Лестница сказок
Лестница сказок

Полная версия

Лестница сказок

Язык: Русский
Год издания: 2026
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 2

Лестница сказок


Айдар Сафин

Фәрзәнә Кулеева

© Айдар Сафин, 2026

© Фәрзәнә Кулеева, 2026


ISBN 978-5-0068-7678-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Предисловие

Әкиятләр баскычы

Кечкенә хикәяләрдән — олы мәгънәгә


Кадерле укучым!


Бу китаптагы һәрбер хикәя һәм әкият — күңел баскычы. Аның һәрбер басмасы гаделлеккә, игелеккә, хезмәт сөюгә, тугрылыкка һәм матурлыкка алып бара. Ә иң мөһиме — алар безнең үз телебездә, һәм шуңа күрә күңелгә тагын да якынрак. Туган телдә укылган хикәяләр, әкиятләр аның рухын, моңын, җылысын саклый. Чөнки тел — безнең халыкның йөрәге, аның сакчысы. Ә әкият — шул йөрәкнең сере.

Онытма: туган телеңдә укылган һәрбер сүз сине ныграк һәм көчлерәк итә.


Тәрҗемәче Фәрзәнә Кулеева

_________________________________________________________


Лестница сказок

От маленьких историй к доброй душе


Дорогие ребята!


Эта книга — волшебная лестница. Каждая ступенька на ней — сказка. Одни короткие и весёлые, другие — тихие и задумчивые, а есть и такие, что рассказывают о том, как устроен мир вокруг нас. Но все они ведут вверх — туда, где живёт добро и понимание.


Пусть эти истории поселятся в вашем сердце и напомнят, что доброта и знание — два крыла одной души.


Айдар Сафин

1. Көчек һәм көзге

Көчек көзгедә икенче эт баласын күреп ырылдый.

— Кит! Бу минем йортым! — дип өрә ул.

Ләкин көчлерәк ырылдаган саен, көзгедәге сурәте тагын да усаллана бара. Ә көчек елмайгач, сурәте дә аңа елмайган.


Гыйбрәт: кем җиһанга елмая, шуңа җиһан да елмая.


~ ⋆ ~


Щенок и зеркало


Щенок увидел в зеркале другого щенка и зарычал.

— Уходи, это мой дом! — гавкал он.

Но чем громче он рычал, тем злее казалось отражение.

Тогда щенок улыбнулся — и отражение улыбнулось в ответ.


Секрет сказки: мир улыбается тому, кто улыбается миру.


2. Тиен һәм карт имән

Тиен көннәр буе имән ботаклары буйлап чаба-чаба да зарлана:

— Нигә син шундый карт һәм шулай сыкранасың? Мин хәтта синнән куркам.

Имән яфраклары белән елмаеп җавап бирә:

— Чөнки мин күпне күрдем һәм монда сине җилдән саклар өчен басып торам.

Тиен тирән уйга кала һәм картлыкның хәлсезлек түгел, ә көч икәнен аңлый.

Гыйбрәт: сиңа кадәр булганнарны ихтирам ит — аларда тормыш тәҗрибәсе, таяныч, ышаныч.


~ ⋆ ~


Белочка и старый дуб


Белочка каждый день бегала по веткам дуба и жаловалась:

— Почему ты такой старый и скрипучий? Мне от тебя даже страшно!

Дуб улыбнулся листьями и ответил:

— Потому что я многое видел и стою здесь, чтобы защищать тебя от ветра.

Белочка задумалась и поняла, что старость — это не слабость, а мудрость.


Секрет сказки: уважай тех, кто старше тебя — в них сила и защита.


3. Төлке һәм калач

Хәйләкәр төлке Албикә кырда бер бөтен ипи таба. «Үзем генә ашыйм!» — дип уйлый ул. Ләкин икмәк бик каты булып чыга.

Аның янына куян, керпе һәм чыпчык киләләр. Барысы бергә икмәкне чык суы белән чылаталар, бүлешеп, туйганчы ашыйлар.

Төлке әйтә:

— Икмәкне бүлсәң, ул йомшаграк һәм тәмлерәк була!

Гыйбрәт: ризыкны берүзең генә түгел, дуслар белән бергә ашасаң, тәмлерәк була.


~ ⋆ ~


Лиса и каравай


Хитрая лиса Алия нашла в поле каравай хлеба.

Она подумала: «Съем всё одна!» — но хлеб оказался слишком твёрдым.

Подошли заяц, ёж и воробей.

Вместе они смочили хлеб росой, поделили и наелись досыта.

Лиса сказала:

— Когда делишь хлеб — он мягче и слаще.


