bannerbanner
Мелодии души. Стихи на татарском языке
Мелодии души. Стихи на татарском языке

Полная версия

Мелодии души. Стихи на татарском языке

Язык: Русский
Год издания: 2024
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

Мелодии души. Стихи на татарском языке


Гузель Губаевна Идрисова

© Гузель Губаевна Идрисова, 2024


ISBN 978-5-0064-9677-4

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Введение

Кадерле укучым!

Әгәр син шушы китапны ачып карагансың икән, димәк татар телендә язылган шигырьләр укырга яратасың. Әткәй – әнкәйнең телендә, үзеңнең туган телеңдәге язмаларны уку җанга ләззәтлек бирә, кеше рәхәтлек кичерә.

Минем шигырьләрем туган ил, авыл, табигать, мәхәббәт, дуслык, гаилә турында.

Чын күңелдән үз телеңдә сөйләшеп, татар әдәбияте укып, татар җырларын җырлап яшәсәң, синнән дә бәхетле кеше булмас.

Уңышлар телим сиңа!

Ихтибарың өчен зур рәхмәт!

Гузель Идрисова.

Яшисе килә

Язларым да матур, көзләрем дә,Туар таңнарым шатландыра.Эх, яшисе дә яшисе иде,Тормыш алга бара, яхшыра.Сәйлән тезәм ефәк җепкә,Уйлап яшьлек елларын.Гомерне дә килә шулайТезәсе тагын, тагын.Әй, Ходай, бирче безгәСау – сәламәтле язмыш.Купмасын көчле давыллар,Урап үтсен сагыш.Җир шары талгын гына,Кояшка карап, әйләнә.Кадерен белеп яшик,Гомер бит берәү генә.

Кышкы җил

Кинәт кенә, көтмәгәндә,Көчле җил исте.Бер тегеләй йөгерде,Бер болайга бөтөрелде.Өй түбәсен шалтыратты,Мөрҗәгә кереп сызгырды.Күккә омтылган төтеннеУңга борып куйды.Җиңәргә нык тырышып,Агачларны этәрде.Түзәр хәле калмагач,Ботаклар аска бөгелде.Уңга, сулга каерып,Дер селкетте капканы.Арыгач, ачуы килеп,Шап итеп япты аны.Җирдәге кар бөртекләренҺавада әйләндерде.Буран чыгарып, биеткәч,Янә җиргә төшерде.Бер тургай өшегән,Оча алмый интегә.Җил риза түгел,Каршы исә мескенгә.Спектакль тәмам —Җил туктаган.Артист, никтер, күренми,Әллә инде, качкан.Ролен яхшы башкаручыБаш ияргә чыкмады.Мөгаен, оялгандыр,Уңай образ уйнамады.

Миләшкәем

Миләшкәй, кызыл миләш,Үсә тәрәзәм каршында.Миләштәй яшь чакларымКалдылар әллә кайда.Ак чәчәккә күмелә,Җылы язлар килгәч.Туй күлмәге кигәнемИскә төшә, аны күргәч.Җимеше тәлгәш – тәлгәш,Җемелди кояш нурында.Салкын кышымны ямьли,Матурлыгы сокландыра.Җәен, иртә таңда,Бер сандугач уята.Бигрәк моңлы сайрый,Миләшне ул да ярата.Җиләге татлы булмаса да,Шатлык өләшә күпләргә.Миләшне сагынып кайтам,Китсәм ерак җирләргә.

Матур яшьлек

Кыңгырау чәчкәсе җыеп,Бүләк итте сөйгәнем.Күзләре зәңгәр икән,Караш очрашкач, белдем.Кыңгырау тавышыдай серлеЯратам, дип дәшүе.Дөньядагы иң матур сүз,Әй, рәхәт ишетүе.Сокландыра нәфис чәчкәләр,Уф, башны әйләндерә исе.Чәчкәдәй, кинәт шиңмәсенСаф мәхәббәтнең хисе.Аклан тулган чәчкәгә,Җилдән бал исе килә.Яшьлегем – матур чәчкә,Күбәләктәй, очасы килә.Яшьлек – бер мизгел генә,Ах, ничек тиз үтә!Яшьнәп, күкрәп яшәргәКирәк кешегә, әлбәттә.Сагынып искә алырга,Якты хәтирәләр калсын.Яшьлеккә кайтып килергә,Төшләр күрергә язсын.Яшьлегем, тукта, ашыкма,Өлгерерсең әле китергә.Шатланып яшисе килә,Күрәсеңме, күңелле безгә?

Рәхмәт, Ходай!

Әлдә син бар, Ходай,Әлдә син бар!Син булганга өметлеБезнең алсу таңнар.Әлдә син бар, Ходай,Әлдә син бар.Җайлап, артта калаҮзәккә үткән авыр чаклар.Әлдә син бар әле,Әлдә син бар, Хода!Синнән өйрәнәм яшәргә,Чыдам, сабыр булырга да.Әлдә син бар әле,Әлдә син бар, Хода!Мәрхәмәтлегең чиксез —Ярдәмең килеп тора.Әлдә син бар, Ходай!Күңелгә тула шатлык.Канат куеп, очыртасың,Төш түгел, бу – чынбарлык.Әлдә син бар әле, Ходай!Җитди күзәтәсең күктән.Эх, матур итеп яшәсәк,Елмаер идең сөенечтән.Әлдә син бар, Ходай,Беләм, яратасың безне.Бәхетле иткәнең өчен,Яудырабыз сиңа рәхмәтне!

Авылкаем

Без бит авыл балалары,Беләбез аның кадерен.Үстек саф һавасын сулап,Тоеп назлы кочагын.Яшел болында, тугайдаЭзебез уелып калган.Ялан – аяк күп йөредек —Сәламәтлек яхшырган.Бәпкә үләненнән яшелКеләм җәелгән җиргә.Кыр чәчкәләре гүзәл,Әрем дә якын күңелгә.Киң елга ямьли авылны,Чишмәсе чылтырап ага.Бизәкле көянтә асып,Кызлар бара суга.Чиләкләре мөлдерәмә тулы,Сокландыра зифа буйлары.Бөдрә талларга кунып,Сайрый сандугачлары.Кочаклап, яратуы рәхәтКош – кортны, мал – туарны.Барсы сине тыңлап тора,Сөйләш, серләш туйганчы.Печән чапкан вакытҮзе бер зур вакыйга.Эшне бәйрәмгә әйләндерә —Кешесе уңган булганга.Һәр өйнең бар эскәмиясе,Ул күп белә серләрне.Күпме гашыйклар уздырганБәхетле кичәләрне.Авылдаш очрап, елмая,Урам буйлап үткәндә.Исәнлек – саулык сорашу —Матур гадәт, кагыйдә.Тырыш, таныклы шәхесАвылдан үсеп чыга.Авыл кешене көчле итә,Тәрбияли, чыныктыра.Авылның да туган көнеБула елына бер генә.Зур тантана үткәреп,Рәхмәт әйтик үзенә.Авылын сагынып яшиКиткәннәр ерак җиргә.Бер кайтыйк әле, авылга,Җырлашып утырыйк бергә.

Туган җирем

Менәр идем тауга,Әгәр кайтсам авылыма.Уч төбендәге авылныАлыр идем кочагыма.Югарыдан яхшы күренә,Авылым гаҗәп матур.Өйләре курчак кебек,Гөлләреннән сибелә нур.Йөгерер идем каенлыкка,Әгәр кайтсам авылыма.Каен җиләкләре өзеп,Салыр идем учыма.Җанга ләззәт алып,Болында йөрер идем.Җырның иң моңлысын сайлап,Озын көй сузыр идем.Барыр идем басу буйлап,Сокланып, алтын башакка.Атлар идем болыннан,Чәчәк җыеп кочакка.Сусап, тәмам арыгач,Чишмә суын тәмләр идем.Көмеш тамчы чәчрәтеп,Битемне юар идем.Әгәр кайтсам авылыма,Төшәр идем елга буена.Төнбоекларга карап,Утырыр идем тын гына.Таллардан тамчы тама,Дулкын уйный суда.Сандугач җырлап җибәрә,Эх, менә рәхәтлек кайда.Тугайда атлар йөри,Колынкайлары янәшәдә.Һава саф, күк аяз,Тынлык авыл җирендә.Бала сымак иркәләнәм,Җил чәчемнән сыйпаганда.Туган ягым җилләреҖылы да, назлы да.Күрер идем авылдашларны,Чыгып кичке уенга.Бәхет өчен күп кирәкми —Рәхәт булыр барыбызга.Печәнлектә сузылып ятып,Татлы йокыга талгач.Таң белән уятыр иде,Сакта торган әтәч.Ничек түзеп торырга,Эх, авылымны сагындым.Коштай очып кайтыр идем,Әгәр булса канатларым!

