bannerbannerbanner
Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь
Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь

Полная версия

Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь

текст

0

0
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 4

Җиде юл чаты

Әллә нинди яман бер киная,Ым бар сыман тоя күңелем —Белгәнгәме кемне йотканлыгынМең тугыз йөз утыз җиденең?Язмыш шулай сайлаганмы әлләИҗади җан сулар вакытны?Дәшкән елларДантесларны түгел —Күн киемле бозбаш маңкортны!Гигант илнең табигате шундый,Һаман да шул шомлы җил исә —Күр —Пушкинны кача-поса җирләүНәкъ безнеңчә – утыз җидечә!Тарихыңнан кая качмак кирәк? —Гүзәл храмны бу ил бар кылган…– Бүтәннәргә төземәсеннәр! – дип,Осталарның күзен чукыган.…Сәер «җиде» һаман җанга тиде —Егерме лә җиде яшендәҮлеп, халкын Тукай ятим итте…Артык сергә мәллә төшенгән?Афәт арты афәт… Бу зур илгәКем каргышы тиде? Ник тиде? —Октябрьле бер ел ымсындырды! —Тик ул —мең тугыз йөз унҗиде…Хәер, дуамал ил сан тылсымынСанга сукмас иде… Болай даЭлеп кенә ала, селкеп сала —Җан котыла качып Ходайга…Белми генә китте микән ПушкинГазраилнең атта җиләсен —Шагыйрьләрне дуэльләрсез генәАулар утыз җиде киләсен?Юньле илдә юньле шагыйрьләрнеКөтәр иде җиде юл чаты…Ил шагыйрьсез калмас… Әмма бу илКүпне алды… Азны югалтты —Азны… тере язны югалтты!

Нәсел тамгасы

Ерак бабайлардан килгән тамга,Безнең тамга – нәсел тамгабыз…Әткәемә килеп ирешкән ул…Нәсел тере! Исән калганбыз!Ул тамганы әткәй,өй салганда,Балта белән чапты нигезгә. —Хәтерләп кал, улым, бу тамганыҺәм яман сүз аңа тигезмә!Бу тамгада —адәм, фикер, очыш…Шулар һич тә туктап калмасын!Тапшыра күр, берүк, оныкларга —Бу тамганы сулар агызмасын,Бу тамганы утлар алмасын!Сукбай каны түгел —тамырындаБорынгыдан килгән кан яна! —Синең өчен нәсел кызармасын,Син дан өстә шушы тамгага!

