bannerbannerbanner
Скандинавия мифологиясе
Скандинавия мифологиясе

Полная версия

Скандинавия мифологиясе

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 2

Финн Олафссон

Скандинавия мифологиясе


Дөньяның барлыкка килүе


Башта берни дә булмаган: җир дә, күк йөзе дә, ком да, салкын дулкыннар да. Бары тик бер зур кара Гиннунгагап дигән упкын гына булган. Аннан төньякка таба томаннар иле Нифльхейм, ә көньякка таба – ут иле Муспельхейм урнашкан булган. Тыныч, якты һәм эссе булган Муспельхеймда, шундый эссе ки, анда бу ил балаларыннан – ут албастыларыннан башка, беркем дә тора алмаган. Нифльхеймда, киресенчә, мәңгелек суыклык һәм караңгылык өстенлек иткән.

Менә томаннар илендә Гергельмир чишмәсе бәреп чыккан. Унике көчле ташкын, Эливагар, аннан үз башлангычын алып, Гиннунгагап упкынына юнәлеп, көньякка таба агып төшкән. Томаннар иленең көчле суыгы бу ташкыннар суын бозга әйләндергән, ләкин Гергельмир чыганагы туктамыйча агып торган. Зур боз кисәкләре үсә торган һәм Муспельхеймга һаман якынлаша барган. Ниһаять, боз ут иленә шундый якынлашкан ки, шулвакыт эри башлаган. Муспельхеймнан чыккан очкыннар, боз белән кушылып, анда тереклек уяткан. Шуннан соң Гиннунгагапның чиксез бозлы киңлекләр упкыныннан кинәт бик зур сын барлыкка килгән. Ул да булса албасты Имир, дөньяда тәүге тере зат пәйда булган.

Шул ук көнне Имирның сул кулы астында малай белән кыз, ә аның аякларыннан алты башлы албасты Трудгельмир барлыкка килгән. Шулай итеп албастылар нәселенә, аларны барлыкка китергән боз һәм ялкын кебек аяусыз һәм мәкерле Гримтурсеннарга нигез салынган.

Албастылар белән бер үк вакытта эрегән боздан бик зур Аудумбла дигән сыер барлыкка килгән. Анын җилененнән, Имирга һәм аның балаларына азык бирә торган, дүрт сөтле елга ага башлаган. Яшел утлавыклар әле булмаган, шуңа күрә Аудумбла, зур тозлы боз кисәкләрен ялап, көтүдә йөргән. Беренче көннең ахырында шул боз кисәкләренең берсе өстендә чәчләр, икенче көнне – бер баш, өченче көнгә боз кисәгеннән куәтле албасты Бури барлыкка килгән. Аның улы Бер үзенә хатын итеп Бесланы алган, һәм ул аңа өч ул: Один, Вили һәм Ве аллаларын тудырган.

Бу аллаларга алар яши торган дөнья ошамаган, аяусыз Имирның хакимлегенә дә алар түзә алмаган. Алар беренче албастыга каршы төшкәннәр һәм озак, каты көрәштән соң аны һәлак иткәннәр.

Имир шундый зур булган ки, анын яраларыннан чыккан канында башка албастылар баткан, хәтта сыер Аудумбла да. Бары тик Имирның оныкларының берсе – албасты Бергельмир гына көймә төзеп, үзенең хатыны белән котылган.

Хәзер инде беркем дә аллаларга дөньяны үзләренчә оештырырга комачауламаган. Алар, Имир гәүдәсеннән яссы түгәрәк формасында җир ясап, аны албастының каныннан барлыкка килгән зур диңгезнең уртасына урнаштырганнар. Җирне аллалар “Мидгард” (“урта ил”) дип атаганнар. Шуннан соң туганнар Имирның баш сөягеннән – күк йөзе, сөякләреннән – таулар, чәчләреннән – агачлар, тешләреннән – ташлар, ә баш миеннән – болытлар ясаганнар. Күк йөзенең һәр дүрт почмагын мөгез формасына төреп, аллалар һәрберсенә бер җил урнаштырганнар: төньягына – Нордри, көньягына – Судри, көнбатышына – Вестри, һәм көнчыгышына – Аустри. Муспельхеймнан чыккан очкыннардан йолдызлар ясап, аллалар, аларны күк йөзен бизәү өчен, шунда урнаштырганнар. Йолдызларның бер өлешен алар хәрәкәтләнмәүчән итеп калдырганнар, калганнырын, вакытны белеп торыр өчен, түгәрәк буенча урнаштырганнар.

Дөньяны барлыкка китергәннән соң, Один һәм абыйлары аңа җан ияләре урнаштырырга уйлаганнар. Бервакыт диңгезнең яр буенда алар ике агач: корычагач һәм зирек тапканнар. Аллалар аларны кисеп, корычагачтан – ир-ат, зиректән хатын-кыз ясаганнар. Один аларга җан керткән, Вили –ихтыяр, акыл һәм омтылыш, Ве кеше кыяфәте биргән. Шулай итеп беренче кешеләр барлыкка килгән. Ир-атның исеме – Аск, хатын-кызныкы Эмбла булган.

Аллалар албастылар турында да онытмаган. Диңгез артында, Мидгардтан көнбатышка таба алар Йотунхейм илен булдырганнар һәм аны Бергельмир белән аның нәселенә биргәннәр.

Вакытлар үткән, аллалар тагын да күбәйгән. Туганнарның өлкәне Одинның күп балалары туган. Алар үзләренә җирдән биектә ил төзегәннәр һәм аңа Асгард дип исем биргәннәр, ә үзләрен – Аслар дип атаганнар.


Мундильфери һәм аның балалары


Беренче кешеләрнең тормышы күңелсез булган. Бөтен дөньяда мәңгелек төн хакимлек иткән, һәм бары тик тонык, җемелдәп торган йолдызлар яктысы гына караңгылыкны бераз тараткан. Кояш һәм ай әле булмаган, ә алардан башка кырларда чәчүлекләр яшелләнмәгән, бакчаларда агачлар чәчәк атмаган. Шулвакыт, җирне яктырту өчен, Один абыйлары белән Муспельхеймнан ут алып, аннан кояш һәм ай ясаганнар. Һичшиксез, алар туганнар тарафыннан кайчан да булса ясалган иң яхшы һәм иң матур җисемнәр булып чыккан. Аллалар үзләренең хезмәт җимешләре белән бик канәгать булган, ләкин кем кояш белән айны һава буенча йөртер микән, дип һич тә уйлап таба алмаганнар.

Шул ук вакытта җирдә Мундильфери дигән бер адәм яшәгән, һәм аның булган ди искитәрлек кызы белән малае. Мундильфери алар белән бик горурланган. Аллаларның нинди матур җисемнәр ясаганын белгәч, кызына – Суль, димәк “кояш”, ә улына Мани (“ай”) дип исем биргән.

“Барысы да белсеннәр, хәтта аллалар да минем балаларымнан гүзәлрәк әйбер ясый алмаслар” – дип уйлаган Мундильфери тәкәбберләнеп. Озакламый бу да аңа аз кебек тоелган. Якын бер авылда бик матур бер егет яшәгән. Аның йөзе шундый матур булган, әйтерсең иң якты йолдыз ялтыраган төсле. Шуңа да аның исеме Глен (“ялтырау”) булган. Мундильфери моның турында белеп, аны үз кызына өйләндермәкче булган: аларның балалары тагын да матуррак булсын, һәм башка барлык кешеләр аларга табынсын өчен. Тәкәббернең нияте аллаларга билгеле булган. Һәм ул кызын кияүгә бирәсе көнне аның алдында кинәт Один пәйда булган.

– Син бик горур, Мундильфери, хәтта аллаларга тиң булырга телисең, – дигән ул. Син кешеләрнең безгә түгел, ә синең балаларыңа һәм аларның балаларына баш игәнен телисең. Шуның өчен без сиңа җәза бирергә булдык. Моннан соң Суль һәм Мани, күктә ай белән кояшны йөртеп, үзләре кешеләргә хезмәт итәрләр. Шунда барысы да аларның матурлыгы аллалар ясаган әйберләрдән өстен тора микәнен күрерләр.

Кайгыдан таңга калган Мундильфери берни дә әйтә алмаган. Один, Суль белән Манины алып, алар белән күккә күтәрелгән. Анда аллалар Сульны ике ак ат белән җигелгән зур арбага утыртканнар. Шуның алгы урынына кояш беркетеп куелган булган, һәм Сульга көне буе күк буенча йөрергә, кичкә генә туктарга дип боерык биргәннәр. Ә Мани айны йөртергә тиеш булган. Шуннан бирле Мани белән Суль кешеләргә турылыклы хезмәт итәләр, җирне көндез һәм кич яктырталар. Басуларда икмәкләр өлгерә, бакчаларда җимешләр пешә. Элек караңгылыкның хөкем сөргәнен һәм бу әйберләрнең булмаган чакларны хәзер инде беркем дә хәтерләми.


Эльфлар һәм гномнар


Күктә кояш балкый башлаганнан соң, җирдәге тормыш күңеллерәк була башлаган. Кешеләр тыныч кына кырда эшләгән, барысы да канәгать булган, беркемнең дә башкалардан данлыклырак яки баерак буласы килмәгән. Шул чакларда аллалар, Асгардны калдырып, еш кына дөнья буйлап сәяхәт иткәннәр. Алар кешеләрне җир казырга һәм аннан руда алырга өйрәткәннәр. Шулай ук аларга тимерче сандалы, чүкеч, келәшчә ясап биргәннәр. Алар ярдәмендә инде башка эш кораллары да барлыкка килгән. Ул чакта сугышлар да, урлашулар да булмаган. Тауларда күп итеп алтын казып чыгара торган булганнар, әмма аны җыеп тупламаганнар, ә савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар ясаганнар. Шуңа күрә ул чор “алтын гасыр” дип аталган.

Бервакыт Один, Вили һәм Ве, җирдә тимер рудасы эзләп казынганда, анда суалчаннар тапкан. Бу шыксыз тереклек ияләренә карап, аллалар уйга калалар:

– Нәрсә эшлибез без болар белән, туганнар? – дип сүз кузгаткан Ве. Без бөтен дөньяга халык утырттык. Бу суалчаннар беркемгә дә кирәк түгел. Бәлки аларны юк итәргәдер?

– Син ялгышасын, – дип каршы килә Один. Без җир өсте турында гына кайгырттык, ә асты турында оныттык. Әйдәгез алардан кечкенә кешеләр-гномнар яисә кара эльфлар ясыйбыз һәм аларга җир асты патшалыгы бирәбез. Ул патшалык Свартальфхейм яисә “Кара эльфлар иле” дип аталыр.

– Әгәр анда яшәү аларны туйдырса, һәм алар өскә, кояшка һәм яктылыкка чыгарга теләсә? – ди Вили.

– Курыкма, энекәш, – ди Один. Мин шулай эшлим: кояш нурлары аларны ташка әверелдерәчәк. Шулай итеп аларга гел җир астында гына яшәргә туры киләчәк.

– Мин синең белән риза, – дигән Ве. Әмма без җир асты турында гына түгел, һава турында да оныттык. Әйдәгез кайбер суалчаннарны – кара эльфларга яисә гномнарга, ә башкаларын – якты эльфларга әйләндерәбез һәм аларны һавага, җир белән Асгард арасына, Льесальфхеймга (“Якты эльфлар иле”) урнаштырабыз.

Калган аллалар моның белән килешә. Шулай итеп дөньяда эльфлар һәм гномнар һәм ике яңа ил: Свартальфхейм белән Льесальфхейм барлыкка киләләр.

Кара эльфлар яисә гномнар озакламый бик оста куллы җан ияләренә әйләнәләр. Асылташларны һәм металларны алардан да оста эшкәртүче булмагандыр. Хәтта аллалар да бу мәсьәлә буенча аларга мөрәҗәгать иткән.

Гномнар җир астында эшләсә, бу вакытта эльфлар җирнең өстендә хезмәт иткән. Алар иң матур һәм хуш исле чәчәкләр үстерергә өйрәнгәннәр. Шуннан бирле ел саен җирне тагын да ямьлерәк һәм матуррак булсын өчен бизиләр.


Норналар


Кайгы-борчусыз, бәхетле итеп торган кешеләр алтын гасырда. Ләкин бу озакка сузылмаган. Бервакыт көнчыгыштан, албастылар иленнән Мидгардка өч хатын килгән. Берсе аның карт булган, Урд (Үткән) исемле, икенчесе урта яшьтә булган, Верданди (Хәзерге), өченчесе бик яшь булган, ул да булса Скульд (Киләчәк). Бу өч хатыннар күрәзәче, тылсымчы норналар булган. Аларда дөнья, кешеләр, хәтта аллалар язмышын билгеләү сәләте булган.

