
Полная версия
Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают
– Оятсызлык!
– Хәзер үк кеше җибәрергә!
Өченче дулкын, әлеге ике дулкынга бәрелеп, чаткылар чәчрәтте:
– Дөрес!
– Дөрес түгел!
– Яклашма!
– Яп авызыңны, өшегән!
Хәйрүш алгарак иелә төште, күн курткасын чишеп җибәрде, киеренкелектән тирләп-кызарып чыккан озынча көрән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды.
– Тавыш, тавыш! Яле, бетерегез базарны! Кем сүз алып сөйләргә тели?
Шау-шу куптарырга дисәң, безгә куш, сүз алып сөйләргә дисәң, телләрен тешлиләр. Бу юлы да шулай булды: гөр килеп бер күтәрелдек тә тындык. Бригада егетләреннән сөйләргә теләүче күренмәгәч, Нуришанов алга чыкты. Хәвефсезлек инженеры башта, йөнтәс кашларын кыймылдаткалап, безнең якка сынаулы бер караш ташлап алды, аннары зур борынлы кызыл йөзендә мыскыллы бер елмаю чагылып китте.
– Карап-карап торам да, әкәмәт тә сәер халык сез, билләһи… Әле иртәнге якта гына Галиәхмәтовны чәчәкләр, оркестрлар белән каршы алабыз дип канат кактыгыз, инде менә шул ук Галиәхмәтовны чәйнәп ташлардай булып кыланасыз. Ай-һай-һай! Нинди киртәгә сыя бу, йә! Башыгыз белән уйлыйсызмы сез, кай җирегез белән уйлыйсыз? Кеше мең мәшәкать белән институт бетергән, арып-талып юлдан кайткан. Аңа ял кирәкме? Өйдә әнисе көтеп тора. Ике авыз сүз сөйләшергә кирәкме? Бәлкем әле күзе төшеп йөргән кызы да бардыр… Икәүдән-икәү генә төнге урамда чүкердәшеп йөрергә тиешме алар, юкмы?
– Тиеш, билгеле… – диде кемдер әкрен генә. Аңа кушылып, Азамат авыр итеп бер көрсенде.
– Соң, шулай булгач… Нәрсә дөнья җимерелгәндәй кыланасыз? Сез аны, әтисез үскән егетне, укырга җибәрдегез. Сез аны, эшче баласын, үз исәбегезгә укытып чыгардыгыз. Ул бит хәзер сезнең алга полный отчёт бирергә кайта. Үзен әзрәк тәртипкә китерергә тиешме, юкмы?
Без тагын тынып калдык. Инде икенче мәртәбә Нуришанов безнең язмышны үз кулына алды. Каян килә соң бу абзыйга шулчаклы төпле сүзләр? Ничек соң без аның алдында сүзсез калабыз? Ләкин озаклап уйлап торырга вакыт юк, хәзер үк чарасына керешергә кирәк.
– Җәүдәтнең хәлен белергә хәзер үк кеше җибәрегез, – диде Нуришанов. Аның бу киңәше белән дә килештек.
– Беләсеңме, Азамат, – дип, Хәйрүш музыкант егетебезнең җилкәсенә кулын китереп салды. – Син сүз өчен кесәгә керә торган адәм түгел. Дипломатлыгың да җитәрлек, сусыз юып, җилсез киптереп кайт әле. Җәүдәтнең үзен күрмә, әнисе Хәдичәттәй аркылы эш йөрт. Бу инде сыналган алым: бер генә ананың да улы белән мактанмый түзә алганы юк. Аңладыңмы? Шәһәргә барып, кире әйләнеп кайтуга ике сәгать вакыт бирәм. Җитәме?
Җитмәгән кая! Бу мәсьәләдә Азаматны өйрәтеп торасы юк. Үзенә тапшырылган ике сәгать вакыт эчендә ул бөтен Кәлимәтеңне актарып, шәһәреңнең астын өскә әйләндереп кайтырга булдыра ала. Бу юлы да шулай булды. Азамат, ике сәгать тулуга, авызын колак артына элеп кайтып төште. Ул Хәдичәттәйне күреп кенә калмаган, бригада өчен бик әһәмиятле өр-яңа мәгълүматлар да алып кайткан иде. Кайтып төшү белән, ул, барыбызны шаккатырып:
– Җәүдәт өйләнеп йөри! – диде.
– Кит аннан!
– Булмас!