Ишетелми ләкин кайтаваз

Сеңелләрем Халисә һәм Әнисәгә,

кияүләргә – Кәбир һәм Торсынтайга

IКазах күзе урманнарны сөймәс,Дала кирәк казах күзенә —Ат чаптырыр киңлек кирәк аңа,Җилпесен җил казах йөзенә…Торсынтай гел миңа әйтә иде:«Авылыгыз матур, и Зөкә!» —Ләкин урманда мин базда сыман,Күз күнеккән минем киңлеккә!…Җиз казыган Җизказганга төшәм,Мин шахтага төшәм – тирәнгә.Катламнарда ургый иблис уты,Җәһәннәмгә иңдем мин – бәндә.Җизказганның ачык шахтасы бу,Җир урталай гүя ярылган,Җәһәннәмнең уты, билләһидер,Нәкъ шушыннан гына кабынган.Сөрелгәннәрне син исеңдә тот,Тоташ бәйле килеш чакларны…Сөргәннәр дә богау кидергәннәр,Утыртканнар безнең татарны!Күпмеләрне тукмап интектергәнҖизказган бу… Алар ут йоткан…Шуларны гел уйлап, чал башымныИеп тынып калган минутлар…Кыз туганнар гомер иткән ил бу!Чәчәк ата җилдә сарана;Кайнар дала җиле искән чакта,Сараналар җилгә карана…Упкын сыман шахтага мин төшәм,Урап төшәмҖирнең җанына.Туктыйк, Кәбир кияү!…Минем кулларҖирнең йөрәгенә кагыла.Белмәгәнмен яшәү кадерен мин,Аңламаган икән мин аны —Җирнең йөрәгенә кул тидергәч,Аңладым мин бераз дөньяны.Далаларың чиксез, казах җире,Абайлы җил уйлар уйлатты —Йөрәгемә тулды иркен уйлар,Йөрәгемә чиксез моң ятты…IIҖизказганныңАчык шахтасынаТөшү генә түгел бу миңа —Җир йөрәге сулык-сулык килепТорды сыман минем алдымда.…Катламнардан, җәһәннәмдәгедәй,Сәер томан тоташ бөркелә,Әйткән сыман:– И бер көнлек бәндә,Ниләр генә кылдың бу көндә?Кратерларга төшкән кешеме мин?Менә бүген ишетәм йөрәген!Иң гаҗәбе – гел беленә икәнӨстә кемнең нишләп йөргәне!…Җан җылысыШахта төбендәгеҖылыдан да юкса җылырак…Җирнең йөрәгенә юл – афәтле,Кеше йөрәгенә юл —Ерак!..IIIҖизказганның җәйге җилләр искәнДаласының күге чалт аяз.Офык арты офык бу тарафта —Ишетелми ләкин кайтаваз…Хәтерлиме минем якташларныКайнар җилле, мәкле бу дала?Җил чуалткан үләннәрдә уйларДуамал җил сыман бутала…Вулкан кратерын хәтерләткәнАчык шахтаның иң төбеннәнКөндез йолдыз күргән кебек булдымКазахның киң, төпсез күгендә!..Катлам асты катлам… ҖәһәннәмгәЯкын гына кала түгелме?Җир өстендә нинди батыр идем!Монда исә… Беттем… Җиңелдем…Данте тәмугына төштем гүя,Тик Вергилий гына җитмәде.…Бөтерелә өстә ал агымсу,Назлы агым – дала мәкләре…Алды гүзәл дала куенына,Мәкләр дулкынына күмелдем…Ләкин талгын гына хәл алырдайБерәр төше бармы бу җирнең?Җизказганның җәйге күкләреннәнБәхет ява гүя… Чалт аяз!Офык арты офык бу тарафта,Ишетелми ләкин кайтаваз…IVБөек итеп яратырга, ахры,Соңардым мин, артык кичектем!..…Кузы Көрпеш белән Баян СылуКаберенә бүген тез чүктем.Эссе капкан мазар ташларына.Кайнар дала чатнап җил йота.Борынгы бер хикмәт язуы күкКәлтә эзе – утлы комлыкта.Һәм Торсынтай әйтте:«Дөньяда буМәхәббәткә һәйкәл – бердәнбер!»…Һәр таш монда миңа таныш сыман —Төшләремә, бәлкем, кергәндер.Ташны ташка куеп өйгән мазар,Ике гашыйк җанны ышыклап,Җирнең күккә омтылышы булыпКүтәрелгән чиксез бушлыкка.«Мәхәббәткә урын – күктә бары!»Дигән сүзе мәллә ташларның? —Яндың, йөрәк, гашыйк булдың дөрләп,Тик нигәдер күккә ашмадың!..Булды ла бит юкса тик бер генәТибрәп алган керфек хакынаӘзер чаклар – ике уйламастанТашланырга төпсез упкынга!Булды ла бит «Юк, син түгел…» дигәнКотылгысыз җавап соңындаҖан-атымны куып яндырганымҺәлакәткә илткән юлымда…Без кичергән сөю газапларынТәңре үзе генә күргәндер!Бөек түгелмени һәрбер сөю? —Һәркемдә бит йөрәк бердәнбер!Яратырга кирәктер шул җирдә,Җаның чүлдәй кибеп корганчы —Һәлакәтсез булмыйдыр шул сөю,Булмыйдыр шул Бөек Корбансыз……Кузы Көрпеш белән Баян СылуБөек мәхәббәткә кичекмәс, —Ләкин аларБеркайчан да,килеп,Безнең мәхәббәткә тез чүкмәс.– Сөеп була һәлакәтсез дә! – дипБәхәсләштем шушы минутта.…Хәтерләтте дастан хәрефләренДала кәлтәләре комлыкта.Мин түзмәдем – дала авылынаМотоцикл безнең кузгалды —Бу авылда гомер иткән, диләр,Баян Сылуның кыз туганы.Шәрә комлык. Кайнар кәлтә эзе.Әйтерсең лә миңа ук тиде.ЯралыларСу сораган сыман,Су сорадым – эчем ут иде…

Бәхет кошы өркеп очмасын

Төнге ак каеным, и җаным!Күз яшьләрең тама тын гына…Чык төшсә дә, гөлләр егыла,Авырлыгын тоеп дөньяның,Төнге ак каеным, и җаным!Күз яшьләрең тама тын гына…Чишәм, диеп, Галәм серен мин,Йолдыз нурларына керендем!Керфек ачкан Галәм алдындаКүз яшьләрең тама тын гына…Чык төшсә дә, гөлләр егыла.Иртәгесен уяныр ла ул,Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!Уйлы таңнар аткан чагындаЧык төшсә дә, гөлләр егыла.Авырлыгын тоеп дөньяның,Иңнәремә башың куй әле.Бергә кичәр ерак көннәрнеңЕрыйк әле куе томанын,Авырлыгын тоеп дөньяның!Төнге ак каеным, и җаным!Серең сөйлә… Сөйлә чистасын!Бәхет кошы өркеп очмасын,Котсызлыгын күреп дөньяның.Төнге ак каеным, и җаным…

Шомырткай

Гел шаяртып әйтә иде әткәй:– Минем өчен СССР —Чыжылдатып безгә сөтен биргәнШушы юмарт Шомырткай – сыер!…Сыерлы йорт! Бу йорт – өметлейорт.Чиләк аумас, казык черемәс.Ышык күләгәдә каз какланыр,Бәрәңгеләр базда үремәс.Табыннары булыр сөтле чәйле,Каймаклы һәм куе катыклы:Бу йорт белер бөек хезмәт серен,Монда тормыш күркәм һәм ныклы.Сыерлы йорт… Көтү чыккан чактаКиерепләр ачкач капканы,Күрсәгез лә икәнГорурлыгынСыер чыгаручы апаның!Сыерлы йорт булса, ил дә булыр,Сыер тоткан йортка кот иңәр —Җылы куллап сыер сауса киченАк яулыклы килен-җиңгиләр…И сыеркай, Шомырт! Синең беләнБулды безнең бәхет янәшә.Юк,Хатын-кызЧын хатын-кыз булмас,Назлап сыер сава белмәсә!Чиста намазлыкка утыргандай,Сыерга ул ипләп кагылаҺәм чиләккә,Юк, шаулы сөт түгел —Татлы бер җыр гүя агыла!Ә кырыйда бозау әрсезләнә:– Калдырыгыз, – дип, —сөт миңа да!Сыер күши… Тигезләргә телиҺәммәбезне…Сыер уйлана.И Шомырткай! Тәмле сөтең һаманТелләремдә эри шикелле…Син бит әнкәемә сөттәш әнкәм,Сөтле әнкәм булдың бит инде!Без сыерлы йортта туып үстек,Ул бит безне исән саклады.Сыер эзләренә баса-баса,Безнең тыйнак бәхет атлады.Балачакның шушы шәфкатьлесеТиң булмаса әгәр бер җырга —Мин багышлап шигырь язмас идемШомырткайга – безнең сыерга……Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм:– Минем өчен СССР —Чыжылдатып безгә сөтен биргәнШушы юмарт Шомырткай-сыер…

Сынавы микән?

Хак Тәгаләнең бер сынаргаТеләве микән —Томана һәм ертлач илнеПушкинлы иткән?Иблис корган бу илнеңЯшәве – хата!Фәрештә төшеп кунардайУрын юк чакта,Кешелекнең ак намустайПакь көннәреннәнМәңге кот кунмас бу илгәПәйгамбәр иңгән…Пушкиндыр, бәлки, Рәсүлнең,Тукайдыр намы, —Даһилар, якты сүз әйтеп,Хәсис дөньяныУятмак булып килгәннәр,Ышанып, Хактан,Бу халык иле белән үкХәрәмгә баткан!Пушкин кирәкмени аңа? —Пугачёв кирәк!Ургылсын кан бугазлардан,Җир торсын тетрәп!Угрылык ургый канында! —Юлбасар токымНичек аңласын шагыйрьнеңИлаһи утын?!Каһкаһә белән шаркылдап,Иблисләр көләр,Иделдәге ушкуйникларТыңласа шигырь!Ул җәлладның Мартыновмы,Дантесмы намы —Шагыйрьсез итәргә әзерАлар дөньяны…Табылачак көчШагыйрьдәнЙолырга җирне —Чахотка булыпКазандаБуар шагыйрьне……Тәгаләнең ил-халыкныСынавы микән?Үзенә тиң зат иңдергән —Шагыйрьле иткән!Фәрештә хәтта җәяүләпКачкан бу илгә —Йа Ходам, аңлат гамәлең! —Шагыйрьләр нигә?

Ак акчарлак хәле

Җем-җем генә килә елгыр балык —Тәңкә-тәңкә тере яктылык!Канат очы кара акчарлакларАк яшендәй төшә атылып.Тырнакларда тыпырчына балык…Балык оча!Гаҗәп хәл күктә!Җилпенми ул… һава – кошны гына,Су балыкны гына җилкетә.Ау уены —гадел!Күктән аскаТомырылып төшкән аучыгаКойрык күрсәтә дәчума балык!..Аучының җен куба ачудан!Ау һөнәре – иң борынгы һөнәр,Шәфкатьле дә һөнәр,Гадел дә!Ау икән ау! Куып сук корбанны!Котыл аудан —килсә хәлеңнән!Һәр тере җан, хәрәм кылмый гынаТапса икән хәләл тәгамне,Иң беренче һөнәр – ау һөнәреАдәм иткән безне – адәмне.Ләкин…Өнсез итә бер тамаша:Гигант чүплекләрнең өстендә,Юк, үләксә козгыннары түгел —Горур акчарлаклар чемченә……Актарына ап-ак акчарлаклар,Юаш тавык гүя тибенә…Иблис җиңгән фәрештәме алар,Демон мәллә Ходай күгендә?Хәлләр болай барса, Иблис җиңсә,Ак хыяллар тәмам җиңелсә,Сандугачлар хәер теләнсәләр,Тиреслектә Пегас тибенсә,Яшәү булырмы бу? Шул акчарлакХәле килде безгә, иптәшләр!Кая менеп, ни дип оран салыйк?Сәнгатьтәшләр,хәл бит бик хәтәр…Бөек Табигать бит үзе идеИҗатчының иң зур остазы!…Чүплек башы… Ап-ак акчарлакларЮаш тавык сыман җим казый…

Онытма, ди миңа сыкы җиле…

– Туган көнең кайчан? – дип сорасаң,Карт-корылар көлеп куя да:– Көнен белү нигә кирәк? – диләр, —Килгәнгә мең шөкер дөньяга!…Олы, сәер йола керде безгә,Ул – туган көн дигән зур бәйрәм!Көне түгел, еллары да хәзерТәшкил бары туган көннәрдән…Гүя җиргә зур миссия иңгән,Төшкән гүя яңа пәйгамбәр!– Бүген – минем көн! – дип хөрмәтдаулыйДөньялыкка бүген килгәннәр.Безнең өчен бөтенләй чит йола,Көлә генә картлар бу хәлгә.– Туган көнең, бабай, кайсы көн соң?– Мин туганмын кырпак төшкәндә…Әйтеп бирә алар туган көннеГүя бәет әйткән шикелле:– Яман суык булган… һәм кояшкаИке колак үскән ул көнне;Туңып хәтта карга егылган, ди,Мәчет манарасы очыннан…– Мин туганда тупыл мамыкларыБуран сыман тузгып очынган…Сөйли алар:– Әйтә иде әнкәй:«Син туганда ярлар ишелде,Ташу кубып,текә ярда үскәнКуш имәнне убып төшерде!»Сөйли алар:– Мин туганмын икәнНәкъ арышлар башак кысканда…– Ә мин исә – көзге тымызыкта,Ефәк пәрәвезләр очканда……Әнә шулай тәгаенли картларТуган көнне… Уйлап карасаң,Безнең белән чагыштырсаң,АларМең кат бәйрәмлерәк ләбаса!Яд итәбез хәзербүгенгеләрТуган көнне ниләр белән без? —Ничә әрҗә хәмер түнтәргәнбезҺәм ничек баш белән йөргәнбез?Безнең туган көннәр хатирәсеШул тирәдә… Һич юк бүтәне.Шуңа күрә сизми яшибез шулКөннәр, еллар… гомер үткәнне.…Туган көнем сорасалар миннән,Нәкъ картларча телим әйтергә:– Әнкәй мәрхүмәнең искәрткәнеГомерлеккә калган хәтердә:«Гыйнварда син, өчесенә чыкканТаңда тудың… Бөтен дөньясынСыкы сарган салкын таң иде…Шуңа күрә, суыкка үч итеп,Артык кайнар булмасаң иде!»Әйткәннәре дөрес булып чыкты…Ләкин кайнарлыкның артыгы,Явыз көчкә куәт өстәмичә,Керсез шигырь булып саркыды.«Онытма, – ди миңатаң җиленеңСыкылары сирпеп үткәнне, —Ак сыкылы таңны һәм пакь җанлы,Кабатланмас, кайтмас әнкәңне!»…«Прогресс» диеп лаф орсалар,Мин тын уйга калам, эндәшмим…Чын гомерле булган элеккеләр,Чын шигырьле булган, билләһи!Борынгы шул учак янында…Борынгы шул учак янында…Борынгыдан җырлар, һай, агыла,Җырны чыгаручы ничек түзгән? —Тыңлаганда йөрәк ярыла!..Кайсы җаннан саркып чыккан бу җыр,Кайсы чордан, нинди илләрдән?Җыр иясен барып табар идем —Тылсымын шул Ходай бирмәгән!Чыксаң икән типкән чишмәсенәҖыр дигән бу үлмәс агымның!Ниләр булды сиңа, и моңлы зат?Дөньясына сыймас чагыңмы?Чыдый алмас чиккә җиткәнсеңдер,Күрәчәгең күреп, чынлап та…Бик борынгы дәһшәтБүрене дәТулган Айга әнә улата!Мәхәббәттән шашар чиккә җитеп,Җыр суздыңмы әллә бәхеттән?Бер үрелеп кенәҗаныеңаТотып бирдең мәллә кош күктән?Йә хыянәт кылдылармы сиңа, —Куендагы елан чактымы?Ташкын булып ургылдымы әлләКүкрәгеңнән җиңү шатлыгы? —Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? —Даладагы учак яннарындаТыңлыйсылар килә үзеңне!Кем син? Өзелепләр сөйгән ярыЕракларда илләр гизгәндәТаң талына башкынаен салып,Ялгызы яшь түккән кыз мәллә?Тик бер генә тыңлап җыр иясен,Җыр яралган серле илләрдәнТик бер генә урап кайтыр идем!Ходай андый тылсым бирмәгән…Мең-мең еллар элек, күңле тулып,Кем ул җырга салган йөрәген…Сизмәгән ул шушы җыр утыныңАртык ерак… ерак дөрләвен!Куанычын җыры иткән кешеӘрнүен җыр итеп җырлаган…Тыңлаганда йөрәк ярылыр күк! —Җыр чыгарган —Ничек чыдаган?!…Ә шулай да бер утырсаң идеБорынгы шул учак янында!Борма-борма җырлар, һай, агыла —Җырга лаек язмыш табыла…

Дәгъва

Китә бөек затлар… Кайчак даһи,Бөек китә дәгъва калдырып:– Ул кемнеке? —Җавапсыз бу сорауЧордан чорга бара каңгырып.Бүлешәләр чәчән-дастанчыны,Фәлсәфләрне, данлы яугирне:– Ул – безнеке!Кешелеккә бирдеБезнең кавем иң зур шагыйрьне!– Ул – безнеке! – Кырыс һәм тәгаенКүпме ил-халыкның дәгъвасы.Тарихларның төпсез чоңгылыннанМең-мең дәлил таба һәммәсеҺәм аңлатып бирәҮз ягынаҺәр дәлилнең мең-мең мәгънәсен!Нинди мәгърур илләр һәм халыклар!Дәһшәт ияләре югыйсә!Әнә шуларҖирдә яшәп киткәнДаһи затны һаман бүлешә…Әйтерсең лә бергә уйнап йөргәнИке садә сабый талаша:– Бир! Минеке!– Юк! Минеке! – диеп,Бер уенчык өчен даулаша!…Кайсы туфрак биргән ул даһига«Эврика!» лы сирәк акылны? —Күпме тереклекләр алмашынды,Күктән күпме йолдыз атылды!Тик чишелми шул чияли төне…Дәгъва кала…Калсын! —Ул даһиБик ерактан карап елмаядыр,Моңаядыр тыңлап, билләһи!Нишләр идебиргән булса ХодайДаһилыкның аңа явызын?Нишләр идекитеп барган булсаҖирдә каннар, күз-яшь агызып?Нишләр идеисме халыклардаКаргыш сүзе булып гел йөрсә?«Юк! Безнеке түгел!» дип, халыкларАннан тәмам йөзен чөерсә?Нишләр иде,эзен эзләп табып,Калкынмаслык итеп күмсәләр.«Юк! Безнеке түгел мондый даһи!Нигә мондый даһи!» дисәләр?…Явыз даһи даны язган икән,Диваналык килсен бәндәгә, —Диваналар изге санала битҺәр кавемдә, барлык илләрдә.«Афәт читләп узды… Нишләр идек,Диванабыз әгәр булмаса?Коткарды шул Ходай бәндәсе!» дипЯд итәрләр аны, ичмасам……Кеше гомере булыпВакыт үзеТерелеп бер балкып китә бит…Эврикасыз булса булсын гомер —БулсынСагынып яд итәрлек!..

Бер мин генә түгел…

Шаулап-гөрләп яши-яшиТөшендем мин шуңа —Ялгыз уйланырдай куышКирәк икән миңа.Нинди давыллар кубарыпЯшәсә дә бәндә, —Килгән мәлендә ул ялгыз,Ялгыз —киткән мәлдә.Шуңа, ахры, ялгыз куышЭзли башлый күңел…Табигать моңа буйсына —Бер мин генә түгел!Сәерсенмә — калын пәрдәТойсаң карашымда,Тынлык дәшә күңелемне —Сәбәп бары шунда…

Рәхәт үлем

Тукаебыз җанын авыр борчуҺаман парә-парә телгәндер:«Безнең милләт әллә йоклаганмы?Безнең милләт әллә үлгәнме?»Кем бу милләт – тәмуг учагынаЫргытасы коры утынмы?Инде өмет йолдызлары сүнгән,Инкыйразга мәхкүм токыммы?«Халкың хәлен татып яшә!» – дипме,Бугазымнан буа бу ютәл?…Хәтта Тукай белгән хәлләрдән дәХәвефлерәк хәзер безнең хәл…Кайчагында хәтта «көфер» фикерСискәндереп куя күңелне:Терелеккә милләт тере сыман…Ләкин…тере мәет түгелме?Ышанасы килә буш хыялга,Ымсындыргыч ялган өметкә.Ә дөреслек кырыс,Һәм өметнеңКысырларын тетә, юк итә!Кысыр өмет кысыр килеш кала —Мең килештә аны төрләндер!Тукайның да күз алдына шушыТөпсез, кара упкын килгәндер…Керәле дә чыгалы бу, диләр,Ни үле бу, диләр, ни тере…Халык кадәр халыкны соң ниндиЯзмыш соңгы чиккә җиткерде?…Рәхәт үлем, диләр,үлсә кешеТирән йокыдагы көенчә;Үз-үзеңнең мескенлегең танып,Курыксаң да уянсана, халык!Рәхәт үлем көтә югыйсә.Шундый рәхәт үлем көтә безне,Рәхәт үлем… Ләкин чын үлем!Нишләп инде шушы афәт хәттаПарә-парә телми күңелең?!

Дала уртасында ак теплоход…

Юлы бетеп бара Иделкәйнең…Зур Хәзәргә хәзер төшәсе…Колач салып бер йөзәсе килә,Каерылып ишкәк ишәсе!…Идел читтә калды… Дала безнеКунак итеп дәште түргәрәк.Монда гына күреп була икән —Чынлап, газиз Җиркәй түгәрәк!Шулчак… Әллә инде акылымаДала сихерләре сирпелде? —Ак теплоход бара дала буйлап,Карап туймас мираж шикелле!Катлы-катлы «Титаник» тай корабАлсу мәкле дала түрендә!Иделкәйнең Хәзәр кочагындаЭреп юкка чыгар җирендә!…Идел ярында мин аңлый алдым:Булган икән минем алдымдаДала рәшәсенең шук уены —Серле мираж түгел, чын дөнья……Югарыдан – очкычтан – мин күрдемТаралгандай булды томаннар:Менә кайда икән ИделкәйнеТотып алып, буып салганнар!Килгән юлы инде диңгез аның,Юл дәвамы мәгәр… күр әле! —Шушы икәнБезнең буынга ятБорынгы, чын Идел дигәне!Казан янындагы шау дулкынлыСусаклагыч түгел икән лә! —Бормаланып ага… Яры таллы…Теплоходлар йөзеп үткәндәМинем сыман,Тын даладан, читтәнКемдер кылса моны тамаша,Әйтер:«Титаник» тай олы корабДала буйлап бара лабаса!»…Суы да битИнде хәзер яман —Су коену хәтта тыела…Әмма ярлар монда – чып-чын ярлар,Борынгылар булып тоела!Казан-Болгар күреп белгән ярларКүптән аккан ләмгә уралып…Очкыч тәрәзеннән карап уздым —Өнсез калды йөрәк беравык…Күз алдына гел килә дә басаБез яшәгән сәер бу заман:Дала уртасында – ак теплоход!…«Титаник» ка никтер охшаган.

Кендегең каны

Әйләнде безнең яшәеш,Тәмам тулганды…Кайларга тамган иде соңКендегең каны?Шул изге җирне, чордашым,Табарсың микән?Хәтерне изеп, гүякиЧирүләр үткән…Ни нәфес безне котыртты? —Алга ташландык!Кичәге гаҗәеп гамьнәрБүген – ташландык,Һәм нәкъ шушы ташландыктанКөнне башладык…Безнең хәтта иртәгәсеКөн дә ташландык…Шундый ташландык дөньядаКем белсен аны —Кайларга тамган икәненКендегең каны?!Догалар кылып салынганНигезләр купкан, —Нигезләр эзен кабатлапШыта кычыткан.Авыллар купкан җирләрдәКөтүлек кала,Буразна сыза төрәннәр,Иген чайкала.Сөрәләр дә, таптыйлар даИнде югыйсә —Үҗәт нигез кычытканыКабаттан үсә!Оныттың кая тамганынКендегең каны.Шул төшнең бетмәс тамгасы —Җир кычытканы!Ни үсемлек биек, бөекКычыткан чаклы?Шундый уй килде…ӘйтерсеңКычыткан чакты!…Уйлар да ташлар бу уенТашландык балаң,Ташландык ил, ташландык җир,Ташландык заман!Күз алдына килә шомлык,Куркынып куям:Салкын бушлыкта очаҖир —ташландык оя…