– Озакламый алтынга, җиңел табышка омтылу кешеләрнең йөрәгенә үтеп керәчәк, һәм алтын гасыр тәмам булачак, – дигән өлкән норна.

– Кешеләр алтын өчен бер-берсен үтерәчәк һәм алдыячак. Алтын үзенең ялтыравы белән күп данлыклы батырларның күзен томалыячак һәм алар шуның өчен сугышта һәлак булачак, – дигән уртанчысы.

– Әйе, барысы да сез әйткәнчә булачак, – дип раслаган кече норна. Ләкин вакыт үтү белән алтын үзенең хакимлеген югалтачак, һәм кешеләр яңадан бәхетле булачак, – дип өстәгән.

– Алтынга омтылу кешеләрне генә түгел, аллаларны да буйсындырачак. Алар да кан түгәчәк һәм антларын бозачак, – дип кабат өлкән норна сүз кузгаткан.

– Албастылар аллалар белән сугыш башлыячак. Бу сугыш күп еллар дәвам итәчәк, аллалар белән албастыларның һәлак булуы белән тәмамланачак, – дигән уртанчысы.

– Әйе, сез әйткәнчә булачак, ләкин бөтен аллалар да үлмиячәк. Аларның балалары һәм җинаять кылмаганнары исән калачак, һәм иске дөнья бетеп, яңасы барлыкка килгәч, алар аның белән идарә итәчәк, – дип каршы төшкән кече норна.

Шуннан соң дөньяда барысы да норналар юраганча була башлаган. Тора бара кешеләр йөрәгенә комсызлык үтеп кергән. Күбесе тыныч хезмәтне калдырып, кулларына кылыч, сөңгеләр алып, бер-берсенә сугышта каршы чыккан. Ә сугышлар белән бергә дөньяга мохтаҗлык һәм җинаятьләр килгән. Күктә кояш шулай ук балкып торган, ләкин хәзер инде беркем дә элеккечә бәхетле булмаган. Норналарның башка әйткән сүзе дә чынга ашкан: аллалар һәм албастылар арасында каты көрәш башланган. Асгардны яулый алмыйча, Гримтурсеннар яисә албастылар бөтен ачуын кешеләр өстенә яудырган. Имирның боздан һәм уттан туган токымнарына бөтен табигать көчләре буйсынган. Албастылар җиргә салкын, корылык, җил-давыл җибәргән, бозлар яудырган, кар ишелмәләре төшергән. Шуның сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыккан. Мидгардны саклар өчен аллалар аны биек таулар белән уратып алган. Ләкин албастылар еш кына алар аша үтеп керә торган булган. Дөньяны һәлак итәр өчен, Гримтурсеннар кояш белән айга Скель һәм Гети дигән ике зур бүре җибәргәннәр. Шуннан бирле Скель – кояш, ә Гети ай артыннан чаба торган булган. Һәм Суль белән Мани алардан тау артына качып йөрергә мәҗбүр булган. Асларның берсеннән генә курка торган булган албастылар. Ул да булса, Тор, күк күкрәү һәм яшен алласы.


Асгард һәм Аслар


Болытлар өстендә, бик биектә, шундый биектә ки, хәтта иң үткен күзле кеше күрә алмаслык җирдә Асгард дигән матур ил бар. Нәзек, әмма чыдам Бифрёст дигән күпер – кешеләр аны салават күпере дип йөртә – Асгардны җир белән тоташтыра. Бифрёст буенча сузылган кызыл тасма – мәңге сүнми торган учак. Аллалар өчен зыянсыз, ләкин аңа кагылган башка җан иясен шундук һәлак итә ала бу күпер.

Асгард уртасында зур Игдрасиль корычагачының оч башы күренә. Аның ботаклары бөтен дөньяга сузылган, ә тамырлары – Нифльхеймда, Йотунхеймда һәм Мидгардта. Шул тамырлар астыннан искиткеч чишмәләр бәреп чыккан. Беренчесе, Гергельмир, Нифльхеймда урнашкан, икенчесе Йотунхеймда ага. Ул акыллылык чыганагы. Явыз албасты Мимир аның суларын саклап тора һәм беркемгә дә аннан эчәргә рөхсәт итми. Шуңа күрә бу чыганакны Мимир чыганагы дип тә йөртәләр.

