
Полная версия
Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают
Боларны мин нигә бик төпченеп сөйлим? Бу – минем тормышымда гаять мөһим момент, бәлки, шуңа күрәдер, ул минем күңелемә бик тирән уелып калды. Күзләрем камашып, берни күрми торган арада, мине алып килгән милиционер:
– Иптәш өлкән лейтенант, гражданка Гыйбадуллина сезнең карамакка китерелде, – дип чатнатып әйтеп честь бирде.
– Китәргә мөмкин, – диде аңар өлкән лейтенант дигәннәре.
Һәм мин, өстәл янында каккан казыктай басып торган чибәр лейтенантның Халикъ Саматов икәнен күреп, артыма егылып китә яздым.
– Утырыгыз, гражданка Гыйбадуллина, – диде миңа үтә дә таныш һәм үтә дә чит рәсми-коры тавыш.
«Менә нинди хәлләрдә очрашасым бар икән минем аның белән! – дигән уй миемне яндырып узды. – Беләсе иде, мине ул эш белән чакыртканмы, әллә минем теге көнге отказым өчен үч алырга җыенамы? Әгәр үч алырга чакырткан булса, ул бик әшәке кеше булып чыга, мин аңа бер сүз дә әйтмәячәкмен».
– Сез мине гафу итегез, Рокыя туташ, – диде ул, милиционер чыгып киткәч. – Мин сезнең белән башка урында очрашуны кулайрак күрер идем, ләкин нихәл итмәк кирәк, хезмәтем миннән рәсмилекне таләп итә.
Мин әнә шунда беренче мәртәбә аның үз эшенә фанатикларча бирелгәнен күрдем. Мин бит аның мине яратканын белә идем, хәзер дә ул вакыт-вакыт миңа төбәлеп онытылып кала, тик хисләренә ташып китәргә ирек бирми, шундук рәсми-җитди тонга күчә.
Мин аңар әтием-әнием турында, аларның нинди карашлы кешеләр булуы, мине ничек тәрбияләүләре турында яшерми сөйләп бирдем. Минем хәйләләмәвемне, гадел сөйләвемне ул аңлады, баштагы мөнәсәбәтен үзгәртеп, дустанә сөйләшүгә күчте. Дөресен генә әйткәндә, без бер-беребезне сыный идек. Юк, ул миннән үч алмый, аның хәле минекеннән авыррак: ул, мине яраткан хәлдә, мине авыр тойгыларга салырга һәм мин бигүк өнәп бетермәгән интим мәсьәләләргә дә кагылырга мәҗбүр иде.
Өч сәгатькә сузылган сөйләшү вакытында ул бик нык арыды, арыганын миннән яшерергә дә теләмәде. Яшерим дисә, ул мине кайтарып кына җибәрә ала. Иртәгә тагын көн бар, берсекөнгә дә көн бар. Көн саен аз-азлап, итагатьле генә сөйләшеп, ул үзенә кирәкне җыеп бетерә ала иде. Тик ул алай теләми, намусына каршы бара алмый, икебезгә дә авыр, бик авыр булган эшен – миннән допрос алуын дәвам иттерә.
– Гражданин Сәмигуллин Габделсамат сезнең белән нинди мөнәсәбәттә иде? – ди милиция өлкән лейтенанты Саматов.
Мин көрсенеп әйтәм:
– Мин аның ярәшелгән кызы идем.
Ул, кәгазь өстенә иелеп, шатыр-шотыр яза башлый, озаклап ярсынып яза, каләм сабы тоткан бармаклары артык кысудан агарып китәләр.
– Сезгә гражданин Сәмигуллин каракүл тире яки тегелгән бүрек китермәдеме?
– Беләсезме, өлкән лейтенант, мин бу сорауны тактсызлык дип саныйм. Нишләп әле мин сезгә булачак ирем өстеннән сөйләп утырыйм?
– Ләкин бит, Рокыя туташ, миңа сезнең әти-әниегезне чакырып сөйләшергә туры киләчәк. Ничек уйлыйсыз, аларны алҗытып йөртү кирәкме, әллә үзегез генә сөйләп бирәсезме?
Минем ачуым кабара башлый:
– Сез нәрсә, миңа әтием-әнием өстеннән әләк сөйләргә кушасызмы?
– Тынычланыгыз, зинһар. Кабат сорыйм: гражданин Сәмигуллин сезгә каракүл бүрек китермәдеме?
– Китермәде.
– Тире китергәнен дә күргәнегез булмадымы?
– Булмады. Әгәр андый эшләр хатын-кызга күрсәтеп эшләнелә дип уйласагыз, бик ялгышасыз.
Ул миңа сүзсез озак итеп карап торды, аннары ниндидер звонокка басты, ашыгып килеп кергән милиционерга:
– Иптәш сержант, гражданка Гыйбадуллинаны машина белән өенә илтеп куегыз, – диде.
Мин, мыскыллы елмаеп:
– Рәхмәт кайгыртуыгызга, аяк-кулым исән, җәяү дә кайта алам, – дидем.
Милиция идарәсенә мине тагын өч тапкыр чакырттылар. Машина белән алып китәләр, җәяүләп кайтам. Өйдә мине дүрт күз белән әтиләр көтә, энәсеннән җебенә хәтле сорашалар, ах-ух киләләр, мин сөйләгәндә, әни тыела алмыйча елап та җибәрә, әти аны шундук тыя, эшләрнең ни белән бетәсен белмәгәнгә, алар төннәрен керфек какмый үткәрәләр, аларның ябыгып, агарып калган йөзләренә карау минем өчен ифрат авыр.
Кайчандыр Халикъ Саматовка булган нәфис тойгыларым, аның өчен янып-көеп йөрүләрем соңгы көннәрдә икенче бер хис – бу кешене күралмас дәрәҗәсенә җиткән нәфрәт белән алышынды. Нигә дип азаплый ул безнең гаиләне? Ябасы икән, тотсын да ябып куйсын.
Ләкин тора-бара, үзем дә сизмәстән, тойгыларым үзгәрә, янә элекке хәленә кайта башлады. Саматов чын дөреслекне белергә тели, аның өчен дөреслек бар нәрсәдән өстен. Мин моның шулай икәненә ышана барам. Аны иң авыр чакларда да сыенып булырдай олы итеп таныйсым килә. Минем хәтта ул кадәрле олы тойгыны әтигә карата да тойганым юк бит әле. Саматовка барысын да сөйләп була, ул барысын да дөрес аңлый дигән уйга килгәнлектән, мин аңа әтинең меховойдан тире кыйпылчыклары алып чыгуын, шуннан төннәр буена әни белән икәүләп, күз бетәштереп, бүрек тегүләрен әйтеп бирергә телим, ләкин икеләнәм. Әйтсәм, эшләр тирәнгә китмәсме? Әйтми калдырсам, мин Халикъны белеп бетерә алмыйм, аның закон колымы, чын кешеме икәнен бик тә беләсем килә. Бу миңа бик кирәк, чөнки бу минем язмышымны хәл итәчәк. Әгәр мин аларны әйтеп, Халикъның гадел кеше икәнен белә алсам, ике дә уйламый, аңа язмышымны бәйләр идем. Ә ул закон колы булып чыкса? Минем сабыйларча ышанып әйткән сүзем аркасында, юк кына нәрсә өчен әтине утыртып куйса? Бу миңа гомерлек яра булачак. Кешеләргә булган ышанычымны мәңгегә югалтачак.
Шулай да мин тәвәккәлләдем. Тик әйтер сүземне Халикъка аның кабинетында түгел, беркем дә тыңлап тора алмастай аулак урында әйтергә булдым. Мин аның белән Идел буена барып сөйләшергә сүз куештым. Ул моның белән килеште, һәм без кояшлы бер көнне, елга трамваена утырып, Ослан тауларына чыгып киттек.
Мәңге онытасым юк ул көнне.
Май урталары иде. Агачлар яфрак ярган. Җир өсте үлән белән түшәлгән. Юк, бу җәй урталарындагы инде күз күреп туйган, өстен тузан басып, җилләр уңдырып бетергән яшеллек түгел. Агач яфракларының сыткый сагызы да бетмәгән әле, аларны берәмтекләп санап чыгарга була, алардан баш әйләндергеч хуш ис, яз исе аңкый әле. Дөньяга килүләренә атна-ун көн дә узмаган сыек яшел яфраклар талгын җилдән әкрен генә җилфердәшә; яңа күлмәкләрен күрсәтергә чыккан күбәләкләр пыр да пыр килә; каяндыр моң гына булып гармун тавышы ишетелә, яшьләр көлә, яшьләр сөенә…
Мин бәхетемне сыныйм. Халикъка мин әтиләр турындагы чын дөреслекне сөйләргә килдем. Ул бүген милиция өлкән лейтенанты киемендә түгел, мин погонлы Саматов белән Идел буена чыкмаган да булыр идем. Халикъ бүген аксыл-көрән костюмнан, изүләрен чишеп җибәргән ак күлмәктән. Ул, тезен тезгә куеп, агач төбендә утыра, беткәннән-беткәнгә ялгап тәмәке тарта, дулкынлана. Күрәсең, ул минем нинди уй белән килүемне сизенә.