Секрет сказки: еда вкуснее, когда кушаешь не один, а с друзьями


4. Аю һәм алтын умарта

Бер аю Себер урманында яши. Бервакыт ул аланда кояшта алтын кебек ялтыраган умарта таба.

— Минеке! — дип үкерә ул һәм умартаны җимерергә тели.

Бал кортлары:

— Тимә безгә, аюкай! Без балны алтыннан түгел, ә хезмәт белән ясыйбыз! — дип ялваралар.

Аю уйга кала һәм китеп бара.

Бер атнадан соң бал кортлары аны чын бал белән сыйлыйлар. Ул теләсә нинди алтыннан тәмлерәк була.

Гыйбрәт: байлык ялтыравыкта түгел, ә гадел хезмәттә.


~ ⋆ ~


Медведь и золотой улей


В сибирском лесу жил медведь.

Однажды он нашёл на поляне улей, весь сияющий на солнце, будто из золота.

— Моё! — зарычал он и хотел разрушить улей.

Но пчёлы зажужжали:

— Не трогай нас, мишка. Мы делаем мёд не из золота, а из нектара и своего труда.

Медведь задумался и отошёл. Через неделю пчёлы угостили его настоящим мёдом.

Он был вкуснее любого золота.


Секрет сказки: богатство не в блеске, а в честном труде.


5. Алтын дага

Карт Тайфун исемле татар атының дагасы төшә. Ул озак дала буенча бара һәм кинәт яңа алтын дага күрә.

— Аны киям дә иң бай булам! — дип уйлый ул.

Тик дага бик авыр булып чыга, һәм Тайфун бик тиз арый. Ул аны сала да әйтә:

— Алтын җирдә ятсын, ә көч — аякларда!

Шулай итеп, ул яңадан җил кебек җиңел генә чабып китә.

Гыйбрәт: барлык алтын файда китерми.


~ ⋆ ~


Золотая подкова

У старого татарского коня по имени Тайфун отпала подкова.

Он долго шёл по степи и вдруг увидел новую — золотую.

— Надену её, буду самым богатым! — подумал он.

Но подкова оказалась тяжёлой, и Тайфун быстро устал.

Тогда он снял её и сказал:

— Пусть золото лежит на земле, а сила — в ногах.

И снова поскакал легко, как ветер.


Секрет сказки: не всё золотое приносит пользу


6. Йокламаган ябалак

Яшь ябалакның барысын да беләсе килә һәм һәр төнне ерак-еракларга оча. Ләкин иртә белән ботакта ук йоклап китә һәм бернәрсәне дә исендә калдырмый.

Карт ябалак аңа әйтә:

— Белем ул — барысын күрү түгел, ә бераз нәрсәнедер аңлау.

Гыйбрәт: барысын да берьюлы белергә ашыкма, төп мәгънәгә төшен


~ ⋆ ~


Сова, которая не спала

Молодая сова хотела всё знать и каждую ночь летала далеко-далеко.

Но утром засыпала прямо на ветке и ничего не запоминала.

Старая сова сказала:

— Знание — не в том, чтобы увидеть всё, а в том, чтобы понять хоть немного как все устроено.

Секрет сказки: не спеши узнать всё сразу — важно понимать главное.


7. Үзен тапкан куян баласы турында әкият

Яшәгән ди Йомшак исемле куян баласы. Ул бик кызыксынучан була һәм һәрвакыт:

— Әни, мин кем? — дип сорый.

— Син — минем улкаем, — дип елмая әнисе.

— Ә тагын кем? — дип һич туктамый Йомшак.

— Син — куянкай, — дип җавап бирә әнисе.

Тик Йомшак һаман уйга чума. Бервакыт ул урманга йөгереп китә һәм барысыннан сорый:

— Тиен, мин кем?

— Син — сикерә белүче! — ди Тиен.

— Керпе, мин кем?

— Син чәнечкеле түгел! — дип әйтә Керпе.

— Төлкекәй, ә син нәрсә уйлыйсың?

— Син куркак, — дип хәйләкәр елмайды Төлкекәй.

Йомшак күңелсезләнә. Шулкадәр җавап ишетте, ә кем ул — аңламады. Ахырдан ул агач төбенә утыра һәм уйга чума:

— Мин сикерә беләм… Әйе. Мин кишер яратам… Әйе. Мин каты тавыштан куркам… Дөрес, әйе. Мин бит әле көлә дә беләм! Кояш торганда шатланам!

Һәм аңа кинәт якты, рәхәт булып китә. Ул аңлый: «Мин — бу мин. Кемдер әйткән өчен түгел, чөнки мин хис итәм, уйлыйм һәм үземчә яшим!»

