bannerbannerbanner
Моабитские тетради
Моабитские тетради

Полная версия

Моабитские тетради

текст

0

0
Язык: Русский
Год издания: 2018
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 2


Муса Джалиль

Моабитские тетради

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Татарское книжное издательство, 2016

* * *

Моабит дәфтәрләре

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

Муса Җәлил. 1943, декабрь». (Беренче «Моабит дәфтәре» ннән)* * *

«Бу төптә – 33 шигырь.

Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX–1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.

М. Җәлил». (Икенче «Моабит дәфтәре» ннән)

Кыз җыры

Мин озаттым аны сугышка,Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.Мин озаттым аны сугышка,Мәхәббәтем булсын юлдашы.Авыр булды аннан аерылу,Ни әйтсәң дә күңел күңел шул!Авыр булды миңа аерылу,Рәхәт булыр кайткач күрешү!Артык аңа барлык бүләктәнМинем аны сөеп сагынуым,Артык миңа барлык бүләктәнБатырлыгы белән саулыгы.Июнь, 1942

Хат (Җыр)

1

Сугыштан тынган арада,Каләмне манып карага,Хат язар идем сезгә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Хат язар идем сезгә.Сез кушып җырга хатымны,Телгә алсагыз атымныУрамда, өегездә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Урамда, өегездә.

2

Без дошманны илдән куып,Оясын көл итми торып,Өйгә кайтачак түгел.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Өйгә кайтачак түгел.Кайтмасак та яныгызга,Без булсак җырларыгызда,Шатланыр иде күңел.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Шатланыр иде күңел.

3

Без булсак илнең телендә,Дәрт үсә безнең күңелдә,Көч арта беләкләрдә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Көч арта беләкләрдә.Ирешербез тиз теләккә,Без булсак сезнең йөрәктә,Сез безнең йөрәкләрдә.Их, кызлар, уңган сеңелләр,Сез безнең йөрәкләрдә.Июнь (?), 1942

Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөекИсемең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмалмадымБу тәнемне соңгы сулышта.Юк, мин сине тузан бөртегедәйСансыз гомрем өчен сатмадым.Волхов шаһит: изге сугыш антынСоң чиккәчә керсез сакладым.Мин курыкмадым өстән яңгыр төслеЯуганда да туплар, ядрәләр,Каушамадым кан һәм үлек беләнТулганда да тирә-әйләнәм.Алда, артта, уңда һәм сулымдаКиселсә дә юлым; күкрәгемЯраланып канга төренсә дә,Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.Мин алдымда күрдем шыр сөяктәнКотылгысыз үлем шәүләсен.Кил син миңа, үлем, бары гомремКоллык белән төгәлләнмәсен!Мин түгелме дуска хат язучы,«Борчылма, – дип, – тормыш юлдашым,Соңгы тамчы каным тамса тамсын,Тик антыма таплар кунмасын!»Мин түгелме шигырь утым беләнАнт итүче канлы сугышта?«Үлемгә, – дип, – ачы нәфрәт беләнЕлмаермын соңгы сулышта».«Соң чиктә, – дип, – синең мәхәббәтеңҖиңеләйтер үлем газабын,Илемне һәм сине сөюемнеКаным белән җиргә язармын».«Тыныч булыр йокы, тормышымныБирсәм, – диеп, – туган ил өчен».Ышан, илем, шушы ант сугардыЙөрәгемнең соңгы тибешен!Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,Үтте яннан, минем тирәләп.Нишлим, нишлим, соңгы минутымдаПистолетым итте хыянәт!Чаян чага үзен соңгы чиктә,Бөркет ярдан түбән ташлана.Мин соң бөркет түгел идеммени,Баш ияргә шуннан башкага!Ышан, илем, шундый бөркет идемМин дә соңгы минут килгәндә,Әзер идем, мәгърур канат җәеп,Ташланырга ярдан түбәнгә.Нишлим, сугыш дустым-пистолетымСоңгы сүздән кинәт баш тартты.Богау салды дошман кулларымаһәм хурлыклы юлдан атлатты.Тоткынлыкта хәзер мин… һәр көннеКөн чыгышын комсыз күзәтәм.Шигырь булып чыга үч ялкыныЯраланган лачын йөрәктән.Көн чыгышы дуслар кулындагыБайрак булып көн дә кызара.Белмисез лә, дуслар, тоткын күңелКүкрәктәге җәрәхәттән түгел,Канлы үчтән шулай кыза ла!Тик бер өмит: кара август төнеИлтер мине шунда җитәкләп.Өстен килер түбән әсирлеккәҮч һәм илгә керсез мәхәббәт.Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафтаТабар соңгы көрәш теләген.Яраланган, ләкин тар коллыккаБаш имәгән керсез йөрәгем.Июль, 1942