Мин аның күзенә туры карап сүз башлыйм:
– Минем әтием Гыйбадулла – вак сәүдәгәр. Нэп заманында үз йортында кибет тоткан. Сәүдәгәрлек аның канына сеңгән. Меховойдан ул тире кыйпылчыклары алып кайта.
– Нишләтә ул аларны?
– Әни белән икәү бүрек тегәләр.
– Бер айга ничә бүрек тегә алар?
– Бер йә икене.
– Кайда сата?
– Талчукта.
– Ала-а-ай… – диде Саматов һәм кинәт тынып калды. Папиросын бармак арасында йомарлап читкә атты. Мин, аның озак кына сүздән язып торуыннан куркып:
– Йә, нигә дәшмисез? – дидем.
– Әтиең мин сездән допрос алганны беләме?
– Белә.
– Борчыламы?
– Әгәр сез мине тагын бер атна йөртсәгез, аның кайгыдан урын өстенә егылуы яки акылдан язуы ихтимал.
– Ничек уйлыйсыз, Рокыя туташ, Сәмигуллинның төрмәгә утыртылуы әтиегез холкына да борылыш ясармы?
– Әти әйтә, әгәр бу эштән исән-сау гына котылсам, бүрек дигәннәренә әйләнеп тә карамас идем, ди.
– Тукран тәүбәсе булмасмы?
– Минем әти сүзен җилгә очыра торган кеше түгел.
Саматов кискен итеп башын чайкады, миңа өздереп кенә карады да:
– Минемчә, шул җиткән! – диде.
– Аңламадым. Нәрсә җиткән?
– Куркып яшәве – аның өчен җитәрлек җәза. Җинаять составы булмау сәбәпле, әтиеңнең эше туктатыла.
Мин утырган җиремнән сикереп тордым да Саматовны кочаклап алдым. Аклады бит ул, аклады минем өметемне!
Мин Халикъ Саматовны элеккесеннән дә битәр бер ярату белән, олы итеп, зур итеп, сыеныр кешем итеп ярата башладым, миннән допрос алу бәрабәренә үзе турында да сөйләттем.
Әтисе Габдрахман, әнисе Маһибәдәр икән. Баулы ягында туып үскән. Халикъ ачлык елны туган, шуңа күрә озын булып үскән, имеш. Нигә аксыл йөзле дә зәңгәр күзлеме? Өченче буын бабасы латыш, әбисе сөргендәге латышка кияүгә чыккан. Карчыга борын, озын буй, җете зәңгәр күз – латыш бабасы бүләге. Дүрт бала булганнар. Берсе суга батып үлгән, берсе кызамык чиреннән вафат. Төпчек кыз Сания дә баш бала Халикъ торып калганнар.
Утыз бишенче елны әтисе аларны Казанга алып килә. Үзе ТЭЦта бетонщик булып эшли. Тик бәхете булмый картның. Ашханәдә агулы колбаса ашап үлә. Бәлки, ул үлмәгән дә булыр иде, колбасаның агулы икәнен сизеп алуга, конторага йөгерә. Башкаларны – илле дүрт кешене коткарып калалар, ашыгу сәбәпле, моны оныталар. Урындыкка утырган килеш бөгәрләнеп үлгән.
«Минем әти шул эшне эшли алыр идеме? Башкаларны коткарыр өчен, үзен корбан итәр идеме?» Бу фикергә мин җавап таба алмыйм.
Мин аның белән янәшә атлыйм. Аның таза беләкләренең җылысын тоеп, кулын күкрәгемә кысып барам. Безгә хәзер сүз сөйләү кирәкми, ул минем өчен ачык, мин аны үтәдән-үтә күрәм шикелле.
Көн кичкә авышып килә. Күләгәләр озая башлаган, көндезге кайнарлык та кими төшкән, ял итеп йөрүче яшьләр кайту ягына борылганнар.