Йомшак өенә сикереп кайта һәм әнисенә әйтә:

— Әни, мин үземне таптым!

— Афәрин! — дип елмая әнисе. — Кем икәнеңне белсәң, игелекле булырга җиңел. Ул чакта син башкаларны аңлыйсың.

Шул чактан Йомшак: «Мин кем?» — дип инде сорамый. Ул яши, уйлый, ярата — һәм һәр көн үзен яхшырак аңлый.


~ ⋆ ~


Сказка о Зайчонке, который себя нашёл


Жил-был маленький зайчонок по имени Пуш.

Он был очень любопытный и всё время спрашивал:

— Мама, кто я?

— Ты — мой сынок, — улыбалась мама-зайчиха.

— А ещё кто? — не унимался Пуш.

— Ты — зайчик, — отвечала мама.

Но Пуш всё равно думал. Однажды утром он побежал в лес и спросил у всех:

— Белочка, кто я?

— Ты тот, кто умеет прыгать! — сказала Белочка.

— Ёжик, кто я?

— Ты тот, кто не колючий! — ответил Ёжик.

— Лисёнок, а ты что думаешь?

— Ты — трусишка, — хитро прищурился Лисёнок.

Пуш загрустил. Столько ответов, а кто он — так и не понял.

Он сел на пенёк и задумался:

— Я умею прыгать. Да.

— Я люблю морковку. Да.

— Я боюсь громких звуков… тоже да.

— Но я ведь ещё умею смеяться!

— И радуюсь, когда солнце встаёт!

И вдруг ему стало светло и радостно.

Он понял:

«Я — это я. Не потому что кто-то так сказал,

а потому что я чувствую, думаю и живу по-своему!»

Пуш побежал домой и закричал:

— Мама, я нашел себя!

— Молодец! — сказала мама-зайчиха.

— Легко быть собой, когда знаешь, кто ты. Тогда понимаешь других.

С этого момента Пуш больше не спрашивал: «Кто я?»

Он просто жил, рос и открывал мир с лёгким сердцем.


8. Маһинурның балалар бакчасындагы беренче көне

Маһинур балалар бакчасына беренче көн барганда курка: әгәр аның белән беркем дә дуслашмаса? Әмма читтәрәк моңаеп утырган малайны күргәч, беренче булып янына килә дә:

— Минем белән уйныйсың киләме? — дип сорый.

Шунда көн матураеп, күңеллеләнеп китә. Кичен Маһинур әнисенә шатланып әйтә:

— Мин юкка курыкканмын. Бары тик беренче адымны гына ясарга кирәк икән.

Гыйбрәт: дуслык җылы сүздән башлана.


~ ⋆ ~


Первый день Маһинур в детском садике


Маһинур шла в садик и боялась — вдруг никто не подружится с ней?

Но когда она увидела мальчика, который сидел один и грустил, подошла первой:

— Хочешь поиграть со мной?

И день стал весёлым.

Вечером Маһинур сказала маме:

— Я боялась зря. Просто нужно сделать первый шаг.

Секрет сказки: дружба начинается с доброго слова.


9. Искәндәр һәм ватык пыяла

Искәндәр ишегалдында туп белән уйный һәм очраклы рәвештә күрше тәрәзәсен вата. Ул бик курка һәм яшеренә. Кичен әнисе аннан сорый:

— Искәндәр, син моны кем эшләгәнен беләсеңме?

Искәндәрнең ялганлыйсы килгән иде, тик йөрәге кысып алды.

— Бу мин, — ди ул әкрен генә. — Гафу итегез.

Әнисе аны кочып ала да:

— Иң мөһиме — син дөресен әйттең. Тәрәзәне без алыштырырбыз, ә менә вөҗданны ватсаң, аны ябыштырып булмый, — ди.

Икенче көнне гаделлеге өчен күршеләре Искәндәрне мактыйлар, хәтта тәрәзәне төзәтергә ярдәм итәләр.

Гыйбрәт: дөреслек авыр булырга мөмкин, тик ул йөрәктә җиңеллек урнаштыра.


~ ⋆ ~


Саша и разбитое стекло


Саша играл с мячом во дворе и случайно разбил соседское окно. Он испугался и спрятался.

Вечером мама спросила:

— Саша, ты знаешь, кто это сделал?

Саша хотел соврать, но в груди стало тяжело.

— Это я, — сказал он тихо. — Простите.

Мама обняла его.

— Главное, что ты сказал правду. Окно мы заменим, а вот совесть не склеишь, если разобьёшь.

На следующий день сосед похвалил Сашу за честность и даже помог починить окно.

Секрет сказки: правда может быть трудной, но она делает сердце лёгким


10. Мәликә һәм кечкенә кәгазь көймә

Мәликә кәгазьдән кечкенә көймә ясый һәм аны күлләвек буенча җибәрә. Җил чыгып, аны зур канауга йөздерә. Кыз елап җибәрә.

— Барысы да юкка чыкты, — ди ул.

Әмма кичен яңгыр туктый һәм күк йөзендә салават күпере чыга. Күлләвектә кечкенә көймәнең шәүләсе күренә — әйтерсең ул зур диңгездә йөзә. Мәликә елмая:

— Димәк, ул югалмаган. Алга таба гына йөзеп киткән.

Гыйбрәт: кайвакыт нәрсәнедер саклау өчен, аны җибәрергә кирәк.


~ ⋆ ~


Мәликә и бумажный кораблик


Мәликә сделала из бумаги кораблик и пустила его по луже. Ветер подхватил его, и кораблик уплыл в большую канаву. Девочка заплакала.

— Всё пропало… — сказала она.

Но вечером дождь закончился, и на небе засияла радуга. В луже отразился её кораблик — теперь в отражении он плыл по целому морю.

Мәликә улыбнулась:

— Значит, он не пропал. Просто поплыл дальше.


Секрет сказки: иногда, чтобы что-то сохранить, нужно отпустить.


11. Әнкәй тавышы

Азамат кечкенә чакта әнисе аңа һәр кич йоклар алдыннан әкият сөйли. Аның тавышы юрган кебек йомшак була һәм сүзләре әкрен генә үләндә җил кыштырдаган кебек агыла.

Бервакыт әнисе эш сәфәренә бара һәм Азаматны йокларга әбисе сала. Ул аннан:

— Миңа шул ук әкиятне сөйлә, — дип сорый.

Әбисе сөйли башлый, тик башкача. Азаматның исе китә:

— Ә әнкәем икенче төрле сөйли!

Әби елмаеп:

— Һәркемнең үз тавышы, ләкин әкиятләр бер телдә яшиләр. Туган телеңдә тыңлаганда йөрәк барыбер ярату тоя, — ди.

Азамат күзләрен йома һәм әбисе тавышы аркылы әнисен янында тоя.

Гыйбрәт: туган телдәге сүзләр, сөйләүче яныңда булмаса да, аның мәхәббәтен саклыйлар.


~ ⋆ ~

Мамин голос

Когда Азамат был маленьким, мама каждый вечер рассказывала ему сказку перед сном.

Её голос был мягкий, как одеяло, и слова лились тихо, будто ветер шуршал в траве.

Однажды мама уехала в командировку, и бабушка уложила Азамата спать.

— Расскажи мне ту же сказку, — попросил он.

Бабушка начала, но по-другому. Азамат удивился:

— А мама говорит иначе!

Бабушка улыбнулась:

— У каждого свой голос, но сказки живут в одном языке. Когда слушаешь по-родному, сердце всё равно слышит любовь.

Азамат закрыл глаза и вдруг ясно услышал — будто мама всё ещё рядом, только теперь через бабушкин голос.


Секрет сказки: слова родного языка хранят любовь, даже если рядом нет того, кто их сказал


12. Әни ипие


Әни борынгы гаилә рецепты белән икмәк пешерә. Ул әйтә:

— Һәрбер икмәк җыр кебек, тик камырдан гына.

Бервакыт улы Шәриф сорый:

— Әни, нигә шулкадәр күп вакыт сарыф итәргә моңа? Кибеттән алсаң, тизрәк бит.

Әни елмая:

— Кибет икмәге корсакны тукландыра, ә өйнеке — җанны.

Әнисе авырып киткәч, Шәриф икмәкне үзе пешереп карый. Ул идеаль, бик шәп килеп чыкмый, ләкин исе шул ук — өйнеке була.

Шунда Шәриф аңлый: аңа әнисе рецептны гына түгел, сүзләргә мохтаҗ булмаган мәхәббәт теле дә калдырган икән.

Гыйбрәт: туган тел — сүзләр генә түгел, ә мәхәббәт, җылылык һәм сөю тапшырыла торган эшләрдә.


~ ⋆ ~

Мамин хлеб

Мама пекла хлеб по старому семейному рецепту. Она говорила:

— Каждый хлеб — как песня, только из теста.

Однажды сын Шариф сказал:

— Мам, зачем столько времени на это? В магазине ведь быстрее.

Мама улыбнулась:

— Магазинный хлеб насытит живот, а домашний — душу.

Когда мама заболела, Шариф сам попробовал испечь хлеб.

Он не получился идеально, но запах был тот самый — домашний.

Шариф понял: мама оставила ему не просто рецепт, а язык любви, который не нуждается в словах.

Секрет сказки: родной язык — это не только слова, но и дела, через которые передаётся любовь.

13. Кош баласы тәрәзә төбендә

Бервакыт Нурҗиһанның тәрәзә төбенә оясыннан кош баласы егылып төшә. Кызчык куркып кала:

— Әни, ул үлә! Нишләргә?

Алар тартмадан кечкенә оя ясыйлар һәм аны агачка эләләр. Һәр көнне Нурҗиһан барысы да тәртиптә икәнен тикшереп тора. Бер атнадан ул таныш «чырык» дигән тавыш ишетә — кош баласы яңадан оча.

Җәй уза, көз җитә. Бер заман Нурҗиһан тәрәзә кырыенда моңаеп утырганда, тәрәзә төбенә кошчык очып килә һәм томшыгы белән шакый. Нурҗиһан шатланып көлеп җибәрә — ул үзе коткарган кош баласын таный.

Гыйбрәт: тере җан иясенә эшләгән яхшылык һәрвакыт әйләнеп кайта.


~ ⋆ ~


Птенец под окном


Однажды под окном Нуҗиһән выпал из гнезда птенец. Девочка испугалась:

— Мама, он умрёт! Что делать?

Они сделали из коробки маленькое гнездо и положили на ветку дерева.

Каждый день Нуҗиһан проверяла, всё ли в порядке. А через неделю услышала знакомое «чирик!» — птенец снова летал.

Прошло лето. Наступила осень, и когда Нурҗиһан грустила у окна, к подоконнику прилетела птичка и постучала клювиком.

Нурҗиһан улыбнулась — ей показалось, что это был тот самый птенец.

Секрет сказки: добро, сделанное живому существу, всегда возвращается.


14. Икмәк исе килгән өй

Бер авылда һәрвакыт чәй һәм көлчәләр исе килгән өй тора. Анда еш юлчылар керә: кем эшләр белән, ә кем ял итәргә.

Хуҗабикә һәркемне бертигез каршы ала:

— Рәхим итегез!

Ул бервакытта да: «Син кайдан?», «Кем син?», «Баймы син?» — дип сорамый. Шундук самаварын куеп җибәрә һәм сыйлый башлый.

Беркөнне аңа юлчы килә һәм:

— Нигә син барысын да кертәсең? — дип сорый.

Ә ул елмаеп җавап бирә:

— Чөнки игелеклелек — йозак түгел, ә ишек.

Шуңа күрә аның йорты бер дә буш тормый, йөрәге картаймый.

Гыйбрәт: кунакчыллык — сүзсез аңлашыла торган мәрхәмәтлелек теле.


~ ⋆ ~

Дом, где пахло хлебом

В одном селе стоял дом, где всегда пахло чаем и лепёшками.

Туда часто заходили путники — кто по делам, кто просто отдохнуть.

Хозяйка встречала всех одинаково:

— Рәхим итегез! Добро пожаловать!

Она никогда не спрашивала: откуда ты, кто ты, богат ли ты. Просто ставила самовар и угощала.

Однажды к ней пришёл путник и сказал:

— Почему ты всех впускаешь?

Она ответила: — Потому что добро — это не замок, а дверь.

И дом её никогда не пустовал, а сердце — не старело.


Секрет сказки: гостеприимство — это язык доброты, который понимают без слов.


15. Стенадагы күләгә

Бервакыт Ринат төнлә уяна да стенада күләгә күрә — зур, куркыныч, озын куллы. Ул башы белән үк юрган астына яшеренеп пышылдый:

— Әнкәем, миңа куркыныч!

Әнисе утны кабыза — күләгә юкка чыга. Анда өстәл лампасы һәм аның бишмәте эленеп торган икән.

Әнисе әйтә:

— Улым, онытма: караңгылык шаяртырга ярата. Әгәр ут кабызсаң — ул көчен югалта.

Шул чактан башлап, Ринат курыкканда:

— Яктылык, кил миңа! — ди һәм елмая.

Гыйбрәт: яктылык һәм батырлык булган җирдә курку югала.


~ ⋆ ~


Тень на стене

Однажды ночью Ринат проснулся и увидел на стене тень — большая, страшная, с длинными руками.

Он укрылся с головой под одеяло и прошептал:

— Мамочка, мне страшно!

Мама включила свет — и тень исчезла.

Оказалось, это висело его пальто и стояла настольная лампа.

Мама сказала:

— Запомни, сынок, тьма любит шутить. Но если включить свет — она сразу теряет силу.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

На страницу:
1 из 2