bannerbanner
Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр
Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр

Полная версия

Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр

Язык: Русский
Год издания: 2025
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

Уйлар, хисләр

Шигырь булып чыга эчтәгеләр

Буш урыннан берни чыга алмый.

Чишмә кебек. күпме ага икән

Бер ничектә ул буш була алмый.

Кайвакытта, үтә күренгәндәй,Хисләр белән тулган күңелләр.Ихлас хисләр урын сорамыйлар,Алар аңа мохтаж түгелләр.Тулып түгелсәләр, түгеләләр,Күңелләргә алар үреләләр.Маңгай күзләренә алар түгел,Күңел күзләренә күренәләр.Тәржемәсе кирәк булган кебек,Язган белән уку юлында.Аңлар өчен, тирән яшерелгән,Нинди хисләр булу турында.

Уйлар барда

Уйлар безне аптыратып куя,Дөнья кай җирләргә ташлаган.Күпме эшләр, күпме сүзләр кала,Хыялларың, чынга ашмаган.Туган җирдә, аннан еракларда,Күпме янган сөю учагы.Күпме йокланмаган төннәр кала,Сөйгәнәрнең җылы кочагы.Онытылган бурычларың кала,Кайчан бирүеңне кем белә.Кылынмаган саваплы эш кала,Кем кайсына, кайчан өлгерә.Күршеләрең, сиңа сизелмичә,Туган кебек сиңа, якыннар.Ризыклар кала табыннарда,Татылмаган белән татылган.Баралмаган кала урыннарың,Таныш булмый калган юлларың.Үтә алсак, ярый акыл белән,Сиңа тиеш, язган булганын.Орлыкларың кала, шыталмыйча,Бик соңарып бәлки чәчкәнгә.Атлаган да, ишетмәгән кебек,– «Ашыгыгыз», диеп дәшкәндә.Бакчаларың кала утыртылган…Ел да алар, җимеш бирерләр.Белмим кемнәр җимеш барын белеп,Татып карар өчен килерләр.Сүзләр кала, бары үкенечсез,Әйтә алып, яза алганы.Кала барлык булган хыялларың,Дөньлыкта сиңа язганы.

Узышу

Матур чаклар бар иде,Хыял белән туенган.«Айга очарбыз"дигәне,Бигерәк искә уелган.(Ракеталарга утырып,Кызып китәрбез әле.Америкә ише илне,Узып китәрбез әле.)Куышабыз, узышабыз,Очабыз һаман очабыз,Айга баручылар да юк,Галәмнәрне кочабыз.Очарга теләүче юкмы,Артистларга кушалар.Күктән сәлам җибәрергә,Космосларга очалар.Очалармы… әллә юкмы,Кемнәр кемгә булышып.Җирдә нинди уңышлар соң,Күккә багып узышып.

Убырлы карчык

Убырлы карчык кем булган,Рәсәй чукынганчы.Кыш бабайның әбиседер,Тәрегә тотынганчы.Аңа багып яшәгәннәр,Нәселләрен тапшырып.Потларның изгесе булган,Табынганнар ашкынып.Вакытлар килеп төзәткән,Рәсәйнең кыйбласын.Берәү дә уйламагандаЧиркәүле туй буласын.Әкияткә алар күчкән,Убырлы кала… шакшы.Имансыз калганнар өчен,Кыш бабай һаман яхшы.Шуңа алар бергә түгел,Төрлече чукынгангар.Бу әкият геройлары,Миф чөнки – олы ялган.

Түш кесәдә

Менә тагын шундый уйлар килде,Үткәннәрне тагын уйладым.Китап булып истәлеккә диеп,Киштәләргә тезеп куймадымИстә калганнары онытылмый,Кайберләре истән чыгалар.Берәм берәм барлап караганда,Хәтерләрдә инде юк алар.Шулай язылгандыр кеше өчен,Якты эзләр озак саклана.Бик күпләре шулай акырынлап,Хәтерләрдән сызып ташлана.Кызганычта, уйга килмәгәннәр,Гамәлләрең кыек кылынган..Укып чыга алмаслык китап кеби,Гомер юлы, шулай сузылган.Онытылыр язмыш, күпләр өчен,Якыннарың җирдә калмаса.Бер кеше дә, сине искә алып,Догаларын кыла алмаса.Шул буладыр җирдә калган эзләр,Саваплары була алырлык.Караңгыда бераз күренерлек,Янган утлар сүнми калырлык.Таш һәйкәлләр шуңа куеладыр,Хәтер уты җирдә сүнмәскә.Күңелдә бит әгәр сакланмаса,Һәйкәлне дә була күрмәскә.Хәтер бит ул түш кесә дә кебек,Кадерле әйбер шунда салыныр.Күңел киңлеге ул түш кесәләрШунда салган, һәрчак табылыр.

Тукталыш

Юллар юлларКемнәр узган.Атлар арык,Арба тузган.Озын юлларБүген… кыска.Әллә барсы,Узган бушка.Әнә аларСузылганнар.Әллә ничек,Узылганнар.Юллар башка,Булмаслармы.«Әйдә» – диепТормаслармы.Әллә уйлар,Соңладымы.Әллә юллар,Уңмадымы.

Тугрылык

Тугыры булу – ышанычлы булу,

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2