bannerbanner
Дөнья матур татар телендә шигырьләр
Дөнья матур татар телендә шигырьләр

Полная версия

Дөнья матур татар телендә шигырьләр

Язык: Русский
Год издания: 2025
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

Дөнья матур татар телендә шигырьләр


Гүзәл Идрисова

© Гүзәл Идрисова, 2025


ISBN 978-5-0065-8929-2

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Кереш сүз

Кадерле дуслар!

Дөнья искиткеч матур. Гүзәллекне тик күрә белергә кирәк. Ә иң мөһиме – җир шарында беркайчан да сугышлар булмасын! Тыныч тормышта, иркен сулап, дус яшәсәк, бәхет һәм шатлык белән тулыр күңелләр. Оҗмах рәхәтлеге кичереп, Ходайга рәхмәтле булып, яшик җирдә, дуслар!

Балалар бакчасы

Балалар бакчасына көн дәМине итеп куялар.Түзеп тор инде, дип,Яратып алгач, калдыралар.Кадерле кешеләремҺәрчак ашыгалар.Әтинең дә, әнинең дә,Мөһимерәк эше бар.Елар идем, яшем чыкмый,Кычкырсам, оят кешедән.Барсы мине күзәтәАчык калган ишектән.Зур адымнар беләнКереп китәм бүлмәгә.«Мин килдем, каршылагыз,Әйдәгез, уйныйк бергә!».Уен артыннан уен,Бәләкәчләр күп, күңелле.Барлык хәсрәтләремнеМин оныттым, шикелле.Рәхәтләнеп йокладык,Тәмле итеп, сыйлангач.Рәхмәт барысына да,Безне яхшы карагач.Бик озак түздем,Сагындым әти – әнине.Вакытны белмим шул,Өйрәнмәдем әле сәгатьне.Кинәт, ишек ачылды,Әнине күреп калдым,Биш көн күрмәгәндәй,Кочагына ташландым.Иртәгә нәкъ шундыйКөн янә кабатлана.Зурларча тормышМенә шулай башлана.

Серле курчаклар

Балалар бакчасыннанБез өйгә таралышкач,Ни эшли икән курчаклар,Үзләре генә калгач.Сүз дәштереп булмый,Тыйнаклар инде бигрәк.Эх, төнлә барып,Күзәтәсе иде әзерәк.Мөгаен, пыр тузып,Кычкырышып, йөгерәләр.Бездән күреп, шым гына,Мөгаен, барсын өйрәнәләр.Без иртән килүгә,Акыллы итеп утырып,Бер ни дә булмагандай,Кинәт калалар тынып.

Егылсам, еламыйм

Дуслар белән уйнаргаАшыгып йөгергәндә,Очып, барып төшәм,Тагын яра тезләрдә.Мин, егылсам, сиздермим,Бик килсә дә еласы.Бәлки, мине тәрәзәдәнКүзәтәдер берәйсе.Бер ни булмагандай,Җайлап кына басам.Аркамны туры куеп,Мин алга барам.Тирән мәгънәле сүзләрнеҮскәч кенә аңладым.Егылу оят түгел,Оят, адым ясамасаң.

Нәни дуслар

Мин бүген байМиндә кәнфит бар.Берәү түгел, бишәү,Сыйлыйм сезне, дуслар.Беренчесе Айгөлгә,Икенчесе Гөлназга,Өченчесе Алсуга,Дүртенчесе Чулпанга.Таратып беттем,Бишенчесе үземә.Тәмлекәч авызда эри,Әй рәхәт күңелемә.

Хәлең ничек, авылым?

Авылыма кайттым,Эх, шат җырлый күңелем.Озак күрешмәдек бит,Саумы, ничек хәлең?Әй, сагындым үзеңне,Төшләремдә күрәмен,Бәпкә үләнле тугайданЯлан аяк йөгерәмен.Таңнарың, иртәләреңӘле дә шулай матурмы,Зәңгәр күлеңдә йөзгәнАккошларың парлымы?Кичен клубтан кайтканда,Көлешәме егет – кызлар,Гармун моңын ишетәме,Тынып калган урамнар?Киң иген басуларындаГөрлиме комбайннар,Җырлап, эштән кайтамыУңган савымчылар?Ниләр уйлыйсың, авылым,Яхшымы соң кәефең?Авыл яме кешеләрдә,Алар кулында киләчәгең.Тырыш, авылым, тырыш,Икенче сулышың ачылыр.Килер вакыт, ышанам,Барсы ал да гөл булыр!

Авыл тормышы

Уч төбендәгедәй күренәАвылда яшәүченең тормышы.Теге очта төчкерсә,Бу очта ишетелә тавышы.Синең һәрбер адымыңныКеше ярата күзәтергә.Туры атлыйсыңмы, кыешмы,Әзер гел гаепләргә.Авылда «сарафан радиосы»Бик яхшы эшли.Үзе бер дә атылмый,Хәбәрнең төрлесен сөйли.Яшерә алмассың сереңне,Уяу авылдаш һәрчак.Барыбер барысы беленә,Менә оят була азак.Үзең булып кал,Яшә үзең теләгәнчә.Язмышың матур язылыр,Уйларың булса изгелектә.Качма да, яшеренмә дә,Тыныч булсын сулышың.Сокландыр бар халыкны,Балкып торсын тормышың.

Россия халкы түземле

Салкын булса да, кышныСагынып, көтеп алабыз.Ап – ак карлар яуса,Яктырып китә дөньябыз.Җылы кием киябез дә,Йөгереп чыгабыз тышка.Кышкы һава саф,Димәк, бай кислородка.Энҗе карлар ява,Күпләп төшә күктән.Атлауы рәхәт, җиргәЙомшак келәм җәелгән.Кояшта пешкән алмадай,Алсуланып, яна битләр.Суык чеметеп алса да,Күтәренке кәефләр.Кырык градуслы салкын,Кемдер туңдырма ялап,Үтеп китсә янәшәдән,Беркем калмый аптырап.Кышын өшетә, чыдайбыз,Җәен интегәбез эссегә.Россия халкы түземле,Юк тиңнәр безгә.

Вәгъдәләр бирмә

Зәңгәр күктәге йолдызныАлып бирермен димә,Синең өчен хәттаАйга менәрмен димә.Диңгез төбенә төшеп,Энҗе эзләрмен димә.Биек кыя башыннанЭдельвейс өзәрмен димә.Сиңа гына багышлап,Җырлар язырмын димә.Синең өчен ташкынгаСикерергә әзермен димә.Мин сиңа дөньяныБүләк итәрмен димә.Галәмнең бар байлыгынАлдыңа салырмын димә.Бәхет өчен күп кирәкми,Җылы телим күңелемә.Тик янымда бул һәрчак,Яратып кара күзләремә.

Мичтә пешкән көлчәләр

Мөрҗәдән төтен чыга,Димәк, ягылган мичләр.Көлчә белән сыйлап,Ипи пешерә әниләр.Көлчә тәмен авылдаБелә һәр бала.Ипи пешергән көннеЗур бәйрәм була.Утлы күмер өстендә,Кызган табада ятып,Нәни көлчәләр пешә,Кояштай, алсуланып.Табадан төшкән ризыкныКөтеп торабыз, түзеп.Эссе көлчә эләктергәч,Суытабыз, аңа өреп.Өстенә каймак ягып,Тәмләп карыйбыз.Искиткеч шәп,Шатланып ашыйбыз.Самовар җырлап утыра,Әниебез ясый чәй.Хуш исләр тарала,Мичтә өлгерә ипекәй.Мичтә пешкән көлчәләрКибеттә сатылмыйлар.Эх, еракта калды индеБәхетле бала чаклар.

Рәхәт яши беләбез

Үәт, заманалар килде,Тагын нәрсә күрербез?Ашарга пешерәсе килми,Рәхәт яши беләбез.Зур тартмага салып,Өйгә китереп бирәләр.Җаның нәрсә тели,Мөһим түгел бәяләр.Элек мич ягаргаУтын кисеп интеккәннәр.Хәзер газ да, ут та бар,Ә пешерергә иренәләр.Кешеләр мода куа —Олы размерлы киемнәр.Теләсәң күпме аша,Күренми ич нәтиҗәләр.Пицца ашап кына,Яшьләр гомер уздыра.Хәлләр яхшы, шәп,Сау бул, матур фигура!

Кем белән дус булырга?

Бүре усал, куян куркак,Төлке үтә хәйләкәр.Ә бурсык әнисенәЮкны – барны эләкләр.Аю ярата урлашырга,Кортларның очып киткәненКарап кына тора да,Тотына бал ашарга.Кабан дуңгызы теләмиҮзен үзе карарга.Аңа кирәк, рәхәтләнеп,Пычракта ятып аунарга.Тиен уңай сыйфатлы,Аны уңган диләр.Ару – талуны белмичә,Йөгереп, эшләр.Тиен белән дуслаш,Дип, әнисе өйрәтә.Керпе тыңлый әнисен,Киңәшләре яхшы бигрәк тә.

Акыллы кошлар

Өй алды яшел чирәм,Бәпкәләр үлән чүпли.Янәшәдә генә әти – әниБалакайларын күзли.Бала җанлы казлар да,Бәпкәйләрен калдырып,Бер адым ерак китмичә,Үстерәләр, дулкынланып.Бәпкә абынып егылса,Янына йөгерә әтисе:«Ни булды, бәпкәем,Этәрдеме әллә берәйсе?».Үзләре генә белгәнТелдә сөйләшәләр.Бер – берсен аңлыйлар,Казлар да хас кешеләр.Каз гаиләсендә тәртип,Су керергә китәләр,Ата – ана алдан бара,Артта тезелгән бәләкәчләр.Әгәр куркыныч янаса,Күктә күренсә карчыга,Колачын җәеп, анаБалаларын тизрәк качыра.Күрмәссез казларныңБалаларын ташлап,Кайдадыр йөрегәнен,Үзенә генә бәйрәм ясап.Шулай яши белмиХәтта кешенең кайберсе.Гаҗәпкә калдыра гелКазның матур гаиләсе.

Безнең өчен

Безнең өчен туа таңнар,Безнең өчен сайрый кошлар.Безнең өчен зәңгәр күктәЙөзә матур болытлар.Безнең өчен энҗе кар ява,Безнең өчен ява ләйсән яңгыр.Кинәт, безне сокландырып,Салават күпере балкыр.Безнең өчен кояш елмая,Безнең өчен җемелди йолдызлар.Безнең өчен бакчалардаАлсуланып пешә алмалар.Безнең өчен чәчәк ата,Гаҗәп нәфис гөлләр.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу