлекләр һәм кошлар тавышына охшатып кычкыра башлый. Ул шулай нык кычкыра, хәтта Гейрод, ашавын калдырып, куркып ишегалдына йөгереп чыга.
Замогының түбәсендә зур лачынны күреп, бер хезмәтчесен чакырып ала һәм тупас кошны тотарга куша.
“Ярый, ярый, – дип уйлый Локи, хезмәтченең көчкә түбәгә менгәнен күреп. – Тырыш, тырыш, дустым! Син якынлашкач, мин болытларга хәтле очып китәчәкмен”.
Һәм, күзләрен йомып, йоклаган булып кылана. Шул чакта хезмәтче түбәгә менә, лачын янына акрын гына килә һәм аңа кулын суза. Моны көткән Локи түбәдән очып китмәкче була, ләкин аягы белән бер чирәпкә эләгә һәм тотыла. Хезмәтче, аны ишегалдына алып төшеп, Гейродка бирә.
Тоткынның акыллы һәм хәйләкәр күзләренә карап, албасты аның алдында гади генә кош түгел икәнен аңлый.
– Әйт әле, дустым, кем син? – дип сорый.
Локи, чын лачын булып кыланып, томшыгы белән чутылдый һәм баһадирның бармагын чукымакчы була.
– Ярый! – ди Гейрод ачуланып. – Көтәрбез, син әле сөйләшерсең!
Ул Локины өенә алып кайта, аны зур тимер читлеккә кертеп утырта һәм хезмәтчеләренә исемен әйтмичә, аңа ашарга-эчәргә бирмәскә куша.
Өч ай утыра кош читлектә, ашыйсы-эчәсе килүдән газапланып. Ул Гейрод аны азат итәр, дип өметләнә иде. Ләкин түзәр хәле калмагач, ниһаять исемен әйтә һәм Гримтурсеннан аны азат итүен сорый.
– Мин сине азат итәм, – ди теге, – әмма башта миңа Тор кунакка килә, дип ант ит; җәяү килсен һәм үзенең билбавын, чүкечен һәм бияләйләрен өйдә калдырсын. Минем аның белән күптән сөйләшәсем килә.
– Мин моны башкара алмыйм, – дип каршы килә Локи. – Тор беркайчан да Мйольнирны калдырмый һәм ансыз сиңа килмиячәк.
– Башкара алмыйсың? Ярый, алайса син читлектә тагын өч айга калачаксың, – ди албасты.
– Юк, юк! – куркудан кычкыра Локи. – Ярый, берәр нәрсә уйлап табармын. Торны сиңа килергә күндерергә ант итәм!
– Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсезме? – дип сорый Грунгнир.
– Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсез, – дип кабатлый Локи.
– Менә килештек, – дип көлеп җибәрә баһадир.
Ул, хезмәтчеләрен чакырып, аларга Локины яхшылап ашатырга куша, аннары аны азат итә.
Ашамыйча хәлдән таеп беткән Локи Асгардка көчкә барып җитә. Анда ул лачын киемен салып, аны Фрейяга бирә, ә үзе Торга китә. Локи юк чакта Тор инде яраларын дәвалап бетергән була һәм албастылар иленә яңа сәяхәткә әзерләнә иде.
– Исәнме, Локи! – ди ул. – Кайда булдың син шулай озак? Минем белән Йотунхеймга барырга теләмисеңме?
– Мин яңа гына шуннан, – дип җавап бирә Локи. – Мин Гейродта булдым һәм аның белән бәхәсләштем.
– Нәрсәгә карата булды инде бәхәс? – дип сорый Тор.
– Мин Гейродка син беркемнән дә курыкмыйсың һәм теләсә кайсы Гримтурсенны коралсыз җиңә аласың, дидем. Ә ул сине куркак, һәм аңа җәяү, билбаусыз, бияләйсез һәм чүкечсез килергә куркачак, ди, – дип әйтә хәйләкәр алла.
Тор уйга кала. Аның Гейрод турында ишеткәне бар һәм аңа коралсыз бару – хәвеф-хәтәрле. Ләкин аны куркак дип санау аның өчен иң зур куркыныч нәрсә.
– Син бәхәсеңне җиңдең, – ди ул горурланып. – Мин Гейродка барам һәм аның башын ярырга миңа чүкеч кирәкмәгәнен күрсәтәм.
– Ә син курыкмыйсыңмы? – ди Локи, Торны тагын да ярсытырга теләп.
Ул аңа ачулы итеп күзләрен генә елтыра да Скифка китә. Тор аңа Мйольнирны, билбавын, бияләйләрен бирә дә, аның сораштыруларына җавап бирмичә, юлга кузгала.
Ас ничек кенә тиз бармасын, албастылар иленә барып җитү күп вакытны ала. Монда диңгез буенда Гридның, аз сүзле Видар әнисенең замогы тора иде. Грид, Йотунхеймда торса да, күптән инде Аслар яклы иде. Тор моны белә иде һәм анда кунарга була.
Яшен алласының җәяү килгәнен һәм бернинди коралсыз Гейродка барганын белгәч, Грид гаҗәпләнүдән кулларын җәя.
– Син, Тор, үлем эзлисеңдер! – дип кычкырып куя ул. – Беләсең бит, Гейрод һәм аның кызлары нинди көчле һәм мәкерле. Тыңла мине, әле соң түгел, кире кайт.
– Юк, Грид апа, – ди яшен алласы, – мин кире кайта алмыйм, юкса Гейрод мине куркак диячәк.
Грид башын селки:
– Ярый, алай булса – бар, – ди ул. – Ләкин кулларыңа минем иске тимер бияләйләрне ки һәм минем таякны ал. Алар сиңа кирәк булачак.
– Рәхмәт, Грид апа, – ди Тор. – Беләм, син акыллы, һәм синең киңәшеңне тыңлармын.
Мәрхәмәтле албасты хатын Торны ашата һәм йокларга яткыра, ә иртән уята. Һәм аңа үзенең бияләй белән таягын биреп, юлга озата.
Берникадәр вакыт үткәч, Тор киң елганың яр буена килеп җитә. Үзенең озын буена ышанып, ул аны кичеп чыгарга уйлый. Дөрестән дә, су аның биленнән генә иде. Әмма кинәт елгада зур дулкыннар барлыкка килә һәм Торны бәреп екмакчы була. Куәтле Ас Гридның таягына терәлеп кала һәм су агымыннан өскә карый. Анда, бер аягы белән – бер яр буенда, икенче аягы белән икенчесендә басып торып, Гейродның өлкән кызы биек булып тора иде. Иелеп, ул суны учлап ала иде һәм аны Торга куа иде.
– Мин сиңа кирәгеңне бирермен әле! – ди Ас ярсуланып.
Ул иелә дә су төбеннән зур таш чыгарып, аны бөтен көченнән албасты кызга ыргыта. Таш аның чигәсенә барып тия, һәм ул, һәлак булып, елгага егыла. Ташкын тынычлана, һәм Тор уңышлы гына икенче ярга күчә.
Тагын ике сәгатьләп йөри ул таулар буйлап. Берзаман еракта Гейрод замогының биек түбәсен күрә. Баһадир ишегалдында басып тора иде. Торны күрүгә, көлемсерәп куя.
– Уз әйдә, Тор, кунак бул! – ди ул. – Сине күрүемә шатмын, минем кабиләдәшләремне яратмасаң да.
– Алар безне, Асларны ничек яраталар, мин дә аларны шулай яратам, – дип мыгырдап куя Тор, албастының өенә уза торып.
– Ярый, ярый, элеккене искә алмыйк, – ди Гейрод. Кара әле, мин сине хөрмәтләп каршы алырга дип барсын да әзерләдем: учак яна, үгез ите пешеп килә, табында иске яхшы бал тора. Без хәзер синең белән Асгардтан да ким түгел сыйланырбыз.
“Әйе, чыннан да ул әйткәнчә, – дип уйлый Тор, шикләнеп як-якка каранып. – Әнә үгез, менә бал. Учакта нишләп кызган тимер кисәге ята микән, шунысы гына аңлашылмый”.
– Аргансыңдыр, Тор, ачыккансыңдыр да. Әйдә тизрәк утыр табын артына, – ди Гейрод көлемсерәп һәм Аска зур биек урындыкка күрсәтеп.
Тор утыра да һәм шунда ук югарыга оча, башы чак кына түбә өрлегенә бәрелмичә кала. Әмма ул аңа Грид биргән таяк белән терәлеп кала.
– Кунакларны яхшы кабул итәсең, Гейрод, – тыныч кына әйтә ул, кемдер аны түшәмгә терәргә теләвен сизеп. – Мин болай югары утырырга күнекмәгән.
Бу сүзләр белән Ас таягы белән этәрелеп җибәрә, һәм урындыгы шунда ук тәбәнәя. Моның белән бергә идәндә Гейродның ике һәлак булган кызын күрә.
– Күрәсең, мин бик авыр, һәм мине тотып калу җиңелдән түгел, – дип көлеп җибәрә ул.
Албасты, гаҗәпкә калып, берникадәр вакыт ачык авыз белән әле кунагына, әле кызларына карап тора, аннары учакка ташлана. Аннан кыскыч белән теге кызган тимер кисәген эләктереп, Торга ыргыта.
– Бәхеткә каршы, Асның кулларында Видар әнисе биргән бияләйләр иде, һәм ул, тимерне тотып алып, өскә күтәрә.
– Бу сый миңа ошамый, Гейрод, – ди ул, күзләрен елтыратып. – Сиңа аны үзеңә ашарга туры киләчәк.
Гейрод, куркып, зал уртасында торган колонна артына кача, ләкин теге тимер кисәге, Тор ыргытып, аны үтәли тишә һәм хәйләкәр албастының йөрәгенә тия.
“Хәзер мөгаен, мине бер Гримтурсен да кунакка чакырмас, – ди үз-үзенә Тор, Гейрод замогыннан чыгып һәм кайту юлына юнәлеп. – Зарар юк, мин аларга чакырусыз килермен”.
Тор һәм Мидгард еланы
Торның Тримны, Грунгнирны һәм Гейродны җиңүләре аның исемен бөтен дөньяга данын тарата. Албастылар Йотунхеймнан китәргә башка батырчылык итми һәм җиргә һөҗүм ясамый, ләкин яшен алласы әле барыбер канәгать булмый. Ул үзенең тылсымлы Утгард патшалыгына барганын һәм Мидгард еланын күтәрә алмавын оныта алмый. Норналар сүзләрен дә исенә төшерә: алар аңа Локиның иң куркыныч кызыннан үлем күрәзә итә. Тор батыр иде, һәм ничек кенә көчле булмасын, аңа бу дошман һөҗүм иткәнен көтәргә тиеш була. Ниһаять, ул җирне әйләндереп алган албастыны эзләп табарга һәм, үзенең тормышы куркыныч астында булса да, дөньяны аннан арындырырга тели. Ләкин Мидгард еланы тирәндә, дөнья диңгезе төбендә яши. Ул беркайчан да су өстенә чыкмый иде. Аны табар өчен, Тор диңгез албастысы Гимирдан ярдәм сорарга тиеш була. Бервакыт иртән, берүзе, Асларга берни дә әйтмичә, Тор юлга кузгала.
Гимир Нифльхеймда яши торган була, яр буенда тау куышында. Албасты Мимир шикелле ул аллалар белән сугышмый, алар белән дус та булмый, алардан читтә тора. Шуңа күрә Торны күрүгә ул бернинди сөенеч тә күрсәтми, ә бары кырыс итеп кенә аның ни өчен килгәнен сорый.
– Минем синең белән балык тотарга барасым килә, Гимир, – дип җавап бирә Ас.
– Минем белән балык тотарга? – шакката баһадир. – Синең болытлар өстеннән йөри белгәнеңе һәм кыяларны чүкечең белән вата алуыңны ишеткәнем бар. Минем иптәш Гримтурсеннарны юк иткәнең турында да беләм. Әмма моңарчы синең көймәдә йөзеп балык тота алганыңы белми идем. Юк, Тор, мин сине үзем белән ияртмим: син барыбер бернәрсә дә тотмыячаксың һәм миңа комачаулыячаксың.