Ипи көрәге

– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! —Диде безгә әнкәй нигәдер…Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,Кайсы тарафлардан киләдер?…Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!Караулы һәр казык, һәр такта…Мич алдында чуен… бәрәңгеле…Чыжлый чәйнек кече учакта…Барыбыз да бергә – мич алдында…Һәркем исән… Бергә бергәсен,Ләкин беребез дә белми әлеКемнең кая барып керәсен!Ипи көтәбез лә:– И инәкәй,Ач инде шул мичнең капкачын!– Ачар идем мичнең капкачын да…Ярар микән аны ачкачтын?Уртасы чи калып, асты көеп,Нишләрмен соң өсте килмәсә?…Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз!Бирми икән Ходай бирмәсә!Мич капкачын ачмый… Үзе исәШул капкачны ачып карый даӘйтеп куя:– Инде, Ходай кушып,Йөзе генә килсә ярый ла!..Мич көймәсе таман таманын да…Ипекәйнең өсте купмасын!Чү, атасы! Суык кертәсең бит!Яп ишекне! Шуның тупсасынКиезлә, дип, ничә әйттем сиңа!…Без – сәкедә… Ипи көтәбез…Шул ипине кабып карар өчен,Мичкә керер хәлгә җиткәнбез…Чү, агайне! Берүк шауламагыз! —Мичтән ипи ала инәкәй!Сындыра ул кайнар ипекәйне,Чыжлатып май яга инәкәй!Сап-сары май сеңгән ипекәйнеңКайнарлыгы – авыз пешәрлек,Тик бер генә кабып карау өчен,Сират күперләрен кичәрлек,Яланаяк кузга төшәрлек!…Бар иде бит шундый нурлы еллар —Барыбыз да бергә, исәннәр!Мич астында чикерткәләр сайрый…Җылы идән, якты түшәмнәр…Ниләр генә кичермәде кеше,Күпме илдә, юлда йөрмәде!Ләкин аның күз алдында тордыҖиңел саплы ипи көрәге…Эзләп тапкач,юкәлекнең иң тын,Баллы чәчәк аткан җирләрен,Саф юкәдән иҗат итте остаИзге корал —ипи көрәген!..…Иң түрдәге ипи булар бөрки…Ала шуны ипи көрәге…Кайнар көрәктәге кайнар ипи —Шул,инәкәй,синең йөрәгең!

Татлы бал

Олы мәгънәтел очында гына,Тел очында… бик тә еракта! —Мин сорауга гына ышанамын,Гел ышанмас булдым җавапка.Ачылырмы соңгы мәгънә сере?Борчымасмы сорау күңелне?Сер ачылып беткән андый заманАхырзаман үзе түгелме?Җавап бит улдөреслеккә түгел,Бер шаукымга гына охшаган.Соңгы мәгънә дәсорау булып калыр…Чынга гына бары ышанам.…Кеше гүзәлмәгънә якынлыктанТәмам үзәкләре өзелсә:– Әйтә генә алмыйм, тел очымда,Тел очымда гына югыйсә!..Ходай Үзе белсен… Безгә нигәАңлатулар газиз гомерне? —Минем өчен кеше менә шулайАптыраган килеш кадерле!..Аңлашылмас килеш кадерле…Тел очында кала бөек очыш,Бөек шигырь —бөек чишелеш…Җавап һаман тел очында килешСоңгы йортка – гүргә төш, имеш!…Хәер, гыйлем кирәк микән моңа?Бераз гашыйк булып алсана!Гашыйкларның тел очыннан —Нәрсә? —Әлбәттә ки, татлы бал тама!

Чылтыр-чылтыр күңелем…

Сеңлем Нәзиләгә

Җаным арганда, талганда күңел,«Абыкай!» диеп эндәште сеңел,Куе болытлар китте таралып…Дөньядагы бу шомлы каралыкГомерлек түгел, мәңгелек түгел,Җаным арса да, талса да күңел,«Абыкай!» диеп эндәште сеңел…Ыкның агымы – җиңелдән җиңел!Әйтә сыман Ык: «Агам да агамГомернең теге ягына табан…»Күңел Ыгымда ташы син, күңел,«Абыкай!» диеп эндәште сеңел.Куе болытлар китте таралып,Килә иде бит җанда яралып,Ярмакчы булып минем йөрәкне…Атка тагыпмы язмыш сөйрәтте? —Сөйрәлдем кара комга уралып…Якты болытлар китте каралып.Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,Замана, синең шыр шәрә күгең!Йолдызга күңел һаман ашкынган —Саф чишмә чыга ташлар астыннан…Чылтыра, күңел! Ташып,бер түгел!Каралык җирдә мәңгелек түгел.Җаным арганда, талганда күңел,Ярсулы Ыкта дулкыннар җиңел…Сәлам әйт, дулкын, мәңгелек юлга!Тезләник әлеГаләм алдында,Дөньяда яшәп туярлык түгел, —«Абыкай!» дип эндәште сеңел…

Кызлар көлә

Илләр искә төшкән чагында,Күз алдыма килә гел генә —Сулар тибә чишмә төбендә,Кызлар көлә чишмә янында,Илләр искә төшкән чагында.Күз алдыма килә гел генәШул чишмәнең яшел сукмагы;Каршыма ук килеп туктадың,Чулпы чыңлый иде билеңдә —Күз алдыма килә гел генә…Сулар тибә чишмә төбендә —Исеңдәме синең ул көннәр?Ул көннәрдән калды төтеннәр…Ләкин һаман әле күңелдәСулар тибә чишмә төбендә.Кызлар көлә чишмә янында.…Ул чишмәләр кипте ләбаса —Яңа заман – яңа тамаша!Хыялымда бары, җанымдаКызлар көлә чишмә янында.Илләр искә төшкән чагында,Утлы уйлар айкый күңелне:Кемнәр җырсыз итте бу илне?…Гүяки мин хөкем алдында —

Илләр искә төшкән чагында…

Каргыш

Коткы дигән нәрсә бу татаргаНишләп икән шулай тиз керә? —Хәер, тилегә «син – тиле» дисәң,Ул тигәнәк буе сикерә!Җир тырмашып гомер иткән чактаГел иманнан җанга кот кунып,Денсез чирү килгән ил өстенә —Осталары кызыл коткының!И мәчетле татар авыллары!Җир белән күк гүя тоташкан…Манараның айга орынуы —Ашкынуы җанның Илаһка.Денсез чирү белгән җиңеләсен,Җан һәм Илаһ һаман бер булса,Чирү җиңәр —күккә төбәлгән шулМанаралар җиргә егылса.Мөселманның бары үзеннән гелАллаһ йортын чирү иштергән.Табылган бит шундый мөртәт затлар —Кара төндә иблис өшкергән!Риваять бар: илдә иң беренчеМанараны кискән бер бәндә,Бар халыкның тәкбир әйтә-әйтәҮксеп елаганын күргән дәШаркылдап бер көлгән:– Һай, ахмаклар!Күрдегез – зур гөнаһ эшләдем!Ә ник Аллаһ миңа җәза бирми?!Ник башыма яшен төшмәде?!Ак чалмалы мулла шунда аңаКырыс хөкем булып калкынган:– Үз җәзасын Ходай биргән инде —Мәхрүм иткән сине акылдан!…Мәчет манарасы кисүчеләр…Илемдә күп юллар кичеп, минШулар хакындагел шомландыргыч,Яман хикәятләр ишеттем.Кот кунмаган алар нәселенә,Һәммәсенең яман язмышы.Уйлап-уйлап әйтеп куярлар гел:– Җибәрми шул мәчет каргышы!Каян тапкан теге денсез затларҖанын сатар шундый имгәкне? —Мәчете бар һәрбер авылның үзГеростраты булган, димәк ки!…Мәчетле чор кайтты…Ә кем әйтер,Агым, диеп, кире агылмас,Кабат күккә ашкан манарагаЯңа Герострат, дип, табылмас?!Йә, кем әйтә ала?!

Качты иман җәяүләп

Күзгә генә күрендеме әллә,Саташканда төштә күрдемме, —Өнсез итте, сүзсез итте минеКара көне мескен бер җирнең!«Бер җир» дигән җирдә,Киртә корып,Ясаганнар чучка җәйләве…Ниндидер көч:«Күрәсен күр!» – диеп,Шул җәйләүгә мине әйдәде.Рәхәт чигә монда мырыйк заты —Танау белән кәзне ерт, актар! —Дуңгыз нәҗесенә чумган индеЧәчәк өчен үскән куаклар…Чирәмлекне аунар саз иткәннәр,Ышкынырга җайлы ташлары……Шул ташларны күргәч,Күк ишелеп,Әйләнде дә китте башларым.Нәҗесләнгән шул ташларның берсенЧирәм белән сөртеп карасам…Җаны тере һәр мөэмингә газизКоръән хәрефләре ләбаса!Бу… борынгы кабер ташлары ла! —Кайсы ауган, кайсы янтайган…Сиңа иман китергәннәр рухынНигә якламыйсың, и Аллам!Догалы ташмәсхәрәгә төшкән,Дуңгыз ышкынырга таш калган…Яки кавем юкка чыккан монда,Яки кавем… иман ташлаган! —Дияр идең…Юлыктым мин моңаҮзебездә,читтә түгел лә! —Елгалары бөтерелеп акканИсән, тере татар илендә…Ә бер күмәк хуҗалыкның әнә«Хуҗа» сына шайтан көч биргән, —Зиратны ул кат-кат сөрдергән дәШунда… карабодай чәчтергән!..Юкса җан бит һәркемдә дә барыТик бер генә көнлек күбәләк…Кем өчендер ул – мәңгелек сыман! —Иман, ахры, качты җәяүләп.Үз гөнаһың өчен аһ оруларКайтмас булып качты хәтердән…Сөенәләр шуңа – әйтерсең ләЯвыз ристан качты кәтердән!…Иман сатып, зина кылу бит буХодайның нәкъ Үзе алдындаАсыл мөэминнәрнең оныкларыБүген яшәп яткан авылда…

Сөйләшик, дисең…

Илдәшем минем, сөйләшик, дисеңИлдә гарасат уйнаган чакта…Нинди көннәр бит кайтмаска китә!Нинди төннәр бит китмәскә кайта!Килгән бу төннәр китәр, дисеңме,Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме?Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята —Калка да бата, бата да калка…Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?!
На страницу:
2 из 4