Урманда озак кына йөреп, яр буена төштек.
Халикъ мине көймәләр биреп тора торган лабаз янына алып китте, паспортын бирде, ун сум акча калдырды да, миннән рөхсәт тә сорап тормастан, ныклы ихтыяр белән мине көймәгә кертеп утыртты, кулына ишкәк алды, моңсулана төшкән зәңгәр күзләрен балкытып:
– Ә хәзер кич безнеке… – диде.
Мин аның ихтыярына буйсындым.
2Кемгә ничектер, минем үземә бик тә аңлаешлы бер хакыйкать бар: егет чакта еллар буе белмәгәнне, ирең булгач, бер айда белергә була икән. Бер күреп сөйләшергә әллә ни бирердәй булып йөргән кыз чагымда Халикъ Саматов минем өчен озын буйлы чибәр офицер иде. Мин аның белән икәү, култыклашып, урамнардан узып китәчәк көннәремне күз алдыма китерәм: көнчелектән нишләргә белмәгән бистә кызлары безгә кызыгып карап калырлар инде, дип уйлый идем. Өйләнешкәнебезгә ел ярым булды инде, минем әле Халикъ белән урамда йөргәнем юк.
Туй узу белән, ул мине укырга кыстый башлады. Син укырсың, мин эшләрмен, диде. Ул заманда хатын-кызлардан укырга бик атлыгып торучы юк иде, абитуриентларның күбесе фронттан кайтып төшкән шинельле солдат иде. Мин, әллә ни авырлык күрмичә, пединститутка барып кердем. Тик уку дигән нәрсә үзе бик авыр булып чыкты. Дәрестән кайткан саен Халикътан үземне кызгандыра торгач, ярты ел дигәндә, институтны ташладым. Аннары безнең улыбыз туды, Халикъ аңа француз революциясе хөрмәтенә Марат дип исем куштырды, һәм мин көннәремне «француз революциясе» янында үткәрә башладым. Тагын бер елдан мин Халикъка икенче малай табып бирдем. Халикъ анысына Максим Горький хөрмәтенә Максим дип исем куштырды һәм шул көнне үк гомеренең бушка узып барганын, инде үзенең укырга керергә тиешлеген әйтте. Әгәр мин укуны ташламасам, икебезнең берьюлы укый алмаячагыбызны әйтер идем, ләкин үзем укымагач, өстәвенә ике ел эчендә ике улым туып, кул-аягымны да бәйләп куйгач, аңар каршы килә алмадым.
Халикъның ун класс белеме юк, фронтка ул елгачылар техникумының дүртенче курсыннан киткән – унынчы класс өчен экстренно имтихан бирәм дип атлыга. Права алу өчен ике йөз сум акча түләргә кирәк иде, түләде, тик инша язган чакта артыграк тырышып җибәргән: унике биткә унике хата ясаган. Экстренно имтихан тапшырудан Халикъны төшереп калдырдылар, ләкин ике йөз сум акчасын кайтарып бирмәделәр. Әнә шул ике йөз сум минем өчен Халикъ тарафыннан эшләнгән беренче сантыйлык булып күренде. Йә, кем инде тик торганнан ике йөз сумны суга сала? Минем сантый Халигым үтә дә үзсүзле булып чыкты. Икенче елны кичке мәктәпкә барып керде. Хәзер генә ул яшьләрне көчләп укыталар, ул чакта уку түгел, эш таләп итәләр иде. Халикъ кичке мәктәпкә түрәләреннән яшереп керде: аның милиция идарәсендәге эше кичке сәгатьләргә дә бәйле иде шул!
Әй, авырга да туры килде соң аңа уку! Безгә бернинди уңайлыгы да булмаган иске йорттан болын чаклы зур бер бүлмә биргәннәр иде, ул бүлмәдә Халикъның әнисе, бертуган сеңлесе Сания, Халикъ үзе һәм ике бала белән мин торам. Халикъка дәрес хәзерләргә урын да, шарты да юк, шунлыктан ул күбрәк вакытын милиция идарәсендә үткәрә, хәтта кунып та кала торган иде. Мин, аны кызганып, нигә азаплана бу сантый, званиесе бар, хезмәт хакы әйбәт, казна киеме киеп йөри, тагы ни кирәк, ди идем. Үз кадерен үзе белеп, рәхәтләнеп кенә яшәр чакта… кирәк бит, әй! Йокысызлык, каты диванда черем итеп кенә алулар аны бик тә арытты бугай, ул миннән мендәр белән ак җәймә сорап алып, аларны шунда эш бүлмәсендә тумбочкага бикләп тота торган булды. Минем күңелемдә вәсвәсә уянды. Әгәр ул анда хатыннар белән буталса? Власть үз кулында. Урын-җире, диваны бар. Ә мин монда өй саклап ят! Гомерем заяга уза түгелме? Әллә Халикъ миннән Гапсамат үчен аламы? Мин бит аңа түгел, Гапсаматка чыкмакчы идем. Мин Халикъка эштән соң өйдә торырга, милиция идарәсендә кунып-төнеп ятмаска дигән таләп куйдым. Тешен кысып булса да, ул моның белән килеште. Кич кайтып, башын салкын су белән юа да, колакларын сөлге белән урап укырга утыра. Минем тагын ачуым килә. Табыйм дисә таба бит җаен кеше, башын да күтәрми укый. Укый да укый, укый да укый, урам йөрергә чыгып керә дә тагын укый. Йә төнге дежурга китеп бара. Мин тагын, җаным әрнеп, мыскылланып, өй тулы халык белән утырып калам.
«Юк, кадерле ирем, син миннән алай тиз генә котыла алмассың, – дип уйлыйм усалланып. – Кара син аны, акыллы баш, ул укып түрә булмакчы, мин монда бер бүлмәле фатирда аның нәселе, балалары белән хәсрәт чигеп ят». Бәйләним дисәң, сәбәп табыла бит ул. Беркөнне бу сеңлесе Саниягә, унынчы классны бетергән көнгә дип, биек үкчәле туфли алып кайткан. Миннән сорау юк, киңәш юк, туганнарына яхшы булып күренмәкче. Юк, дидем, күренми тор әле! Каенанам да өйдә чак иде. Халикъның эштән кайтып керүе булды, күтәрелеп бәрелүем булды:
– Бәлки, син мине бала чүпрәге юучы асрау хатын итеп тотмакчы була торгансыңдыр? Мине, тау чаклы вәгъдәләр биреп, өйдән алып киттең дә, ат абзары чаклы бүлмәгә бикләп куйдың, инде минем белән киңәш итүне дә үзеңә хурлык саный башладыңмыни?
– Ни сөйлисең син, Рокыя? Саниягә үз гомерендә беренче мәртәбә туфли алып бирәбез, шундый сөенечле көнне кара кайгыга әйләндермә, зинһар, – ди бу.
Аның шулай үтә дә белдекле, тыйнак тавыш белән суфиларча сөйләнеп торуына җен ачуларым чыгып, авызымны гына ачкан идем, каенанам сүзгә кушылды:
– Улым, Халикъ, безнең өчен катының белән тәмсезләнмә. Табып бир безгә берәр җирдән фатир, үзебезчә ипләп кенә яшәрбез, җан биргәнгә җүн бирер әле, – диде.
Ләкин Халикъ әнисе белән Саниягә фатир табып биргәннән соң да мин аңа тынгы бирмәдем. Минем белән киңәш итми-нитми укырга барып кергән. Милиция идарәсенә икееллык Югары хуҗалык мәктәбенә разнарядка килә. Әйтә бу начальникларына: «Мине җибәрегез, хатын белән конфликт та бар, качып-посып уку да туйдырды», – ди. Укулары Куйбышевта буласы икән, китте-барды Халигым, мине ике бала белән калдырып. Әтиләргә барып киңәш иттем, мин әйтәм, менә шулай, шулай, киявегез мине ташлап укырга китте, нишлибез, дим.
Әти аптырап, башын кашып тора.
– Ни дип кенә әйтим соң, кызым? Сиңа сүз әйтсәм, син жәлке, кияүгә тел тидерсәм, үземә бик тә зур яхшылык эшләгән кеше. Бәла-казадан саклап калды бит. Акылсыз кеше дип әйтеп булмый, шешә-мазар белән шаярганы да күренми, эш урынында да яраталар. Тагын ни әйтим сиңа? Ир белән катын арасына кысылу җүнлелеккә илткәне юк. Үз башың үзеңдә, мине бутама, күңелең ничек куша, шулай эшлә, кызым…
– Ә ул хатыннар белән чуалса, мине ике балам белән ташлап китсә?
– Анысын дөрес әйтәсең. Хәзергесе заманда катын-кызга бер дә генә ышаныч юк. Сугыштан соң бәк усалланды катын-кыз. Карт дими, яшь дими, аксак дими, бөкре дими – ир аулый. Бәладән башаяк, саклаганны, Алла, саклармын, дигән, барып кайт булмаса янына, үз күзең белән күреп кайт. Калганын кайткачыннан сөйләшербез.
– Ә балалар?
– Нәрсә булсын балаларыңа! Миңкамал янында уйнап торырлар, сабакка йөриселәре юк бит әле.
Миңа, төенчекләремне төйнәп, Халикъ янына Куйбышевка юл тотудан башка әмәл калмады.
Бу бару минем өчен бик тә гыйбрәтле булды: Халикъның мин тагын бер сантыйлыгын белдем. Кияү балакай миңа әйтми-нитми генә берьюлы ике җирдә укып ята, Югары хуҗалык мәктәбендә бер имтиханын биреп чыга да юридик институтка йөгерә икән. Килеп төшсәм – ябыккан, чыкмаган җаны да, ишелмәгән сөяге генә бар.
– Син нәрсә, миннән качып китеп, хатыннар белән буталып ятасыңмы монда? – дип ябырылдым тегеңә.
Ике урында берьюлы укуын әйтеп бирергә мәҗбүр булды. Моны шундук Югары хуҗалык мәктәбе директорына җиткердем. Теге борып алган Халикъны:
– Син нәрсә, Саматов, бездән яшереп йөрисең? Ике җирдә укыйсың икән бит…
Укымыйм дияр иде, ялган була, укыйм шул дияр иде, хуҗалык мәктәбеннән куып чыгарырлар дип курка. Дәшми, «иелгән башны кылыч кисми» принцибы белән эш итмәкче. Хәзер эттән алып, эткә салып тирги башлый дип торганда гына, директор Семашкин әйтә моңа: «Без бер путёвка алдык, егерме дүрт көнлек, мин аны сиңа бирергә булдым», – ди. Менә бит ул ничек! Ир-атның барысы бер чыбыктан сөрелгән. Мин аңа Халикъ Саматовның берьюлы ике җирдә укуын, алдашып йөрүен барып әйтәм, ә ул аңа путёвка тәкъдим итә. Ул гынамы! Саматовның акчасы юклыгын белеп, путёвканы бушлай бирдертә, аэропортка барырга машинасын бирә. Ләкин аэропортка кадәр әле Халикъның бер имтихан тапшырасы бар. Әзерләнеп җитмәгән. Керә бу, тәвәккәлләп билет ала. Тәвәккәллекне әҗәткә сорап тормый инде ул! Шул тәвәккәллеге аңа күпме күңелсезлек китерде. Барыбер эшли. Керә бу, ала билет. «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашу очрагы». Практикадан белә ул аны, теориясен укырга вакыт тимәгән. Ә күршесендә утырган кызга сорауның нәкъ киресе элеккән: «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашмау очрагы». «Беләсеңме?» – «Беләм». – «Син чык әле», – ди Халикъ, аның сөйләгәнен тыңлап торып, киресен сөйләргә уйлый. Дөрес түгел, ниндидер көлке бер нәрсә килеп чыга. Баштагы ике сорауга яхшы гына җавап биргән булгач, професор сорау бирә дә бирә. Ә Халикъның самолётка өлгерәсе бар. «Ник ашыгасыз, егет?» – ди профессор. Халикъ дөресен әйтеп бирергә мәҗбүр. Өчлегә килешәләр. Халикъның шул өчлесе хәтта дәүләт имтиханнарында да килеп чыкты. Бер мәртәбә алдашты, анда да тоттылар үзен. Ләкин ул өчленең актыктан аңа кирәге чыкты. Анысын да сөйләрмен.
Халикъ мине юатып, гафу үтенеп, самолётка утырды да ял йортына очты. Мин япа-ялгызым Куйбышевта калдым. Ир-ат халкына үләр чиккә җитеп ачуым чыкты: бер-берсен яклыйбыз дисәләр, табалар бит җаен. Институтына бардым, Югары хуҗалык мәктәбенең директорына тагын кердем. Ипләп кенә, йомшак кына итеп юмалап чыгардылар.
Куйбышевка килүемнең берәүгә дә әйтмәгән тагын бер сәбәбе бар иде. Халикъның койрыгын бозга катырып куймакчы идем. Янәсе, моңа, малайларга өстәп, бер тәти кыз табып бирәм. Халигым маңгаемнан үпте дә аркамнан сыйпады, мин, шул сыйпауга җылынып, бер ай әтиләр янында торырга тиешмени инде хәзер?
Бик гарьләнеп йөри идем, ял йортыннан хат язгач, шул азрак юаныч булды. Унике көнгә җиде кило да ике йөз грамм арттым, дигән. Чистый чучка икән. Ашау әйбәт, ябык типтагы МВД ял йорты. Аңа нәрсә – ашый да йоклый, ашый да йоклый – рәхәткә чыккан! Үлчәп карасалар, җитмеш биш килограмм булган. Җитте, чаңгыга бас, дигәннәр. Күңелем тагын вәсвәсәләнә, тагын әрнешә: «Чаңгыга бас!» – дип кенә калсалар бик хуп та, аннан зуррагы булып куймасын. Халикъ кебек ашый да йоклый, ашый да йоклый торган икенче бер зат юктыр дисеңмени анда!
Югары хуҗалык мәктәбендә укуының файдасы шул булды: укуын бетерүгә, моны Идел – Балтик каналына билгеләп куйдылар. Элекке Мариинский системасы. Вычегда белән Шексна калалары арасында. Онега күленнән Рыбинск сусаклагычына кадәр ара. Халикъ Саматовның дәрәҗә зур: төзелештә кадрлар бүлеге начальнигы.
Бу юлы минем үз акылым үзем белән иде инде. Егетем, башта үзем барып урнашыйм, теге дә бу дип, койрыкны тайдырмакчы иде, чатырдап ябыштым тегенең итәгенә. Ни күрсәк тә, бергә күрербез, мин синнән калмыйм, дидем. Балаларны да үзебез белән алып киттем. Вычегдада тордык. Гомеремдә күрмәгән каналлар күрдем. Пётр патша заманында ул бәләкәй генә канал булган, хәзер киңлеген кырык метр итеп казыдылар. Элек утыз җиде шлюз булган, хәзер тугыз-ун шлюз калдырып, калганын су белән күмделәр. Илле өченче елның маена тикле яшәдек. Халикъ сантый анда да укуын ташламады. Шушы көнгә тикле мине гаҗәпкә калдырган бер нәрсә бар. Халикъ кебек кешеләргә шулкадәр дә тырыш, шулкадәр дә ихлас беркатлы сантыйлык каян килә икән? Эшеннән эт кебек арып, телләрен салындырып кайтып керә, инде бу тамагына да ашый алмас, өстен чишенер дә авар, дип уйлыйсың, юк, башын салкын су белән юып ала да, сөлге белән колакларын урап укырга утыра. Куйбышевтан ерагайдык, Ленинград юридик институтына күчте. Имтиханнарны шунда барып тапшыра. Таныш начальник хатыннары, гаҗәпләнеп: «Халикъ Абдрахманович ничек барысына да өлгерә ул?» – дип сорыйлар. Нәрсә дип җавап бирергә белмәгәч, мин аның үзеннән сорадым.
– Берәүләр гайбәт сөйли, икенчеләре жалоба яза, өченчеләре зәмзәм суыннан рәхәт таба. Мин аларның берсенә дә күңел бирмәгәч, вакытым укырга кала, – диде Халикъ.
Идел – Балтик каналында эш беткәч, безне Мәскәүгә кайтардылар. Дөрес, без туп-туры өйгә, Казаныбызга да кайтып китә алган булыр идек, әмма Халикъның көзгедәй чиста биографиясе, сугыш юлын узган булуы, канал төзелешендә үзен яхшы яктан танытып өлгерүе Главканың симпатиясен уяткан. Мәскәүдә эшләп, вакансия көтәргә куштылар. Безгә Тундрадан, Тувадан, тагын әллә кайлардан урын тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым. Тел-теш тидерер хәлем юк, ул чагында Халикъ минем белән бик тә исәпләште. Исәпләшмәслек тә түгел: мин өченче баламны табарга йөри идем инде ул чакта. Күрәсең, Халикъ безнең хәлләрне ачыктан-ачык сөйләп биргән, безне Казан карамагына җибәрделәр. Ә Казанда Халикъ Саматов кебек эш атларын көтеп кенә торалар. Безне тоттылар да Әлмәткә җибәрделәр. Киләчәге зур шәһәр. Илнең күз өстендәге кашы булачак. Нефть осталары җыелачак. Дөнья күләмендәге конгресслар шунда узачак, Татарстан җиренә менә шундый кала салып бирергә кирәк, диләр. Халикъны Әлмәттә һөнәр мәктәпләре башлыгы итеп куйдылар.
Әлмәттә минем өченче улым туды. Халикъ анысына, берәүгә дә иярмичә, берәүнең дә хөрмәтен хөрмәтләп тормыйча, Җәүдәт дип исем куштырды. Өч бала белән кеше өстендә торып булмый. Килүгә квартир алдык. Времянкалар күп төзелә иде. Бик матур коттедж эләкте. Үзебезнең тормыш көйләнде, ләкин һөнәр мәктәпләрендә эш бик көйсез. Сугыш вакытында ата-анасын, туганын югалткан үсмерләр килеп тулган. Торак тәрәзәләренең пыяласы ватык. Җил сызгырып утыра. Зоналарда өере белән кәгазь чүпләре очып йөри.
Гөнаһысына керер хәлем юк – Халикъ бар җирдә тәртип бар. Беренче мәртәбә свиданиегә килгән чакта аның миңа әйткән сүзләре исемә төште. «Нигә милициягә кердең?» – дигәч, «Тәртип урнаштырырга кирәк», – дигән иде бит. Ул моны, күрәсең, ил күләмендә алып әйткән. Ә мин, унынчыны гына бетергән яшел кыз, ул чакта аны аңлап җиткермәгәнмен.
Халикъ «тәртип урнаштырырга» кереште, Бажановтан өч көнгә эшкә чыкмый торырга рөхсәт алды. Бажанов дигәннәре «Татнефтьстрой» комбинатының начальнигы, отставкадагы генерал. Һөнәр мәктәпләре аңа эшче көче бирә икән: үсмерләр дүрт сәгать укыйлар, дүрт сәгать эшлиләр, ягъни балта остасы, буяучы, штукатурчы булып практика узалар. Халикъ складтан ак җәймәләр яздырып алды, армейский заправка ясыйбыз дип, ду килеп йөри. Кузгалды тегенең фанатик сыйфатлары. Бригадирларны җыеп сөйләшә. Педагогларга тынгы бирми. Мине торакларның берсенә тәрбияче итеп куйды, үзе белән ияртеп йөри.
Мунча яктыртып, халыкны тазарттык, чистарттык.
– Ошыймы бу тәртип? – ди, һөнәрчеләрне җыеп.
– Ошый, – диләр.
– Яхшы эшләсәгез, тагын да яхшырак булыр. Һөнәрчеләр арасыннан һәвәскәр ике художник табып алды, плакатлар яздырды, стендлар эшләтте, стена журналы «Чаян» чыгара башладык. «Чаян» ны ерактан күренеп торырлык зур итеп эшләтте. Художниклар кайгыга калдылар. Атнасына ике мәртәбә чыгарыла торган сатирик журналга – егерме квадрат метр зурлыгындагы фанер тактага буяу каян табып бетерергә? Карикатураларны төсле итеп ясарга кирәк. Монда да җаен тапты Саматов, фанерны известь белән буята, иске галошларны яндырып, корым әзерләтә, төсле буяуга үлән суы кулланалар. Үләндә, үзегез беләсез – яшеле дә, сарысы да, алы да – күңелең ни тели, шул төс бар. Гаҗәп матур карикатуралар килеп чыга. Әллә кайлардан күренеп тора.
– Иблистер бу Саматов! – диләр педагоглар. Китте һөнәрчеләр арасында ярыш. Художниклар алдынгыларның да, ялкау-саботажникларның да фамилияләрен язып, сурәтләрен төшереп торалар. Ялкаулардан һөнәрчеләр эче катып көлә.
Бу минем өчен бик тә күңелле бер хәл иде. Тик мин «тәртип урнаштыруның» шома гына узмаганын аңлап алдым. Минем намуслы сантыем Саматов һөнәрче үсмерләр арасында гына түгел, бригадирлар арасында да тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен син булачак балта остасы, ятим үсмерме, әллә тәҗрибәле бригадирмы – барыбер, син кеше булып калырга тиеш. Саматов килгәнче, бригадирлар ятим балаларны кешегә санамыйча кимсетеп караганнар. Эшкә чыгарган чакта ремесленникларның хәтта аякларыннан сөйрәп төшерү кебек нәрсәләр булган.