Өченче чишмә, Урд, Мидгардта ага. Ул шундый үтә күренмәле һәм чиста, анда юынган һәр кеше кар кебек ак була. Кич белән Урд өстеннән томан булып баллы чык күтәрелә. Ул җирдәге бөтен чәчәкләрне бөрки, аннары аны бал кортлары җыеп, шуннан бал ясыйлар.

Урд чишмәләре янында зирәк норналар яши. Монда аларның зиннәтле сарае урнашкан, шунда алар кешеләрнең язмышын туган көненнән алып үлеменә кадәр билгелиләр.

Игдрасиль агачының оч башы Лерад дип атала. Анда бик зур бөркет утыра, ә ботаклары буенча алга-артка шук тиен Ротатёск сикереп йөри. Лерад янында, Асгардның иң өске урынында, дөньяның хөкемдары һәм аллаларның иң өлкәне Одинның тәхете тора. Тәхетеннән ул Асгардта, Мидгардта, хәтта ерак Йотунхеймда булган бөтен әйберне күреп тора.

Один – Асларның атасы һәм алар арасында иң акыллысы. Кайчандыр, яшь вакытта, ул, Мимирга килеп, аннан чишмә суын эчәргә рөхсәт сораган.

– Берни дә бушлай бирелми, бигрәк тә акыл, – дигән албасты. – Әйт әле, мин синнән алмашка ни алырмын?

– Ни телисең, – дигән Один. – Миңа берни дә кызганыч түгел, чөнки акыллылык бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк.

– Алайса миңа уң күзеңне бир, – дигән Мимир.

Один бераз уйланган һәм әйткән:

– Ярый, Мимир, мин риза. Акыллы бер күз белән дә ике күзле наданнан яхшырак күрә, – дигән.

Шуннан бирле Одинның бер сул күзе генә калган, шулай да ул акыллылык чишмәсенең суын эчкәч, хәзер дөньяда аның өчен бернинди сер дә юк.

Одинның җилкәләрендә ике козгын утыра: Гугин һәм Мумин; ә аның аяклары янында Гери һәм Фреки бүреләре ята. Гугин һәм Мумин көн саен җир буйлап очып, ә Гери белән Фреки һәр төн аны әйләнеп чыгалар һәм хуҗасына бөтен күргән һәм ишеткән әйберне сөйлиләр.

Одинның башында – канатлы алтын башлык, уң кулында аның Гунгнир дигән сөңге. Ул беркайчан да читкә очмый һәм атылган әйбергә һәрчак барып тия. Одинның сигез аяклы соры айгыры Слейпнир, җир буйлап кына түгел, хәтта һавада да чаба ала. Дөнья хөкемдары атка атланып еш кына җиргә килә, яисә кешеләргә күренмичә, аларның сугышларында катнашып, лаеклыларга җиңәргә булыша.

Один җәяү йөрергә дә ярата. Ярлы мосафир кыяфәтендә, иске киң кырыйлы эшләпәдә һәм шундый ук иске зәңгәр плащта, ул дөнья буйлап йөри. Әгәр берәрсе, кунакчыллык кагыйдәләрен онытып, аңа ярдәм итмәсә, яман күрер.

Одинның сарае, Вальгалла, Асгардта иң матуры һәм зурысы. Анда 540 зур зал бар, шунда сугышта һәлак булган батыр сугышчылар тора. Монда алар Сэримнир дигән зур кабан дуңгызы итен ашыйлар. Аны көн саен чалалар һәм пешерәләр, ә ул икенче көнгә шундый ук булып яңадан терелә. Монда сугышчылар шулай Гейдрун кәҗәсенең куәтле сөтен эчәләр. Аның сөте барлык Асларга да җитә.

Бары Асларның өлкәне Один гына ашамыйча тора ала: ул бары тик бал гына эчә.

Одиннан башка Асгардта тагын унике алла тора.

Беренчесе Одинның өлкән улы Тор, көчле җирән сакаллы баһадир. Ул атасы шикелле зирәк түгел, ләкин бөтен дөньяда көч буенча аңа тиң кеше юк. Тор – җир алиһәсе Йордның улы. Ул игенче-крестьяннарның яклаучысы һәм аларның өйләрен, басуларын явыз албастылар Гримтурсеннардан саклый. Кешеләр юкка гына әйтми, Тор булмаса, албастыләр бөтен дөньяны юк итәрләр иде, дип.

Күк күкрәү һәм яшен алласы зур һәм авыр, һәм аны бер ат та күтәрә алмый. Шуңа күрә ул я җәяү, яисә күк буенча тимер белән тышланган арбасында йөри. Аның арбасы Тангиост һәм Тангризнир исемле ике кәҗә белән җигелгән. Алар җилдән дә, хәтта Одинның сигез аяклы айгырыннан да тизрәк хуҗасын диңгезләр, урманнар һәм таулар аша җилдертеп баралар.

Торның тылсымлы билбавы бар. Ул аның көчен ике тапкырга арттыра. Шулай ук аның авыр Мйольнир дигән зур тимер чүкече бар. Бу чүкеч иң калын һәм каты кыяларны челпәрәмә вата ала.

Тор Асгардта сирәк була. Ул көннәр һәм төннәр буе көнчыгышта албастылар белән сугыша. Әмма Асларга куркыныч янаганда, алар Торның исемен әйтү белән, ул шундук аларга ярдәмгә килә.

Торның Бальдр исемле энесе бар. Ул Один һәм Фригг исемле алиһәнең улы. Ул шундый матур һәм чиста күңелле, хәтта балкып тора. Бальдр – яз алласы һәм Аслар арасында иң мәрхәмәтлесе. Аның килүе белән җирдә тереклек уяна, һәм бөтен нәрсә яктырак һәм матуррак була.

Сугыш алласы Тюр, дөнья хөкемдары һәм диңгез албастысы Гимир апасының улы, Асларның өченчесе һәм иң батыры. Ул бер куллы, чөнки уң кулын аллаларны куркыныч албастыдан коткару сәбәпле югалта. Ләкин бу Тюрга оста сугышчы булырга комачауламый.

Хеймдалль – аны шулай ук Зирәк Ас дип йөртәләр – Бифрёст күперенең ышанычлы сакчысы. Ул көндез дә, кич тә йөз километр ераклыкка күрә һәм басуда чирәм, сарыкта йон үскәнен ишетә ала. Зирәк Ас кошлардан азрак йоклый һәм йокысы кошларныкы кебек сак. Аның тешләре чиста алтыннан, ә билбавыннан тавышы бөтен илгә ишетелә торган алтын быргы салынып тора.

Браги – шагыйрьләр һәм скальдлар алласы. Башка беркем дә аның кебек шигырьләр һәм җырлар иҗат итә алмый. Шагыйрь булырга теләүчеләр аның ярдәмен сорарга тиеш.

Ход, яисә сукыр Ас, Тюр, Хеймдалль һәм Браги кебек үк Одинның улы. Ул бик көчле һәм беркайчан да Асгардтан китми, үзенең йортыннан да сирәк чыга.

Видар дигән алланы Сүзсез Ас дип йөртәләр, чөнки ул, акыллы һәм батыр булуга карамастан, күп сөйләшергә яратмый. Ул Один һәм албасты хатын Гридның улы, һәм Тор шикелле диярлек көчле.

Вали корал белән эш итү буенча алдынгылардан һәм сугышларда Тюрдан калышмый, әмма ул начар киңәшче һәм бик акыллы түгел.

Торның үги малае Улль – уктан иң яхшы атучы санала. Аның уклары цельгә, ул ничек кенә ерак һәм кечкенә булмасын, һичшиксез барып тия. Улль шулай ук иң оста чаңгыда йөрүче. Аннан бу осталыкка кешеләр дә өйрәнгән.

Алла Нйодр – Ас түгел. Ул Ваннар нәселеннән. Ул диңгездә йөрүчеләргә химая итә, һәм аңа җилләр, диңгезләр буйсынган. Нйодр Аслардан иң бае, һәм башка Ваннар кебек үк, бик мәрхәмәтле.

Аның улы Фрейр, җәй алласы, матурлык буенча Бальдрдан калышмый, һәм атасы кебек үк киң күңелле. Фрейр кешеләргә мул уңышлар алып килә. Ул сугышлар һәм талашлар яратмый һәм җирдә кешеләр арасында тынычлыкны саклый.

Аллаларның соңгысы, хәйләкәрлек алласы Локи, Ас та, Ван да түгел. Ул албастылар нәселеннән, әмма Аслар күптән инде аның акылы һәм хәйләкәрлеге аркасында аңа Асгардта яшәргә рөхсәт иткән. Локи озын буйлы, батыр һәм матур, ләкин явыз һәм мәкерле. Үзенең шаяртулары белән ул Асларны еш кына куркыныч астына куя, ләкин тапкырлыгы белән аларны коткара да. Хәйләкәрлек алласыннан яманны да, яхшыны да күрергә була, шуңа күрә беркем дә аңа ышана алмый.

Асгардта яшәүче алиһәләр патшабикәсенә килгәндә, ул да булса Одинның хатыны Фригг. Ул дөнья хөкемдары шикелле үк акыллы, ләкин беркайчан да үзенең нәрсә белгәнен әйтми. Үзенең ире кебек ул да җиргә төшә һәм, икенче төрле киенеп, кешеләрнең кайгы-борчуларына игътибар итеп, алар арасында йөри.

Нйодрның кызы һәм Фрейрның апасы, мәхәббәт алиһәсе Фрейя – аны шулай ук, Ваннар нәселеннән булу сәбәпле, Ванадис дип тә йөртәләр – Асгардта Фриггтан соң беренче алиһә. Матурлык буенча аңа тиң кеше беркайда да юк. Ул шундый киң күңелле – һәрберсенең кайгысын уртаклаша. Фрейяның лачын каурыйларыннан эшләнгән киеме бар. Аны киеп ул болытлар өстеннән очып йөри. Шулай ук аның Бризингамен дигән искиткеч матур муенсасы бар. Ә елаганда аның күзләреннән алтын яшьләр тама.

Брагиның хатыны назлы Идун – мәңгелек яшьлек алиһәсе. Ул тыйнак һәм тыныч, ләкин аннан башка Аслар исән булмаслар иде инде. Идунның мәңгелек яшьлек алмалары тутырылган кәрзине бар. Ул аллаларны шул алмалар белән сыйлый. Бу кәрзин тылсымлы: ул беркайчан да бушамый, чөнки алма алу белән, анда шундук яңасы барлыкка килә.

Алиһә Эйр – табиблар химаячесе. Ул барлык авыруларны һәм яраларны дәвалый.

Торның әнисе Йорд – җир, хатыны Сиф – уңдырыш алиһәсе. Матурлыгы белән Сиф Фрейядан калышмый, ә аныкы шикелле чәчләр дөньяңа беркемдә дә юк.

Алиһә Лефн – өйләнешүчеләрнең химаячесе. Син исемле алиһә кешеләрнең йортларын караклардан саклый, ә Сйофн кешеләр тату яшәр өчен тырыша.

Хакыйкать алиһәсе Вар кешеләрнең антларын тыңлый һәм язып бара, ә Фулла, Сага, Глин һәм Гна алиһәләре Фригг алиһәсенә хезмәт күрсәтәләр һәм йомышларын үтиләр.

Аллалар һәм алиһәләрдән башка, Асгардта гүзәл сугышчы-кызлар яисә валькирияләр тора. Аларның әйдәп баручысы – алиһә Фрейя. Валькирияләр күренмичә генә һәрбер сугышта катнашалар, аллалар җиңү биргән кешеләргә отарга булышалар. Сугышта һәлак булганнарны Вальгаллага алып китеп, аларга табын алдында хезмәт күрсәтәләр.

Асгард менә шулай оештырылган. Аслар турында мәгълүмат алганнан соң, аларның искиткеч эшләре, Торның батырлыклары, Локиның мәкерлекләре һәм башкалар турында укып китик.


Локиның балалары


Бервакыт, Аслар белән албастылар сугышына кадәр, Локи, дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, Йотунхеймга барып кергән. Һәм анда Ангрбода исемле хатын-кыз албасты белән өч ел торган. Бу вакыт эчендә ул аңа өч бала тудырган: Хель исемле кыз, елан Йормундгад һәм бүре баласы Фенрир. Асгардка кайткач, Локи албастыдар илендә булганын беркемгә дә сөйләми. Әмма бар нәрсәдән дә хәбәрдар Один, Локи балалары турында белеп, Урд чыганагына күрәзәче норналардан киңәш сорарга китә.

– Карагыз, карагыз, зирәк Один үзе үк безгә килгән! Әмма ул бездән начар хәбәрләр ишетәчәк, – аны күрү белән өлкән норна сүз кузгата.

– Бездән ишеткән хәбәр аның тынычлыгын бозачак, – дип өсти уртанчы норна.

– Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән, – дип раслый норналарның кечесе.

– Әгәр минем ни өчен килгәнемне беләсез икән, мин теләгән сорауга җавап бирегез алайса, – ди Один.

– Без сиңа җавап бирербез, – ди Урд. Ләкин син безнең сүзләребезне ишетмәсәң яхшырак булыр. Локиның балалары аллаларга күп михнәтләр алып килер.

– Аларның икесе сиңа һәм синең өлкән улыңа үлем китерер, ә өченчесе сездән соң патшалык итәчәк, һәм аның патшалыгы караңгылык һәм үлем патшалыгы булачак, – дип өсти Верданди.

– Әйе, бүре – сине, ә елан Торны үтерәчәк, ләкин алар үзләре дә үләчәк, ә өченчесенең патшалык итүе кыска булачак: тереклек үлемнән өстен чыгачак, ә яктылык – караңгылыктан, – ди Скульд.

Кайгылы һәм борчулы булып кайта Один Асгардка. Монда ул бөтен аллаларны җыеп, аларга норналар әйткәнен сөйли, ә Торны Локиның балалары артыннан Йотунхеймга җибәрә. Аслар Одинны хәвеф белән тыңлыйлар, әмма Тор үзенең арбасында Хель, Йормундгад һәм Фенрирны алып килгәч, тагын да куркалар.

Әле яшь кенә Хель үзенең олы әнисеннән ике башка зур булган инде. Аның битенең һәм гәүдәсенең сул ягы кызыл төстә, ә уң ягы – кап-кара, әйтерсең мәңгелек төн иленең йолдызсыз күге. Елан Йормундгад, Ангрбоданың икенче кызы, әле үсеп өлгермәгән – озынлыгы илле адымнан да күп түгел – әмма аның авызыннан агу саркып тора, ә аның салкын ачык яшел күзләре аяусыз явызлык белән ялтырап тора. Апалары белән чагыштырганда, аларның энекәше Фенрир зарарсыз күренә иде. Буе аның бүренеке кебек, ягымлы һәм шаян ул аллаларга ошый, һәм алар аны үзләренә карата куркынычсыз дип саный.

Один, үзенең тәхетендә утырган килеш, игътибар белән бөтенесен карап чыга.

– Тыңла әле, Хель, – ди ул. Син шундый зур һәм көчле, без сиңа патшалык итәргә бер ил бирербез. Ул ил җир астында тирәндә, хәтта Свартальфхейм астында. Анда үлгәннәрнең, безнең белән Вальгаллада яшәргә лаек булмаганнарның җаннары тора. Шунда бар һәм башка беркайчан да җир йөзендә күренмә.

– Мин риза, – ди Хель, башын иеп.

– Син, Йормундгад, – дәвам итә Один, – дөнья диңгезенең төбендә торырсың. Анда синең өчен күп урын һәм азык булыр.

– Мин риза, – ди Йормундгад, бөтерелеп.

– Ә син, Фенрир, – ди Один, бүре баласына карап, безнең белән Асгардта калырсың һәм без сине үзебез тәрбияләрбез.

Фенрир берни дә әйтми: ул әле кечкенә, акылсыз һәм сөйләшә дә белми иде.

Шул ук көнне Хель үлеләр патшалыгына китә. Ул анда һаман да үлеләр җаннары белән идарә итә һәм үткен күзләре белән аларны иреккә чыкмасын, дип карап йөри.

Елан Йормундгад дөнья диңгезенең төбенә төшә. Ул анда үсә төшкәч, бөтен җирне уратып ала һәм башын үзенең койрыгына куя. Шуннан соң аны Мидгард еланы ягъни “Дөнья еланы” дип йөртә башлыйлар.

Фенрир ел буе Асгардта яши, әмма ул да сәгать саен үсә бара. Һәм озакламый шаян бүре баласыннан шундый албастыга әверелә ки, сугыш алласы Тюрдан башка беркем дә аның янына килергә батырчылык итми иде.

На страницу:
1 из 2