– Кемгә? – дигән тавышлар ишетелде.
Азамат, чын дипломатлар кебек, туры җавап бирүдән качты, шәһәргә ничек барып җитүен, кайсы урамнарда йөрүен бер дә ашыкмыйча, тәмен белеп кенә сөйләргә тотынды:
– Боларны миңа Хәдичәттәй әйтмәде, синең хатының Мәрьям әйтте, иптәш мастер, – дип башлады ул сүзен һәм, мутланып, Хәйрүшкә күз кысып алды: беләсең килсә, бел, янәсе, менә дөньяда нинди хәлләр була: син Җәүдәтнең уку бетереп кайтканын да ишетми йөрисең, ә хатының инде аның өйләнергә йөрүен дә белеп тора!
Мәрьямнең телгә алынуы безнең кызыксынуыбызны тагын да арттырды. Татар кызларында сирәк очрый торган сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу яшь хатынны без бөтен бригадабыз белән ихтирам итәбез. Ул – безгә Хыялый Хәйрүшне тудырган кеше. Әйе, әйе, уйнап әйтелгән сүз түгел бу. Хәйрулла Хәкимов, Мәрьямгә өйләнгәнче, дөньяның кызыгын тилергән сыер сөтеннән таба торган кара-чутыр бер малай була. Укытучы Мәрьям аңа кияүгә чыга да башта кара-чутырны аракыдан биздерә, аннары кулына китап тоттырып, хыяллана белергә өйрәтә. Менә шуңа күрә дә Мәрьям турында сүз чыгуга, кызыксынуыбыз бермә-бер артты. Азаматны уратып алдык та шундук сөйләп бирергә мәҗбүр иттек.
– Бер кулында портфель, икенче кулында кочагы белән дәфтәр: мәктәптән кайтып килә бу, – дип дәвам итте сүзен Азамат. – Йөгерә-йөгерә кайта, кулындагы портфелен перәме тәки атындыра! Ә күзләре, әлеге шул җете зәңгәр күзләре елмаепмы-елмая! Мине күреп алуы булды, урам яңгыратып кычкырып җибәрүе булды: «Һай, кемне күрәм мин?! Азамат түгелме соң? Көпә-көндез нинди җилләр ташлады сине, балакаем? Ни өчен син промыселда түгел?» – ди, үтерә генә сорашып. Үзегезгә мәгълүм, Мәрьямнән серне яшереп булмый, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә, бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Башын кырын салып, хәйләкәр генә тыңлап торды да елмаеп әйтә: «Син, алай булгач, разведкага килдең инде, әйеме?» – ди. «Разведкага, – мин әйтәм, – яле, бер дә яшермичә, дөресен генә әйтеп бир әле, Җәүдәтнең кайтуы дөресме?» – дим. «Дөрес, – ди бу, – инженерыгыз кайтканына бүген нәкъ өченче көн», – ди. «Син шуны белеп йөрдеңме?» – мин әйтәм. «Мин шуны белеп йөрдем», – ди. «Иреңә дә әйтмәдеңме?» – дим. «Иремә дә әйтмәдем», – ди, үзе көлә. «Дөньяда хатыннардан да хәйләкәр бер генә зат та юк, дип әйтәләр иде, дөрес икән, – мәйтәм, – без бит синең эчеңдәге тышыңда дип йөрибез, болай булгач, синең тышыңдагы да эчеңдә булып чыкты бит…»
Мәрьямем үзгәрде, җитдиләнде, күзләре тирәнәеп китте. «Их, балакаем, сабый шул әле син, берни белмисең, борыныңа кызлар исе кермәгән. Җәүдәтнең кайтканын әйтергә ярамый иде, ул бит өйләнергә йөри…» – ди. Мин гаҗәпләнүемнән: «Кемгә?!» – дип кычкырып җибәрдем. «Хәзергә әйтмим әле, – ди бу, – күпне белсәң, тиз картаерсың, – ди. – Иртәгә кияү белән кыз сезнең янга фатиха сорарга килерләр, менә шунда барысын да белерсез», – ди. «Ниткән фатиха ул тагын? Иске заманча!» – мин әйтәм. «Юк, – ди бу, – иске заманча түгел, нәкъ менә яңа заманча. Элек бит фатиханы муллалар биргән, ә хәзер бригада бирә. Хыялый Хәйрүш бригадасы, ике тигез мәхәббәткә фатиха биреп, бәхеткә юл ача: өйләнегез, туйлар ясагыз, дусларыгызны сөендереп, алма күк балалар үстерегез! – ди. – Шәп яңгырыймы?» – «Шәп бу, – мин әйтәм, – исләр киткеч бу! Хәйрүшне хыялланырга син өйрәткән дип әйтәләр иде, дөрес икән». Мәрьям апагыз сул күзне хәйләкәр генә кыса да әйтә: «Син мине мактарга ашыкма, чибәр егет, – ди, – син лутчы бригадаңа кайт та әйт, бүгеннән башлап туйга әзерләнсеннәр. Өйләнү, тормыш кору – кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган нәрсә, туйны шәп итеп үткәрегез, адәм мәсхәрәсенә кала күрмәгез», – ди.
– Соң, шуннан? – диде Хәйрүш, кашларын җыерып.
– Нәрсә шуннан?
– Җәүдәтнең кемгә өйләнгәнен тәки әйтмәдемени?
– Әйтте. Әйттерми каламмы соң мин!
– Кемгә?! – дидек барыбыз берьюлы.
– Гүзәлиягә, – диде Азамат.
– Мәрьямнең сеңлесенәме?
– Нәкъ үзе.
Азаматның бу хәбәре бригаданы телсез калдырды. Ә мин үз колакларыма үзем ышанмадым. Йа Хода! Мин нәрсә ишетәм? Минем Гүзәлиям кияүгә чыгамы? Күз алларым кинәт караңгыланды, йөрәгем чымырдап кысылды, әйтерсең лә скважина кыргычы, бавыннан ычкынып, ике чакрым тирәнлеккә, забойга очты…
Дүртенче бүлек
Төнне мин йокысыз үткәрдем. Көндез, исерек кешедәй, әйле-шәйле йөрдем. Ә бригада туйга әзерләнде. Төштән соң Хәйрүш ашыгыч кына киңәшмә җыйды, мин анда бармадым, егетләр, минем хәлемне аңлап, миңа кагылмадылар. Соңыннан миңа Азамат хәвефсезлек инженеры Нуришановның үз теләге белән хуҗалык эшләрен башкарырга алынуын һәм аңа ярдәмгә Хәйрүшнең мине билгеләвен әйтте.
Хәйрүшкә мин күңелемнән рәхмәтләр укыдым. Ичмасам, мин бер генә көнгә булса да авыр уйларымнан арынып тора алам. Ичмасам, иптәшләрнең теләктәшлек белдереп караган кызганулы карашларын күрмим. Ә Гүзәлия Җәүдәт белән икәүләп, фатиха алу өчен, бригадага киләчәк – үзем өчен гаять авыр булган әнә шул очрашудан мин исән калам, рәхмәт Хәйрүшкә, ул мине коткарды!
Мастер безнең икебезне – мине һәм Гыймран агайны – кичен үз янына чакырып, хуҗалык эшләрен ничек җайлау турында озак кына киңәште.
– Без иң әүвәл бер нәрсәне ачыклап узыйк: туйны шәһәрдә үткәрәбезме, урмандамы? – диде Нуришанов.
– Барыбер түгелмени?
– Барыбер түгел, мастер. Шәһәрдә дисәк, «Нефтяник» ресторанында үткәрергә була. Ул чагында савыт-саба, өстәл-мазар өчен кайгырырга кирәкми. Тик шунысы бар – ресторан бәясе кыйбатка төшәчәк. Әгәренки инде яшьләрчә саф һавада, менә шушы аланда үткәрәбез дисез икән, ул чагында, без – үзебез баш, үзебез түш. Савыт-саба белән өстәлләрне ничек тә табарбыз, ә Бөгелмәдән, туп-туры заводтан, бер-ике мичкә пиво кайтартырбыз. Шуңа күрә тәгаен белик: борын башына күпмешәрдән җыясыз?
Хәвефсезлек инженеры кесәсеннән уч төбе хәтле генә счёт алды, шалт-шолт төймә тартып, туйның безгә күпмегә төшәсен чутлап бирде. Кеше башына күпме эчемлек, шуның күпмесе ак аракы, күпмесе кызыл аракы, күпмесе шампанский икәнен, ике мичкә пивоның күпмегә төшкәнен, сыер итен, сарык итен, тавык итен, конфет-прәннекнең, әче-төченең төрен төргә әйтеп, һәркайсының күпме торганын, сумы-тиене белән санап, бер мең сум акча исәпләп чыгарды.
