
Полная версия
Яра эзе

Яра эзе
Глава
Февраль бетеп килә. Кыш, үзенең соңгы көннәрен күрә. Бу кыш Гөлсем өчен авыр сынауларга бай һәм үтә салкын булып тоелса да, кыш шулай ук матур мизгелләр, яңа уйлар, хыяллар, хәтта яңа хисләр тудырырга булышты. Ник, чөнки Гөлсем, бу кышта беренче тапкыр заводка эшкә урнашты.
Эшкә ияләшү Гөлсемгә авыр булды. Иртә торулар, йокы туймауаны бик каты какшатты. Иртә торулар авыр икән шул.
Эштә аны Гаяз Маратович каршы алды. Гаяз Маратович - Гөлсемнең җитәкчесе. Диндәге кеше. Аңа да карамастан, үзара алар тиз уртак тел таптылар. Холкы буенча Гаяз Маратович - авыр кеше, ләкин бик кешелекле. Гөлсемгә дә ул нәкъ шул ягы белән ошады. Әмма аларның да бер-берсен аңламаган очраклары шактый булгалый иде. Гаяз - кызу канлы, Гөлсем - бик горур һәм, кызганычка каршы, бик хисле кеше. Эле өстәвенә тиз үпкәләүчән.
Инде менә ниһаять Март җитте. Алда безне кояшлы һәм җылы көннәр көтә. Хәзер инде иртә белән торулар Гөлсемгә авыр тоелмый иде. Кәефе аның күтәренке, эштә барысы да яхшы, шактый гына әйберләргә өйрәнде ул эшендә. Алдан авыр булып тоелган вазифалар инде аның өчен чикләвек кебекчиертерлек, хәзер ул бернидән дә курыкмыйча, тыныч күңел белән эшли.
Ай башлану белән, заводның баш технологы алышынды. Смолин Сергей Александрович урынына аның урынбасарын куйдылар. Шигапов Ринат Гаптелхаевич. Ләкин Гөлсемнең аны әле кургәне юк иде.
Март җитсә дә, көннәр әле салкын тора. Гөлсем түземсезлек белән җылыны көтә. Бу салкыннардан Гөлсемне бары тик җылы ашлар гына коткарып кала. Ашханәгә ул яратып йөри, һәрвакыт шул бервакытта бара. Эйбәтләп тукланганнан соң, ул кире үз эшенә ашыга. Төшке аш узу белән, вакыт тизрәк бара башлый кебек Гөлсемгә. Менә сәгать биш. Эш вакыты да бетәргә күп калмаган. Инде бүгенге эш көне дә Гөлсем өчен тәмам. Кешенең ярты гомере эштә үтә диярсең. Эш-өй, ой-эш. Өйгә кайту белән, тизрәк ятарга, киләсе эш көненә йокынутуйдырутурында уйлый кеше. Бер уйлап карасаң, бигрәк мәгънәсез үтә кешенең гомере. Гөлсемнең нәкъ тә шулай диярсең. Бәлкем, көннәрдән бер көнне аның тормышы тамырдан үзгәрер дә куяр.
Атна үтү белән, яңа атна башлана. Бу атна Гөлсем өчен бернинди дә яңалык алып килмәде. Шул ук эш, шул ук кешеләр. Гөлсем бүген бераз соңга калып килде, ул килгәндә, Гаяз Маратович килгән иде инде. Аларның һәр дүшәмбе җыелыш, шуңа да ул бүген иртә килгән. Кинәт, көтмәгәндә, ишек ачылды. Булмәгә таныш булмаган бер ир-ат керде. Гаяз Маратович тиз генә торып кул бирде, аннан Гөлсемгә карап куйды. Аларның күзләре кинәт бер-берсенә төбәнде. Шушы мизгел арасында нидер булды кебек тоелды Гөлсемгә. Ошату яки курку хисеме бу?! Кешенең бер карашыннан бик куп фикерләр туа. Гөлсем бу ир-атның усал, шул ук вакытта моңсу һәм ниндиде серле булуын аңлап алды. Җитмәсә, аның сул як битендәге яра эзе. Ул яра нидер сөйли төсле кебек иде. Гөлсемнең күңелен сагыш һәм кызганухисе биләп алды. Аның тизрәк Гаяз Маратовичтан шушы ир-аттурында сорашасы килде. Күп тә үтми, Гаяз Маратович керә. Гөлсем сорарга яхшысынмаса да аның бүтән юлы юк иде. Һәм ул ни ишетсен, бу ир аларның баш технологлары булып чыкты. Гөлсем әллә нишләп китте. Ләкин, үзенең югалып калганын сиздермәс өчен, ул үз эшен дәвам итәргә булды.
Бугенге көн Гөлсем өчен озак үткән кебек тоелды. Өйгә ул бүген тиз кайтып җитте. Тик менә озак кына йокыга китә алмыйча ятты. Алдан Гөлсемнең башы мендәргә тию белән үк йокыга китә торган булган иде. Ә бүген ул чак саташмады. Чөнки уйлары аның йокы түгел, ә Ринат Гаптелхаевич иде. Күзләрен йому белән бугенге иртә килеп баса, аның карашы. Аның йөзен күз алдына китерәсе килде Гөлсемнең, ничек кенә тырышса да килеп чыкмады.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

