bannerbannerbanner
Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь
Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь

Полная версия

Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь

текст

0

0
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
3 из 4

Гомерлек ырымнарым

Ничекләр түзә комнары,Ничекләр түзә яры? —Вакыт адымнары сыманЫгымның агымнары…Чиге бар микән дөньядаШулкадәр ыргылуның?Туктата алмастыр синеКыямәт хәтта, Ыгым!Табан астыннан комнарныУмырып ала Ыгым…Кинәнә Җир синең көчтән:– Йә, тагын… тагын, ныгым!…Күрсәт, Ык, тагынлыгың!Талпынган тере суым син,Алкынган тере суым,Төн йокылары белмәгәнГашыйклар сере —Ыгым…Гомернең адымнары буЫгымның агымнары,Ыгымның агымнары шул,Агымның ырымнары —Гомерлек ырымнарым!

Таңтирәк

Тыңлыймчы ак тынлыгыңны,Ак бәсле тугай…Сискәнеп куйды таңтирәк —Төш күрә бугай…Таңтирәккә язлы төшләрКергәнме әллә? —Яздан адашып былбылыКилгәнме әллә?Кунгандыр былбыл нәкъ шушыТирәкне сайлап,Үзе белгән сөю җырынТуйганчы сайрап.Йокыга чумган тирәкнеСискәндергәндер —Таңтирәкнең җаныдыр – җыр,Ә җан – бердәнбер…Шулайдыр… Ак бәсле тугайТынлыгын җуйды —Сискәнде кинәт таңтирәк,Ак бәсен койды.…Гаҗәеп мәле җиһанның…Актан ак йокы…Хәтта йолдызлы күкне дәСарыган сыкы…

Җаннарга тия шул…

Татар җыры… Бер юлдашныңӘйткәне искә килә:– Сезнең җырларны тыңлавыАвыр бит… җанга тия!Тугарылып алмыйсыз бер —Санаулы бит һәр көне!Сез, татарлар, җырлашмыйсыз —Елашасыз шикелле……Хаклысың, юлдаш!Күргән һәмКөн иткән гомерендәУйлаган уйга иңә шул,Җырлаган җырга иңә.Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарларҖырдан җырга күчкәннәр:«Сөялеп ял итә торганТалларымны кискәннәр…»Ничек һаман исән татар?Ничек калды? Бетмәде?Атлаган саен бит аныңКиселгән өметләре!Хәлләр бөтенләй башка шул:Җиңелсә горур халык,Җиңүче туйдан туктамас,Гомерлек үчен алыпИзәр дә сытар горурны,Гарьләнеп үзе өчен,Моңарчы шушы горургаТезләнгән тезе өчен!Үч алып туймас!Китәр үчГасырлардан гасырга,Җиңелгәннең сыкранулыӨмете күчәр җырга.Әйе, җанга тияр бу җыр,Искәртеп торыр һаман:«Түз! Хәлең җый! Көнең килер,Синеке булыр заман!»Һай бормалы, бормалы ла,Бормалы җырларыбызҖанга тия:– Көн киләчәк!Күз ачып уйланыгыз!Кайларга барып сөялеп,Кайларда хәл алсын ул?Ничек кенә аягүрәГорур килеш калсын ул?Атлаган саен, упкынгаЭткәннәр дә төрткәннәр —Күз алдында намазлыгынЕртып ыштыр иткәннәр!Күпме балталар чабылып,Туралган тамырлары,Тамыр ярасыдай сызлапСыкраган моң-җырлары…Шашар иде бүтән халыкШулкадәр тилмерүгә,Һәр җыры шаһит МилләтнеңБогаулы гомеренә!Җиңүче безне алай да,Болай да иткән була!Җиңелгәнбез… ҖиңелгәннеңҖырлары бүтән була…Хәер, мескен дә җиңелә,Һәм җиңелгән мескенгәҺич тә каныкмый җиңүчеҺәм биеми өстендә!Уйланыгыз!Кара язмышАлып китмәсен кире!…Менә шунда инде, юлдаш,Сезгә бик авыр тоелганБезнең җырларның сере…Көнгә юл ярган чишмә күк,Тирәннән килә алар…Әйе,Каннарга тия шул алар,Җаннарны кыя алар…

Ат тугарасы болын

Булган, бар һәм булачак гелМәңгедәй бөек илләр…Аларның баш очында даСоңгы каен җилфердәр!Үз иленең ни кылганынАңлый, күрә бу бәндә —Кыямәтсез булмый хәттаДөнья яулаган ил дә!Гомер арбасына артыкТөялмәсен, тулмасын,Миннән кала дип үксерлек,Кычкырырлык булмасын.Әйтим тугаргач атымны,Йөгән калгач кулымда:– Килеп җиттем… Ат тугардымИң-иң соңгы болында…Мәгърур илләр! Сезнең атларКүп илләрне таптады…Тугарасы көннәр киләИл таптаган атларны!

Очкындай чагым

Күзләдем учак очкынын,Күрдем учак утларын…Очкыннар сыман, күңелемОчардай минутларым…Җемелдәп күкне теләгәнОчкындай чагым, җаным…Кайчан күрербезКүңелдәОчкыннар уйнаганын?Җир җаны төптән кузгала,Йолдызлар төшә күктән…«Яратам» дигән сүзШушыХәрәкәт түгел микән?…Аһ, гөнаһлар бар икән шул,Торсын алар өстәлеп…Юкса каян килсен безгәМондый ак фәрештәлек?…Ярый әле һич гөнаһсызАп-ак бер күңел иде…Саваплы еллар югыйсәКиләсе түгел иде…Ниләр дип хушлашыйм икән?Инде мин китеп барам —Ак гөнаһлыАк юлымныСоңгача үтеп барам…

Шулай икән…

Узмас дип йөрмә гомерне…Җил сыман уза икән!Әнә бит —Хәтта йолдызларКартая, туза икән…Куәт бирСаф мәхәббәтнеАшкынып көткәннәргә —Җилләр гел уңай булсыннарЮл дәвам иткәннәргә!Юкса битЯкты йолдыз даСүрелә, туза икән…Сөеп яшәгән гомерләрНишләп тиз уза икән?…Әллә ни булмас…КитәрменГаләмгә ялгыз гына,Суыныр, сүнер, югалырЯлгыз бер йолдыз гына…

Иярде дә китте

Актарды җил каен ябалдашын!Яшел шавы шушы каенныңИярде дә китте таң җиленә —Җил зәхмәте аңа кагылды.Һәм туй итте дөнья киңлегендәКаен шавы белән таң җиле —Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннәнШау өермә купты, билгеле…Бу өермә, Тәңре Үзе кушкач,Әверелде кинәт адәмгә.Ак кәгазьгә иелде ул адәмҺәм үрелде кулы каләмгә…Каләменнән төшкән хәрефләргәСыйды аһлы һәм шат гомерләр!..…Әнә шулай пәйда була тораСәер затлар – әһле шагыйрьләр…

Шагыйрь дуска

Өметсезлек мәңге гамьсезБушлыкларга тиң икән, —Син түгел гомер итүче,Бүтән әллә кем икән!Җан асрау сине уята…Юк, бөек эшләр түгел!Җан атып яшәү гайрәтенОныткан инде күңел…Оныткан инде күңелеңБиеккә үрелгәнне,Сөйгәнең керфек какканда,Мең үлеп терелгәнне…Оныткан индеХыялларКанатын каккан мәлне,Яңа уй балкып киткәннеУтыдай яшеннәрнең…Төшләреңә, өннәреңәҖанны бәйләр көч тула:«…Ялгыз башка кайда да бер —Таң ата да кич була…»…Югыйсә уйлар уеңныШигъранә тыңла икән, —Өметеңә җан өрердәйЧын сихер шунда икән!Уйларыңны сал шигырьгә!Хәтерләп шәп чакларын,Ашкынып күккә дөрләсенХыялның учаклары!Үзгәртсен сүзләр асылын!Сүзгә яңа көч тула:– Шагыйрь җанга кайда да шәп! —Таң ата бит! Кич була!Уян, күңел! Шундый чак бит!Һәр мәле бер шигырьлек —Сылу бер керфек каккангаМең үлеп терелерлек!Шигърият иңгән минутларМәңгелеккә иш була —Билләһи, һәрбер хәрефтәТаң ата да кич була!Яратулы һәр сулышкаҖан атып тора күңел…Уян бөек эшләр өчен —Җан асрар өчен түгел!

Кайчан, кайда?

Елларның сер төеннәренБерәмләп сүтеп барам,Сизми дә калдым шикелле —Гомерне үтеп барам…Сизми дә калдым бугай лаСөйгәнне, сөелгәнне —Җилләрдә өшәнгәннәрне,Гөлләргә күмелгәнне!Хәер, язмышның җилләреМиңа гел исте уңай, —Бәхетнең килеп киткәненСизми дә калдым бугай…Елларым ел гына түгел —Ташкынның үзе иде…Булды – әйткәнем дәвернеңБердәнбер сүзе иде!«Әссәлам!» – димЯшәп узган,Яшәләсе елларга —Дөньяның иң гүзәл серенАчмыйча үтеп барам…Нишләптер уза бу вакыт —Рөхсәтләр тормый сорап…Киләчәк әнә якында,Яшәгән генә – ерак……Сизмәдем газиз гомернеңҖилдәй җилеп үткәнен —Мин яшәмим – еллар серенСүтәмен дә сүтәмен…Вакыт исә – сүтә-сүтәСүтелепләр бетмәс сер…Кайчан килдең? Кай сәгатьтәТәмамланырсың, гомер?

Бердәнбер очыш

I. Хуш

Җил исте… Яфрак дертләде,Сискәнгән сыман итте:– Агачым, хуш… Инде безгәХушлашыр минут җитте.Үткән дә киткән бер җәйлекБу гүзәл гомеркәйләр, —Яңа җәйдә җилләр яңаЯфракларны иркәләр…Тормышның гаҗәп ямьлесен,Шаулысын бирде Ходай,Гел ямьле һәм тәмле булыпҖәй кабатлансын шулай!Нәкъ Ходай теләгәнчә, безЯшәдек, гомер иттек,Минем бердәнбер очышка —Көземә килеп җиттек.Беренче һәм соңгы очыш!Китүләр гүзәл икән —Елап югалмыйм, агачым,Мин бары… очып китәм!Әйт миңа хәзер, агачым,Әйт миңа үз «Хуш» ыңныҺәм карап кал минем шушыБердәнбер очышымны!…Өзелде яфрак тын гына…Гүяки ул терелепЧыкты бердәнбер очышкаҺәм очты бөтерелеп!…Соңгы очышларга чыксаң,Ерак китешледер ул —Җанның төсе булса әгәр,Шул яфрак төследер ул…Туфракка төшеп ятканчыБезнең җанның да шулайБар микән соңгы очышы? —Шулай булсачы, Ходай!..

II. Үзем кирәк

Ялгызлыкка вакыт булдымыни? —Күрмәгәндәй кордык та боздык.«Бер килермен әле сиңа!» диепЯнап киткән идеЯлгызлык.Әйткән иде:«Әйдә, кыланып кал,Суына чум, ыргыл утына! —Кемлегеңне бик тиз чамаларсың,Кирәксезгә, бәндәм, чык кына!»Янаулардан куркыр чак идеме?Шулай да бер сәер шом калды —Күз алдыма һич китерә алмыймТәмам кирәксезгә чыкканны?Хәер, нигә пошынырга әле, —Ялгызлыкмы булды явызлык?Тәмам ялгыз калсам,Синең беләнИкәү булабыз ла, Ялгызлык!Кирәклене кирәксездәнҖирдәБүлә икән нинди бусага?Мин кирәк битХәттаКирәксезгәЧыгар өчен генә булса да!Мин кирәкменАтлап бетерергәМиңа тиеш соңгы адымны;Үзем кирәкБәхилләшеп соң катКүрер өчен газиз күк-җирне,Сезне – гүзәл туганнарымны!…И Ялгызлык! Кил син,Кил генә син!Синең барлык күпне уйлата —Дөньяда һич тиңе булмас шигырьЯзыйк әле икәү…Аулакта!

Нигә кирәк сезгә?

Нигә миннән тәртип сорыйсыз гелГүяки чын Тәңре шикелле? —Корбан тәкәсенә атланып, дус,Сиратны да әллә үттеңме?Нигә генә кирәк икән сезгәСызган сызыклардан узмавым?Сездән артык ярсып шашынмавым,Сездән артык кызып азмавым?Нигә кирәк сезгә?…Азган-тузган бер комета булдым —Җилгә очырдым мин язымны,Мәхәббәтем хәтта ярсу күккәЯшен белән генә язылды!Тугарылып һаман яшәдем мин…Миндәйләрне, хәер, күк сизә! —Шигырьләрем,ялтыр яшен булып,Күкрәүләрен илтер тик сезгә!…Һәм тыңларсыз аныМинсез дә…

Аулак сукмак

Гомер буе кабалана торгач,Гади бернәрсәгә төшенәм:Олы юллар түгел, аулак сукмакКирәк икән уйлы кешегә.Кошлар төшеп кунар өчен мәллә,Әйтик, гаярь супер-автобан?Ә тын сукмак исәАулактагыКошлы таңнар моңын ятлаган.Туң тимердән салган күңелләрнеУзгынчылар бары таптады,Ә хыялый гашыйкларны көттеАйныңТын судагы сукмагы.Салмак карлар төшкән тын сукмаккаЯфрак очышлары түшәлгән;Аста тирән сулар чылтыраган,Өстә ялтыр яшен яшьнәгән.…Биек яшен исе сеңгән килеш,Сеңгән килеш чишмә тавышы,Табигатьтән килеп ТабигатькәТын сукмактан узып барышым…

Юрап булмас төш

Балачагым узган йорт төшемә керде…Нинди генә моңлы истәлекләр сөйләрТүбә саламнарын кыштырдаткан җилләр?Шул саламда шыткан сарут хәтта тере, —Балачагым узган йорт төшемә керде…Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары!Кем мөлдерәп шулай карый икән дисәм,«Ботак күзләре» нең карашлары исән…Әнкәй кырып юган идәннәр сап-сары.Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары…Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә:«Төп йортыңда, бәндәм, бер төш булыпкерер,Фани дөньядагы синең фани гомер,Янган еллар синең калмас кара көлгә!» —Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә?Юрап булмас төшне кемнән юратырга?Кояш төшкелектән ашкан көннәремдәУйный сабый җаным болыт мендәрендә,Йөгән тимерләрен чылтырата юрга…Юрап булмас төшне кемгә юратырга?

Язган булса…

Без микәнни шушы якты җирнеңШиңмәс таң кабызган гөлләре?Шулай булгач, нигә куырды соңЗамананың усал җилләре?…Серле йомгак минем кулларымда,Мең таратып аны мең сүтәм:Гомерлеккә дигән кавемме без,Тимерлеккә дигәне микән?Күпме зат-дәүләтләр югалттык без,Таптаттырдык асыл ирләрне! —Җылы җилләр кайтмас, ахры, безгә…Яман җилләр бик нык җилгәрде!…Инде: «Беттек! Безне бетерделәр!Көйдерделәр!» – дигән чакта да,Атасы таң әгәр атар булса,Көйгән туфракка даЧык тама…

Моның өчен күп тә кирәк түгел…

Ыгы-зыгы, шау-шу тулы дөнья!Ник мин синдә?Әллә ялгыштым?Як икән бер учак! – Очкын беләнСаф йолдызлар төшеп кавышсын!Югыйсә бит – үзем шаулы бәндә —Мең дөньяны, имеш, яуладым!Ә бүген сер итеп кенә язганШигырь укыр кешем калмады……Утырсаң ла икән әрәмәдәИкәү генәУчак тергезеп! —Йолдызлардан түгел, шул учактанҖем-җем итсә иде күк йөзе!Моның өчен күп тә кирәк түгел…Чытыр утын җый даСыз шырпы!Һәм әйт:– Күкләр безне түгел,Әнә! —Безнең учак күкне яктыртты!Аулак учак очкын сирпегәнгә,Йолдызлы күк шашты акылдан! —Берүк, Ходай, мәхрүм итә күрмәУчагымны тере яктыдан…Югыйсә гел аждаһадай йотаГомерләрне дөнья тамагы! —Хәтта газиз серем итеп язганШигырь укыр кешем калмады…Югыйсә ләМондый нурсызлыккаҖаннарыбыз инде күнде бит —Учак кына түгел, күкләр үлде,Биниһая күкләр сүнде бит!Мин үзем дә, чатыр уты сыман,ӘзерОчкын чәчеп дөрләргә;Кагыл гына кайнар очкын булып,Янгын үрләрБу дөм төннәргә!…Янмасын ла,Бушка калмасын ла,Дисәк әгәр безнең бу гомер —Әрәмәгә чыгып,Ялгыз калып,Тын бер учак ягыйк әле бер…Очкын белән йолдыз кавышырлыкБулсын безнеңАулак шул учак! —Төнге учаклардан очкын түгел,Иксез-чиксез күккә җан оча!..

Галәмнең саф керфегеннән

Ходай безне шулай каргадымы?

Усал язмыш шулай көлдеме?

Башкаема коеп елыйммыни

Нигеземнән калган көлемне?


Мин ышанмас булдым хәтта чыкка, —

Ялган – таңгы урам, талгын җил…

Тууым да минем ялган икән,

Ялган икән минем туган ил!


Без лаектыр инде бу язмышка,

Ходай Үзе шулай кушкандыр…

Болай түгел, дисәң, язмыш кынам,

Киресенә мине ышандыр!


Бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши…

Мин дә лә бит, язмыш, бер балаң! —

Киләчәгем минем ак томанда,

Үткәннәрем минем —

Югалган…


Кайсы тарафларга атласам да,

Юк, белмим бит, белмим юл җаен…

Өйрәт – кайда мин яшисе дөнья?

Сүзең кызганмачы, Ходаем!


Беләсең бит юкса барлык серне —

Мәңгелекнең, мәлнең серләрен?

Шуны белгән килеш, Хак Тәгаләм,

Нигә мине Җиргә җибәрдең?


Киңәшәсем килә – Син дәшмисең.

Шикләнәм мин… Таулар уела.

…Галәмнең саф керфегеннән һаман

Көмеш яшьләр өскә коела…

Хәерлегә булсын, хәерлегә!.

Яртылаш төн, яртылаш көн әле…Тәңре җиргә тылсым төшерә.Сандугач та әле уянмаган…Саф чык төшә… гөлләр төш күрә…Алсу таңның җылы яктысынаКерфек ачып дөнья гөлләре,Таң җиленнән юратмакчы булып,Төнлә күргән төшен сөйләде.Аңлыйсылар, беләселәр киләҖирдә яшәп киткән көннәрдә:Нинди төшләр күрә икән гөлләр,Нинди төшләр керә гөлләргә?Син атомны сүттең, бөек акыл,Ачылмасны ачкан көнеңдә!Таң калдырып бөтен дөньялыкны,Гөлләргә төш юра син менә!…И сөйгән яр!Мәңгелекнең безгә —Икебезгә насыйп төшендәКылган догам кабул була күрсен —Гөлләр күрсен сине төшендә…Һәм киң болын иркен сулап куйсын:– И яңа көн, рәхмәт төшкере! —Хәерлегә булсын, хәерлегә:Гөлләремә гүзәл төш керде!..

Дәшә Коръәндәге һәр аять

Дөньялыкның һәрбер дене дәшә,Дәшә Коръәндәге һәр аять:Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел,Мәхәббәтсез яшәү —Җинаять!Нур уйнаклый төпсез киңлекләрдә…Нурлар – чиксезлекнең юлдашы…Тик сөюсез яшәп буламыни? —Юкны сөйләмәгез, валлаһи!Яратмаска яратылган булсам,Булсын бу гомерем төш кенә!..Яратусыз еллар килә икән,Мин – юк…Мине «үлде» дисеннәр…Яратмыйча яшәү – гомерсезлек.Бу – тумыштан үлем!Бу – җәза…Бүтән җәза уйлап табып булмас,Күпме эзләсәң дә дөньяда…Иң зур каргыш булып калыр һаманСиратларның кылыч үткере:– Юлың фатихасыз булсын берүк!– Мәхәббәтсез гомер иткере!…Юк-юк! Болай гына әйтә куйдым…Сайрасын кош,Талда талпынып,Ае-елы, сәгатьләре түгел,Мәхәббәтле булсынҺәр минут!..…Чиксезлектәншомырт чәчәгедәйКоелганда сөю җаннарга,Җилдәге бер яфрак булып тибрәнБезгә аткан серле таңнарда…

Бер үк җан

Син миңа бу дөньялыктаГел кирәк икән…Без икәүләп тибрәнәсеПар тирәк икән!Заманалар уйландыра…Уйланып куям:Синең яфрак көннәрең…Мин – яфрак коям…Карт тирәк бит яшь тирәккәБашкаен салган…«Сөям» дигән сүз генә хак…Калганы – ялган!Бер үк җан икән лә бит без,Бер йөрәк икән —Былбыллар оя үрерлекПар тирәк икән…

Упкын

Атланыйм да чабыйм әле!Күзләремне каплавынСинең кайнар ялларыңныңТомалап таң атканынТоеп калыйм!Мин юләрнеСөендер гел, шатландыр!Бәхет – упкында, дисәләр,Шул упкынга капландыр!Ябындым утлы ялларың…Дөрләп янды бу төнем.Таңның үзен иярләгәнЯрсу егет мин идем!Нишлим инде?ӘверелдемМәхәббәт тоткынына…Очам… очам… очам… очам…Мәхәббәт упкынына……Мин шул упкынга очасыМәлләрне сизмәдемме? —Чабышкының ут ялларыКаплады күзләремне!..Берегез дә күрми торганБер таң уянып янды…Шуны күрәм…БашкасынаКүзләрем томаланды…

Таңга каршы йөгердек…

Нигә шулай тугарылып сөйдем?Тәмам таралдым бит, сүтелдем,Мин бөтенләй юләрләндем бугайЧат кояшын эзләп дөм төннең…Без бәхетләр өмет итеп юксаТауга каршы таңга йөгердек!Дөньялыкның зур хатасы булдык,Бер ярасы булдык – гомерлек……Хәер, бу дөньяга тик бер килеп,Бер яратып китү яраса,Яшәү хата түгел…Ул үзе үкМәңгелек туй икән ләбаса!Сүтелгәннәр үрелер бит берчак……Узып киттең әле алдымнан,Даһи хыял гына яшәр иткән,Сокланыплар туймас сын сыман!..

Кош канаты кыеп язганы

Кайтып тик бер күрәсе иде лә,Күреп сәлам бирәсе иде!Елын белмим… Бәхет үзе күктәКагынган ел тирәсе иде…И кагынды безнең бәхет кошыБиекләрдән хәтта биектә —Тоеп, сизеп, аңлап бетермәслек,Хәтта хыял сыймас киңлектә!Булса булыр икән иркенлекләр!Илаһ Үзе янда, якында…Кош канаты күккә дастан язаЯратуның сере хакында.Кайтып тик бер күрәсе иде лә,Күреп сәлам бирәсе иде —Җан җылысы белән елларыңныҖылы итеп төрәсе иде!..Табылмаска югалган шул чоргаКайтасы да керәсе иде…Елын белмим,Аяз күктә яшьлекТалпынган ел тирәсе иде…Кем генә соң сизә яшьлегенеңКайтмас өчен очып узганын?Яшьлек дастан икән… Дастанның даКош канаты кыеп язганы…

Төнбоек күз йомган мәлләрдә

I. Тезлән дә бер…

Бу борынгы күктәБик борынгыАк болытлар йөзде югары…Тезләнеп,бар белгәнеңне укыТуфрагында Бөек Болгарның!…Кара сөрем япканБу күкләрнеЯулар килеп утлар гүләткән, —Кара кисәү, ятим хәрабәләрТорып калган бөек дәүләттән.Яуда ятып калган яугирләрнеТөнлә чишендергән бур сыманКилгән бу төбәккә мародёрлар,Кабер ташын казып ташыган.Ташыган да капка төпләренәАяк кырыр өчен түшәгән,Юкса шушы җирдә, изге яуда,Ярсып яу атлары кешнәгән!Җиңелдеңме – шакшы аяк беләнЙөрәгеңә басып үтәрләр…Юк, язмасын гына җиңелергә —Тарихыңны чүпрәк итәрләр!Көл-корымнар кабат дәүләт булмас,ТикКайта бит Тарих каргышы,Һәр төбәктән: «Вон!» – шулМародёрга…Яшәвенә күрә – язмышы.Угрының шул озын кулы корый…Боргалана мәет талаучы.…Синең үчең кайта бугай инде,Кайта, Бөек Болгар каласы!Шуны теләп, белгәнемне укыйм,Аһы калка Бөек Болгарның!Һәм килер көн…Син аңларсың, татар,Болгар аша юлың узганын!Бик борынгы авыр көннәрдә дә,Кичә, иртәгә дә, бүген дә,Авыр уйлар төяп болыт йөзә,Уйлар йөзә Болгар күгендә…

II

Мәҗүсиләп син шәм кабыздың.«Кил син! Кил син!» – дәштең бугай лаТик икебез белгән тугайга…Язмыш юлын безнең кем сызды?Ни теләп син утны кабыздың…«Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла,Зәңгәр төндә шәмгә ут элдең,Төнге толымнарың сүтелде…Дертләп куйды йөрәк шулай да —«Кил син! Кил син!» – дидең бугай ла.Тик икебез белгән тугайдаЭзләр калды чыкта җемелдәп,Бетмәс сагыш калды күңелдә…Икебезгә уртак моң кайда? —Тик икебез белгән тугайда!Язмыш юлын безнең кем сызды? —Аңлый алмыйм шуны һич кенә…Язмыш нурлы булсын өченгәСин бит сөю шәмен кабыздың! —Язмыш юлын безнең кем сызды?Җанда гүя бер нур кабыздың…Һәм ул нурың тере… Ул яна! —Сизеп мәллә синсез дөньядаКаласымны шулай ялгызым,Оныта белмәс хәтер кабыздың?..

III. Соңгы томан

Бу тетрәнү инде китмәстер җаннан, —Афәтле хистән тетрәнә дөньям…Каплый гомерне дәһшәтле томан.Йолдызлар-күкләр каралып тынган,Томаннан бүтән кабынмас сыман…Авыр, буш томан кайларга ага,Китәме ул бөек дөньяга?..Уйлар тулгана, күңел шомлана,Кара болыттан авыр шом тама…Җан сорап томан кайларга ага?И томан, бездә булды ни үчең?Яндык дөньялар җылынсын өчен,Сөюдән булды бар яшәр көчем —Төннәрдә күргән иң газиз төшем……Бу томан сиңа барып сарылды —Эзләгән икән синең җаныңны…Уятып синең бар моңнарыңны,Гүяки яшен болытларыңны,Җанымны телеп яшен ярылды…

IV. Юк

Канәферләр чәчәк аткан бер төн…Ай балкыды моңлы ул төндә.Авылың да хәтта Җирдә юк бит!Учак яктык… менде төтеннәр!..Тик икебез генә килгән сыманИдек ләбаса бу дөньяга!..Уйлауга ук канәферле төнне,Җан сызлатып шул ук моң ява……Син юк инде… Ләкин бу хәтеремХәтерләтеп һич тә туймадыКанәфернең таңда былбыл кунган,Тик икебез тибрәр куагын.

V. Моңсу җилләр

Адәм баласыннан калаМоңсу искән җилләр генә…«Кил әле болын түреннәнКөлә-көлә, Гөлнәзирә!Кил әле, кил! Яз гөленнәнТакыялар үрә-үрә!Кил әле, кил! Шәүлә булыпҮтмә генә, Гөлнәзирә!»Диеп кенә әйтер идем,Кычкырып бу фани җирдән! —Бер көнлектән мәңгелеккәИрешмәс сүз, Гөлнәзирәм?!Кайтсам, сүзем таба алмам,Андагы чор дәшә минеТеге дөнья көннәренә.Дәшкән җилнең исеме бер —Синең исем – Гөлнәзирә.

VI

Кереп бастык икәү талбасмага,Төнбоек күз йомган мәлләрдә…Ниләр генә юрап йоклый аларБез күрәсе килгән көннәрдә?Ак яулыгың шуды иңнәреңнән,Мин, күрәсең, саксыз кагылгач,Син сөйләдең микән, әллә индеСайрадымы ярсу сандугач?Икәү генә белгән якты айлыТөннәр генә йөрткән җилләрдәТалбасмага дәштең, Гөлнәзирәм,Төнбоек күз йомган мәлләрдә…Йолдызлы күк тына, моңлана даНидер тоеп, карый, тыңлана…Әнә алар икәү – талбасмада!Нишләп алар моңсу, уйлана?..Йолдызлар ни диеп эндәшәдер,Икәү ялгыз калган төннәрдә?Уйный дулкын… Һәм без – талбасмада,Төнбоек күз йомган мәлләрдә…

VII

Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!Язмышыма килә эндәшәсем…Күпме еллар яшәп үттем дә мин,Томырылдым тирән үткелгә мин, —Синең белән килде сөйләшәсем…Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!Язмышыма килә эндәшәсем…Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем!Инде, язмыш, кыйна бу җанымны,Суксын яшен барлык булганымны! —Керфегемдә инде кипмәс яшем,Язмышыма килә эндәшәсем…Күпме еллар яшәп үттем дә мин,Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин —Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь…Ничек инде? Син һәм… салкын кабер?!Синдә булган икән дөнья гамем,Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин…Томырылдым тирән үткелгә мин,Тик… дөньяның чиксез читендә син…Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы,Үтте дә бит китте гомер янып,Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен —Томырылдым тирән үткелгә мин!..Синең белән килде сөйләшәсем,«Таң ата… Күр!» диеп эндәшәсем,Сыйпап кайнар, калын толымыңны…Кемнәр тояр тагын мондый моңны?Әйтерсең кош кошка эндәшәсе —Синең белән килде сөйләшәсем…Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен,Күкрәсен күк, уйнакласын яшен!Очар йолдызлар күк-галәм ярып,Куш җан килде җиргә, китеп барды…Изге икән Җирдә тик күз яше…Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!

VIII. Пар толым

Иңнәреңдә уйный икәнҺаман шул ук пар толым.Шул ук оялчан елмаю…Шул ук сәер тартыну…Һаман җырлар яратасың,Җырларың миңа таныш,Җырлаган саен, аларгаӨстәлә бара сагыш.Җырлама син ул җырларны,Тын гына Ыкка кара,Ык төбеннән,яшьлек сыман,Болытлар агып бара.Аяк астында болытлар —Көзге Ык көзге сыман…Болытларга тиеп булмый —Яшьлектәй изге сыман!Без дә шул болыт шикеллеАгабыз да агабыз,Бер көн килгәч, җир өстенәТамчы булып тамабыз.Беребез тама гөлләргә,Беребез тама ташка……Ак болытка әверелепОчабыз яңабаштан.Бөтенесе кабатлана!Кабаттан тетрәнерләрНәкъ синекедәй толымнарКемнеңдер иңнәрендә.Аерылырбыз без галәмнеңНиндидер почмагында —Мин, бәлки, төтен булырмынКемнеңдер учагында…Син, сагышлы бер җыр булып,Җаннарга кагылганда,Таратырлар мине җилләрТаң нуры кабынганда.Учак янындагы егетСөйгәнен читкә сөйрәр:– Күзеңә төтен керә бит,Күзләреңне йом, юләр!..…Син исә читкә китмәссең,Танырсың, бәлки, мине —Әйтерсең:– Ул бит шулкадәрМине яраткан иде……ул бит шулкадәр… мине яраткан иде!..…Шул ук оялчан елмаю,Шул ук сәер тартыну.Иңнәрендә уйный икәнҺаман шул ук пар толым.

Җилләрнең ерактан килгәне

Кайчаннар күз тиде соң безгә?«Сезнең ут гел тере!» димәде,Һаман да сыйпап гел юаттыҖилләрнең ерактан килгәне…Без шәрран ачылдык дөньяга!«Чү, сабыр… Күз тияр!» димәдек.Хасмыни сабырлыкСөюгә? —Котырган давылда дөрләдек.Булмадык без матур, тын учак —Кыргый хис дулаткан ут булдык,Дөньяны җимерер көч сыман,Шашынган давылда йолкындык!«Пырлаган учаклар тиз бетә!..»Дигәнне ишеткән бар иде…Ләкин бит минем яр син идең!Ләкин бит сиңа мин яр идем!Күз тиеп, утыбыз сүнгәнме?Җаваплар эзләмик еллардан…Уйласаң, күз тия бары тикАртыгын сокланып караудан!Яманга күз тими ләбаса,Күз тими тук, тыныч бәхеткә —Мең рәхмәтХәтта күз тиярлекМәхәббәт кабызган яшьлеккә!«Буласы булмагач,Ник сөйдек,Ник яндык дөньяда?» димәмен.Сыйпап уз чал чәчле башымнан,Җилләрнең ерактан килгәне…

Таң кошың…

Таң кошлары белән уянам даКузгалам мин һәр көнЯшәргә…Биргән тәкъдирКошлар телен миңа,Язган коштай күккә томырылып,Очып тагын җиргә төшәргә…Шуңа күрә күрәмДөньялыкныңҺичберкем дә күрмәс балкышын.Сәлам, дөньям!Бу мин әле – синеңТаң чыкларын эчкән таң кошың!Сәлам, дөньям!Холыгың мин синең,Шикләнүең синең, ялгышың,Кем дип кенә атасаң да мине,Мин язмышың синең, язмышың…Сәлам, дөньям!Мин уяндым, сайрыйм,Купса, уянса да җил-давыл!Юк, әкият түгелдер бу таңым…Төшем түгел, өнемдер лә бу…Кабатланмый, кабат янмый икәнТаңнарыңның серле балкышы! —Сәлам, дөньям!Бу мин әле —СинеңТаң чыкларын эчкән таң кошың!

Шөкер

Үз көенә әйләнүдәнҖирме әллә туктады? —Ишетелә тәрәзәдәнШомырт чәчәк атканы…Тамар-таммас чык җемелдиЯфрак очында гына…Уянам… Төп нигеземдә!Газиз туган ягымда!..Әйтерсең әле бишектәнТөшеп тә карамаган,Миңа сайрарга тиешлеБер кош та сайрамаган!Дөнья җитеш булсын дисәңЯшәгән һәр көнеңдә,Җитә икән бит уянуГазиз төп нигезеңдә…Мөлдерәмә тулы бәхетШушыдыр… булмас бүтән! —Әйтерсең һәр гөнаһымныХодаем гафу иткән…Кирәк түгел бүтән бәхет:Уянсам икән көн дәСөйгән ярым кочагында,Газиз төп нигеземдә!…Уянып керфек ачам даМең кабат шөкер итәм:Син – янда… Бәхет тулсынгаТагын ни кирәк икән?

Кешечә!

Сүзләр белән генә аңлатырлыкТүгел бугай күңелнең хәле…Шуңа күрә шигырь белән сиңаЭндәшергә булдым мин әле.Гел шигырьгә багышлаган сыманТойган идем лә бу гомерне…Әйткәннәрем шигырь түгел икән —АларҖанның тынмас әрнүе!Язмыш биргән гүзәл бу дөньядаЯшисе бик кирәк югыйсә,Әллә кемчә түгел,Үзебезчә,Үзебезчә, димәк,Кешечә!Кан кардәшләр булып калсак икән,Шигырьдәй җанБөре ачканда —Мәхәббәтле яшәү, гомер сорап,Сулык-сулык тибә ич канда!Мәхәббәтле туып, мәхәббәтлеКилеш китә белик әле без!Минем хәлләр менә шулай әле…Ничегрәк соңСезнең хәлегез?Бу дөньяны күреп китәр өчен,Бер гомерлек кенә җан иңгән —Шул бердәнбер гомереңдә,Зинһар,Читтәрәк бул инде җаһилдән!Нишләреңә синең бәйле һаманДөньялыкның сулышы-хәле…Гади сүзләр белән аңлашмасак,Шигырь белән сөйләшик әле!Мәхәббәтле килеш көн итик без —Киләчәктә сөйләп йөрсеннәр:«Безнең бабакайларМәрхәмәтле,Мәхәббәтле булган!» дисеннәр.…Шуны әйтер өчен, шигырьгә минБагышлаган идем гомерне…Шигырь түгел икән лә бит алар —Һәммәсе дәҖанның әрнүе…
На страницу:
3 из 4