– Курыкма, Гимир, – ди яшен алласы. – Дөрестән дә, минем кармак салганым юк, әмма ничек икәнен беләм. Көймәдә дә йөзә алырмын.
– Төньяк диңгездә салкын, ә мин көн дә төн дә балык тотам. Син туңачаксың һәм яр буена чыгарга сорыячаксың, – ди Гримтурсен.
– Минем Эливагар ташкыннарын кичеп чыкканым бар, андагы су синең диңгезеңнән салкынрак, барыбер туңмадым, – ди яшен алласы. – Күрәсең, Гимир, сиңа мине үзең белән алырга туры киләчәк.
Баһадир кашларын җыера: ул бәйләнчек кунактан ничек котылырга белми.
– Ярый, – ди ул ниһаять. – Барасың килсә, бар, ләкин минем артык балык тоту кирәк-яраклары юк.
– Мин үзем белән алдым, – ди Тор, Гимирга зур ыргак һәм агач калынлыгында аркан күрсәтеп. Албасты кычкырып көлеп җибәрә.
– Мондый ыргак белән бау бер өер китларны чыдата, – ди ул көлүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп. Кемне тотарга җыенасың соң син?
– Ул минем эш, – ди Ас, баһадир белән бәхәсләшүдән туеп. – Әйт әле, җим бармы синдә?
– Бар, ләкин үзем өчен, – ди Гимир, кашларын җыерып. – Ә синең өчен җим табу минем эшем түгел, үзең тап.
– Яхшы, мин аны синнән башка да таба алам! – усал итеп әйтә яшен алласы һәм тау куышыннан чыгып китә.
Аның кырында, калкулыкта, Гимирның албасты сыерлары көтүдә йөри иде. Алар арасында бер үгез була, аның сырты наратлар өстеннән калкып тора. Озак уйлап тормыйча, Тор аның башын өзеп, шуның белән тау куышына кайта.
– Менә минем кармак өчен җим, – ди ул.
– Ничек үтерә алдың минем яраткан үгеземне? – дип кычкыра башлый албасты, ләкин Торның Мйольнирны тотканын күргәч, тынычлана һәм кашларын җыерып, көймәне әзерләргә китә.
– Мин ишкәкләргә утырам, Гимир, – ди Тор, Гримтурсен аны суга төшергәч.
– Ничек телисең, – ди албасты көлемсерәп, – әмма сине озакламый алыштырырга туры киләчәк, дип уйлыйм.
Әмма, Ас, аның белән чагыштырганда, кечкенә кебек күренсә дә, аннан яхшырак ишә иде, һәм аларның көймәсе дулкыннар буйлап коштан да тизрәк җилдерә иде.
Ике сәгатьтән соң Гримтурсен Торга туктарга куша.
– Килеп җиттек, – ди ул. – Мин гел монда балык тотам.
– Бәлки син килеп җиткәнсеңдер, ә мин әле юк, – ди яшен алласы, ишкәк ишүен дәвам итеп.
– Диңгезгә ерак кереп китү куркынычлы, – һаман үз сүзендә тора баһадир. – Болай без Мидгард еланы ята торган җиргә барып җитә алабыз.
– Еракмы аңа? – дип сорый Тор.
– Болай җитез ишсәң, тагын бер сәгать барырга, – ди Гимир.
Тор тагын да ныграк ишә башлый.
– Син минем әйткәнне ишетмәдеңме әллә? – ди албасты.
– Ишеттем, – көлемсерәп куя Тор.
– Нигә соң алайса туктамыйсың? – Гимирның ачуы килә.
– Чөнки ераграк барасым килә, – ди Тор.
Гримтурсен инде яшен алласына ташланып, аның ишкәкләрен алмакчы була, әмма күзе тагын Мйольнирга төшә, һәм ул үз урынында калырга була. Берникадәр вакыт ул Торның ишкәнен тын гына карап утыра, аннары ялвара башлый:
– Зинһар, кире борыл, без нәкъ албасты өстеннән барабыз.
– Миңа шул кирәк тә инде! – дип кычкырып җибәрә канәгать яшен алласы, ишкәкләрен ташлап һәм көчен ике тапкырга арттыра торган билбавын киеп.
Шуннан соң ыргагына үгез башын кидертеп, аны арканга бәйли һәм диңгезгә ташлый.
Албасты курку белән аның һәр хәрәкәтен карап тора.
– Нишлисең? Нишлисең? – дип кабатлый ул. Җим белән ыргак аска таба төшә бара. Кинәт кемдер аны кинәт кенә тартып куя. Хәтта арканны тотып торган Торның куллары көймә бортына бәрелә.
– Эләктеңме! – сөенеп кычкыра ул.
Ас ялгышмый: Митгард еланы җимне каба, ләкин мондый гадәттән тыш зур албастыны чыгару җиңел эшләрдән булмый. Күп көч куеп кына куәтле Тор башта тезләнергә аннары бөтен буена басарга ирешә. Каты көрәш башлана. Баһадирның көймәсе яртылаш суга батканга игътибар итмичә, Тор бар көченә арканны тарта һәм акрынлап албастыны чыгара бара. Диңгез өстендә зур ямьсез елан башы күренгәнче күп вакыт үтә. Куркудан катып калган Гимир әле салкын, аяусыз нәфрәт белән тулган Локи кызының күзләренә, әле кара, якты ут кебек янган Тор күзләренә карап, кайсысы куркынычрак икәнен хәл итә алмыйча тора иде.
Кинәт каты чатнау тавышы ишетелә. Көймә төбе, чыдамыйча, тишелә, һәм яшен алласы суга чума. Бәхетенә, бу җирдә тирән булмый, һәм ул сайга баса. Ничек кенә булмасын, әмма кулыннан кармакны ычкындырмый.
– Менә очраштык без синең белән! – ди Тор, Мйольнирны күтәреп.
Бу вакытта Гимир селкенмичә көймәнең арткы өлешендә утыра. Әмма су аның аякларына үтә башлагач, ул, пычак алып, елан асылынып торган бауны кисеп ата. Шунда албасты диңгезгә чума.
– Тукта, син миннән кача алмассың! – дип кычкыра Тор һәм артыннан чүкечен ыргыта.
Мйольнир, каты чупылдап, дулкыннарда югала. Күз ачып йомганчы ул аннан кире чыга һәм хуҗасының кулына барып керә. Ә диңгез кызыллана. Бу Мидгард еланы каны иде.
Тор Гимирга борыла.
– Синең аркада мин аяусыз дошманымны ычкындыра яздым. Үтердемме мин аны, юкмы – белмим. Син үлемгә лаек, ләкин мин синең кунагың булганыңы оныта алмыйм. Син дә мине онытмас өчен менә сиңа миннән бүләк.
Бу сүзләр белән Тор аңа китереп суга, албасты, көймә аша очып, суга барып төшә.
Шуннан соң Ас су ерып яр буена юнәлә. Берничә сәгатьтән соң үзенең арбасына килеп җитә һәм, шуңа утырып, Асгардка кайтып китә. Бераздан чыланган, туңган Гимир да өенә кайтып җитә. Ул Торга ләгънәтләр укый һәм Аслар белән башка эш итмәскә вәгъдә бирә.
Яшен алласы Мидгард еланын үтердеме, юкмы – беркем белми. Әмма норналар аны исән һәм каты яраланган гына, ди.
– Килер көн, – диләр алар, – аның һәм Тор өчен соңгысы, һәм алар тагын очрашачак. Ләкин бу көннең кайчан киләсен норналар да белми.
Альвис
Гном Альвис бик акыллы, кабиләдәшләреннән күпкә акыллырак була. Ул Квазир белгән кебек диярлек күп белә һәм моның белән бик горурлана иде.
– Мин сезнең белән яшим, сез моңа лаеклы түгел, – ди ул бервакыт җир астында яшәүчеләргә. – Минем урыным Асгардта, аллалар янында. Бары тик алар гына минем акыллылыгымны аңлый алачак һәм барысын миңа хөрмәт күрсәтергә мәҗбүр итәчәк.
Аны тыңлап бетергәч, гномнар, гаҗәпләнеп, башларын селкиләр.
– Әлбәттә, син бик акыллы, Альвис, – ди аларның берсе, ләкин Свартальфхеймнан чыгу белән кояш сине ташка әйләндерерәчәк.
– Күренеп тора, син надан, – дип көлеп җибәрә Альвис. – Асгардка мин төнлә барам, ә аллалар илендә мине кояштан каплый ала торган сарай түбәләре бар.
– Альвис, ничек син аллаларны үзең белән бергә яшәргә мәҗбүр итәчәксең? – ди икенче гном.
– Мин берәр алиһәгә өйләнә алам, һәм шунда Аслар теләсә дә теләмәсә дә миңа Асгардка керергә рөхсәт итәчәкләр, – ди акыл иясе.
– Син нәрсә, Альвис, – ди өченче гном, көлеп җибәрүдән чак түзеп калып. – Җир асты күленә бар тизрәк һәм үзеңнең чагылуыңа кара. Синең белемнәреңә карамастан, син безнең шикелле үк кечкенә һәм бөкре. Синең шундый ук озын кара сакал һәм кеп-кечкенә күзләрең. Син алиһәнең ире була аласыңмыни?
– Аллалар сезнең кебек надан түгел! – Альвисның ачуы килә. – Алар акылның матурлыктан әһәмиятлерәк икәнен беләләр, һәм аларның берсе миңа кызын кияүгә бирергә риза булачак.
Гномнар башка бәхәсләшми, һәм бары тик берсе генә, иң карты болай ди:
– Мин синең кебек акыллы түгел, Альвис, һәм синең шикелле фән-гыйлемнәрне дә бик белмим, ләкин гомеремдә гномнарның аллалар белән туганлашканын һәм аларны нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр иткәнен ишеткәнем булмады. Безнең белән кал. Аслар синең дорфалыгыңны кичермәс.
Әмма тәкәббер гном көлеп кенә куя.
– Бүген төнлә мин Асгардка барам, – ди ул, – һәм мин кайткач, нинди уңышларга ирешкәнемне белерсез.
Чыннан да, Суль таулар артында качу белән, Альвис юлга чыга. Шунда ул кайсы алла кызының кулын сорарга микән, дип уйланып бара. Ниһаять, ул яшен алласы кызын сайлый. Унҗиде-унсигез ел элек, Асларның крепосте төзелгәнчегә хәтле, Сифның кызы туа, һәм аңа Труд дип исем кушалар. Ул төскә-буйга матур, тыйнак була. Һәм гном моннан да яхшы хатын булмас, дип карар кыла.
“Шуның өстенә, – фикер йөртә ул, – Тор куәтле булса да, бик акыллы түгел һәм аңа минем кебек мондый зирәк кияү кирәк булачак. Миңа аллалар иленә генә барып җитәргә иде!”
Озакламый ул Бифрёстка килеп җитә һәм Хеймдалльны чакырырга тотына. Сизгер Ас шунда ук аның нечкә, чәрелдек тавышын ишетеп ала һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.
– Минем Асгардка эләгәсем килә, – дип җавап бирә Альвис, – әмма сезнең күпердә янган ут аша ничек үтәргә белмим.
– Нәрсә кирәк сиңа аллалар илендә? – дип сорый Хеймдалль.
– Тор кызы Трудның кулын сорарга барам, – ди гном. Ас көлеп җибәрә.
– Ул аны сиңа кияүгә бирергә риза булыр, дип уйлыйсыңмы?
– Әйе, Хеймдалль, – дип горур кыяфәт белән җавап бирә Альвис, – чөнки Квазир һәлак булганнан соң, дөньяда миннән дә зирәгрәк беркем юк!
– Менә ничек? – Хеймдалль тагын көлеп җибәрә, ул үзе дә бик акыллы иде. – Ярый, мин сиңа Асгардка керергә булышырмын. Син анда зыян китермиячәксең, ә миңа синең ничек уңыш казанганыңны карау кызыклы булыр.
Ул Бифрёсттан аска төшеп, Альвисны кулына ала һәм аны Асгардка алып килә.
Салават күпере сакчысына рәхмәтләр әйтеп, гном аннан Торның сарае кайда урнашканын сорый һәм шунда китә.
Яшен алласы бу вакытта Гимирда була һәм Мидгард еланын эзләргә китәргә әзерләнгән була. Труд каты йоклый, һәм Альвисны Сиф каршы ала. Аңа ишек ачып һәм гномны күргәч, алиһә, гаҗәпләнеп, кулыннан алтын чәчләрен тарый торган тарагын төшереп җибәрә һәм кунакка “рәхим итегез”, дип әйтү урынына кычкырып җибәрә:
– Ничек килеп эләктең син Асгардка, кара эльф, һәм нәрсә кирәк сиңа миннән?
– Башта минем исемне сорарга кирәк иде, – дип шелтәли аны кәрлә, – шунда син минем исемем Альвис һәм минем дөньяда иң акыллы икәнемне белер идең.
– Гафу ит, Альвис, – ди Сиф. – Чыннан да, минем синең турында ишеткәнем булмады. Кунак бул һәм безгә ни өчен килгәнеңе сөйлә.
– Мин синең кызың кулыңны сорарга килдем, Сиф, – эре кыяфәт белән дип әйтә гном, сарайга кереп.
– Минем кызымның кулын сорарга? Син Трудка өйләнергә телисең? – дип кычкырып җибәрә алиһә, ни ишетүенә ышана алмыйча.
– Әйе, Сиф, – дип раслый Альвис, эскәмиягә көчкә менеп. – Мин Трудка өйләнергә телим һәм синең ни өчен гаҗәпләнүеңне аңламыйм. Акыл бар нәрсәдән кыйммәтрәк, мин Один диярлек акыллы һәм теләсә кайсы алиһәнең кулын сорарга лаеклы. Мин синең кызыңны сайлаганга син сөенергә тиеш.
– Әмма, Альвис, – дип каршы килә Сиф, – Асларның кызлары гномнарга кияүгә чыкмый: алар җир астында тора алмый.
– Әмма мин Асгардта тора алам, – ди Альвис. – Әлбәттә, көндез мин өйдә утырачакмын һәм аннан төнлә генә чыгачакмын, ләкин бу бик мөһим түгел. Мин бик бай, минем алтыным күп. Ә минем белемнәрем аркасында мин тагын да баерак булачакмын. Минем хатыныма барысы да көнләшәчәк.
Аларның бәхәсе әле озак дәвам итә, һәм ниһаять хәйләкәр гном Торның хатынын күндерә ала. Ул шунда ук Трудны чакыра һәм, Тордан да сорамыйча, кызына гномга кияүгә бирүе турында әйтә.
Кәрләгә карау белән, кыз елый башлый: ул аңа бик җирәнгеч тоела. Әмма Альвис сөенечтән һәм горурлыктан балкый иде. Ул Сифта көне буе утыра, ә кич белән икенче көнне төнлә килергә, дип сүз биреп һәм Трудка йокларга ятмаска кушып кайтып китә. Свартальфхеймга кайтканда, ул түзми һәм Хеймдалльга барысын сөйли һәм уңышлары белән мактана.
– Мин сиңа бәхет телим, – ди теге, – ләкин иртә шатланмыйсыңмы син? Тор бит әле аның кызын сиңа кияүгә бирү турында белми?
– Ул Сиф миңа биргән сүзне бозарга теләмиячәк, һәм мин аның кияве, дип санала алам, – ди гном, һәм, Хеймдалль белән саубуллашып, шат күңелле алга китә.
Иртән иртүк, Мидгард еланы белән сугышканнан соң, аллалар иленә Тор кайта.
– Асгардта нинди яңалыклар бар? – дип сорый ул Хеймдалльдан. – Албастылар килмәдеме?
– Албастылар килмәде, Тор, – ди Хеймдалль, – әмма безгә бер гном килде, Альвис исемле, һәм синең кызың Трудның кулын сорады.
– Син көләсең миннән! – ди Ас, ярсудан кызарып. – Минем кызым ничек ниндидер кара эльфның хатыны булсын? Сиф беркайчан да моңа риза булмыячак!
– Юк, Тор, Альвис аны күндерә алган, – дип җавап бирә Зирәк Ас. – Ул аңа сүз биргән, һәм бүген кич гном кәләшен күрергә киләчәк.