– Бер мең, искечә ун мең! – диде Хәйрүш, уйга калып. – Күбрәк түгелме бу, Гыймран агай?
– Каян килеп күп булсын! – Нуришанов счёт төймәләрен киредән сала башлады. – Бригадада илле өч кеше. Шуңа тагын Хәдичәттәйне куш, Талип картны өстә. Семьялылар парлап килсә, ул буладыр барысы, әйтик, примерно сиксән кеше, бу бит, соң, борын башына егерме сум дигән сүз генә түгелме? Шушымы күп була? Аннары без үзебезнең кем икәнебезне онытып җибәрәбез. Без бит – нефтьчеләр. Нефтьченең дә ниндие әле – ил күләмендә беренче урынга чыккан Татарстан нефтьчесе! Ун сум акча артык тоту белән исәпләшеп торыргамы?
– Ярый. Аңлашылды, – диде Хәйрүш. – Димәк, ике көннән, якшәмбе көнне сәгать уникеләргә туй табыны әзер була?
– Әзер була.
Хәйрүш, җиңел сулап, урыныннан торды.
– Алайса, бик шәп. Бүген кич белән үк акча җыеп бирербез. Әйдә, тотыныгыз эшкә!
Нуришанов, туй мәшәкате артыннан йөрү өчен дип, мине ике көнгә эштән бушаттырды, һәм шул көнне үк, промыселдан вездеход алып, күрше авылларга чыгып киттек.
Безнең бу сәяхәт турында иркенләбрәк сөйләми ярамас. Ник дигәндә, Гыймран агайның сугымлык сатып алуында мин безнең бригада егетләренең берсендә дә булмаган кәсепчелек һәм сәүдәгәрләр осталыгы күрдем. Минем бабай, андый кешеләр турында сөйләгәндә: «Маһир да соң, карт боргыч!» – дип тел шартлатып тора торган иде.
Җәйге кояш Нурсала таулары артына иңеп, ерак басулардан мал-туар кайткач, без Тайсуган авылына килеп кердек. Гыймран агай, кайбер ала канатлар кебек тузан туздырып, урамда машина куып йөрмәде, «газигы» н каралты-курасы бик таза бер ишегалдына кертеп куйды да, йорт хуҗасын – кып-кызыл битле, тәбәнәк кешене – лапас ышыгына чакырып, озак кына нидер киңәште. Аннары урам буйлап китеп барды. Бер капкага керде – сугымга мал сорады, тагын берсенә керде – тагын сорады. Соравын сорады, ләкин юньле-рәтле карамады, бәясен дә сатулашмады. Тик өченче йортка кергәч кенә, кожанны чишеп җибәреп, иркенләбрәк сөйләште. Иңгә-буйга нык килгән утыз яшьләрендәге чибәр генә кеше – йорт хуҗасы – безнең янга өч кыш кышлаган кысыр тана җитәкләп алып чыкты. Тана бик матур, өсләре елкылдап тора, янына килгәндә, усалланып башын чайкый иде.
Гыймран агай бер кулы белән тананың мөгезеннән кысып тотып, икенче кулы белән тамак астын сыпырырга кереште. Тана башын сузып, рәхәтләнеп тора башлагач, касык астына кулын тыгып, җилен тирәләрен капшап карады: симезлеген тикшерде. Инде сүз малның бәясе турында барырга тиеш иде, әмма Нуришанов, мине дә, хуҗаны да гаҗәпкә калдырып, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, капкага таба юнәлде.
– Туктале, нишләп бәясен сорамыйсың? – диде хуҗа.
– Безгә батмый бу, – диде Гыймран агай гамьсез генә.
Хуҗаның хәтере калды. Кул юганда сызганып куйган җиңен төшерә-төшерә:
– Нәрсәсе батмый? Моңа ни булган? – диде.
– Нәрсәсе дисеңме? – Гыймран агай, фуражкасын маңгайга табарак чигереп, башын кашып куйды. – Моңа берни дә булмаган. Шәп тана бу. Ләкин зур бәйрәмгә ярарлык түгел.
– Нәрсәсе ярарлык түгел?
– Беренчедән, гәүдәгә кечкенә, икенчедән, симерүе җитмәгән.
– Моныңмы симерүе җитмәгән?! Син инде аны, акыллы абый, миңа сөйләмә, Мәнди анасына сөйлә. Моны суйсаң, пот ярым мае гына чыга. Кәлимәт базарына илтеп йөрергә вакытым гына юк, комбайным ремонтланып бетмәгән. Югыйсәң мин синең белән сөйләшеп тә тормас идем… – дип кызып китте хуҗа.
– Әкәмәт тә сәер кызык кеше син, – диде Нуришанов, гадәттәге салмак-сабыр тавышы белән. – Шәһәрдән килгән дигәченнән дә, син мине гомер буе мал әсәре күрмәгән дип уйлыйсың инде, ә? Бик беләсең килсә, энекәем, әйтим: мин ун ел заготскотта сугымчы булып эшләгән и шулай ук мондый йолкыш таналарны гына күрмәгән. Холмогор үгезләре үткән менә бу кулдан. Мин сиңа чынын әйтеп сөйләшәм. Инде ышанмыйсың икән, бир кулыңны – танаңны егып суям – бер центнер да утыз кило ите, күп дисәң егерме биш кадак мае чыга!
Гыймран агай, күн итекле таза аякларын җиргә имән баганадай беркетеп, тавышны бөердән чыгарып сөйләште. Моңарчы бик әтәчләнгән яшь хуҗа икеләнә калды:
– Нүжәли шулай гына?.. – диде ул, танасына күз төшереп.
Нуришанов сүзне кыска тотты:
– Шулай гына! – диде һәм, артык сүз әйтмәстән, капкага таба юнәлде.
– Туктале, сөйләшеп бетермәдек бит әле, – диде хуҗа, аның җиңеннән тотып. – Аңламыйм әле мин. Бозау булып бозаудан бит сиксән кило ит чыга.
– Беләсеңме, чибәр егет, дөньяда Хуҗа Насретдин исемле акыллы бер юләр булган, әнә шул әйткән, адәм ышанмастайны чын булса да сөйләмә, дигән. Бозаудан беркайчан да сиксән кило ит чыкканы юк. Чыга илле кило. Син минем башымны катырма, алдашып торырга мин малайлар түгел. Чыгар комган белән җылы су, чыгар бау, танаңны күз алдында егып суям: мин дигәнчә булмаса, битемә төкерерсең. Килештекме?
Яшь хуҗа бөтенләй аптырашта калды, чоланнан шаулап килеп чыккан хатынына:
– Бар, бар, буталып йөрмә, син генә җитмәгән идең! – дип кулын селтәде.
Мин инде эшләрнең шактый ук катлауланганын, тана хуҗасының үз терлеге өчен якалашырга әзер торуын аңладым. Аның тиле булып каласы килми, ләкин төпле дәлиле белән бер селтәнүдә аны җиңеп барган бу тәҗрибәле агайга каршы ул сүз дә таба алмый иде. Нуришановка шул гына кирәк иде бугай. Ул хәзер бик ныгытып һөҗүмгә күчте:
– Безгә ким дигәндә ике центнер ярым ит кирәк. Синең танаң шуның яртысын гына бирә ала. Ну мин калганын, бәлки, бозау-сарык ише мал алу исәбенә тутырырмын. Йә, давай, тиярен генә әйт. Күпме?
Хуҗага җан керде. Ул йөгереп диярлек танасы яныннан әйләнеп чыкты.
– Ә син күпме диярсең?
– Зерә дә әкәмәт сәер адәм икәнсең син. Мал бит синеке. Син сора.
– Өч багана, – диде хуҗа һәм Гыймран агайның йөзенә төбәлде.
– Ягъни өч йөз тәңкә? Ийе.
– Алай, алай.
– Нәрсә алай?
– Оятың бармы соң синең?
– Ә нигә? Ике ярымны бирделәр инде миңа.
– Биргәч, сатасың калган.
– Ә нигә исең китә? Сатармын да!
– Сата гына күр. Киттек, энем Сәләхи.
Гөнаһсыз хайван янында башкарылган шушы күңел кайтаргыч сату-алу эше минем җаныма тия башлаган иде инде, шуңа күрә мин:
– Киттек, киттек, Гыймран ага, итне башка урыннан табарбыз! – дип, сөенеп җавап кайтардым. Без капкага юнәлдек. Капканың келәсен күтәрдек. Ачып чыктык. Арттан килүче булмады. Бер йортны узып киттек. Шул мәлне хуҗа урамга йөгереп чыкты.
– Тукта!
– Нәрсә?
– Син бит әле үз бәяңне әйтмәдең?
Гыймран агай, туктап, аны көтеп алды.
– Син бит адәм ышанмастай бәя сорыйсың.
– Ә син күпме бирәсең?
– Танаңның асыл бәясе йөз илле тәңкә.
– Китче, булмаганны! Әллә син аны урлаган мал дип белдеңме?
– Йә, күпме?
– Әйдә, күңелең булсын, ике дә сиксән.
– Ике дә сиксән?!
– Ә нәрсә?
– Бар, энем, битеңне юып кил.
– Безнең бит юган.
– Юган булса, туп-туры әйт, сатасыңмы танаңны, юкмы?
– Сатам, кәнишне.
– Сатсаң, тиярен сора. Сатмасаң, үпкә юк. Әнә чулак Нурислам белән күпер төбе Фәтхидә кышлаган бозау бар, бәясе килешенгән, алам да китәм.
Гыймран агайның, соңгы чиккә дип, чабу астында яшереп асраган бу хәйләсе хуҗаны янә юлдан чыгарды.
– Мотоцикл алырга дип кенә асраган танам иде. Әйдә, кадалып китегез, ике дә илле, – диде ул, өметсезлек белән кулын селтәп.
– Менә монысы безнеңчә! Син, туганкай, бик үк башсыз егеткә охшамагансың. Әмма дә ләкин шунысы бар: таяк беркайчан да тоткан җиреннән генә сынмый. Давай без болай итик: син киметәсең, мин арттырам. Йөз сиксәнгә килешәбез дә мәгәричен сындырабыз.
Хуҗаның йөзе бурлаттай кызарып чыкты.
– Син минем кашыклап канымны эчмә. Әнә, аласың килә икән, ике дә егерме! Инде шуңа да риза булмасаң, капканы ябам. Җитте!
Хуҗаның чынлап торып чыгырдан чыга башлавы Нуришановны йомшый төшәргә мәҗбүр итте:
– Ярый. Миннән булсын яхшылык, ике багана акча сиңа, – диде.
– Син бит мине кычкыртып талыйсың, – диде хуҗа. – Мин бит инде болай да сиксән сумга төштем, ә син нибарысы илле сумга арттырдың.
– Мин сиңа әйтеп торам, Алла колы: ике багана акча. Башы-аягы, эче-мазары синеке. Анысы гына аз дисәң, тиресен калдырам. Үзе ун тәңкә. Бир кулыңны!
– Ә мәгәрич?
– Бер ярты.
– Аз.
– Мин эчмим. Үзеңә генә.
Шартлатып кул суктылар.
Тананы машина куеп калдырган кешеләргә алып кайтып суйдык. Суйганны карарга сатучы үзе килмәде. Гыймран агай, алдан вәгъдәләшкән буенча, тананың тиресен, баш-аягын һәм эчәкләрен хуҗаның хатынына биреп җибәрде. Өстәвенә иң симез җиреннән бер кило чамасы ит һәм Кәлимәттән үк сумкасына тыгып чыккан ярты литр аракыны тоттырды. Хатын, авыл кешеләренә хас беркатлылык белән сөенеп, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, өенә кайтып китте.
Җаныңны суырып алырдай булып сатулашкан кешенең кинәт шулай юмартланып китүенә мин таң калдым.
Үлчәп карагач, тананың бер йөз дә сиксән килограмм ите, бер пот мае чыкты.
– Без бит ялгышканбыз, Гыймран ага. Хуҗа хаклы булган ич, – дидем мин, баягы бәхәсне аның исенә төшереп.
Сабыр холыклы Нуришанов бу юлы түзмәде, кеткелдәп көлде дә:
– Беркатлы да кеше син, энем Сәләхи, – диде. – Гыймран абзаңны алдыйсы кеше дөньяга тумаган әле! Әгәр инде бик беләсең килсә, әйтим, мин танага күз салу белән үк сиздем, ун поттан да ким түгел моның ите дип уйладым. Касык астын капшагач, юк, бу унике пот, дидем. И дөрес тә булып чыкты, хе-хе-хе…
Аның шулай әле генә эшләгән этлегеннән бик канәгать булып, кеткелдәп көлеп торуы, җитмәсә, шуның белән ачыктан-ачык мактануы минем кәефемне кырды. Ачуым чыкканны яшереп-нитеп тормастан:
– Хуҗага тиешле акчасын илтеп бирергә кирәк. Без мал барышниклары түгел! – дидем.
Нуришанов чиста ак капчыкларга пөхтә итеп төргән тана итен машинага тутырып маташа иде.
– Шулайдыр шул, мин сиңа бригада акчасын әрәм-шәрәм итәргә юл куймагаем! – диде. – Беләсең килсә, итнең килосы безгә бер сумга төште, ә туйда артык акча эчеңне тишмәс! Сату-алу эше гомергә шул инде ул – син алдамасаң, сине алдыйлар.
Әтием кебек олы яшьтәге кеше белән сүз көрәштереп тору миңа кыен иде, ләкин аның фәлсәфәсе белән килешеп калуны да намусым күтәрмәде. Күңелем ярсыну белән тулды. Танадан калган акчаны эчке кесәмнән тартып алдым да Нуришанов кереп утырган «газик» эченә тондырдым һәм, Кәлимәткә кайтырга машина эзләп, үз юлыма китеп бардым.
Караңгыда хәвефсезлек инженерының мине чакырып дәшкән тавышы ишетелде, ләкин мин әйләнеп тә карамадым.
Нигә кирәк иде әле миңа аның белән чыгу? Иртәгә тагын складлар буйлап йөри башласа, нефть начальникларының кабинет төбен сакларга туры килсә… Беләбез без аның сүзне кайдан башласын: промыселда, имеш, өр-яңа хәл – гади бер оператор, бригада исәбенә укып, инженер булды! Инде менә өйләнә, бәйрәм үткәрергә йөрибез. Ярдәм итегез, азык-төлек кирәк. Дәүләт бәясенә җибәрегез әле, дияр. Ялыныр-ялварыр, үз дигәнен итми туктамас.
Аның, юк елмаюын бар итеп, ерактан уратып, соранып утыруын күреп тору әллә миңа бик рәхәт дип беләсезме? Бик кирәге бар иде! Йөрсен әнә үзе, сөйләшсен. Иртәгә ике аягымның берсен дә атламыйм. Үз эшемә, промыселга китәм дә барам.
Җир өстенә әкрен генә җәйге тымызык төн җәелде. Каяндыр Зәй буе болыннарыннан җиләс җил белән килгән салкынча дым һәм чәчәктә утырган үләннәрнең хуш исе борынга бәрелде. Агач ябалдашларына орынып, ниндидер төн кошы очып узды. Аны күрү өчен дип башымны күтәргән идем, баскан җиремдә катып калдым: куе зәңгәр күк йөзендә, минем баш очымда ук, юри куйгандай, янәшә яп-якты ике йолдыз кабынган…
Бишенче бүлек
Ниһаять, туй көне дә җитте.
Кызлар, иртә таңнан аланга савыт-саба ташып, туй табыны әзерли башладылар, егетләр имән ботакларына йөзләрчә нәни әләмнәр элеп чыктылар. «Бүген туй, бүген туй!» – дип, җилләр исә. «Бүген туй, бүген туй!» – дип, нәни әләмнәр лепердәшә. Кояш иртәнге нурларын алтын тәңкә итеп яфракларга өләшә, бәйрәмчә киенгән кызларның битләренә сибеп йөри.
Имән әйләнәсенә, ярым түгәрәк ясап, өстәлләр тезелгән. Өстәлләр өстендә вазаларда кып-кызыл каен җиләге, җир җиләге, чәчәк бәйләмнәре; рюмкалар, бокаллар, портвейн һәм шампан шешәләре кояш нурыннан кабынып-кабынып китәләр. Ап-ак эскәтер өстендә, җанлы бизәкләр кебек, имән яфракларының күләгәләре биешә. Төнге яңгырдан соң юылып, яшәребрәк киткән безнең девон имәне үзе дә шау яфраклары һәм нәни әләмнәре белән бу бәйрәмне күптәннән көтеп утыра кебек тоела иде.
Кыскасы шул: бригада тантанага, яшьлек бәйрәменә әзерләнә, бөтен табигать аңа кушылып кул чаба, тик мин генә, ялгыз каз кебек, моңаеп читтә йөрим.
Гүзәлия бу аланнардан мазутлы кием белән уза торган иде. Бүген инде туй күлмәгеннән киләчәк. Бүтән көнне аны мин каршы ала идем. Бүген инде аның шатлыгын бүтән кеше уртаклашыр. Дүрт ел буе мин аны операторлыкка өйрәттем, беркемнән авыр сүз әйттермәдем. Промыселга килгәндә, ул чәченә күбәләк тасма таккан үсмер кыз иде, мине абый дип йөри, миңа ияләнгән иде. Бүген инде менә кияүгә чыга. Ул моны миңа хәтта әйтмәде дә.