Гаилә – мәхәббәт иле

Дөньяда илләр күп,Дәүләтнең бар зуры, кечесе.Яшиләр, булдыра алганча,Һәммәсенең – үз кагыйдәсе.Ә мәхәббәт иле бармы икән,Әгәр булса, ул кайда?Биек таулар артындамы,Бәлки, ялгыз утрауда?Мәхәббәт иле, әлбиттә,Чәчәк сымак матурдыр,Кешеләрнең шат йөзендәКояш нуры балкыйдыр.Мәхәббәт иле – гаилә ич,Үзе бер кечкенә дәүләт.Менә кайда күңел җылысы,Бәхет, шатлык, ләззәт!Бу илдә тынычлык,Хәлләр яхшы, шәп.Әти – әни, балаларТату яшиләр бергәләп.Бер бөтенгә әйләнгәнИке ярты кушылып.Балалар дөньяга килгән,Сөю җимеше булып.Тәрбияләү нечкәлегеБуыннан буынга күчкән.Кадерле әти – әнинеХөрмәтләргә кирәк икән.Әйбәт, яратуны һәр балаГел тоеп үссә.Сөю артык булмый,Күңелсез хәл – җитешмәсә.Безнең туган илебезГаилә дәүләтләреннән тора.Бәләкәй генә булсалар да,Алар илне ныгыта.Акыллы гаиләләр ВатангаЫшанычлы терәк булсалар,Бөек Россия белән горурланырбыз,Әйдәгез, тырышыйк, дуслар!

Сыерчыклар кайтты

Тәрәздән язны күзәтәм —Күтәрә белә кәефне.Сыерчыгым кайткан бит,Саумы, кошчыгым, исәнме!Әй, моңлы сайрый инде,Илен өзелеп сагынган.Яхшы җирләрдә булса да,Туган ягына кире кайткан.Сокланам канатлы дуска,Кошлар да, хас кешеләр.Аларның да йөрәге саф,Ярата да, сагына да беләләр.Күңеле булганчы җырлагач,Ашыкты киң басуга.Эше күп бит аның,Яратмый тик утырырга.Дөньяга файда китерә,Чүпләп зарарлы бөҗәкләр.Кошлар да, хас кеше,Үз вазифасын яхшы беләләр.Охшаган парын сайлап,Онытмый гаилә корырга да.Нәни балалары туа,Хас кешеләр, кошлар да.Баланы туйдырырга, үстерергә,Аннары очарга өйрәтергә.Кошлар да, хас кешеләр,Омтылалар дөрес яшәргә.Яз килгән саенТәрәз алдым җанлана.Тормыш гөрләп тора,Ояда бәйрәм, тантана.Кошлар да, хас кешеләр,Кем кемнән аладыр үрнәк.Яшәргә тырышабыз,Безне берләштерә теләк.Табигать уянганда,Язны ямьли сыерчыклар.Сагынып, көтеп алабыз,Алар – иң кадерле кунаклар.

Назлы караш

Алтын балдак бүләк иттеңДулкынланып, туй көнендә.Пар күгәрчен очырттык,Шатлык безнең күңелдә.Күгәрченнәр бергә оча,Алар да бәхетле бүген.Сәбәбе билдәле инде,Яраталар бер берсен.Туй күлмәгендәге кызАк болытка охшый,Фәрештәне хәтерләтә,Канаты гына булмый.Күңелле музыка яңгырый,Икәү әйләнәбез вальста,Карашың шундый назлы,Мин елмаям сиңа.Кабатланмас минутлар,Матур мизгел бигрәк.Хисләрне сүндерә күрмә,Саклап яшә, йөрәк.

Кыз бала язмышы

Кызлар тауы ерак түгел,Тиз барып җитеп була.Тау башына менеп бассаң,Авыл күренеп тора.Кызлар тауына килегез,Матурлыгын күрерсез.Җиләкләр кызарып пешкән,Өзәргә вакыт җиткән.Тау итәгендә үсәЗифа буйлы каеннар.Каеннарны кочаклап,Серләрен сөйли кызлар.Җиләккә йөри кызлар,Үләндә кала эзләр.Үзләре дә җиләк кебек,Кем генә икән өзәр?Бәхетле булырмы икән,Кемне очратыр юлында?Кыз баланың язмышыСөйгән яры кулында.Әти – әнисе янындаКыз кунак кына.Оядан очып киткәнче,Яшәсен яратылып кына.Эх, җиләкләр пешә,Кыска гына мизгел.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу