Полная версия
Моабитские тетради
Бер кызга
Кызык кына булды бу очрашу,Син ерактан, мин дә ерактан.Ә күптәнге якын танышлар күкКул кысыштык икәү йөрәктән.Исмемне дә юньләп белмисеңдер,Үзең шундый сөеп карыйсың.Йөрәгемнең язгы гөлләр төслеСаф булуын сиздең, ахрысы.Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;Нәрсә җитә менә шундый матур,Шундый керсез, кайнар дуслыкка!Нәрсә җитә синең күзләреңнеңЯлкыныннан шулай кабыныпЯшәү, җирдә гомер ахрыначаНазлы карашыңны сагынып.Мин үзем дә белмим, нәрсә безнеБәйләде соң аера алмаслык?!Без сөйләшеп түгел, серебезнеКүз карашы белән аңлаштык.Шундый назлы, гади күз карашынШагыйрь йөрәгеме аңламас?Сөяксез тел кайчак алдаса да,Күз карашы, җаным, алдамас.Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,Яшерә алмый шатлык яшемне,Мин, кулыңны кысып, чын күңелдән:– Сердәшем! – дип, сиңа дәшәрмен.Аерса да безне язмыш җиле,Алып китеп сине еракка…Киңәшем шул: җирдә иң кадерлеБу дуслыкны, бәгърем, югалтма!Тик бер теләк: сөю уты беләнКанатланса иде күңелләр.Сөю дымын эчеп бер тамырдан,Чәчәк атса иде гомерләр.Ашкынулы сөю ялкынындаҮтсә иде яшьлек вакытлар.Әйтче, бәгърем, миңа җир йөзендәШуннан артык нинди бәхет бар?!Май, 1943Бакчачы
Бик уңган безнең бакчачы бабай,Яше үзенең туксанда бугай.Ул кояш белән бергә кузгала,Көрәген ала, җиңен сызгана.Түтәлләр казый, гөлләр утырта,Алмагачларның башларын кырка.Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,Нәркиз, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.Язын бакчага кайталар кошлар,Безнең кадерле канатлы дуслар.Бигрәк күңелле май башларында,Каеннар яфрак ярган чагында.Шул чакта бабай кинәт яшәрә,Талларга карап, күзе яшьләнә.Бу таллар беркөн үсеп җитәрләр –Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.Үлсә дә беркөн безнең бакчачы,Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.Шаулар сагынып дусты карагай,Нинди бәхетле бакчачы бабай!Май – июль (?), 1943Гашыйк һәм сыер
Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемәБәйләм итеп бәйләп китердем.Күрсен иркәм аның кулдалыгын,Йөрәгемнең, бәхтем, иркәмнең.Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрнеТәрәзәдән тышка ыргыткан.Ә аларны сыер ашап киткән…Ничек түзим үлми хурлыктан!Гашыйк сүзен сыер ишетте дәГаҗәпләнеп башын селкеде:– Исем китә, – диде, – бу гашыйкка,Карап торсаң, кеше шикелле!Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен,Нигә шулай кыза, тузына?Мин ашасам аның чәчәкләрен,Сөт бирәм бит сөйгән кызына.Минем сөттән аның йөзе алсу,Минем сөттән – таза, сөйкемле,Тәне йомшак, аның тешләре ак,Яңа сауган сөтем шикелле…Уйга калды гашыйк…– Чын да, – диде, –Ник тиргим мин бу сөтбикәне?Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп,Каймак белән сыйлый иркәмне!Азык булсын гөлем сыерына,Мин теләмим артык һичкемне!Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәмКаймак итеп эчсен гыйшкымны…Һәм юанды гашыйк… Хәзер көн дәЧәчәк җыеп чишмә буенда,Кызга түгел, китереп чәчәкләрнеУл ашата икән сыерга.Май, 1943Назлы сөяркә
Шаһзадәнең иркә сөяркәсеӘйтте беркөн назлап сөйгәнен:– Мине сөйсәң, үтер туганыңны,Китер ватып яңак сөяген.Мәхәббәттән аңын җуйган егет,Кызның күндәм колы шикелле,Үтерде дә сөйгән ир кардәшен,Баш сөяген кызга китерде.Кыз сөякне тутырып агу салдыҺәм егеткә бирде: – Эч! – диде.Егет эчте… Гыйшык аның өченБер тылсымлы, серле көч иде.Дөнья, дөнья… Ул да, чын күңелдәнАны өзелеп сөйгән өченме,Яшьлегемнең кипкән сөягенәСалып миңа агу эчерде.Август (2), 1943Соңгы җыр
Җир йөзе шундый киң,Күңелле һәм якты!Тик төрмәм караңгы,Ишеге йозаклы!Күктә бер кош очаЮгары, югары!Мин ауныйм идәндә,Кулларым богаулы.Тышта бер гөл үсә,Яңгырга коенып;Мин кибәм, мин сулам,Төрмәдә боегып.Мин беләм: бик татлыДа яшәү тойгысы!Тик инде мин үләм,Бу җырым – соңгысы!..Август, 1943Мәхкүм[1]
Хөкем булды бүген, аны үлемҖәзасына хөкем иттеләр.Ул еламый, соңгы күз яшьләреКүптән инде агып киптеләр…Төрмә тып-тын; моңсу караш беләнКүктән карый тулган ай гына.Ә ул, мескен, балам – йөрәк парәмЯтим үсә, диеп кайгыра.Сентябрь, 1943Төрмәдә төш
Төштә миңа нәни кызым килде,Чәчләремне сыйпап тарады.– Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп,Күзләремә сөеп карады.Мин кызымны кыстым күкрәгемә,Шатлыгымнан шашып, исереп.Шунда сиздем нинди көчлелегенМәхәббәт һәм сагыш хисенең.Чыгып киттек шуннан без болынга,Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!Нинди якты, иркен – җир йөзе!..Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,Кулларымда шул ук богаулар…Баш очымда шул ук кайгыларымУяныр дип көтеп торганнар.Аһ, ник үрти мине хыял беләнТик тилертеп кайтмас язларым,Ник төш кенә минем шатлыкларым,Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?!Сентябрь, 1943Син онтырсың
Минем гомерем сулган чәчкә булыпӨзелеп төшәр синең алдыңа.Син үтәрсең аны таптап, яньчепКөзге салкын, җилле яңгырда.Син онтырсың әле күптән түгелБу ягымлы, нәфис чәчкәнеңГөлбакчаңны синең бизәгәнен,Сине назлап хуш ис чәчкәнен.Син онтырсың язгы алсу таңда,Ян тәрәзәң аша сузылып,Аның сине котлап сәламләвен,Таң җиленнән сибелеп, тузылып.Син онтырсың гөлләр арасындаГөрләп үткән исем бәйрәмен,Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдәДулкынланган чәчәк бәйләмен.Көзге бакча буйлап ашыга-ашыгаТанышыңа үткән вактында,Исеңә дә килмәс сулган гөлнеңСыкрануы аяк астында.Син керерсең өйгә көздән качып,Тәрәзәңне ябып бикләрсең.Юк, син инде хәзер сулган гөлнеБусагаңнан атлап кертмәссең.Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.Сөю, вәгъдә, антлар… Аһ, барсы даҺич булмаган кебек онтылыр.Сентябрь, 1943Төрмә сакчысы («Казан») (Ядкарь хан монологы)
Төрмәм ишеген саклап, сакчы йөри,Җиңнәрендә «сөңге» билгесе.Йөрәгемә кадак каккан кебекАның салмак атлап йөреше.Куркып аның ерткыч күзләреннән,Тынып калган тирә-әйләнә.Җир сыкрыйдыр кебек ул басканга,Кояш аңа артын әйләнә.Кешелеккә ямьсез бүкәй булып,Кулларына тотып камчысын,Ул утыра менә төрмә саклап, –Коллык, вәхшәт, үлем ялчысы.Тоткыннарның йөрәк итен чукыпҮтә аның козгын тормышы.Аңа икмәк – кан һәм күз яшьләре,Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы.Белсә иде шакшы бу кулларныңКүпме гомерләрне буганын,Җир күтәрмәс иде бу кешене,Кояш бирмәс иде нурларын!Сентябрь (?), 1943Кандала
Төрмә күңелсез, анда тычканнарҺәм сәке тулы кандала туе.Кайвакыт шулай мин эч пошканнанКандала чүплим, ятып көн буе.Һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезенВатасы иде, сүтәсе иде.Кандала итеп хуҗаның үзенТотасы иде, сытасы иде.Сентябрь (?), 1943Хөкем алдыннан. Черчетләр ханы («Кылыч хан» трагедиясенә)
Хөкем җитте, безне чыгардыларҺәм тезделәр бер буш урынга.Кояш батты, ахры, теләмәдеБу хурлыкка шаһит булырга.Үлән юеш иде, әллә чыктан,Әллә җирнең зарлы яшеннән.Урман, таулар, күлләр… Бар да куркыпТоман арасына яшренгән.Тышта салкын, бары аяк беләнТойдым җирнең таныш җылысын.Җир йөрәкне минем җылытмакчы,Анам төсле өреп сулышын.Кайгырма, җир, йөрәк калтырамасСинең өстә чакта аяклар.Аның исме белән ачылган телҮлгәндә дә Аны кабатлар.Менә алар, черчет хакимнәре,Кызыл күзле, юеш танаулы.Тик белсеннәр, алар түгел, ә безГаепләүче бүген аларны.Җиз балтасын җәллад кайраганда,Эт ләззәтен тоеп канында,Черчетләргә каршы соңгы сүзнеБез әйтербез хөкем залында.Килер ул көн, халык хөкем итәр,Карар булыр кискен һәм кыска.Каным белән язган соңгы җырым,Бул гаепләү акты фашистка.Сентябрь (?), 1943Сөеклемә
Еллар буе, бәлки, хатым булмас,Хәбәр булмас минем турымда.Туфрак күмәр баскан эзләремне,Үлән үсәр киткән юлымда.Төшләреңә, бәлки, кара киеп,Кайгы баскан килеш керермен.Еллар юар эзен йөрәгеңнәнСине соңгы үпкән көнемнең.Беләм, сиңа чиксез авыр булыр,Ялыктырыр сине бу көтү.Кирәк төсле булыр күңелеңә«Ул юк» дигән уйны беркетү.Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдәнКыйбат булган сөю хисеңнәнМәхрүм булып, бер көн көтмәгәндәМин чыгармын синең исеңнән.Аңла, бәгърем, менә шул вакытта,Шул вакытта күңлем кимсенер.Шунда гына үлем җиңсә җиңәр,Кайтыр юлым, бәлки, киселер.Мин моңарчы синең көтү беләнКөчле булдым сугыш кырында.Синең сөю серле тылсым булыпСаклап килде йөргән юлымда.Егылсам да, «җиңәм» дигән антымХәтеремдә минем һәркайчан.Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,Илгә җиңү алып кайтмасам.Көрәш озак, юлы урау булыр,Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!Уттан, судан исән алып кайтырМәхәббәтең сөйгән егетеңне.Сентябрь, 1943Гөл кабере
Өзелеп төште бер гөл сабагыннанТөньягыннан искән җил белән.Озакламый җилнең канатынаТөялешеп карлар килделәр.Мамык карлар гөлгә кәфен булды,Кабер булды бакча түтәле;Шунда үскән ялгыз бер ак каенКабер ташы ролен үтәде.Кар бураны яңа корбан эзләпБөтерелә койма буенда.Гөл уянмас, татлы йокы беләнИзелеп йоклый җирнең куенында.Тик яз килгәч, гөлнең каберенәЯңгыр явар, уйнар яшеннәр.Һәм, түтәлне тутырып, таң алдыннанЧәчәк атар яңа яшь гөлләр.Сулган гөл күк, мин дә кышны көтәм,Йоклар өчен ябынып юрганын;Күңелегездә көлеп чәчәк атарМинем соңгы йөрәк җырларым.Сентябрь, 1943Сәгать
Иркәм белән икебез,Пар алмадай битебез;Чөкердәшеп, гөрләшеп,Утырабыз серләшеп.Иркәм минем бик күркәм,Яратмый дип, юк үпкәм;Керфекләре гөл генә,Түбән карый гел генә.Кыйгач аның кашлары,Матур чәч тарашлары.Барысыннан да бигрәкҮтерә карашлары.Ул ягымлы елмая,Утырган да каршыма,Ләкин шунсы ошамый,Әллә кая ашыга.Һаман карый сәгатькә,Утырган күк сәнәккә.– Күп утырдым, җитәр, – ди, –Соңаям, – ди, – китәм, – ди.Үч иткән күк сәгате,Кая чаба – җен белсен!Абау, ямьсез сугуы,Чиркәү кага диярсең.Мин ялынам: – Китмә, – дим. –Әле вакыт иртә, – дим.Иркәм карый сәгатькә:– Китәм, вакыт үтә, – ди.Мин түзмәдем, ахрысы,Бар сабрымны югалттым.Барып, юләр сәгатьнеңТелен тартып туктаттым.– Бәхетлеләр сәгатькәКарамыйлар, аппагым! –Шулай итеп, без сизмәдекКызарып таң атканын.Сентябрь, 1943Иркәм
Иртән миңа иркәм килгән,Бәйрәм күлмәген кигән.Су буена чакыра килгән,Кичекми барсын, дигән.Шул хәбәрне ишеттем дәАшыгып иркәмә киттем.Өч адымны бер иттем дәИркәмә барып җиттем.Иркәм әйтә: – ТальяныңныНик алмадың, акыллым?Мин бит синең уйнавыңныЯратканга чакырдым.Сүзен тыңлап утырдым даТорып өйгә йөгердем.Тальянымны кыстырдым даЧак-чак килеп өлгердем.Иркәм әйтә: – ИтекләреңМайламаган икән бит!Әллә шулмы үчекләвең?Мин соң синең иркәң бит!Шул шелтәсен ишеттем дәКире өйгә ычкындым.Учлап-учлап май сөрттем дәИтекләрне ышкыдым.Килеп кердем, иркәм әйтә:– Кырмаган бит сакалың!Шуның өчен бит таң иртәБарып ишегең шакыдым.Болан төсле чабып кайттым,Пәкене эзләп таптым.Ары тарттым, бире тарттым,Сакалны кырып аттым.Инде килдем, әйтә иркәм:– Кискәнсең иягеңне,Үз-үзеңә син үч икән,Биргәнсең кирәгеңне!Сугышканнар, дип әйтерләр,Мин бармыйм синең белән –Иркәм белән йөрү бергәЧикләнде шуның белән.Акрын гына, сүлпән генәМин өемә атладым.Кайткач, үзем: – Иркәм беләнЙөредем, – дип мактандым.Иркәм минем бигрәк иркә,Үрле-кырлы сикертә.Иртә үпкә, кич тә үпкә,Ә шулай да сөйдертә.Сентябрь, 1943Бәла
– Мин яратам бер хатынны,Матурларның матуры.Тик шунсы бар: ул матурымҮзе бер ир хатыны.– Гаҗәп түгел ансы, тик әйт:Ул ирен яратамы?Яратмаса, кыен түгелТөзәтү бу хатаны.– Ул яратмый бер дә ирен,Җене белән бер күрә.Утырып-утырып, бу иренәЧыкканына үкенә.– Ә алайса, ул иреннәнАерылсын, әйт син аңа.Гөрләтеп бер туй итәрсез,Кояш чыгар сиңа да.– Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа,Алтын синең бу сүзең,Ләкин бөтен бәла шунда:Аның ире – мин үзем.Сентябрь, 1943Ана бәйрәме
– Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым иркен далага.Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,Сагыш белән кипкән анага:Кайда йөри минем улларым?Ана күңеле тели белергә:Кая илтә язмыш юлларын,Җиңүгәме, әллә үлемгә?Көньягыннан очып, күгәрченКайтып керде ана йортына.– Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,Салма мине сагыш утына.Сөйлә дөресен, кая зур улым?Дөньядамы бәгърем, күз нурым?– Кайгы сиңа, ана. КырымдаУлың үлде сугыш кырында.Катып калды ана, дәшмәде,Ярсып чыкты кайнар яшьләре.Кайгысыннан өлкән улыныңКөмеш төсле булды чәчләре.– Өч улымны, очар кош итеп,Мин очырдым ерак далага.Әйтсәгезче, якын дус итеп,Кайгы белән сулган анага.Кайталмады өйгә зур улым,Сугшып үлде бәгърем, күз нурым.Уртанчысы, бәлки, исәндер,Җил аңардан миңа исәдер?Җил, уйнаклап, тәрәз төбендәНидер әйткән төсле кылынды.– Әйтче, җилкәй, йөргән җирендәКүрмәдеңме минем улымны?– Кайгы сиңа, ана, уртанчыУлың үлде сугыш кырында.Соңгы йөрәк тибеше тынганчыАлмаз кылычы булды кулында.Ауды ана таеп һушыннан,Парчаланган йөрәк түзмәде.Елый-елый улы сагышыннанСукырайды аның күзләре.– Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым шомлы далага.Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,Хәсрәтеннән көйгән анага.Ике улым үлде сугышта,Бер өмитем калды тормышта:Күрмәсәм дә бергә өчесен,Мин күрермен, бәлки, кечесен?Никтер очмый күктә күгәрчен,Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.Тик яңратып урман буйларынИшетелә быргы уйнавы.Таң алдыннан ана уяндыҖир тетрәткән тояк тавышына.Тәрәзәгә килеп таянды,Чик-чама юк аның сагышына.Шыңгырдатып тавышын даганыңБер ат килә, ярсый йөрәге.Ат өстендә улы ананың,Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.Күкрәгендә медаль алтынлы,Кулларында җиңү байрагы.Каршы ала котлап батырныТаң нурлары, кошлар сайравы.Күрмәсә дә ана улкаен,Күңеле белән сизеп таныды.– Балам! – диеп елап, ул аныңКүкрәгенә килеп сарылды. –Кайттыңмы, улым, алтыным!Куанычым минем, актыгым!Карт ананың көмеш чәченәАлтын яше тама батырның.– Йә, тынычлан, анам, борчылма,Сиңа улың, синең актыгыңАлып кайтты алмаз кылычындаИл саулыгын, җиңү шатлыгын.Абыйларым канлы сугыштаҖиңү юлын сызып үлделәр.Гомерләрен соңгы сулыштаМәңге үлмәс данга төрделәр.Калдырсам да күмеп ерактаАбыйларның батыр гәүдәсен,Алып кайттым данлы байрактаКаннарының алсу шәүләсен…Ана алды алсу байракны,Күзен сөртте – күзе ачылды:Каршысында тора гайрәтле,Киң күкрәкле батыр лачыны.– Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым иркен далага.Сез килегез, якын дус итеп,Күп кайгылар кичкән анага.Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,Мин өч лачын илгә үстердем.Батыр көрәш җырын өйрәтеп,Кошларымны кырга очырдым.Ике улым кире кайтмады,Кешнәп йөри кырда атлары;Мин аларга бирдем канымны,Алар аны ерак калдырды.Изге Ватан өчен агызып,Җиңү таңын җиргә кабызып,Алып кайтты илгә ул таңныКече улым, батыр лачыным.Ал медале аның путаллы,Куандырды анай карчыгын.Һич үлмәгән төсле улларым,Өем тулы кызлар, егетләр;Туя алмыйм тыңлап җырларын,Минем балаларым кебекләр.Бер кайгырсам, ике шатланам:Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;Илдә мәңге үлмәс ат беләнҮлә белгән уллар үстердем.Сез килегез бу шат анага,Аның бүген туган бәйрәме.Агыла аңа картлар, балалар,Өе тулы чәчәк бәйләме.Ил шатлыгы белән төзәлдеЙөрәгенең авыр ярасы.Ил түрендә, гөлләр эчендәӨч батырның туган анасы.Сентябрь, 1943Егет юлы
Кайтыр иде егет, юлы урау,Каршысында текә таулар бар.Киртә түгел таулар, тау артындаКоралланган көчле яулар бар.Ташка басып, егет кылыч кайрый,Акбүз аты йөри аланда.Ялын болгап, кайчак кешнәп куя,Нидер әйткән төсле аңарга.– Тиз бул, егет, тиздән кояш баер,Зәңгәр томан каплар болынны;Адашырбыз, юлны югалтырбыз,Табалмабыз таныш урынны…– Курыкма, атым, кыю «чикмәнлек» неңКараңгы төн туры юлдашы.Безне көтә сугыш, тик артыннанБез килгәнне дошман тоймасын.Җиңү безгә туры юл күрсәтер,Томан тетелер ал таң нурыннан.Туган йортны, дускай, без табарбызСөйгәнемнең сагыну җырыннан.Сентябрь, 1943Чыныккан яшьлек (Корыч)
Корыч менә шулай чыныкты.
Н. ОстровскийМин мыек та әле кырмый идем,Былтыр өйдән чыгып киткәндә;Алтмыш яшьлек картның гомер буеКүргәннәре хәзер җилкәмдә.Бу бер елда баштан кичкәннәрдәнМи күперде, йөрәк кабарды;Егермедә битем җыерчыкланды,Егермедә чәчем агарды.Бу порохлы, канлы, яшьле елныңАвырлыгы төште аякка.Мина екты мине, егермедәМин таяндым, ахры, таякка.Сез тапмассыз хәзер күзләремдәМалай чакның юләр шуклыгын.Каш сикерми тиле дәртләр белән,Күңел куйды инде мутлыгын.Йөрәк каты, йөздә яшьлеккә ятҖитдилек һәм сабыр уйчанлык.Яшьлек янды кипкән дары кебек,Гомре булды аның өч айлык.Яшьлек, яшьлек! Кайда «айлы кичең»?Кайда синең «зәңгәр күзләрең»?Дон буенда, окоп базларындаЯтып калды кайнар эзләрең.Сандугачлы алсу таңда түгел,Син давыллы төндә кабындың.Җиңеп алган чиккә сине канлыБайрак итеп кадап калдырдым.Үкенә дип ләкин уйламагыз,Мин шат, күреп җиңгән илемне.Йөз яшьлегем булса, мин барсын даШушы юлга бирмәс идемме?Яшьлек, дисез, өскә үрләр өченБирелгән бит аңа канатлар!Исе китеп сөйләр аны картлар,Гасырларга тарих кабатлар.Утны-суны кичеп, кешелеккәЯулап алдык бөек чынлыкны.Безнең яшьлек менә шулай үтте,Корыч менә шулай чыныкты.30 сентябрь, 1943Юллар
Юллар, юллар! Мине туган йорттанАерып ерак алып киттегез.Җитәр инде, озак кунак булдым,Хәзер кире өйгә илтегез.Бик сагындым таныш кырларымны,Урманымны, күпер башымны;Бик сагындым мине өзелеп сөйгәнНечкә билем, кара кашымны.Көн яңгырлы иде, мин киткәндә,Карап калды боегып сердәшем;Юешләтте аның керфекләренЯңгыр түгел, назлы күз яше.Читен дә соң, читкә киткән чакта,Ярты җаның калса өзелеп!Ярый әле сөю белән бергәБар йөрәктә корыч түземлек.Юллар, юллар! Сез бит барыгыз даМенә шундый каты, аяусыз!Йә, әйтегез, кемнәр үтте сездән,Салындыгыз башлап каян сез?Минем кебек кайсы шашкын йөрәкБеренче кат шуннан атлады?Кемне шулай өмит дәртләндерепЕракларга илтеп ташлады?Беләм, дәртләр ташый безне(ң) шулай,Яшьлек куша кыдырып йөрергә!Сезне, юллар, аяк эзе түгел,Йөрәк хисе салган бу җиргә.Кая гына ләкин китсәк тә без,Сукбайлыкка яшьли салышып,Шул юллардан кире алып кайтаТуган йортка йөрәк сагышы.Юллар, юллар! Мине илкәемнәнАерып ерак алып киттегез.Яңа дәртләр, яңа хисләр беләнСөйгәнемә кире илтегез.Октябрь, 1943Күлмәк
Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,Кулларында көмеш инәсе.Җырлар түгел, җилләр җитә алмасЕрак җирдә күлмәк иясе.Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап,Тирән сагыш уйчан йөзендә.Ефәк чигеш булып ятып калаЙөрәк сере инә эзендә.Атлас белән кайый ул якасын,Ука белән тота җиң очын.Шул күлмәккә җыйнап биргән төслеЙөрәгенең бөтен җылысын.Һәр чигештә күпме яшь тамчысы,Күпме сагыш һәрбер җөендә.Шул күлмәкме булмас яшь егетнеңЙөрәк дусты йөргән җирендә!Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,Күлмәккәем дусын тапсын дип.Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтемСугышлардан җиңеп кайтсын дип.Тагын бизәк… Аннан күлмәк әзер,Тик тагасы кала чукларын.Көлемсерәп, Дилбәр карап тора,Үз эшенә үзе сокланып.Тәрәзәдән, сузылып, кояш карый,Күк күлмәктә алсу шәүләсе.Кояш булып күлмәк үтәсеннәнКүренә төсле егет гәүдәсе.Ашыгып, шунда берәү килеп керде,Хат тоттырды Дилбәр кулына.Хатта язган: «Егтең батырларчаҮлде, – диеп, – сугыш кырында».Озак торды Дилбәр сүзсез катып,Каны качты юка ирненнән.Тик күкрәге еш-еш күтәрелде,Күл тибрәнгән кебек җил белән.– Юк, ышанмыйм… – диде, тавшы чыктыКалтыранып, авыр көрсенеп.Ике генә тамчы яшь чылаттыГөл чуклары төсле керфеген.Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итепТөрде дә ул зәңгәр күлмәкне,Китте ашгып почта бүлегенә,– Алыгыз, – диде, – минем бүләкне!– Ул бит үлгән. Ничек илтик аңа?– Сез илтегез, үлгән булса да!Кигерегез аңа бу күлмәкне,Тәнен туфрак күмгән булса да.Ул терелер кигәч бу күлмәкне,Йөрәк уты тагын кабыныр.Мин бит аны сөйдем чын күңелдән,Мин бит аны көттем сагынып…Тыңладылар аны. Сөйгән кызныңСүзе чындыр кебек күренде.Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткәКигерделәр…Егет терелде.Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә,Ул ашкынып көтә сөйгәнен.Егет кайта, йөзе кояш төсле,Ә өстендә зәңгәр күлмәге.Әкиятме бу?– Әйе.Тик әйт миңа,Йөрәгемнең назлы иркәсе,Син түгелме сөю нурың беләнКабызучы гомрем иртәсен?!Азмы күрдем окоп алларындаМин үлемнең кыргый биюен,Йөз үлемнән мине тартып алдыСинең керсез, кайнар сөюең.Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнәнТерелеп бастым аякларыма.Яшең белән чиккән күлмәгеңнеКиеп кайттым менә яныңа.Октябрь, 1943Бөрлегән
Җыеп кырдан бөрлегәнКилгән иркәм, бер генәм.Ә мин аңа сөюемнеБелдералмый тилмерәм.Кунак итә гөл генәмМине бөрлегән белән.Белми ләкин – иреннәреИң өлгергән бөрлегән.8 октябрь, 1943Тозлы балык
Ник чакырдың су буена,Үзең шунда килмәгәч?Ник әйттердең «сөям» диеп,Үзең «мин дә!» димәгәч?Ник елмайдың каш сикертеп,Яратмагач, йөрмәгәч?Ник ашаттың тозлы балык,Соңыннан су бирмәгәч?8 октябрь, 1943Соңгы үпкә
Эчем тулы каргыш, үпкә беләнКитәм инде җирнең өстеннән.Мескен әни мине юкка гынаКүз нурларын түгеп үстергән.Юкка гына күкрәк сөтен имзеп,Бишек җыры җырлап тирбәткән.Дөньясына нәфрәт, каргыш булыпЧыкты ул җыр минем йөрәктән.Әйтче, дөнья, синең газабыңаТүзмәдемме хәлем җиткәнче?Түзмәдемме… иксез-чиксез сабрымЯшем белән агып беткәнче?Һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчәСуда йөзде, суда җебенде.Ә мин менә соңгы сулышымда даЧылаталмыйм кипкән ирнемне!Мин күрмәдем дуслык… дус урнынаБогау кысты минем кулымнан.Кояш… ул да үләр минутымдаМәхрүм итте мине нурыннан.Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,Күреп үлсәмче дип кызымны!Анам кабре – туган туфрагымаКуеп үлсәмче дип йөземне!Нигә миңа төрмә кабер булды,Ник кан юды йоклар урнымны?Җирне әллә артык сөйгән өчен,Җылысыннан мәхрүм булдыммы?Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп,Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым.Ә син минем керсез йөрәгемнеВәхши этләреңнән талаттың.Аерып мине анам-ВатанымнанКай җирләргә китреп ташладың?Еласам да үксеп, үз илемнеңТуфрагына таммый яшьләрем.Туган илем, үксез улың булыпҮләм инде читтә тилмереп.Яшем барсын сиңа елга булып,Каным шытсын кызыл гөл булып.Октябрь, 1943Сугыштан соң
Май аенда тагын җыйналырбыз,Кызыл шәраб килер табынга.Бокалларның көмеш чыңы беләнТабын җыры яңрар тагын да.Өстәл тулыр җанлы чәчәк белән,Чәчәк төсле кызлар, усаллар.Каш кырыен гына үпкән булып,Котлап безнең кулны кысарлар.Кайберәүләр булмас бу табында,Алар урны шулай буш калыр.Һәм беренче бокал күтәрелерИсме белән батыр дусларның.Бик күңелле булыр бу очрашу,Шундый авыр көннәр кичереп,Без шәрабтан түгел, ә шатлыктанҖырлашырбыз, бәлки, исереп.Тик күп түгел, каплап бокалларны,Без табыннан бергә кузгалыпЮнәлербез дуслар каны тамганКиң кырларга, җиңне сызганып.Ватык юллар, янган зур калаларБез килгәнне көтеп яталар.Уянсыннар батыр тракторлар,Уйнасыннар кулда балталар!Кырны тутрып алтын бодай үссен,Ауган йортлар торып бассыннар.Җиңгән илнең хезмәт тире беләнКырлар көлеп чәчәк атсыннар!Октябрь, 1943Сержант
Бер сержант беләнИкәү фронттанКайтып киләбез.Таныштык әлеВагонда турыКилеп кенә без.Юк икән аныңАта-анасы,Өе, хатыны.Мин сорыйм аннан:– Хәзер кемгә, – дим, –Кайтасың туры?Ул, көлеп шуннан,Ян кесәсеннәнБер хат чыгара.Үзенең шундаШатлыктан бугайЙөзе чылана.– Ике ел тоташХат язып тордыШушы кыз миңа.Тик хаттан беләм:Ул кыз Уралдан,Исме – Ләмига.Ул хатта минеНазлап юатты,Сөеп эретте.Шушы хат минеТуңсам – җылытты,Үлсәм – терелтте.Һөҗүмгә бардым,Саклап шул хатныКуен кесәмдә,Үкенмәс төслеИдем шул чакныХәтта үлсәм дә…Сугышта хатныңНәрсә икәненҮзең беләсең.Хәзер менә шулХатның иясенКилә күрәсем.Ике ел буеХат язды; индеУл кире какмас.Ник каксын икәнСугышта җиңеп,Дан алып кайткач!Поезд ашыга,Белгән шикеллеКемне илтәсен.Сержант елмаяҺәм минут саенКапшый кесәсен.Ул балаларчаМасаю катышКарый тартынып.Бу танышлыктаКүпме җылылык,Күпме матурлык!!!Әйтәсем килдеШунда егеткә:– Ышан, – дип, – миңа,Шулай ашкыныпКөтәдер, шиксез,Сине Ләмига.Күпме сержанттаХат аша шундыйДуслык тугандыр.Бар да ашкыныпХәзер дусынаКайта торгандыр.Яшәгез, кызлар,Бар масаергаСезнең хакыгыз.Күпме батырларАлып кайтты илгәСезнең хатыгыз.Октябрь, 1943Яз өмәсе
Без кояшка килдек өмәгә,Кардан-боздан җирне арчырга.Вакыт инде кышка үләргә,Яз батырга юлны ачарга.Кыш кергәннән бирле капкаданҖир җитәрлек күрде «явызлык».Багор белән ваклап, ваткалапҖибәриек кышны агызып.Елгаларны япты, бикләде,Дулкыннарны итте ирексез,Чишмәләрнең юлын чикләде,Болыннарны итте күрексез.Ул киптерде нәфис гөлләрне,Бакчалардан куды кошларны.Сызганыек, дуслар, җиңнәрне,Ломга алыйк әрсез «дошман» ны.Боз астыннан чыксын елгалар,Дулкынланып ташып аксыннар.Торкылдашып күктән торналарКөмеш күлгә кире кайтсыннар.Җир тын алсын, кардан арынып,Баш калкытсын чирәм кырларда.Эшлик, дуслар, ярсып, кабынып,Көч һәм корал безнең кулларда.Кояш кадый алтын сөңгесен,Җир дә туйган инде бураннан.Гөрләвекләр гөрләп йөгерсен,Себер әйдә кышны урамнан!Кыш җиңелде. Ломны, көрәкнеИңгә салып, язгы үләннәнАтлый-атлый дәртле, йөрәкле,Без кайтабыз җырлап өмәдән.Җилбердәтеп җитен чәчләрен,Умырзая безгә елмая;Кар астыннан суза чәчәгенБүләк итеп безгә Җир-ана.Октябрь, 1943Төзүче
Күкне чуарлапЙөзә болытлар,Болытка җитәБез салган йортлар.Һәрбер кирпече –Безнең кул көче,Нинди иҗаткаБулдыклы кеше.Файдасыз ятканТаштан, балчыктанЧыга ул калкыпБуш бер чатлыктан.Башта ул әлеНәкъ биләүдәгеЯшь бала сыманБиләп алынган.Биләгән аныТакта челтәре,Юк әле каны,Юк әле тәне.Тиз басар сафкаКонец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Сноски
1
Мәхкүм – хөкем ителгән, гаепләнгән кеше.