Вакыт-вакыт минем күзләрем томалана, йөрәгем шундый ачытып сызлый башлый, монда бер генә минут та тормый, бөтенесен ташлап, бөтенесенә кул селтәп, өйгә кайтып китәсем, атна буе дөньядан югалып торасым килә. Ләкин ниндидер бер көч мине җибәрми. «Егет бул, Сәләхи, бирешмә! – дип тукый. – Син монда булырга тиеш. Син Гүзәлияне күрергә, аның туенда утырырга, аның туй күлмәгенең нинди булуын күрергә тиеш…» Минем Җәүдәтне дә күрәсем, аның да кыяфәтенә күз төшерәсем килә. Мин яраткан чаклы яратамы ул аны? Ул аның башын артка ташлап, көмеш кыңгыраудай челтерәп көлүен, назлы-сокланулы сүзләрен аңлыймы?
Уйларыма бирелеп, мин бәйрәм аланыннан читкә, каеннар арасына кереп китәм. Кулларымны баш астына куеп, яшел үлән өстенә сузылып ятам. Каен ябалдашлары арасыннан зәп-зәңгәр күкнең бер кисәге күренә. Күз явыңны алырдай ак болыт агач башларына эленеп тора. Урман үз көенә шаулый, көн дә ничек шаулаган булса, бүген дә шулай шаулый. Борынга баллы чәчәк исе, җир җиләге исе бәрелә, табыш эзләп кузгалган шөпшәләр оча, һәм шушы беренчел тормышы белән яшәгән мәңгелек дөньяда икенче бер яңа дөнья – туй шатлыгын эченә җыйган кояшлы якты алан, имән тирәли тезелгән ак эскәтерле өстәлләр, җиләс җил белән лепердәшүче нәни әләмнәр, урман шавы аша да ишетелүче яңгыравыклы шат тавышлар – миңа онытылып китәргә ирек бирмичә, күңелемдә гел янәшә яшәп торалар.
Юк, аулакта кала алмыйм мин. Кайгың никадәр зур булса да, кешеләр янына барырга кирәк.
Мин ихтыярсыз аланга әйләнеп кайтам.
Көндезге уннар тирәсендә алан умарта күче кебек кайный башлый. Барлык кешенең игътибары вахта машиналары килә торган асфальт юл ягына юнәлә.
Менә аланга ике «Волга» килеп керә. Аларны каскалар кигән биш мотоциклчы озата килә. Кыландыра белә инде безнең Хыялый!
Беренче машинадан кияү белән кыз чыгалар.
Йа Хода! Мин Гүзәлиянең чибәрлеген белә идем, ләкин бу хәтлесен үк күз алдыма китерә алмый идем. Билләрен өздереп торган кабарынкы итәкле ап-ак озын күлмәк, шомырт кара чәчләренә үргән чәчәк такыя аны гел әкият кызы ясаган. Юк, әкият кызы түгел, әкият кызы күзне камаштыра, җанны җылытмый, ә бу – җир кызы, моның йөзендә нур балкый, күзләрендә бәхет очкынлана, килешле матур борыны, чиядәй тулы иреннәре үзәкләрне өзеп ала. Бәхете бар икән Җәүдәтнең!
Икенче машинадан кияү белән кызның әти-әнисе төшә. Хәдичәттәй, көн эссе булса да, яшел ефәк шәл бөркәнгән, шәл чуклары җиргә кадәр салынып тора. Ак сакаллы Талип картның башында чуар түбәтәй, өстендә соры полотнодан теккән костюм. Аларны күрүгә, Азамат, гармунны күкрәгенә салып, бөтен иңенә тартып җибәрә. Халык ду килеп, гөрләтеп кул чаба, кызлар кияү белән кыз өстенә чәчәк сибәләр.
Ул да түгел, Хәйрүш сыра мичкәсе өстенә сикереп менә.
– Бригада исеменнән тәкъдим кертәм, – ди ул, – кияү белән кыз, кулларын кулга тотынып, аланны бер әйләнеп килсеннәр.
– Әйләнсеннәр! – ди бригада күмәк тавыштан.
– Туры булырга, кабергә чаклы яратышырга, бригаданы беркайчан да онытмаска имән янына басып ант итсеннәр!