Яулык

Аерылганда, миңа йөрәк дустымБүләк итте ефәк яулыгын;Мин ярама яптым ул яулыкны,Басар өчен агышын канымның.Кан табыннан куе кызыл төстәЯулык минем йөрәк турында,Сөйли миңа аның җылы назыҺәм ялкынлы сөюе турында.Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,Батырларча алга атладым.Яулык шаһит: сине һәм илемнеЙөрәк каным белән сакладым.Июль, 1942

Ирек

Кая гына башым куйсам да,Кайгы талый йөрәк итемне.Кич ятсам да, иртә торсам да,Әллә нәрсәм җитми шикелле.Аяк-кулым бөтен бөтенен,Буй-сынның да сизмим кимлеген,Бар нәрсәм дә җитә җитүен,Җитми бары иркем – хөрлегем.Үзем теләп йөртер булмагач,Юк аягым минем, юк кулым.Нәрсә соң ул, иркем булмагач,Бар булуым белән юклыгым.Атам-анам юкта, илемдә,Әйтегез, мин ятим идемме?Мин югалттым дошман җирендәАнамнан да якын илемне.Мин кол монда, йортсыз-ирексез,Ирексез һәм илсез – мин үксез.Атам-анам булган булса да,Булыр иде урным бусага.Булыр идем һаман мин ятим,Тик таланган этләр миңа тиң.Алтын иркем, азат тормышым,Кая очтың киек кош булып?Ник очмады соңгы сулышымШунда бергә, сиңа кушылып?Белдем микән ирек кадеренХөр чагында, дуслар, элек мин?Татып авыр коллык җәберен,Инде белдем тәмен ирекнең!Шатландырса язмыш күңелне,Кавыштырып ирек-сердәшкә,Багышлармын калган гомернеИрек өчен изге көрәшкә.Июль, 1942

Тик булса иде ирек (Җыр)

1

Карлыгач булса идем,Канат кагынса идем,Ж,идгән йолдыз батканда,Чулпан йолдыз калыкканда,Туган илем, якты өем,Очып сиңа кайтыр идем,Сызылып таңнар атканда.

2

Йә булсам алтын балык,Ак дулкыннарын кагып,Ярсып дәрья акканда,Ташып ярдан ашканда,Таң сөмбелем, нечкә билем,Йөзеп сиңа кайтыр идем,Күлне томан япканда.

3

Булсам җитез аргамак,Көмеш ялымны тарап,Таң җилләре искәндә,Үләнгә чык төшкәндә,Чулпан кызым, таң йолдызым,Чабып сиңа кайтыр идем,Гөлләр хуш ис сипкәндә.

4

Юк, барсыннан да элек,Тик булса иде ирек,Кылчым булса кынымда,Карабиным кулымда,Сине саклап, туган җирем,Мин ирләрчә үләр идемДанлы сугыш кырында.1942

Урман

Кояш батты күптән, ә мин һаман,Авыр уйлар тулы күңелдә,Күз алмыйча күрше урманнардан,Басып торам ишегем төбендә.Бу урманда, бәлки, партизаннарКичке ашка учак яккандыр.«Бабакай» ның батыр егетләреРазведкадан йөреп кайткандыр.Партизан «Т», бәлки, төнге яңаКыю эшкә план корадыр.Аның утырып кылыч кайраганынИшеткәндәй була колагым.Урман, урман, мине синнән аераЧәнечкеле тимер коймалар.Аерса да тәнне, коллык сөймәсМәгърур күңлем өчен юк алар.Күңелем оча, урман, буйларыңдаСукмагыңны барлый, тикшерә.Кич ятсам да, иртә уянсам да,Синең дәшкән тавышың иштелә.Урман, урман, мине син чакрасың,Наратларың җилдән тибрәтеп.Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәмСоңгы көрәш җырын өйрәтеп.Урман, урман, миңа чиксез авырБу хурлыклы түбән әсирлек!Әйт син миңа, илдәш дусларымныКайсы почмагыңа яшердең?Урман, урман, мине илт син шундаҺәм корал бир минем кулыма!Үләр идем аклап йөрәгемнеңКерсез антын сугыш кырында.Июль, 1942

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп, хәл сорашып,Күзгә-күз караштылар.Назлады җил аларны,Тибрәтеп ак чукларын.Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын.Чәчкәләр, кәефләнеп,Җай гына селкенделәр.Һәм кинәт шунда гаҗәпБер яңа хәл күрделәр.Ерак түгел моңаепУтыра ромашка кызы,Тик чуклары ак түгел,Кан шикелле кып-кызыл.Ромашкалар бар да ак,Аерылмый бер-береннән;Ничек болай берүзеУл кызылдан киенгән?Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,Ник үзгәрдең? Нишләдең?Нигә кызыл чукларың?Нидән алсу төсләрең?»Әйтте кызыл ромашка:«Төнлә минем янымаЯтып батыр сугышчыАтты дошманнарына.Ул берүзе сугыштыУнбиш укчыга каршы;Чигенмәде, тик таңдаЯраланды кулбашы.Аның батыр ал каныТамды минем чукларга.Минем кызыл күлмәгемБик ошады Чулпанга.Егет китте, мин калдымКанын саклап чугымда,Көн дә аны сагыныпБалкыйм мин таң нурында».Июль, 1942

Сандугач һәм Чишмә (Баллада)

1

Таң атып, нурларыҮпкәндә кырларны,Чишмәләр, күлләрнеҺәм калын урманны,Сандугач уяныпКанатын кагынаҺәм карый ашкыныпТын урман ягына.Ул якын сердәшеЧишмәне сагына;Таң кошын юксынып,Чишмә дә зарыга.Сихерле тормышыБу ике гашыйкныңКабынды мәхәббәтУтында яшьлекнең.Бәйләде аларныЯлкынлы саф сөю;Саф сөю алдындаНечкәреп баш ию.Һәр иртә СандугачЧишмәдә коена.Бу аңа чиксез зурДан булып тоела.Иркәли таң кошынЗөбәрҗәт тамчылар.Әйтче, бу күрнешкәСокланмый кем чыдар?!

2

Таңнарның берендәИркә кош – Сандугач,Уянып карангачҺәм канат кагынгач,Килде тиз сердәшеЧишмәгә…Тик аныңКайгылы моң басканЧәчәкле буйларын.Чишмә тын: ул көлми,Тибрәнми, селкенми,Акбүз таш өстендәТамчылар сикерми.Болганып каралганКөмештәй саф суы;Уйлары таралган,Йөрәге ярсулы.Сандугач, аптырап,Сорашты дусыннан.Һәм әйтте сердәшеДип: «Кичә шушыннанҮтте ил дошманы,Яшеренеп яр буйлап,Минем саф, шифалыСуымны агулап.Канечкеч, юлбасар,Ул кача артыннанАны нык күзәтепКилгән яшь батырдан.Ул белә батырныңИнешне кичәсенҺәм, сусап, минем сафСуымны эчәсен.Ул эчкәч, агуданШул минут үләчәк.Ә дошман котылып,Талап көн күрәчәк.Әйт, нишлик, сердәшем?Әйт, нишлик, акыллым?Ничек соң коткарыйкИлебез батырын?»Сандугач аз гынаУйланып торды даҖанланып эндәштеЧишмәгә тын гына:«Кайгырма, күз нурым!Ул килсә эчәргә,Коткарам мин үзем,Мин беләм нишләргә!»

3

Килде ил батырыМылтыктан, кылычтан,Йөрәге һәм антыКатырак корычтан.Илгә саф мәхәббәтЯрсыта йөрәген,Дошманны юк итүАның бар теләге…Ул арган, алҗыган,Татып яшь ачысын,Ах, әгәр булсачыБер генә тамчы су!Ул күрде Чишмәне,Төште тиз атыннан;Әлсерәп үзәгенКөйдергән ялкыннан.Ул теләп эчәргәЧишмәгә омтылды.Шулвакыт СандугачСайрарга тотынды.Ул сайрый, ЕгетнеңАлдына ук кунып,Ул сайрый, нәрсәдерСөйләгәндәй булып.Ул сайрый ялкынлыСаф сөю турындаҺәм сөйгән йөрәкнеңЯрсуы турында.Ул мактый көрәштәКабынган тормышны,Дан белән суланганИң соңгы сулышны.Ул мактый дустынаБирелгән күңелне,Ул сөйли сөюнеңҖиңгәнен үлемне.Ул сөйли чын дуслык,Турылык турында,Нинди көч бу кошныңЯлкынлы җырында!Тик Егет аңламыйТелен таң кошының,Тойса да йөрәгеХисләрен дусының;Серле җыр иң нечкәКылларын күңелнеңЧиртсә дә, ул сизмиКилгәнен үлемнең.

4

Эчәргә дип ЕгетЧокырга иеләҺәм кипкән ирененЧишмәгә тигерә.Шулвакыт кош аныңИрененә сугыла;Бер тамчы эчә дәЧишмәгә егыла.Сөйгәне куенындаСоңгы кат талпынгач,Шат, мәгърур һәм батырҖан бирә Сандугач.Ә Чишмә, чайкалып,Ярларга ташлана.Урнында тик көйгәнКап-кара таш кала.Яшь Егет аз гынаТорды да инештә,Таң калып бу серлеҺәм гали күрнешкә,Чишмәне калдырып,Атына атланды.Юлбарыс шикелле,Дошманга ташланды.Ул сизде күңлендәИң гали хисләрнеңӨр-яңа көч беләнКабарып үскәнен.Ул улы хөр илнеңҺәм бөек атаның,Ялкынлы йөрәктәнУл сөя Ватанын.Яшәде ул сөеп,Һәм үләр беркөннеНәкъ мәгърур СандугачҺәм Чишмә шикелле.Июль, 1942

Кошчык

Чәнечкеле тимерчыбык беләнУратылган безнең йортыбыз.Көне буе шунда казынабыз,Әйтерсең лә тирес корты без.Кояш чыга койма аръягында,Күрше кырлар нурга коена.Тик нигәдер аның нуры безгәТими үткән төсле тоела.Ерак түгел урман, кыр…КемнеңдерИшетелә чалгы кайравы.Кичә шуннан бер кош очып килеп,Шул коймага кунып сайрады.Чакырсам да, кошчык,Син бу йорткаҮзең теләп очып кермәссең.Керә күрмә, безнең кан-яшь йотыпИнтеккәнне үзең күргәнсең.Сайра безгә шушы нәләт төшкәнКойма аша гына булса да,Шунсы да бит безгә зур юаныч,Җырларыңнан күңел тулса да.Син очарсың, бәлки, минем илгә,Син ирекле, җитез канатлы.Тик әйт, кошчык,Синең минем янгаБу килүең соңгы кабатмы?Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык,Соң теләген мәгърур җанымның:Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәтҖыры булып тоткын шагыйрьнең.Ук шикелле үткен канатыңнан,Таң шикелле якты җырыңнанТаныр сине халкым:«Бу, – дип, – аныңСоңгы җыры көрәш кырыннан.Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, –Дип, – шагыйрьнең аяк-кулларын,Бер көч тә юк җирдә богауларлыкАның кайнар йөрәк моңнарын».Оч син, кошчык, көчле җырым булып,Шушы сиңа соңгы теләгем.Тәнем калсын монда (Нәрсә ул тән?),Барсын илгә минем йөрәгем.Август, 1942

«Үткәндә кичергән…»

Үткәндә кичергәнКайгылар, газапларБарсы да онтыла,Барсы да җуела.Төн үтеп, күңеллеКөн тугач, азактанБерсе дә булмаганШикелле тоела.Аһ, ләкин онтылмыйГомергә, гомергәЭлектә татыганШатлыклар, рәхәтләр –Яндырып йөрәкне,Саклана күңелдәКадерле минутлар,Бәхетле сәгатьләр.Сентябрь, 1942

Авыру сызмалар

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,Мин суыктан, беттән, ачлыктанҮләрмендер шулай, мич башындаТуңып үлгән төсле карчыклар.Хыялландым ядрә давылындаБатырларча сугышып үләргә…Юк, булмады, сукыр лампа төслеКалдым инде пыскып сүнәргә.Юкка чыкты бик күп теләкләргә,Күп эшләргә булган өмитләр.Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!» – дип,Юк, үләсе килми, егетләр!Күпмени соң әле эш кыйраттым,Күпмени соң әле яшәдем?!Хәзергедән бик күп файдалыракБулыр төсле алда яшәвем.Татымадым элек мин һичкайчанМондый көчле, мондый әрнешлеЙөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,Мәхәббәтне, үчне, сагышны!Әле сиздем кеше йөрәгенеңШундый көчле яна алганын.Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынныМин илемә бирә алмадым.Үлеммени безгә үкенечле,Халкың өчен булса үлемең?Күтәралмыйм, дуслар, мин хурлыгынАчтан шулай егылып үлүнең.Мин яшәргә телим бирер өченИлгә соңгы йөрәк тибешен.Үлгәндә дә әйтә алсам иде,Үлдем, диеп, туган ил өчен!Сентябрь, 1942

Сыра залында

Озак йөргәч урын алмаштырып,Килеп ләктем сыра кибетенә…Шушыннан да ипле урын булмасБезнең ише бистә егетенә.Элек, бәлки, актык җитмеш тингәМин бер чәркә сыра эчкәнмен.Хәзер, көн дә калып, төбен чүмерәмҺәр бушаган калын мичкәнең.Монда көнгә йөзләп мичкә бушый,Башым җитми минем шунсына:Кем эченә шулай сыеп бетәЙөз мичкәдән аккан бу сыра?Ничек җитсен башың, үз эчеңдәУл мичкәнең төбе күпергәч,Кубар төсле башың биеп йөргәч,Битең, борының кызып бүртенгәч?Кемнәр генә булмый безнең залда:Артист, шагыйрь, күмер сатучы,Композитор, кассир йә бухгалтер,Йә шундыйны читтән атучы.Киткән чакта кайсын озатасыңНазлап, сыйпап, мактап, иркәләп.Ә кайберсен куып чыгарасың,Якасыннан тотып, типкәләп.Әйтмә инде, төрле хәлләр була,Үз-үзеңнән кайчак куркасың!Бер җирдә юк мондый кайнап торганКеше белән шешә боткасы.Әнә… утыра анда бер директор,Өстәлендә унлап шешәсе.Сәгать саен аның эче үсә,Сәгать саен шиңә кесәсе.Менә артист… кичә ул туп-турыБезнең залдан керде сәхнәгә,Чалма киеп чыгып «Ревизор» даБөтен илгә булды мәсхәрә.Яшел күзле мәшһүр шадра шагыйрьБездә яза бөтен шигырен,Гонорары белән шул шигырьнеңКаплый бара сыра чыгымын.Композитор беркөн безнең залдаОперага куйды апара,Биш литрны көн дә өсти бара –Апарасы һаман кабара.Кассир Гыймай кичә бездә булды,Госбанктан кайтып барышлый,Бүген күрдем үзен милициядә,Борыны төшкән, йөзе сагышлы.Айныталмый кичә бер юанныТәкать корды, тәмам җан чыкты,Кич хатыны килде, аны эзләп,Бер карауда ирен айнытты.Без загстан кимме? Әле менәБеркөн бездә шундый хәл булды:Бер кыз белән егет кушылдылар,Бер ир белән хатын аерылды.Кунак булды беркөн парикмахер.Һәм шул көнне минем кунагымСосиска дип ялгыш кисеп алганБер мескеннең борынын, колагын.Шул көнне үк үзе борынсызныАлып килеп безгә сыйлады.Шунсы кызык, теге борынсызы:– Ник белмәдем кадерен син җанкайныңМоңарчы! – дип үксеп елады.Әйтерсең лә борыны, колакларыТуйдырганнар аңа тәмамән.Әйтерсең лә, борынын кисеп, аныУл коткарган бик зур бәладән.Пекарь тапты кичә трубкасынБезнең залда икмәк эченнән.Аны үзе, бездән эчеп кайтып,Ул икмәккә кушып пешергән.Бер пожарник, бездән исреп кайтып,Каланчага менеп йоклаган,Каланчада шул көн пожар чыккан,Ләкин беркем набат сукмаган.Һәм каланча янган. Икенче көнПожарникны эштән куганнар.Сыра шул ул! Әле минем беләнШундый бер хәл булды, туганнар!Нәфсем төшеп, калын бер мичкәнеңӨстен ачып эчтем чүмечләп.Егылганмын мичкә эченә үк,Чүмеч саны булгач унөчләп.Лоцманы күк баткан пароходныңЙоклаганмын мичкә эчендә,Колач җәеп, сыра диңгезендәЙөзеп йөрим, имеш, төшемдә.Уяттылар мине, айныттылар,Җавап алган төсле иттеләр.Һәм якамнан ипләп тоттылар даИтек белән артка типтеләр.Инде хәзер сыра заводынаКерергә дип йөрим чамалап,Керә калсам, болай юләр булмам,Үз турымда сатмам яманат.Мин мичкәнең хәзер өстен ачмам,Кадак белән төбен тишәрменҺәм, авызыма нечкә салам кабып,Артка гына посып эчәрмен.Сентябрь, 1942

Шагыйрь

Төн утырып шагыйрь шигырь язды,Ак кәгазьгә тамды яшьләре.Тышта давыл иде; бертуктаусызКүк күкрәде, яшен яшьнәде.Җил, ишектән кереп, өстәлдәгеКәгазьләрне чәчте, туздырды.Аннан, чыгып тышка, йөрәк яргычАчы тавыш белән сызгырды.Тау-тау булып дәрья дулкынланды,Яшен сукты калын имәнне.Эчпошыргыч шомлы тынлык бастыТирәдәге карсак өйләрне.Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендәУт балкыды көннән яктырак.Давылланып, аның йөрәгеннәнАк кәгазьгә хисләр актылар.Шагыйрь торды тынып таң алдыннан,Язганнарын җыйнап яндырды.Үзе китте чыгып…Җил басылды,Давыл тынды, ал таң кабынды.Төн утырып шагыйрь нәрсә язды?Нинди хисләр аны ярсытты?Язганнарын биреп җил иркенә,Таңда үзе кая ашыкты?Сез сорагыз аны исәр җилдән,Яшеннәрдән, дулкын тавыннан;Һәм сорагыз ямьсез төнне куып,Таң тудырган көчле давылдан.Октябрь, 1942

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакытКүрешмәсне сизеп аерылу;Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендәБулган чакта бөтен байлыгың.Мәхәббәт һәм дуслык җебе беләнБагланганда керсез күңелләр,Бер-берсеннән башка бар мәгънәсенЮгалтканда җирдә гомерләр,Кинәт кенә ачы язмыш җилеАера сине якын дусыңнан.Соңгы тапкыр үбү һәм күз яшеЧыкмый аннан мәңге исеңнән.Күпме булды минем якын дуслар,Күпме иде сөйгән иптәшем.Калдым ялгыз, саклап яңагымдаҺәркайсының кайнар күз яшен.Белмим, тагы нинди упкыннардаМин чайкалып шулай йөзәрмен.Тик һәркайчан сулган яңагымдаСоңгы яшен дусның сизәрмен.Күп татыдым җирдә мин ачысынҮзәк өзгеч авыр сагышның.Елатып һәм кайнар үбештереп,Дустым белән, язмыш, кавыштыр!Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәтТавы булып торды йөрәктә.Бер минутлык күрешү бәхете беләнИнде, язмыш, мине бүләклә!Октябрь, 1942

Дару

Кыз авырды, тәне ут шикелле,Сулгып-сулгып тибә йөрәге.Гаҗиз калды доктор, авыру кызгаБер дару да файда бирмәде.Яткан чакта авыру түшәгендә,Авыр төшләр белән саташып,Ачылды да ишек, юл киеменнәнКайтып керде кызның атасы.Маңлаенда батыр яра эзеҺәм билендә поход каешы.Еллар буе кызны зарыктырдыШул атаның йөрәк сагышы.Таныш йөзне күреп, кыз елмайды:«Әти!» – диеп, аңа үрелде.Шул төнне үк йөздән тире чыкты,Кызу кайтты, тәне сүрелде.Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызныңДару эчми кинәт савыгуын.Белмәдеңме җирдә «сөю» дигәнИң куәтле дәва барлыгын!Октябрь – ноябрь (?), 1942

Кылыч

Кылыч белән кергән – Кылычтан үләр.

Александр Невский– Аягыңда, егет, күн итек,Көмеш саплы кылыч билендә.Аргансыңдыр авыр юл үтеп,Кунып китче минем өемдә!Төреп сине ефәк юрганга,Йоклатырмын назлап, иркәләп.Кан, яшь белән җирне юаргаӨлгерерсең әле иртәгә!..Зифа буйлы купшы әфисәрЯшь хатынның сүзен ишетте.Гайрәтләнеп көяз башкисәрКаты ябып керде ишекне.– Чибәр хатын, сине яраттым,Кем син үзең, белмим исмеңне…Табып китер тавык, аракы!Җәй урныңны, чишен өстеңне!Хатын, суеп, тавык пешерде,Аракысын салып эчерде.Майлы күзле майор бу сыйданКәефләнде, тәмам исерде.Кадрен белеп юмарт бу өйнең,Ул тарттырды итек кунычын.Салып бирде аннан мундирын,Көмеш саплы матур кылычын.Майор ятты, юан корсаклы.– Йә, ач, – диде, – миңа кочакны!Сузып аңа ялан кылычны,Хатын әйтте аңа шул чакны:– Син хурладың минем җиремне,Син үтердең минем иремне…Инде тагын йөрәк хисемнеКалҗа итеп сиңа биримме?Килешсә дә кылыч билеңә,Көтмә бүген ярдәм корычтан!Кылыч белән кердең илемә,Үлемең булыр шушы кылычтан.Шуннан хатын сузып яткырдыБу котырган камыр батырны.Көмеш сабына кадәр кылычныЙөрәгенә аның батырды.– Сый җитәрлек булды тилегә!Тыпырчынма, майор, тынычлан!Кылыч белән кердең илемәҺәм үлемең булды кылычтан.Октябрь – ноябрь (?), 1942

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,Парадныйда күрәм: бер балаЗвонокка үрелә, буе җитми,Аптырагач, карап уйлана.Мин балага киләм:– Әллә, – димен, –Звонокка буең җитмиме?– Җитми шул, – ди.– Кая, үзем басыйм.Бернеме, – дим, – әллә икеме?– Биш, – ди. Басам.Шуннан бала әйтә:– Абзыкай, син нинди йөрәкле!Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,Икебезгә дә бирер кирәкне!Декабрь, 1942

Кол

Ул, куркып, дошманы алдындаКалтырап күтәрде кулларын.Сугышның иң кызган чагындаТашлады кулыннан коралын.Дошманы, сүгенә-җикренә,Кулларын каерып бәйләде.Өстенә тау хәтле йөк төяп,Камчылап тылына әйдәде.Ул бара, кан юа җилкәсенКамчы һәм дошманы йөгеннән.Шәм кебек төз буе нишләсен?Көянтә шикелле бөгелгән.Кешелек сыйфаты бу чакта,Әйтегез, бармы бу мескендә?Аягы, куллары һәм хәттаҖаны да хуҗасы иркендә.Юк сиңа кешечә көн итү,Бикләдең син гомер юлыңны…Дошманың алдында, егетем,Бер куркып күтәргәч кулыңны,Йә сугыш син яклап хаклыкны,Йә сайла кызганыч коллыкны.Беренче юл нинди данлыклы,Икенчесе нинди хурлыклы.Гыйнвар, 1943

Хәдичә

Күрше кызы Хәдичә,Шулай гадәттәгечә,Озак йөреп бакчада,Кичегеп кайтты кичә.Каравылчы карт аныңИшетмәгән кайтканын.Шуңа күрә ачмаганХәдичәгә капканы.Капкада тимер йозак,Хәдичә көткән озак.Тышта кунып булмый бит,Булса да гәрчә йөз ак.Ахры, кызга уй керә,Төнлә белән кем күрә?Күп тикшерми Хәдичә,Койма аша сикерә.Кайтып керә йортына,Кайткач бар да онтыла.Тик, кадакка эләгеп,Юбка гына ертыла.Ул көн соң дип ямамый,Аны-моны карамый.Иртән китә хезмәткә,Кичегергә ярамый.Әле дә кичә соң кайтып,Йоклаган кырын ятып;Күрше карчык эшенәЧак җибәргән уятып.Менә бара ул, кара!Юбка гына чайкала.Исе китеп, хатын-кызЮбкага карап кала.Икенче көн ни күрәм? –Бер елыйм да бер көләм.Урам тулы хатын-кыз,Бар да ертык юбкадан.Күрче, күршем теккәнче,«Мода» дип көн үткәнче,Бар да ерган юбкасынБот төбенә җиткәнче!Әй Хәдичә, Хәдичә!Кичегеп кайтып кичә,Нинди эшкә чуалдың –Яңа мода чыгардың.Кызлар, төнлә йөрмәгез!Коймадан сикермәгез!Тагын әллә ни ертып:«Мода», – дия күрмәгез.12 февраль, 1943

Томаулы гыйшык

Егет чагым; үлеп гашыйк булдымКонтордагы бер яшь матурга.Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минемЧәчәк атты кышкы салкында.Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын беләнТомау төште беркөн борынга.Һәм томаулы килеш киттем шулайКыз чакырган махсус урынга.Утырабыз икәү; мин яулыкныКалдырганмын онтып өемдә.Ә борын нәкъ төпсез кое кебек,Сәгать саен литр кимендә.Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,Сүз әйтергә хәтта тилмерәм.«Җаным!» дим дә «һач» дип бер төчкерәм,«Сөям!» дим дә борын сеңгерәм.Ансы бер хәл, бәлки, төчкерми дәУтырыр идем тавышсыз гына.Гашыйкларча авыр сулыйм дисәм,Ямьсез итеп борын сызгыра.Бәла икән, дуслар, томау беләнГыйшык арасында тартышу!Кочакла да кызны, син әйт, имеш:«Мин… һаптечү, сине… һаптечү!»Утыра торгач, ахры, мин, дәртләнеп,Тотып кызның ике кулыннан,Бер кызык сүз әйтеп көлгән идем,Чыкты куйды куык борыннан.Куык кунды барып кыз борнына,Кыз аптырап битен каплады.Мин дә сиздем шунда, мескен гыйшкымКызган куык төсле шартлады.Кыз торды да кинәт, әйтте миңа,Еламады үзе, көлмәде:«Сөям, диеп, кызга үрелгәнче,Сөрт борыныңны, егет, элгәре!»Кызым китте, мин дә шул гарьлектән,Түзалмыйча йөрәк януга,Ни кызык бар миңа яшәүдән дип,Аптекага киттем агуга.Ярсый-ярсый бардым, һәм һич бушкаБулмады бу минем баруым.Алып кайттым өйгә аптекаданБик куәтле… томау даруын.Мин күрмәдем артык мәгъшукамны,Томау бетте, гыйшкым онтылды.Көчле булды дару, егет күңелеИке чирдән бергә котылды.Яшьлек үтте, инде картаелды,Яшим хәзер читтә, ышыкта.Теләсәм дә хәзер ләкми миңаБер томаулы гына гыйшык та.Март, 1943

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя,Киселә меңнәрчә гомерләр.Төн буе, улашып, якындаИснәнеп йөриләр бүреләр.Күпме кан, күпме яшь ат ите!Ялтырый бүренең күзләре.Бит моны, төн буе атышып,Тураган кешеләр үзләре.Бүреләр башлыгы карт бүре,Исереп кешеләр канынаЙөргәндә, сискәнеп туктадыБер авыр яралы янына.Яралы ыңраша, саташа,Каенга терәгән башкаен.Кызганып егетне, җил беләнТибрәнеп сыкрана ак каен.Кызганып егетне, елыйларМиләүшә һәм лалә чәчәге.Тәгәри үләнгә чык түгел,Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.Карт бүре егетне иснәде,Аптырап күзенә карады.Һәм кинәт, нидәндер сискәнеп,Бер читкә тайпылды яралы.Яралының зәгыйфь сулышыБәрелде бүренең борнына.Юк, бүре тимәде, сак кынаБорылып юнәлде юлына.Таң белән килделәр кешеләр,Күрделәр яралы егетне.Яртылаш ул тайган исеннән,Шулай да яшәве өмитле.Кешеләр егетнең тәненәКыздырып шомполлар бастылар.Туйганчы җәфалап, соңыннанЯлгыз ак каенга астылар.Кешеләр сугыша, кан коя,Киселә меңнәрчә гомерләр.Төн буе, улашып, якындаИснәнеп йөриләр бүреләр.Бүреләр, аһ… ләкин бүреләрБу кадәр үк ерткыч түгелләр.Март, 1943
На страницу:
1 из 2